Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"
презентация к уроку

Шакирова Әлфия Мөнировна

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mulla_kilene.pptx1.98 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мулла килене (повест ь ) “... XX гасырның утызынчы-кырыгынчы еллары илебез тарихына тетрәндергеч репрессияләр,халыкның иң яхшы улларын һәм кызларын юк итү чоры булып кереп калган. Роза Хәбибуллина “Мулла килене” әсәрендә әнә шул коточкыч фаҗиганең аерым кешеләр язмышында уйнаган ролен сурәтли.Әсәр ил тормышының җитмеш ел чамасы дәверен колачлый. Анда репрессия заманнары, сугыш елларының ачы газабы, тылда калган хатын-кызлар, балалар һәм үсмерләрнең авыр тормышы,тырыш хезмәте бәян ителә. Повест ь сюжеты , шул чорлар аша урап, бүгенге көннәргә кадәр килеп җитә” Фоат Садриев

Слайд 2

Туган җирләреннән сөрсәләр дә, кешенең күңеленә берәү дә богау сала алмый. Баш очларында кыргый урман шаулаганда, Миргаяз хәзрәт киләчәк турында уйлады, тормышларын планлаштырды. Ходайның адәм затына биргән иң зур ниг ъ мәте- акыл. Миргаяз бу дөн ь яда күп яшәде, күпне күрде, бик авыр чакларда да чыгу юлын тапты.

Слайд 3

Маһинур бу очрашуның язмыш икәненә ышанды. Кичә генә И ж ау егете кыз күзләргә килүен ишеткәч, йөзе кына чәчкәсе кебек кабынып китте, күзләре очкынланды, йөрәге кош канатыдай талпынды! Гомергә күрмәгән егетнең башка бер кызга каравыннан курыкты, үзенә булуын теләде. Моңа кадәр бер егетне дә якын җибәрмәгән кызның күңеле менә кемне көткә икән!

Слайд 4

Вокзал тулы халык: елыйлар, шаулыйлар, җырлыйлар- бииләр, бу тавыштан, бигрәк тә җырлау-биюдән Маһинур гаҗиз- аның иренә сыенып, аны гына ишетеп торасы килә. - Маһинурым, мин сиңа хатларны гел язып торырмын. Син минем дөн ь ядагы иң зур бәхетем! Мин сине өзелеп яратам! Мине көт! Үлгән дигән хәбәр килсә дә, тагын бер ел көт!

Слайд 5

Сугыш башланганнан бирле туя ашамаган колхозчыларның ихатасына мондый ашлык кайтканы юк иде. Көнкүрмеш халкы бу бәхеткә ышанып бетә алмый... Маһинурның гына җаны тыныч түгел. Уңышны яшергәнне белсәләр, туп-туры төрмәгә ябачаклар, Аллам сакласын ! Авыл халкы әләкләшеп йөрмәс йөрүен, менә Көтер генә...

Слайд 6

Күпме еллар көтеп алган бәхетеннән Маһинурның холкы да үзгәрде: ул хәзер сабыррак, кешеләргә иг ъ тибарлырак, мәрхәмәтлерәк. Бу үзгәрешне авыл халкы колхоз рәисе булып күтәрелүгә юрады.

Слайд 7

Маһинур мулла килене булуны олы дәрәҗәгә саный, абруйлылык, чисталык, пак ь лек дип аңлый. Моның чыны да шулай. Гади авыл кызы Миргаяз хәзрәт гаиләсендә зур тәрбия,белем, гыйлем алды. Бу сүзнең хикмәте бар- авылдашларына тылсым кебек тәэсир итә: Маһинурның мулла гаиләсендә яшәве саваплы изгелек кебек тоела, шуның өчен аңа авыр сүз әйтүче, гайбәт җиткерүче булмады, сөйләсәләр сөйләгәннәрдер

Слайд 8

Маһинур сиксән җидесен тутырып, сиксән сигезенчегә чыкты.Үз өлешенә тигән гомереннән канәгат ь : язмыш аңа шатлыкларны да, кайгыларны да мулдан бирде. Дөн ь я дигән иксез-чиксез тормышының баллы да, әче дә җимешләрен татыды. Сизгер күңел күзе кечкенә сөенечләрдән дә тәм табарга, куанырга өйрәтте. Инде китәргә дә вакыт җитә...

Слайд 9

Күптән түгел тормыш кайнап, гөрләп торган авыл тынып калды: башта балалар укырга, һөнәр алырга дип чыгып киттеләр дә кайсы кайда төпләнеп калдылар, туган авылларына кире кайтмадылар; колхоз беткәч, яш ь гаиләләр кузгалдылар; Көнкүрмештә өлкәннәр генә утырып калды...

Слайд 10

“Безнең авылга кызыгучылар күп. Белмәссең, асфал ь тны авылга кадәр җәйсәләр, күчеп килүчеләр күбәер, ихтимал, яш ь ләр дә килер, үзебезнең авылдашлар да кайтыр”,- дип уйлады Ирек. Оныгы Булат үсә төшкәч, монда алып килер, үзе уйнап үскән Кушчишмә тавына да, аккошлар килә торган йомры күлгә дә алып барыр... Оныгын күз алдына китереп елмайды, күңелен шатлык хисе биләде...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кайгы җиле ишек какмасын. (Р. Миңнуллинның “Килен төшкәндә” шигырен өйрәнү.) Сингапур структураларын кулланып үткәргән дәрес.

7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе Тема: Кайгы җиле ишек какмасын. (Р. Миңнуллинның “Килен төшкәндә” шигырен өйрәнү.)...

Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы.

Авылым чишмәләре тарихы. Чишмә - сафлык символы....

Якташ шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева иҗаты

Озак еллар Башкортстан телевидениесында "Рәйхан" тапшыруы алып барган Нуриман районы Кушкүл авылында туып үскән Халисә Мөхәммәдиеваның иҗаты һәм тормышы турында мәкалә...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина

Якташ язучы Роза Хәбибуллина...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"...

Якташ язучы Гариф Гомәргә - 125 яшь (сценарий)

Якташ язучы Гариф Гомәргә - 125 яшь (сценарий)...

Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.

ldquo;Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Рав...