Класс сәгате "Әфганстан-йөрәк ярасы"
классный час (10 класс) на тему

Бурганова Гульнара Насимовна

Бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдат­лар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әфганстан-йөрәк ярасы21.5 КБ

Предварительный просмотр:

ӘФГАНСТАН — ЙӨРӘК ЯРАСЫ

                                                                                                                 

Максат:Тарихи һәм әдәби-музыкаль кичә укучыларда патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү һәм Әфганстандагы сугыш хакында белешмә бирү максатыннан үткәрелә.

Җиһазлау:  Проектор, колонкалар, ноутбук, экран,  сценарий.

Кичә барышы.

Алып баручы 1. Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

Әфганстан, исемең шигъри синең,

 Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

 Сиңа китте бик күп якташларым...

 Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

 Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

Алып баручы 2. Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

Әфган сугышын безнең онытырга хакыбыз юк, Анда совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны да бихисап.

Алып баручы 1. Әйе, моннан нәкъ 28ел элек, 1989 елның 15 февралендә Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана. Хәер тәмамлана микән? Гомумән ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?  

 

      Әфганстан. Бу ил турында сиксәненче елларда күпчелек кеше мәктәп дәреслекләрендәге кыска параграфлардан гына укып беләләр. Гомуми мәйданы 647000кв.км булган илдә әле 1982 елда да автомобиль юллары нибары 18 мең чакырым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур  күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

Менә шушы илдә 1978 елның 27 апрелендә, Брежнев чоры идеологлары аңлатуынча, милли-демократик революция, ә чынында исә законлы властьне хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була. ГабделКадыйр җитәкләгән хәрбиләр президент кәнәфиенә халык-демократик партиясенең Генераль секретаре Нур Мөхәммәт Тәрәккыйны утырта. Тәрәккый икенче көнне үк илне Әфганстан Демократик  Республикасы дип, ә үзен Революцион Совет рәисе, Югары Оборона Советы рәисе, дәүләтнең баш министры дип иглан итә. Бу вакытта илдә бернинди  дә революцион ситуация булмый. Ләкин Леонид Брежнев җитәкләгән безнең хөкүмәт фетнәне революция дип алкышлый.

 

Алып баручы 2

Бөтен  дөньяда тынычлык һәм демократия өчен ару-талу белмәс көрәшүче Леонид Брежнев  Әфганстанга совет  гаскәрләре  кертелү  турындагы хәбәрне  үзәк телевидение  буенча  шәхсән үзе 1979 елның 27 декабрендә игълан  итә. Халык  котычкыч  адымның  асылын аңламый, чөнки икенче көнне үк Әфганстан  темасы  матбугат  һәм  халыктан  корычтай  ныклы пәрдә  артына яшерелә.                

1980   елда  Әфганстан  җирендә  -1500 гә,1981 дә -1300 гә,ә сиксән   икедә   2000  гә   якын    совет   сугышчысы   һәлак   була,   яраланучылар   саны  уннарча   меңгә   җитә.

1982 елда  Брежнев   вафат  була. Тик   аннан соң    идарә   иткән   Юрий   Андропов,  аннары   Константин  Чернинко   да  әфган   җирендәге  канлы   яуны   туктатмыйлар.

 1983  елда  -1500 гә,  1984  елда  -2400  гә  якын  совет   сугышчысы   туган   туфрагына  кургаш   кәфенлеккә   төренеп    кайта.  Ләкин   ил   башлыклары   акылга   килмиләр,  ярымфеодаль ,  ярымкапиталистик  дәүләткә  социализм  системасын  көчләп  күчереп  утырту  тәҗрибәсен   дәвам  итәләр.

Алып баручы 1.

  • Укучылар, әйдәгез хәзер шушы беркемгә дә кирәкмәгән каһәрле сугыш барышы турында видеоязма карап китик.

 Алып баручы 2.                          Сугыш аркылы барлыгы  1000 000 артык кеше  үтте.

                                                   6669     гарипләнә.

                                                   53485   җәрәхәтләнә

                                                  312    хәбәрсез  югала.

                                                   18    чит илдә  кала.

                                                   15053   кеше  үлә.

Татарстаннан 10000  кеше катнаша.

                                                      257 егет ятып  кала.

Алып баручы 1. Бу аяусыз сугыш Тукай районын да читләтеп үтмәде: бездән киткән егетләрнең 33е Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр . Бәхеткә каршы, бу исемлектә Калмаш, Игенче авылларыннан Әфган сугышында катнашып, “кургаш” кәфенлеккә төренеп кайтучы авылдашлар булмады.

Алып баручы 2.  Калмаш һәм Игенче авылыннан Әфган җирендә барган сугышларда катнашкан   авылдашларыбыз менә алар. (Слайдтан карау)                      

   Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

Алып баручы 1. Бу кичәгә әзерлек барышында солдат хатлары, төрле язмалар белән танышырга туры килде. Алардагы сагыш-моңны, әти-әнисен, туган якны сагыну хисен сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Минем сезгә Әфган сугышында башларын салган Чаллы егетләренә багышланган “Әфган кызалаклары” дигән җыентыктагы бер язма белән таныштырасым килә. Ул язма Тукай районының Калмия авылында туып-үскән, шул ук авылда башлангыч белем алган һәм 1978 елда Боерган урта мәктәбен тәмамлаган Равил Хаҗиевнең дөнҗядан китәр алдыннан әйткән иң соңгы сүзләре. (Язма укыла.)

Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

Бу сугышта һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш сынауларына бары ата-аналар гына чыдый ала.

Алып баручы 2

Әйе.Алар да сезнең кебек үк диярлек япь-яшь егетләр.  Аларның  да  уйныйсы, шаярасы, көләсе килгәндер. Музыкага бииселәре килгәндер !

Ләкин аларга сугыш кырында тир түгәргә туры килде.Егетләрнең сугыш кырларындагы батырлыклары аларның кичерешләре ,әйтә алмый калган сүзләре җырларда чагыла. Әфганстан сугышы турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган. Ә хәзер Әфганстан сугышында булган һәм  “КАСКАД” дигән музыкаль группа оештырган Әфганчыларның җырын тыңлап үтәрбез.

Алып баручы 1 

Фәкать 1988  елның   15   маенда   гына   чит   илдәге   гражданнар  сугышыннан  Совет    гаскәрләре   чыгарыла   башлый . һәм ниһаять 1989  елның   15   февралендә   соңгы   совет   солдаты Әфганстан   чиген   атлап   чыга .Брежнев  хөкүмәте  башлаган  “тантаналы  марш”  безнең халык өчен бик кыйммәткә төште. 700 млн сумлык 179  хәрби шәһәрчек төзелде  һәм  бу  байлык гаскәрләр  чыкканда  бушка калды.

Алып баручы. Укучылар! Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын иде. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәт-челәрнең гаебе белән кабына. Алар шуны белеп торсын: без —тынычлык яклы!

Замандашлар! Сезгә мөрәҗәгать итәбез! Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез, киләчәк буыннар! Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!

Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз, батырлар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әфганстан - йөрәк ярасы"

Вечер, посвященный ко дню вывода войск из Афганистана....

эзләнү эше - Әфганистан- йөрәк ярасы

     Әфганстан. Күпләр  өчен бу политик картада кечкенә генә дәүләт . Ләкин Әфганстан җиренә интернациональ ярдәм күрсәтү максатыннан  кергән совет солдатлары ...

Әфганстан-йөрәк ярасы(презентация)

Класс сәгатенә материал...

Һәр тарафта җиңү шатлыгы, Күңелләрдә сугыш ярасы…»

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау, сугыш     афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗи...

Әфганстан-йөрәк ярасы

Әфганстан-йөрәк ярасы...

Әфганстан - йөрәк ярасы

Ачык чара эшкәртмәләре...