Аулак өй
методическая разработка на тему

Аширова Альфира Накиповна

«Аулак өй» издревле известен, как веселые посиделки. В старину, когда взрослые уезжали навестить родных или просто по делам, девушки, оставшиеся дома, приглашали в гости подруг, а затем к ним присоединялись юноши. В озорной компании начинались песни, танцы до упаду, шутки, национальные игры. В этот раз компания собралась такая же многочисленная, как во времена наших бабушек и дедушек – зал наполнили оживленные беседы десятков юношей и девушек. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalar.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Аулак өй (сәхнә күренеше)

Түрдә сәке. Сикедә ястык-мендәрләр. Стенада кәккүкле сәгать. Кәгазьдән ясалган тәрәзә башына борынгы пәрдә эленгән. Бер якта фанерадан эшләнгән морҗа, аның каршында борынгы самавыр, кыскыч, кисмәк, тас, комган һ.б. Чөйдә бизәкле сөлге. Бер якта сандык. Идәндә суккан палас. Алда койма, капка. Балалар җырлый-җырлый капка алдына киләләр. Кулларында төенчекләр, үзләре татар милли киемендә. Әби йон эрләп утыра.

Балалар:

И, туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

1 укучы: Җырыбызны әллә әби ишетмәде инде.

2 укучы: Нишләптер күренми дә.

3 укучы: Бүген безне чакырганын онытмаса гына ярар иде.

4 укучы: Әйдәгез, серле сүзләр әйтеп карыйбыз.

Балалар бергә:

Әй капка, әй капка,

Сәлам бирдек әссәлам.

Синнән безгә тиештер бит

Вәгаләйкем әссәлам.

Әби чыга: Һай, балакайларым, күрми дә торам икән. Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, әбекәй!

 Укучы: Әби хәтерлисезме, сез безне кунакка чакырган идегез. Менә без килеп тә җиттек.

Әби: Рәхмәт, рәхмәт килүегезгә! Бер чакырып кунак итим, дидем шул үзегезне. Әйдүк, түрдән узыгыз! Җиңел аякларыгыз белән! Утырышыгыз, балалар. Йортка башта дога кылып алыйм. (Әби дога кыла, балалар тыңлый).

Әби: И, картлык – шатлык түгел шул. Кунакларны сүз белән генә сыйлап, чәй куярга да онытып торам. Хәзер самавырымны гөрләтеп җибәрәм.

Укучы: Зәйнәп әби, әниләребез сезгә күчтәнәч тә җибәрделәр. Минем әнием коймак пешерде. (Калган балалар да күчтәнәчләрен сикегә куя).

Әби: Рәхмәт, балалар! Күчтәнәчләрегез белән картаегыз! Әниләрегезгә зур рәхмәт! Милли ашларыбызны бик оста пешерәләр икән. Ягез әле, чәй кайнаганчы һөнәрләрегезне күрсәтегез.

Укучы: Әби, уенга чаклы сезгә ярдәм итик.

Әби: Болай да ярдәм итеп торасыз бит инде. (Укучыларның олыларга ярдәме турында исемнәрен атап әйтә).

Укучы кыз: Зәйнәп әбинең каз канатлары да сызырылмаган икән. Әйдәгез, кызлар бергәләп канат сызырыйк. Әбиебез йомшак түшәктә йокласын. (Читтә торган киндер капчыктан алып канат сыдыра башлыйлар).

Малай: Ә без, малайлар, коймак майларга канат үрик. (Каурыйлар алып канат үрә башлыйлар).

Әби: Рәхмәт, балалар, яхшы сүзегезгә! Бигрәк уңган балалар булып үсәсез. (Балалар “Каз канаты” җырын эчтән көйлиләр. Халык сүзләре һәм көе).

Әби: Борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Мамыгыннан түшәк, ястык, мендәр ясаганнар. Ә итен-маен төрледән-төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар. Каз өмәләре дә авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Шаян сүз, җыр, уен-көлке белән эш бик тиз эшләнгән. (Бергә җырлыйлар):

Каз канаты каурый-каурый

Хатлар язарга ярый,

Уйнамагач та, көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый.

Укучы: Чынлап та, уйнамагач та, көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый? Кызлар, малайлар! Бер кызык әкият сөйлимме?

Балалар: Сөйлә, сөйлә!

(3 укучы бер-бер артлы сумалага ябышкан карга, Сөйлә һәм Сөйләмә исемле малай, Чеметгали һәм Чеметмәгали турында алдаткыч әкиятләр сөйлиләр) .

Әби: Балалар, халкыбызның алдаткыч уен-әкиятләрен дә яхшы беләсез икән. Мин дә берне сөйлим әле.

Гали, Вәли, Чеметкәли

Утырганнар чанага.

Гали, Вәли төшеп калган,

Кайсы калган чанада?

Балалар: Чеметкәли.

Әби: Кая әле чеметим үзеңне. Йокыңнан арындырыйм,

Малай: Әби, бер такмаза дә әйтим әле. (Такмаза әйтә).

Әби: (Балаларның эшләренә карый). Бигрәк  җитез балалар булдыгыз. Менә коймак майларга яңа канатым да, түшәк-мендәр яңартырга мамык та әзер булды. Ә хәзер чәй табынына рәхим итегез.

Кыз: Рәхмәт, әби! Кунак булсаң – тыйнак бул, дигәннәр. Безгә кайтырга вакыттыр.

Әби: Юк, балалар! Каз белене белән сыйламыйча җибәрмим әле үзегезне. Туйганчы уйнагыз, җырлагыз.

Кыз: Әби, сез бәләкәй чакта нинди уеннар уйный идегез?

Әби: Алар күп инде, балалар. Халкыбыз борынгыдан кечкенә балаларны уеннар белән төрле күркәм гадәтләргә өйрәткән. Без бигрәк тә “Ак калач”, “Ак тирәк, күк тирәк”, “Йөзек салышлы”, “Күз бәйләш” уеннар ярата идек.

Укучы: Әйдәгез, күз бәйләш уйныйбыз. Түгәрәккә басыгыз. (Бер сынамыш әйтә). Азатның күзен бәйлибез. (Уен барышында “Гөлнәзирә” көе уйнала. Халык сүзләре һәм көе. Җәза урынына күзе бәйләнгән укучылар җырлыйлар, бииләр, шигыйрь укыйлар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Аулак өй

Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне                       яң...

Сценарий фольклорного вечера "Аулак өй".

Сценарий специально написан для проведения вечеров с русскоязычными учениками....

Аулак өй

Татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп балаларда эстетик зәвык тәрбияләү....

Аулак өй

Укучыларга халык авыз иҗатын өйрәнү өчен дәрестән тыш чара....

Аулак өй күренеше

Аулак өй күренеше         Сәхнә авыл өенчә бизәлгән. Кызлар төрле кул эшләре эшләп утыралар, ике (яисә бер) бала курчак уйнап утыра. Түр башында әбиләре җеп эрл...

Внеклассное мероприятие Аулак ой

Внеклассное мероприятие Аулак ой, это сценарий посиделок башкирских девушек. Когда родители уезжали в гости девушка звала на посиделки своих подруг. Девушки вышивали, вязали, пели песни, танцевали и и...