"Аулак өй" сценарий
план-конспект

Шакирова Әлфия Мөнировна

Кич утыру үзенчәлекле кайнатма ясауга багышлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oyg_stsenariy.docx25.46 КБ

Предварительный просмотр:

“Аулак өй“

Ишек төбендә кунакларны каршы алу

1 нче кыз:

Карап тормый ара еракка,

 Дуслар килгән безгә кунакка.

 Дуслык бит ул- тормыш үзәге,

 Дуслык бит ул- бәйрәм бизәге.

2 нче кыз:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә

3 нче кыз:

Бәйрәмнәр бик күп болай да.

Ә шулай да, ә шулай да.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

Алып баручы:

- Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар. Бүген бездә аулак өй. Аулак өй турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез аулак өйгә рәхим итегез, без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерәбез.Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана.

1 нче кыз:

- Кызлар, без бергә жыелгач төрле уеннар уйныйк идек. Әйдәгез борынгы уеннарның берсе “Йөзек салыш” уенын уйнап алабызмы?

 (Шулвакыт егетләр ишек шакыйлар):

-Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар:

-Кызлар! кызлар! Егетләр килгән түгелме? Кертәбезме?

-Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: Исәнмесез,кызлар-йолдызлар!

Кызлар: Исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр:  Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!

Кызлар: Ач булсагыз, ашап килегез,бер кочак акча алып килегез!

Егетләр: Акча бездә бер букча.

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

                Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)

Кызлар һәм егетләр кара-каршы такмк әйтешәләр:
Кызлар:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк шушы көйләргә;

Җырласак шушы көйләргә,

Калыр сагынып сөйләргә.

 Егетләр:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җыр күңелне ача ул;

Җырлау күңелне ача ул,

Кайгыларны баса ул.

Кызлар: 

Җырлыйк: әле, җырлыйк әле,

Берне түгел, икене;

Җырламас идек икене,

Сез дусларым сөйкемле.

 

 Егетләр:

Ал да булыр чагыбыз,

Гөл дә булыр чагыбыз;

Без җырламый кем җырласын,

Безнең шундый чагыбыз.

 

Кызлар:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Сызылып таңнар атса да;

Яшь гомерләр ике килми,

Сулар үргә акса да.

 Егетләр:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Уникегә тулганчы;

Уникеләргә тулганчы,

Дуслар күңле булганчы.

Алып баручы:

-  Әйдәгез,  “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз

. Йөзек салыш уены

(Яшьләр тезелешеп утыралар, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кешеләрнең барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан  соң, үзе бер кырыйга китеп, “Кемдә йөзек,сикереп чык”, – ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле  кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар. )

Алып баручы:

-  Әйдәгез,  “Түбәтәйле” уенын уйнап алабыз

(“Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Яшьләр урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә бии башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы,

җитез кеше билгеләнә.)

Алып баручы:

- Җитәр инде, кунакларны арытып бетердек бугай. Без бит сезнең белән бүген Аулак өйгә уйнап-җырлап күңел ачу өчен генә җыелмадык. Максатыбыз- үзенчәлекле кайнатма ясау серләренә төшенү. Әзер кайнатманы сатуга чыгару өчен зәвыклы итеп бизәү дә әле. Чөнки мәктәбебез “Чәй тәме”проекты буенча  эшләп, грантка лаек булды. Бу-  безнең горурлыгыбыз. Бүген нинди кайнатма әзерләрбез икән? Сүзне мәктәбебезнең аш-су остасы Ләйсән Илдус кызына бирәбез. Рәхим итегез.(Санберри кайнтмасын әзерләү буенча мастер класс)

Алып баручы:

-Менә безнең канатмабыз әзер дә булды. Сатуга чыгарып, халыкка  тәкъдим итү өчен зәвыклы итеп бизәү дә кирәк. Ул үзе аерым бер сәнгать. Әлбәттә, аның остасы- проект җитәкчесе Зөлфия Азат кызы. Рәхим итегез (Банкаларга тутырылган кайнатманы бизәү буенча мастер класс).

Алып баручы:

- Ә хәзер бергәләп чәй өстәле янында  әзер кайнатмалардан авыз итик.(Чәй эчү.    Баян белән күмәк җыр)

Алып баручы:

- Хөрмәтле кунаклар, без сезнең белән бүген аулак өйгә җыелып халкыбызның җырларын , уеннарын искә төшердек.Үзенчәлекле кайнатма ясау, аны зәвыклы бизәү юлларын өйрәндек. Бүгенге очрашудан сез нәрсә дә булса алып китә алгансыз икән, димәк, без максатыбызга ирештек. Татар халкында кунакларны буш җибәрми торган гадәт бар. Без дәсезгә күчтәнәчләр әзерләдек. Рәхим итеп алыгыз (күчтәнәч бирү)

Дуслык җебе өзелмәс ул,

Халык моңы бар җирдә.

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

- Килүегез өчен бик зур рәхмәт. Хәерле юллар, сезгә!

-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Аулак өй

Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне                       яң...

Сценарий фольклорного вечера "Аулак өй".

Сценарий специально написан для проведения вечеров с русскоязычными учениками....

Аулак өй

«Аулак өй» издревле известен, как веселые посиделки. В старину, когда взрослые уезжали навестить родных или просто по делам, девушки, оставшиеся дома, приглашали в гости подруг, а затем к ним присоеди...

Аулак өй

Татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп балаларда эстетик зәвык тәрбияләү....

Аулак өй

Укучыларга халык авыз иҗатын өйрәнү өчен дәрестән тыш чара....

Аулак өй күренеше

Аулак өй күренеше         Сәхнә авыл өенчә бизәлгән. Кызлар төрле кул эшләре эшләп утыралар, ике (яисә бер) бала курчак уйнап утыра. Түр башында әбиләре җеп эрл...