Моң тулган минем җанга!
материал на тему

Якташыбыз иҗаты белән танышу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mon_tulgan_minem_zhanga.doc101.5 КБ

Предварительный просмотр:

                   Моң тулган минем җанга?!

                                                   

                                                       “ Тырыш халкым бҗелән горурланам,

                                                          Яшим дуслар туган илемдә”

                                                                                                 Рәмзия Вәлиева.

А. Б.  №1.:   Исәнмесез хөрмәтле тамашачылар! Хәерле көн килгән кунаклар!

А.Б. №2       Шагыйрьләр шигърият дип аталган мәһабәт олы дөньяның аерым бер кисәкчәләрен тәшкил итәләр. Һәм бу кисәкчәләр өзлексез сынауда. Вакыт сынавында! Шигърият сынавында! Берәүләрне көн сынаса , икенчеләрне еллар, ә кемнәрнедер гасыр сыный.

      Шигърият һәм вакыт! Ә менә минем кулымда тыйнак кына, пөхтә итеп эшләнгән, рәсемнәре белән үзенә җәлеп итеп тора торган балалар өчен язылган шигъри җыентык – “Бәбкә кая югалган” Шушы җыентыктан сезнең игътибарыгызга берничә  шигырь тәкъдим итәбез.

  1. Җамалдинова Алинә, 3 Г.

       Шигырь

       “Улыма җавап”.

    Нәни улым

    Сорау бирә миңа:

   - Ничек яши татар

 Чит илдә?

 Җавап бирәм

 Тизрәк сабыема:

 Бөтен бәхете

 Телен белүдә.

    Әбисенә сорау

  Бирә улым:

- Хәтер нәрсә

 Була әбием?

-Тарихларны

 Онытмаска иде

  Кадерле ул

 Безгә бәбием.

    Бүген уйный

    Улым “Туган тел”не

 Курай тотып

 Ике кулына.

  Моң яшәтә безне,

  Татар җыры!

  Берни җитми

  Татар моңына!

     2. ( Курайда уйный “Туган тел” Айзилә Хәбибуллина, 2Б. )

   

А.Б №1.:    Әйе. Безне моң яшәтә, татар моңы. Инде менә ничә еллар

шигъриятебез башында торган Тукай иҗатын яктыртып, Тукай иҗатын барлап шагыйрьләребез бер-берсен кабатламый тоган шигырьләр, тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат итәләр. Үзгә бер җылылык белән бу шигырьне кем язган?  “Бәбкә кая югалган” китабының авторы кем ул?

         3.  Шигырь “Мин бәхетле”

Мин бәхетле, шигъри җанлы

Гади бер кыз булганыма.

Мин бәхетле, Актанышта -

Җырлы якта туганыма.

Мин бәхетле, гомерләрем,

Уза нигъмәт-сыйда гына.

Мин сөенәм тугайларда

Ромашкалар җыйганыма.

Мин бәхетле печән чабып,

Тезмәләргә тезгәнемә.

Акчарлаклы Агыйделдә

Колач салып йөзгәнемә.

Мин бәхетле, очрашканда,

Күзгә яшьләр тулганына.

Җылы сүзләр әйтә алсам,

Кардәшемә, туганыма.

Мин бәхетле, кочсам әгәр,

Кайтып әнкәйнең иңеннән.

Һәркемгә дә шуны телим-

Аерылмасын, дип иленнән.

   А.Б.№2.  Тормышны үзе теләгәнчә сөеп, эшеннән ямь, һәм тәм табып яшәгән кеше генә шушылай яза, шигъриятен можга төрә ала. Безгә “Туган як”, “Чулман”, “Рисалә”, “Ватаным Татарстан” , “Мәдәни җомга” газеталарында урын алган мәкаләләре, шигырьләре, балалар өчен чыгарылган “Бәбеә кая югалган”, “Бәхетле мизгелләр” исемле китаплар аша бик тә таныш булган Рәмзия Вәлиева гына бәхетле мизгелләре белән укчылар игътибарын җәлеп итә. Бүген бездә кунакта шагыйрә -  үзе . Әйдәгез әле бергәләшеп Рәмзия Вәлиеваның шигърият дулкынында тирбәлеп, аның белән якыннан танышыйк. Бирегә, түргә, рәхим итегез, Рәмзия ханым!

     А.Б №1.;   Кеше кайда гына, ничек кенә яшәсә дә, туган-үскән җирен, кендек каны тамган газиз туфрагын күңел түрендәге хисләр сандыгыннан алып ташлый алмый. Сагыну хисе аның рухына, кан тамырларына сеңгән. Бу тойгы яшь арткан, инсан өлкәнәйгән саен көчәя генә бара. Сезнең шигъриятегездә дә үтә дә лирик, ихлас аһәңле, күңел сазларын тетрәндерерлек, туган якны сагыну юксыну хисләре белән сугарылган шигырьләрегез бар.

  Читтә йөртә безне язмыш

  Туган җирне сөйсәк тә

   Кайтулар бик сирәгәйде

   Сагынудан көйсәк тә.

       Бу шигъри юлларда Рәмзия ханымның күнел дөньясы да, язмышы да гәүдәләнеш таба.

    Сорау:  Әйтегез әле кайсы яктан, кайсы туфрактан Сез, Рәмзия ханым? Хыял җилкәнен киереп, сезнең туган якка сәяхәт кылыйк.

    А.Б. № 2.:   Актаныш җыр-биюгә гашыйк, асыл талантлар туфрагы. Актаныш туфрагы татар милләтенә кырыкка якын язучы һәм шагырьне бүләк иткән. Галимнәр, рәссам, бию остасы, музыкант, җырчыларын санап бетергесез. Актаныш җирлегендә туып үскән каләм тибрәтмәсәң ул гөнаһ булыр иде кебек.

Актанышта чишмәләр күп

Таулар бездә горурлык

Туган җирнең кадерләре

Алтын бәһа торырлык.

        Әйе, Рәмзия ханымның иҗади хәзинәсендә туган якка, үзе яшәгән төбәкнең авылларына багышлап язылган шигырьләре бик күп. Шул шигырьләрнең берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.

          4. Шигырь “Кайтып киләм әле туган якка”. Укый 4 нче А сыйныф укучысы Хуҗиев Рамиль.

        А.Б № 1.:    Әлбәттә Сез шигърият дөньясында талантлы рәссам. Рәмзия ханымның табигать сүрәте – образы – энергетик көчкә ия һәм шагыйрәнең йөрәге аша узган барча шатлыклар, куанычлар һәм сагышлар белән үрелеп бара.

        Табигать образы: бөрлегәнлек, су буендагы юкәлек, аҗаган уйнаган күк йөзе, сары төнбоеклар, челтер-челтер ак инеш тараткан моң, җиләс һава, җиләк исе, хәтфә үлән сүрәте – шагыйрә иҗатында төп урыннарның берсен били. Шунлыктан шигырьләрен укыганда аның шигъри дөньясына кереп киткәнеңне сизми дә каласың.

               5.  “Мин синдә үскән бала” Укый 4 нче сыйныф укучысы Нәсибуллина Ләйсән.

Кайтып киләм олы юлдан

Каршымда яшел урман

Каен җиләкләре пешеп

Кошлары сайрый торган.

Ак гөмбәләр, гөрәҗдәләр

Тезелеп каршы ала

Әй, урманым сиңа кайттым

Мин синдә үскән бала.

       6.   Шигырь. “Авылда рәхәт”, Шәфиков Илназ.

       7. “Җиләк белән сыйланам” Гыйльманова Азалия.

  1. Җыр. “Җәйге яңгыр” Әхмәтова Айназ.

   А.Б. № 2   Сезнең бик күп шигырьләрегездә табигатьнең гүзәл, серле, мәңгелек сүрәте тирән хис белән чиксез ярату, горурлык белән язылган, сүрәтләнгән. Бөрлнгәнлек, саф чишмә суының татлылыгы, аккошларның серле тавышы белән горурланып язасыз. Без, безнең  белән серләрегезне уртаклашсагыз иде. Үзегезнең буш вакытларыгызны, ялларыгызны ничек үткәрәсез? Шул турыда сөйләп китсәгез иде.

А.Б № 1.:      Челтерәп аккан чишмә суларына кем генә битараф кала ала икән? Сезнең иҗатта ул горурлык, сафлык, изгелек символы белән шигъри юлларда челтери.

Чишмәләр челтерәп ага,

Таулар бездә - горурлык

Туган җирнең кадере бит

Алтын бәһа торырлык.

        (“Якташларыма” шигыре.)

А.Б. №2. Без бәхетле киләчәктә

Җырлы җырыбыз булса.

Сулар һава чиста булып

Чишмә чылтырап торса.

        (“Без бәхетле” шигыре.)

Челтер-челтер чишмә ага

Авылның өч җиреннән.

Берәр сырхау эчсә суын

Дәва таба чиреннән.

Тау асты чишмә ягында

Каен җиләге пешкән.

Егет сыйлый сөйгән кызын

Суга дип сылу төшкән.

        (“Авылым чишмәләре”).

А.Б.: № 2 .   Актаныш якларын шигьриятегезгә төреп мактыйсыз, ә Түбән Камада яшисез. Димәк бу яклар сезне нәрсәсе беләндер үзенә тарткан һәм җибәрмичә тотып тора. Шәһәребез төзүчеләрен хөрмәт итеп иҗат иткән шигырегезне укучыларыбыз хозурына җиткерик.

                9.  Шигырь. «Төзүчеләргә» Укый: Юнысов Алмаз 2 нче Д сыйныф укучысы.   Югарыга, йолдызларга

                                      Күтәрелә зур йортлар

                                      Яңа гаилә, өй туйлары.

                                      Килерләр дуслар котлап

                                      Төзүчеләргә мәдхиям

                                      Хөрмәтләп бәйрәмнәрен .

                                      Кабул итегез барчагыз,

                                      Шигъри бәйләмнәрен.  

             Сорау :  Түбән Кама – Яшьлек каласына нинди юллар китерде? Нинди хисләр үзенә бәйләп тота?

  1. “Татар биюе”.

А.Б. № 2.     Рәмзия Вәлиева иҗаты белән генә түгел, бөтен җаны белән дә балалар шагыйре дисәк тәурынлы булыр. Чөнки авторның дөньяга очырган беренче иҗат җимешләре, балалар өчен язылган шигырьләрдә тупланган 2 китап  “Бәбкә кая югалган” , “Бәхетле мизгелләр”. Шагыйрә Рәмзия Вәлиева балалар күңелен бөтен җаны белән тоя, бүгенге нәни укучының теләген аңлый белә. Балалар әдәбиятына даими тартылып яшәү һичшиксез аның томыш эшчшнлеге белән бәйле. Бу әлбәттә 20 ел балалар бакчасында, Кечкенә сабыйлар арасында эшләү, хезмәт итү белән дә бәйле мөгаен. Шулай бит, Рәмзия ханым?! Сез нәниләр дөньясында үзегезне судагы балык кебек иркен һәм табигый, бәхетле һәм иркә итеп хис итәсез. В.Г.Белинскийның “Балалар язучысы булып туарга кирәк” дигән сүзләренең хаклыгын сезнең балалар өчен язылган шигырьләрегезне укыганда, тыңлаганда аеруча нык тоясың. Хәер, бк хакта әллә ни сөйләп торуның кирәге дә юктыр, аның шигырьләре үзләре үк моны ачык раслап тора түгелме соң?! Әйдәгез әле шигырьләрне тыңлап узыйк.

               11. Шигырь. ”Әрәмәдә”. Укый: Шакирова Айгөл 3 нче Б сыйныф укучысы.

                12. Шигырь. Миндарова Алсу “Туган телем”. 4 нче Д сыйныф укучысы.

                13.   Шигырь. Нургатина Карина “Күңелле бакчада” 8 нче Б сыйныф укучысы.

                14.  Уен коралында уйный: Красильникова Катя “Курчак көе”.

                15. Шигырь. Бикушева Альмира “Кунакка чакырам”.

  А.Б. № 1:    Рәмзия ханым, сез үзегезнең шигырьләрегездә балаларның сәламәтлеге турында да кайгыртасыз. Шул турда берничә шигырь тыңлап үтик.

             16. Шигырь. “ Кышкы физзарядка”  Укый Милена, 1нче сыйныф укучысы.

             

              17. “Шугалакта” Укый Имаметдинова Алия, 2 нче Д сыйныф укучысы.

   

              18. “Кышкы бәхет” Җиһаншин Айзат, 2 нче Б сыйныф укучысы.  

А.Б. № 2    Тыңлап узганыбызча Рәмзия ханым тулысы белән шәһәрдә гомер кичерсә дә, Табигать баласы, авыл баласы. Бүгенге авыл баласы да шундый микән? Төгәл генә әйтүе кыен. Әмма, сирәк булса да, бардыр әле андый табигый җанлы, мәҗүси балалар. Рәмзия ханымны  нәни герое - әнә шундый балаларыбызның берсе. Ул шигърият кочагына: әрәмәгә әбисе белән, шугалакта бөтерелеп шуып, яралы кошка ярдәм кулы сузып, сабан туйларын гөрләтеп уздырып килеп керә һәм ихтыярсыздан шигырь укучыны сихри балачак дөньясына бөтереп алып кереп китә. Хыялый балачак илендә йөздерә. 

             Сорау:       Рәмзия ханым, балалар өчен шигырь язганда сез ниләр кичерәсез? Их менә шушы темага шигырь языйм әле дип каләмегезне кулга аласызмы? Әллә инде шат, самими балаларның әүмәкләшеп уйнаганын күзәтеп торганнан соң языламы шигырь тәлгәшләре?

А.Б.  №1       Рәмзия ханымның “ Бәбкә кая югалган” исемле 1 нче шигъри җыентыгы 2009 елда дөнья күрде. Белүемчә, Сез шигыръләрегез укучы хозурына тизрәк барып җитү нисбәтеннән мөмкинлекләре чикләнгән авыру балаларның өйләренә үзегез йөреп китабыгызны бүләк иткәнсез. Бу изге адымга Сезне нәрсә этәрде?

А.Б.  №2.     Нәниләрне дөрес яшәргә өйрәтү, өлкәннәргә, аларның хезмәтенә хөрмәт белән карау, итәгатьле булу өчен үгет-нәсихать бирү - менә Сезнең төп максатлар. Нәни укучы гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар да яраткан балаларына бу матур шигырьләрне яратып укырлар. Әйе, Сезнең иҗатта туганлык мөнәсәбәтләре дә, әти-әнигә һәм  әбт-бабайга хөрмәт тә, әдәп-әхлакъ, үз-үзенңне тоту, туган телгә һәм илгә мәхәббәт тә чагылыш таба.

  1. Бабам нәселе”. Укый: Апанаева Алсу, 3 нче А сыйныф укучысы.

А.Б. №1.  Шигърият һәм Моң!  Шагыйрь тарафыннан язылган һәрбер шигырь, әлбәттә, моң дәрьясында тирбәлә алмый. Һәрбер иҗатның үз урыны булырга тиеш. Җыр барлыкка китерү өчен аерпым талант, халыкчанлык,  гадилек һәм тумыштан күңелгә, җанга салынган музыкальлек кирәктер. Ә боларның, Рәмзия ханым, Сез барысына да хуҗа, шулай бит? Ишетеп белеп узганыбызча сезнең әти-әниләр клуб хезмәтеәрләре булгач, теләсәгез-теләмәсәгез дә җырларга да биергә дә, шигырь сөйләргә дә туры килгәндер. Димәк, җыр-моң кечкенәдән үк күңелгә кереп оялаган. Ә шигырь иҗат иткәндә ул моң күнелдән очып чыгадыр, шулай бит. Шәһәребезнең 40 еллыгына Сез “ Ак кала” дигән шигырь яздыгыз. Ә Илһам Хисматуллин аңа көй язды. Ә хәзер әтиләр турында язган җырыгызны шәһәребезнең танылган яшь җырчысы Искәндәр Вәлиев башкаруында тыңлап китик.

  1. Шигырь  “Якты төс”. Укый Хөснетдинова Гөлназ, 8 нче сыйныф укучысы.    

           

    А.Б. №2  Рәмзия ханым җыр текстлары ничек туа? Йөрәктән, күнелдән үк көй белән туамы, әллә инде композиторларыбыз күреп аламы?

  А.Б. №1  Рәмзия Вәлиева иҗатында тагын бер образ Ана образы бар. Безне якты дөньяга тудырган, багып үстергән Ана. Бала хакына ана утка да суга да керә. Бала өчен ана йөрәге сызлаган кебек берәү дә борчыла алмый һәм шагыйрьләр өчен бу әлбәттә мәңгелек тема.:

 Әнкәем утыра түрдә

 Чәчәкле күлмәк киеп.

 Чәй янында чөкердәштек.

 Күзләр туймады сөеп.

 Җылы сүзең һәр киңәшең

 Кыйммәт шул минем өчен

 Туган йортка кайтып киләм

 Чал чәчең үбү өчен.

Рәмзия Вәлиеваның иҗатында аның әнисенә булган мәңгелек мәһәббәтне күнеленең иң нечкә җирләреннән саркып чыга. Аның бик хисле, пакъ җанлы кеше булуының сәбәбен – “Чишмә башын” ачып сала. Әйдәгез әле хыял канатларына утырып әниләребез янына кунакка кайтып килик.

  1. Шигырь.    “Әнкәем -  күз нурым”. Укый Матвеева , 4 нче сыйныф укучысы.
  2. Шигырь.    “Әниемә булышам”. Укый Макарова Неля, 4 нче сыйныф укучысы.

А.Б. № 2.  Сорау: Сезгә иҗат чаткылары кемнән күчкән?  Нәсел агачының кайсы буынында каләм тибрәтүчеләр булган?  Туганнарыгыз арасында башка шигырь язучылар бармы?

 “Бәбкә  кая югалган” китабы артыннан озак та үтми 2010 елда 2 нче китабыгыз дөньяга чыга “ Бәхетле мизгелләр”. Китапның исеме үк үзенә тәңгәл килеп тора, җырлап тора.

       

  1.    Шигырь. “ Бәхетле мизгелләр”.  Укый Сафиуллина Эльвина, 4 нче сыйныф укучысы.

А.Б. № 1.   Рәмзия ханым Сез менә бәхеттән балкып, янып утырасыз. Китапларны дөньяга чыгару күп хезмәт һәм сабырлык сорый. Китапларыгызны бастырып чыгаруда кемнәр ярдәм итте һәм иң беренче иҗат җимешен кулга алганда нинди хисләр кичердегез?  

А.Б. № 2.   Сезнең иҗатта тагын бер юнәлеш, тема-ул Тукай. Тукай татар поэзиясенең мәңге сүнмәс йолдызы, Тукайны олылау, аның алдында баш ию язучылар һәм шагыйрьләр өчен табигый хәл. Аңа багышлап аның иҗатына сокланып, шигырь язмаган татар шагыйре бик сирәктер ул.

  1.   Шигырь. Укый Хәсәншин Ильмир, 3 нче сыйныф укучысы.

А.Б. № 1.  Сез бу теманы читләтеп узмагансыз. Бер уйласаң Тукай турында язар нәрсә дә калмаган кебек, ә менә Сез иҗатыгызда Тукай темасын һәрчак яктыртасыз. Моның сәбәбе нәрсәдә?

  1.   Шигырь. “Тукай заманын сагыну”. Укый Мотыйгуллина Диләрә.

Бөек Тукай заманына

Минем кайтасым килә

Тәмле чишмә суларыннан

Авыз итәсем килә.

Аланнарда бихисап күп

Матур чәчәкләр җыеп

Чыршы – нарат төпләрендә

Ятар идем хәл җыеп.

Булса булсын иде Пәри

Йә, булмаса Шүрәле

Бөек Тукай, үзең кайтып

Безнең хәлне күр әле.

Урманда җанвар-киек юк

Дөньяны машина басты

Егетләр буйдак калалар

Кызлар калага качты.

Егет кисми утынны да

Балта белән  “тук” та “тук”.

Кырып кисеп бетерделәр

Хәзер инде урман юк.

Елга суны агуладык

Агызып җир майларын,

Җил-давыллап бозлы карлар

Явадыр җәй айларын.

Табигатьне сагынабыз

Укып синең китапны.

Җир- Ана да кисәтәдер

Афәтләре шул чаклы.

      26.  Шигырь.   “Тукай язы”.  Укый Хәлиуллин Булат, 4 нче сыйныф укучысы.

      27.  Шигырь.  “Тукай абыйга сүз бирәм”. Укый Г... Айсылу, 1 нче сыйныф укучысы.

А.Б. № 2. Рәмзия ханымның күнеле нечкә, тартылган кыл кебек. Барлык вакыйгалар йөрәк аша узып, әрнү катыш сагыш белән кәгазь битләренә тәгәриләр һәм укучыны уйга салалар. Табигатькә карата сак булырга өндиләр. Әйе, тормышта без игътибар биреп бетермәгән күренешләрне күреп, аларга тирән мәгънә саласыз һәм укучыга тәкъдим итәсез.

                 28.   Шигырь. “Табигатьтә”. Укый Фокеева Алиса, 8 нче сыйныф укучысы.  

А.Б. № 1.   Гадәттә, шигърият ташкынында сине күптән борчыган сорауларга булышкан, җан тибрәнешләренә аваздаш булган кайбер әсәрләр кинәт кенә менә шулай игътибарыңны җәлеп итә, сине яшәү мәгънәсе, дөнья гамънәре турында тирән уйлар дәрьясына сала. Милләт, халык, экология, туган телнең киләчәге турында борчылу – барыбызга да хас күренеш бүген. Шуңа да әлеге темага язылган шигырьләрнең күнелгә тәэсир итү көче аеруча куәтле һәм көчле.

Чишмәләр челтерәп агамы,

Елгалар ярына кагамы?

Яратып кунакка дәшәме

Хөрмәтләп энекәш аганы.

Әткәй-әнкәй тапкан мал-мөлкәтнең

Кадерен асылын белдекме?

Бакыйга күчкәндә, фатыйха алырга,

Янына өзелеп килдекме?

        Бу юллар, әлбәттә һәркемне  уйландыра, моңландыра һәм үз-үзеңә сорау куярга мәҗбүр итә? Ә итн нинди юлдан барам, хаталар кылынмыймы?

       Рәмзия ханым, әлбәттә өметсезлеккә бирелми.

Кайнаган чагында ачулар,

Җыр тыңла, күнелең басылыр.

Син сора Ходайдан сабырлык.

Китермәс беркайчан авырлык.

дип ачудан арынырга, сафланып, чистарып калырга чакыра.

А.Б. №2   Күреп узганыбызча сез шигърияттә дөньяны гел асыл төсләр белән генә бизәмисез, ә караңгы якларын да күрәсез һәм иҗатыгызда барлыйсыз, яктыртасыз. Әйтегез әле мондый шигырьләр кайда һәм ничек туалар?

       

  1. Җыр. “Диңгез” җыры.

А.Б. № 1.   Рәмзия ханым сезнең шигырьләрне укыйм да, гомерен илаһи сабырлыкта үткәргән җан иясе күнелгә килә. Сабырлык утында яну, үзеңә иң якын кешеңне көтү, мәңге кайтмаслык җиргә киткән томыш юлдашын, мәхәббәт эзләү ачысы. Эзләп-эзләп тә таба алмаячагын аңлаган килеш, инәнеп, үҗәтләнеп көтү. Дуслардан җылы сүз. Таныш булмаган яктан караш, таныш булмаганнардан миһырбанлык көтү. Дөньяны кешелекле итү теләге. Юанычыгыз – туган ягыгыз – Актаныш, әнкәегезнең җылы, назлы күз карашын тою, туганнарыгызга мәхәббәт җимешләрегез – улларыгызга – терәк була алуыгыз, шулай бит.

   30.    Хәзер бергәләп, шигырь тыңлап китик. “Кабатланмас яз”. укый Гыйззәтуллина Лилия.

А.Б. № 1. Әйе,бу шигырь юллрына бар да сыйган.

                           Яз килер, элеке булмас

                           Өзелеп-өзелеп көтсәм дә...

Узган гомер юлы кочагында барысы да булган: сагышы да, михнәте дә, шатлыгы да сөенече дә.

  1.  Шигырь. “Яз”. Укый Сабирова Ләйсән.
  2.  Елмай ”.   Укый Мөхәммәтова Эльвира.

А.Б. № 2.   Шушы хисләр дәрьясына уралып гаилә тормышыгызга да күз салыйк әле, гаиләгез, томышыгыз маягы булган улларыгыз белән танышып узыйк.

А.Б.№1.    Сорау: Рәмзия ханым шигырьдә күренгәнчә сезнең нәсел агачын дәвам итүче 2 улыгыз бар!  Алар белән таныштырып узсагыз идне, алар каләм тибрәтәләрме?  

А.Б.№ 2.   Сорау: Рәмзия ханым төп эшегездән тыш сез нинди җәмәгать эшләре башкарасыз?

А.Б.№1.  Рәмзия ханым иҗат бакчагызда әледән-әле шытып чыккан шигъри гөлләрегез моң булып кешеләр рухын сугарсын. Халык, шигърият сөючеләр , шагыйрьләрне үзен уйга салган өчен, күнелен күтәрә алганы өчен ярата, хөрмәт итә. Сезнең иҗат җимешләрегез дә моң бклып күккә күтәрелсен, иҗат чишмәгезнең суы бервакытта да саекмасын. Йөрәгегездән ургылып чыккан хисләр дулкыны укучыгыз хозурына барып җитсен. “Бәбкә кая югалган”, “Бәхетле мизгелләр” китабын сез укучыларга бүләк итеп бирдегез. Рәхмәт сезгә Рәмзия ханым, ә сезгә, хөрмәтле шигърият сөючеләр аның китапларын укырга тәкъдим итәбез.

                       33. Бию. Инглиз биюе.

А.Б.№2.  Шушының белән “Моң тулган минем җанга?!” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 класс Р.Миңнуллин " " К"лар тулган бакчага"

3 класс,рус төркеме  өчен  Р.Миңнуллинның шигыре буенча   " " К"лар тулган бакчага" дигән темага ачык дәрес эшкәртмәсе....

проект "Тэмдэгэй нэрэ" 6-дахи анги

данный проект реализуется в ходе изучения темы "Тэмдэгэй нэрэ" в 6 классе. Это долгосрочный проект...

проект "Таабари зохеое" 5-дахи анги

Данный проект реализуется в ходе изучения темы "Таабаринууд" по бурятской литературе...

"Брынзын санха" тест 10 анги

Проверочный тест по произведению "Брынзын санха"...

Жаргаланта ушар 6 анги

Хэлэлгын хубинуудые онсодхон дабталга. (6 класс)...

Хэшээл "Тоолоё" 4 анги

Хэшээл "Тоолоё" 4 анги...

Хэшээл "Минии уг гарбал" 4 анги

Хэшээл "Минии уг гарбал" 4 анги...