Заляева Чулпан Мизхатовна

сайт учителя родного языка и литературы

Дөньяда иң изге урын-мәктәп, иң зур байлык-белем.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: развитие творческих способностей учащихся

Увлечения: чтение художественной литературы, выращивание цветов

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Нижнекамск

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №33 с углубленным изучением английского языка" НМР РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zalyaeva-chulpan
Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат-аның күңел байлыгы, теле, сәнгате.
Гариф Ахунов

О себе

Заляева Чулпан Мизхатовна

Дата рождения: 18 июля 1971 года

Образование: высшее

Специальность: учитель родного языка и литературы

Место работы: МБОУ "СОШ№33" НМР РТ

Должность: учитель родного языка и литературы

Стаж: 28 лет

Категория: высшая  квалификационная категория

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

 

Книга о сильных духом людях, которые меняли мир вокруг себя. И еще о том, что невозможно кого-то воспитывать, не будучи целостным: только если ты одинаков в мыслях, словах и действиях, ты можешь сохранять авторитет и иметь влияние на людей. Ну и про любовь, конечно :)

Мой взгляд на мир

"Матур булу өчен күркәм йөзгә ия булу гына җитми. Матур булу өчен матур уйларга, матур йөрәккә һәм матур җанга ия булырга кирәк", бу сүзләрне без яхшы аңлыйбыз, ләкин бугенге тормыш ыгы-зыгысында матурлык турында уйларга,аны күрергә өлгерми калабыз. Әгәр дә без көн саен үзебездән һәм дөньядан канәгать  түгел икән, тормыш бик авыр булып тоела.

Әгәр дә дөньяны матур төсләрдә күрә башларга теләсәк, бүгеннән үк үзебезгә позитив максат куярга һәм үз тормышыбыз өчен үзебез җаваплы икәнен аңларга тиешбез.

Беренчедән, йөзебез матурлансын өчен рухи дөньябызны, уйларыбызны, гадәтләребезне тәртипкә китерергә кирәк, чөнки тышкы һәм эчке матурлык тыгыз бәйләнештә.

Икенчедән, якыннарыбызда матур сыйфатлар, әйләнә-тирәбездә матурлык эзлик. Әгәр дә якыннарыбыз белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, һәрнәрсәдә яхшылык күрергә өйрәнсәк кәефебез күтәрелә, тормышта яңа мөмкинлекләр ачыла.

Өченчедән: һәрнәрсәдән канәгать булырга өйрәнәбез. Канәгать булуның бер яхшы ягы-булганына шөкер итү байлыкны арттыра, "канәгать булганнарга арттырып бирәм" ди Аллаһ Тәгалә. Бу чыннан да шулай. Сынап карагыз әле!

Моё портфолио

Уңышка ирешүнең серләре:

Күп эшләгез.Иң мөһиме-беренче адымны ясау. Үзегезгә өстәмә шөгыль табыгыз, үзегезне табарга тырышыгыз.

Үзегездә чиксез сабырлык тәрбияләгез.Зур уңышларга ирешү өчен бер ел гына түгел, хәтта 1 дистә ел да җитмәскә мөмкин. Күпләр үзләре теләгән уңышка 40-50 яшьтән соң гына ирешә, яшьли эшкә тотынсагыз, аларны һичшиксез куып җитәчәксез.

Үзегезгә ышаныгыз.Каршылыклар белән көрәшергә өйрәнегез, актив булыгыз.

Бер урында таптанмагыз.Ялгышлыклар эшләсәгез дә алга барырга кирәк. Хаталар сезне ныгытырга, тәҗрибәгезне үстерергә генә тиеш.

Узегезне яратыгыз.Югары даирә кешеләре арасында үзегезне чит итеп тоймас өчен интеллектыгызны үстерегез. Төрле курсларга язылыгыз, әдәби китаплар укыгыз.

Үз алдыгызга максатлар куегыз.Эшне максатчан планлаштыра алу-сезне үсешкә илтәчәк. Планнарның югары дәрәҗәдә булуы зарур.

Үз алдыгызга башкарып чыга алмастай булып тоелган максатлар куегыз.Тырышлык булганда каршылыкларны җиңеп чыгардай көч үзеннән-үзе киләчәк. Уңышка ирешкән һәр кеше бөек эшләрнең каршылыксыз гына булмаганлыгы хакында яхшы белә.

Нәтиҗә итеп әйткәндә, бөек шәхесләрнең уңышка ирешү серләре бер үк төрле.Иң мөһиме: ышаныч, сабырлык, зур теләк, кыюлык, максатчанлык, талант, эшеңә мәхәббәт һәм курку хисен җиңә алу. "Миннән булмый" дигән сүзләрне онытыгыз һәм алга атлагыз!

Мои публикации:
Внеклассная работа
Другие языки
Коррекционная педагогика
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы