Якташ язучы Гариф Гомәргә - 125 яшь (сценарий)
проект

Рахматуллина Зиля Халимовна

Якташ язучы Гариф Гомәргә - 125 яшь (сценарий)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon istlek.doc90 КБ

Предварительный просмотр:

Истәлек… (якташыбыз Гариф Гомәрнеӊ туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)                 

                          (Музыка яӊгырый)

Вед.1 - Исәнмесез, кадерле кунаклар, укучылар, укытучылар!

Вед.2 – Хәерле көн! Ел саен декабрь айларында без данлыклы якташыбыз, яӊа Башкортостанныӊ беренчеләрдән булган язучысы һәм журналисты Гариф Гомәрне зур хөрмәт белән искә алабыз. Гариф Гомәр — татар матбугатын һәм башкорт әдәбиятын үстерүгә  зур хезмәт салган шәхес.

Вед.1 – Шулай итеп әдәби-музыкаль кичәбезне башлыйбыз. Бүген бездә кунаклар бар. Гариф Гомәрнеӊ бертуган сеӊлесенеӊ кызы – Туктарова Зәйтүнә Әскать кызы, шагыйрьнеӊ ерак кардәше Гомәрова Зөхрә Әбел кызы

Вед.2   - «Миякә гимны». 9 сыйныф укучылары җырлый

                  («Миякә гимны», 9 кл.)  

Вед.1 - Безнеӊ туган 0иребез – Мияк9 районы. «Мияк9 0ире – 9дипл9р иле» диг9нне ишетк9негез бардыр. Чынлап та, туган ягыбыз г7з9л табигате бел9н ген9 т7гел, шулай  ук 7зене4 талантлы, к7ренекле кешел9ре бел9н д9 билгеле. Алар бик к7п: шагыйрьл9р 89м язучылар - Мифтахетдин Акмулла, Сафуан Якшыголов, Гали Рафиков, Т5хв9т Ян9би, Гариф Гом9р,  Х9ким0ан Зарипов, Азат Магазов, Айдар Х9лим, Факил Мырзакаев, Түләк Гирфанов; артистлар – Нурия Ирсаева, В9кил Мурзин, Айдар Галимов, Рәвилә Мәсәлимова, Венер Камалов 89м башкалар.

Вед.2       Башкорт 9д9биятына 89м татар матбугатына зур 5леш кертк9н язучы 89м шагыйрь Гариф Гом9р -  безне4 Кыргыз-Миякә авылыныӊ горурлыгы булып тора.

 Вед.1  - Аны4 тормышы кешел9рне4 й5р9генд9 89м х9теренд9 бик якты булып уелып  калган. Гариф Гом9р кебек кешел9р бик сир9к. Аны4 белемле, тырыш, кешелекле булуы сокландыра.

 

Вед.2    Гариф Гомәр 1891 елның 10 декабрендә Бәләбәй өязенең (хәзерге Миякә районы) Кыргыз-Миякә авылында крестьян гаиләсендә туган. 13 яшькә кадәр туган авылында мәдрәсәдә укый. Укырга, белем алырга омтылышы аныӊ бик көчле була. Шундый хыяллар белән ул Ырымбур шәһәренә юл тота. Әдипнеӊ «Тупсадан түргә» автобиографик повестеннән өзек

           

 (сценка из автобиографической повести «Из порога в горницу»)

1 малай: Ана Ырымбур егете килә!

2 малай: Нихәл, Ырымбур егете!

1 малай: Кайчан китәсең?

2 малай: (мыскыллап) Ырымбурда син генә юк, ди

3 малай: Китегез әле моннан!

 3 малай: Малай, Гариф, баргач та безгә хәбәр ит. Мәдрәсәгә үзең керә алсаң, безне дә онытма! Без дә барырбыз!

4 малай: Әй өчәүләп укыр идек!

Гариф: Өчәү булсак, әйбәт булыр иде шул!

3 малай: Укыгач, кем булырсың икән?

4 малай: Кем булсын, мулла!

Гариф: Юк, мин мулла булмыйм. Мин, беләсезме, кем булам?

Землемер, я доктор.

3 малай: Мин укысам, мәзин булыр идем. Анау манарага менеп кычкыру нинди кызык!

4 малай: Укымыйча да кычкырып була ич! Кәжә бер дә укымый...

3 малай: Мәзин бабайдан көлмә, гонаһ була! Чынлап та, син укыгач кем булырсың икән?

Гариф: Белмим. Берәр әйбәт кеше...

         

 Вед.1    - 1904 елда 13 яшьлек Гариф белем алу теләге белән өеннән чыгып китә. Ерак Ырымбур каласына юл ала ул. Анда ул заманы өчен шактый прогрессив булган «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәдә «Корьән» белән беррәттән арифметика, география, рус теле  кебек дәресләр дә укытылган.

Вед.2    Биш ел мәдрәсәдә уку чорында Гариф Гомәр Пушкин, Некрасов, Горький иҗаты белән якыннанрак таныша, яӊача укырга, яӊа тәртипләр таләп итүче яшьләр белән таныша. Яшь шәкерт мәдрәсәнеӊ иске тәртипләренә каршы чыгыш ясый.

Вед. 1  - Яӊалык таләп итеп чыгыш ясаган шәкертләр хәрәкәте забастовкага әйләнә. 1909 елда үзе кебек 50 шәкерт белән бергә аны мәдрәсәдән куып чыгаралар. Шәһәрләрдә һәм казакъ далаларында 6-7 ай бәхет эзләп йөргәннән соң Кыргыз-Миякәгә кайтып, 1910-15 елларда яңа типтагы мәктәптә уку, язу, арифметика, җыр дәресләре алып бара. Гариф Гомәр безнеӊ Миякә авылында яӊача укыткан беренче укытучы булып исәпләнә.

        Мактау җыры

Әй, авыл син нинди киӊ күӊелле,

Нинди иркен синеӊ кырларыӊ!

Нинди матур синеӊ тау өсләреӊ,

Нинди гүзәл елга буйларыӊ!

Нинди сылу синеӊ кочагыӊда

Эш яратып үскән кызларыӊ –

Бер караудан җанга дәртләр биреп,

Сыздыручы күӊел кылларын!

Нинди кызу синеӊ кояш нурыӊ,

Биш минутта тәнне кызарта;

Диӊгезләрдән тирән һаваларыӊ,

Тәнгә кереп, канны уйната.

       

Вед.2    Гариф Гомәр 1915 елныӊ көзендә  патша армиясенә алына. империалистик сугышка китә.

Укымышлы, белемле булганга, аны 1917 елда 10 нчы мөселман съездыныӊ делегаты итеп сайлыйлар. Форум беткәч, Уфага әдәбият алырга китә. Фронтка аны  башка җибәрмиләр.

Вед.1. – Башкортостанда гражданнар сугышы башлангач, Гариф Гомәр Кызыл Армия сафлары белән сугышныӊ алгы сафларында була.  1919 елда Бугурусланда кызылармеец булып китә.

 Вед.2    - Сугыш беткәч, Гариф Гомәр, бер елдан соӊ Уфада чыга торган «Кызыл юл» газетасында Гомәр псевдонимы астында журналист булып эшли башлый. Мәҗит ГафуриСәйфи Кудаш белән бер коллективта эшләве Гарифның үсә баручы иҗатына уңай йогынты ясый. Матбугатта әледән-әле көн кадагына суккан ачы телле мәкаләләре, патриотик рухта язылган шигырьләре басыла башлый.

     Тукайга

Кайсы чак була күӊелдә

Ниндидер нурсыз минут,

Янмый йолдызлар күгендә,

Җылыта алмый бер нинди ут.

Шул вакыт кемдер кинәттән

Гармунын тартып куя,

Ут яга талган йөрәккә,

Дәрт түгә, шатлык коя.

Калка күнелеӊ күгендә

Ай белән йолдызларыӊ,

Бушанып калды йөгеннән,

Шаулый алсу ярларыӊ..

Нәкъ шулай инде татарнын

Син туган уллар чоры:

Бакчада сайрар кошы юк,

Юк явым – җирләр коры.

Син тудыӊ еллар таӊында,

Җырчылар сазы булып,

Һәм кунып илнеӊ талына,

Җырладыӊ сазы булып.

Ул «Мөкәддәс моӊлы сазыӊ

Уйнаса да бик, бик аз»,

Бар күӊелга сипте назын

Һәм аларда булды яз.

Ясадыӊ яз күп күнелдә,

Ә үзеӊ яз күрмәдеӊ…

Юк, диләр, сине бу көнне.

Юк, шагыйрь, син үлмәдеӊ!

Илеӊ алга атлаганда

Чәчәкле еллар аша,

Син барырсыӊ сазыӊ уйнап,

Бик озак елларгача

Вед.1. 1925 елда яшь авторның шигырьләрен һәм хикәяләрен туплаган, Д.Юлтый тарафыннан язылган сүз башы белән татар телендә «Кызыл учмалар» дигән китабы чыга. Анда авторның шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре тупланган.

Вед.2 Аның барлык иҗаты тормышны күзәтә белүен һәм аның халык тормышы белән тирән кызыксынуын, тыгыз бәйләнештә яшәвен билгели. Бу җәһәттән ул үзе дә: “Минем язганның һәрберсе диярлек үзем күргән, белгән, кичергән тормыштан”, — дип әйтергә яраткан.

Вед.1. Ул редакцияныӊ барлык баскычларын да үткән. Әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, баш редакторныӊ урынбасары булып та  «Кызыл юл», «Шэрек ярлылары», «Урал», «Башкортостан», «Коммуна» газеталарында хезмәт итә. «Сәнәк». сатирик журналынын редакция коллективы белән җитәкчелек итә.  1932-33 елларда - «Крокодил» журналыныӊ корреспонденты була.

 Вед.2    1934 елда Гариф Гомәр Башкорт китап нәшриятенә килә. Аны редактор һәм балалар әдәбиты бүлеге мөдире итеп куялар.

 «Сәгать белән чебен» сатирик шигырен____________________сөйли

     

     Сәгать белән чебен

Сәгать теленә кунган чебен,

Арлы-бирле тирбәлеп йөри,

Үзенчә сәгатьтән көлеп,

Үзен бик акыллы дип белеп,

Әйтте аңа түбәндәге сүзен:

« - Бер урында үтә көнең-төнең дә,

Ни файда бар синең болай йөрүдән?

Ә мин очам теләгән җиремә,

Чыга кайчак хәтта тирем дә...”

Мондый җавап бирде сәгать чебенгә:

« - Мин сиңа хәтта эндәшергә иренәм.

Әйе, мин бер урында йөрим һәм йөрермен,

Ә шулай минем һәр минутым

Саный миллионнарныңэш һәм гомерен.

Ә кемгә ни файда синдәй чебеннән,

Синең тузан бөртегедәй тиреңнән?»

                             

 Вед.1   - Сугыш чорында Гариф Гомәр филармониядә әдәби бүлек мөдире вазыйфасын башкара. 1943 елда  аңа урман эшчеләре өчен күптиражлы “Лес — фронту” гәзите оештыруны йөкләтә. Тагын бер елдан ул сал агызучылар өчен шундый ук “Сплавщик” гәзите чыгаруны оештыра, аның мөхәррире була. Бу гәзитләр битләрендә байтак кына хикәяләр, әдәби очерклар, кызыклы фельетоннар бастыра.

Вед.2    “Әти янында мин дә әдәби хезмәткәр булып эшләп йөрдем, — ди аның кызы Дилбәр  — Агыйдел буйлап салда агып төшеп, пристаньнарда туктала һәм, материаллар туплап, әзерләнгән гәзитләрне шунда ук тарата идек”. Сал агызучыларның  хезмәтендә турыдан-туры катнашуының бер нәтиҗәсе булып, соңрак “Дулкын өстендәге шәһәр” повесте укучыларның тирән ихтирамын яулый. Ул — башкорт әдәбиятында Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл һәм фронтның фидакяр хезмәтен чагыштыручы әсәрләр арасында күренеклеләрнең берсе.

“Башҡорт батырҙары”______________________________

  

Башҡорт батырҙары

Ҡарт Уралдың киң ҡосағы

Әллә нисә мең йылдар,

Ҡаяларға саҡма сағып,

Үҫтергән батыр улдар –

      Ул батыр улдар

      Яуҙа һуғышҡан,

      Тыуған ил өсөн

      Түгеп ҡайнар ҡан.

Башҡорттарҙың һыбайҙары

Иҫкән елдәй осҡандар.

Батыр йөрәк ҡатындар ҙа

Ял белмәй һуғышҡандар –

       Фашисты ҡыйрат –

        Берен ҡыҙғанмай,

        Бонапарт яуын

        Бабаң ҡырғандай!

Батыр илдең батырҙары

Тын саҡта ил ҡорһалар.

Яу ҡубарып дошман килгәс.

Ил һаҡлауға ҡуҙғала –

   Башҡорт батырҙар.

   Ватан саҡыра,

   Атлан атыңа

   Ватан хаҡына!

________________________________________________

           Ул көтә

Тау битеннән төшкән озын юлдан

Күзләрен дә алмый ул карый,

Ефәк саплам кебек чәч төкләрен

Җиләс искән шаян җил тарый.

Киткәндә дә китте ул шул юлдан.

Еракларга төбәп күзләрен.

Юл тузаннарында печатьләнеп

Калды аныӊ баскан эзләре.

Кайтканда да кайтыр шул ук юлдан.

Маӊгаенда йолдыз ялтырап.

Йөзе балкыр, тау артыннан чыккан

Язгы кояштан да яктырак.

Көтеп ала һәр көн тау битенә

Нурлар чәчкән таӊныӊ атуын,

Батырыныӊ, иртә таӊ аткандай.

Җиӊү белән балкып кайтуын.

Вед.1   Сугыштан соң иҗат белән генә шөгыльләнгән әдип проза, шигърият, драматургия, тәрҗемә өлкәсендә зур уңышларга ирешә.

Вед.2    - Гариф Гомәр әдәбиятка язучы гына түгел, ә оста тәрҗемәче буларак та кереп кала. Ул башкорт теленә Иван Крыловныӊ мәсәлләрен, Максим Горькийныӊ «В людях» повестен,  Александр Корнейчукныӊ  «Фронт» пьесасын, Константин Симонов, Борис Горбатов әсәрләрен тәрҗемә итә.

“Без сугыш теләмибез”   шигырен______________________________сөйли  

Мы  войны не хотим

На детских лицах, нежных и румяных,

Еще видны следы недавних слез,

И не забыли воины о ранах,

О том, что столько крови пролилось.

Еще воронки на полях зияют.

Здесь бой кровав, суров, упорен был!

Еще сердца от боли замирают

При виде зарастающих могил.

А что же мы? Нет, нам войны не нужно,

Нет, мы войны не ищем, не хотим,

Но если враг придет – ударим дружно

И мощь его раздавим, сокрушим.

Традицию – сражаться до победы,

Громить врага – хранит родная рать,

Ее нам завещали наши деды,

Ее должны мы внукам завещать.

Вед.1  - Гариф Гомәр балалар әдәбияты өстендә дә күп эшләгән. Балаларны ул бик яраткан. Бер баланы да игътибарсыз калдырмаган, алар белән сөйләшергә, шаярырга яраткан. Аныӊ үзенеӊ балалары татар-башкорт балалар бакчасында тәрбияләнә. Үзенеӊ балалары күптән үсеп беткән булсалар да ул бу бакчага ул килеп йөрегән. Кыш бабай костюмында ул балаларга бүләкләр алып килгән, аларны кәнфит белән сыйлаган.

  Тамчылар

Тамчылар тупылдап түбәдән тамдылар,

Кояшта җемелдәп энҗедәй яндылар.

Әйтерсеӊ, тәӊкәләр челтерәп сибелде,

Вак булып тәгәрәп җырлашып йөгерде.

Кояш та көн саен җылырак елмайды,

Ачылды тау яны, тугайны су алды.

    Буду как мама.

Так уютно в доме нашем,

Потому что есть ты, мама.

Вкусный суп у нас и каша –

Ведь варила их ты, мама.

Буду у тебя учиться

Я заботам и старанью.

Буду я, как ты, трудиться,

Подыматься утром рано.

Вед.2   - “Тупсадан түргә” автобиографик повесте белән Гариф Гомәр башкорт әдәбиятына тагын бер яңалык алып килә. Зур күләмле мемуарлар язуда бу повестьны тәүге тәҗрибә дип әйтергә ярый. Бу әсәрдән бер өзекне сез кичәбезнеӊ башында күрдегез. 1950 елда “Тупсадан түргә”нең икенче китабы — “Җаңыл” дигән өлеше басылып чыга.

Агыйдел ярында

Агыйдел җәйгән колачын,

Киӊ тугайларны кочып.

Ул ага. Диӊгез. Күренми

Бер очыннан бер очы.

Күктә дә һәм күк шикелле,

Киӊ тоелган суда да,

Кар шикелле ак болытлар

Кайдадыр тезелеп ага.

Мин торам тауныӊ башында,

Уй, хыялларга чумып,

Күктә йөзгән ак болыттай,

Масаеп, мәгърур булып.

Иге-чиге юк тугайныӊ

Ул тора зәӊгәрләнеп.

Йоп-йомшак жилләр исәләр,

Яз исен йөзгә бәреп.

Бу тугайлар, бу матур яз.

Бу матур язныӊ исе –

Бездәге дәрт,  бездәге көч,

Зур җиӊүнеӊ билгесе!

Вед.1  - Озын иҗади гомер кичергән әдип “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, аңа “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.

  «Разве засиял бы луч восхода?» Читает __________________________

Разве засиял бы луч восхода,

Если б не было звезды Сулпан?

Разве цепи порвала б свобода,

Если бы не ярости вулкан?!

Разве бы свистал певец крылатый.

Если б не леса и не поля,

Если б не рассвет, от чьей прохлады

Оживает сонная земля?!

Разве бы джигит в степи безбрежной

Горячил лихого скакуна.

Если б не спешил к подруге нежной,

Чья душа навек ему верна?!

Разве бы мое звучало пенье,

Если б не свободная пора,

Если бы не пламя вдохновенья,

Не накал любимого пера?!

Вед.1  Вед.1  - Гариф Гомәр 1974 елның 18 августында вафат була. Кабере Уфаның татар зиратында.

1975 елда Башкортстан Язучылар берлеге аның иҗади мирасы буенча комиссия төзи. Аңа Гайса Хөсәенов , Миякәдә туып-үскән язучылар Азат Магазов белән Айдар Хәлим һәм мәрхүмнең хатыны Кафия апа керә. Комиссия бер-ике ай эчендә әдипнең барлык архивын, хатларын, караламаларын һәм башкаларны җыйнап, Тарих, тел һәм әдәбият институтына тапшыра.

Вед 2   - 1976 елда Уфа шаһәренеӊ  Революцион урамында урнашкан 9нчы санлы йортта мемориаль такта ачыла.

Вед.1  -  Әдипнеӊ тормыш иптәше Кафия Хайдаровна безнеӊ мәктәпкә язучыныӊ 2 китап шкафын, язу өстәлен, печать машинкасын, грамоталарын, документларын, фотографияләрен, шәхси әйберләрен тапшыра.  1980 елдан бирле   безнеӊ мәктәптә Гариф Гомәрнеӊ мемориаль бүлмәсе эшли. Музей  реликвияләре Гариф Гомәрне шагыйрь, язучы гына түгел, ә яхшы тормыш иптәше, тугры дус, кайгыртучан әти итеп күз алдына китерергә ярдәм итә.

Вед.2  -Ә хәзер сүзне кунакларга бирәбез

Вед.2   - Әйе, кешеләр бу дөньяга киләләр дә китәләр. Җирдә төрле эз калдыралар. Безнеӊ якташыбыз, авылдашыбыз Гариф Гомәр бу дөньяда кеше буларак, ялкынлы шагыйрь, язучы, публицист буларак  үзе турында матур истәлек калдырган.

Зур түгел бу минем язганнарым,

Ә шулай да йөрәк кисәгем.

Туган илем, синең бер улыңнан

Булсын сиңа ул бер истәлек!              -дип язган якташыбыз

Вед.1 Шуныӊ белән безнеӊ кичәбез азагына да җитте. Барыгызга да сәламәтлек, уӊышлар теләп сезнеӊ белән хушлашабыз! Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Киләсе очрашуга кадәр сау булыгыз!.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы.

Авылым чишмәләре тарихы. Чишмә - сафлык символы....

Якташ шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева иҗаты

Озак еллар Башкортстан телевидениесында "Рәйхан" тапшыруы алып барган Нуриман районы Кушкүл авылында туып үскән Халисә Мөхәммәдиеваның иҗаты һәм тормышы турында мәкалә...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина

Якташ язучы Роза Хәбибуллина...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"...

Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.

ldquo;Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Рав...