Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган газета
проект на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган газета

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sara_sadyykova_gazetasy.doc309 КБ

Предварительный просмотр:

                                                             

“ Мизгелләр” газетасының махсус чыгарылышы

( Сара Садыйкованың  110 еллык юбилеена багышлана)

             

           Үз гомерендә дан-шөһрәт

      диңгезендә   “коенган”   һәм

      Татарстан сандугачы” дигән

      исемгә лаек булган күренек-

      ле  композитор, халык җыр-

      чысы,   Г.Тукай  исемендәге

      Дәүләт  премиясе  лауреаты

      Сара Садыйкованың тууына

      шушы көннәрдә 100 ел тул-

      ды.  Аның  шәхесен  башка-

      лабыз   Казанда да,  респуб-

      ликабыз   районнарында  да

      олылап үттеләр.

                 

Агымнарга каршы агып,

Дулкыннарны ярып-ярып,

Йөзгән кебек дәрьяда,

Яши талант дөньяда…                

    Берсеннән-берсе гүзәл җырлары белән халык мәхәббәтен казанган Сара Садый-кова иҗаты татар музыкасы тарихында лаеклы урын алып тора. Ул ярты гасыр-дан артык гомерен татар сәнгатен үсте-рүгә багышлый, тор-мышның матурлы-гын, хезмәт кешелә-ренең уй-фикерләрен, тойгыларын дөнья-дагы барлык халык-ларга да аңлаешлы телгә - музыка теленә сала.

     Сара Садыйкова 1906 нчы елның 1 ноябрендә Казанның Париж коммунасы урамында иске генә ике катлы 18 нче йортта туа. Булачак әти белән әни – яшь Бибигайшә белән яшь Гариф парлашып шу-шы йортка кунакка киләләр. Һәм Сара туган тиешле апа-лары фатирында, җырлап-биеп күңел ачып утырган мәҗлес вакытында дөньяга аваз сала. Табын ти-рәсендә күңелле итеп җырлап утыралар, ә кече якта күршедән табып алып кергән кендек әбисе, әче тавыш белән кыч-кырып дөньга килгән нәни Сараны кулына алып төрергә чүпрәк эзли. Чүпрәк таба ал-мый йөдиләр. Ни-һаять, кемдер “әтисе күлмәгенә төрергә кирәк, тугач та әтисе күлмәгенә төрелгән бала бәхетле була” дип киңәш итә. Әти кешене кече якка алып керәләр, ап-ак ситсыдан тегелгән күлмәген киң җилкә-сеннән салдырып ала-лар да, шатырдатып ертып бәбине төрәләр һәм әтисе кулына тоттыралар. Яшь ата елмаеп, “Бәхетле бул, кызым” дия-дия сак кына тирбәтеп бала-ны кочып тота. Чын-лап та бәхетле була Сара. Сара Садыкова-ның күңелле мәҗлес-тә дөньяга килүе, бәл-ки, очраклы гына бер хәлдер. Ә кем белә, бәлки, бу матур бер фалдыр, кызыклы, серле бер фалдыр?..

     Җырга, музыкага мәхәббәт Сара күңе-лендә кечкенәдән үк уяна. Аның беренче җыр укытучысы үз әнисе була. Беренче музыкаль кичереш-ләре турында Сара Садыйкова болай ис-кә төшерә: “Мин 5-6 яшемдә гармун уй-нарга өйрәндем. Үзем уйныйм, үзем җыр-лый идем. Минем бе-ренче сәхнәм өстәл асты булды... Өйдә кунаклар җыелганда минем гармун уйнап җырлавымны сорый-лар, ә мин ояла идем. Шуңа күрә өстәл астына качып “кон-церт” бирә идем”.

    Г.Зәйнәшева истәлекләреннән.

   

                                                                                       

                                                         

Композитор Сара Садыйкова үзенең иҗат гомерендә 400 гә якын җыр язды. Моннан тыш, ул ике музыкаль комедия иҗат итә, алар икесе дә бер-бер артлы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия теа-трында куела. 1971 елда – “Мәхәббәт җыры”, “Кияүләр” музыкаль комедия-ләре дөнья күрә. Болардан тыш, Сара Садыйкова республикабыз драма теа-трлары өчен утызлап спектакльгә музыка яза.

Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясендә укыган елларда Мәскәү татар эшчеләре театры оеша. Беренче сезонда тәрҗемә әсәрләр куелса да, тора-бара төп урынны татар драматургларының әсәрләре били башлый. Кү-бесендә төп хатын-кыз рольләрен яшь, чая С. Садыйкова башкара. Ул искит-кеч әйбәт уйнап кына калмый, тамашачыны үзенең җырлау сәләте белән шак катыра! Кыска гына вакыт эчендә ул  Галиябану  (“Галиябану”, М.Фәйзи), Мәйсәрә (“Зәңгәр шәл” К.Тинчурин), Зөбәрҗәт (“Балдызкай”), Зәйнәп (“Оеш-тыручы”), Асия (“Аршин мал алан”) һәм башка ролләрен уйнап күрсәтә.

        Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге үлми. Сара Садыйкова җырлары яшәячәк, чөнки аларны җырлыйлар һәм җырлаячаклар. Талантлы язучы М.Мәһдиев сүзләрен искә алсак: “Кеше китә - җыры кала”. Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Сара Садыйкованың җырлары безгә калды.

м

 

 

 

 

 

о

 

 

 

 

 

 

ң

 

 

 

 *

 

 

 

 

 

с

 

 

 

 

а

 

 

 

р

 

 

 

 

 

 

 

 

 

а

 

1. Сара Садыйкова кайсы шәһәрнең консерваториясендә белем ала?

2. 1938 нче елда консервато-риянең нинди студиясен тәмамлый?

3. С. Садыйкова К.Тинчуринның кайсы спектаклендә уйный?

4. С.Хәкимнең кайсы шигыренә көй яза?

5. Әтисенең исеме.

6.“Беренче мәхәббәт” җырының сүзләрен кем яза?

7. Казанда туса да, Апас районы-ның кайсы авылын  бик якын күрә?

Казан кичләре.

Кил әле, Иделнең җиләс җиле,

Юлларга чәчкләр сип әле,

Ак булып, саф булып истә калсын

Казанның кадерле кичләре.

Туган ил чакырган зур юлларга

Китәрбез таңнарда без моннан.

Озатып калырсың безне, Казан.

Баласын очырган кош сыман.

Яшәрбез туган җир туфрагында,

Кырларда, Иделдә - диңгездә.

Исән-сау булсыннар балалар, дип,

Хәерле юл телә, ил, безгә.

Иделгә сузылган айлы юлдан

Тын гына, моң гына җыр ага.

Сагынырбыз, дуслар, бу кичләрне

Чәчләргә чал кергән чорда да.

Ал-гөлләр сибегез безнең юлга,

Иделнең иртәнге җилләре.                      Редколлегия:Галиева Зөлфия Шамил кызы

Мәңгегә, гомергә истә калсын                                 Галиева Тәслимә Җәмил кызы

Казанның кадерле кичләре.                              52 нче гимназиянең татар теле һәм                                  

          Х. Туфан сүз. С.Садыйкова көе                                 әдәбияты укытучылары.                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү....

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Татар театрының 105 еллыгына багышланган әдәбият дәресе эшкәртмәсе.

8 сыйныфта рус группаларында үткәрелгән дәрес-театр. Темасы: Г.Камал.Беренче театр....

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган класс сәгате

Бу материал 5, 6 класс балаларына юнәлдерелгән. Ул мәктәп күләмендә үткәреләчәк чараның бер фрагменты...

Җиңүнең 71 еллыгына багышланган презентация.

Әлеге презентация Җиңү бәйрәмен оештырганда ярдәмгә килер дип уйлыйм....