Инновационные подходы в преподавании уроков татарского языка в условиях ФГОС ОО
материал на тему

укучыларга белем һәм күнекмәләр алганда инновацион якын килү- иң әһәмиятле этапларның берсе булып санала

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл galimova_zalyaeva.docx808.34 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

Кереш ................................................................................................................3

I бүлек  Инновация турында гомуми төшенчә..............................................................................................................5

1.1 Укыту процессында яңа педагогик технологияләр куллану...................7

1.2 Гомуми белем бирү мәктәпләрендә   инновацион технологияләрнең роле.....................................................................................................................11

II бүлек Яңа дәүләт стандартлары шартларында укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен инновацион эш төрләре ..................................13

2.1 Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләр куллану...............13

Йомгаклау ..........................................................................................................26

Кулланылган әдәбият........................................................................................ 28                    

Кушымта.............................................................................................................29


                                            Кереш

        Теманың актуальлелеге. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.  Хәзер  мәктәп, укыту  һәм тәрбия  системасы  бала  шәхесендәге  эшчәнлеккә   кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.    

    Хәзер татар теле  һәм әдәбиятын укыту күпкә катлауланды. Укытучы алдында җаваплылык артты: мәктәптә укытылган дистәләгән фәннәр арасында балага татар телен  абруйлы итеп өйрәтү, балада шушы фәнгә карата гомер буена җитәрлек горурлык хисе тәрбияләү, туган тел матурлыгын онытылмаслык итеп күңеленә сеңдерү. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш.  Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала. 

 Эзләнү-тикшеренүнең  төп максаты булып белем бирүдә инновацион якын килүне үстерү тора. Бу максатны тормышка ашыру  өчен түбәндәге бурычлар куела:

-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту;

-аның танып- белү активлыгын үстерү;

-укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

-белемнәрен тирәнәйтү. 

Хезмәтебезнең гамәли кыйммәте шуннан гыйбарәт: эзләнү-тикшеренүләр барышында тупланган материал, тикшерү нәтиҗәләре махсус һәм югары уку йортларында әдәбият һәм тел буенча үткәрелә торган махсус курсларда, семинарларда кулланылырга мөмкин.

Эшебездә кулланылган тикшеренү методлары: эзләнү-күзәтү, чагыштыру, мәгьлүмат-фактларны гомумиләштерү.

Эшебез барышында без күп кенә теоретик материал белән танышып, төрле гомумиләштерүләр ясадык, күренекле рус һәм татар галимнәренең, тел белгечләренең, язучыларның хезмәтләрен һәм истәлекләрен өйрәндек, аларның кыйммәтле фикерләренә таяндык. Алар арасында- Америка галиме Джеймс Боткин, күренекле педагаг Ш.А.Амонашвили, профессор Ә.Рәхимов һ.б.

Чыгарылыш квалификация эшенең структурасы керештән, ике бүлектән, йомгаклау өлешеннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш өлештә эшнең актуальлелеге, төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Төп өлеш үзе ике бүлеккә бүленгән. Беренче бүлектә инновация турында гомүми төшенчә бирелде. Икенче бүлектә татар телен укытуга инновацион якын килү алымнары  өйрәнелде.Йомгаклау өлешендә төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшерүнең уңай яклары ассызыклана.

     

.

 

                               

                                        I БҮЛЕК

                 Инновация турында гомуми төшенчә      

   «Инновация» (яңа, заманча) термины ХIХ гасырдан ук кулланылышта йөри. Аны Америка галиме Джеймс Боткин тәкъдим  иткән. Педагогика өлкәсендә яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә. Безнең илдә фәнни әдәбиятта бу төшенчә 80 нче елларда күренә башлады. “Инновация” термины педагогик тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә “очраклы рәвештә генә алынган” яңалык итеп кабул ителә. Фәнни әдәбиятта “яңалык” һәм “инновация” төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык – ул укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Соңгылары исә, яңа технологияләрне файдаланып, иҗади мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү исәбенә, программаларда каралган. Заманча технологияләрне кулланганда, өйрәтү процессы буларак дәрес системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә (дәрес-иҗат, дәрес-очрашу, дәрес-хезмәт, дәрес-аралашу, дәрес-дуслык, дәрес-концерт, дәрес-әңгәмә, катнаш дәрес, дәрес-түгәрәк өстәл, дәрес-остаханә һ.б.).

 Инновация белем бирүнең эффектлылыгын күтәрүдә мөһим чараларның берсе булып тора.   Белем бирүгә һәм тәрбиягә инновацион якын килү педагогик   инновацияләрне кертү  һәм куллануны аңлата.

 Педагогик инновация-ул:

а)белем бирүгә яңалыклар кертүче максатка юнәлтелгән үзгәрешләр;

б)яңалыкларны үзләштерү процессы;

в)яңа методикалар һәм программалар эшләү,аларны укыту процессында куллану.

 Белем бирүдә инновацион процесслар бер-берсе белән бәйләнештә.  Инновацияне укытуда яңа методикалар куллану,дәрес оештыруның яңа ысулларын булдыру, белем бирүне оештыруда яңалыклар кетү (интеграцион программалар),белем бирүнең нәтиҗәсен бәяләү методлары дип аңларга кирәк.

1.1 Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Технология ул-ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.

Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле -төрле чаралар кулланып оештыру тора.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышабыз. Профессор Ә.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллану да уңай күренеш. Бу технология өч өлештән тора. Беренчесе - төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомимиләштерү, икенчесе - укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе модельләштерү.

Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалаштыру - дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә -логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да. Төшенчә формалаштыру дигәндә, аның эченә кергән мөһим билгеләр җыелмасын табу һәм төшенчәгә кергән предметларның күләмен ачу күз алдында тотыла. Мәсәлән, мин сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирүне түбәндәгечә башкарам:

    1 нче бирем. сүз төркеменең моделен төзергә ( төркемләп һәм тактада эшләү).

        2 нче бирем. Модельгә таянып, сүз төркеменең билгеләмәсен чыгарырга һәм бер-береңә, үз-үзеңә әйтергә.

        3 нче бирем. Укучылар төзегән билгеләмәнең дөреслеген  дәреслектә бирелгән билгеләмә белән чагыштыру, тулыландыру. Нәтиҗә чыгару.

Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү- бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

        Иҗади фикерли белү исә - иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат.

“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

     Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Шул ук вакытта уку-укыту системасына да. Заман мәктәбенең тормышын да информацион технологияләрдән башка күз алдына  китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп кулланырга мөмкин. Укытуның бу төр яңа технологияләрен урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала.

     Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә.Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга - шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш.

 Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү—компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап  эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.

 Укучыларга татар телен өйрәтү, аларның татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертелүне таләп итә. Укытуда һәм укучыларның белемнәрен тикшерүдә шундый яңа алымнар, элек кулланылмаган технологияләрдән файдалану – барысы да бу фәнне укыту методикасын, укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч була. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге, аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдалану уңышлы.

1.2Гомуми белем бирү мәктәпләрендә инновацион технологияләрнең роле

        Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш. Укучыга булган мөнәсәбәт белән бергә,укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш.  Мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләр дә уңышлы файдаланыла.  Инновацион технологияләрне укыту процессында файдалану-белем бирү сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара ул. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра,

укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.

 Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың сәләтен, аңын үстерә.

Әгәр материалны үзләштерү авыр, бертөрле икән, укучының күңеле суына,

телне өйрәнергә булган теләге бөтенләй сүнергә дә мөмкин.

   Әйе, бүгенге җәмгыятьтә күнегелгән күп мөннәсәбәтләр,традицияләр үзгәрә. Мәктәптәге укучы белән укытучы мөнәсәбәтләре дә бөтенләй

икенчегә әйләнде: укытучы да, укучы да иҗатчыга әверелә бара.

   Элегрәк укытучы яңа теманы бик матур итеп сөйли, ә укучы  бары гади

үзләштерүче ролен үти иде: бүген исә, укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Укытучы бу очракта укучыларның актив фикерләү эшчәнлеген, акылын, зиһенен үстерү өчен юнәлеш бирүче, әйдәп баручы ролен үти. Хәзерге шартларда,

мәгълүматның күләме тиз үскән  вакытта, кирәген сайлап ала белергә,

тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл

күрсәтү-уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була.                                

       Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала.

Ялкыткыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы

ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә,

иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да соңгы вакытта укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану турында күп сөйләнелә, языла.         Инновацион технология эчтәлеген ачуда эшчәнлек, ирек, бербөтен

шәхес, өйрәнүченең ихтыяҗлары, кызыксыну һәм башка шундый төшенчәләр файдаланыла.

                                          

 

II бүлек

Яңа дәүләт стандартлары шартларында укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен инновацион эш төрләре

2.1Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләр куллану   

Инновацияле технологияләр арасында мине тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып-белү ихтыяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерешле укыту җәлеп итә.

Башлангыч сыйныфларда эшләгәнлектән, мин  күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланырга тырышам. Алар “уен–табышмак”, “уен–сәяхәт”, “тылсымлы капчык”, “ватык телефон”, “хәрефләрдән сүзләр төзү”.

Контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәм. Киләсе дәрестә уен уйнаячагыбыз, әмма тема буенча берничә сорауга җавап бирергә кирәклеге турында хәбәр итәм. “Мин күрсәтәм,син уйла”, “Мин күп беләм” һәм башка уеннар оештырам.

Хаталар өстендә эш алып барганда барлык укучыларга хәрефләр таратам, шуннан соң укучылар хата ясаган сүзләрне әйтәм, ә укучылар такта янына чыгып, сүзләр төзиләр,сүзтезмәләр уйлыйлар Хаталары булган балаларга ике хәреф бирәм, ни өчен нәкъ менә шул хәрефне сайлаганнарын алар аңлатырга тиешләр. Сүз турыдан-туры күреп һәм эш барышында истә кала, шуннан соң аның белән җөмләләр төзиләр, сүзлектә мәгънәсен, синонимнар һәм антонимнар табалар.

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе – укыган әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр.

Татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Шулай, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

Татар теле атналыклары, милли бәйрәмнәр үткәрү гадәткә керде. Ел саен “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән шигырьләр, “Минем яраткан әкият героем” дигән рәсемнәр конкурслары һәм иҗат күргәзмәләре оештырыла. Мәктәп интерьерын бизәкләүдә балалар эшләре кулланыла. Милли тәрбия, татар теленә кызыксыну уяту бурычлары укучыларның ата-аналары белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл ителә. Аларның катнашыннан башка балаларда татар мәдәниятенә карата хөрмәт уяту мөмкин түгел. Ата-аналар белән бергә төрле чаралар, конкурслар, викториналар үткәрәбез.

Еш кына үз дәресләремдә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам.  Мәсьәләләр буенча фикер алышу процессында барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтәләр һәм башкаларны тыңлыйлар, барысының да хокуклары тигез. Мин үзем фикер алышуда катнашмыйм, әмма төркемнең ничек эшләвен күзәтәм. Әлеге ысул теманы өйрәнүне тәмамлаганнан соң, материалны үзләштерү нәтиҗәлелеген бәяләү өчен уңайлы.

Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым роль бирәм.  Шул максаттан шәһәр буйлап экскурсияләр, рольле уеннар дәресләре кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле булып торалар. Әлеге дәресләрнең һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Аларның уртак ягы - укучыларда сөйләм эшчәнлегенең һәм сөйләм иҗатының төрле төрләрендә мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү булып тора. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Инновацияле технология формаларының берсе интеграль дәрес булып тора. Интеграль дәресләр барышында педагоглар укытуны һәм тәрбия бирүне бәйләп алып бару, төрле мәдәниятләрне чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу мөмкинлеге алалар.

 Билгеле булганча, рус төркемнәрендә татар теленнән материал бүлекләп өйрәнелә. Һәр бүлек билгеле бер темага багышлана: “Көзге табигать”, “Кышкы уеннар”, “Хайваннар дөньясында” һәм башкалар.Теманы үзләштергәч, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен, үз  тәҗрибәмнән чыгып, түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәм:

- тестлар үткәрү;

- кроссвордлар төзү;

- ребуслар чишү;

- перфокарталар белән эшләү.

Тестлар – укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерүдә гадәти алымнарның берсе. Мондый төр тикшерү -  вакыттан нәтиҗәле файдалану ягыннан да, укучыга шәхси якын килү мөмкинлеге буенча да  уңайлы метод. Тест ярдәмендә белем һәм күнекмәләрне тикшерү чикләнгән вакыт дәвамында кыска һәм стандартлаштырылган сынау дигән сүз. Укучыларның җавапларын  үрнәк белән чагыштырып, укытучы типик хаталарны, укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге кимчелекләрне ачыклый ала, укыту программасының  аерым бер бүлегенә караган төшенчәләрнең үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү мөмкинлегенә ирешә. Болардан тыш, тест биремнәрен башкарганда укучылар  үз – үзләрен тикшерү күнекмәләре дә ала һәм үзләренең белемнәрен, әзерлек дәрәҗәләрен мөстәкыйль рәвештә тикшерергә өйрәнә. Тест биремнәре аңлаешлы, укытучы ярдәменнән башка эшли алырлык булырга тиеш. Мондый төр биремнәр эш алымнарын гына төрләндереп калмыйча, баланы мөстәкыйль фикер йөртергә һәм үзенә – үзе бәя бирергә өйрәтергә тиеш.

Тестлар үткәрүне төрлечә оештырырга мөмкин.Биремнәр өйрәнелгән грамматик, лексик материалны, сүзләрне дөрес куллана белү юнәлешендәге күнегүләрне үз эченә ала. Шулай ук төрле вакыйга, әсәрләрне сурәтләүгә нигезләнгән коммуникатив биремнәр дә тәкъдим ителергә мөмкин.

4 нче сыйныфларда “Минем дусларым” бүлеген өйрәнүне тәмамлагач,укылган әсәрләрнең эчтәлеге буенча,түбәндәге тестны үткәрәм:

« Дуслык» темасы буенча тест

 

1. Бакчачы бабай Чулпанга нәрсә бирде?

     а) уенчык;                                 в) китап;

     б) алма;                                     г) бүләк.

2. Чулпан алманы кем белән ашады?  

     а) үзе генә;                                в) бабай белән;

     б) дуслары белән;                     г) сыйныфташлары белән.

3.  Алма нинди иде?

      а) кызыл hәм түгәрәк;              в) сары hәм хуш исле;  

      б) матур hәм хуш исле;            г) яшел hәм түгәрәк.  

4. Айгөл белән Айсылу ( « Минем дустым») кайда таныштылар?

      а) мәктәптә;                                в) авылда;

      б) урманда;                                 г) шәhәрдә.

5. Айгөл белән Айсылу кайда яшиләр?

      а) Түбән Камада;                        в) Мәскәүдә;  

      б) Чаллыда;                                 г) Казанда.

 

6.  Айгөл белән Айсылу  нинди түгәрәккә йөриләр?

      а) бию түгәрәгенә;                      в) җыр түгәрәгенә;

      б) рәсем  түгәрәгенә;                  г) спорт түгәрәгенә.

7. Айсылу ничәнче сыйныфта укый?  

      а) 5че;                                           в) 3че;

      б) 4че;                                           г) 6чы.

8. Айгөл    ничәнче сыйныфта укый?  

       а) 5че;                                           в) 4че;

       б) 1че;                                           г) 2че.

9. « Шыгырдавыклы башмаклар» әсәрен кем язган?

       а) Д. Аппакова;                            в) М. Җәлил;

       б) Р. Миңнуллин;                         г) Б. Рәхмәт.

10. Кемнең шыгырдавыклы башмаклары бар?

       а) Ләләнең;                                    

       б) Гөлшатның;  

11. Гөлшатның әтисе кайда?

         а) эштә;                                        в) фронтта;

         б) авылда;                                    г) өйдә.

12. Башмакларны Гөлшатка кем алды?

         а) әнисе;                                       в) апасы;

         б) әтисе;                                        г) әбисе.

13. Кемнең әтисе фронттан кайтты?

         а) Ләләнең;

         б) Гөлшатның.

           14. Иптәш кызлары Ләләгә нәрсә бүләк иттеләр? ( Исключите лишнее слово)

        а) туп;                                            в) китап;

        б) курчак;                                      г) чәчәкләр.

15. Гөлшат бүлмәдә нәрсә эзләде?

        а) китап;                                        в) уенчык;

        б) чәчәкләр;                                  г) башмаклар.

16. Гөлшат Ләләгә нәрсә бүләк итте?

       а) курчак;                                        в) чәчәкләр;

       б) башмаклар;                                 г) уенчык.

17. Тыйнак  сүзенең тәрҗемәсен тап.

       а) хвастун;                                       в) скромный;

        б) шустрый;                                    г) быстрый.

Шул ук сыйныфта “Яңа уку елы котлы булсын!” бүлегеннән соң, грамматик күнекмәләрне(татар телендә авазларларның дөрес әйтелеше, исемнәрдә килеш кушымчалары, саннар) тикшерү өчен түбәндәге тестны тәкъдим итәм:

Яңа уку елы котлы булсын!”  

1. Сколько гласных и согласных звуков в  татарском языке ?

     1) 9 гласных и 28 согласных;                           3) 3 гласных и 33 согласных;

     2) 8 гласных и 29 согласных;                           4) 7 гласных и 30 согласных;  

2. Какая буква в татарском языке не может  быть заглавной?

1) х;                                                                     3) ң;

2) һ;                                                                     4) ә;

3.  В словах  какого ряда произносятся твердые звуки  [қ] и [ғ]?

1) каләм, гөл;                                                      3) карга, суган;

2) күгәрчен, бака;                                               4) кишер, сөлге;

4. В словах  какого ряда произносятся краткие  звуки  [ﬞо], [ﬞﬞы], [эﬞ]?

1) кыш, эт, озын;                                                3) сыр, оя, эре;

2) йокы, завод, эз;                                              4) ылыс, орден, эш;

5. В словах  какого ряда произносятся мягкие  звуки  [к] и [г];

1) китап, гаилә;         3) кояш, гөлҗимеш;

2) кәбестә, гөл;        4) гөмбә, каз;

 

6. Найди правильную  транскрипцию слова  көндәлек.

1)  [қөндәлек ];                                                    3) [көндэлэк ];

2)  [көндәлэк ] ;                                                   4) [көндәлэқ ];

7. Назови учебные принадлежности по порядку.

1) татар теле китабы, математика китабы, дәфтәр, көндәлек;

2) көндәлек, татар теле китабы, дәфтәр, математика китабы;

3) китап, дәфтәр, көндәлек, математика китабы;

8. Подбери правильный порядок слов.  

 

1) мәктәпкә бара, мәктәптә укый, мәктәптән кайта;

2) мәктәптә укый, мәктәпкә бара, мәктәптән кайта;

3) мәктәптән кайта, мәктәпкә бара, мәктәптә укый.

9.Подбери правильное окончание к выделенному слову.

                Марат  урман...  бара.

1) –да;         3) – тан;

2) – га;                                                       4) – гә.

10. Подбери правильное окончание к выделенному слову.

               Марат  урман...  кайта.

1) –дан;         3) – нан;

2) – га;                                                      4) – да.  

11. Подбери правильное окончание к выделенному слову.

              Марат  урман...  җиләк җыя.

1) –тә;         3) – дә;

2) – га;                                                       4) – да.  

12. В каком ряду написаны порядковые числительные?

1) ун, сигез, алты;

2) алтынчы, сигезенче, унынчы;

3) алтау, дүртәү, унау.  

13. Во сколько встает Алёша( из рассказа «Көндәлек режим») ?

1)  кич  сәгать биштә;                                 3) сәгать сигезенче яртыда;  

2)  иртән сәгать җидедә;                             4) сәгать сигездә;

14. Какие из этих качеств подходят Оле (из рассказа “Эш урыны”)? Исключите лишнее слово.

1)  тәртипле;                                                3) тырыш;

2)  ялкау;                                                      4) эшчән;  

15. Алсу какая девочка (из рассказа “Контроль эш”)?  

1) эшчән;                                                       3) ялкау;

2) тырыш;                                                     4) игътибарлы;

16. По какому предмету была контрольная работа (из рассказа “Контроль эш”)?  

1)  математика;                                               3) рус теле;

2)  татар теле;                                                 4) физкультура;

17. На каком уроке была контрольная работа (из рассказа “Контроль эш”)?  

1) беренче;                                                       3) дүртенче;

2) өченче;                                                         4) бишенче;

       Әгәр дөрес җаваплар саны 60 процент һәм аннан да күбрәк булса “3”ле, 75 процент һәм аннан да күбрәк булса “4”ле,95 процент һәм аннан да күбрәк булса “5”ле билгесе куела. Шәхси биремнәр биреп, телдән сорап, укучы белән аерым эшләгәннән соң, шул ук тестны кабат үткәрү мөһим.

       Ә өйрәнелгән лексик материалны тикшерү өчен күбрәк ребуслар, кроссвордлар төзү һәм чишүне уңышлы дип саныйм.Мондый төр эшләр укучылар өчен дә кызыклы, укытучыга да эш алымнарын төрләндерергә ярдәм итә, укучының уйлау – фикерләү сәләтен үстерә, игътибарлылыкны арттыра.

       1нче сыйныфта түбәндәге  төр ребуслар бирергә була:

       1. Бу нинди сүз? Рәсемдә күрсәтелгән предметларның беренче хәрефләреннән сүз җыю.( 2 нче слайд)Рәсемдә күрсәтелгән сүзләр укучыга таныш булырга тиеш, таныш булмаса укытучы бу сүзне тактага яза.

       2. Рәсемнәргә карап, буш шакмакларга предмет исемнәрен язу.(3,4нче слайдлар) Сүзләрнең беренче хәрефе язылган, укучы рәсемнәргә карап, буш шакмакларны тутыра.

       3. Билгеле бер темага караган сүзләрне эзләп табу.( 5нче слайд) Укучы горизонталь яки вертикаль рәвештә хәрефләрдән сүзләр төзи.

       Биремне катлауландырып, грамматик күнекмәләрне дә тикшерергә мөмкин:  

-килеп чыккан сүзләрдә калын һәм нечкә сузыкларның астына сызу;

- яңгырау һәм саңгырау тартыкларның астына сызу;

-сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу;

-юлдан –юлга күчерү өчен бүлеп язу;

- килеп чыккан сүзләрне күплек санга кую;

- килеш кушымчалары белән әйтү;

Мәсәлән, “Гаилә” темасы буенча эзләп тапкан сүзләрне кемгә? соравына җавап бирерлек итеп әйтергә:әтигә, әнигә, бабайга, әбигә, апага, сеңелгә, абыйга; яисә, “Яшелчәләр” темасы буенча буш шакмакларга язган сүзләрне күплек санда әйтергә: кәбестәләр, кыярлар, бәрәңгеләр, суганнар, шалканнар, һ.б.  

          2 нче сыйныфтан башлап ребусларны катлауландырырга мөмкин.    ( 6нчы слайд) һәм укучыларның үзләренә дә ребус төзеп карарга тәкъдим итәргә була.Мондый төр эшләрдә әти-әниләр дә кызыксынып катнашалар. 3 нче сыйныф укучысы Зарипова Камилла, әбисе белән бергәләп, “җәй” сүзенә  түбәндәге ребуслар төзеделәр (7, 8нче слайдлар)  

         Кроссвордлар төзүне укучылар аеруча кызыксынып эшлиләр. Кроссворд – ул вертикаль һәм горизонталь кисешкән сүзләрне уйлап табуга нигезләнгән сүзләр уены. Ул укучыларның уйлау-фикерләү эшчәнлеген активлаштыра, хәтерне ныгыта, күреп истә калдыру сәләтен үстерә.Кроссворд төзү сүзләрне орфографик дөрес язуны таләп итә, игътибарлылык сорый.  

         Рус төркемендә укучы балалар тематик кроссвордлар төзиләр.Эшне берничә төрле башкарырга мөмкин:

          1. Буш шакмакларга рәсемдә күрсәтелгән сүзләрне язу.(9нчы слайд) Билгеле бер темага караган сүзләрне укучы горизонталь һәм вертикаль рәвештә урнаштыра, аннан шул сүзләрнең рәсемен ясый.

         2. Буш шакмакларга сүзнең тәрҗемәсен язу.(10нчы слайд)

     Мондый төр кроссвордларны укучылар 2 нче сыйныфта эшлиләр. Сүзләр саны 5-7дән артмаска мөмкин. 4нче сыйныф укучысы Демахина Аделина әнисе ярдәме белән “Яз” темасы буенча 34 сүздән торган кроссворд төзеде.

         Кроссворд төзегәндә укучы сүзләрне горизонталь һәм вертикаль рәвештә урнаштыра ала яки бер сүзне вертикаль рәвештә яза калган сүзләрне горизонталь рәвештә тоташтыра. Киләсе кроссворд шундый.

         3.Буш шакмакларга биремнәр буенча җавап язу.(11нче слайд)

      Мондый кроссвордлар төзегәндә иң элек сүзләрне сайларга кирәк, шуннан соң ул сүзләргә биремнәр уйларга.Мәсәлән, 3 нче сыйныфта “Татарстан –туган ягым” бүлеген тәмамлагач, Татарстандагы шәһәр һәм елга исемнәрен алабыз: Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Казан, Агыйдел, Чистай, Нократ, Чулман. Бу сүзләрне вертикаль һәм горизонталь рәвештә урнаштырабыз, аннан соң һәр сүзгә бирем уйлыйбыз:

1.Шин тәгәрмәчләре кайсы шәһәрдә чыга?

2.Татарстанның башкаласы.

3.Нефтьчеләр шәһәре.

4.Тәрҗемәсен яз:Белая(река).

5."КамАЗ" машиналары кайда чыга?

6.Татарстанда сәгать заводы кайсы шәһәрдә?

7.Вятка елгасының татарча исеме.

8.Ул балык исеме дә, шәһәр исеме дә.

9.Кама елгасының татарча исеме.  

3 нче сыйныф укучысы Белова Таня төзегән әлеге кроссворд “Чулман энҗеләре” газетасының 2011нче елгы 5нче номерында басылып чыкты.

      4.Нинди дә булса укылган әсәр буенча кроссворд төзү.

      Укытучы белән бергәләп әсәрдән кроссвордка урнаштыра алырлык сүзләр аерып алына. Д. Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясеннән түбәндәге сүзләрне бүлеп чыгардык: Гөлшат, Ләлә, фронт, танкист, Мәскәү, туп, курчак, чәчәк, сары, дуслар.Һәм шул сүзләргә укучы биремнәр уйлый:

Гөлшатның әтисе  фронтта кем? (танкист)

Гөлшатның дус кызының исеме. (Ләлә)

Күзләре ачыла да йомыла.Ул нәрсә? (курчак)

Гөлшатның әтисе кайда танкист?(фронт)

           Башмакларның хуҗасы. (Гөлшат)

Башмакларны әтисе кайдан җибәрде? (Мәскәү)

Ләләгә өченче дус кызы нәрсә бирде? (чәчәк)

Гөлшат белән Ләлә кемнәр? (дуслар)

Башмаклар нинди төстә? (сары)

Идәннән түшәмгә кадәр сикерә.Ул нәрсә(туп)

Кроссвордларда сүзләр саны 10-15 булырга мөмкин. Укучылар үзләре төзегән кроссвордларны бер –берсе белән алышынып чишәләр.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә шулай ук дәресләрдә перфокарталардан куллануны уңышлы дип саныйм. Перфокарталарны дәреснең теләсә кайсы  этабында, төрле максат белән кулланырга мөмкин: алдан өйрәнелгән кагыйдәне искә төшерү, яңа теманы ныгыту һ.б. Алар укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә.  Укытучыга кыска вакыт аралыгында укучыларның белемнәрен фронталь рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирә, уку процессын кызыклы итә, эш алымнарын төрләндерә.Әлеге эш алымының тагын бер үзенчәлеге шунда – бер үк перфокартаны төрле сыйныфта,төрле максат белән күп тапкырлар кулланырга мөмкин.Мәсәлән, 1нче номерлы перфокартаны 1нче сыйныфта түбәндәге максатларда кулланам: (13нче слайд)

- сүзләрнең тәрҗемәсен язарга;

-күплек сан кушымчалары белән язарга;

- минем алмашлыгы белән язарга; һ.б.  

Ә 4нче сыйныфта  биремнәр катлаулырак:

-сүзләрнең транскрипциясен язарга;

-килеш кушымчалары белән язарга;

- безнең, сезнең, аларның алмашлыклары белән язу.һ.б.

Перфокарталар укучыларга таратыла. Астына чиста дәфтәр бите куела. Укучы кисеп алынган тәрәзә эченә биремнең бирелешенә карап, сүзне яза.

            Фигыль заманнарын өйрәнгәндә 3нче номерлы эшне кулланам. Укучы кисеп алынган тәрәзә эченә бирелгән боерык фигыльләрдән хикәя фигыльнең төрле заманнарын яза.Шулай ук хәзерге һәм үткән заманда фигыльнең юклык формасын язарга була.

       Югарыда санап кителгән эш төрләрен – уен–табышмак”, “уен–сәяхәт”, “тылсымлы капчык”, “ватык телефон”, “хәрефләрдән сүзләр төзү”,тестлар үткәрү, ребуслар чишү, кроссвордлар төзү, перфокарталар белән эшләү һ.б. – укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә уңайлы ысул дип саныйм. Бу төр эшләр укучылар өчен кызыклы.Аларда дәрескә карата гына түгел, ә телне өйрәнүгә дә кызыксынучанлык уята, укучыга шәхси якын килеп эшләргә мөмкинлек бирә. Укучыларны олимпиадаларга, төрле конкурсларга әзерләгәндә тестлар үткәрү, перфокарталар белән эшләү нәтиҗәле алым.  

          Югарыда әйтелгәннәрне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: укытучы укучыларның белем һәм күнекмә дәрәҗәләрен яхшы белгән очракта гына укыту эшчәнлеген дөрес һәм файдалы итеп оештыра ала. Шуңа күрә, ачык планлаштырылган, алдан уйланылган, формаль булмаган контроль системасы укыту процессының нәтиҗәлелеген күтәрүдә мөһим шарт булып тора. Укучыларга белем һәм күнекмәләр алганда инновацион якын килү- иң әһәмиятле этапларның берсе булып санала.

                                         

ЙОМГАКЛАУ

Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә.

   Ләкин шунысын да билгеләп үтү мөһим: башка предметлар буенча электрон пособияләр, төрле программалар сатуда бик күп, ә татар теле һәм әдәбияты өчен мондый әсбаплар әлегә юк дәрәҗәсендә. Шуңа да укытучыларга эзләнергә, презентацияләр төзү өчен төрле чыганаклардан материаллар тупларга туры килә.

    Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,ул,һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

Әлеге хезмәтне язу барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1)укучыларга белем һәм күнекмәләр алганда инновацион якын килү- иң әһәмиятле этапларның берсе булып санала;

2) укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш

         3) Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет     алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш.

                     

               

                                    Кулланылган әдәбият:

  1.Харисов Ф.Ф. “Основы методики обучения татарскому языку как нардному” Филиал издательства «Просвещение»,2001г.,431 стр, ;

2.Асадуллин А.Ш. Дидактический материал для русскоязычных учащихся. Казань, «Магариф», 2002г.,36 стр.;

3.Львов М.Р. «Словарь справочник по методике русского языка» №2101, «Русский язык и литература» М., «Просвещение», 1988, 240 стр.;

4.Әсәдуллин А.Ш. Юсупов Р.А. “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре”, Казан, “Мәгариф”нәшрияты,2006 нчы ел,131-132 б., 135 б.,143-145 битләр;

5. Харисов Ф.Ф. “Рус телендә сөйләшүче балаларны татарчага өйрәтүнең  башлангыч чоры”Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005, 28-29 битләр;

6. “Мәгариф” журналы, 2000 ел, №3

7. “Мәгариф”журналы,2002 ел,№6,№8

8. “Обучение татарской устной речи” Лингводидактические основы. Издательство “Магариф” 130 стр.

9. Хуторской А.В. Педагогическая инноватика: методология, теория, практика: Научное издание,-М.: Изд. УНЦ ДО, 2005.

10. Фрумин И.Д. Компетентностный подход как естественный этап обновления содержания образования // Педагогика развития: ключевые компетентности и их становление. - Красноярск, 2003.

                                                                                   1 нче кушымта

Дәрес план-конспекты

Тема.             Синонимнар.

Максат:     синоним сүзләр белән танышуны дәвам итү, аларның барлыкка

                    килү  сәбәпләрен ачыклау;

          синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрә-

           тү, балаларның      сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү  

           юнәлешендәге эшне дәвам итү;

                     укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, антонимнар, синонимнар,    

                      фразеологизмнар сүзлеге; Каюм Насыйри портреты;

                      укучы саен ноутбук, интерактив такта.

Фәнара бәйләнеш:  әдәбият, рус теле, информатика

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

   1.Уңай психологик халәт тудыру.

        -Хәерле көн,  укучылар! Сез дәрескә әзерме?

 Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк.

II. Актуальләштерү.

        -Дәресемне К.Насыйри сүзләре белән дәвам итәргә телим.  “Туган телеңнең серләрен өйрәнү бөек эш ул!”-дигән ул. (Тактада язылган сүзләрне укыйм, портретын күрсәтәм)

 -Кем ул Каюм Насыйри?

            -Сез бу юллардан нәрсә аңлыйсыз?

-Әйе, без татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә аны өйрәнәбез.

-Әйтегез әле, без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

-Ә лексика бүлеге нәрсәне өйрәнә?                          (1нче слайд)

-Телнең сүзлек составына кергән, телебезне баеткан нинди сүзләрне беләсез икән, тикшереп карыйк (антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар, күп мәгънәле сүзләр,синонимнар турында искә төшерәләр).

        -Бу синоним сүзләр сөйләмебездә ничек барлыкка киләләр? Алар безгә ни өчен кирәк? Нәкъ менә бүгенге дәрестә шул сорауларга җавап эзләрбез; синонимнар турында булган белемнәрне ныгытып, аларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларбыз.                                 (2 нче слайд)

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

 1)сүзлек диктанты язу.

           Дәрес, укучы, укытучы, билге, мөгаллим, шәкерт, лидер, белем, гыйлем, фән, көндәлек, дәреслек, дәфтәр, әдәбият, информатика, компьютер, инглиз теле, каләм, мәгариф, мәгърифәт, авторитет.

-Әйдәгез, эшкә керешик.Дәфтәрләребезне ачып , бүгенге числоны язабыз.Сүзлек диктанты язу өчен кем такта янына чыга? (тактага бер укучы яза, язган эш тикшерелә)

-Бу сүзләр кайсы өлкәгә карый? Алар барысы да аңлашыламы?

( укучылар фикере).

 2)төркемнәрдә эш

-Ягез ,балалар, төркемнәргә бүленеп, мөгаллим, авторитет сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк. ( 2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр,бер укучы тактага яза, нәтиҗә ясала).

мөгаллим-  укытучы,педагог, остаз, хәлфә

авторитет- дәрәҗә, абруй, дан, шөһрәт, ихтирам.

           -Нинди сүзләр яздык?Алар ничек атала?

  -Димәк, без мәгънәләре буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен күрсәттек. Бу  төркем синонимик оя дип атала.

        -Бу сүзләр арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (укытучы, авторитет яки дәрәҗә)

        -Иң еш кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала.

        -Укучылар, әйтегезче, телдә синонимнарны белү кирәкме? (укучылар җавабы).

3) синонимнар турында өстәмә мәгълүмат бирү (сәләтле бала чыгышы).

        -Хәзер сүзне Илнарга бирик. Ул безгә синонимнар турында сөйләр. Рәхим ит, Илнар. (Слайдлар ярдәмендә синонимик оя,  синоним сүзләргә мисаллар китерә)

Укучы сүзе

        Рус, инглиз, немец, швед, француз, казах, башкорт,үзбәк, кебек телләрнең синонимнар байлыгы тупланып, сүзлекләр чыгарылган.Аларда бер мәгънәне аңлаткан сүзләр төркеме: синонимик рәтләр- синонимик оялар бирелгән.

                Моны белү кызыклы                                             (1 нче слайд)

инглиз телендә-4500

                    швед телендә-1380

                    немец телендә- 25000

                    казах телендә- 1448

                     рус телендә - 8000

                     татар телендә- 6000 нән артык оя теркәлгән.

        Гаян Суфьян улы Әмиров, Г.Тукай әсәрләренең телен тикшерү нәтиҗәсендә, аның иҗатында 1300 синонимик оя таба.  

                                                                                                    ( 2 нче слайд)  

        -Уйлап карагыз әле,матур сүзенә никадәр синоним табарга мөмкин.

                    Матур- гүзәл,чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис,бер кашык су белән йотарлык, килмәгән җире юк,коеп куйган,күзнең явын алырлык.                                                                                        (3 нче слайд)

        -Рәхмәт, Илнар.

        Эшебезне дәвам итәбез.                                                    (4 нче слайд)

-Мисалларга игътибар итегез әле, сез бу сүзләрнең барысын да кулланасызмы?  (матур, күп сүзләренең синонимнары белән танышалар).

                                                                                                     (5 нче слайд)

-Инә төшәр урын юк.

        -Ничек аңлыйсыз?

        -Әйе, бу күчерелмә мәгънәдә бирелгән. Димәк, синоним булып фразеологик берәмлекләр дә килә ала.

IV .Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Күнегүләр эшләү                                                                      (6 нчы слайд)

        -Слайдны дәвам итеп, мәкаль һәм әйтемнәргә игътибар итәбез.

1)Дан һәм хөрмәт җирдә ята- билең бөк тә казып ал.

2)Кулым көче-зур байлык, тиз йөрешем – хәзинә.

3)Дуслыкта –көч, татулыкта –бәрәкәт.

4)Ак булмаса да, пакъ булсын.

2.Китап белән эш .

    а)  144 нче күнегүне телдән эшлиләр  (шулай ук синонимнарны табалар).

Калын-юан, кәкре-бөкре, сый-хөрмәт, кайгы-хәсрәт  һ.б.

        -Ясалышы ягыннан болар нинди сүзләр ?

        -Парлы сүзләр.

        -Димәк, синонимнардан парлы сүзләр ясала.

     б) эзләнүле бирем.                                                     (7 нче  слайд)

        -Бирелгән җөмләләрдән синонимнарны табарга өйрәндегез. Хәзер киресенчә эшләп карыйк.Түбәндәге сүзләргә синонимнар уйлыйбыз.

      в)        кунакханә-

        чатыр-

        сынау-

        афәрин-

        түрә-

        рәсми-                    (укучылар алынма сүзләрнең синоним булуын дәлиләп күрсәтәләр)

       г)        аяклары калмады-

        кошлар очып җитмәс урын-

        эчтә бүреләр улый-

        көймәсе комгә терәлгән-

        колагыңа киртләп куй-

        гомере киселү-                              (фразеологик берәмлекләр)

       д)    148 нче күнегү – синонимнарның сөйләмдә кулланылышын ачыклау

 (чылбыр тәртибендә матур һәм чибәр сыйфатларының исемнәр белән бәйләнешкә керү-кермәвен әйтәләр).

        -Я, укучылар, һәрбер синоним  сыйфат бөтен исемнәр белән бәйләнешкә керә аламы?

        -Дөрес әйтәсез, балалар.Татар әдәбиятының күренекле язучысы  Гомәр Бәширов “Гүзәл фәкать үз урынында гына гүзәл” дигән мәкаләсендә болай дип яза:

“Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, сыер савучыларның бармаклары да, артистлар иҗаты да, традицияләр дә, тагын әллә ниләр дә- санап бетергесез...  

Гүзәл- матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына белдерми. Гүзәл үзе иптәшләренә караганда бераз аристократрак  “табигатьле”, нәзберегрәк “холыклы” булу сәбәпле, ул матурлыкның иң югары дәрәҗәсе, иң кечкенәсе, иң нәфисе һәм камиле белән бергә генә эш итә. Мәсәлән, матур машина, матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина дип әйтү мөмкин түгел...”  

5. Экспресс тест.

        -Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек ?Тикшереп карыйк.

(ноутбукта бирелгән экспресс- тест ( синонимнар  темасына караган сорау-                                                                                                                                                                                                  лар)  эшлиләр. Салмак кына Г.Тукай сүзләренә язылган “И туган тел” җыры яңгырый).

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

        -Укучылар, бүген безгә дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясарга кирәк.Синонимнар телдә ничек ясала?

        -Синонимнарның роле нәрсәдә?

        -Синонимнар кулланып сөйләргә кемнән өйрәнергә була? (укучы фикере)

        -Дөрес әйтәсез. Менә минем бурычым, төп максатым, вазыйфам- тел өйрәтү.Сезне туган телебезнең серләренә төшендерү. Сезнең арагызда минем эшемнең дәвамчылары да булыр, чөнки укытучы хезмәте бик кирәкле, файдалы эш.Укытучыдан башка галим дә, космонавт та, хәтта президент та була алмый.

2. Өй эше бирү.                                                                          (8 нче слайд)

        1)“Минем яраткан укытучым” темасына инша ( хикәя, эссе яки шигырь язарга .

        2)”Минем тормышымда укытучының роле” темасына видеоролик эшләргә (теләгән очракта).

3. Билгеләр кую.

        -Дәресебез ахырына якынлашты. Мин әйткән билгеләрне  һәм тест нәтиҗәләрен көндәлекләргә төшерәбез.

-Дәрес буенча сораулар бармы?

-Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт.Дәрес тәмам.

                                                                     

                                                                                  2 нче кушымта

Дәрес план-конспекты

Тема : Туган як табигате

Максат: грамматик минимумны сөйләмдә ныгыту, гомумиләштерү;

диалогик, монологик сөйләм телен үстерү;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: төрле ел фасылын сурәтләгән урман рәсеме, кроссворд, магнитофон язмасында кошлар тавышы, йолдызчык, биремле карточкалар

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты

- Балалар, без бүген дәрестә "урманда кунакта" булырбыз, өйрәнелгән сүзләрне, текстларны кабатларбыз, туган як табигате турында белемнәребезне ныгытырбыз. Дәрестә ике командага бүленәбез. Команда булгач, ярыш була һәм арада җиңүчеләр дә була, дөрес җавап бирүчегә йолдызчык, җиңүчеләргә приз "5"ле билгесе. Кайсы команда күбрәк йолдыз алса, шул җиңүче. Әйдәгез үзебез белән таныштырабыз, балалар (командалар үзләренең исемнәрен әйтәләр).

Ярышны башлыйбыз, уңышлар сезгә.

ІІ. Алган белемнәрне ныгыту.

I бирем. Кроссворд чишү

Кроссвордны дөрес чиштегез, булдырдыгыз. Урманда төрле кошлар, җәнлекләр яши, бик күп төрле үсемлекләр, җиләкләр, гөмбәләр, чикләвек, куак, агачлар үсә (рәсемнәр тактага беркетелә).

II бирем. Тыңлау.

Текстан бер команда агачларны, икенче команда гөмбәләрне истә калдырып әйтегез (текстларны уку).

1 нче текст. Урманда төрле агачлар

үсә. Кайбер агачлар бик юан һәм озын булып үсәләр. Яфраклы агачлар озак яши. Юкәләр, каеннар йөз ел үсә. Ә усак, шомырт һәм миләш моның яртысын гына яши. Имән иң нык агач. Ул ике йөз елдан да артык яши. Урманның дусты агачларны сындырмый, агачлар утыртырга ярдәм итә.

2нче текст. Урманда бик күп төрле гөмбәләр үсә. Нарат агачы төбендә җирән гөмбә белән майлы гөмбә үсә. Усак төбендә усак гөмбәсе, каенлыкта каен гөмбәсе, яшь чыршылыкта һәм имәнлектә гөреҗдә бик күп була. Ак гөмбә нарат, чыршы һәм каен төбендә үсә. Гөмбәләрне пычак белен кисеп алырга кирәк. Гөмбәне бервакытта да кирәксезгә өзмәгез.

III бирем. Диалог төзү. Урманга чакыру, (магнитофон язмасында кошлар тавышы)

а) гөмбәгә

б) дару үләннәрен җыярга

IV бирем. "Кем күбрәк җыя" ("чылбыр" буенча командалар гөмбә, дару үләннәре, җиләк ,чәчәк исемнәрен әйтәләр).

Ә нинди кошлар, җәнлекләр очраттыгыз юлда? (чиратлашып әйтү, рәсемнәре тактага беркетелә)

Ш.Ял сәгате.

Бергәләшеп җыйналып

Без барабыз урманга

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар

Ал, кызыл, сары, зәңгәр,

Нинди матурлар алар!

Яшел урман аланында

Без чәчәкләр җыябыз.

Ап-ак ромашка өзеп,

Тәкыялар үребез.

Ак каеннар төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне эзләдек

Матур чәчәкләр кочып

Гөмбәле кәрзин тотып

Без кайтабыз урманнан

Бераз гына арылган.

-Балалар, урманда нәрсәләр эшләргә ярамый? (рәсем буенча)

-чүп калдырырга;

-ут, учак яндырырга;

-кошлар оясын туздырырга;

-җиләк-гөмбәлөрне таптарга;

-белмәгән гөмбәләрне җыярга;

-кечкенә җәнлекләрне куркытырга, кырмыска ояларын туздырырга;

-агачларны сындырырга ярамый

V бирем. Рәсем буенча хикәя төзү. (кышкы, язгы, көзге, җәйге -теләк буенча, командирлар төзегән хикәяне укый).

-Балалар, урман һәр ел фасылында үзенчә матур, ә урманның файдасы бармы? Нинди файда китерә ул безгә? (балалар җавабы)

-ягулык, төзү материаллары, кәгазь, ясалма ефәк бирә

-урман агачлары һаваны сафландыра корылыкка каршы көрәшергә ярдәм итә

-гөмбә, чикләвек, җиләк, дару. үләннәре бирә.

-Әйе, балалар, урман зур файда китерә, урманны сакларга кирәк!

Мин урманда яфраклар җыйдым. Бу яфраклар гади түгел, анда сүзләр язылган (яфраклар тактага беркетелә). Әйдәгез, бу яфраклардагы сүзләрдән җөмлә төзеп дәфтәрләребезгә язып куябыз.

VI бирем « Адашкан яфраклар» (Урманны саклагыз! Ул кешенең дусты.)

IV. Йомгаклау.

Истә калдырыгыз: Урман кешенең дусты, байлыгы, аны сакларга кирәк! Йолдызчыкларны саныйбыз. Кайсы команда күбрәк җыйды? Булдырдыгыз, балалар, дәрестә бик яхшы, шәп эшләдегез.

Җиңүче командага "5"ле билгесе куям, көндәлекләрегезне бирегез.

V. Өй эше.

Урманның файдасы турында сөйләргә.

                                                                                          3 нче кушымта

Дәрес план-конспекты

Тема: ДАРУ ҮЛӘННӘРЕ

Максат: дару үләннәренең татарча исемнәрен әйтергә, аера белергә өйрәтү; парларда һәм төркемнәрдә эшләү, иҗади һәм логик фикерләү сәләтен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өстендә эшләү.

 Җиһазлау: дәреслек, магнитофон, дару үләннәре рәсемнәре, китаплар, кипкән дару үләннәре, укучылар чыгарган газета:

 Дәрес төре: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

II. Актуальләштерү

Аудирование 1 нче бирем

- Магнитофон язмасын игътибар белән тыңлагыз һәм шәхси гигиена әйберләрен белдергәннәрен әйтегез. Укучылар җавабы тыңлана. Шул ук вакытта җаваплар бәяләнә:

- кызыл түгәрәк - «5»

- яшел түгәрәк - «4»

- сары түгәрәк - «3» 2 нче бирем

Сүзләрне тыңлагыз, [ү] авазы булганнарын әйтегез, (җаваплар бәяләнә) Диалоглар төзү

Дустыгыз хәбәренә карата гаҗәпләнү белдерегез, (төркемнәрдә парлап эшлиләр)

- Ә хәзер төркемнәрдә эш.

1 -нче төркем сүзлектән сәламәтлек темасына караган сүзләрне табып тәрҗемә итә. (бу төркемдә авыр үзләштерә торган укучылар)

2-нче төркем карточкадагы бер диалогны сәнгатьле итеп укырга һәм тәрҗемә итәргә өйрәнә, (бу төркемдә уртача белемле укучылар)

3-нче төркем даруханә турында хикәя төзиләр, (бу төркемдә яхшы белә торган укучылар утыра). Эшләр тикшерелә, бәяләнә.

III. Яңа төшенчәләр фомалаштыру

-Укучылар, без чирләсәк кемне чакыртабыз?(табиб)

- Ул безгә нәрсә язып бирө?(рецепт)

- Анда нәрсәләр була? (дару исемнәре, дару үләннәре)

- Әйе, безнең бүген өйрәнеләчәк тема: «Дару үләннәре» Без бүген аларның татарча атамаларын өйрәнербез. Кайбер үләннәрнең файдалау үзенчәлекләрен карап китәрбез.

- Укучылар, тактага карагыз әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез? (газета өстендә эш). Дару үләннәре турында нәрсәләр беләсез?

Текст өстендә эш.

Сүзлек эше. Тактада язылган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне укып китик:

Дәвалау максатында- в целях лечения

Сынап караган - испробовал

Мәтрүшкә- душица

Бака яфрагы- подорожник

Үги ана яфрагы- мать-и-мачеха

Әрекмән-лопух

Бөтнек- мята

- Ә хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзегез, (белемнәр бәяләнә)

Текстны уку (67 нче бит, «Дару үләннәре») Үрнәк уку. (укытучы укый)

- Нәрсәләр аңладыгыз?(7-2 укучы русча сөйли)

- Хәзер чылбырлап укыйбыз һәм тәрҗемә итеп барабыз.

IV. Физминутка "Игътибарлы" уены.

- Мин «Сәламәтлек» темасына караган сүзләр әйтсәм сез кул чабасыз, темага туры килмәгән сүзләргә кулларны өскә күтәрәсез: табиб, мәктәп, хастаханә, укучы, даруханә, дару, физик күнегүләр, дәфтәр (игътибарлы укучылар билгеләнә)

V. Яңа төшенчәләрне ныгыту.

Тактадагы агач яфракларында сүзләр язылган . Шул сүзләрдән җөмлә төзеп укырга кирәк. (Татарстанда 42 төрле дару үсемлеге үсә.)

Димәк, белгәнегезчә, татар телендә фигыль җөмләне тәмамлый һем җөмлә ахырында киле.

- Хәзер, әйдегез, текст ахырындагы сорауларга җавап бирик, (җаваплар бәяләнә)

- Укучылар, сез өйләрегездә безнең якларда үсә торган үләннәр турында язып килдегез. Әйдәгез, шуларны укып китик, (укучыларны тыңлау)

- Рәхмәт. Карагыз, нинди китап килеп чыкты. («Дару үләннәре» дигән китап ясала).

- Укучылар, ләкин бу үләннәрдән ничек файдаланырга соң? (кирәкле

дәрәҗәдә, табиб кушуы буенча гына)

- Аларны кайлардан җыярга кирәк? (урманнан яки болыннардан)

- Дару үләннәре чиста җирләрдә үссен өчен нишләргә кирәк? (табигатьне пычратмаска, сакларга)

- Ә хәзер иптәшләрегезнең чыгышын игътибар белән тыңлап утырыгыз. Соңыннан бу үләннәр кайсы авыруларны дәвалый икәнен әйтерсез.

В. Монасыйпов «Табиблар» хикәясен сәхнәләштерү.

- Ромашка нинди авырулардан дәвалый?

- Ашказанын нинди үлән дәвалый?

- Эңҗе чәчәк нәрсәләрне дәвалый?

- Күзгә арпа чыкса ничек дәваларга мөмкин?

- Ялкаулыкны ничек дәвалыйлар?

VI. Йомгаклау . Нәтиҗә ясау

- Бүгенге дәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз? Нинди яңа әйберләр белән таныштыгыз?

- Әйдәгез хәзер түгәрәкләрне санап китик, (билге куела)

- Өй эше

1 -нче төркем. 67 нче бит 4 нче күнегү.Текстны сәнгатьле укырга.

2-нче төркем. Текстның эчтәлеген сөйләргә.

3-нче төркем. Иҗади эш. Шул тема буенча кроссворд төзергә.

                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НОВЫЕ ПОДХОДЫ В ПРЕПОДАВАНИИ РУССКОГО ЯЗЫКА В УСЛОВИЯХ ВНЕДРЕНИЯ ФГОС

Выступление на педсовете об особенностях преподавания русского языка в условиях внедрения ФГОС и УМК А.Д. Шмелёва....

"Современные подходы к преподаванию иностранного языка в условиях введения ФГОС"

   Предмет «Иностранный язык» входит в общеобразовательную область «Филология». Язык является важнейшим средством общения, без которого невозможно существовани...

Эссе Инновационные подходы к преподаванию русского языка в условиях билингвизма

Инновационные подходы к преподаванию русского языкав условиях билингвизма...

"Современные подходы к преподаванию иностранного языка в условиях введения ФГОС"

Иностранный язык, как и любой другой предмет, имеет свои особенности, свою специфику. В настоящее время основной целью владения иностранным языком считается приобщение к иной культуре и участие в диал...

Статья. ИННОВАЦИОННЫЕ ПОДХОДЫ К ОРГАНИЗАЦИИ УЧЕБНОГО ПРОЦЕССА В УСЛОВИЯХ ФГОС

В статье рассмотрены факторы, механизм и модели реализации тнформационных технологий в изучении иностранного языка. Обоснована эффективность дистанционной формы обучения....

"Современные подходы к преподаванию иностранных языков в условиях введения ФГОС"

В настоящее время, когда открытость российского общества и его готовность вступать в диалог со всеми странами очевидна, изменилось и отношение к предмету «иностранный язык», и его ро...

Инновационные подходы к преподаванию русского языка в условиях поликультурной среды.

Преподавание русского языка в современных условиях требует от филолога совершенно новых, инновационных подходов как к содержательной части урока, так и к выбору образовательных технологий, эффективных...