Мәктәпнең 35 еллыгына багышланган очрашу кичәсе
классный час по краеведению (11 класс)

Хамитова Ландыш Талгатовна

Ниһаять, күптән көтелгән дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Очрашу минутларын күбебез түземсезләнеп тә көткәндер. Бу җыелуның сәбәбе тирәндә. Заманында мәктәбебез шау гөр килеп, класс-коридорларны тутырып, 300 гә якын баланы үзенә сыйдырган вакытларын искә ала бүген. Шушы мәктәп бинасы калкып чыгуга 35 ел тулды!!!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpnen_35_ellygyna_tozelgn_stsenariy.doc92 КБ

Предварительный просмотр:

Атабай мәктәбенең урта мәктәп статусы алуның

35 еллыгына төзелгән сценарий

Үткәрү урыны: Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе

Вакыты: 18.00 сәгатьтә

Укытучылар чыгып тезеләләр.

ҖЫР БАШКАРЫЛА. “Исәнмесез!”

Җыр тәмамлангач, укытучылар тарала. Сәхнәгә 2 алып баручы чыга.

1.а. Ниһаять, күптән көтелгән дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Очрашу минутларын күбебез түземсезләнеп тә көткәндер. Бу җыелуның сәбәбе тирәндә. Заманында мәктәбебез шау гөр килеп, класс-коридорларны тутырып, 300 гә якын баланы үзенә сыйдырган вакытларын искә ала бүген. Шушы мәктәп бинасы калкып чыгуга 35 ел тулды!!!

 2 а.б.

  Ничәмә-ничә тапкыр кыңгырау шалтыраган, күпме кызыклы дәресләр үткән.... Гомернең матур да, гамьсез-кайгысыз да чаклары еракта, бик еракта калган.                

1а.б.

   Исәнмесез, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз! Исәнмесез, классташлар, мәктәптәшләр, замандашлар, авылдашлар һәм якташлар!

пауза

2 а.б. Барчагызны да кайнар сәламләп, хәерле көн диясе килә!

пауза

1 а.б. Әйдәгез әле, вакытны туктатып торып, мәктәп елларына, яшьлегебезгә, гөрләп- шаулап үткән тормыш мизгелләренә кайтыйк әле!

                                                                  пауза

2 а.б. Күпме шатлык-сөенечләр, борчылулар үткән, беренче мәхәббәтләр бөреләнгән, гомерлек дуслыкка нигез салынган. Бик күпләр үзләренең сөйгән ярларын шушы мәктәптә тапканнар.

 Мәсәлән, безгә таныш булган парлар:

КЛАРА АПА- ГАБДУЛЛА АБЫЙ

Фердинанд белән Зифа

Михаил Николаевич белән Лена

Нурислам белән Рәфидә

Илдус белән Зөлфия

Ренат белән Зимфира

Роза белән Илгизәр

Камил белән Равия

Илшат белән Әлфинур

Илдар белән Рәдинә

Әнәс белән Илсөяр

Илдар белән Әнисә

Илдар белән Нурзидә

 Ренат белән Диләрә

Марсель белән Алсу

Илнур белән Лилия

Дамир белән Ләйсән

Айрат белән Нурзия

Әхмәт белән Фирдия

Радик белән Альфира

Рәдиф белән Гөлсинә

Фәннур белән Гөлнара

Радик белән Зөлфия

Азат белән Алинә

Венера белән Виктор

Вера белән Василий

Люзия белән Наил

Альбина белән Рөстәм

Мансур белән Әнисә кебек парларны да әйтеп китеп булыр иде. Бөтенесен дә санап бетермәдек.

Әле без онытып калдырганнары да байтактыр.

2а.б. Тик гомер үтә,  аккан сулар кебек,

         Булмый аны кире кайтарып.....

   Шушы мәктәп тормышында кайнап, укытып йөргән укытучыларның, мәктәп коридорларын шау-гөр китереп йөргән балаларның, классташларның кайберләре бүген арабызда юк инде...

1 а.б.  Хәзер безнең арадан мәңгелеккә киткәннәрне1 минут тынлык белән  искә алыйк әле.

1 а.б. Октябрь революциясенә кадәр үк Атабайда мәктәп-мәдрәсә булган. Аны  меценат Апанаевлар тоткан.

2 а.б.1932нчы елны 4 сыныфлы тулы булмаган 2 бүлмәле мәктәп буларак ачыла.

1 а.б. 1935 елда 5 сыйныфлы мәктәп итеп үзгәртелә.

2 а.б.1937 елда 6 еллыкка әверелә.

1 а.б.1938-60нчы елларда 7 еллык булып яши.

2.б.1979нчы елда урта мәктәп ачыла

1 а.б. 1981нче елда   урта мәктәпнең  беренче чыгарылыш классы тормышка аяк баса.

2.а.б.1990 нчы елдан  Атабай мәктәбе - 11 еллык  урта гомуми белем бирү учреждениесенә әверелә.

2.а.б.  Мәктәбебездә  директор булып эшләгән олы шәхесләрне дә атап китәсе килә:

1)1932-37 нче елларда –Камалов Мәхмүт

2)1937-41нчы  елларды- Минвәлиев Котдус (Бөек Ватан сугышында һәлак була)

1)1941-46нчы елларда Закиров Арыслан

2)1946-58нче елларда Сакалов Әхәт

1)1959-60нчы елларда Латыйпов Якуп

2)1961-64нче елларда Гыйльманова Роза Абраровна

1)1952нче елда Авыл яңа урынга күчә. Мәктәп бинасын күчереп салу эше

2)1946-58нче елларда директор булып эшләгән Сакалов Әхәт җилкәсенә төшә, ул аңа  бик күп күп көч куя.

 1)1964нче елдан 2001 нче елга кадәр Атабай урта мәктәбен Билалов Илгиз Билалович җитәкләде.

2) 2001 нче елдан бүгенге көнгә кадәр Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбен Хөсәенов Альберт Хәмитович җитәкли.

1 а.б. Кем белә: бүгенге көндә бу мәһабәт бина  авылыбызны балкытып, мәгърифәт учагы  булып  балкымас та иде. Аның төзелүенә зур тырышлык куеп, нигез  ташлары  салынуда да башлап йөрүче, мәктәп җанлы,  ут йөрәкле кеше була. Ул – ничәмә-ничә буынга тәрбия-белем биргән, Атабай урта мәктәбен җитәкләгән, барыбыз өчен дә таныш һәм якын булган, 40 елдан артык шушы мәктәптә хезмәт иткән  һәм шуның  37 елын мәктәп директоры вазифасын башкарган  хөрмәтле Билалов Илгиз Билалович була.

 

2а.б. Кем белә: бәлки яңа типтагы мәктәп, гомумән, булмас иде дә. Бу  җаваплы  эшкә беренче көннән үк Атабай кошчылык совхозы директоры вазифасын башкарган Яруллин  Газиз Вәли улы гаять зур булышлык һәм тырышлык күрсәтә. Төп матди чыгымнарны  кошчылык тресты күтәрә.

1а.б. Педагогия хезмәте ветераны, Халык мәгарифе отличнигы, Атабай урта мәктәбенең элеккеге директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илгиз Билал улы Билаловны Лаеш районы халкы һәм Атабай, Ташкирмән, Макаровка, Сиңгел, Саралан авыллары халкы бүген дә  тирән ихтирам белән искә ала һәм күңелләрендә саклый.

2 а.б. Илгиз Билалович җитәкчелек иткән чорда,1977 нче   елның декабрендә, карлы- бозлы бер дәвердә яңа мәктәп төзелеше башланып китә.

2 а.б. Күпме борчулы көннәр үтә, күпме хезмәт куела, ел арты ел үтә, һәм, ниһаять 1979 нчы елның 2  ноябрендә  320 укучыга исәпләнгән яңа типтагы мәктәп ачыла. Районның башка авыллары өчен көнләшерлек вакыйга була ул. Чөнки урман артында, шәһәр һәм районнан ерак  арада урнашкан авылның юллары да булмый бит әле. Ә аннан соң инде юллар да салына. Мәктәпкә 4 авылдан: Ташкирмән, Макаровка, Саралан, Сиңгелдән дә килеп укыйлар. Башка авыл балалары  интернатта торып белем алалар, алар өчен барлык шартлар да тудырыла.

1а.б.   Талантлы педагог һәм җитәкченең эше җитәкчеләр тарафыннан лаеклы бәяләнә. Илгиз Билаловичка “РСФСР ның Мәгариф отличнигы” дигән исем бирелә. Татарстан Мәгариф министрлыгы, район мәгариф бүлеге һәм район администрациясе тарафыннан бирелгән бик күп Мактау грамоталары бар. Шулай ук “За доблестный труд”,”Настольный медаль пропагандиста” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә ул.

  2 а.б.

  Илгиз Билалович үзе җитәкләгән укытучылар коллективындагы һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел булды. Һәр укытучыны үстерергә, үз коллективында сакларга тырышты.

   

1а.б. Мәктәп еллары- ул самими балачак, яшүсмерлек  еллары. Беренче укытучы, беренче класс, беренче китап, беренче язу, беренче дуслар да. Мәктәп еллары- күпме хис-тойгылар, күпме борчулар, сөенү-шатлыклар да. Шулай ук яраткан һәм яратмаган дәресләр дә. “4”леләр һәм “5” леләр, “2” леләр һәм “3” леләр дә. Мәктәп еллары- күпме кичәләр, иртәләр, күпме конкурс-ярышлар, узышлар, күпме чыгышлар. Аларның һәрберсе, ә кайберләре бигрәк тә үзәккә үтеп, йөрәккә сеңеп кала, еллар үткән саен сагындырып искә төшә. Бүгенге очрашу сезгә шушы истәлек- хатирәләрне яңартыр, туган мәктәбебезнең тагын бер кат җылы нурын тоярга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Җыр     (Мэдэният йорты хезмэткэрлэре)

1а.б. Сагынып килдегезме, классташлар

Онытылмас мәктәп елларын?

Искә алырга дип гомеркәйнең

Бер кайгысыз үткән чакларын.

2 а.б.Хатирәләр-күңел түрләрендә

 Бер серләшик таңга кадәрле.

Бүген бездә яшьлек үзе кунак-

Бу очрашу шуңа кадерле.

1а.б. Сау гынамы, гагиз укытучым,

Таныйсыңмы мине, юк микән?

Җан сыкравы булып кемдер дәште:

“Кайберәүләр инде юк күптән...”

2 а.б. 35ел гомер....Шушы елларда балалар укытуга зур өлеш керткән хөрмәтле ветеран укытучыларыбызның да исемнәрен атап китик:

Садриева Раиса Якимовна (эшләү дәвере 1950 елның 13гыйнвареннән-1984елга кадәр) - химия биология укытучысы

Ибраһимов Госман  Ибраһимович  (эшләү дәвере 1952-1981)  -математика укытучысы

Билалова Фәридә Фәхриевна (эшләү дәвере 1967-1995) - математика һәм музыка укытучысы

Мозаффарова Таскира Ахметовна (эшләү дәвере 1972-1986) - география, немец теле укытучысы

Равилова Сания Насыйбулловна (эшләү дәвере 1957-1985)- башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Назмиева Сөембикә Сафиулловна (эшләү дәвере 1958-1988) - башлангыч сыйныфлар укытучысы

Ибраһимова Хания Вагыйзовна (эшләү дәвере 1954-1956,1970-1991) - рус теле укытучысы

Ибраһимов Гыйльфан Хөснетдинович (эшләү дәвере 1970-1996) - тарих укытучысы

Якупова Нурания Нурулловна (эшләү дәвере 1953-1986) - татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайфуллина Ләлә Касыймовна (эшләү дәвере 1960-1999) - татар теле, рус теле һәм музыка укытучысы

Сагирова Дамира Вазыйховна (эшләү дәвере 1989-2003) - рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәйруллин Марат Нургалиевич (эшләү дәвере 1982-1998)- производствога өйрәтү мастеры

Һадиев Әсхәт Габделхак улы (эшләү дәвере 1978-2013) – укыту эшләре буенча директор урынбасары, биология укытучысы

Зиннәтуллина Гөлсиинә Нурый кызы (эшләү дәвере 1977 нче елдан) – география, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булу белән беррәттән библиотекарь вазифасын башкарды

Вафина Клара Әбүзәр кызы (эшләү дәвере 1980 нче елдан) – математика укытучысы

Һәм башкалар  һәм башкалар...

1 а.б Укытучым, хөрмәт йөзеннән

Җырлар телим бүләк итәргә.

Күңелемдәге олы рәхмәтемне

Изге теләгемне әйтергә.

       

Җыр мәдәният йорты хезмәтчәннәре

2 а.б. Ветеран укытучы... Заманында галим дә, тәрбияче дә, остаз да, рәссам да, артист та, агитатор да булгансың син. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Бүген без Синең киң күңеллегең, тырышлыгың, кешеләргә чиксез мәхәббәтең алдында баш иябез.

1 а.б. Ә хәзер беренче башлап сүзне , озак еллар дәвамында укытучы һәм Атабай совхозының партия җитәкчесе, авыл Советы һәм җирле үзидарә рәисе булып эшләгән, I һәм II татар конгресслары делегаты, III Татарстан хатын-кызлар съездында катнашкан, “Казанның 1000 еллыгы”, “Бөтенроссия халык санын алуда күрсәткән хезмәтләре өчен” медалләре , “1974 нче елда социалистик ярышта җиңүче”, “Бөтенсоюз халык иҗаты смотры лауреаты” күкрәк билгеләре иясе, хөрмәтле  ветеран укытучыбыз, авылыбызның   ветераннар советы рәисе, тормышын тулаем мәктәпкә һәм авылга багышлаган Фәридә Фәхриевнага бирәбез.

2 а.б. Ирек даулап яуга барганнар,

Эш, хезмәттә алтын куллары.

Ял иткәндә ялкын кебекләр.

Укытучым, синең улларың.

Ямь дә, җан да өреп гөлбакчага

Әйләндерә илем кырларын.

ГЕРОЙ ДА УЛ, ГАЗИЗ АНА ДА УЛ

Укытучым, синең кызларың.

   Ә хәзер сүзне 1965-71 нче елларда укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарган хөрмәтле химия һәи биология укытучысы – Садриева Раиса Якимовнага бирәбез.

1 а.б.   Юлга чыккан чакта, сезнең утны

Юлдаш итеп алдык иш итеп.

Йөрәкләрнең хәзер һәр тибешен

Торасыздыр кебек ишетеп.

Бер гомерне җитә яктыртырга

Сез кабызган утның яктысы.

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

Озак еллар дәвамында рус теле һәм әдәбияты укыткан, 1971-79нчы елларда укыту-тәрбия эшләре буенча директор  урынбасары булып эшләгән Ибраһимова Хания Вагыйзь кызына сүзне бирәбез.

 

 2а.б.Исемдә, алтын сукмакка

      Тәүге кат баскан көнем.

     Тәүге башлап мәктәп ишеген

     Үрелеп ачкан көнем.

Син, укытучым, шундый назлап

Карадың күзләремә.

Сүнмәслек зур дәрт салдың

Бәләкәй йөрәгемә.

Ә хәзер сүзне бик күпләрне хәреф танырга һәм язарга өйрәткән, бик күпләрнең беренче укытучысы - Сөембикә Сафиулловна Нәҗмиевага бирәбез.

1 а.б.  Авылыбызның гүзәл табигате

Әсир итте сине үзенә.

Сүнмәс сөю дәрте уятасың

Укучыңда туган теленә.

Бишекләрдән кереп калган булса,

“Әнкәй сүзе күңелем түренә

Мәктәп бусагасын атлап кргәч,

Син өйрәттең Тукай теленә.

  • Укучыларына Ана телебезнең барлык нечкәлекләренә матур-матур иншалар язарга өйрәткән, татар әдәбиятына мәхәббәт  тәрбияләгән Нурания Нурулловна Якуповага сүзне бирәбез.

2 а.б.         Чигәгездәге көмеш чал

Үрелсә дә өскәрәк,

Картлыкта түгел, Сез һаман

Яшьлектәге төслерәк.

Шул ук риясыз елмаю,

Ягымлы йомшак тавыш,

Йөрешләрегезгә тикле

Таныш, электән таныш.

Шушы мәктәптә озак еллар – 40 елга якын гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә биргән Гайфуллина Ләлә Касыйм кызы күптән түгел генә үзенең гомер бәйрәмен, 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле Ләлә апа укыткан укучыларыннан, мәктәп коллективыннан, авылдашларыннан бик матур котлаулар кабул итте. Бүген без аны тагын бер тапкыр күп сандагы укучылары, авылдашлары, мәктәпнең профсоюз комитеты һәм коллективы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм күңел көрлеге телибез.

  • Сүзне , Тукай, Такташ, Җәлил әсәрләренә гашыйк иткән, укучыларга туган телнең барлык нечкәлекләрен өйрәткән остаз, озак еллар дәвамында  тәрбия эшләре директоры урынбасары булып эшләгән, эшләү дәверендә бик күп класслар чыгарган Гайфуллина Ләлә Касыйм кызына бирәбез.

   1.а.б.Ил карты да сиңа башын иеп,

Мөгаллим дип зурлап  эндәшә.

Яшьләр синнән матур үрнәк  алып,

Күркәмлектә  сиңа тиңләшә.

Игелекле  татар мөгаллиме,

Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

Йөрәк утың  балкып  янса гына,

            Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

-Мәктәбебезнең һәм авылыбызның  аяклы тарихы- озак еллар  дәвамында тарих  фәнен укыткан, күп сыйныфлар чыгарган Гыйльфан абый  Ибраһимовка сүз бирәбез.

2.б.  Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,

Нефтьчеме, кырда иген игүчеме?

Кем булса да- акыллы һәм көчле булып

Килеп баса- ил алдына кеше булып.

Шул чакта син чын күңелдән шатланасың,

Ул бит минем укучым дип мактанасың.

  • Күпме егетләрне техникага гашыйк иткән, егетләрне генә түгел, хәтта кызларны да трактор йөртергә өйрәткән 100 төрле һөнәр иясе Марат абый Хәйруллинга сүзне бирәбез.

1 а.б.  Мәктәп ачылганнан аның үсеше- үзгәреше өчен зур куйган, ничә нбуын балаларын тәрбияләгән, шул ук вакытта безнең белән бер сафта атлаучы олы буын укытучыларыбыз хакында да әйтмичә мөмкин түгел:

1.2001 елдан башлап Атабай  урта мәктәбен җитәкләүче әйдаман, 37 ел дәвамында физкультура  фәнен өйрәтүче укытучы, тәрбияче, остаз - Татарстан Республикасының “Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен”   билгесе, РФ Мәгариф Министрлыгының  Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, 2011-2012 нче уку елында “Ел директоры” исемен алган  -  Хөсәенов А.Х. Сүзне аңа бирәбез.

Альберт  абый чыгышы.

3. Татарстан Республикасының “Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен”   билгесе, РФ  Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән , озак еллар география, тарих һәм җәмгыять белеме  укыткан, хәзерге вакытта педагог-библиотекарь вазифасын башкаручы – Г.Н.Зиннәтуллина.

 4. Татарстан Республикасының “Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен”   билгесе, РФ Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, катлаулы  математика фәнен укучылар күңеленә сеңдерүне һаман да дәвам итүче - Вафина К.А.

5. 1985 елдан  башлап  мәктәп мәктәптә  рус теле, әдәбияты татар теле һәм әдәбияты  укытучысы,Татарстанның һәм район мәгариф бүлегенең  Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән, күпсанлы ярышларда җиңеп, район, республика күләмендә танылган  милләтпәрвәр укытучы – И.Д.Шәрәпова.

2 а.б.Аларның хезмәтен урта һәм яшь буын укытучылары да чын күңелдән дәвам итәләр.

1а.б. Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар.

Тормыш диләр аның исемен.

Шатлыгы да шунда, кайгысы да шунда,

Сыналуы шунда кешенең.

       2 аб.б. Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак  чакырып, әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

       1 а.б. 35 еллык тормыш. Азмы, бу күпме. Шул еллар арасында 32 чыгарылыш, 32 класс һәм 100ләгән укучы, кабатланмас кеше язмышлары үтә.

2.а.б.  Кемнәр соң алар, нинди укучылар? Бүгенге көндә үткәрелгән юбилейга нинди хис- тойгылар белән килделәр икән алар? Барлыйк әле аларны бергәләп. Хәзер сүзне, безнең мәктәпне тәмамлап, үзебезнең авылда калган һәм төрле якларга таралган, тормышта үз юлларын тапкан укучыларыбызга бирәбез.

1.а.б.Сүзне беренче башлап “ ООО Атабай агрофирмасы “ директоры -  Гайфуллин Ренат Сөнгатулловичка бирәбез. Бәхетен ул туган авылында калып таба. Монда яши,  монда хезмәт итә.

    2002 нче елның 1 мартыннан  бүгенге көнгә кадәр “ООО Атабай “Агрофирма”сын җитәкли. Тырыш хезмәте өчен ТРның  Дәүләт советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты, район хакимияте башлыгы М. П. Афанасьев тарафыннан  бирелгән рәхмәт хатлары, “Казанның 1000 еллыгы”медале, РФ һәм ТР ның авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

   Рәхим итегез, Ренат Сөнгатуллович. Сүз Сезгә бирелә.

2а.б. Сүзебезне тагын бер шәхесебезгә, авылыбызның мөхтәрәм кешесенә юнәлтәсе килә. 2005 нче елдан башлап, Атабай  авыл җирлеге башлыгы, Атабай авыл башкарма комитеты җитәкчесе -  Хәлилова Лүзия Рәшидовна.  Аның да авыл, район һәм республика күләмендә үз абруе бар. Җаны- тәне белән авыл халкы, аның мәнфәгате; авыл мәктәбе һәм аның укучылары, укытучылары хакында  һәрчак кайгыртып, ярдәмен күрсәтеп яши, хезмәт итә белә. Шуңа да җитәкчебез  Район башлыгы тарафыннан бирелгән Мактау Грамотасы, Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашканы өчен күкрәк билгесе , “Казанның 1000 еллыгы” медале,  Бердәм Россия  сәяси советының Татарстан  региональ бүлеге тарафыннан тапшырылган  Мактау Грамотасы  һ.б. бик күп бүләкләр белән бүләкләнә.

   Сүзне Сезгә бирәбез, рәхим итегез!

2 а.б. Ә хәзер сүзне 1980-81 уку елында 32 укучы булып  тәмамлаган 1 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре – Таскира  Ахметовна Мозаффарова.

1 а.б. Ә хәзер сүзне 1981-82 уку елында 26 укучы булып тәмамлаган 2 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Раиса Якимовна Садреева.

2 а.б. Ә хәзер сүзне 1982-83 уку елында 28 укучы булып тәмамлаган 3 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Гыйльфан Хөснетдинович Ибраһимов.

1 а.б. Ә хәзер сүзне 1983-84 уку елында 28 укучы булып тәмамлаган 4 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Вафина КЛАРА Абударовна, Хөсәенов Альберт Хәмитович.

2 а.б. Ә хәзер сүзне 1984-85 уку елында 24 укучы булып тәмамлаган  5 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Якупова Нурания Нурулловна, Ильдар Хәйдарович Хөсәенов

1 а.б. Ә хәзер сүзне 1985-86 уку елында 20 укучы булып тәмамлаган 6 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез.. Класс җитәкчеләре- Гыйльфан Хөснетдинович Ибраһимов.

2 а.б. Ә хәзер сүзне 1986-87 уку елында 15 укучы булып тәмамлаган 7 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Зиннәтуллина Гөлсинә Нуриевна.

1 а.б. Ә хәзер сүзне 1987-88 уку елында 23  укучы булып тәмамлаган 8 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Таскира  Ахметовна Мозаффарова.

2 а.б. Ә хәзер сүзне 1988-89 уку елында  15 укучы булып тәмамлаган 9 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Фирая Насыйбулловна Бузикова

1 а.б. Ә хәзер сүзне 1989-90 уку елында  16  укучы булып 10 еллык мәктәпне тәмамлаган  сыйныф укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре— Сагирова Дамира Вазыйховна

2 а.б. Ә хәзер сүзне 1990-91 уку елында 14 укучы булып тәмамлаган 11 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Вафина Клара Абударовна

1 а.б. Ә хәзер сүзне 1991-92 уку елында  5  укучы булып 12 еллык мәктәпне тәмамлаган  сыйныф укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Сәләхов Мөнир  Миннурович

2 а.б. Ә хәзер сүзне 1992-93 уку елында     7 укучы булып тәмамлаган 13 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Гыйльфан Хөснетдинович Ибраһимов.

1 а.б. . Ә хәзер сүзне 1993-94 уку елында  7 укучы булып тәмамлаган 14 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре-Клара Абударовна, Шәрәпова И.Д.

2 а.б. . Ә хәзер сүзне 1994-95 уку елында  9 укучы булып тәмамлаган 15 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Гайфуллина Ләлә Касыймовна.

1 а.б. Ә хәзер сүзне 1995-96 уку елында  14  укучы булып  тәмамлаган 16 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Якупова Р.Ф. һәм Зиннәтуллина Г.Н.

2 а.б. . Ә хәзер сүзне 1996-97 уку елында    12  укучы булып тәмамлаган 17 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез.. Класс җитәкчеләре- Хөсәенов А.Х.

1 а.б. . Ә хәзер сүзне 1998-99 уку елында    13 укучы булып тәмамлаган 18 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Шәрәпова И.Д.

2 а.б. . Ә хәзер сүзне 1999-2000 уку елында   9 укучы булып тәмамлаган

 19 нчы чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Якупова Р.Ф.

1 а.б. . Ә хәзер сүзне 2000-01 уку елында     8 укучы булып тәмамлаган 20 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез.. Класс җитәкчеләре- Вафина К.А.

2 а.б. Ә хәзер сүзне 2001-02 уку елында     8 укучы булып тәмамлаган 21 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Гайфуллина Ләлә Касыймовна., Хөснетдинов Илнур Фәргатович.

1 а.б. Ә хәзер сүзне 2002-03 уку елында    11  укучы булып тәмамлаган 22 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез.. Класс җитәкчеләре- Хөсәенов А.Х. Мулюкова М.В.

2 а.б. Ә хәзер сүзне 2003-04 уку елында    12 укучы булып тәмамлаган 23 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез.. Класс җитәкчеләре- Вафина Ф.Б.

1 а.б. Ә хәзер сүзне 2004-05 уку елында    9 укучы булып тәмамлаган 24 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез.. Класс җитәкчеләре- Зиннәтуллина Г.Н.

2 а.б. Ә хәзер сүзне 2005-06 уку елында     7  укучы булып тәмамлаган 25 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Шәрәпова И.Д.

1 а.б. Ә хәзер сүзне 2006-07 уку елында     6 укучы булып тәмамлаган 26 нчы чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез. Класс җитәкчеләре- Якупова Р.Ф.

2 а.б. Ә хәзер сүзне 2007-08 уку елында    7 укучы булып тәмамлаган 27 нче чыгарылыш укучыларына сүз бирәбез.. Класс җитәкчеләре- Вафина К.А., Шәрәпова И.Д.

1а.б. Мәктәп тарихында  2 чыгарылыш сынфлары булмады.

Тәмамлау өлеше

1 а.б.Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк

        Аерылышып киткән чагында.

Бу изге йорт, туган нигез кебек,

Очраштырыр безне тагын да.

2а.б. -Хөрмәтле авылдашлар, ветеран укытучыларыбыз, мәктәпне тәмамлаган кадерле укучыларыбыз!

1а.б. Туган мәктәбебезне онытмыйча,  олылап килүегез өчен сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

2.б. Әгәр дә бүгенге мәҗлесебез  балачак хәтирәләрегезне яңартып, мәктәп елларыгызны искә төшереп, күңелләрегезне нечкәртеп җибәргән икән, димәк, бүгенге очрашу юкка булмаган.

 

1а.б.  Без сезгә киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, гаилә бәхете, укуларыгызда, эшләрегездә гел уңышлар гына  теләп калабыз.

Мәдәният  йорты  хезмәтчәннәре

1 а.б. Ә хәзер укытучыларыгыз һәм сабакташларыгыз белән иркенләп бер сөйләшер өчен билгеләнгән кабинетларга рәхим итегез. Бәйрәмебез дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү....

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Татар театрының 105 еллыгына багышланган әдәбият дәресе эшкәртмәсе.

8 сыйныфта рус группаларында үткәрелгән дәрес-театр. Темасы: Г.Камал.Беренче театр....

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган класс сәгате

Бу материал 5, 6 класс балаларына юнәлдерелгән. Ул мәктәп күләмендә үткәреләчәк чараның бер фрагменты...

Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган газета

Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган газета...