Укыту-тәрбия процессын контрольгә алуның нәтиҗәлелеген күтәрү
учебно-методический материал на тему

Укыту процессының төп формасы булып - дәрес, ә дәрестән тыш эштә сыйныфтан тыш чара тора. Шуңа күрә укытуның сыйфатын күтәрүне контрольгә алуның төп алымы – дәресләргә һәм класстан тыш чараларга керү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie.docx21.74 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Укыту-тәрбия процессын контрольгә алуның нәтиҗәлелеген күтәрү (слайд №1)

Билгеле булганча, мәгариф системасында байтак кына реформалар кертелде, тик алар белем бирүнең сыйфатына, мәктәпнең нәтиҗәле эшләвенә тәэсир итә алмадылар. Моны раслаучы төп факт- нәтиҗәләре. Дөрес. Быелгы БДИ нәтиҗәләре узган елгыдан яхшырак. Белгечләр фикеренчә. Укучыларның белемсезлегенең сәбәбе күп очракта укытучыдан, укытучының белем дәрәҗәсе түбән булудан. Шуның өчен Татарстанда аттестация кысаларында укытучының үз предметы буенча БДИ бирү практикасы башланды. Әмма укытучының БДИ тестларын 100 баллга бирүе генә балаларның сыйфатлы белем алуын гарантияләрме икән?

Мәгариф системасында төп субъект-укучы. Аның уку эшчәнлеген оештыруга, теләп шөгыльләнүгә, фикри эшчәнлеге үсүенә, ниһаять, тәрбияле, сәламәт, белемле булуына ничек ирешергә соң? Әлбәттә, бу очракта укытучыга мәктәп администрациясе, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре иң беренче ярдәм кулы сузучылар булырга тиеш. Гадәттә, теләсә нинди тикшерү вакытында төзәтү урынына кимчелекләрне табу, ягъни, гаеплене эзләү өстенлек итә. Шуңа күрә укытучылар тикшерүгә негатив карый, ул аларда тынгысызлык, күңелсезлек, нинди дә булса кимсетү хисе тудыра. Шунлыктан контрольнең эчтәлеген үзгәртү иң беренче бурычлардан санала. Хәзерге шартларда контрольнең төп бурычлары үзгәрү зарурлыгы килеп басты. Мисал өчен, (слайд №2-таблица) элек дәүләт программалары үтәлешен тикшерү торса, хәзер дәүләт программаларының  үтәлешен тәэмин итү бурычы куелырга тиеш. (таблица буенча комментарий).

Димәк, хәзерге этапта контроль уңай нәтиҗәгә китерерлек итеп корылган булырга тиеш.

Контроль турында сүз чыккач. Эчке контрольнең юнәлешләрен һәм нинди объектларның контрольгә алынуын искәртеп китик (слайд №3):

  • Балаларның белем алуга хокукын гамәлгә ашыру (Всеобуч);
  • Укучыларның белем күнекмәләре, уку сыйфаты;
  • Укучыларның тәрбиялелеге;
  • Укытуның сыйфатын күтәрү;
  • Түгәрәк һәм факультатив эше;
  • Укыту программалары үтәлеше;
  • Укучыларның хезмәткә әзерлеге;
  • Тәрбия эше;
  • Педагогик кадрлар белән эш;
  • Гаилә һәм җәмәгатьчелек белән эш;
  • Укытуның материаль-техник базасы;
  • Мәктәп документациясе;
  • Кабул ителгән карарлар үтәлеше.

Бу юнәлешләр һәрберсе мөстәкыйль бүлекләр булып торалар, алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә һәм мәктәп контроленең бердәм системасын тәшкил итәләр.

Контрольнең эффективлыгын күтәрү тикшерүченең һәр бүлектә махсус алым һәм ысуллар куллануын таләп итә. Мәсәлән, укучыларның белем күнекмәләрен һәм белем сыйфатын бәяләгәңдә телдән, язмача практик биремнәр эшләтү,дәфтәр, көндәлекләр тикшерү ысуллары кулай. Ә укучыларның тәрбиялелеген контрольгә алганда, күзәтү, эксперимент, укучылар, класс активы, укытучылар, әти-әниләр белән әңгәмә, сочинение яздырып карау, анкета уздыру, шәхси эшләрне өйрәнү, укучылар турында белешмәләр белән танышу кебек ысуллар үзен аклый.

Мин чыгышымда контрольнең бары бер бүлегенә – укытуның сыйфатын күтәрүгә тукталам. Укыту процессының төп формасы булып - дәрес, ә дәрестән тыш эштә сыйныфтан тыш чара тора. Шуңа күрә укытуның сыйфатын күтәрүне контрольгә алуның төп алымы – дәресләргә һәм класстан тыш чараларга керү.

Мәктәп администрациясенең эшчәнлеге күпкырлы булса да, дәресләргә йөрү иң беренче урында булырга тиеш. В.А.Сухомлинский уку елында 100 дән дә ким дәрескә кергән җитәкчене эшкә күзе бәйләнгән килеш килеп, караңгыда адашып йөрүче, нәрсәдер ишетүче, ләкин бернәрсә дә күрмәүче, белмәүче, аңламаучы кеше белән чагыштыра. Барлык укытучыларның: бер ел элек килгәне дә, берничә дистә ел эшләүче укытучыларның да дәресләренә керү системалы рәвештә булырга тиешлеген практика раслый.

Һәр мәктәптә дәресләргә керү турында нигезләмә барлыгын искә төшерик. «Положение о посещении учебных занятий участниками образовательного процесса» (слайд №4). Бу нигезләмәнең гомуми бүлегендә мәктәп администрациясенең дәресләргә, лаборатор һәм практик занятиеләргә, факультатив, өстәмә түләүле дәресләргә, спецгруппаларга, индивидуаль занятиеләргә, түгәрәкләргә, спорт секцияләренә керүе каралган. Икенче бүлегендә мәктәп администрациясенең дәресләргә керү максатлары,  керү тәртибе, аларның хокук һәм хокуксызлыгы күрсәтелә. Шулай ук нигезләмәдә укыту процессында катнашучыларның, ягъни укытучыларның, ата-аналарның дәресләргә керү хокуклары һәм дәрескә кергәч, нинди язмалар, аларның кайда каралуы да бәян ителә.

Укыту эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә иң мөһим момент булып дәресләргә керүнең максатын билгеләү тора. Дәресләргә керү максаты айлык эшчәнлек планлаштырганда билгеләнә, атналык план төзегәндә конкретлаштырыла, дәрескә керер алдыннан төгәл күрсәтелә. Дәресләргә керү максатлары мәктәпнең гомуми бурычларыннан чыгып билгеләнә, алар методик проблемага тәңгәл килергә тиеш. Контрольнең темасына (тематик тикшерү-уку техникасының нормага туры килүе), контрольнең төренә (обзор, персональ, фронталь, классны гомумиләштереп күзәтү) карап, укытучының тәҗрибәсенә (яшь, өлкән яшьтәге, тиз кызып китүчән), керү вакытына (имтиханга әзерлек чоры, адаптация чоры) карап билгеләнә.

Дәресләргә керү максатлары 4 зур төргә бүленә (слайд №5):

  • 1 нче төр-контрольгә алу;
  • 2 нче төр-методик ярдәм күрсәтү;
  • 3 нче төр-укытучы эшчәнлеге белән танышу;
  • 4 нче төр-педагогик тәҗрибәне тарату.

Контрольгә алу максатлары төренә түбәндәге максатларны алырга була (слайд №6):

- укытучының дәресләргә әзерлеге;

- аерым темалар өйрәнгәндә, укытучы куллана торган метод һәм алымнарны чагыштыру;

- аерым темаларны өйрәнгәндә, укытучының эш системасын өйрәнү;

- укучыларга мотивация булдыруны күзәтү;

- бердәм таләпләр үтәлеше;

- өй эше күләме;

- дифференциаль эш алымнары куллану;

- укучыларның дәресләргә әзерлеге;

- кабатлау дәресләренең системасы;

- бер үк класс укучыларының төрле укытучы дәресләрендә  активлыгына һәм эшчәнлегенә бәя;

- конфликтлы ситуацияләрне чишү юллары;

- укытучының профессиональ компетенциясенә бәя;

- дәрес структурасын камилләштерүдә укытучының эзләнүләре һ.б.

Укытучы эшчәнлеге беләң танышу максатларына (бу аерым бер укытучыны яки бер төркем укытучы эшчәнлеге турында сүз бара) түбәндәгеләрне кертергә мөмкин (слайд №7):

- укытучының дәресләргә әзерләнүе;

- дәреснең эффективлыгын арттыру максатыннан укытуда күрсәтмә әсбаплар, өстәмә материаллар куллануны күзәтү

- дәресләрдә һәм тәрбия сәгатьләрендә укучыларның  индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алынуы;

- дәрестә төрле педагогик бурычларны чишү юлларын билгеләү;

- дәресләрдә укучылар эшчәнлеген активлаштыру формалары;

- укытучының эш системасын, эш стилен  өйрәнү;

- укытучы эшчәнлеген бәяләү (аттестация чоры белән бәйле).

 Педагогик тәҗрибә туплау (слайд №8):

- укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру чаралары, формалары, методлары;

- осталык һәм күнекмәләр формалаштыру юллары;

- педагогик практикада авырлыкларны ачыклау һәм аларны алдагы эшләрдә кисәтү;

- укучыларда әхлак сыйфатлары формалаштыруда укыткан предметның роле;

- дәрестә вакытны рациональ файдалану;

- укучыларның предмет белән кызыксынуы, тырышлыгы, тәртип дәрәҗәсе һ.б.

Бу максатлар укытучының педагогик тәҗрибәсен туплаганда иң кулай материал булып тора. Еллык анализ ясаганда, һәр укытучының профессиональ осталыгы кайсы өлкәдә уңышлы икәнен ачык күрсәтә. Балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөмкинчелекләрен исәпкә алып, Карамова А.Х., Нигъмәтҗанова С.М.; укытуда төрле алым һәм ысуллар-Галимова Ф.Ш., Дәүләтбаева Г.Р.; дәреснең тәрбияви максаты, фәнне башка предметлар белән бәйләп, тормышта куллануга юнәлтә-Максутова Р.И., Хәйруллина Ф.Г.; МТК-Галимова Ф.Ш., Хәйруллина Ф.Г.

Укытучы дәресләренә керүнең максатлары күптөрле, һәр җитәкче аларны үзе планлаштыра. Үз тәҗрибәмнән чыгып, укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм иткән, укытучы эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясаган максатларны мин чирекләргә тигез бүләргә тырышам.

Мәсәлән, I чиректә «Кабатлау дәресләренең системасы» дигән тематик тикшерү планлаштырам. Бу контрольнең  максаты: үтелгән материалның истә калу дәрәҗәсе, белемнең тотрыклылыгын күзәтү. Әйтик, укучылар 4 нче сыйныфны төгәлләде, еллык йомгаклау контроль эш эшләнде, җәйге каникул үтте, укытучы алдагы сыйныфта үтелгән материалны кабатлауга 3 сәгать вакыт сарыф итте, ди. Шушы дәресләрне карагач, кереш контроль эш эшләнә. Һәм укучыларның  белемнәре тотрыклылыгы түбәндәге таблица ярдәмендә чагыштырыла (слайд №9-яңа алган класс укытучысы өчен бу укучының старт эше).

Бердәм таләпләр үтәлеше, адаптация чоры кичереше (5, 10 класслар), яшь укытучы булса, аның дәресләренә методик ярдәм күрсәтү максаты белән, яки яңа укытучының  эшчәнлеге белән танышу да сентябрь-октябрь айларына планлаштырыла.

II чиректә (ноябрь-декабрь айларына) I яртыеллыкка укучыларның белем күнекмәләрен бәяләү, программа үтәлеше, язма эш нормативы үтәлеше, аттестация чорында укытучының педагогик тәҗрибәсен туплау максатлары мәҗбүри саналса, үзем планлаштырган тематик тикшерүне (татар  төркемнәрендә бәйләнешле сөйләм дәресләре бирелеше) кертәм.

III чиректә традицион «Ел укытучысы», «Класс җитәкчесе» конкурслары кысаларында теләсә кайсы предмет укытучысының тәҗрибәсен тарату – беренче максат булып тора. Узган уку елында шушы чорга «Национально-региональное направление в преподавании музыки и трудового обучения» темасына контрольлек иттем. Искәртеп китәм, нинди дә булса тематик тикшерүне ай, ай ярым срокка билгелим. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытуның торышын күзәткәндә, алда искәртелгән алым һәм ысулларны кыска срокта эшләп бетереп булмавы көн кебек ачык.

IV чиреккә , әлбәттә, йомгаклау контроль эшләре, имтиханга әзерлек, уку техникасына нәтиҗә ясау кебек максатлар алына. Билгеле булганча, дәресләргә керү җентекләп әзерлекне сорый. Тәҗрибәле җитәкче булсак та, безгә төрле профильдәге предметны контрольгә алырга туры килә. Иң беренче укучыларның бу предмет буенча өлгерешләре, билгеләре, дәрес темалары,  класс журналлары аша тикшерелә. Укыту программасының аңлатма язуын өйрәнү, программа куйган таләпләр, дәреслектә материал бирелеше  белән инструктив хатлар, МБ, педсовет карарлары, лаборатор җиһазлар турында да хәбәрдар булырга тиешбез. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен язма эш тестлары, сораулыклар әзерли, бу эшкә белгечләрне дә җәлеп итә.

Дәресләргә кергәндә, җентекле, тирән күпкырлы әзерлек кенә җитәкчегә укыту эшчәнлеген контрольдә тотуга ярдәм итә, укыту эшчәнлегенең заманча таләпләргә туры килүен билгеләргә, укытучылар белән берлектә алга таба укыту процессының нәтиҗәлелеген күтәрү программасын төзү мөмкинлеге бирәчәк (слайд №10)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моны...

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....