Аулак өй
методическая разработка (6 класс) по теме

Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне

                       яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә 

                       тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт

                      хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү;

                      әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга,

                      олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Зал авыл өе күренеше итеп бизәлә(чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, самовар, чынаяклар һ.б. куела)

Уеннар үткәрү өчен әйберләр: яулык, тукмак, туп, магнитафон,

бүләкләр һ.б.

 Кичә барышы.

          Гүзәл өй җыештырып, урыен –җирләрне рәтләп йөри.

  • Айгөл, кер әле, кер!
  • Нигә чакырдың, Гүзәл апа?
  • Әти - әни өйдә юк. Ә әбием утырмага китте. Әйдә, аулак өйгә кызлар чакырыйк.
  • Әйдә, кемнәрне чакырабыз?
  • Үзебезнең күрше кызларның барысын да чакыр. Бар син аларга әйт, ә мин өйне җыештырам.

Өйне тәртипкә китерүне дәвам итә. Магнитафонны куя, татра көйләре агыла. Бераздан кул эшләрен тотып кызлар керәләр.

- Кызлар, әйдәгез җырлый-җырлый эшлик әле.

“Күбәләгем” җырын җырлыйлар.

Күбәләк гөлләргә кунса

Гөлләр тибрәлә микән?

Ул да мине сагынганда

Күбәләгем,түгәрәгем, асыл кошым,сандугачым

Җырлап җибәрә микән?

                                 Күбәләк гөлләргә кунган,

                       Гөлдә булгач оясы.

                       Минем күңелем сиңа тарта

                       Күбәләгем,түгәрәгем, асыл кошым,сандугачым,

                       Син бит күңелем кояшы.

          Тау астында, тал астында

Салкын чишмә түгәрәк.

Очып барып кайтыр идем

 Күбәләгем,түгәрәгем, асыл кошым,сандугачым,

Җаным булса күбәләк.

Әби кайтып керә.

- Нинди матур җыр ишетелә дисәм, үзебезнең кызлар җырлый икән әле.

- Әбием, кайтып та җиттеңмени. Зинһар,ачуланма инде, кызларны аулак өйгә чакырган идем.

- Ярар, ярар, уйнагыз, көлегез. И-и-и-и, безнең дә яшь чаклар бар иде бит... Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар! Исәбе-хисабы юк инде.

- Әбекәй, безгә дә өйрәт әле шул уеннарны. Берәр мөнәҗәт яки бәет өйрәтсәң дә ярый.

        -  Я, ярый соң. Менә бер мөнәҗәт тыңлап карагыз.

Килеп кердем өйегезгә,                         Мәҗлесегез күркәм булсын,

Дога кылдым түрегезгә.                        Өегезгә фәрештә тулсын.

И Ходаем, иман нуры                           Догаларым кабул булсын,

Балкып торсын өегездә.                        Гомерегез озын булсын.

  • Әбекәй, көең нинди матур икән, тагын берәрне әйт әле.
  • Икенче вакытта, балам. Әнә гармун тавышы килә, иптәш малайларыгыз киләме әллә?

Малайлар  “Их тала, тала,тала,тала ике беләгем” –дип җырлап керәләр.

- Исәнлек-саулыкмы, кызлар! Әссәләмегаләйкүм, әби.

- Вәгәләйкемәссәләм!

- Әйдәгез әле кызлар,малайларга берәр җыр җырлап күрсәтик .

1. Малайлар килгән, малайлар

    Нигә килгәннәр икән?

    Тыңлап карыйк, җырласыннар

    Нәрсә диярләр икән?

2. Ал чия төпләрендә,

Гөл чия төпләрендә.

Сулар сибеп үстерәләр

Тәрәзә төпләрендә.

   Малайлар:1.Сандугачның балалары

 Талга кунганнар икән.

  Кызларыгыз бигрәк чибәр,

  Бигрәк уңганнар икән.

                      2.Ал чия төпләрендә,

                         Гөл чия төпләрендә

                         Сулар сибеп үстерәләр

                         Тәрәзә төпләрендә.

Әби:

- И балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Менә бергәләп уйный торган уеннар өйрәтим әле үзгезгә. 2 түгәрәк ясагыз,тыштагы түгәрәктә берәү  артык. 2 якка биеп барасыз, бию көе туктагач, парлар табып басасыз. Кем парсыз кала, шул җәза үти.   (Уенны башкаралар).

- Әби, син  кисәтүләр дә күп беләсең бит, әйт әле берничәне.

Әби: - Элек-электән үк иң олы нигъмәт ипи, икмәк булган.(Ипи ала). Беркайчан да икмәк өстенә әйбер куймагыз.Ипидән өстен нәрсә юк. Ипекәйнең валчыгы да бездән олы , коеп ашамагыз. Менә шулай олылагыз ипине, балакайларым. Ярыймы?

  • Олылыйбыз, әби.
  • Өстәлне кәгазь белән сөртмә, тавыш чыгар.Олы кешегә үзең башлап сәлам бир.
  • Әби, без дә мәкальләр беләбез.
  • Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән?     (Бер-бер артлы мәкаль әйтәләр)
  • Агач җимеше белән, кеше эше белән татлы.
  • Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
  • Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
  • Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
  • Эш сөйгәнне ил сөяр.
  • Бүгенге эшне иртәгә калдырма.
  • Калган эшкә кар ява.

Әби:- Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез.Булдырдыгыз бит.

  • Ә хәзер “Челтәр элдем читәнгә” уенын уйныйк.
  1. Челтәр элдем читәнгә

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

  1. Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кайсын алырсыз микән?

  1. Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

     Әби:

- Әйдәгез оланнар, “Тукмак әйләндерешле” уенын өйрәтәм.Түгәрәккә басыгыз.Менә шулай итеп тукмакны әйләндерәсең, ул кемгә карап туктый, шуңа җәза бирелә.

      Әби, шулай итеп, “Йөзек салыш”, “Без,без, без идек”, “Капкалы” һ.б. татар халык уеннарын өйрәтә. Җәза бирелгән балалар шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, бииләр.

  • Кызлар әйдәгез, сынап карыйк әле, безнең малайлар шаян такмаклар беләләр микән?

Кызлар:   Әнә килә автомобиль

                 Төягәннәр калайлар.

                 Безнең авыл малайлары

                 90 яшьлек бабайлар.

Малайлар:Әнә килә автомобиль

                  Төягәннәр капчыклар.

                  Безнең авылның кызлары

                  80 яшьлек карчыклар.

Кызлар:    Әнә килә автомобиль

                  Төягәннәр бүрәнкә.

                   Безнең авыл малайлары

                   Җыенысы бер тәңкә.

Малайлар:Әнә килә автомобиль

                  Төягәннәр гөлҗимеш.

                  Безнең авылның кызлары

                  Елак-сытыклар, имеш.

Әби  балаларның кул эшләрен күрсәтеп:

- Бигрәк матур эшләрегез, булдыргансыз кызлар. Менә шулай тырышып эшләгәннән соң уеннары да кызык инде аның. Матур итеп җырладыгыз, биедегез, арыгансыздыр инде. Бар кызым, чәй эчегез, бәлеш белән сыйла иптәшләреңне. Гел шулай тырыш булыгыз, матур яшәгез.  

                 

 

 

 

Уеннарның кыскача эчтәлеге.

 

1. “ Каравылчы” уены.

         Каравылчы артына тезелеп йөриләр. Ул ни эшләсә, шуны кабатлыйлар.

     ( Марш уйнала.) Көй туктагач, балалар йөгереп барып утыралар, каравылчы аларны   

    тотып калырга тырыша. Кем тоттырмыйча иң ахырга кала, шул җиңүче була.

 

   2. “Сукыр тәкә”. Түгәрәккә басалар. Саналмыш әйтеп, бер уенчыны “сукыр тәкә”          

        итеп билгелиләр. Ул, күзен бәйләгән килеш, кемне дә булса тотып ала, капшап    

        кем икәнен белеп әйтә. Белсә, шул кеше “сукыр тәкә”була, белмәсә үзе кала.

  

   3. “Шулай, әйе, юк”.

         Арадан берсе –сораучы-уенны алып бара. Ул  теләсә кемгә сорау    

         бирә. Җавапта ”әйе”, “юк”, “шулай” дигән сүзләр булмаска тиеш.

 

  1. “Капкалы” уены. Түгәрәккә басып бииләр, ике бала кулларын югары күтәреп, “капка” ясап торалар. Бию көе туктагач, кулларын төшерәләр, кемдер “капка” эчендә кала. Җәза үти.

 

  1. “Апельсин” уены. Түгәрәккә басалар. Түгәрәккә  апельсинны кулдан –кулга тиз- тиз йөртәләр. Көй туктагач, апельсин кемдә калса, шул уеннан чыга. Иң соңгы кешегә бүләк бирелә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Сценарий фольклорного вечера "Аулак өй".

Сценарий специально написан для проведения вечеров с русскоязычными учениками....

Аулак өй

«Аулак өй» издревле известен, как веселые посиделки. В старину, когда взрослые уезжали навестить родных или просто по делам, девушки, оставшиеся дома, приглашали в гости подруг, а затем к ним присоеди...

Аулак өй

Татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп балаларда эстетик зәвык тәрбияләү....

Аулак өй

Укучыларга халык авыз иҗатын өйрәнү өчен дәрестән тыш чара....

Аулак өй күренеше

Аулак өй күренеше         Сәхнә авыл өенчә бизәлгән. Кызлар төрле кул эшләре эшләп утыралар, ике (яисә бер) бала курчак уйнап утыра. Түр башында әбиләре җеп эрл...

Внеклассное мероприятие Аулак ой

Внеклассное мероприятие Аулак ой, это сценарий посиделок башкирских девушек. Когда родители уезжали в гости девушка звала на посиделки своих подруг. Девушки вышивали, вязали, пели песни, танцевали и и...