"Сынаулар аша килгән бәхет" (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган язма-истәлек)
статья по теме

Тимершина Сәвия Мәлик кызы

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган язма-истәлек

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сынаулар аша килгән бәхет

                                                                   

                                                                   

                                                                   

                                                                 Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

                                                       Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                   Тимершина Сәвия Мәлик кызы эше

                                     

2015 нче ел

      Кулыма каләм алып, әлеге темага язарга алынуыма төрле сәбәпләр этәрде. Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга җыенган көннәрдә, күңелдә әйтеп бетерә алмаслык хисләр уяна. Чөнки әби-бабаларыбыз, дәү әти-дәү әниләребезнең, гомумән, туган халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соңгы тормышлары турында күбрәк беләсе, исәннәрнең яннарына барып сорашасы, аркаларыннан сөеп рәхмәт әйтәсе килә.

      Беркөнне кечкенә улым өйгә кайтып керүгә, мәктәп күләмендә үткән “Аҗаган” уены турында очкынланып сөйли башлады. Сыйныф командасына эләгеп, әлеге уенда катнашуына бер сөенсә, сорауларга җавап биргәндә үз җавабын тәкъдим итүенә тагын бер кат шатланган иде ул. “Үзебезнең җирлектә яшәүче ветеранны языгыз, дигән сорауга, мин “Гөлчирә апа!” дип әйттем, дөресме, әни? Бездә иң олысы ул бит!”- дигәч, яратып кына көлемсерәп куйдым, һәм, әлбәттә, баламның самими сорау – җавабы белән килешмичә булдыра алмадым. Улым Гөлчирә апаны тикмәгә генә алай зурламый. Мәктәбебездә тимурчылык эше киң җәелгән: бер генә олы кеше дә читтә калмыйча, сыйныфлар саен билгеләнгән, шефлыкка алынган. Без исә сыйныфым белән (мин үзем 7 нче сыйныфларның җитәкчесе) Заготзерно бистәсендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннары Гөлчирә апа Заһидуллинаны һәм дәү әниебез Дания апа Гатауллинаны “үзебезнеке” иттек. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә без алар янына барып хәлләрен белешәбез, сөйләшеп утырабыз. Ә улым кызыксынып безгә иярә, үзенең өйрәнгән шигырьләрен матур итеп сөйләп бирә. Өлкәннәр исә исә безгә үткәндәге ерак балачаклары, яшьлек еллары турында сөйли, бүгенге көннең рәхәтлекләренә сөенеп, матур теләкләрен теләп калалар. Балалар өчен бу матур әңгәмәләр менә дигән тәрбия чарасы булып тора.

     Сугыш беркемне дә аямый. Бишектә яткан сабыйдан алып, тыныч картлык өмет иткән әби-бабайларга кадәр үзенең ачысын да, төчесен дә татыта. Сугыш кырында үлеп калган, әлеге дәһшәттән исән калып, тән һәм җан яралары белән бүгенге көнгә кадәр яши алган ветераннарыбызга мәңгелек дан! Ә минем тылдагылар, аларның күргән-кичергәннәре турында язасым килә. Шундый максат белән, Заготзерно бистәсендә гомер итүче, урамыбызның яме булып торган Гөлчирә апаның язмышы, тормышы белән кызыксынасы иттем.

     Тәрәз төбендәге шаулап утырган гөлләре белән тышкы яктан ук балкып торган чиста, пөхтә өендә елмаеп каршы алды мине бистәбезнең Акъәбие. Гөлчирә апа кебек ак күңелле, сабыр холыклы хатын-кызны мин Әмирхан Еники герое исеме белән атап, берничек тә ялгышмыймдыр кебек.

    Үземнең героем белән әкренләп әңгәмәне башлыйбыз. Һәм нәтиҗәдә шактый катлаулы, ләкин матур, акыллы үтелгән тормыш юлы күз алдыннан уза...

     “Без әти – әниебезгә дүрт бала үстек, - дип башлап китте Гөлчирә апа, хатирәләргә бирелеп. – Сугышка кадәр еллар. Салам түбәле өйләр, тормыш бер көенчә генә бара, авырлыклары – җиңеллекләре белән гадәти авыл тормышы. Һәм, аяз көнне яшен суккандай, сугыш хәбәре! Ул көнне мин үзебезнең өйдә түгел, күрше Кама Тамагы районы авылына тормышка чыккан апамнарда идем. Өйгә кайтырга чыктым. Кайтып җитү юлыннан икенче якка чыга алмый торуым бүгенгедәй күз алдымда. Җепкә тезелгән кебек атлар, арбада – сугышка китүчеләр.  Күккүз ягында басып торучы җизни, мине күреп алып, арбалар аркылы теге яккка чыгарды.

    Сугыш башланды. Кыен...”, - дип үткәннәрне барлады Гөлчирә апа. Киләчәктә укытучы булырга хыялланган кыз ындырда үлчәүдә эшли башлый. Көзгә кадәр колхозда эшләгән кызны окоп казырга җибәрәләр. “Квартирада җиде кеше тордык. Ач-ялангач. Идәндә йоклый идек. Ничекләр генә салкын тиеп, каты авырулардан сакланып калдык икән, дип аптырыйм хәзер дә, – дип искә алып сөйли Гөлчирә апа. - Язга кадәр окоп казуда булдык. Аннан кайткач, колхозда ярдәмче – хисапчы булып эшкә билгеләделәр. Көндез кырга куып чыгаралар, чөнки сугыш башланган елны иген котырып уңды, әмма җыелмады. Чүмәләләр каткан, эш авыр, елыйбыз. Өйгә берәр капчык иген биреп җибәрәләр, шуны салам ягып киптереп китерергә тиешбез. Ә  хисапчы эшен төнге 12 гә кадәр  эшлим - военный режим”. Гөлчирә апа яшендәгеләрне кайсын ФЗӨ га, кайсын урман кисәргә җибәрәләр. Гөлчирә апа әлеге авыр хезмәттән читтә кала. Сәбәбе - ул вакытта укытучыларга кытлык була. Педагогик белеме булган хатын – кызларга кадәр сугышка алып бетерәләр, чөнки медицина буенча да белемнәре була аларның. Шул сәбәпле, Тәтеш педагогия техникумында 3, 7 айлык курслар ачыла. Гөлчирә апаны укырга чакыралар. 3 айлык укуларга кеше җыела алмаганга, 7 айлыгында укый кыз. Укуны тәмамлагач, Дәвеш авылындагы балалар йортына укытучы итеп җибәрәләр. “Ятимнәр бик күп, параллель өчәр сыйныф иде хәтта, - дип сөйли Гөлчирә апа, - ләкин арада бер генә ташландык бала да юк иде. Күбесенең әти – әнисе үлгән. Ул елларда да әлеге балаларны карадылар, ач та булмадылар алар, өсләренә дә юнәтергә тырыштылар”. Биредә эшләгәндә атна саен авылга - әниләре янына кайтып йөри кыз.  Борнаш белән Дәвеш арасы - 35 чакрым. Бер тәүлектә 70 чакрым юлны җәяүләп үтәргә туры килә аңа. Гөлчирә апаның истәлекләре яңара тора. Күз яшьләре аша бер вакыйганы да сөйләп алды. “Ялга әниләр янына кайткан идем. Үги әнисеннән кыерсытылган бер баланы үзем белән балалар йортына алып китәргә сорадылар. Җәяүләп чыгып киттек. Чүрибураш тау башына җиткәч, ял итәргә туктадык. Мин әни пешереп җибәргән йомырканы кызга да бирдем. ”Апа, бу нәрсә соң?” –дип сорады шунда балакаем.”

      Көндез дәресләр укытсалар, кичкә фермада дежур торалар алар. Сугыш бетү хәбәрен дә шул вакытта ишетәләр. Икеләтә шатлык хисләрен ул бертуган абыйсының сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуы белән дә кичерә. Орден-медальләр белән кайткан  абый туган ягында 91 яшенә кадәр гомер кичерә.

     Сугыштан соңгы еллар. 1947 нче елга кадәр укытучылык хезмәтен башкарган кызга яңадан әти-әниләре янына кайтырга туры килә. Чөнки алар олыгайган, авырып торалар, аларны тәрбияләргә кирәк. Әлмәндәр авылындагы Заготзерно филиалына лаборантка булып эшкә урнаша Гөлчирә апа. Нинди генә хезмәттә эшләргә туры килми аңа. “Чөгендерен дә иктек, борчагын да чаптык”, – ди ул үзе. Пенсиягә чыгарга өч ел кала, эшләре ябылгач, медпунктта хезмәт күрсәткәнен авылдашлары хәзер дә сагынып  искә ала.

       Яшьлек үзенекен итә, Борнаш авылының чибәр кызына шул ук авылның  үзеннән 10 яшькә олы батыр егетенең күзе төшә һәм, ике дә уйлап тормыйча, урлап та кайта. 51 ел тату, үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр Нәҗиб абый белән Гөлчирә апа. “Алты бала үстердек, армиягә 3 солдат бирдем. Түгәрәк тормышыбызның бер китеге булды – Барнаул шәһәрендә эшләгәндә, салкын тидереп, олы кызым Тәскирә 23 яшендә үлеп китте. Бик авыр булды, әмма күз яшем күрсәтмәдем, – ди бала югалту ачысын кичергән ана. -  Ә калган  балаларым,  Аллага шөкер, исән-саулар. Барысы да тигез тормышлы.” Март аенда 92 яшен тутырган Гөлчирә апаның 12 оныгы (6 кыз, 6 малай), 12 оныкчыгы (6 кыз, 6 малай) бар.

      Балалары белән горурлана Гөлчирә апа. Горурланырлык та шул! Хезмәт тәрбиясе белән үскән тырыш, максатчан балалар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: укытучылар, хисапчылар, юристлар, җитәкчеләр...

      Язмам герое – саф күңелле, сабыр холыклы Гөлчирә апа бүгенге тормыштан бик канәгать. “Аллага шөкер, тормышның бик әйбәтен дә күрдем, - ди ул. – Ә сугыш афәтен Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен иде”. Әйе, атасы таңнарыбыз һәрчак аяз, тыныч, кояшлы, әйләнә-тирәбез матур торсын, сугышлар булмасын иде. Ә артта калган җан тетрәткеч вакыйгалар бары тик үткән елларны хәтерләткән җыр-моңнарда гына саклансын!

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү....

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Татар театрының 105 еллыгына багышланган әдәбият дәресе эшкәртмәсе.

8 сыйныфта рус группаларында үткәрелгән дәрес-театр. Темасы: Г.Камал.Беренче театр....

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган класс сәгате

Бу материал 5, 6 класс балаларына юнәлдерелгән. Ул мәктәп күләмендә үткәреләчәк чараның бер фрагменты...

Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган газета

Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган газета...

Җиңүнең 71 еллыгына багышланган презентация.

Әлеге презентация Җиңү бәйрәмен оештырганда ярдәмгә килер дип уйлыйм....