Хамитова Ландыш Талгатовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Син яшәмә җирдә файдасыз бер. Түмгәк булып тигез урында...

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: музыка, литература, театр

Увлечения: музыка. рукоделие, цветоводство

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Лаишевский район село Атабаево

Место работы: МБОУ "Атабаевская средняя общеобразовательная школа"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/hamitova-landysh-talgatovna
һәркемгә дә бирелмәгәндер ул Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер. Бу дөньяга без килгәнбез икән, Юкка түгел, юкка түгелдер!
Наҗар Нәҗми

Югары категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Ландыш Тәлгать кызы Хәмитованың шәхси сайтына

рәхим итегез!

О себе

Мин, Хәмитова Ландыш Тәлгать кызы, 1971 нче елның 29 нчы августында Казан шәһәрендә туганмын. Казан шәһәренең атаклы татар 35нче мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, шәрыкъ телләре факультетына укырга кердем. Югары белем алып чыкканнан соң язмышым Лаеш районы Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбенә юнәлтте.

    Хәзерге вакытта Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Эшемне бик яратып башкарам, чөнки балалар белән эшләү миңа бетмәс-төкәнмәс көч, илһам алып килә. Дәресләр кызыклы булсын өчен, укучылар туган телебезне яратсыннар өчен төрледән- төрле алымнар кулланам. Укучыларымны уйларга, фикер йөртергә, иҗади эзләнергә өйрәтәм.Туган телен яраткан, туган ягының тарихын, мәдәниятен, сәнгатен белгән кеше генә күңеленә бәхет һәм куаныч табачагын  аңлатырга тырышам.

Эш девизым: “Шәкерт остазын узып китә алмаса, остазның остазлыгында шик бар!”

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә… 
Күңелгә бөек Тукайның шигырь юллары килә:

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, 
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, 
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны 
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; 
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, 
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, 
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса 
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, - 
Шул вакытта мин кулыма китап алам, 
Аның изге сәхифәләрен актарам… 

  Әдәбият дөньясына кертеп җибәргән китаплар - Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре. 

Мои достижения

Приглашаю вас на сайт https://learningapps.org/myapps.php

Моё портфолио

1978нче елның 1нче сентябрь иртәсе. Ак тасмалар тагып, иң матур чәчкәләрдән ясалган гөлләмәне тотып, мәктәп ишеген ачып кердем. Минем өчен кызыклы, ачышларга бай белем иленә сәяхәт башланды.  

Шәһәр кызы идем мин. Тумышым белән Казаннан. Шуңа да карамастан, башкалабызның 35нче татар-инглиз мәктәбенә укырга кердем, татар мохитендә тәрбияләнеп үстем. Тормышымның юлы нәкъ шушы борылышны алып китүендә, әлбәттә, мин, иң беренче чиратта, үземнең газиз әтием белән әниемә рәхмәтле.

70-80нче еллар дәверендә, татар теленә карата кимсетүле караш яшәгәндә, параллель рус классларында 40ар укучы тупланып, татар классында 12 бала булып укыдык. Алдагы сынаулар, киләчәктәге язмыш билгесез иде… Әмма нәкъ шушында эләгүем белән мин бәхетле киләчәгемне юрадым. Бүгенге Атабай авылындагы матур тормышыма, яраткан һөнәремә юл ярган бит ул! Атам- бабам нигезенә кайтарган!

Еллар үткән саен, яңа технологияләр, методик алымнар, формалар, методологияләргә юлыккан саен, үткәндәге мәктәбем, остазларым һәм аларның дәрес бирү ысуллары  ешрак исемә төшә. Бик күп иде алар- хөрмәткә ия булган укытучыларым. Әмма берсе- нәкъ үземә кирәклесе, татар теле һәм әдәбияты фәненә булган мәхәббәтемне яулады. Аның һәр дәресе- кабатланмас могҗиза, ә сөйләме- сандугач теле диярсең! Ул- затлылыгы белән күпләрдән аерылып торган атаклы татар теле һәм әдәбият укытучысы, күп кенә  дәреслекләрнең авторы – Сибгатуллина Диләрә Шәрип кызы.

Кулында гади акбур, икенчесендә китап булыр иде. Ә кирәкле вакытта магнитофон язмаларын тыңлата, җырлар белән хозурландыра белде. Бик гади генә дә төсле. Әмма бу гадилек мине тыйнаклыкка, сабырлыкка, зур җаваплылыкка өйрәтте һәм, әлбәттә, татар теленә, әдәбиятына зур мәхәббәт, соклану хисе уятты. Нәкъ шушы мөгаллимәмнең дәресләре мине, һич кенә дә икеләнмичә, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә юнәлтте һәм, имтиханнарымны уңышлы гына тапшырып, хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте.  Ә биредә –зур фәннни дөнья, кабатланмас шәхесләр: М.Мәһдиев, Д.Г.Тумашева, М.Бакиров, Шәйхелисламов, Ф.Хисамова, А.Яхин, Т.Галиуллин, Г.Саттаров һ.б.  Флера Сафиуллина, беренче елларымнан ук, фәнни җитәкчем булып, мине, киң мәгънәсендә, эшкә «җикте»: фәнни эшкә, тормыш итәргә, кеше булырга өйрәтте. 

Ә буш вакытларымда…җырладым. I курстан ук Казан федераль университеты Татар халык хорына- Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллинның тылсымлы кулларына эләгеп, күп тавышка җырлауның нечкәлекләрен өйрәндем, шәһәрләр буйлап гастрольләрдә йөрдем...

Ә бүген мин үзем дә мөгаллимә. Менә инде 22 ел дәверендә балалар күңеленә татар телен, әдәбиятын күңелләренә сеңдерәм. Әгәр сез дөрес   хезмәт сайласагыз, аңа күңелегезне салсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар”,- дигән фәлсәфәче Аристотель

Чынлап та, бүгенге көндә мин бик бәхетле кеше. Укытучы булуым белән горурланам. Татар теле укытучысы – ул гади бер укытучы гына түгел, ә милләтнең сакчысы да. 

Бүгенге көндә ничек итеп, нинди юллар, алымнар белән  балаларга булган  белемеңне сеңдерергә? Нинди ысуллар кулланырга? Ничек итеп, заманга каршы торырлык, көн итәрлек заманча белемле шәхесләр хәзерләргә?

Фән ныклы үсеш алган, яңа технологияләр, компьютер, интернет заманында яшибез.  Ата- аналар көне – төне эштә, балаларының күбрәк  матди ягын  кайгырта. Мондый шартларда туган тел укытучысы мәктәптә  белем биреп кенә калмый, балаларның рухи дөньясын да баета. “Ризык кермәсә, тән ачыга, ә кеше надан булса, аңа рухи азык кермәсә, күңел хәзинәсе, җаны ач кала,” – дип язган күренекле язучыбыз Гомәр Бәширов. Шуңа күрә дә дәресләремдә әхлак тәрбиясенә зур урын бирәм. Гаделлек, намус, шәфкатьлелек, кешелеклелек турында сөйлим, тормыштан мисаллар китерәм. Татар милләтенең йөзек кашы булган шәхесләрне, халкыбызның күркәм гореф – гадәтләрен өйрәнәбез. Мин ышанам: Тукай әкиятләрен тыңлаган, Туфан шигырьләрен укыган укучыларымның киләчәге матур булыр.

Минем фикеремчә, укучыларга таләпләр кую гына дөрес түгел. Укытучы һәрвакыт үзенең белемен арттыру өстендә дә эшләргә тиеш. К.Д. Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала” - дип әйткән сүзләре күңелгә килә. Кыңгырау шалтырый, дәрес бетә, ә мин уйланам. Дәресемә бәя бирәм, уңышлысына сөенәм, кытыршы яклары булганда, аларны бетерү юлларын эзлим. Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында белемне камилләштерү курслары, шәһәр һәм район мәгариф идарәлеге тарафыннан оештырылган семинарлар, алдынгы укытучыларның осталык дәресләре минем өчен зур үсеш мәктәбе булып тора.

“Һәр дәрес бүләк кебек уйланылган булырга тиеш”,- дип әйткән танылган педагог Ш.Амонашвили. Дәрескә кирәкле материаллар эзләү, аны балаларга “бүләк” итеп әзерләү күп көч, тырышлык сорый. Чын укытучы балаларны кызыксындыра белергә тиеш.

       Бүген замана авыр, дип әйтергә тырышабыз. Балалар үзгәрде, алар башка кыйммәтләргә табына, дибез. Ә бит замана — ул без үзебез. Кыйммәтләрне үзебез тудырабыз. Әти-әни һәм мәктәп бергә эш иткәндә, бар максатка да ирешеп була. Балалар белән мөнәсәбәтләрне көйләгәндә кушып эшләтү, мәҗбүр итү ысулын түгел, ә хезмәттәшлек юлын сайлыйм. Укытучы дәрәҗәсен төшерми генә, үземне алар өчен дус, киңәшче итеп куярга тырышам. Дәресләр дә шул принципка көйләнә.

“Укытучы укыганда гына чын укытучы булып кала”,- дигән бөек философ. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Әйе, бу дәвердә үзем яратып кулланган, күп  тапкырлар сыналган методик табышларым да аз булмагандыр. Менә аларның кайберләрен карап та китик.

Тел дәресләрен күбрәк проблемалы, иҗади эзләнү –тикшеренү рәвешендә үткәрергә тырышу эзсез калмый: укучыларымның кыю үз фикерләре, үз тормыш позицияләре сиздерә.

“Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм   эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең   иң кадерлесе, иң зурысыдыр”. Бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган әлеге канатлы сүзләрне бөек язучы Галимҗан Ибраһимов әйткән. 

Укыту-тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә. Заман укучыдан белем таба һәм аны куллана белүне, эш-гамәл башкаруны, үз-үзеңне үстерә алуны сорый. Мәктәп  алдына куелган яңа укыту стандартлары нәкъ шул карашларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән  дә инде.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулану да- укучыларның зирәклеген, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерә, татар теле һәм әдәбияты фәннәренә кызыксыну уята.Мәсәлән, тел дәресләрендә укучыларымның  китаптан әзер тестларны кулланмыйча, мөстәкыйль рәвештә үз тест вариантларын төзүләре, әдәбият дәресләрендә аерым бер чорга яисә темага карата чыгыш-презентацияләр әзерләвен сорыйм. Шулай итеп, укучылар өчен мөһим булган ачышлар ясала.

Укучыларым белән Резеда Вәлиеваның “Япь-яшь кенә ап-ак бөдрә каен” исемле ши-гырен укыйбыз. Шигырь табигатьне саклау темасына багышланган. Шушы шигырьне укыгач, балаларда проект ясау теләге туа.  Бу проект укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә, әдәби уку һәм әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү дәресләре белән бәйләнеш тудырырга мөмкинлек бирә.Проектлар методын куллану индивидуаль һәм төркемдә эшләү күнекмәләре булдырырга ярдәм итә. Дәрестә укучылар актив, аларның кызык-сынучанлыгы арта, аралаша белү күнекмәләре үсә. Тагын бер үзенчәлекле ягы шунда – оялып торучы укучыларның да үз фикерен әйтергә менә дигән мөмкинчелеге туа.

     Проектлар төзү эше сыйныфтан тыш чараларның нәтиҗәлеген үстерергә ярдәм итә.Фәнни-гамәли эзләнү эшләре укучыларыбызга район һәм республика күләмендәге конференцияләргә җиңел юл   яра.

  Дөрес, әсәрне инде компьютер аша тиз генә өйрәнеп  булмый, аның өчен бала кулына китап алырга тиеш. Туган тел һәм әдәбият укытучысының төп методик коралы ул – сүз, әдәби әсәр үзе, аның теле, моңы, фикер тирәнлеге .Шуңа да һәр укучыда китапларга  мәхәббәт уяту максатында, күмәк һәм аерым сәнгатьле укулар, төрле иҗади  ярышлар, укучылар конференцияләре үткәрәм. Бигрәк тә Фоат Садриевның «Таң җиле», Р.Батулланың «Сөембикә кыйссасы», Ф.Яруллинның «Чәчәкләр моңы», Ф.Бәйрәмованың «Кырык сырт», «Караболак өстендә ак болыт» әсәрләрен укучыларым яратып укыйлар һәм рәхәтләнеп фикер алышалар.

Нинди генә яңа методика уйлап тапмыйк, үткәннәргә кире кайтмый мөмкин түгел. Әдәп, әхлак тәрбиясе - атам- бабам йоласында. Әби-бабамның догаларын ишетеп  үстем-үкенмәдем.

Укытучы кулы белән киләчәк тормыш төзелә. Минемчә, укытучының иң төп  бурычы- балада үзенең белем дәрәҗәсен үзенә үстерергә омтылышын булдыру. Рус халкының мондый мәкале бар: “Әгәр дә син ач кешегә балык тотып бирсәң, ул көне буе тук булыр. Әгәр дә син аны балык тотарга өйрәтсәң, ул гомер буе тук булыр”. Без, укытучылар, балаларны “балык тотарга” өйрәтергә тиеш, дип уйлыйм.

      Укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче методикалар, технологияләр шактый Тик шулай да, укучыларымның күзләрендә очкынны күргәндә, үз фикерләрен дәлиллләп, үз туган телләрендә матур итеп әйтеп биргәндә, минем һөнәремне сайлап, киләчәккә юл ярганда, мин анык һәм горур итеп әйтә алам: минем методик табышларым дөрес һәм нәтиҗәле сайланган!

 

Ә алда әле күмпе табышлар, күпме эшләнмәгән эшләр…

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: