Якташ язучыларыбызга багышланган очрашу
статья на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Очрашу мизгелләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaktash_yazuchylarybyzga_bagyshlangan_ochrashu.docx13.59 КБ

Предварительный просмотр:

Якташ язучыларыбызга багышланган очрашу

   Укучыларыбызны  якташ язучыларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән   тирәнрәк таныштыру йөзеннән Каюм Насыйри, Афзал Шамов, Азат Вергазов, Фаил Шәфигуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Идрис Туктарларга багышлап,  почмакны яңартырга булдык.  Аны тантаналы рәвештә ачу  өчен алдан ук  әзерлек эшләрен башладык,  чакырыласы  кунакларыбыз да күп иде. Беренче эш итеп, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Рафис Харис улы Корбанов белән элемтәгә кердек. Ул: ”Сезнең бит үзегезнең яктан чыккан  язучы, драматург Юныс Габулла улы Сафиуллин  бар, бәлки, шуңа чыгып карарсыз”,-  дип киңәш бирде.  Юныс абый чакыруны ишеткәч,  үзе дә кызыксынып китте һәм мәктәбебезгә кунак булып килергә бик теләп риза булды.  Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрованың булуы ямь өстенә  ямь бирде. Тантанада кызыл тасманы кисүне дә алардан  сорадык. Кичәбез тагын да матуррак, эчтәлеклерәк булсын өчен,  башка мәктәпләр   каршында эшләп килүче музейлар белән бәйләнешкә кердек.

   Кичәдә Ф.Шәфигуллин исемендәге милли китапханә хезмәткәре Фәния Габделбар кызы Хәкимова юмористик хикәяләр остасы Фаил абыйның иҗаты турында ролик күрсәтте.  Татар Танае мәктәбенең  А.Шамов исемендәге музей җитәкчесе Сания Абдрахман кызы Тимершина язучының фронттан язган хатлары белән таныштырды. Ә 10 нчы гимназиядән килгән кунагыбыз, Каюм Насыйри исемендәге музей җитәкчесе Миләүшә  Нәҗметдинова мәгърифәтчегә  бәйле булган истәлекләр белән таныштырды. Аларның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге К.Насыйри премиясенә лаек булуы, һәм тиздән гимназияләре каршында бөек галимебезгә һәйкәл салыначагы турында хәбәр итте. Үзенең дә К.Насыйри якташы булуы белән чиксез горурлануын әйтте. 5 нче гимназиянең тәрбия эшләрен оештыручы Гөлшат Идвар кызы  Азат абый Вергазовның тормыш юлы һәм иҗаты турында кичәдә катнашучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

   Бу чара укучыларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Эшебезне әле дәвам итәчәкбез.  Алдагы уку елында якташ язучыларыбыз иҗаты буенча китап укучылар конференциясе үткәрүне күздә тотабыз. Очрашуда  катнашучыларның   барысы  да бик канәгать калдылар.

Эльвира Бачкова,

Яшел Үзән районы

Әйшә урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы.

Авылым чишмәләре тарихы. Чишмә - сафлык символы....

Якташ шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева иҗаты

Озак еллар Башкортстан телевидениесында "Рәйхан" тапшыруы алып барган Нуриман районы Кушкүл авылында туып үскән Халисә Мөхәммәдиеваның иҗаты һәм тормышы турында мәкалә...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Мәктәпнең 35 еллыгына багышланган очрашу кичәсе

Ниһаять, күптән көтелгән дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Очрашу минутларын күбебез түземсезләнеп тә көткәндер. Бу җыелуның сәбәбе тирәндә. Заманында мәктәбебез шау гөр килеп, класс-коридорла...

"Кояш нурларының берсе..." Якташ шагыйрь Егор Уткинга багышланган презентация

Бу презентация якташ шагыйребез Егор Уткин иҗатына багышланган...

Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.

ldquo;Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Рав...