Җиңүнең 70 еллыгына багышланган класс сәгате
классный час (5 класс) по теме

Гайнутдинова Муслима

Бу материал 5, 6 класс балаларына юнәлдерелгән. Ул мәктәп күләмендә үткәреләчәк чараның бер фрагменты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhinunen_70_ellygyna_bagyshlangan_chara.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлиягә

    1941 елның 22 июнендә аналарыбызның йөрәгенә әрнү-сагыш салып,балаларның якты,бәхетле балачагын урлап,сөйгән ярларның  мәхәббәтен,назын таптап, дәһшәтле Бөек Ватан Сугышы башлана.


                                             **********************

Исәнме хәләл җефетем Әминә! Чуктин –чук сәлам әткәй-әнкәйгә, күрше – күләнгә!

    Үзем бүгенге көндә сугышта . Өскә минут саен бомба ,снаряд явып тора. Бу минутта исән-сау.Бер сәгатьтән билгесез. Әминә! Син үзеңне һәм туачак балабызны сакларга тырыш инде. Кыз туса Газизә, малай туса Габделбари кушарсыз.

     Бер кайтып,сине сандугачым,әткәй-әнкәйне күрсәм-үлсәм дә үкенмәс идем...

                                                 ***************************

     Сагынычлы сәләмнәрем! Искәндәр! 

     Җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укып чыктым. Исән-сау күрешүне теләп калам. Улыбыз Габделбарига бүген 1 ай. Әллә нишләп тынычсызланды әле, төне буе елады. Бигрәк авыр көннәрдә туды шул. (Бишек җыры җырлап , бишек тирбәтә

     Мин бу хатны теләкләр тели-тели язам.  Кабуллардан булсын инде. Хуш, хуш алтыным!

      Хат яз, хат көтәм иркәм

         

                                      ************************

Бик сагынып күктәге йолдызлар санынча кайнар сәлам! 

Синнән мин хат алуыма шатландым. Улым Габделбарины да бик күрәсем килә. Сагындым, бик сагындым сезне. Сагынуым шулкадәр көчле ки, шуңа күрә кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам бу кадәрле сагынмас идем.           Казарманың ишегенә мылтыгымны сөядем.

           Туган-үскән җирләремә кайтырмынмы сөйгәнем?!.

          Кайтырбыз без, Әминәм, туган илләргә, зур  җиңүләр яулап кайтырбыз.

************************************************************************

Җыр яңгырый (Запись та  ярый, егет үзе җырласа да ярый)

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

 Китсәләр дә, алар кайтмады

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып- ябып йөри капканы

 .Солдат һәйкәл кебек басып тора.  Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык боек кына һәйкәл янына килә.

Әминә (карчык). Исәнме, Искәндәр, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме,сиңа Искәндәр?

Искәндәр һәйкәл: Юк,Әминә , салкынның ни икәнен белмим мин.  Миңа беркайда да салкын булганы юк.

Әминә. Әминә:  Бәлки, мине   танымагансыңдыр да, Искәндәр. Син яратып сыйпаган кара чәч толымнарым    ап – ак булды хәзер. Син киткән юлларга карый-карый күзләремнең нуры бетте. Алсу йөзләремә сары сукты.

Искәндәр: Таныдым, әллә кайлардан таныдым, Әминә, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма Мин һәйкәлгә әйләндем шул.

Искәндәр. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, Әминә.  Әмма башкача мөмкин булмады…

Дошман белән көрәш аяусыз булды.

Әминә: Нигә үзеңне сакламадың, Искәндәр?  Хәтерлисеңме: «Әминәм, Берлинны гына алыйк та, кайтырмын, — дигән идең. —Синең белән бергә матур итеп  йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?”

 (һәйкәлгә арты белән әйләнә яисә скамейкага утыра.) Искәндәр, хәтерлисеңме, шаярып, арттан килеп күзләремне каплый идең. (Һәйкәл   башта Әминәнең  күзләрен каплый).

Ә мин танымаганга сабышып, башка исемнәр әйтә идем. (Исемнәр атый: Сәлимә, Мәликә, Габделсамат энекәшем).

Искәндәр. Әйе шул. Ә мин шуңа ышанып, рәхәтләнеп кычкырып көлә идем дә, (көлә) сине билеңнән күтәреп зыр-зыр әйләндерә идем. (Биленнән кочып әйләндерә). Кире үз урынына басып катып кала.

Әминә. Барысы да сагынып сөйләргә генә калды.

Искәндәр. Кичер мине, Әминәм. Кичер мине улым, Габделбари!  Туган илләргә кайтып, сезне шатландырып яши алмавым өчен кичерегез. Ләкин сөенегез! Без бит Ватан өчен, Улым Габделбари, аның балалары тыныч, ирекле  яшәсен өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

 Әминә: Шулай, Искәндәр, дөрес әйтәсең! (чәчәкләрне куя.)

Дөньялар гына тыныч була күрсен инде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү....

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Татар театрының 105 еллыгына багышланган әдәбият дәресе эшкәртмәсе.

8 сыйныфта рус группаларында үткәрелгән дәрес-театр. Темасы: Г.Камал.Беренче театр....

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...

Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган газета

Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган газета...