Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре
классный час

Шакирова Әлфия Мөнировна

Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tobgebeznen_hormtle_keshelre.docx22.29 КБ

Предварительный просмотр:

                          Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре

        (“Тормыш дәресләре”  тематикасы астында уздырылган тәрбия сәгате)

Максат:   

туган төбәгебезнең хөрмәтле кешесе Гыйльметдинова

Мөнирә Әсгать кызы белән таныштыру;

туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү;

 халык күңелен яулаган хөрмәткә лаеклы шәхес булырга 

 хәзерләнеп үсәргә омтылыш тәрбияләү;

Кулланылган әдәбият:

1. Баһаутдинов Ф.Н. “Без Мөслим балалары”.-Казан: “Идел-пресс” нәшер., 2006.-118-120 б.

2. Маннур Ш. Күңел йомгагы .-Казан: Татар. кит. нәшер., 1968.

Җиһаз: компьютер,гаилә альбомыннан фотосурәтләр;

Тәрбия сәгате барышы:

Укытучы. Безнең бүгенге дәресебез төбәгебезнең  фидакарь хезмәтчәне, хөрмәткә лаек  авылдашыбыз, якташыбыз турында булыр. Кем ул хөрмәткә лаек кеше? Ни өчен лаек? Шушы сорауларга бергәләп  җавап эзләрбез.

Туган җир, туган төбәк! Аның хакында күпме җыр, шигырь, сәнгать әсәрләре иҗат ителгән.Дәресебезне Туган җир дип башладык. Әйе, бер яктан гаҗәеп гүзәл,  сокландыргыч табигатьле, моңлы вә  сихри булуы белән дан тотса,  икенче яктан, үзенең тырыш, батыр вә чибәр уллары һәм кызлары – эш сөючән халкы белән данлыклы безнең яклар.

Туган төбәгебездә туып үскән кешеләр арасында игенчеләр, язучылар, укытучылар, табиблар, инженерлар, артистлар  һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Алар үзебезнең якта туып үсеп чит җирләрдә яшәп тә,  шушы төбәктә  төпләнеп калып та бәхетләрен тапканнар.  Арасында, ару -талуны белмичә эшләп, орден - медальләр белән бүләкләнүчеләр дә бар. Бүгенге дәресебез шуларның берсе- Гыйлметдинова Мөнирә Әсгать кызы турында. Безгә кунак булып Мөнирә апаның кызы Илсөяр һәм оныгы Резеда апаларыгыз килде.Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашырлар, ә сез үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә әзерләнегез.

Дәресебезне Шәйхи Маннурның “Чын хезмәткә-мең рәхмәт”шигыреннән өзек белән башлап җибәрәбез.

Укучы.

                             Колхозчылар, бал кортлары кебек,

                            Хезмәт итә күңел беркетеп.

                             Эшлиләр дә, ашыйлар да алар,

                             Яшиләр дә алар гөлт итеп!

Бу шигъри юллар нәкъ безнең героебызга атап язылган диярсең.

Сүзне әнисе турында сөйләр өчен Илсөяр апагызга бирәбез.

        -  Әнием ике орден кавалеры Гыйлметдинова Мөнирә Әсгать кызы 1939 нчы елда Мөслим районы Түбән Табын авылында, колхозчы гаиләсендә, беренче бала булып, дөньяга килә. Түбән Табын урта мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлагач, иптәш кызлары белән Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Әмма тормыш авырлыгына, сагынуга түзә алмыйча, бер иптәш кызы белән, укуны ташлап, өйләренә кайтып китәләр. Әнигә укытучы булырга насыйп булмаган, күрәсең. Язмыш аңа башка юлны әзерләп куйган. Шул ук елны Мөслим урта мәктәбенә укырга керә. “Тормышта авырлыкларны җинәргә өйрәтүче класс җитәкчем Хөрия апа Насыйрова булды,” - дип бик җылы хисләр белән искә ала иде әни укытучысын.

        Урта мәктәпне тәмамлагач, туган авылында дуңгыз карауга алына ул. Әнием, тормыш иптәше итеп, үзе кебек кыю, шахталарда әшләп кайткан гармунчы егет Галәлетдин Гыйлметдиновны сайлый. 1957 нче елда  алар бергә тормыш корып җибәрәләр. Әни сыер саварга күчә, әти озак еллар көтүче булып эшли. “Галәлетдиннәр эшләгән чагында и күңелле иде фермада эшләүләре, - дип искә төшерә Фәрхисорур апа. – Ферманың бер башыннан гармунын уйнатып килеп керер иде ул, Мөнирәсе сыерларын савып бетергәнче, ферманың бер башыннан икенче башына йөри-йөри уйный торган иде”. Бәлки, халык көйләрен сыерларның сөтен дә арттыргандыр. Малкайлар күшәүләреннән туктап, һушлары китеп тыңлап торалар, сөт ага бидоннарга. Көндезләрен үзе җырлап көтү көтсә, кичләрен гармун уйнап сыерларны саудырган чаклары күп булган әтинең.

Ныклы гаилә кору теләге барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итә әнигә. Әти белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, укыталар.

Өлкән абыемны, авылдан беренчеләрдән булып, Әфганиста җирләренә хезмәт итәргә җибәрәләр. Ул исән-имин әйләнеп кайтты. Бүгенге көндә  Нефтьюганск шәһәрендә яши. Калганнарыбыз әти-әни яныннан еракка китмәдек.

Укытучы.  Кайбер вакыйгаларны хәзер дә кызык итеп сөйлиләр авыл кешеләре. Мөнирә апаның энесе Фәрхетдинов Мөнир абыйга да Аллаһы буй-сынны да, көч-гайрәтне дә җәлләмәгән. Күп тапкырлар авыл, район сабантуйлары батыры була ул. Яшь чакларында, егет-җилкенчәкләрнең кайбер узара “аңлашу” вакытларында, Мөнирә апа да керә торган булган. Ул чагында егетләр бик тиз сүрелеп, узара аңлашырга җитешмичә таралыша торган булганнар. Менә шундый була ул - Мөнирә Әсгатовна. Бу аңа эшендә дә бик ярдәм итә. Сыер савучы булып эшләгәндә дә, тыңламыйча торучы сыерларны тыңлатучы, тоттырмыйча йөрүче сыерларны тотып ябучы да ул була. Бергә эшләгән иптәшләре дә гел аңа әйтә торган булалар. Сыерга яки үгезгә кулын куйса, мал шул баскан урында туктап тора. Мөнирә апада ниндидер бер көч бар иде диләр, аның белән бергә эшләгән иптәшләре. Менә шулай тырышып эшләве, кешеләргә ярдәме белән хөрмәт казана ул.

Ә хәзер Мөнирә апаның оныгы Резеда апагызга сүзне бирик әле.Аныңда әбисе турында сөйләр сүзләре бар.

-“Группада сыерлар 33-35 баш була торган иде, - дип искә ала иде әби. –Теге яки бу сәбәп белән чирләп калган иптәшләремнең дә сыеларын саудым. Ул вакытта 50 ләп сыер сава торган идем. Кул белән бит әле ул. Саугач, бозавын да үзебез эчердек. Сөренчәктән 12 километр җәяүләп кайткан чаклар да булды. Эштән курыкмадым. Тыңлаучан булдым. Ферма мөдире итеп куйдылар, ул чакта да килмәгән иптәшләремнең сыерларын саудым. Фермадагы һәрбер сыерны таныдым, кайсы савылган, кайсы савылмаган, хәзер әйтеп бирә идем. Аллага шөкер, зиһенем эйбәт булды. Эшемне яратып, җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Җитәкчеләр белән аңлашып эшләдек. Минем хезмәтемне гел күреп, бәяләп тордылар,”-дип сөйләгәннәре истә.

Укытучы.Мөнирә Әсгатовнаның группасындагы сыерлар һәрвакыт көр була, сөтне мул бирә. Ул һәр елны сөт җитештерү планын арттырып үти, гел беренчелекне тота. 1967 нче елда коммунистлар партиясе сафларына кабул ителә Мөнирә апабызны. Авыл советы депутаты, КПСС райкомы әгъзасы итеп сайлана. Хезмәтләрен бәяләп, ел нәтиҗәләре буенча аны бүләкләп торалар.

Мөнирә апага 1971 нче елда СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены тапшырыла – бер баш сыердан уртача өч мең килограмм сөт сауган өчен.

Бу чорда М. Вахитов исемендәге колхоз Мөслим районында иң зурлардан санала иде. Колхоз ул елларда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм сату буенча районның киеренке планнарының 10-12% ын үтәп килә. Бу эшләрдә Мөнирә Әсгатовнаның да өлеше зур.

“Хезмәтне яратты, гел югары күрсәткечләргә ирешеп килде”, - дип искә ала утыз еллап М. Вахитов исемендәге колхоз рәисе булып әшләгән Хәкимулла Мөхәмәтович Шәйхрамов.

1973 нче елның 24 сентябрында Мөнирә Әсгатовна Ленин ордены белән бүләкләнә. Бу вакытта инде ул һәрбер сыердан 4 меңнән артык килограмм сөт сава. Лаеклы ялга чыккач та, өендә кул кушырып утырмый, туган колхозында, төрле эшләрдә катнаша.

          Туган як! Туган җир!Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Мөнирә апада үз ягының патриоты була. Ул үзенең соңгы көннәренә кадәр туган ягында яши һәм хезмәт итә. Мөслим районы Тегермәнлек авылы аның газиз туган җире була!  Кызганычка каршы, Гыйлметдинова Мөнирә Әсгать кызы арабызда юк инде.

“Тегермәнлек авылының яме иде ул”, - дип искә ала аны авылдашлары.

Бу шәхесне туган ягы зур горурлык, хөрмәт белән искә ала. Без дә күренекле шәхесебезне онытмыйк,аңа лаек булырга омтылыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казанда яшәгән бөек кешеләр.

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен 9 нчы класста бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе....

Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"

Тема: Максат:              Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны     ...

Туган төбәгебезнең экологик торышы.

Тирә –юньннең пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдына зур бурыч куя. Безнең киләчәгебез җир шарының  чисталыгына бәйле. Ә моны булдырыр өчен, кеше үзенең кылг...

Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә

Кереш“Яшәр өчен бетмәс көч алыргаОлысына һәм дә кечегә, -Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтлеТуган ягы кирәк кешегә.”Фәнис Яруллин...

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"...

«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...

"Туган ягыбызда талантлы кешеләр" - эзләнү эше. Автор: Хәйретдинова Адилә

Һәр як үзенең талантлы шәхесләре белән горурлана....