Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"
презентация к уроку

Шакирова Әлфия Мөнировна

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kalmorza.pptx2.98 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«К үңелнең дә күге – җиде катлы. Иң тирәндә калган аяз гөмбәзлесе – балачак күге ». Марсель Галиев.

Слайд 2

Роза Хәбибуллинаның “Калморза” дигән җыентыгына автобиографик новеллалар һәм бер хикәясе кергән. “Калморза” дәһшәтле Ватан сугышы чорында халкыбызның коточкыч авырулар кичерүен, нинди генә хәлдә кешелеклелек сыйфатларын саклап калуын тасвирлый . .

Слайд 3

Әйе, бу темага башланган әсәрләр күп татар әдәбиятында. Хәтере юк халык – үлемгә хөкем ителгән халык. Нинди авыр чорларда да татар үзенең гореф – гадәтләрен,кешелеклелек сыйфатларын, ана телен саклап кала алган. Менә шунысы мөһим.

Слайд 4

Әсәрнең төп геройлары миһербанлы колхоз рәисе Шакир, аның җәмәгате Газизә, балаларын ач үлемнән ничек тә йолып калырга әзер Сәмха апалар. Шулай үк әсәрдә газизен сугышта югалткан Мәшүдә әби, киез итекләргә олтан салып тамак туйдыручы Шамрай карт та төп геройлар булып тора. Алар киң күңелле, сабыр авыл агайлары, зирәк хатын-кызлар Ватан сугышы чорында авылдагы иң авыр эшләрне башкарганнар һәм җиңү өчен тырышканнар.

Слайд 5

Төп герой – Илсөяр, аның дуслары Хәнә, Суфия, Шәрипләр вакытыннан иртә өлкәнәйгәннәр. Алар ачлы - туклы көн күрсәләр дә киләчәккә өмет белән карыйлар. Алар – һәммәседә истә кала торган геройлар.

Слайд 6

Илсөярнең язмышы ул – Роза апаның балачагы. Аның әнисе укытучы, ә әтисе колхоз җитәкчесе. Ул әти - әниләре белән бергә авылдан – авылга күченеп йөргән. Чөнки әтисен әле бер колхозга, әле икенче колхозга җитәкче итеп куйганнар. Илсөярнең балачагы менә шулай уза. Ә Калморза – ул яшәгән авыл.

Слайд 7

Әтисе толыпка төреп Мөслимгә алып киткәндә, Илсөяр әле ярты җанының Калморзада аерылып калганын абайламады... Еллар үткәч кенә, якты көзгедәге кебек чагылып, балачгы исенә төшә.

Слайд 8

Ул авыл хәзер Татарстан картасында юк инде... Калморза халкы рәхәт тормыш эзләп авылларын ташлап качмаган – Кама сусаклагычында су күтәрелгәч, су басачак дип, Иске Александровка авылына күченгәннәр.

Слайд 9

Калморза – автобиографик новелла. Ул сабый чак, балачак турында. И газиз дә, кадерле дә соң! Гомернең гел истә, күңел турында сакланган чагы! Ул онытылмый, гомернең иң азагына кадәр синең белән ияреп бара...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы.

Авылым чишмәләре тарихы. Чишмә - сафлык символы....

Якташ шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева иҗаты

Озак еллар Башкортстан телевидениесында "Рәйхан" тапшыруы алып барган Нуриман районы Кушкүл авылында туып үскән Халисә Мөхәммәдиеваның иҗаты һәм тормышы турында мәкалә...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина

Якташ язучы Роза Хәбибуллина...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"...

Якташ язучы Гариф Гомәргә - 125 яшь (сценарий)

Якташ язучы Гариф Гомәргә - 125 яшь (сценарий)...

Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.

ldquo;Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Рав...