Ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Туган тел" мастер-класс-2019

Хамитова Ландыш Талгатовна

Ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен

"Туган тел" мастер-класс-2019 

Ризалык  https://cloud.mail.ru/public/79Bh/We8dZK3Tf

Представление  https://cloud.mail.ru/public/L5mG/qv2nHrG4y

Гариза   https://cloud.mail.ru/public/GojD/aQKfwQqp7

Бәяләмә https://cloud.mail.ru/public/3Vey/QVoqpykfK

Эссе "Минем методик табышларым"

Портфолио https://cloud.mail.ru/public/HdCa/JaXNFinLq

Укучыларның диплом-грамоталары https://cloud.mail.ru/public/57yY/ueBRPda6B

Укытучының эш тәҗрибәсе, публикацияләре https://cloud.mail.ru/public/8iGq/ERKE7UX8E

Мастер класс фрагменты "Кыскалыкта- осталыкhttps://cloud.mail.ru/public/FZgT/PPXS7HK7h

Мастер -класс презентациясе "Кыскалыкта - осталык" https://cloud.mail.ru/public/HdCa/JaXNFinLq

Мастер-класс конспект- планы  https://cloud.mail.ru/public/JStd/YLFEwXTxD

Эш тәҗрибәмнән (программа, конспектлар)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе "Минем методик табышларым"102.81 КБ
Microsoft Office document icon "Әллүки"түгәрәге программасы198 КБ
Файл Класстан тыш чара "Шәҗәрә"31.36 КБ
Файл Класстан тыш чара "СуУл елларның даны мәңгелек"25.75 КБ
Файл Дәрес эшкәртмәсе Иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре81.27 КБ
Microsoft Office document icon Технологик карта "Искәндәр Рәфыйковның “Ана язмышы” картинасы буенча тасвирлама-сочинение язу.134 КБ
Файл Дәрес эшкәртмәсе "Сүз төзелеше"44.75 КБ
Microsoft Office document icon Дәрес эшкәртмәсе "Тел галимнәре"50 КБ
Microsoft Office document icon Дәрес эшкәртмәсе "Халык җырлары"47.5 КБ
Microsoft Office document icon Класстан тыш чара "Мәдинә Маликова белән очрашу"56.5 КБ
Файл Фәнни хезмәт "Әфганстан- сугыш ярасы"50.22 КБ
Файл Фәнни мәкалә Инновационные технологии развития познавательного интереса и творческой активности учащихся на уроках родного языка27.88 КБ
Файл Фәнни мәкалә Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр нигезендә укучыларда танып белү һәм иҗади активлыкла27.03 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ГЕРОЕ АХМЕТШИН МАРАТ РАДИКОВИЧ ИСЕМЕНДӘГЕ  АТАБАЙ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ»

                   

Язды: 

                               югары категорияле татар теле һәм  әдәбияты

                              укытучысы - Ландыш Тәлгать кызы Хәмитова

                                            2019 нчы ел

Кызыксындырып укыта белгән

кеше генә яңа үрләр яулый ала.

Э.Энштейн

Укытучы...   Бу сүздә никадәр горурлык, хөрмәт һәм  изгелек! Никадәр генә авыр  һәм җаваплы булмасын, җир йөзендә бу һөнәрдән дә күркәмрәк эш юктыр, миңа калса.Мәктәп бусагасын атлап керү белән, укытучы  газиз әнкәй  кебек якын бер затка әверелә.Бала өчен ул ата-ана да, остаз да, югары үрнәктәге шәхес тә. Укытучы- абруй.... Мавыктыргыч һәм заманча дәресләр үткәрү өчен тырышып хәзерләнгән йокысыз төннәре,  иксез-чиксез  дәфтәрләрне тикшерү өчен сибелгән күз нурлары - бары да  укытучының  зур иҗади тырышлыгы.

  Еллар арты еллар уза тора.... Күңелләр нечкәрә. Тормышка да, һөнәрең кебек, башкача карый башлыйсың икән. Укучыларыңның йөзләрендә риясыз елмаю күрәсең икән, димәк, син –бәхетле. Кулларында урман-болыннардан җыелган чәчкә бәйләме бу бәхетне тагын да зурайта, канатландыра. Синең өчен, вакытын кызганмыйча, урынын табып, синең турында уйлап җыйган бит ул аларны!!!  Укытучыны мактап язган шигырьләре, инша-хикәяләре, бәйгеләргә җибәрелгән фотосурәтләрен күрсәң... Моның бәрабәренә Укытучы булу  кирәк булгандыр, мөгаен!

   Кечкенә, шаян кызчык вакыттымнан ук беренче укытучыма булган соклану хисе күңелемдә якты хатирә булып саклана.

 ...1978нче елның 1нче сентябрь иртәсе. Ак тасмалар тагып, иң матур чәчкәләрдән ясалган гөлләмәмне тотып, әти-әнием белән мәктәп ишеген ачып кердем. Ышанычсыз адымнар белән керүләрем, курку хисеннән, билгесезлектән  “дөп-дөп” типкән нәни йөрәгемнең дулкынлануы әле дә исемдә... Әмма уытучымның әнием кебек назлы, елмаюдан балкыган ягымлы карашы мине бик тиз  эретте. Минем өчен кызыклы  ачышларга бай белем иленә сәяхәт башланды.  

  Шәһәр кызы идем мин. Тумышым белән Казаннан. Шуңа да карамастан, башкалабызның 35нче татар-инглиз мәктәбенә укырга кердем, татар мохитендә тәрбияләнеп үстем. Тормышымның олы юлы нәкъ менә мәктәпкә,татар теленә борылганы өчен, әти-әниемә әле дә бик рәхмәтле мин.

 Ул дәвердән нәкъ 40 ел вакыт үтеп тә киткән.Туган  телебезгә һәрдаим кадер-хөрмәт югала бара. Югалтканда- кадерен белмибез, ә аннары –соң була!!!...

 70-80 нче еллар дәверендә дә, татар теленә карата кимсетүле караш яшәгәндә, параллель рус классларында 40ар укучы тупланып, татар классында 12 бала булып укыдык. Алдагы сынаулар, киләчәктәге язмыш билгесез иде… Әмма нәкъ шушы сыйныфка эләгүем белән, мин бәхетле киләчәгемә атлаганмын. Бүгенге Атабай авылындагы матур гаилә тормышыма, яраткан һөнәремә юл ярган бит ул! Атам- бабам нигезенә кайтарган!

  Еллар үткән саен, яңа технологияләр, методик алымнар, формалар, методологияләргә юлыккан саен, үткәндәге мәктәбем, остазларым һәм аларның дәрес бирү ысуллары  ешрак исемә төшә. Бик күп иде алар- хөрмәткә ия булган укытучыларым. Әмма берсе- нәкъ үземә кирәклесе, татар теле һәм әдәбияты фәненә булган мәхәббәтемне яулады. Аның һәр дәресе- кабатланмас могҗиза, ә сөйләме- сандугач теле диярсең! Ул - затлылыгы белән күпләрдән аерылып торган атаклы татар теле һәм әдәбият укытучысы, күп кенә  дәреслекләрнең авторы – Сибгатуллина Диләрә Шәрип кызы.

  Кулында- гади акбур, икенчесендә китап булыр иде. Ә кирәкле вакытта магнитофон язмаларын тыңлата, җырлар белән хозурландыра белде. Бик гади генә дә төсле. Әмма бу гадилек мине тыйнаклыкка, сабырлыкка, зур җаваплылыкка өйрәтте  һәм, әлбәттә, татар теленә, әдәбиятына зур мәхәббәт, соклану хисе уятты. Нәкъ шушы мөгаллимәмнең дәресләре мине, һич кенә дә икеләнмичә, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә юнәлтте һәм, имтиханнарымны уңышлы гына тапшырып, хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте.  Ә биредә –зур фәнни дөнья, кабатланмас шәхесләр: М.Мәһдиев, Д.Г.Тумашева, М.Бакиров, Шәйхелисламов, Ф.Хисамова, А.Яхин, Т.Галиуллин, Г.Саттаров һ.б.  Флера Сафиуллина, беренче елларымнан ук, фәнни җитәкчем булып, мине, чын мәгънәсендә, эшкә «җикте»: фәнни эшкә, тормыш итәргә, кеше булырга өйрәтте. 

   Ә буш вакытларымда…җырладым. I курстан ук Казан федераль университеты Татар халык хорына- Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллинның тылсымлы кулларына эләгеп, күп тавышка җырлауның нечкәлекләрен өйрәндем, шәһәрләр буйлап гастрольләрдә йөрдем...

   Ә бүген мин үзем дә мөгаллимә.Телебезгә мөнәсәбәт үзгәргән заманда, туган телебезне чикләп, киләчәген билгесезлектә калдырсалар да, горур итеп әйтә алам: мин - татар теле һәм әдәбияты  укытучысы. Менә инде 27нче  елымны  балалар күңелендә татар теленә, әдәбиятына карата хөрмәт һәм ярату хисе тәрбиялим. Әлбәттә, барысы да гел шома һәм бәрхет түгел....

     “Әгәр сез дөрес  хезмәт сайласагыз, аңа күңелегезне салсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар”,- дигән фәлсәфәче Аристотель

Чынлап та, бүгенге көндә мин бик бәхетле кеше. Укытучы булуым белән горурланам. Татар теле укытучысы – ул гади бер укытучы гына түгел, ә милләтнең сакчысы да. 

    Бүгенге көндә ничек итеп, нинди юллар, алымнар белән балаларга булган  белемеңне сеңдерергә? Нинди ысуллар кулланырга? Ничек итеп, заманга каршы торырлык, көн итәрлек заманча белемле шәхесләр хәзерләргә?

  Фән ныклы үсеш алган, яңа технологияләр, компьютер, интернет заманында яшибез.  Ата-аналар көне-төне эштә, балаларының

күбрәк  матди ягын  кайгырта. Мондый шартларда туган тел укытучысы мәктәптә  белем биреп кенә калмый, балаларның рухи дөньясын да баета. “Ризык кермәсә, тән ачыга, ә кеше надан булса, аңа рухи азык кермәсә, күңел хәзинәсе, җаны ач кала,” – дип язган күренекле язучыбыз Гомәр Бәширов. Шуңа күрә дә дәресләремдә әхлак тәрбиясенә зур урын бирәм. Гаделлек, намус, шәфкатьлелек, кешелеклелек турында сөйлим, тормыштан мисаллар китерәм. Татар милләтенең йөзек кашы булган шәхесләрне, халкыбызның күркәм гореф – гадәтләрен өйрәнәбез. Мин ышанам: Тукай әкиятләрен тыңлаган, Туфан шигырьләрен укыган укучыларымның киләчәге матур булыр.

  Минем фикеремчә, укучыларга таләпләр кую гына дөрес түгел. Укытучы һәрвакыт үзенең белемен арттыру өстендә дә эшләргә тиеш. К.Д. Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала” - дип әйткән сүзләре күңелгә килә. Кыңгырау шалтырый, дәрес бетә, ә мин уйланам. Дәресемә бәя бирәм, уңышлысына сөенәм, кытыршы яклары булганда, аларны бетерү юлларын эзлим. Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында белемне камилләштерү курслары, шәһәр һәм район мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган семинарлар, региональ мәйданчыклар, алдынгы укытучылар алдында  осталык дәресләре минем өчен зур үсеш мәктәбе булып тора.

   “Һәр дәрес бүләк кебек уйланылган булырга тиеш”,- дип әйткән танылган педагог Ш.Амонашвили. Дәрескә кирәкле материаллар эзләү, аны балаларга “бүләк” итеп әзерләү күп көч, тырышлык сорый. Чын укытучы балаларны кызыксындыра белергә тиеш.

       Бүген замана авыр, дип әйтергә тырышабыз. Балалар үзгәрде, алар башка кыйммәтләргә табына, дибез. Ә бит замана — ул без үзебез. Кыйммәтләрне үзебез тудырабыз. Әти-әни һәм мәктәп бергә эш иткәндә, бар максатка да ирешеп була. Балалар белән мөнәсәбәтләрне көйләгәндә,  кушып эшләтү, мәҗбүр итү ысулын түгел, ә хезмәттәшлек юлын сайлыйм. Укытучы дәрәҗәсен төшерми генә, үземне алар өчен дус, киңәшче итеп куярга тырышам. Дәресләр дә шул принципка көйләнә.

    “Укытучы укыганда гына чын укытучы булып кала”,- дигән бөек философ. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен,  заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Әйе, бу дәвердә үзем яратып кулланган, күп тапкырлар сыналган методик табышларым да аз булмагандыр. Менә аларның кайберләрен карап та китик.

    Тел дәресләрен күбрәк проблемалы, иҗади эзләнү –тикшеренү рәвешендә үткәрергә тырышу эзсез калмый: укучыларымның кыю үз фикерләре, үз тормыш позицияләре сиздерә.

    “Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм   эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”. Бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган әлеге канатлы сүзләрне бөек язучы Галимҗан Ибраһимов әйткән.  

    Укыту-тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә. Заман укучыдан белем таба һәм аны куллана белүне, эш-гамәл башкаруны, үз-үзеңне үстерә алуны сорый. Мәктәп  алдына куелган яңа укыту стандартлары нәкъ шул карашларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән  дә инде.

     Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулану да- укучыларның зирәклеген, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерә, татар теле һәм әдәбияты фәннәренә кызыксыну уята. Мәсәлән, тел дәресләрендә укучыларымның  китаптан әзер тестларны кулланмыйча, мөстәкыйль рәвештә үз тест вариантларын төзүләре, әдәбият дәресләрендә аерым бер чорга яисә темага карата чыгыш-презентацияләр әзерләвен сорыйм. Шулай итеп, укучылар өчен мөһим булган ачышлар ясала.

    Укучыларым белән Резеда Вәлиеваның “Япь-яшь кенә ап-ак бөдрә каен” исемле шигырен укыйбыз. Шигырь табигатьне саклау темасына багышланган. Шушы шигырьне укыгач, балаларда проект ясау теләге туа.  Бу проект укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә, әдәби уку һәм әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү дәресләре белән бәйләнеш тудырырга мөмкинлек бирә.Проектлар методын куллану индивидуаль һәм төркемдә эшләү күнекмәләре булдырырга ярдәм итә. Дәрестә укучыларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аралаша белү күнекмәләре үсә. Тагын бер үзенчәлекле ягы шунда – оялып торучы укучыларның да үз фикерен әйтергә менә дигән мөмкинчелеге туа.

     Проектлар төзү эше сыйныфтан тыш чараларның нәтиҗәлеген үстерергә ярдәм итә.Фәнни-гамәли эзләнү эшләре укучыларыбызга район һәм республика күләмендәге конференцияләргә җиңел юл яра.

    Дөрес, әсәрне инде компьютер аша тиз генә өйрәнеп  булмый, аның өчен бала кулына китап алырга тиеш. Туган тел һәм әдәбият укытучысының төп методик коралы ул – сүз, әдәби әсәр үзе, аның теле, моңы, фикер тирәнлеге. Шуңа да һәр укучыда китапларга  мәхәббәт уяту максатында, күмәк һәм аерым сәнгатьле укулар, төрле иҗади  ярышлар, укучылар конференцияләре үткәрәм. Бигрәк тә Фоат Садриевның «Таң җиле», Р.Батулланың «Сөембикә кыйссасы», Ф.Яруллинның «Чәчәкләр моңы», Ф.Бәйрәмованың «Кырык сырт», «Караболак өстендә ак болыт» әсәрләрен укучыларым яратып укыйлар һәм рәхәтләнеп фикер алышалар.

    Нинди генә яңа методика уйлап тапмыйк, үткәннәргә кире кайтмый мөмкин түгел. Әдәп, әхлак тәрбиясе - атам- бабам йоласында. Әби-бабамның догаларын ишетеп  үстем-үкенмәдем.

    Укытучы кулы белән киләчәк тормыш төзелә. Минемчә, укытучының иң төп  бурычы - балада үзенең белем дәрәҗәсен үзенә үстерергә омтылышын булдыру. Рус халкының мондый мәкале бар: “Әгәр дә син ач кешегә балык тотып бирсәң, ул көне буе тук булыр. Әгәр дә син аны балык тотарга өйрәтсәң, ул гомер буе тук булыр”. Без, укытучылар, балаларны “балык тотарга” өйрәтергә тиеш, дип уйлыйм. Бу – бүгенге федераль дәүләт стандартының да төп таләбе.

      Укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче методикалар, технологияләр шактый Тик шулай да, укучыларымның күзләрендә очкынны күргәндә, үз фикерләрен дәлиллләп, үз туган телләрендә матур итеп әйтеп биргәндә, минем һөнәремне сайлап, киләчәккә юл ярганда, мин анык һәм горур итеп әйтә алам: минем юлым дөрес һәм нәтиҗәле сайланган! Мин- УКЫТУЧЫ!

Ә алда әле күмпе табышлар, күпме эшләнмәгән эшләр…



Предварительный просмотр:

Лаеш муниципаль районы Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе югары квалификацияле татар теле, әдәбияты  укытучысы  Шәрәпова Илсөяр Дәүләтовнаның  мили-төбәк компоненты буенча   «Туган ягым- гүзәл як» авторлык   программасы

Аңлатма язуы

     Мәгариф системасын модернизацияләү, ягъни яңача үзгәртеп кору шартларында халкыбызның эстетик идеалларын, әхлак кануннарын, традицияләрен дөрес итеп аңлату, алар белән горурлану хисе тәрбияләү, милли  мәдәниятне  өйрәнүгә зәвык белән якын килү, аның үрнәкләренә дөрес бәя бирә,  милли образлар нигезендә иҗади фикерли белергә өйрәтүдә милли- төбәк компонентларын куллану урынлы.

    Милли- төбәк компоненты- укыту программаларының һәм планнарының бер өлеше, уку- укыту процессында төрле метод һәм формалар ярдәмендә тормышка ашырыла, нинди дә булса халыкның һәм төбәкнең тарихына, теленә, көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, укучыларда тотрыклы уңай белем һәм күнекмәләр тудыруга ярдәм итә, аларда милли үзаң, ватанпәрвәрлек һәм гомумкешелек сыйфатлары тәрбияли. Милли- төбәк компонентына татар милләтенең генә түгел, шул төбәктә яшәгән барлык  милләтләрнең рухи - мәдәни байлыклары керә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                        Милли- төбәк компонентларына түбәндәгеләрне кертергә була:

  • халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре;
  • район һәм авылларның тарихы, үткәне, хәзергесе һәм бүгенгесе;
  • мәгариф тарихы;
  • авылдан һәм районнан чыккан күренекле шәхесләр, әдипләр;
  • районның һәм авылның топонимикасы;
  • халык авыз иҗаты;

  -    туган якның табигате;

  • аның кешеләре һ.б.

  Татар халкы- кешелек язмышында тирән эз калдырган халык. Аның гыйбрәтле бай тарихы, кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияте, күркәм гореф- гадәтләре бар. Милләтебез - искиткеч тырыш, эшчән, каһарман, белемгә омтылучан, сабыр, киң күңелле халык. Аның әнә шул гүзәл сыйфатларын, уникаль рухи мирасын яшь буынга  түкми- чәчми тапшыруда, мәдәни һәм рухи байлыкларын саклауда милли-төбәк компонентлары хәлиткеч рольне  уйныйлар.

       Татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең төп максаты - туган телне, әдәбиятны өйрәтү, укучыларның аларны камил үзләштерүләрен тәэмин итү, аларга мәхәббәт  тәрбияләү, ә туган телгә, туган  халыкка мәхәббәт ул туган авылдан, туган  җирдән,  үз районыңнан башлана. Аның һәр милли- төбәк компоненты татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли тәрбия чарасы булып тора.

   Милли- төбәк компонентлары хәзерге заман шартларында укучы шәхесен тәрбияләүгә зур рухи этәргеч бирәләр, укыту һәм тәрбия процессының, халык педагогикасының төп өлешен тәшкил итәләр.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентларын куллану программасының

максаты һәм бурычлары

Максат: Әйләнә - тирә чынбарлык һәм үз милләтең турында фәнни караш  формалаштыру, туган якка һәм үз милләтеңә мәхәббәт, төбәктә яшәүче башка халыкларга хөрмәт хисен тәрбияләү, милли үзаң  уяту.

Бурычлар:

  1. Туган төбәк турындагы белемнәрне тирәнәйтү, укучыларның дөньяга карашларын үстерү, аларда тотрыклы уңай белем  һәм күнекмәләр тудыру.
  2. Татар халкының эстетик идеалларын, әхлак кануннарын, традицияләрен дөрес итеп аңлату, алар белән горурлану хисе тәрбияләү.
  3. Милли мәдәниятне өйрәнүгә зәвык белән якын килү, аның үрнәкләренә дөрес бәя бирү, милли образлар нигезендә иҗади фикерли белергә өйрәтү.
  4. Уку- укыту һәм тәрбия процессында һәрдаим төбәкнең тарихына , шунда яшәүче халыклар теленә, көнкүрешенә, гореф- гадәтләренә таяну.
  5. Үз районың, авылың, гаиләң, нәсел тамырларың турында белемнәр формалаштыру.
  6. Милли һәм гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү.

 

Милли-төбәк компонентлары буенча авторлык программасы

                                                                                          Лаеш ягы – гүзәл як .                                                                                      

Дәрес№

Сәгать саны

Класс

Тема

Нинди темага бәйләнешле рәвештә үтелә

Файдалану өчен материал

Өстәмә эш

1

(1)

V

Кереш.Лаеш ягы-борынгы як, тарихи Болгар җире.

Туган тел турында әңгәмә.Кереш дәрес.

“История Лаишевского края” китабы,1997;Лаешның 440 еллыгына багышланган матбугат  материаллары (1557)

“Лаеш ягы – гүзәл як” темасына шигырь яки мәкалә язу.

2

(1)

V

Лаеш ничек килеп чыккан?

Әдәбият буенча кереш дәрес.

“Лаеш шәһәре- зур өяз үзәге” мәкаләсе, “ Кама ягы” 15/ XII 1996

« Лаеш ни өчен шулай атала?”- әби-бабайлардан риваятьләр язып килү.

3

(1)

V

Туган ягыма көз килде.

Сөйләм үстерү. Укучыларны сочинение язарга өйрәтү.

Көз турында шигырьләр, туган як табигате.

Сочинение яисә көз турында шигырьләр язу.

4

(1)

V

Безнең гаилә.

Сөйләм үстерү.

Шәҗәрәләр, фотоальбомнар, гаилә ядкарьләре

Сочинение язып килү, гаилә шәҗәрәсен төзү.

5

(1)

V

Авылым ономастикасы.

Ономастика турында төшенчә.

Г.Саттаров” Татар исемнәре сүзлеге”К., 1981; “ Авылым топонимикасы” альбомы.

Хронологик таблица төзү.

6

(1)

V

Атабайлы Фатих Исхаков- Муса Җәлилнең дусты, Оренбургта бергә укыган шәриктәше.

Муса Җәлилнең тормыш юлы.

Җәлил турында дүрт хикәя “Үлемсезлек таңында” К., 1971

Муса турында истәлекләр. Ф.Исхаковның “Орденлы миллионнар сафында”истәлеген уку.

7

(1)

V

“ Шүрәле” балетының авторы Фәрит Яруллинның әнисе Нәгыймә апа- Хәерби кызы.

Г.Тукай “Шүрәле”.

“ Фәрит Яруллин турында истәлекләр”

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында “Шүрәле” балетын карау.

8

(1)

V

“Изгеләрдән изге туган җир...”

Г.Кутуй “Сагыну” нәсере

Туган якны өйрәнү музее материаллары, “Атабай елъязмасы”.

Туган җир, туган авыл турында шигырьләр язу.

9

(1)

V

“Туган өен белмәгән Туган авылын белерме? Туган авылын белмәгән Туган илен белерме?!

М.Кәрим “Озын-озак балачак” повесте.

“Авылыбызның бәйрәм-йолалары” альбомы, стендлар, туган җир турында мәкаль - әйтемнәр.

“Туган ил кайдан башлана?”- диспут.

10

(1)

V

Авылым ветераннары.

Ф.Кәрим “ Үлем уены” поэмасы.

“Авылыбыз ветераннары” альбомы, сочинениеләр, стендлар.

Авыл ветераннары белән очрашу үткәрү

11

(1)

VI

Кереш. Лаеш җире- борынгы як.

Туган тел турында әңгәмә. Кереш дәрес.

“ История Лаишевского края” китабы, 1997; Лаешның 440 еллыгына багышланган матбугат материаллары(1557)

“Лаеш ягы- гүзәл як” темасына шигырь яки мәкалә язу.

12

(1)

VI

Лаеш ничек килеп чыккан?

Әдәбият буенча кереш дәрес.

“ Лаеш шәһәре- зур өяз үзәге” мәкаләсе “ Кама ягы” 15/XII 1996

“ Лаеш ни өчен шулай атала?”- әби-бабайлардан риваятьләр язып килү.

13

(1)

VI

Авылым һәм районым революция һәм Гражданнар сугышы елларында.

Г.Гобәй”Маякчы кызы” повесте.

“Атабай елъязмасы”, Атабай туган якны өйрәнү музее материаллары, “Гражданнар сугышында катнашкан атабайлылар» альбомы.

Гражданнар сугышында катнашкан ветераннар турында мәглүматлар туплап, авыл музеена тапшыру.

14

(1)

VI

“ Туй җыры” ның авторы Шамил Кашапов- Лаеш егете.

Татар халык җырлары.

“Җырлар” китаплары.

С.Сөләйманова сүзләренә язылган “ Туй җырын” өйрәнү.

15

(1)

VI

Халкымның кәсепләре

Исемнәр ясалышы.

“Авылым горурлыгы” һ.б альбомнар.

“ Авылыбыз кәсепләре” темасына кечкенә инша язу, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар.

16

(1)

VI

Бу күл ( елга, чокыр, болын, саз) ни өчен шулай атала?

Ялгызлык исемнәр

Укучылар язып килгән риваятьләрдән тупланган “Авылым риваятьләре” папкасы.

Хронологик таблица төзү, әби-бабайлардан яңа риваятьләр язып килү.

17

(1)

VI

Халкыбызның асыл сыйфатлары, гореф- гадәтләре.

Сөйләм үстерү

Рәүфә Уразман” Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”К., 1992; альбомнар, шигырьләр.

Сочинение язып килү; халкыбыз сыйфатлары турында мәкальләр җыю.

18

(1)

VI

Татар Янтыгы егете рәссам Рәшит Фәйзрахманов. Аның картиналарында туган якның чагылышы.

Сөйләм үстерү. Картина буенча сочинение язу.

“Мәңгелек көтү. 1941...”,  “Симәнә ташу”,  “Сугышка” һ.б картиналары.

Рәссам турында мәгълүмат туплау, бер картина буенча инша язу.

19

(1)

VII

Кереш. Лаеш ягы- гүзәл як.

Туган тел турында әңгәмә. Кереш дәрес.

“История Лаишевского края” китабы, 1997; Лаешның 440 еллыгына багышланган матбугат материаллары(1557)

“Лаеш җире-гүзәл як” темасына шигырь яки мәкалә язу.

20

(1)          

VII

Лаеш ничек килеп чыккан?

Әдәбият буенча кереш дәрес.

“Лаеш шәһәре- зур өяз үзәге” мәкаләсе, “ Кама ягы “ 15/XII 1996.

«Лаеш ни өчен шулай атала?”-әби- бабайлардан риваятьләр язып килү.

21

(1)

VII

“Туган ягым- гөлләр иле”

Сөйләм үстерү.

“ Атабаем, кайтам сиңа” җыры. К.Нигъмәтҗанов сүзләре һәм көе; “ Атабай турында җыр”. К.Сафин сүзләре һәм көе.

Сочинение -тасвирлама язу.

22

(1)

VII

Авылымның ак әбиләре.

Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять” повесте.

Ә.Еники « Әйтелмәгән васыять”, Г.Садә “ Ак әбиләр” шигыре, авыл әбиләренә, сугыш елларына багышланган альбом-стендлар.

«Әбиемнең гомер юлы” темасына мәкалә язу, “ Ак яулыклы әбием” кичәсен үткәрү.

23

(1)

VII

Туган төбәгем колхозлашу елларында.

Мирсәй Әмир “Агыйдел”

Авыл һәм район музее материаллары,архив мәгълүматлары.

Беренче колхозлар, аларның рәисләре , беренче колхозчылар турында мәгълүмат туплау.

24

(1)

VII

Г.Тукай премиясе лауреаты Искәндәр Рәфыйковның нәсел тамырлары  Атабайга барып тоташа.

Сөйләм үстерү.

И.Рәфыйков “ Кунакка бару”, «Җәлилчеләр”, “Сөембикә”, “Хат  килде” һ.б картиналар.

Рәссам турында  мәгълүмат туплау, бер картина буенча сочинение язу.

25

(1)

VII

Авылым бәетләре.

Бәетләр.

Альбом- папкага тупланган аыл бәетләре.

Әби- бабайлардан яңа бәетләр язып килү.

26

(1)

VII

Лаеш төбәгеннән чыккан рәссам Хуторов һәм аның картиналары.

Сөйләм үстерү.

Лаеш туган якны өйрәнү музее материаллары.

Картина буенча сочинение язу.

26

(1)

VII

Авылым Бөек Ватан сугышы елларында.

Ф.Кәрим  “ Ант”, “ Ватаным өчен”.

Авыл музее материаллары, альбомнар, стендлар.

Сугыш елъязмасын төзү.

27

(1)

VIII

Кереш. Лаеш ягы- борынгы Болгар җирләре.

Туган тел турында әңгәмә. Кереш дәрес.

“ История Лаишевского края” китабы, 1997, Лаешның 440 еллыгына багышланган матбугат материаллары ( 1557)

“ Лаеш җире- туган ягым” темасына шигырь яки мәкалә язу.

28

(1)

VIII

Лаеш төбәге тарихы.

Әдәбият буенча кереш дәрес.

“ Лаеш шәһәре- зур өяз үзәге” мәкаләсе,” Кама ягы” 15/ XII 1996.

“Лаеш ни өчен  шулай атала?”- әби-бабайлардан риваять- легендалар язып алу.

29

(1)

VIII

И, Идел йорт, Идел йорт,

Идел эче имин йорт!

“ Идегәй” дастаны.

“ Идегәй” дастаны. К ., 1988

Туган җир турында шигырьләр, язмалар.

Шәҗәрә төзү  күнекмәләре.

30

(1)

VIII

Туган ягым- тарихи төбәк.

Н.Фәттах “Әтил суы ака торур” романы.

Н. Фәттах “ Әтил суы ака торур” романының төрле басмалары, Татарстан картасы.

Татарстан картасы буйлап сәяхәт.

31

(1)

VIII

“ Буыннарны бәйләп торган нәсел җебем өзелмәсме?!”

Сөйләм үстерү.

Кулдан эшләнгән зур буклет, шигырьләр, җырлар, гаилә ядкарьләре, шәҗәрәләр.

Катлаулы  план төзеп, сочинение язу, нәсел агачларын үстерү.

32

(1)

VIII

Халкымның  мин яраткан йола бәйрәме.

Г.Бәширор “ Туган ягым- яшел бишек”

Г.Бәширов “Сайланма әсәрләр” II том, К.., 1982;  

Р. Уразман “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре” К. , 1992, альбомнар, матбугат  материаллары.

Иң яраткан халык бәйрәме турында инша язу. Мәктәптә Сөмбелә, Нәүрүз, Каз өмәсе, Карга боткасы, Кече Сабантуй һ.б халык бәйрәмнәрен үткәрү.

33

(1)

VIII

Авылым матур уйлый.

Сөйләм үстерү.

Авылның туган якны  өйрәнү музее материаллары.

Сочинение-фикерләмә язу.

34

(1)

VIII

Пәрәү егете Тимер Зиннуров- Татарстанның халык артисты.

Кәрим Тинчурин  “Җилкәнсезләр”

Тимергали Зиннуровка багышланган альбом.

К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына сәяхәт.

35

(1)

VIII

Талантлы артистка Наилә Ибраһимова- Атабайның горурлыгы.

Туфан Миңнуллин

“Бәхетле кияү” комедиясе.

Н. Ибраһимовага багышланган альбом, стенд, матбугат материаллары.

Н. Ибраһимова белән очрашу уздыру.

36

(1)

VIII

АтабайлыФатих Исхаков-Муса Җәлилнең дусты, Оренбургта бергә укыган шәриктәше.

Муса Җәлил – герой шагыйрь.

Җәлил турында дүрт хикәя “Үлемсезлек таңында” К., 1971.

Муса турында истәлекләр. Ф.Исхаковның “Орденлы миллионнар сафында” истәлеген уку.

37

(1)

VIII

Авылым хатын-кызлары, яшүсмерләре- тыл хезмәтчәннәре

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” повесте

Музей

материаллары, сочинение, мәкаләләр.

“ Әбиемнең сугыш еллары турында хатирәсе” темасына мәкалә язу.

38

(1)

VIII

Шәҗәрәңне беләсеңме?

Миргазыян Юныс “ Шәмдәлләрдә генә утлар яна”

Республика буенча I урынны алган шәҗәрә, кулдан эшләнгән башка шәҗәрәләр.

Һәр укучының гаилә шәҗәрәсен төзү, булганнарын тулыландыру.

39

(1)

VIII

Авылымның  киләчәген ничек күз алдыма китерәм?

Сөйләм үстерү.

“ Атабай елъязмасы»

Сочинение- фикерләмә.

40

(1)

IX

Кереш. Лаеш ягы – гүзәл туган җирем.

Туган тел турында әңгәмә. Кереш дәрес.

“ История Лаишевского края” китабы, 1997; Лаешның 440 еллыгына багышланган матбугат материаллары. (1557)

«Лаеш ягы- гүзәл як” темасына шигырь яки мәкалә язу.

41

(1)

IX

Лаеш ничек килеп чыккан?

Әдәбият буенча кереш дәрес.

“ Лаеш шәһәре- зур өяз үзәге” мәкаләсе . “Кама ягы” 15/ XII  1996

«Лаеш ни өчен шулай атала?” Әби- бабайлардан риваять- ләр язып килү.

42

(1)

IX

Болгар җире-туган җирем.

Идел- Кама буендагы Болгар дәүләте. Анда әдәбият һәм сәнгать.

“ Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбияты”. К., 1998.

Болгарга экскурсия.

43

(1)

IX

Фәндә “ Имәнкискә культурасы” термины каян килеп чыккан?

Рун язулы истәлекләр.

“История Лаишевского края” китабының “Тайны Именьковского кургана” бүлеге.

Имәнкискә авылына сәяхәт.

44

(1)

IX

Болгар шәһәре Кашан һәм аның серләре. Кол Гали Кашанда туганмы?

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”

Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбияты” дәреслеге. К., 1998, К.Гали “ Кыйссаи Йосыфның “ төрле басмалары.

Диспут үткәрү.

45

(1)

IX

Туган якның төтене дә татлы...

Г.Р.Державин –атаклы якташыбыз.

“ Кама  ягы “ газетасында Г.Р,Державинга багышлап  басылган  мәкаләләр циклы, «История Лаишевского края” китабының “ Державинские места” бүлеге.  

Г.Р.Державин турында реферат язу, Лаешка Державин музеена сәяхәт.

46

(1)

IX

Лаеш районы һәм декабристлар хәрәкәте.

XIX  йөзнең

I яртысында әдәбият.

“ История  Лаишевского края “ китабының “Декабрист Д.И. Завалишин” бүлеге.

Декабристлар Д.И,Завалишин һәм В.П.Ивашев турында мәгълүмат туплау.

47

(1)

IX

Кече Елга авылы кешесе Фәхретдин бине Мифтахетдин әл- Газани, әл- Болгари, әл- Лаеши- XIX йөзнең күренекле шагыйре.

XIX йөзнең II яртысында поэзия.

“ История Лаишевского края” китабының “ Поэт Фахретдин бине Мифтахетдин аль- Лаеши” бүлеге, И.Салахов мәкаләсе «Казан утлары» 1968 № 8

Хронологик таблица төзү, әсәрләреннән өзекләр уку.

48

(1)

IX

Лаеш төбәгеннән чыккан мәгъфәтче Миргазиз Зәбиров Укмаси.

XIX йөзнең  

II яртысында әдәбият. Мәгърифәтчелек .

М.Мәһдиев “Язмышлар”мәкаләсе,”Ватаным Татарстан” 19\VI,1991.

“Язмышлар”мәкаләсен уку.

49

(1)

IX

Рус язучылары  А.С. Пушкин, Л.Н.Толстой, А.И.Герцен, А.Н.  Радищев,М.Е.Сал-тыков –Щедрин Лаеш җирендә.

XIX йөзнең I яртысында әдәбият.

Гарзавина А.В.”Отчизние посвятим души прекрасные порывы : декабристы и Казань « К., 1990.

    Тормыш  юлларын  өйрәнү һәм әсәрләрен уку.

50

(1)

IX

Якташ рәссам Искәндәр Рәфыйков һәм аның картиналары.

Сөйләм үстерү.

Искәндәр Рәфыйков “Кунакка бару”,Җәлилчеләр”,”Сөембикә”,”Хат килде” Һ. б. картиналары.

Бер картина буенча сочинение язу.

51

(1)

Х

Кереш.Лаеш ягы- борынгы як,тарихи Болгар җире.

Туган тел турында әңгәмә.Кереш дәрес.

“История Лаишевского края”китабы,1997;Лаешның 440 еллыгына багышланган матбугат  материаллары (1557)

“Лаеш ягы – гүзәл як”темасына шигырь яки мәкалә язу.

52

(1)

Х

Лаеш ничек килеп чыккан?

Әдәбият  буенча кереш дәресләр

“Лаеш шәһәре – зур өяз үзәге” мәкаләсе “Кама – ягы”15XII 1996

“Лаеш ни өчен шулай дип атала? -әби – бабайлардан  риваятьләр язып  килү.

53

(1)

Х

Көчләп чукындыру –Ташкирмән,Син- гел һ.б. авыллар кичергән иң аяныч фаҗига.

Г.Исхакый”Зө-

ләйха “драмасы

Г.Исхакый”Зөләйха”драмасы ,”История Лаишевского края” китабының”Ташкирмень : страницы  истории “ бүлеге

“Ханкирмән –Ташкирмән турында  халык күңелендә йөргән  риваятьләр ни сөйли?”темасына әңгәмә

54

(1)

Х

Гата Нуруллин –Татарстанның  халык артисты.

К.Тинчурин “Американ”

“Кама ягы”1998,1.04.

Гата Нуруллинның тормыш сәхифәләре буенча хронологик таблица төзү.

55

(1)

Х

Мәшһүр татар мәгърифәтчеләре С.Максуди һәм Һ.Максудилар-

ның нәсел тамырлары Хәербинең Атнагол  морзага тоташа.

ХХ йөз башы татар әдәбияты һәм җәмгыяте

“История Лаишевского края” китабының”Шеджере Максудовых» бүлеге.

Максудилар     шәҗәрәсен өйрәнү, реферат язу.

5 6

(1)

Х

Татар Кабаны авылында туган  Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшевлар-1905-1914 елларда Казанда басылган”Бәянел-хак” газетасын нәшер итүчеләр.

ХХ гасыр башында иҗтимагый фикер үсеше һәм публицистика.

«История Лаишевского края» китабының”Сайдашевы и газета “Баянелхак” бүлеге.

М.И.Әхмәтҗанов мәкаләсенә рецензия язу.

57

 (1)

Х

Авылым һәм районым революция һәм Гражданнар сугышы елларында.

Әдәбиятта революция һәм Гражданнар  сугышы темасы.

«Авылым елъязмасы», Атабай туган якны өйрәнү  музее материаллары.

Гражданнар сугышында катнашкан ветераннар турында мәгълүмат туплап,авыл музеена тапшыру.

58

(1)

Х

Илсөяр Иксанова –Саралан кызы.Аның «Такташка хат» поэмасы.

Һади Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасы.

И.Иксанова “Такташка хат» «Аргамак» журналы,»Кышкы канәферләр” К.,1999.

Шагыйрәгә хат язу.

59

(1)

X

Татар Янтыгы егете рәссам Рәшит Фәйзрахманов. Аның картиналарында туган якның чагылышы.

Сөйләм үстерү. Картина буенча  сочинение язу.

“ Мәңгелек көтү. 1941...”,  “Симәнә ташу”,  “Әфганчыларның әниләре”, “Сугышка” һ.б картиналар.

Рәссам турында мәгълүмат туплау, бер картина буенча инша язу.

60

(1)

X

Халкымның йола һәм бәйрәмнәре безнең төбәктә сакланамы?

Сөйләм үстерү.

“ Халкыбыз бәйрәмнәре” альбомы, буклет, стендлар.

Сочинение- фикерләмә язу.

61

(1)

ХI

Лаеш ягы -борынгы як,тарихи Болгар җире.

Туган тел турында әңгәмә.

Кереш дәрес.

«История Лаишевского края»

китабы,1997; Лаешның 440 еллыгына багышланган матбугат  материаллары (1557)

“Лаеш  җире- гүзәл як”темасына шигырь яки мәкалә язу.

62

(1)

ХI

Лаеш ничек килеп чыккан?

Әдәбият буенча кереш дәресләр.

“Лаеш шәһәре – зур өяз үзәге”мәкаләсе”Кама ягы”15 ХII 1996/

Лае ш ни өчен  шулай атала ?- әби – бабайлардан риваятьләр язып  килү.

63

(1)

ХI

Явыз Иван гаскәренә каршы күтәрелдек яу булып

Тарихи әсәрләр

Р.Батулла”Сөембикә кыйссасы”,Ф.Латыйфи”Хыянәт”М.Хәбибуллин”Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный”китаплары,”Авылым риваятьләре” папкасы.

“Күрше авыллар чукындырылганда, Атабай ничек исән калган?” темасына диспут үткәрү, картлардан  риваятьләр язып алу .

64

(1)

XI

Талантлы артистка Наилә Ибраһимова –Атабайның горурлыгы.

“Әлдермештән Әлмәндәр”

Н.Ибраһимовага багышланган альбомнар, матбугат материаллары.

Н.Ибраһимова белән очрашу уздыру.

65

(1)

XI

Якташ артисткалар Фирдәвес Хәйруллина һәм Фирдәвес Әхтәмова  иҗатлары.

Хәэерге татар драматургиясе.  

Артисткаларга багышланган  альбомнар, матбугат материаллары.

Г.Камал театрына сәяхәт.

66

(1)

ХI

Данлы “Шәмсекамәр” пьесасының авторы –Лаеш шәһәрендә туган Мөхәммәт Әблиев.

30 нчы елларда проза һәм драматургия үсеше.

“Кама- ягы “,7 сентябрь, 1998,1.04.

“Ш әмсекамәр” пьесасын  уку  һәм сәхнәләштерү.

67

(1)

ХI

Атабайлы Фатих Исхаков – Муса Җәлилнең дусты,Оренбург- та бергә укыган шәриктәше.

Муса Җәлилнең тормыш юлы.

Җәлил турында дүрт хикәя,”Үлемсезлек таңында” К.,1971.

Муса турында истәлекләр. Ф. Исхаковның”Орденлы миллионнар сафында”истәлеген уку.

68

(1)

ХI

Кара еллар корбаннары.

Шәхес культына багышланган әсәрләр.

Архив мәгълүматлары,олылар истәлекләре,музей материаллары.

Репрессиягә эләккән авылдашларның исемлеген төзү.

69

(1)

ХI

 Авылдашларым- ның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше.

Сугыш чоры- әдәбият үсешендә яңа дәвер.

“Хәтер “ китабы. Ветераннарга һәм һәлак булганнарга багышланган альбомнар,иншалар.

“Ул елларның даны мәңге сүнмәс” – сочинение язу.

70

(1)

ХI

Лаеш районыннан чыккан геройлар.

Бөек Ватан сугышы чоры прозасы.

“Батырлар китабы” К., 2000.

И.С..Матвеев,А.Т.Сергеев һ.б. турында материал җыю.

71

(1)

ХI

Авылым хатын – кызлары, яшүсмерләре – тыл хезмәтчәннәре

Г.Бәширов “Намус” романы

Музей  материаллары, сочинение,мәкаләләр.

“Әбиемнең сугыш еллары турында хатирәсе”темасына мәкалә язу

72

(1)

ХI

Авыл тарихын язабыз.

М.Мәһдиев “Кеше китә - җыры кала” повесте.

Архив материаллары

Авылның тарихи елъязмасын тулыландыру.

Файдаланылган   әдәбият:

  1. “ История Лаишевского края” китабы, 1997.
  2. “ Лаеш шәһәре- зур өяз үзәге” мәкаләсе, “ Кама ягы” газетасы. 15/ 12, 1996.
  3. Р.Г.Фәхретдинов “ Татар халкы һәм Татарстан тарихы” К. , “ Мәгариф” , 2001.
  4. К.Р. Синицына  “Татарстан һәм татар халкы тарихы” К. , “ Мәгариф” 2001.
  5. “Татарстан тарихы”. XX гасыр, IV кисәк, “ Хәтер”, 1998.
  6. “Татарстан тарихы” Казан, 2001.
  7. Г.М.Дәүләтшин “ Татарстан тарихыннан  хикәяләр” К. , 1993.
  8. “ Батырлар китабы”- “ Книга героев” Татарстан  китап  нәшрияты , 2000.
  9. “ Урта  гасыр һәм XX йөз татар әдәбияты” К ., 1998.
  10. Рәүфә Уразман “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре” К., 1992.
  11. “ Хәтер” китабы  К ., 1996.
  12. “ Үлемсезлек таңында” М.Җәлил турында истәлекләр.  Фатих Исхаков “ Орденлы миллионнар сафында” бүлеге К., 1971.
  13. Кол Гали “ Йосыф китабы” К., 1999.
  14. “ Идегәй”. Татар халык дастаны. К ., 1988.
  15. Лаеш туган якны өйрәнү музее һәм архив материаллары.
  16. Г.Р.Державин музее материаллары.
  17. Атабай, Имәнкискә        һ.б. авылларының туган якны өйрәнү музее мәгълүматлары.
  18. Республика буенча I урынны алган  шәҗәрә һ.б. гаилә шәҗәрәләре.
  19. “ Атабай елъязмасы”, “ Авылым бәетләре”, “ Атабай риваятьләре”, “ Авылым талантлары” һ.б папка-альбомнар.
  20. Г.Саттаров “ Татар исемнәре сүзлеге” К., 1981.
  21. “ Кама ягы” газетасында Г.Р. Державинның 200 еллыгына багышланган мәкаләләр циклы.
  22. .Илсөяр  Иксанова “ Ышанасы килә” К., 1991, “ Кышкы канәферләр” К., 1999.
  23. “ Алар- безнең  горурлыгыбыз” “ Кама ягы” газетасы 1998, 1\ 04.
  24. “ Шәмсекамәр” пьесасының  авторы “ Кама ягы” 2002. 7/ 09.
  25. Гарзавина А.В “Отчезне посвятим души прекрасные порывы: декабристы и Казань” К., 1990.
  26. М.Мәһдиев “ Язмышлар” мәкаләсе “ Ватаным Татарстан” 1991, 19/06.
  27. “ Наши земляки- участники  Велиеой  Отечественной  войны” Лаишево 1985.
  28. Татарстан картасы, гаилә ядкарьләре, фотоальбомнар һ.б.


Предварительный просмотр:

                                                      И. Д. Шәрәпова, Л.Т.Хәмитова-

                                                               Татарстан Республикасы

                                                               Лаеш муниципаль районы

                                                               МБГБУ «Атабай урта гомуми

                                                               белем мәктәбе» югары

                                                               категорияле татар теле һәм  

                                                               әдәбияты укытучылары.                                                        

Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы.

(Әдәби-музыкаль композиция)

      Максат:   Шәҗәрә буенча район конкурсын уздыру,милли ядкарьләрне барлау һәм үстерү, халкыбыз тарихы һәм традицияләре үрнәгендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары, милли үзаң тәрбияләү, эстетик зәвыкларын баету, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

    Залны бизәү: Бәйрәмнең эмблемасы - "Нәсел агачы", плакатлар, рәсемнәр, девиз: "Нәселең белән горурлан!", стендларда "Киләчәккә алып барачак туры, дөрес юлны без күп гасырлык тарихыбыздан ата-баба эзләрен табып, алар калдырган васыятьләрне җыеп, шулар ярдәме белән рухи бушлыктан арынырга тиешбез", "Ата - ана илә бертуганнар, вә аларның балаларын, вә башка кардәшләргезне хөрмәт итегез, аларны якын күрегез, гайбәтләрен сөйләшмәгез. Аларның кадерле кешеләр булуын һич онытмагыз!" (Ризаэтдин бине Фәхретдин) һ.б. плакатлар, укучыларның зур итеп эшләнгән нәсел шәҗәрәләре, авыл тарихы буенча буклет урнаштырыла.Алда Сөембикәнең тәхете урнашкан. Укучылар инструменталь ансамбле татар халык көйләренә тезмәләр башкаралар.

                    1нче алып баручы:

Исәнмесез!

Бәйрәмебез котлы булсын,

Чыңлап очкан җыр - көйләрдән

Күңелләр моңга тулсын.

 Югалмасын дип милли моң,

 Милли бизәк,туганлык,

Яңа елның башында  

Тагын бергә җыелдык.

2 нче алып баручы:

Кайларга чәчмәгән безне тарих җиле,

Без каһарман халыкның күз бөртекләре,

Без үлемсез милләтнең үлемсез теле.

Татар дөньясының иң яшь бөртекләре.

Бездә ага ханнар каны.

Без-кырыс язмыш җилләре.

Себер, Урал,Идел,Кырым-

ата- бабамнар җирләре.

Без татарның өркү белмәс

Иң яшь буын варислары.

Акрын гына мандолинада татар халык көе башкарыла.

Залдан сәхнә уртасына Сөембикә һәм аның фәрештәләре күтәрелә.

1нче фәрештә:

Үз халкыңның киләчәген, үткәнен,бүгенгесен,

 Кайгысының,шатлыгының зурлыгын белер өчен,

Еракка китеп кара син, еракка китеп кара!

Сөембикә:

Гасырларның ерак төпкеленнән

Горур атлап асылыма кайтып барам.

Үз халкымның улларына,кызларына

Иңри-иңри аваз салам.

Сөекле татар халкымның

Варислары исән микән?

Казан дигән хан дәүләтнең

Тамырлары яшиме икән?

Азатмы соң, горурмы соң

Татарымның балалары ?

Яшиме икән җирдә алар

Татар булып, милләт булып.

Татар дигән асылташым

Җир күкрәген бизиме икән,

Әллә тузан бөртегенә әверелеп,

Гасырларның диңгезенә төшеп баттың?

Ничек яши, ничек уйлый,

Нәрсә кия, нәрсә ашый?

Мәгарифе, фәне бармы?

 Нинди моңнар, җырлар көйли?

Гөлҗамаллар яшиләрме,

Асылъярлар асыл микән?

Әллүкиләр,Тәфтиләү һәм Зиләйлүкләр

Әле дә булса татар күңелен тибрәтәме?

 Шулар борчый, шундый уйлар

Каберемдә тынгы бирми.

Шул сораулар белән, балаларым,

Ерак гасыр диңгезләрен кичә-кичә,

Фаҗигаләр аша,канлы еллар аша,

Сезнең янга - күңелегезгә кайтып барам

Уятырга теләп иң нечкә йөрәк кыллырын,

 Иңри-иңри аваз салам.

1нче алып баручы:

Татарның бар бүген үзенең җире,

Сөеп туя алмаслык азат иле.

Татар теле яңгырый бүген югарыда,

            Законнарны чыгаралар аның белән.

            2нче алып баручы:

 Татар эшли, хезмәт итә төп нигездә

Татарстан дигән илебездә,"Карурман",

"Гөлҗамал"ы яңгырап тора,

Ким-хур түгел татар балалары - беребез дә.

"Гөлҗамал" җыры башкарыла.

1 нче алып баручы:

Сыный дөнья калган гамәлең

Тарих үлчәүләре аркылы.

Ни китердең яшәп бу тормышта

Ил - җиреңә, токым, халкыңа?

 Кешегә кирәк кайчак тукталу,

Тукталып торып, уйланып алу

Туктаган төшең иманлы булса,

 Туктап тору да - ул алга бару.

2 нче алып баручы:

Кемнәр без?Кайдан киләбез?

Юллар кайсы тарафка?

Аңлап булмый, белеп булмый

Артка,алга карап та.

Ниләр көтә илне-җирне,

Кешелекне ни көтә?

Менә шушы билгесезлек

Бүген җанны өшетә.

1нче алып баручы:

Яшибез кебек.

Әллә соң белмичә яшәп була?

Гомер үтә, кичләр була,

Җавапсыз көннәр туа.

Без кемнәрне дәвам итәбез?

Алда шул сорау туа!

Вәзир чыга:  

Тыңлагыз!Тыңлагыз! Бөек ханбикәбез Сөембикәнең фәрманы белән үткән 2015-2016 нчы уку елында Атабай урта гомуми белем мәктәбендә район күләмендә уздырылган республика конкурсының нәтиҗәләрен игълан итәм.

Район шәҗәрә конкурсының нәтиҗәләре игълан ителә, җиңүчеләргә бүләкләр бирелә.

  2нче  алып баручы:

Бар күңелләрнең тукталышлары,

Бар гомерләрнең тукталышлары.

Безнең тукталыш -Идел туфрагы.

Күп язмышларны кайнатып,

Утлардан алып,суга аткан ягы.

(Егет сәхнәдән китмәкче була, Сөембикә туктата).

Сөембикә:

Әй,син, кардәш,ашыкма әле

Туктап калыйк шушы урында.

Ашыкмыйк,кабаланмыйк.

Менә монда Чулман,

Әнә Идел суы агып ята.

Елан тавы итәгенә

Утырганнар безнең бабайлар-

Ерак бабайлар.

1нче фәрештә:

Әйе,үз тарихын халык үзе ясый

Бирми халык үзен үлемгә.

Риваятьләренә төреп, саклап,

Алып килгән сине бүгенгә!

1нче алып баручы:

 Без - Тукайлы, Җәлилле дә

     Тик хәзер нинди халык?

Ташлар гүя тәгъбир әйтә:

"Сез хәзер нинди халык?

Безнең рухны таптарсызмы,

Изге җирләргә салып?"

2нче алып баручы:

Онытырсызмы татарлыкны

Телсез,тарихсыз калып?

 Бездә мең ел югалырмы,

 Уллы-оныклы халык?

 Кемнәр барыр киләчәккә,

Татарлар рухын алып?

2 нче фәрештә:

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар,нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот, аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен...

1нче фәрештә:

    Һәр карыш җир сугарылган

    Шаһит җаннар каннарында.

    Үткән яулар шәүләсе бар

    Туган якның таңнарында,

    Һәр нигезнең,һәр авылның,

    Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар,киткәне бар...

Сөембикә:

Хәтерләүдән курыкма син! Ил үткәнен онытма син!

Вәзир чыгып:

Тыңлагыз,тыңлагы!  Бөек патшабикәбез Сөембикә шундый нәтиҗәле эштән соң ял итәргә дә чакыра, сезгә мәктәбебезнең бию ансамбле башкаруында "Асылъяр" биюен тәкъдим итә.

2 нче фәрештә:

Сагышларны сүтә-сүтә, айлар үтә,еллар үтә.

Безнең язмыш синең белән  мәңге бергә,Сөембикә.

                 1нче фәрештә:

Сезнең тарих озын  кардәшләрем,

Борылып-борылып аккан сулар кебек,

һәр борылышта берәр бабаң торган,

Бу камышлар шаулый шулар кебек.

2нче фәрештә:

Бу басуда әбиең урак урган,

Бу болында бабаң печән чапкан.

 Бу урманнар һаман шаулап торган,

 Борылып-борылып һаман сулар аккан.

1нче алып баручы:

Беләм тормышыңның узганнарда

Авыр, фаҗигале икәнен.

Язылмаган язмышлары алда

Татар кызы -Сөембикәнең.

Рухың күкне,җирне назлап торсын,

Ике күзең - Кояш,битең -Ай,

 Барыр юлың ап-ак һәм саф булсын

 Язылмаган кәгазь битедәй.

 Буең җитсен бәхет күкләренә,

 Уят җанда шатлык язын син,

 Киләчәгең тарих битләренә

 Кояш нуры белән язылсын!

2нче алып баручы:

Ялкыннарга кабат керә-керә

Эзлимен бер нәсел агачын.

Яфраклары аның кая төшкән,

Кәүсәләре аның кая соң?

Эзлим, эзлим, яфракларын эзлим,

Күмерләрен эзлим мин аның;

һәрбер агач -бер терәге бит ул

Фаҗигаләр тулы дөньяның.

1нче алып баручы:

Дөнья кинәт упкыннарга чумар,

Сирәкләнсә әгәр терәге.

Эзлимен -бер нәсел агачының

Кайнар көлен эзлим җирдәге.

Мине монда хәтер алып килде,

 Мәңгелек тик Хәтер агачы.

 Кайта - кайта үткәннәрдән эзли

Киләчәген адәм баласы.

Вәзир чыга:

Игътибар, игътибар!"Сандугач" җыр түгәрәге бүген бездә кунакта.

Алар башкаруында "Туганнарның кадерен бел"җыры яңгырый.

Вәзир чыгып:

Сөенче! Сөенче!Бүгенге бәйрәмебезгә Шәрык иленнән дә килгән кунагыбыз бар.Үзенең могҗизалы биюе белән ул сезнең күңелләргә хуш килер дип уйлыйбыз.

1нче фәрештә:

Юк, бетәчәк түгел безнең токым,

Безнең орлык рухи,мәдәни...

Шәҗәрәбез безнең бик борынгы,

һәр тармагы-шигъри, әдәби.

1нче алып баручы:

Мин дә бер җимеше шул агачның

Буыны бер-җылы зынҗырның.

 Минем орлыгы да тезелер җепкә,

 Бер бөртеге булып зур җырның

Сөембикә:

Хәер-дога көтеп,иңрәп яткан    

            Каберләргә карап боекма,

Идел бозы кебек шаулап аккан

Ата-баба данын онытма!

1нче фәрештә:

 Тормыш дәвам итә,

Яшь буын килә дөньяга.

Милләт данын кире кайтаруын

Бәхет кенә телик без аңа.

2нче фәрештә:

Сулар ага, оланнар, еллар ага,

Типсә-тимер өзәр егет сез.

 Ничек яшәрсез сез бу дөньяда  

             Әхлаксыз, намуссыз, имансыз?

Сөембикә:

Бүгенгегә карап уйга калам:      

        Бәхет, шатлык өчен тугансыз.

        Ничек яшәрсез, сез, газиз балам,

        Әхлаксыз, намуссыз, имансыз?

1нче алып баручы:

 Берәүләр-исән килеш тә

 Яшәүдән туктап кала.

 Берәүләр-үзе үлсә дә,

 Алгы сафларында кала.

2 нче фәрештә:

 Кемнәр генә булсагыз да,

 Яулап дәрәҗә, зур дан.

Халкыбыздан өстен булмагыз

һәм өстен булмагыз Җырдан.

2нче алып баручы:

Дәвам итә нәсел шәҗәрәм

 "Олы юлның тузаннары"нда...

Сандугачым, меним яныңа,

Җырлап үлим туган ягымда.

 Вәзир чыгып:

Игьтибар! Хөрмәтле кунаклар! Атабаебызның искиткеч гүзәл табигате сезнең игътибарны җәлеп итми калмагандыр. Шундый бай табигать талантлы егет-кызларны да үстерә. Сезнең алдыгызда Хөсәенова Гөлназ үзенең җыры белән чыгыш ясый.

1нче алып баручы:                                                  

 Җирен яклап калуга кылыч алган,                                        

Сөте белән каны кушылып тамган,                                  

Тарихларда бетмәс эзе калган-                                                    

 Шулдыр татарлык көзгесе.

2нче алып баручы:                                                                          Бу халыкны шундый язмыш көткән:                                        Тузганактай ул таралып беткән,

Күңелләрдән дога сүзе киткән-                                            Шулдыр татарлык көзгесе.

Бергә:                                                                          Оныкларга иман нуры салсак,                                                   Туган телне яңгырата алсак,                                        Үлемсезлек михрабында калсак,                                         Шулдыр татарлык көзгесе.

Вәзир чыгып:                        

  Юк, бетәчәк  түгел  безнең токым, үлмәячәк   туган  телебез, яшәячәк  әле халкыбыз. Язилә кебек татар рухлы ул-кызларыбыз булганда, рухыбыз,  мәдәниятебез чәчәк атачак.Сезнең хөкемгә талантлы яшь артистыбыз чыгышын тәкъдим итәбез.

           

    1нче фәрештә:

Язмышларың фаҗигале, Сөембикә,

Язмышы шул фаҗигале халкыңның да

Әмма Ходай хөкеме белән татар исән калган,

 Хакы юктыр аның Җирдән кабат югалырга.

               2 нче фәрештә:

Әйе, тормыш аны ничек кенә сынаса да,

Тез астына сугып, кабат-кабат елатса да,

һаман бик еш булып торган сугышларда,

Борыны гына түгел,

Кул-аягын,ул йөрәген хәтта канатса да,

Ходай аны,сыный-сыный,

Суга гына түгел,утларга атса да,

Руслар аны, чукындырып, төрмәләргә япса да

Китапларын, бөтен фәнен утка якса да,

Халкың синеңдатар халкың,мәгърур халкың

Исән калган,Сөембикә!

1нче алып баручы:

Җылылыкны үлчәү өчен үлчәү бар,

Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк.

Шуңа ахры кешедәге олылык

Ята күпчак бәяләнми, онтылып.

 2нче алып баручы:

Ныклыкны үлчәү өчен дә үлчәү бар,

Тугрылыкны үлчәр өчен үлчәү юк.

Шуңа, ахры,  бәрелеп тә, сугылып,

Күп вакытны җанда үлә тугрылык.

"Гүзәл" бию ансамбле Сөембикә белән бию башкара.

1нче фәрештә:

Ышандыңмы,Сөембикә,

Бөек, мәгърур ханбикә,

Милләтең яши дигәнгә?

Татар яши дигәнгә?

2нче  фәрештә:

      Вакыт үтте, вакыт алтын,

Китәр вакыт та җитте.                                                              Саубуллашып, ул-кызларга                                                                                         Теләгең җиткер инде?!                                                                       Сөембикә:                                                                                                     Вакыт җитте, оланнарым,                                                                    Хушлашырга безләргә.                                                                            Киткән чакта Ходай хозурына                                                                     Рәхмәт әйтәм сезләргә.

 Рәхмәт инде, балалар,                                            

Мине онытмавыгызга.                                                                            

Милләт анасы диеп                                                                                                                               Шулай зурлавыгызга.

Рәхмәтемнең иң олысы-

Милләт булып калганга.

Бердәм булып, тату булып,

Җирдә яши алганга.                                                                                                                                                               Татар дигән асылташым                                                                                                                              Еллар төпкелендә батмаган                                                                                              Тырышлыгын, үҗәтлеген,                                                                                                                              Туган телен, ислам динен,                                                                                                              Барлык гореф-гадәтләрен,                                                                                                                                         Миллилеген саклаган.

Берәм- берәм җыеп, дисбе итеп,                                                                                                     Тезегез шулай татар тарихын,                                                                                                                                   Һәр шәҗәрә-аның бер төймәсе,                                                                                                           Һәр бөек зат-энҗе -гәүһәре.

1нче алып баручы:

Кичәбезнең   йөзек кашы булдың

һәммәбезгә татар рухын өрдең.

Күңелләргә якты нурың сиптең,

Рәхмәт сиңа, мәгърур Сөембикә.

Еллар үтәр,гасырлар да үтәр,

Кешелек дөньясы киләчәккә җитәр.

һәрбер татар саклап күңелендә

Синең образны киләчәккә җитәр.

Бергә:                                                                                                                                          Син булырсың безнең күңелләрдә                                                                                                Мәгърур татар кызы Сөембикә!

Моңлы озын татар көе астында (мандолинада уйныйлар) Сөембикә һәм фәрештәләр алга килеп баш ияләр, тамашачылар белән саубуллашалар.

Пәрдә төшә.

Файдаланылган  әдәбият:

  1. Равил  Фәйзуллин  “Сайланма әсәрләр”. I- IV том. Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2012нче  ел.
  2. Әхмәт Рәшит “Сөембикә” поэмасы. Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2007нче ел.
  3. Кави Латыйп “ “Сөембикә фаҗигасе” поэмасы. Казан,Татарстан китап нәшрияты, 1997нче ел.
  4. Лена Шагыйрьҗан. Сөембикәгә багышланган шигырьләр циклы.“Казан утлары” журналы. 2005нче ел. №11.


Предварительный просмотр:

                                                                   

  Хәмитова Ландыш Тәлгать кызы

                                                                      Татарстан Республикасы

                                                                     Лаеш муниципаль районы

                                                                      МБГБУ «Атабай урта гомуми

                                                                      белем бирү мәктәбе» нең  югары

                                                                       категорияле татар теле һәм  

                                                                      әдәбияты укытучысы                                                        

 

      Тема: “Ул елларның даны мәңгелек".

       Максат: Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлык үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; Атабай авылының фронт һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары  белән очрашу; аларның авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турындагы хатирәләрен тыңлау; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту; укучылар күңелендә сугыш чорын, сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү авырлыкларын кичергән, намуслы хезмәт белән гомер кичергән сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына олы хөрмәт, Туган илгә мәхәббәт, патриотлык  хисе тәрбияләү.

      Катнашалар: Бөек Ватан сугышы ветераннары Хөсәенов Габделхак, Гайфуллин Гарифулла, Шәрәфиев Вазих, тылда хезмәт иткән әбиләр, сугыш чоры балалары- Хөснетдинова Илгизә, Билалаова Фәридә, Нәҗмиева Сөембикә, Якупова Нурания, Садриева Раиса, Гайфуллина Сабира, Ибраһимова Хания һәм Ибраһимов Гыйльфан бабай.

      Җиһазлау: сугыш чорына багышланган китаплар, альбомнар, “Бөек Җиңүгә 70 ел”, “Ветераннар”, “41 нче ел балалары”, “Тыл хезмәтчәннәре” һ.б стендлар, интерактив такта,”Атабайлылар Бөек Ватан сугышында” исемле презентация, музей  һәм архив материаллары, слайдлар, учак.

Магнитофон язмасында “Священная война» (В.Лебедев-Кумач шигыре, А.Александров көе) җыры яңгырый. Экранда сугыш күренешләре сурәтләнә. Көй әкренәя.

                                 

                                        1 нче укучы:

                          Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

                          Җиргә афәт килде ул көнне.

                          Тарих каһәрләгән шушы көнне

                          Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!.

                                                 Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

                                                 Соңгы тапкыр кояш балкыды.

                                                 Таң атмады бүген, көн тумады,

                                                 Алды җирне сугыш ялкыны.

     Укытучы:  Әйе, 1941 нче елның 22 нче июнь таңы. Иртәнге дүрт тулып унбиш минут... Немец фашист илбасарлары тыныч кына йокыга талган илебезгә варварларча бәреп керәләр. Шәһәрләребезне һәм авылларыбызны немец самолетлары бомбага тоталар, гүзәл җиребезне кара тәреле фашист танклары сыталар, изәләр, бер гаепсез йөзләрчә кешеләрне үтерәләр.

Шулай итеп, биш елга сузылган Бөек Ватан сугышы башлана..

                                          2 нче укучы.

                            Кырык бернең гөлчәчәкле җәе.

                            Кырау алып килде гөлләргә.

                            Гөлчәчәкләр таңда сулып төште

                            Башын куеп туфрак мендәргә.

                            Гөлчәчәкләр кабат терелмәде,

                           Урман- кырдан кошлар качтылар,

                           Ир-егетләр, кызлар иңнәренә

                           Шинель салып, мылтык астылар.

           

                                            3 нче укучы.

                           Юлбасарлар таптый илебезне,

                           Ватан сугышына мин китәм.

                           Менә балам. Син әнкәсе аның,

                           Балабызны тотып ант итәм.

                           Синең өчен, шушы балам өчен,

                           Нәселем өчен, Туган ил өчен,

                           Мылтык тотып баскан җиремнән

                           Бер адым да артка чигенмәм!

     Укытучы: Бөек Ватан сугышында Җиңүдә безнең Атабай халкының да өлеше зур. Атабай һәм Мишә Тамак авылларыннан фронтка 450 кеше китә, шуларның 250 се яу кырында ятып кала. Халкыбыз үзенең сугышта шәһит киткән улларын онытмый. Аларның истәлеге булып авыл уртасында һәйкәл тора.

     Менә мин дә мәгърур һәйкәл каршында басып торам. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре турында уйланам. Минем күз алдыма 1941 нче елның 25 нче августы килә... Бу көнне Атабайдан фронтка 90 нан артык ир-егет китә. Мин туган ил өчен изге яуга китүче авылдашларымның кырыс йөзен күргәндәй, сөйгән ярларына соңгы бәхиллек сүзен ашыгып пышылдауларын ишеткәндәй булам. Авыл хатыннарының, ирләренә ябышып, аларны җибәрмәскә, ничек тә үз яннарында тотып калырга тырышулары, сабый балаларның “әти! әтием!” дип өзгәләнеп елаулары күз алдыма килә. Колагым озын-озак,  шомлы итеп кычкырткан пароход гудогын ишеткәндәй була. Соңгы бәхилләшү сүзләре...Һәм ак пароход минем авылдашларымны ялкынлы ут эченә, сугышка, ә кайберләрен мәңгелеккә алып китә.

             “Солдатлар” җыры яңгырый ( Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф. Әхмәдиев көе.)

    Укытучы: Утлы, газаплы өермәләр эчендә дүрт ел вакыт уза. Ниләр генә күрми газиз солдат башлары. Яу кырында да сынатмый Атабай егетләре.

     Хәнәфи Галиев чак кына Герой исемен алмыйча кала. Ике “Сугышчан Дан” ордены белән бүләкләнә. Гел алгы сафта сугыша ул. Ашыгыч хат йөртүче (курьерлык) бурычы йөкләнә аңа. Искиткеч каһарманлыклар күрсәткән ветеран, тыйнак кына яшәп, 1986 елда туган авылында вафат булды.

       Хәсәнов Идрис, капитан-офицер, Латвия җирендә батырларча һәлак була. Аның туганнары, эзтабарлар хат җибәргәч кенә, абыйларының гәүдәсе чит җирләрдә ятып калганын беләләр.

       Яки менә абыйлы- энеле Садриевларны алыйк. Аларның берсе- Садриев Габдрахман сугышның беренче көннәрендә үк эзсез югала. Ә энесенең, сержант Абдулла Садриевның, өчпочмаклы солдат хатлары 1943 нче елның декабренә кадәр килеп торган. Аның турындагы хәбәр Атабайга 1978 нче елда гына килеп җитә. Украинаның Варваровка авылы эзтабарлары хәбәр иткәнчә, 20 яшьлек Абдулла Садриев Варваровка авылы өчен барган көрәшләрдә батырларча һәлак була.

   

            “Катюша” җыры башкарыла

                    

                                   4 нче укучы.

                       Күпме газап, күпме әрнүләр,

                       Без кичердек авыр елларда!

                       Без Җиңүгә ләкин ышандык-

                       Тик ул булды безнең уйларда.

                       Туган җирне кысып кочакка,

                       Саклаганда Идел буйларын,

                       Үтеп аннан дошман җиренә,

                        Гөрләткәндә Берлин юлларын,

                        Рейхстагның кара ташына

                        Штык белән сүзләр уйганда,

                        Кабатладык һаман Җиңүне-

                        Тик ул булды безнең уйларда.  

        “В землянке” җыры җырлана. Укучылар солдат киеменнән учак тирәсенә тезелеп утырган. Фронтовиклар өчен К.Симоновның “Ты помнишь, Алёша?» шигыре яңгырый.

       Укытучы. Фронттан исән кайтып, сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтүдә, бөлгән, хәлсезләнгән колхозларны торгызуда катнашкан ветераннарның да сугышчан дан юлы легендага тиң. Ләкин аларның инде күбесе вафат. Бу сүзләребез аларга дога булып барсын.

          Габдрахман Нурмиев сугышка 19 яшендә 1942 нче елда киткән. Сталинград оборонасында һәм Курск дугасында сугыша. Берлинны алуда катнаша. Рядовой солдаттан кече лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. “I дәрәҗә Солдат Даны”, “ II дәрәҗә Ватан сугышы” һәм “Кызыл йолдыз” орденнары, “Батырлык өчен”, “Сталинград оборонасы өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнә.

          Кадыйр Габдрахманов- легендар шәхес. Сугышта ул укчы-радист була. “Ил-4” бомбардировщигында генерал- майор Петр Чемоданов белән  оча. Бер очышта немец истребителен бәреп төшерә. Бу батырлыгы өчен “Кызыл байрак” ордены белән бүләкләнә. Аның өчен иң кадерле бүләк - 1942 нче елда Кремльдә М.И.Калинин кулыннан алган “Сугышчан батырлык өчен” медале.

           Нурулла Кашапов 18 яшендә сугышка киткән, артиллерист булган. Дошман чолганышына эләккәч, өч атна коралсыз һәм ач килеш аннан чыкканнар. Сугышны отделение командиры булып тәмамлый. “II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены” һәм “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен”, “Отличный артиллерист” медальләре иясе.

       Әлбәттә, Бөек Ватан сугышында катнашкан 450 авылдашыбызның да исемен әйтеп китү мөмкин түгел. Ләкин аларның һәрберсе безнең йөрәктә. Бөек Ватан сугышының кара сөреме кагылмаган бер генә гаилә дә юк ул. Ә хәзер укучылар да үз әби-бабалары турында сөйләсеннәр. ( Укучылар Бөек Ватан сугышының гаиләләренә китергән кайгы-хәсрәтләре турында сөйлиләр.)                                     

                                        5 нче укучы:

                             Берлингача барып җитеп,

                             Фашистларны тар-мар итеп,

                              Илгә Җиңү китергәннәр,

                              Рәхмәт Сезгә!

                              Рәхмәт Сезгә, ветераннар!

                              Буыннардан-буыннарга

                              Күчә барыр Сезнең даннар...

                              Рәхмәт Сезгә, ветераннар!

       Укытучы:  Кызганычка каршы, авылыбызда бары тик өч кенә сугыш ветераны исән яши. Алар бүген бездә кунакта. Хәзер сүзне Габделхак абый Хөсәеновка бирәбез.

       Хөсәенов Габделхак абый укучыларга түбәндәгеләрне сөйләде: “Мин 1943 нче елның январенда 18 яшендә фронтка киттем. Латыш гвардия дивизиясендә сугыштым. 125 нче гвардия полкының пулемет ротасында хезмәт иттем. Сугышларда авыр яраланып, озак вакыт госпитальдә ятарга туры килде. Бер күземне югалткач та ,сугышуны дәвам иттем мин - өйгә кайтып китәсе килмәде. Великие Луки, Латвиянең күп шәһәрләрен азат итүдә катнашырга туры килде. Волхов сазлыкларында сугышканда, безнең сугышчыларга аеруча авыр булды. Балалар, тыныч тормышның кадерен белегез, яхшы укыгыз, әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз!”

              “Три танкиста” җыры башкарыла.

           Сүз Гайфуллин Гарифулла абыйга бирелә. Ул үзенең башыннан кичергәннәре турында түбәндәгеләрне бәян итте: “1940 елда армия сафларына алындым. Монголиядә бер ел хезмәт иткәч, герман белән сугыш башланды. Безнең частьны Забайкалье хәрби округына җибәрделәр. 629нчы полкка эләктем. 42 елда Монголиягә җибәрделәр. 1945 елда, герман белән сугыш беткәч, Япония белән сугыш башланды. Мине ,бер ай ярым сугышта катнашкач, Порт-Артур шәһәренә җибәрделәр. Шунда өйгә кайтканчы шофёр булдым. Туган якка 46нчы елның 28 октяберендә кайтып җиттем. Гомер буе Атабай авылында шофёр булып эшләдем, 9 бала үстердем.”  

        “Темная ночь” җыры башкарыла.

          Шәрәфиев Вазих абый сөйли: “Мин 1943 елның 5 февралендә 18 яшендә фронтка киттем. Горховецк артиллерия полкында хезмәт иттем, разведчиклар курсында укыдым. Мурманскины азат итүдә катнаштым. Шуннан 2нче Белоруссия фронтына җибәрделәр. Болгария, Польшаны азат итүдә катнаштым. Берлин өчен барган канлы сугышларда да катнашырга туры килде. 1945 елның январендә Атабайга әйләнеп кайттым. Дүрт бала үстердем. Балалар, акыллы булыгыз,бәхетле булыгыз! Тыныч тормышның кадерен белегез! Сезгә без күргәннәрне кичерергә туры килмәсен!”

         

“Синий платочек” җыры яңгырый     

                                               6 нчы укучы:

                                      Картаймагыз әле ветераннар,

                                       Европаны саклап калган ирләр,

                                       Җиңү бәйрәмнәрен якынайтып

                                       Үттегез сез күпме илләр,

                                       Үттегез сез күпме җирләр,

                                       Үтегез сез, батыр ирләр.

                                                    Солдатларча үтеп урамнардан,

                                                    Узыгыз сез, данлы ветераннар,

                                                     Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар,

                                                     Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

                                                     Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

                                                     Сез күп түгел инде, ветеранна,

                                                      Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар,

                                                      Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

                                                                       7 нче укучы:

                           Кайтмаганнар күпләр яу кырыннан,

                           Кайтмаганнар илне саклаганнар.

                           Курыкмыйча алга атлаганнар,

                           Суда батмаганнар Кайтмаганнар.

                           Кайтмаганнар – илне саклаганнар.

                           Күкрәк киереп аны яклаганнар.

                                           Шанлы юлда- Иделдән Эльбагача

                                           Җиңеп атлаганнар Кайтмаганнар.

                                           Кайтмаганнар. Уйда саклаганнар,

                                           Җырдай яклаганнар Кайтмаганнар...

                                            Сандык төпләрендә өчпочмаклы хатлар

                                            Күз карасы кебек сакланганнар...

 Укытучы:  Менә хәзер мин шушы урында немецлар кулына әсирлеккә төшкән солдатларны искә аласы килә. Ниләр генә күрмәгәннәр фашист әсирлегендә: этләр белән өстергәннәр, крематорийда  яндырганнар, асканнар, атканнар, төрлечә мыскыл иткәннәр. Үзебезнең якка качып чыксалар да, ышанмаганнар, Сталин лагерьларына озатканнар. Гаиләләренә дә бик авыр булган, хәбәрсез югалганнарны “әтиегез хыянәтче” дип мыскыл иткәннәр. Атабайда андый язмышлы кешеләр күп: Ләйләнең бабасы Мөбәракша, Фаилнең бабасы Абдулла, Кадыйр бабай Сабиров, Гәрәй бабай Шәрәфетдинов, безнең мәктәптә озак еллар математика укыткан Госман абый Ибраһимов..

     Әсирлектә үлгәннәр истәлегенә А.Соболевның “Бухенвальдский набат” шигыре һәм “Кайда соң сезнең каберләр, хәбәрсез югалганнар?” җыры  яңгырый.    

                                          8 нче укучы:

            Сез кайларда ятасыз икән,

            Нинди туфрак, нинди җирләрдә?

            Кайтабыз, дип киткән идегез дә,

            Кайтмадыгыз туган илләргә.

                                            9нчы укучы.

                                  Кырык бердә киткән ир-егетләр,

                                  Җаннан газизрәк әтиләр.

                                  Саубуллашып киткән чакта

                                  Калганнарга васыять әйттеләр:

                                        “Нык булыгыз. Сез дә сынатмагыз.

                                          Сезгә кала бөтен авырлык.

                                           Безне каршы алыр көн җиткәнче,

                                           Бирсен Ходай Сезгә сабырлык.

       Укытучы. Фронтта гына түгел, тылда, өйдә калганнарга да бик авыр була. Хатын-кызлар, яшүсмерләр, картлар, Җиңү көнен якынайту өчен, көн-төн колхозда эшләгәннәр, үз-үзләрен аямаганнар, ә хезмәт көненә берни түләнмәгән, таяк кына язып барганнар. Балалар ач-ялангач булган. Бездә кунакта- шушы авырлыкларны башларыннан кичкән, сугыш балачакларын урлаган сугыш чоры балалары. Икенче төрле без аларны “41 нче ел балалары” дип йөртәбез. Ә хәзер сүзне Хания Вагизовна Ибраһимовага бирәбез.

      Хания апа сөйли: “Сугыш башланганда миңа   9 яшь иде. Бу сугыш безнең гаиләгә бик күп кайгы-хәсрәтләр китерде. Әниемнең туганнары Мәскәү астында яшиләр иде. Аларның авылларын немецлар яндыралар. Туганнарым көч-хәл белән авылга кайтып егылдылар. Авыл халкы аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итте. Әтиемнең бер энесе сугышта әсирлеккә эләгә. Немецлар аларны бер сарайга  бикләп яндырып үтерәләр. Без бу турыда соңыннан гына белдек, ләкин әбиебезгә әйтмәдек. Ул исә, үлгәнче абыйны көтте.

     Балалар,тормышның кадерен белегез! Тырышып укыгыз! Ата-аналарыгызга, кешеләргә, туганнарыгызга игелекле булыгыз!

                                             10 нчы укучы.

                           И, Җир-Ана!

                           Мондый мәхшәрне син

                           Күргән идеңмени моңарчы?!-

                           Күкрәгеңне сыер, үгез җигеп,

                           Тол хатыннар, картлар ермачлый.

                           Хәлсезләнгән куллар көч-хәл белән

                           Җир куенына бөртек төшерә.

                           Хат йөртүче кара кайгы ташый,

                           Хәсрәт өстәп, хәсрәт өстенә.

                           Түзә алмаслык хәлгә җиткән чакта

                           Өмет ярдәм итә аларга.

                           Изге васыять сүзе ярдәм итә,

                           Түзеп торыр көчне табарга.

        Сугыш чоры баласы Илгизә апа Хөснетдинова сөйли:”Мин сугыш башланган көнне-22 нче июньдә туганмын. Шуңа күрә үземнең туган көннәремне мин беркайчан да үткәрмим. Бу -  кайгы көне. Мин тууга, әти сугышка киткән һәм аннан әйләнеп кайтмаган:” Илгизә апа үзенең “ Туган көнем-сугыш көне” шигырен сөйли  

                                                11 нче укучы.

                          Сугыш чорындагы хатыннарның

                          Исемнәрен ташка нык уеп.

                          Кулдан килсә әгәр бронзадан

                          Һәйкәл куяр идем мин коеп.

                          Һәйкәл кояр идем, куяр идем

                          Авылыбызның иң-иң түренә.

                          Матур көннәремдә, кайгым барда

                          Килер өчен һәрчак бирегә.

       Сугыш чоры баласы Ибраһимов Гыйльфан абый сөйли: “Сугыш башланганда, миңа 12 яшь иде.Әтием һәм аның ике абыйсы сугышка китте.Ике абыем да фронтта һәлак булды.

      Әти киткәч, безгә бик авыр булды.Әни, өйгә дә кайтып кермичә,колхозда эшләде.Иртә яздан кара кара көзгә кадәр безгә - малайларга да кырда  эшләргә туры килде.Ат та җиктек, үгез дә җиктек. Зур-зур капчыкларны күтәрдек.Алай да укырга тырыштык. Сез дә,балалар, тырышып укыгыз, тыныч тормышның кадерен белегез! Тәртипле,инсафлы булыгыз!”

                                                 12 нче укучы.

                         Үлән күмәчләре ашасак та,

                          Сыкранмыйча тарттык ил йөген.

                         “Сукыр ут”та шигырь ятлаганны

                          Хәтерлибез әле без бүген.

                          Әтиләрсез калган көннәребез

                          Шәүлә булып калды ут аша.

                          Киләчәкнең барыр маяклары

                          Безнең балачакка тоташа.

      Хезмәт ветераны Якупова Нурания апа сөйли: “Сугыш башланганда, миңа 14 яшь иде.Минем дә әтием сугыш башлануга фронтка китте.Ачлыктан черек бәрәңге дә, алабута күмәче, кычыткан балтырган ашадык. Җәй җитеп, үләннәр чыкканны көтеп кенә тора идек. Кызларга да колхоздан урак җире бүлеп бирделәр. Ач булсак та, Җиңү көнен якынайту өчен, бик тырышып эшләдек. Аллага шөкер, әтием сугыштан исән кайтты. Балалар, тынычлыкның кадерен белегез, тырышып укыгыз, әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз! Шәфкатьле булыгыз! Чын кешеләр булып үсегез!”

                                                      13 нче укучы.

                          Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

                          Һәйкәл булып баса батырлар.

                          Ә батырлар ике тапкыр үлми,

                          Җирдә алар мәңге балкырлар.

                          Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,

                          Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.

                          Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,

                          Һәйкәлләргә сыкрау  хас түгел.

      Ветеран укытучы Сөембикә Сафиулловна Нәҗмиева сөйли: “Илсөяр апагыз сөйләгән ак пароходта минем дә әтием бар иде. Әни әтине озатырга Лаешка китте. Ә без, балалар, су буена төштек. Шәрифҗан абый безгә: “Балалар, әтиегез монда!” дип кычкырды. Пароходтагылар ярдагыларга ак яулыклар болгадылар. Бөтен кеше үкси-үкси елый иде. Кайберәүләр шушы китүдән кире кайтмадылар. Минем әтием дә Смоленск өчен барган сугышларда һәлак булды. 1943 елда аның похоронкасы килде. Әнием бик елады, ләкин ул безне ач-ялангач итмәскә тырышты. Мин дә тырышып укыдым, укытучы булдым. Гомер буе балалар укытып, пенсиягә чыктым. Безне, ветераннарны онытмавыгыз, зурлавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, укучылар!”

                                                  14 нче укучы.

                           Гасырларның хәзер һәр минуты

                           Бер минутлык тынлык аларга.

                           Тып-тын алар шуңа,

                           Таш һәйкәлләр

                           Эчтән генә тиеш янарга.

                           Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

                           Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

                            Һәйкәлләргә килик.

                            Гөлләр куйыйк!

                           Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...

    Укытучы.  Әйдәгез,  җиребезгә Бөек Җиңү килсен өчен, сугыш кырларында һәлак булган һәм, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтып, безнең арабыздан киткән солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.  

                       (Бер минут тынлык игълан ителә)    

    Укытучы. Бөек Җиңүгә 70 ел. Хөрмәтле укучылар, илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшкән солдатларны, шушы Җиңүне якынайту өчен тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән әби-апаларны, ул вакытта яшүсмер малайлар булган абый-бабаларыбызны онытмыйк! Батырлар исеме буыннан-буынга күчә барсын. Исәннәрнең кадерен белик! Үлгәннәрнең каберен белик!

           “День Победы” җыры яңгырый.

       

  (Әдәби-музыкаль композициядә М.Җәлил, Ф.Кәрим, Э.Мөэминова, К.Булатова, Б.Рәфыйков, М.Сафиуллин, К.Симонов,Соболев һ.б шагыйрьләрнең шигырьләре,сугыш турында җырлар файдаланылды).              

 

                         



Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ПРОЕКТЫ

 

УКЫТУЧЫ

Хәмитова Ландыш Тәлгать кызы, Лаеш муниципаль районы МБГБУ “РФ Герое Ахметшин М.Р.” исемендәге Атабай урта гомуми белем мәктәбе”нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Предмет

Татар теле. 9нчы сыйныф. Татар мәктәбе.

Дәрес темасы

Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

Дәрес максаты:

Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышын өйрәнү нигезендә, укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү

Планлаштырылган нәтиҗә

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели белү. Белем алуга мотивация формалаштыру, татар теленә карата кызыксыну уяту күнекмәләрен  формалаштыру.

Метапредмет: татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

Танып-белү УУГ:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; җөмлә һәм схемаларны  чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив УУГ:

индивидуаль, парлы һәм төркемнәрдә эшләү дәверендә уртак фикергә килеп эшли белү;

 хезмәттәшлек урнаштыра алу;

 телдән (диалогик һәм монологик) һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Регулятив:  укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку һәм язу эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Предмет буенча:

Синтетик иярчен  һәм аналитик иярчен җөмләләрне чагыштырып, тыныш билгеләренең куелу очракларын билгеләү, шанычлы  сөйләм осталыкларын формалаштыру.

Программа эчтәлеге

Синтетик иярченле кушма җөмләдә һәм аналитик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләренең куелу очрагын үзләштерү

Яңа материал өйрәнү планы

  1. Модель буенча җөмлә төрен тану.
  2. Тактада синтетик һәм аналитик җөмләләрнең моделен төзү.
  3. Теманы билгеләү өчен тактада һәм дәфтәрләрдә эшләү.
  4. Лото уены.
  5. Дәреслек белән эш.
  6. Тренажерда һәм карточкаларда эшләү.

Төп төшечәләр

Синтетик, аналитик, акрошигырь

Дәреснең

төп  закончалыгы        

Синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрнең тыныш билгеләрен дөрес кую өчен:

  1. Бәйләүче чараларны дөрес билгеләргә
  2. Баш һәм иярчен җөмләләрнең урынын билгели белергә кирәк

Дәрес тибы

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү катнаш дәрес

Предметара бәйләнеш

Татар теле, рус теле

Дәрес формасы

Практик эш

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Технология

Интеллект-карт  технологиясе

Дәрес  мизансценасы

2 төркемгә  урнаштыру

Дәресне җиһазлау

Зәкиев М.З, Ибраһимов С.М.. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015ел.

Интернет ресурслары, мультимедиа проекторы, интертакта, презентация, рәсемнәр, биремле карточкалар, видеоязма.

Өй эше бирү

(Вариантлап, сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә)

1) 67-нче күнегү (язмача);

2) дәреслек буенча эш: кагыйдә буенча модель төзергә;

3) https://learningapps.org/ сайтында теркәлеп,  тема буенча теләгән формада тренежер төзергә яисә синтетик һәм аналитик сүзләренә акрошигырь язарга.

Дәрес конспекты

  1. Дәресне оештыру.

Укытутучы:

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру:

  • Исәнмесез, диеп башлыйм

Яратып, назлап сезне.

Рухларыгызга иман телим,

Чыдамлык күңелегезгә,

Елмаю- йөзегезгә,

Нәзәкатьлек һәр эшегезгә.

     -   Мин сезне актив  һәм кызыклы  бердәм эшчәнлеккә чакырам. Бүген 2 төркемдә эшләрбез, бер-беребезне күзәтербез, ярдәмләшербез. Шуңа да,  булган белемнәрегезне файдаланып, кыюлыгыгызны җыеп, актив катнашыгыз, көчегезне сынагыз.

- Өстәге шигъри юлларны мин нинди максаттан укыдым икән? Кем әйтер?

Укучы:

- Беренче хәрефләрен җыеп укысак, ИЯРЧЕН сүзе килеп чыга.

Укытучы:

-Әйе, Беренче хәрефләрен тезсәк, үткән темагыз килеп чыгар.Бу- акрошигырь алымы.

 Сез алдагы дәресләрдә иярчен җөмләләрне кабатладыгыз. Әйдәгез әле, белемнәрегезне тикшереп китик.

II. Актуальләштерү.

(Слайдта схемалар буенча иярчен җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре ягыннан белем дәрәҗәләре тикшерелә).

 2 төркемдә эшлиләр.

Укытучы:

Сезгә тактадагы схемаларны тиешенчә тәртипкә урнаштырып, синтетик иярчен һәм аналитик иярченле кушма җөмләләр турында кагыйдә  чыгарырга,һәркайсының бәйләүче чараларын күрсәтергә кирәк булачак. 2 төркемдә эшлибез. Сул якта- синтетик иярчен җөмләне, уң якта аналитик иярченле кушма җөмлә  моделен төзергә. Кайсы команда беренче булып дөрес  тәмамлый- шул җиңүче.

I төркем синтетик  иярчен турында модель төзи һәм шуның буенча кагыйдәне формалаштыра. Җавапларның дөреслеге экрандагы модель белән чагыштылып тикшерелә, бәяләнә).

      Синтетик иярчен җөмлә

                            – баш җөмләгә хәбәре составындагы чара белән бәйләнә,

                            –  бәйләүче чаралар

   кушымчалар                бәйлек,                          янәшәлек

                                      бәйлек сүзләр

                            – баш җөмләдән алда яки аның уртасында килә.        

II төркем аналитик  иярчен турында модель төзи һәм шуның буенча кагыйдәне формалаштыра. Җавапларның дөреслеге экрандагы модель белән чагыштылып тикшерелә, бәяләнә).

Аналитик иярчен җөмлә

      – баш җөмләгә хәбәре составында булмаган чара ярдәмендә бәйләнә,

     – бәйләүче чаралары:

     

мөнәсәбәтле      ияртүче              көттерү паузасы

сүз                     теркәгеч                         

       – баш җөмләнең алдында да, аннан соң да килә ала.

Укытучы:

  • Укучылар, әйтегезче: иярченле кушма җөмләнең  русча тәрҗемәсе ничек яңгырый?
  • Сез аны ничек дип өйрәнәсез?

 Укучылар:

  •  Сложные придаточные предложения.

Укытучы:

  • Әйе, укучылар, бик дөрес.
  1. Максат, бурычлар кую.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

Укытучы:

 -Укучылар, бугенге дәресебезнең яңа темасын да беләсегез киләдер, мөгаен. Моның өчен алдагы слайдка күз салыйк.

 (Интертактага җөмлә яктыртыла: “Яктырса дөнья рәхәтләнеп китә”).

- Сез нәрсә күрәсез?

Укучы:

- Җөмлә.

Укытучы:

- Бу- нинди җөмлә?

-Әйдәгез, әлеге җөмләне бергәләп тикшереп карыйк. Схемасын төзеп карыйк.

(укучылар 2 төрле нигезне табалар, төрлечә пауза ясауга карап, җөмләнең мәгънә үзгәрешенә төшенәләр).

- Әлеге җөмләгә нәрсә җитми диеп уйлыйсыз?

Укучы:

-  Тыныш билгесе.

Укытучы:

-   Биредә нинди тыныш билгесе куярга мөмкин?

Укучы:

- Өтер.

Укытучы:

-  Өтернең дөрес куелмавы нәтиҗәсендә хәтта кеше гомере дә куркыныч астында калырга мөмкин. Кайсы рус мультфильмы  исегезгә төште һәм нинди җөмлә турында сүз алып барыла анда?

Укучы:

  • “В стране невыученных уроков”дигән мультфильмыннан. Яшь герой тарафыннан “Казнить нельзя помиловать» җөмләсенә дөрес өтерне кую мәсьәләсе хәл ителә.

Укытучы:

  • Әйе, бик дөрес. “Өйрәнелмәгән дәресләр илендә”дип атала ул.Җөмләсен дә бик дөрес билгеләдегез, афәрин! Шул фрагментны янәдән карап үтәргә тәкъдим итәм.

(Мультфильм өзеген карау).

Укытучы:

-  Әйе, бер тыныш билгесе бөтен җөмлә мәгънәсен үзгәртә дә куя.

- Димәк, без бүген  нәрсә турында сөйләшербез?

Укучы:

  •  Иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләренең куелешы.

( Дәфтәрләрдә число, тема языла).

Дәрес максатын билгеләү.

Укытучы:

-Бүген без нинди сорауларга җавап эзләрбез?

Укучы:

  • Иярчен җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела яисә куелмый;
  • Тыныш билгесенең куелышы нәрсәләргә, нинди бәйләүче чараларга бәйле.

Укытучы:

  • Бик дөрес фикерлисез, укучылар.Бүген без сезнең белән аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләренең куелу- куелмау очракларын тикшерербез, аларның нәрсәгә бәйле булуын ачыкларбыз һәм, әлбәттә, сөйләм һәм язма телләрегездә җиңел һәм дөрес файдалана белүегезгә дә ирешергә тырышырбыз.

IV.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Укытучы:

-Хәзер дәреслекнең 59-61нче битләрен ачыгыз.Ни күрәсез? Кагыйдәләр? Бу кагыйдәләрне Сезгә 8 нче сыйныфтан инде күпмедер таныш, әмма бүген безгә аларны искә төшерергә, белемнәрне яңартырга кирәк. Моның өчен мин сезгә бер кызыклы юл тәкъдим итәм.Лото уенын уйныйбыз. Аның ничек уйналуын беләсезме? “Кагыйдә лотосы” диеп атарбыз без аны. Мин сезгә җөмләләр укыйм, сез, игътибар белән тыңлап, кайсы кагыйдәгә туры килүен чамаларга һәм кагыйдәне кычкырып укырга тиеш буласыз. Кайсы команданың карточкасы беренчеләрдән тула, шул – җиңүче! Алдыгызда-дәреслек. Сезгә ул һәрчак ярдәмгә килә ала.

   (Лото уены төркемнәрдә алып барыла. Ике төркемгә дәреслектән алынган җөмләләр язылган индивидуаль карточкалар таратыла. Укытучы кулында- кагыйдәләр карточкасы. Укучылар тиешле кагыйдәгә караган җөмләләрен атыйлар, тыныш билгеләрен, бәйләүче чараларын аңлаталар. Авырыксынган очракта дәреслек белән эшләргә дә мөмкинлек бирелә). №1 кушымта.

Лото уенында карала торган җөмләләр:

1.Дип баш сүзе ярдәмендә ияргән тәмамлык җөмләнең хәбәре баш

җөмләдәге ияртүче сүз белән янәшә килсә, алар арасына өтер куела:

 Безнең отрядта ялкаулар, булыр дип, беребез дә уйлап карамадык. 

2. Иярчен шарт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлгә каршы торуны белдерсә, ике арага сызык куела:

Өеңә барсам - эштән кайтмагансың.

Эшеңә барсам - яле син килмәгән. 

3. Мөнәсәсбәтле сүзе булган баш җөмлә алдан килсә, ул иярчен җөмләдән ике нокта белән аерыла:

 Нәсимәнең егеткә иң ошаган ягы шул: кыз һәр эшне риясыз эшли.

4. Иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланса, ике җөмлә арасына өтер куела: 

Хәзрәт бик ачыккан иде, шуңар күрә ул аш янына килеп утырмакчы булды. 

5. Синтетик иярчен җөмләнең хәбәре белән баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә булса бер мөстәкыйль сүз тора икән, ике арага өтер куела: 

Ул үзе дә, нәкъ Рәхим эшләгәнгә, ару-талуны белми эшләде бит

6. Синтетик иярчен аергыч җөмләле  баш җөмләдәге ияртүче сүздән ерак торса да, ике җөмлә арасына өтер куелмый: 

Балыкчылар килеп чыккан төштә елга бик кызу, ашкынып ага иде.

7. Иярчен җөмлә баш җөмләгә теркәгеч ярдәмендә ияреп килсә, алар арасына өтер куела: 

Бигрәк тә Сабираның шатлыгы ташып бара, чонки аның өчен театрга барудан да зуррак бәйрәмнең булуы момкии дә түгел иде.

8. Иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланмаса, ике җөмлә арасына сызык куела:

 Ул укырга тиеш - әтисенең васыяте шундый иде.

V. Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

Укытучы:

 - Шулай итеп, без хәзер кагыйдәләр белән таныш.Аны ни дәрәҗәдә куллана белербез икән соң? Әйдәгез, тикшереп карыйк.Хәзер такта янына 2 кеше чыга. Бер укучы сул якка синтетик иярчен җөмләләрне схемасы белән туры китерә, икече укучы уң якта  аналитик иярченле кушма җөмләләрне җыя. Эшне башладык.

Тренажер-уенда (интерактив такта) иярчен схемалар белән җөмләләрне туры китерү

https://learningapps.org/display?v=pd05e0snj18. Интерактив такта булмаган очракта, эшне карточкалар ярдәмендә оештырырга мөмкин. №2 кушымта.

VI. Беренчел ныгыту.

Укытучы:

- Интертакта янына һәр ике төркемнән чираттан икешәр укучыны чакырам. Аларның төп вазифасы: җөмләләрне игътибар белән укып, хаталарны билгеләргә, тиешле тыныш билгесен куярга. https://learningapps.org/display?v=ps3t1x6yc18 

- Калган укучылар төркемнәрдә эшли. Алдыгызга таратылган карточкаларда – иярченле кушма җөмләләр. Шул җөмләләрнең тыныш билгеләрен  дөрес итеп куеп аңлатырга һәм схемаларын төзергә кирәк булачак.

1)  Кем намус белән хезмәт итә шул  хөрмәткә ия була.

Укучы:

  • Аналитик иярченле ия җөмлә, өтер куела, чөнки мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килә.

2 ) Ябалак күрмәгәнгә  якты  көн  гаепле түгел.

Укучы:

  • Синтетик иярченле сәбәп җөмлә, өтер куела, иярчен җөмлә кушымча белән баш җөмлә алдыннан урнашкан.

3 ) Теле озын  булмаганның  гомере озын була. 

Укучы:

-Тыныш билгесе куелмый, чөнки аергыч җөмлә ияртүче сүз янында килгән.

4)  Гадәт шундый авыр вакытта  кешегә  ярдәм  итәләр.

Укучы:

  • Аналитик иярченле хәбәр җөмлә, ике нокта  куела, чөнки мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмлә алдыннан килгән.

VII. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Укытучы:

  • Димәк, укучылар, иярченле кушма җөмләләр эчендә нинди туныш билгеләре куела?

Укучылар:

  • Өтер;
  • Ике нокта;
  • Сызык;
  • Тыныш билгесе куелмаган очраклар да була.

Укытучы:

  • Бик дөрес нәтиҗә ясадыгыз.Язуда боларны ни дәрәҗәдә танып билгели алырсыз икән? Тикшереп карыйк.

(Тренажер-уенда (интерактив такта) синтетик иярченле кушма җөмлә һәм аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләрен әйтәләр). https://learningapps.org/display?v=p4gjefwmn19.

Укытучы:   

- Шулай итеп, җөмләләр арасыннан кыңгырау рәсеме дә  килеп чыкты, димәк дәресебез  азагына якынлашты. Эшчәнлегебезгә нәтиҗә ясарга вакыт җитте.

- Дәрес башында без нинди максат куйган идек?

Укучылар:

  • Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләренең куелу- куелмау очракларын тикшерү;
  • тыныш билгеләренең  нәрсәгә бәйле булуын ачыклау;
  •  сөйләм һәм язма телебездә файдалана белергә өйрәнергә.

Укытучы:

  • Әйе, дөрес. Бу мәсьәләләрне хәл итә алдыкмы?
  • Нинди кыенлыклар туды?
  • Кайсы мәсьәләне киләсе дәрескә дәвам итәргә кирәк дип уйлыйсыз?

Укучыларның фикерләре тыңланыла.

VIII.Өй эше бирү

   (Вариантлап, сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә)

1) 67-нче күнегү (язмача). Тиешле тыныш билгеләрен куеп, схемасын төзергә, бәйләүче чаралар астына сызарга;

2) дәреслек буенча эш: 59-61 нче битләрдәге кагыйдәләр буенча модель төзергә;

3) https://learningapps.org/ сайтында теркәлеп,  тема буенча теләгән формада тренежер төзергә.

IX.Рефлексия

Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий карточкалары укучыларга таратыла һәм билгеләргә кушыла.

1) Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам-  “5”ле  билгесе.

2) Әйбәт эшлим, материалны аңладым-  “4” ле билгесе.

3) Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим- “3” ле билгесе.

Укытучы бәясе.

Укытучы:

  • Дәресебез бик эшлекле һәм җаваплы үтте. Һәркайсыгыз үз белемнәрен тирәнәйтте, практик яктан ныгытты. Ә иң мөһиме: иптәшләрегез фикерен тыңлап, уртак дөрес нәтиҗәгә килеп, матур хезмәттәшлек иттегез. Барыгызга да зур рәхмәт хисләрен белдерәм. Сау булыгыз!

№1 кушымта

1 нче карточка

1 нче карточка өчен җөмләләр

2 нче карточка

2 нче карточка өчен җөмләләр

№2 кушымта

Җөмләләр

  1. Син беләсең бит: укытучы изге теләкләргә каршы килми
  2. Ул укырга тиеш - әтисенең васыяте шундый иде
  3. Аның тавышына ата казыбыз кыр казы торган ояга таба йөгерде
  4. Мөгезен кем сындырганны болан онытмас
  5. Теләге бар тик тормас
  6. Өеңә барсам- эштән кайтмагансың
  7. Аның толымнары шулкадәр озын ки, алар кызның муеннарын каплап тора
  8. Кемнең эше бар, шуның ашы бар.

Схемалар

[ ] : ( )

( ) - [шундый ]

[..(..-ган )..... ]

(кемнең), [шуның]

( ) [ ]

( -сам)- [ ]

(-ны) [ ]

[ки], ( )



Предварительный просмотр:

Укытучы

       Хәмитова Ландыш Тәлгать кызы,

                                                                 МБГБУ «РФ Герое Ахметшин М.Р. исемендәге Атабай урта  гомуми

белем мәктәбе»нең  югары квалификацияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Предмет, класс

Татар теле, 7 сыйныф

 Тема

Искәндәр Рәфыйковның “Ана язмышы” картинасы буенча тасвирлама-сочинение язу.

Дәрес максаты, бурычлары

Максат:  укучыларның бәләнешле сөйләм телләрен үстерү

Дидактик  бурыч:

татар рәссамнарының картиналары  турындагы белемнәрне баету;

мәгълүмати – коммуникатив технологияләрне куллану.

якташ рәссамыбыз- Искәндәр Рәфыйковның “Ана язмышы” картинасы, аның идеясе белән таныштыру

Үстерешле бурыч:

иҗади биремле эш өстендәге күнекмәләрне  дәвам итү;

бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

парларда һәм группа эчендә үз эшләрен анализларга өйрәтү.

Тәрбияви бурыч:

аналарга карата ихтирам, игътибарлылык тәрбияләүне дәвам итү;

туган телебезгә, мәдәниятыбызга һәм  тарихыбызга  булган      горурлык һәм  мәхәббәт хисен формалаштыруны дәвам итү, эстетик зәвык тәрбияләү.

Дәрес тибы

  Яңа материалны ачу дәресе; бәйләнешле сөйләм үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Шәхси: әдәби әсәрләр һәм татар рәссамчыларының картиналары аша эстетик кыйммәтләрен (зәвыкларын) тәрбияләү, үз халкының сәнгатен, мәдәниятын, аның кыйммәтен танырга өйрәтү.

Предметара: мөстәкыйль рәвештә уку максатын һәм бурычларын куя белү, үз эш-гамәлләренә нәтиҗә ясарга өйрәнү, индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү дәверендә уртак фикергә килеп эшли белү.

Предмет: портрет, картиналарны тану, укылган әдәби әсәрләрнең уртак идея, проблемасын ачыклый белү, сәнгать әсәрләре- картиналар белән бәйләп карый белү осталыкларын формалаштыру;

УУГ:

Танып белү: үз фикереңне дәлилләп анализлый белү; белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.

Регулятив: бер-береңнең һәм үзеңнең дә эшләрен тикшерү, бәяләү; дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү.

Коммуникатив: төркемнәрдә эшләгәндә, бер-береңә комачауламый, иптәшең белән килешә, тыңлый, нәтиҗә чыгара һәм аңлатып бирә белү.

Ресурслар

Аңлатмалы  сүзлекләр

http://www.classes.ru/all-tatar/dictionary-tatar-russian-cyr-term-511.htm

http://suzlek.antat.ru/

Җиһазлау

Интерактив такта (экран), компьютер, мультимедия проекторы, картина репродукцияләре, таратма карточкалар.

Информацион-методик әсбаплар

Укытучы тарафыннан төзелгән презентация.

Дәреснең технологик картасы     

Дәрес этаплары

Укыту эшчәнлеге төрләре, биремнәр һәм күнекмәләр

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Эшчәнлек формалары

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Арадаш

контроль

1

2

3

4

5

6

7

1. Оештыру

Мотивлаштыру 

Максат

Укучыларның дәрескә керешүе

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру

Укытучының кереш сүзе

  - Хэерле көн, укучылар. Сезне исән-имин  күрүемә мин бик шат.Бүгенге дәресебезне дә хезмәттәшлектә файдалы һәм кызыклы итеп уздырырбыз дип ышанам, чөнки бары тик хезмәттәшлектә генә ниндидер яңалык ачып була. Ә дәрес- ул безнең уртак хезмәтебез.

  - Бүген безнең  сөйләм үстерү дәресе. Исебезгә төшерик әле: сөйләм төрләре нинди була?

  - Сөйләмебез нәрсәдән тора?

  - Барлык сүзләрнең дә мәгънәләре бертөрлеме? (Юк. Бертөрле сүзләр предметны белдерә, икенчеләре – предмет билгесен, өченчеләре эш, хәл, хәрәкәтне)

Укытучыны тыңлыйлар, диалогта катнашалар. Уку әсбапларын әзерләп, дәрескә әзерлекне күрсәтәләр

Фронталь

Танып белү: танып-белү бурычларын аңлау

Регулятив: мөстәкыйль, сыйныфташлар һәм укытучы белән эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру.

 Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү ,

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, позициясен аңлау.

2. Актуальләштерү

Максат

Яңа теманы өйрәнү өчен кирәкле булган материалны кабатлау

Алдагы дәресләрдә алынганган белемнәрне кабатлау, яңа теманы өйрәнү өчен җирлек әзерләү, яңа ситуациялләрдә куллану

Эвристик

әңгәмә

- Чираттагы эшебезгә тотыныр алдыннан, сөйләм стильләрен искә төшереп китик.

- Хәтерлисезме икән: нәрсә ул текст?

1-СЛАЙД

- Сез нинди сөйләм стильләрен һәм сөйләм төрләрен беләсез? 2, 3-СЛАЙД

- Әйдәгез,түбәндәге күнегүне эшләп карыйк. 

4-СЛАЙД

Җөмләләрне укыгыз һәм биремне үтәгез.

А) Әтисе- Вәлиулла абзый- сәүдәгәр- Лаеш районы Атабай авылыннан, әнисе-Маһирә апа- Лаеш районы Саралан авылыннан.  

Б) Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре – 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган.

В) 1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа.

Г) Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать әһеле.

1нче бирем. 5-СЛАЙД

Текст булырлык итеп, җөмләләрнең  эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырга.

1) ГАВБ;    2) АВБГ;    3) БВГА;    4) ГБВА.

2нче бирем.6-СЛАЙД

Сөйләм стильләрен һәм сөйләм төрләрен билгеләргә.

1) Публицистик стиль, хөкем йөртү
2) Публицистик стиль, тасвирлама.
3) Матур әдәбият  стиле, хикәяләү
4) Фәнни  стиль, хикәяләү

Сорауларга җавап бирәләр. Парларда әңгәмә коралар.

Презентация белән танышалар. Биремне үтиләр

Группа эчендәге эш

Танып белү: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Коммуникатив: бер-берсен тыңлау, сораулар бирү, башкаларның соравына җавап бирү, үз фикерләрен формалаштырып, дәлилләп әйтә белү

Телдән җавап бирү. Язма эш.

3. Авырлыкның урыннары һәм сәбәпләрентабу

Әңгәмә, алдагы дәрес этабының нәтиҗәләрен тикшерү. Яңа төшенчәләр белән танышу, яңа эш төрләрен куллану

- Әлеге биремнәрне үтәгәндә нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

- Әйдәгез тагын бер текст белән танышыйк.Әлеге текст нинди стильгә карый?

7-СЛАЙД ТАЛАНТЛЫ СИН, КЕШЕ ТУГАНЫМ (Х.Туфан)

…Очрый һаман миңа юлларда

Илһам белән тулы йөрәкләр.

Йөрәк катнашмаган хезмәтләр

Юлыкмады миңа юлларда.

Илләр аша үткән елларда.

Талантлы син, Кеше туганым,

Сәләтле син һәрбер иҗатка.

Дөнья дигән бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың,

Талантлы син, Кеше туганым.

Сүзлек эше. 8-СЛАЙД

Илһам- 1. Гадәттән тыш дәрт, рухланыш, күңел күтә-ренкелеге 

2. Дәрт, рух чыганагы

- Хәсән Туфан үз шигырендә нәрсә әйтергә теләгән?

- Талант дигән сүзнең мәгънәсен ачып карыйк әле.

ТАЛАНТ  9-СЛАЙД

1. Аерым бер эшкә яки гомумән табигый сәләтлелек. сөйл. Аерым бер шөгыльдә осталык, тәҗрибәлелек тур.

 2. күч. Зур сәләткә ия булган кеше

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

- Бу шигырь нәрсә турында?

- Сез үзегезне кайсы өлкәдә талантлы дип уйлыйсыз?(фикерләр тыңланыла)

Сорауларга җавап әзерлиләр. Үз фикерләрен формалаштыра алар.Укытучы һәм классташлары белән эшчәнлектә нәтиҗәләр ясыйлар.

Группа эшчәнлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштыралар,иптәшләрнең җавапларын тыңлыйлар.

Сүзлекләргә, интернет челтәренә (википедия) мөрәҗәгать итәләр.

Группа эчендәге эш

Шәхси: үз авырлыкларын тоеп,аларны җиңә белеү; үз эшчәнлекләренә бәя бирергә өйрәнү.

Танып белү: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, нәтиҗә ясау.

Регулятив: укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен,  парларда һәм күмәк эшли белү, сораулар бирү, башкаларның сөйләвен  аңлап  тыңлау.

Телдән җавап бирү.

Язма эш.

4. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

(уку мәсьәләсен кую).

Максат.

Дәрес темасын формалаштыру.

Яңа төшенчәләрне ачу, уку эшчәнлегенең яңа ысулларын билгеләү. Әңгәмә, күзәтү нәтиҗәләрен тикшерү

Уку эшчәнлегенең максат- бурычларын билгеләү.

- Кемнең таланты турында сөйләшербез икән бүген без сезнең белән? (татар рәссамы- Искәндәр Рәфыйков турында)?

- Ә ни өчен нәкъ аның картиналары кызыксыну уятадыр дип уйлыйсыз?(чөнки әти-әниләре –якташларыбыз).

- Дәресебезнең максатын билгеләп карыйк әле? (картиналарын искә төшерү,берсенә сочинение- тасвирлама язу). 10-СЛАЙД

Укытучы белән диалогта уку эшчәнлегенең максат-бурычларын билгелиләр.

Бер-берсенең чыгышларын тыңлыйлар. Әһәмиятле фикеләрне билгелиләр.

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табалар.

Индивидуаль.

Группа эчендәге эш

Шәхси: укуда үз мөмкинлекләрен  билгеләү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Танып белү:

укытучының сорауларына тулы  һәм  дөрес  җавап бирү, әһәмиятле информацияне билгели белү,белемнәрен системалаштыру.

Регулятив: алдагы эшчәнлекне укытучы һәм сыйныфташлары белән берлектә  дөрес һәм нәтиҗәле планлаштыру;

Коммуникатив: сыйныфташы белән уку хезмәтлеге булдыру, монологик сөйләм форормалаштыру.

Информация төгәллеге өчен өстәмә сораулар бирү

5. Яңа тема өстендә эшләү

Максат

Тема, проблеманы билгеләү. Сочинение язарга аргументлар үзерләү

Яңа төшенчәләрнең мәгънәләрен ачыклау, яңа эш ысулларын билгеләү.

Картина буенча әңгәмә кору. Составление плана сочинения-описания картины

11-СЛАЙД - Искә төшерик әле, Искәндәр Рәфыйков турында сез ниләр беләсез?

- Сез аның кайсы картиналары белән таныш?    ( “Кунакка бару”, “Кызлар”, “Колхоз эшләре буенча” “Сөембикә тәхеттә”, “Сөембикә-ханбикә”, Балачак”, “Җәлилчеләр”, “Үлемсезлек”, Ана”, “Ана язмышы”)

12-СЛАЙД Рәссам турында мәгълүмат

1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала. 1964 елдан бирле Рәссамнар берләшмәсе әгъзасы.

Озак еллар Казан рәсем сәнгате училищесында белем, күнекмәләр бирә, Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура факультеты һәм рәсем сәнгате кафедрасына нигез салучыларның берсе булып тора.

Искәндәр Рәфыйков иҗат иткән картиналары республикада гына түгел, хәтта чит илдә дә билгеле, күргәзмәләрдә гел игътибар үзәгендә булалар.

Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Русия, Татарстан, Берлин музейларында, Финляндия, АКШ, Япония шәхси коллекцияләрендә саклана.

2014 елда Казанда рәссамның 85 яшьлеге уңаеннан шәхси күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре – 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган.

13-СЛАЙД Картиналарга виртуаль экскурсия ясап, тематик юнәлешләрен билгеләү (парларда эшләү)

1. “Кунакка бару”, “Кызлар”, “Колхоз эшләре буенча” - авыл, хезмәт темалары.

2.“Сөембикә тәхеттә”, “Сөюмбикә-ханбикә” -татар халкының тарихы.

3. “Балачак”, “Җәлилчеләр”, “Үлемсезлек” - Муса Җәлилнең батырлы.

4. Болгар ханбикәсе”, “Ханбикә”, “ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Мәрьям Рахманкулова”- күренекле шәхесләр

4. “Ана”, “Ана язмышы”.

Сочинение язу өчен картина тематикасын билгеләү.

-Алдан әйтеп киткәнебезчә, И.Рәфыйковның әнисе- күрше Саралан авылы кызы.

       Сугыш һәм ана образы рәссамны аеруча да дулкынландыра, чөнки сугыш авырлыгы аның башыннан узган.

Шулай итеп, без бүген “Ана язмышы” картинасының репродукциясе буенча сочинение язарга әзерләнербез.

Сүзлек эше:

Репродукция- картинаның фотокүчермәсе

14-СЛАЙД Картинага репродукциясенә күзәтү ясау, сорауларга җавап бирү:

- План төзергә ярдәм иткән сорауларга мөрәҗәгать итеп карыйк.

-Картинада нәрсә тасвирланган?

-Ана хәсрәтен чагылдыра алганмы рәссам?

-Картинада нинди төс үзәк урында? Ни өчен?

-Картина күңелегездә нинди хис- тойгылар уятты? (Якташ рәссамыбызның “Ана язмышы” картинасы бүгенге көндә илгә-көнгә асыл ир-атлар үстереп, аларны югалту ачысына чыдаган бичара анага һәйкәл булып тора. “Сугыш батырлыклары сурәтләрдә генә калсын, кешелеккә кисәтү булсын, берүк кабатлана күрмәсен”- дип кисәтә кебек  безне рәссам).

- Авылыбызда бүгенге көн ватанпәрвәр аналар бармы? (әйе, РФ Герое М.Р .Әхмәтшинның әнисе-Римма Әхмәтшина, улының ниятенә каршы төшмичә, ут эченә китеп барган улын сабыр гына озатып калган ата-ананың үзенең дә ватанпәрвәрлеге гаять көчле  дип уйларга кирәк).

15-СЛАЙД Сурәтләү чараларын сайлау.

(Парларда эшләү).

Җөмләләрне  тулыландырып язарга.

  1 парга Карчык-ананың ......(җете ак) төстәге күлмәге кайгы-хәсрәт билгесе булган кара шәленә каршы куелган. Ә оныкларының идәндә аунап яткан, шулай ук  кызыл, сары уенчыклары сугыштан кайтмаган улының дивардагы аклы-каралы фоторәсеме белән ......(контраст, каршылык) тудыра.

 2 парга. Шушы каршылыклар, тормышлар имин-җитеш булса да, ананың йөрәге......               ( яралы) булуын искәртәдер сыман.  Бу сурәттә аналарның .......(күңел сафлыгы) тасвирлана.

3 парга.        Картинаның өске өлешендәге матур арыш

 кыры - ........(тыныч тормыш, тереклек, яшәү) символы. Фашист самолетларының һөҗүме аның бөтен.......(матурлыгын)  юкка чыгара.         .

- Хәзер сочинение планын төзергә дә була.

16-СЛАЙД Үрнәк план:

I. Кереш.

1. Рәссам турында мәгълүмат.

2. Картинадан алынган беренче тәэсирләр.

II. Төп өлеш.

1) Картинаның алгы планында кем сурәтләнгән?

2) Картинаның арткы планында ниләр сурәтләнгән?

3) Әни кешенең тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди?

4) Картинада нинди буялар кулланылган?      Ни өчен дип уйлыйсыз?

III. Рәссам бу картинасы белән ни әйтергә тели?

Картинаны өйрәнәләр, сорауларга җавап бирәләр.

Укытучы һәм сыйныфташлары белән эшчәнлектә сочинение планын төзү. Сораулар бирү.

Фронталь,

Группа эчендәге эш

Танып белү: уку һәм тыңлау, мөстәкыйль рәвештә әһәмиятле информацияне билгеләү.

Регулятив: җибәрелгән хаталарын табу, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;   билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Коммуникатив: конкрет уку бурычлары буенча парларда  һәм группаларда тыгыз эшчәнлек булдыру, алдагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан дөрес һәм кирәкле сораулар бирергә өйрәнү.

Телдән җавап бирү.

Язма эш.

Ял минуты

Өстәлдә төрле рәссамнарның  картина репродукцияләре. Дурт як диварда 4 рәссам исеме:Фиринат Халиков, Искәндәр Рәфыйков, Бакый Урманче, Лотфулла Фәттахов. Картиналарның авторларын табып, тиешле стенага ябыштырырга.Күбрәк рәсемне билгеләгән укучы- җиңүче.(“Казанга яу белән”, “Сөембикәнең Казан белән хушлашуы”, «Колшәрифнең укучылары белән Казанны алучыларга каршы торуы», “Кунакка бару”, “Бишек җыры”, “Сөембикә- тәхеттә”, “Болгар. Кара пулат”, “Җәлилчеләр”,  “Сабантуй”,  “Игеннәр өлгерде”, “Мулланур Вахитов”, “Салтыкта печән чабу”, “Сепарат янында” һ.б.

Тасвирланган тәртиптә укучылар хәрәкәт итәләр, ярышалар,теманы ныгыталар.

Фронталь

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау, хәрәкәтләнү

Регулятив: биремнәрне дөрес эшләүне контрольдә тоту. 

Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

6. Беренчел ныгыту

Алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системмага салу.

Монологик сөйләмне камилләштерү.

  Сочинениеләрен  караламада язып карау.

  • Иншагызны бай һәм тирән эчтәлекле итеп оештыру өчен, нәрсә язарга теләгәнегезне яхшылап уйлагыз. Җөмләләрегезне матур итеп оештырып, үз-үзегезгә сөйләп карагыз. Аннан соң гына язарга керешегез.
  • Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләү өчен орфографик сүзлекләрне файдлану турында да онытмыйбыз.

Үз фикерләрен формалаштыралар, дәлиллиләр. Сүзлекләрне файдаланып,хатабулдырмау өстендә эшлиләр  

Индивидуаль, группадагы эшчәнлек

Танып белү:укып-танып белү гамәлләрен телдән башкару; фикерләүне үстерү: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, анализ, синтез эшли белү, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау.

Регулятив: эшчәнлекләрен адекват, авырыксынган моментларны билгеләү, чишү юлларын эзләү. 

Коммуникатив: үз фикерләрен формалаштыру, үз фикерләрен дәлилләү.

Телдән җавап бирү.

Язма эш.

7. Икенчел ныгыту

Дәрестә алынган белемнәрне гомумиләштерү, катнашу дәрәҗәләрен билгеләү, бәяләү

Караламадагы сочинениеләрен парларда тикшерү, бер-берсен тулыландыру.

Монологлар төзеп, сыйныфташлары белән парларда эшләү, бер-берсенең хезмәтләрен тыңлау, фикерләрен җиткерү.

Сорауларга җавап бирү.

Фронталь,  группадагы эшчәнлек

Шәхси: белемнең әһәмиятен аңлау.

Танып белү: алынган белемнәрне практик яктан кулланырга өйрәнү.

Регулятив: үз эшчәнлекләрен бәяләү, хаталарын төзәтү һәм аңлату.

Коммуникатив: үз фикерләрен формалаштыру, дәлилләү.

Телдән җавап бирү

8. Рефлексия

Максат.

Укучыларның үзбәяләре, сыйныфташларын бәяләү.

Сорулар ярдәмендә дәрескә нәтиҗә ясау.

 Өй эшләрен бирү.

  • Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Моның өчен алдыгызга таратылган таблицаны тутырырга кирәк. (карточкалар таратыла).

17-СЛАЙД Рефлексия.

1. Бүген дәрестә өйрәндек

2. Дәрестә мин катнаштым

3. Дәрестәге эшчәнлегем белән мин

4. Минем күңел халәтем

5. Дәрес материалы миңа

актив / пассив/

кызыксыну хисе белән

канәгать / канәнать түгел

яхшырды / кәефем төште
аңлаешлы/ аңлаешсыз
файдалы / файдасыз
кызыклы /кызыксыз

Билгеләр кую.

Өй эше.

 1.Дәрестә өйрәнгән материалны файдаланып, И.Рәфыйковның “Ана сагышы” картинасы буенча язылган сочинениеләрне сөйләм үстерү дәфтәрләренә язып килергә.

Теләк буенча һәм сайлап:

2. Рәссамның әнисе-Маһирә апа турында мәгълүмат тупларга

3.”Ана”образын чагылдырган картиналарның авторларын,исемнәрен язып килергә.

Дәрестәге эшчәнлекләрен үзбәяләү. Өй эшен язып алу.

Шәхси: сыйныфташлары белән аралашуда коммуникатив компетенция булдыру.

 Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый белү,  билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү:  эшчәнлекләренә үзбәя бирергә өйрәнү

Коммуникатив: монологик сөйләм төзү

Таратма карточкалар белән эшләү



Предварительный просмотр:

5сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Сүз төзелеше

Максат:“Сүз төзелеше” темасын ныгыту.

Дидактик  бурыч:

  • теманы ныгытканда мәгълүмати – коммуникатив технологияләр куллану;
  • сүз төзелеше турындабулган белемнәрен  файдалану.

Үстерешле бурыч:

  • укучыларның дәрестә алган мәгълүматларын  куллана белү күнекмәләрен үстерү,
  • үз эшләрен анализларга өйрәтү.

Тәрбияви бурыч:укучыларда туган телебезгә булган

                                мәхәббәт хисен формалаштыруны дәвам итү.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре: әңгәмә,тест, проек,карточкалар белән эшләү

Материал үзләштерүнең  планлаштырылган нәтиҗәләре:

 сүз төзелешенә телдән, язмача һәм тест эшләү күнекмәләре булдыру .

Җиһазлау. Дәреслек, компьютер,мультимедиа, ноутбуклар, “Туган авыл” җыры язмасы, катлаулылыгы буенча бүленгән төсле карточкалар, индивидуаль эш өчен карточкалар .

Дәрес барышы.

  1. Дәресбарышы.

Оештыру өлеше.

– Исәнмесез укучылар!

Исәнмесе-саумысыз!

-Хәерле иртә укучылар! Имин үтсен көнегез! Кәефләрегез ничек соң!

-Кояшлы иртә кебек.Тукай телен, ана телен өйрәнергә дип килдек.

Дежур укучының отчеты.

  1. Актуальләштерү

1)Дәреснең эпиграфы.

“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә...”

Габдулла Тукай

-Әлеге юлларның авторы кем?

-Габдулла Тукайның тууына  бүген ничә ел тула?Экранда язылган эпиграфны укып, җөмләнең авторын, бүген, ягъни

26 апрель  көнне, Г.Тукайның 127 еллыгын искә төшерү.

- сезнең кебек егетләр өчен 70 төрле һөнәр дә аз булган егетләргә  иренү,ялкаулану кебек сыйфатлар яттыр  дип уйлыйм.

Бүген без сезнең белән сүз төзелеше турында булган белемнәребезне тәртипкә салырбыз, әңгәмә корып,тест, карточкалар белән эшләп,зирәк, җитез укучыларыбызны билгеләрбез.

    Экранда язылган эпиграфны укып, укучыларга бирелгән җөмләне сүз төркемнәре,  җөмләнең баш кисәкләре, сүз төзелешен тикшертү:

-Биредә сез нәрсәләр күрәсез?

-Җөмләләр.

-Җөмләләр нәрсәләрдән төзелгән?

-Сүзләрдән.

-Әйдәгез әле беренче җөмләнең баш кисәкләрен билгелик әле, нинди сүзләр икән алар?

-Бәхетләр-ия, хәбәре- килә.

-Ия нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

-Исем белән.

-Хәбәре?

-Фигыль белән.

-Ия белэн хэбэр булып килгэн бу сузлэрне тозелеше ягыннан карап китик

-Бәхетләр сүзенең тамыры- бәхет, ләр кушымча.

-Килә сүзенең тамыры- кил,ә- бәйләгеч кушымчасы кушымчасы.

Элек өйрәнгәннәргә һәм тактада тикшерелгән җөмләгә карап, сүз турында ниләр әйтә алабыз?

Көтелгән җаваплар.

— Сүз авазлардан тора.

— Мәгънәгә ия.

— Сүз төркеме була ала.

— Ишетеп була.

— Язабыз.

— Җөмлә кисәге була.

— Укыйбыз.

— Күрәбез ... һ.б.

Нәтиҗә. Димәк, сүз билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз һәм авазлардан тора, сүз төркеме, җөмлә кисәге була, тамыр һәм кушымчалары бар, аны күрәбез, ишетәбез, укыйбыз, язабыз, аңлыйбыз-аңлатабыз.

III. Төп өлеш.Белем-күнекмәләрне тикшерү.

Дәреснең темасын ачыклау. (Компьютерда слайдлар күрсәтелә.)

  1. Укытучы.

Дәреснең темасын ачыклау өчен, белемнәребезне барлап алыйк.

  • Сез өйдә кагыйдәләрне кабатлап, искә төшереп килергә тиеш идегез. Ничек үтәдегез икән өй эшен?

Моны тикшерү өчен без кечкенә генә мөстәкыйль эш үтәп алырбыз.Дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бүгенге числоны языгыз.

Өй эшләрен тикшерү. (Укучыларга өч төрле төстәге карточкалар өләшенә. Кызылы — көчле укучыларга, яшеле — уртача укучыларга, сарысы — йомшак укучыларга. Укытучы балаларга бу турыда белдерми). Чагыштыру һәм бәяләү өчен слайдларда әзер җаваплар яктыртылырга тиеш.

Белем дәрәҗәсе чагыштырмача югары укучыларга (кызыл төстәге) карточка үрнәге.(Рәдиф белән Салаватка, Алмаз белән Рәнискә)

1.Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәләр?

Җавап:  Бер тамырдан ясалган сүзләр  тамырдаш сүзләр дип атала. Бу сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш саклана.

2. «Бал» сүзенә тамырдаш сүзләр уйлап әйтегез. (2-3 сүз)

Җавап:  балавыз, баллы, баллык, балчы. 

3. «Бакчачылар», «урманчылык” сүзләрендә сүз ясагыч кушымчаларны табыгыз.

 Җавап:  бакча-чы-лар ( сүз ясагыч кушымча: чы)

         урман-чы-лык (сүз ясагыч кушымчалар: -чы, -лык)

Белем дәрәҗәсе түбәнрәк укучыларга (сары төстәге) карточка үрнәге (Ахматов Салаватка)

1.«Юл», «матур», «көз» тамырлары белән яңа сүзләр ясагыз. 

Җавап:  юл-чы, матур-лык, көз-ге

2. Парлы сүзләрне дөрес итеп языгыз: бала чага, савыт саба, иртә кич.

 Җавап:  бала- чага, савыт- саба, иртә- кич.

3. Тамыр һәм ясалма сүзләрне аерып языгыз: сүз, сүзлек, имән. имәнлек. 

Җавап:   тамыр сүзләр: сүз, имән

                ясалма сүзләр: сүзлек,имәнлек

Эшләр җыелып алына.

  1. Укытучы. Укучылар, экранда язылган сорауларга бергәләп җавап биреп алыйк әле.

Сораулар (мониторда һәм зур экранда).

1.Тамыр башка мәгънәле кисәкләргә бүленәме?
2. Сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм үзе генә дә кулланыла ала торган өлеше.
3.  Үзе генә кулланылмый, ләкин сүзнең мәгънәсен яки формасын  үзгәртә.
4.Ясагыч кушымча сүзнең кайсы өлешенә ялгана?

5.Нинди кушымчалар яңа сүз ясамый?

3)(Эшләрне тикшергәч, тактада дәреснең темасы ачыла: «Сүз төзелеше».)

- Дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числаны һәм теманы язып куегыз.

Укытучы.Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы? Әйдәгез, тактадагы әйтемне барыбыз да бергәләп укыйк. (Укыйлар.)

«Дөньяны — кояш, ә кешене белем яктырта».

— Укучылар, сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз?

— Кеше күбрәк белгән саен, аңа яшәве җиңелрәк.

— Ә белемне кайда алалар?

— Мәктәптә, китаплардан...

Кем зирәк? Уены алдыннан.

Сүз төзелешен белү ни өчен кирәк?

— Хатасыз, дөрес язу өчен.

—Хатасыз язган кешене нинди кеше диләр?

— Белемле, зирәк, акыллы...

—  Әйдәгез, зирәклегебезне тикшереп алыйк. “Кем зирәк?” уенын уйнап карыйк. Экрандагы сорауларга кыскача җавап языгыз. Соңыннан аларның дөреслеген бергәләп тикшерербез.

“Кем зирәк?”(Мониторда һәм зур экранда.)Тактада, дәфтәрдә эшләтергә

1.  Бу сүзләр ничә тамырдан тора? Башкала, унбиш, яланаяк, ташбака.

2. Бирелгән сүзләргә яңа сүзләр өстәп, кушма сүзләр ясап языгыз: гөл..., тере..., өч...

3.  Парлы сүзләрнең икенче өлешен генә языгыз:

аллы-... (гөлле)

аң-... (белем)

аш-... (су)

(Җаваплар тикшерелә. Билгеләр куела.)

Нәтиҗә ясыйк: әлеге сүзләр нинди ысул белән ясалган?

                          -аларны нинди сүзләр дип атыйлар?

“Кем җитезрәк?” уены. слайдта

Бирем.Тамырдаш сүзләрне тоташтыр.«Артык» сүзне билгелә.

Укытучы.Ни өчен акча сүзе «артык»?

Әлеге эштән нинди нәтиҗә чыгара алабыз?(Сүзләр сүз ясагыч кушымча белән ясалганнар)

Сүз төзелешен тикшерү.

Ә хәзер барыбыз да дәреслекнең 140 битен ачып, 286 нче күнегүгә күз салыйк. Биремен укы әле Рәдиф.

Бирем. Сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерегез.

  Сүзләр

Тамыр

Кушымчалар

Ясагыч

Модальлек

Бәйләгеч

турыпочмаклык

Туры

почмак

-лык

-

-

мәктәпләребезнең

мәктәп

-

-ләр

-ебез

-нең

күңелсезләгәннәр

күңел

-сез

-лән

-гән

-нәр

сөенечкә

сөен

-еч

-

-кә

дускайларыбызның

дус

-

-кай

-лар

-ыбыз

-ның

Хәзер Габдулла Тукайның “Бәхетле бала”шигырен тыңларбыз. Тыңлаган вакытта шигырьдән тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзләрне язып алырга.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне  олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.

Тәрбияви момент:

Г.Тукай  турында сез ниләр беләсез? Тагын нинди әсәрләре белән таныш. Нинди җырларын беләсез?

Физкультминутка.(Хәрәкәтләр ясап башкарыла.) 1 минутка

Г.Тукайның “Туган авыл” җыры белән

Йомгаклау.

Чәчәк җыю.

Нинди туган көн чәчәксез булсын ди инде. Сезнең дә бүген чәчәк җыю мөмкинлеге булыр. Моның өчен аны сайлап, дөрес җавап бирергә кирәк булыр.

Сорау

Җаваплар

1.Нәрсә ул кушымча?

Сүз.

Сүзнең бер өлеше.

2.Ясалма сүзләр ничек ясала?

Тамырга кушымча ялганып.

Кушымчага тамыр ялганып.

3.Парлы сүзләр ничек ясала?

Бер сүздән.

Ике сүздән.

4.Тамырдаш сүзләр ничек ясала?

Бер тамырдан.

Бер кушымчадан.

5.Аксыл сүзенә тамырдаш сүзне тап.

Акча

Ак

Ә хәзер белемнәрегезне гомумиләштерү өчен  контроль тест үтәрсез. Ләкин иң элек кайбер киңәшләргә колак салсагыз, комачауламас.

Әлеге киңәшләр сиңа ярдәм итәр:

1.  Биремне игътибар белән укы.

2. Укыганны аңларга тырыш.

3. Җавабыңны ашыгып язма.

4. Җавабыңның дөреслеген тикшер.

(Һәрберсенең алдында ноутбук, җавап биреп бетергәч, шуда ук билгеләр яктыртылачак)

“СҮЗ    ТӨЗЕЛЕШЕ”  темасына    тест.

А1. Кайсы  сүзләр рәте  мәгънәле  кисәкләргә   дөрес  бүленмәгән?

1)    Кар – лар, сөз – геч – кә, ишет – ә;

2)    Са – бын, са – тып,  са – ры – рак;

3)    Кар – лан – ган, яшь – келт,  җитмеш – енче.

А2.Бер  мәгънәле  кисәктән   торган  сүзләррәтен күрсәтегез:

1)    Элгеч,  эзтабар,  җиләс;

2)    Сүзчән,  кайтыр, уйламаган;

3)    Сандугач,  карлыган,  яфрак.

А3.Ясагыч   кушымчалары   булган  сүзләррәтен күрсәтегез:

1)    Кием,  белгеч,  йонлач;

2)    Мәктәптә,  яшьрәк,  сигезенче;

3)    Көткәннәр,  балалар,  җиңелчә.

А4. Бәйләгеч  кушымчалары   булган  сүзләррәтен күрсәтегез:

1)    Җиденче, кызчык, укыячак;

2)     Бәйрәмнәр,  биегрәк,  килмәде;

3)    Һәйкәлнең,  күрделәр,  иптәшеңнән.

А5. Нигезе   дөрес  билгеләнгән   сүзләррәтен күрсәтегез:

1)    Кәгазь – ләр – не, уй – ла – ма – ды – гыз;

2)    Шәһәрчек, кошкай – лар;

3)    Эшчәнлек – тә,  тигезлек – не.

А6Тамырдаш  сүзләр рәтен күрсәтегез:

1)    Урак,  урман, урды;

2)    Карга,  карлы,  карсыз;

3)    Көйлә,  көйле,  көйсез.

IV. Нәтиҗә.

Укытучы. Дәрес сизелми дә үтеп китте. Хушлашырга вакыт җитте. Әйдәгез, укучылар, дәресебезгә нәтиҗә ясыйк.

Дәрес кызыклы булды дип саныйм.

Дәрестә күп эшләнде, барлык биремнәр үтәлде.

(Укытучы дәрескә гомуми йомгак ясый, билгеләр куя)

V. Өй эше. вариантлап

“3” легә  Биш сүзгә тамырдаш сүзләр уйлап язырга.

“4”легә  Тамырдаш сүзләр белән биш җөмлә төзергә.

“5” легә“Тукайны мин ни өчен яратам?” темасына тамырдаш сүзләр кертеп, хикәя төзеп язырга.



Предварительный просмотр:

Тема: Тел галимнәре. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек.

Максат: татар әдәби телен өйрәнүгә ихтыяҗ булдыру.

Бурычлар: проект эшен әзерли  белү  һәм чыгыш ясау күнекмәләренә өйрәтү, алынган белемнәрен системага салу, бәйләнешле сөйләм телләрен формалаштырыру, БРИ га әзерләнү максатыннан иҗади биремле сочинение язу күнекмәләрен камилләштерү, туган татар теленә карата мәхәббәт һәм горурлык хисе уяту.

Алымнар: проект эше яклау, презентация, әңгәмә, тестлар

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа,  магнитофон, презентация, дәреслек, проект эшләре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Исәнләшү. – Хәерле көн, укучылар! Бүген безнең дәресебезгә кунаклар килделәр. Кунакларыбыз каршында сынатмассыз дип уйлыйм. Сезгә барыгызга да хәерле эш сәгатьләре телим. Дәресебезне башлыйбыз.

  1. Дәрес барышы:
  • Безнең бүгенге дәресебезнең темасы: “Татар теле галимнәре”.

         Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәптә аны тиешенчә үзләштерү — изге бурыч һәм шуның белән бергә катлаулы процесс.

 Сезгә 1 атна элек өй эше итеп  әлеге тема буенча эзләнергә һәм проект эше әзерләргә бирелгән иде. Хәзер без шул эшләрегез белән танышырбыз. Әмма алдан бер сорауга җавап аласым килә:

-Безнең программа дәреслекләребезгә ни өчен бу тема кертелгән? Аны өйрәнү безгә ни дәрәҗәдә мөһим?

Җавап:  Без 10-11 ел дәвамында татар теле гыйлемен үзләштердек, һәм безнең күңелдә аны үзләштерергә ярдәм иткән  татар теле дәреслекләренең, программаларының авторларын белү зарури, чөнки алар туган телебезне саклауга һәм яклауга зур хезмәт куйганнар һәм әле дә кайберләре куя.

- Алдан ук кисәтеп куям: һәрберегезгә  2 шәр минут вакыт бирелә, күпме галим турында сөйләп өлгерерсез, калганнарының исемнәрен генә булса да атап китәрсез.

  Презентация тәкъдим ителә (2 минутан 6 укучы- 12 минут)

1.Актуальләштерү.

-Заманыбыз үзгәрә, таләпләре дә башкача, яңача. Хәзерге заманда  укучының белеме БДИда, БРИда  сынала. Бу юнәлештә без сезнең белән, әлбәттә, һәр дәрес саен системалы, дәвамлы эш алып барырга тырышабыз. Бүген дә моны дәвам итәрбербез.

Татар теленнән имтихан эшен башкару өчен 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Биремнәр 3 өлештән тора.

Иҗади бирем- һәр укучы өчен иң катлаулы һәм җаваплы мөстәкыйль язма эшләрнең бер төре. Иҗадилык — үзең яза торган теманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү. Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын нәкъ менә шушы өлештә күреп, тоеп була да инде.

         Бөтен кеше дә язучы, журналист булып бетми. Әмма бер хакыйкатьне онытмаска кирәк — язма рәвештә үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, игенчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк булуы бәхәссез.

        Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу — кирәкле сыйфат.

-Әйдәгез әле, искә төшерик: текстны анализлау өчен нинди критерийларга  игътибар итәргә кирәк?

Төп критерийлар:

1. Текстның төп темасын ачыклау.

2. Текстта күтәрелгән проблемага аңлатма.

3. Текстта автор позициясен ачыклау.

4.Имтихан бирүченең текстта күтәрелгән проблемага үз фикерен белдерүе.

Исегездә тотыгыз!!

Укытучының киңәйтелгән аңлатмасы:

Киңәйтелгән җаваплы биремне уңышлы башкаруның төп шарты булып, башлангыч текстны аңлау тора.

Укучы текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, тасвирланган материалны, нәрсә турында сүз барганын аңлавын һәм автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен мөмкин кадәр дөрес күрсәтә белергә тиеш. Язма эш изложение характерында түгел, ә текст буенча фикер йөртү, үз мөнәсәбәтен белдерү характерында булырга тиеш. Югары бәя укучы өзекнең эчтәлеген һәм автор фикерен дөрес аңлаган һәм аңа карата үз фикерен белдерә алган очракта гына куела.

2. Текст буенча эшләү:

Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.

                                     Кадерлеләрнең кадерлесе

1)Кеше олыгая, җитлегә барган саен, аның укытучысына булган мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара.2)Ул тормыш юлында укытучының нинди эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә.3)Тирә-якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод-фабрикалар!4)Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән.5)Шуңа күрә укытучы - һәркемнең күңел түрендә.

6)Укучылар никадәр югары үрләсәләр,укытучы да шулхәтле югары күтәрелә.7)Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучысы хәреф танырга өйрәткән.8)Аннары Гагарин белән бергә, аның күңел түрендә, укытучы да галәмгә, йолдызлар дөньясына күтәрелгән.9)Җирдә һәрбер көннәр кадерле, кирәкле.10)Тормышта һәр һөнәрнең алыштыргысыз урыны бар.11)Бу һөнәр яхшы, тегесе начар дип әйтеп булмый. 12)Мәсьәләне алай куярга ярамый.13)Мәктәптә укытучың сиңа аны төшендерәчәк.

                                                3нче өлеш

С1. Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз

Текст нәрсә турында?Автор тасвирлаган вакыйга аша нинди вакыйга күтәрелә? Автор нинди хисләрне тасвирлый? Сез авторның фикерен хуплыйсызмы? Үзегез нәрсәләр өстәр идегез? Җавабыгызны дәлилләгәндә, әйләнә-тирә чынбарлыкта, тормышта күзәткән күренешләрне, ишеткән укыган вакыйгаларны тасвирлагыз, шәхси  тәҗрибәгезгә таяныгыз, текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының  кайберләрен  язмагызда кулланыгыз. Язмагыда текстның эчтәлеге таләп иткән тел-сурәт чараларын да кулланыгыз.

Биремгә җаваплар һәм аңлатмалар.

Текст турында мәгълүмат.

Тема һәм проблема

1)тема:укытучы һөнәре

Проблема:1) бүгенге көндә укытучы һөнәренә игътибар җитәме?

2)бүгенге  көндә укучылар һәрбер һөнәрнең кирәклеген, изгелеген аңлап, үз юлын сайлыймы?          

Автор позициясе

1)Кешенең һәр уңышында, илнең үсешендә укытучының хезмәте зур.Укучыларының уңышлары белән бергә, укытучының да дәрәҗәсе үсә.

2)җир йөзендә бер генә дә кирәкмәгән һөнәр юк

Укучы позициясе

Темага игътибар итегез: кадерлеләрнең кадерлесе: нәрсә-укытучымы. Һөнәрме?

Иң кирәкле. Игътибарга лаек җөмләне табыгыз

( кульминацион нокта)

Ничә абзацтан тора,  фикер алышынмыймы?

Нәтиҗә: укытучы һөнәре бүгенге көндә актуальме?

              Син укытучы  булыр идеңме?

  1. Белемнәрне системалаштыру, ныгыту:

Кушымчалар буенча онлайн тест башкару:

1 вариант- Эльвина, Ильнур И.

2вариант- Бакирова- Давлетшин

3 вариант- Язилә-Валя

IV. Өй эше бирү.

V.Йомгаклау. Билгеләр кую.



Предварительный просмотр:

Тема:             Татар халык җырлары-милләтебезнең моңлы хәзинәсе

Төре: интеграль дәрес (әдәбият һәм музыка)

Технология: компьютер технологиясе, Ә.З.Рәхимовның үстерелешле технологиясе.

Максат: татар халык җырларына салынган төп мәгънә һәм идеяне төшендерү, аның кыйммәтен билгеләү

Бурычлар: татар халык җырлары турында укучыларның белемнәрен киңәйтү, сәнгатьле уку һәм моңлы җырлау күнекмәләрен булдыру, халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү; һәр укучыга шәхси якын килү;  төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерү; укучыларда югары  әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү һәм эстетик тәрбия бирү.              

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, магнитофон,  баян, компьютер слайдлары.

                                              Дәрес барышы

I.Оештыру моменты:

1. Сәламләү.

2. Без бүген , укучылар 3 төркемгә бүленеп эшләрбез. Безгә төркем башлыкларын сайларга кирәк. Һәр этап саен үз-үзегезне бәяләп барырсыз, дәрес азагында нәтиҗә ясарбыз.

П.Актуальләштерү:

          Татар халык җыры "Туган ил" яңгырый. (Видеокасетада 1 куплет яңгырый)                                                                                                Укытучы :Сез гаҗәеп матур, лирик көйне һич икеләнмичә таныгансыздыр.Нинди моң соң бу?

Укучылар:" Туган ил"

Укытучы: Әйе,бу-"Туган ил " җыры.Халык иҗаты әсәрләренең байтагы югары сәнгать әсәре үрнәге булып тора.

Укытучы:Ә нәрсә соң ул җыр? Г.Тукай халык җырларына нинди бәя биргән?               Укучы: Җыр гомер буе кешенең юлдашы булып кала.Эче пошканда да кеше җырлап юана,сагынганда да,кайгысы булганда да җырлый. Димәк, кешенең күңелендәге хисләр аның җырларында көзгедәге кебек күренә.Җыр-кешенең күңел көзгесе (слайдтагы Г.Тукай сүзләренә аңлатма бирелә).

Слайдта дәрескә эпиграф:

      "Халык җырлары- халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс раушан көзгеседер"              Г.Тукай.                                                                          

Укытучы:   Җырның авторларын беләсезме? (халык музыкасы, Н.Исәнбәт музыкасы)

Укучы: Н.Исәнбәтнең быел тууына 110 ел тулды                 (слайд)

                                  “Уракчы кыз”

                                   “Бормалы су”

III.Яңа тема өстендә эшләү. 

1.Укытучының кереш сүзе:

-Бүгенге дәресебезнең төп юнәлеше -халык җырларыбыздагы мәгънә байлыгына төшенү.

      Халкыбыз көйләренең сихри тәэсир көче-аның моңында. Ә нәрсә соң ул моң?

2. "Моң" төшенчәсенә аңлатма бирү:

Укытучы: Әгәр дә "моң" сүзенең тәрҗемәсен эзлисез икән,сез аны бер телдә дә таба алмаячаксыз.Ул-бары татар халкына гына хас.Моң-көйнең иң асыл сыйфатын, сокландыргыч үзенчәлеген, төп матурлыгын күрсәтүче төшенчә.Дәверләр буена халык хәтерендә сакланган"Иске карурман", "Зиләйлүк", "Тәфтиләү", "Салкын чишмә" кебек кыйммәтле хәзинәләр композиторлар иҗатына да зур этәргеч биреп торучы көч булды Профессиональ музыка традицияләргә ,халыкның зәвыгына, гүзәллекне күзаллавына таянып туды.Композиторлар бик матур көйләр иҗат итте.

                 Карточкалар таратыла.

    Шигырь яңадан сәнгатьле итеп   укытыла.

Укытучы: Шигырь  нинди темага багышланган? Ул нәрсә турында?

                    Фокусы-үзәге  нидән гыйбарәт?

Укучы;  Шигыръне җыеп торучы  үзәк- ул Туган ил.

Укучы: Әлбәттә, Туган ил дигәндә, без туган республикабызны, төбәкне, туган ягыбызны күз алдында тотабыз.

Укытучы: Ә лирик герой өчен  Туган ил-нәрсә ул, сезнеңчә?

Укучы: Туган як, җир.

Укытучы: Шигырьнең төп эчтәлеге- хис. Лирик геройның туган илгә карата нинди хис-тойгылары чагыла?

Укучы: Сагыну.

Укытучы: Ни өчен шулай уйлыйсыз? Хиснең сәбәбе нәрсәдә?

Укучы: Чөнки лирик герой «Китми күңелемнән минем һич», ди. Мөгаен ул читтә һәм Туган илен бик сагынадыр.

Укытучы: Лирик герой Туган иленә ничек карый?

Укучы: Ярата, сагына.

Укытучы: Моны ничек исбатлап була? Лирик герой Туган илне  нинди эпитетлар белән атый? Мәхәббәтен нинди метафоралар аша белдерә?

    Төркемнәргә эш бирәм:

I төркем - эпитетларны таба,

II төркем- метафораларны таба.

III төркем- чагыштыруларны таба

 ( Эпитет- сөекле илкәем, туган халкым, сөйгән әнкәем, җәйге диңгез, ил-зар моңнары, иркен тын һавада, сайрар кош)

  Метафора- кош шикелле көй суза гармуннары,  

Сызыла ил-зар моңнары

Җырлый һәр таш,

Җырлый һәр агач

  Чагыштыру- нурлырак, моңлырак, үзен сандугач белән чагыштыра).

Укытучы: Юану нидә күренә?Ул кайсы юлларда чагылган?

Укучы: Анда кайтсам, мин дә башка,

             Анда мин дә садугач, ди лирик герой.

Укытучы: Әйе, һәркемнең туган  иле үзенә газиз.Безнең туган илебез-ул Татарстан. Быелгы елда Татарстаныбызда нинди бөек даталар билгеләнеп үтәчәк?

                 Йомгаклап, шуны әйтә алабыз: лирик герой туган илен шул дәрәҗәдә ярата, сандугач үзе яраткан талга басып кына сайрый. Димәк, туган илдә һәркем шул хәтле бәхетле- ул сандугачтай сайрый, иркен сулый, бәхеттә яши. Чит-ят җирләр безгә кирәк түгел.

IV. Ял итү.

 Укытучы:  Арыдыгызмы? Әйдәгез  хәзер без сезнең белән ярыш уздырырбыз. Тетрисларны төзеп 10 халык җырының исемнәрен чыгарырга тиеш буласыз.

   Шул вакытта мин сезгә бер татар халык җырын тыңлатырмын, аны да сез танырга һәм җырчының да исемен атарга тиеш буласыз.

 ((И.Шакиров башкаруында «Ай былбылым» ны тыңлап, җырны һәм   башкаручыны таныйлар).

                    Кем башкарды бу җырны? Аңа быел ничә яшь тулды?

Татар халык җырларын иң оста башкаручы артистлар дип кемнәрне саныйсыз?

Укучы:  И.Шакиров, З.Сәхәбиева, Х.Тимергалиева, Р.Ильясов,Ә.Афзалова, Ш.Әхмәтҗанов, С.Фәтхетдинов, Р.Закиров һ.б.

Укытучы: Нәрсә турында бу җыр. Төп темасы нидә? Төп образы нәрсә?

Укытучы: 2 җыр да сандугач, былбыл турында.

                     Ә бу җырда нинди хис- кичерешләр чагыла?

Укучы:  ярату, сагыну

 Укытучы: Нинди алым кулланылган шигырьдә?

Укучы: Кабатлау.

IV.Ныгыту.

1.Г.Тукаебыз әйткәнчә, халкыбызның «раушан көзгесе»дәй моңнары һәм җырлары күңелләрегездә уелып калса иде.

2. Әйдәгез, бергәләп «Ай былбылым» җырын башкарыйк.

V. Дәрестә МРК ны куллану.

Укытучы: Хәзер яшьләребез әлеге көйләрне яратып тыңлыймы, И.Шакировның дәвамчылары күренәме?  Татар халык җырларын иң оста башкаручы артистлар дип кемнәрне саныйсыз?

Укучы: Әйе, соңгы вакытта татар җырларына ихтыяҗ артты, аларны яратып җырлыйлар.

Укытучы: Шундыйлардан Р.Ваһапов исемендәге җыр фестиваленең сандугачы-

                    Филүс Каһировны да   атап булыр иде.

Укытучы: Сезнең яктан да матур  җырчылар бардыр. Кемнәрне атый аласыз.

                   Бездә- Кәбир Нигъмәтҗанов.

Йомгаклау.

Укытучы:        Кешенең хис-халәтен, моң- сагышларын гаять үтемле итеп

әйтеп бирүдә, халыкның рухын чагылдыруда җырларның, музыканың башка бер сәнгатьтә дә булмаган  мөмкинлекләре,тылсымнары бар.Сезнең күңелегезгә бу җырлар  ничек тәэсир итте? Нинди  нәтиҗә ясый алдыгыз?

Укучылар: Халык җырлары -зур хәзинә ул. Җырларыбызда  милләтебезнең тел байлыгын, җүген дә кыйммәтен җуймаган проблемаларны,рухи матурлыкны тәрбияләүче сыйфатларны табып була.

Укытучы: Күңелләрне айкый,уйландыра,хисләндерә торган мәгънәле көй бу. Яшьләребез  шушындый көйләрне тыңлап үссәләр, ата- анага, дуска-туганга, туган җиргә,туган телгә   мәхәббәтләре беркайчан да саекмас иде.

VII. Дәрескә  билгеләр кую.

Төркемнәрнең эшчәнлеген бәяләргә вакыт җитте.

Төркем җитәкчеләренә сүз бирик.

VП.Өй эшен бирү: "Туган ил", “Ай былбылым” шигырьләрен  ятларга, теләгән кешеләргә җырларга өйрәнеп килергә дә була.

3



Предварительный просмотр:

Тема: Мәдинә Маликова белән очрашу.

Максат: укучыларны Мәдинә Маликова иҗаты белән таныштыру;

Алып баручы.

Тукай! Бөек Тукаебыз бу дөньядан  киткәненә инде күп вакыт узган кебек. Быел Тукайның вафат булуына 100 ел тулды.Әле 80 яшьлегендә генә  аны замандашлары, чордашлары искә алганнар иде.Әмма бүген инде аларның да күбесе юк. Күбесенең исемнәре дә җуелды, онытылды...Ләкин Тукай һич кенә дә онытылмый!!!

2.аб. Еллар безне Тукайдан ерагайткан саен,  иҗатына карата кызыксынуыбыз аның саен арта, ачылмаган  битләре ачыла бара.

 Чәчкә атар вакытында,  27 яшьлек  бөек шагыйрь бакыйлыкка күчә. 1886нчы елның  апрелендә туа, 1913нче елның апрель аенда вафат була. Яз безгә Тукайны бүләк итә, яз аны бездән алып та китә.

1 а.б. 7 еллык иҗат гомерен шагыйрь  күреп бетерә алмаган  ярты  төш дип атый. Әмма шагыйрь кыска гына иҗат гомере эчендә бик күп җырлар, 10 меңнән артык шигъри юллар, 50 биткә якын проза әсәрләре тудыруы белән горурлана. Бу якты дөньядан тыныч күңеле белән китә...

2.а.б. Киң диапазон,  тирән иҗат тамырлары...

          Дөнья әдәбиятында Тукай тормышыннан да фаҗигалерәге бар микән?

1а.б. Тукай бүген дә безнең күңелләрдә. Тукай белән горурланабыз. Тукай теле белән яшибез, иҗат итәбез!

2.а.б. Ә тормыш дәвам итә.Тормыш кыйммәтләре дә, таләпләре дә һәрчак үзгәрә. Шунысы куандыра: яшьләребез елдан-ел талантлы,иҗади яктан сәләтле  булып үсәләр.

Сезнең алдыгызда  "Йолдызлык" фестивале дипломанты,

6 сыйныф укучысы -  Рәдиф Хәлиуллин .

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар. Бүген без сезнең белән  Г.Тукайның  вафат булуына 100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли  укуларга җыелдык. Бу очрашуга әзерләнгәндә, бик күп роман-повесть, хикәяләр авторы Мәдинә Маликованың әсәрләрен  укырга тәкъдим ителгән иде. Күбегез  фәнни эшләрегезне дә язып, бүген  матур гына чыгыш ясадыгыз.

Бүген бездә кунакта: бик күп роман-повесть, хикәяләр авторы, “Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте” президенты Мәдинә Маликова

Кичә барышында туган сорауларыгызны тыныч кына язма рәвештә сәхнәгә җибәрегез.

Сүзне укучыларга бирәбез.

Хәзер, әйдәгез Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак танышыйк, үзе белән очрашыйк.

1нче укучы. Мәдинә Маликованың тормышы һәм иҗат юлы сокландыргыч. Ул гомере буе җәмгыяви эшчәнлектә, иҗади эзләнүләрдә, төрле иҗтимагый хәрәкәтләрдә актив катнаша. Ул гомуми бер сәяси тормышта үзенең иҗади юлын башлап җибәрә. Аннан үзгәртеп кору чорының иҗтимагый-сәяси һәм милли проблемалар белән кызыксына, ә соңгы елларда аның күп кенә романнары барлыкка килә. 1990 нчы елларда ул, Кызыл Ай җәмгыятен оештырып, дистәдән артык ел буена аның президенты булып эшләп килә.

2нче укучы. Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 нче елның 5 августында Татарстанның Сарман районы Мортыштамак авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950-1959 нче елларда – Минзәлә педагогия училищесында, аннары Казан педагогия институтында укый. Институтның тарих-филология факультетын кызыл диплом белән тәмамлап, 1959-1964 нче елларда “Чаян” журналында корректор, 1964 нче елдан “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр, ә 1978 нче елдан 1987 нче елга кадәр журналның җаваплы сәркатибы булып эшли. 1989 нчы елда ул Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары итеп сайлана. 1993 нче елдан – Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыятенең президенты.

3нче укучы. Узган гасырның 70-80 нче елларында 400 меңнән артык тираж белән басылган “Азат хатын” журналында Мәдинә Маликованың очерклары, сәнгатькә, әхлак темаларына багышланган язмалары киң яңгыраш таба, журналда басылган беренче хикәяләре, повестьлары укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. 1967 нче елда чыккан “Юлдашлар” исемле беренче хикәяләр җыентыгында ук ул укучы алдына тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән игътибарны җәлеп итә. Һәм бу омтылыш аның озын гомерле иҗади эшчәнлегендә төп сыйфат булып кала. Авторның “Кар сулары”, “Сары тюльпаннар”, “Көндәшләр”, “Ай сүрелгән чак иде”, “Узма, гомер!” һәм башка хикәяләре моның ачык мисалы булып тора.

4нче укучы. Язучының “Казан каласы – таш кала” (1967), “Кояш күпере” (1973), “Янар таулар яктысында” (1977) повестьлары, “Шәфкать” (1985), “Басып сайрар талы бар” (1987), “Фидая” (1990) романнары шәһәр һәм авыл зыялылары – инженерлар, архитекторлар, рәссамнар, табиблар, артистлар тормышына багышлап язылганнар.Шулай итеп  аның 20 гә якын китабына туплана.

5нче укучы. Мәдинә Маликова 1993 елдан Бөтентатар “Кызыл Хач” җәмгыяте президенты да.

Халык язучысы Аяз Гыйләҗев үзенең бер чыгышында Мәдинә Маликованы “зыялы язучы” дип атаган. Чыннан да, зыялылык язучы иҗатының бөтен рухында чагыла. Ул, заман тормышының төрле өлкәләренә мөрәҗәгать итеп, геройларның рухи дөньясын бөтен тирәнлеге белән яктыртырга, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең нечкәлекләрен ачарга омтыла, яшәешнең мәгънәсен яхшылыкка, матурлыкка хезмәт итүдә күрә.

 Алып баручы:   Мәдинә апа беренче әсәрен 6 нчы сыйныфта укыганда язып, укытучысына күрсәтә. Бу әсәр сугыш вакытында бер пионерның отряд флагын фашистлардан яшереп алып калуы турында була.Ләкин укытучысы әсәрне бәясез калдыра.Мәдинә апаның беренче каләм тибрәтүе шушы булгандыр дип уйлыйм. Мәктәптә ул алдынгы укучы булу сәбәпле, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда актив катнаша.Сәхнәдән үзе чыгарган шигырьләрне дә укый торган була. 5-6 нчы сыйныфларда ул үзе язган шигырьләр белән бер дәфтәр тутыра.Мәдинә апага бу сәләт аның әнисеннән күчкәндер, чөнки Һәдия әби такмак чыгарырга бик оста була.

Алып баручы: Бездә дә бар ул әдәбият белән чын-чынлап кызыкынучылар.Мәктәбебездән чыккан  Татарстанның атказанган актрисасы- Наилә Ибраһимова, талантлы шагыйрәбез- Илсөяр Иксанова, яшь шагыйребез- Булат  Ибраһимов исемнәрен атасак та, күп нәрсә аңлашылыр.

Алып баручы: 25ел дәвамында тирән эшчәнлеген җәелдергән "Әллүк" ү күпләрнең иҗат юлын аты, киләчәген билгеләде.Бүген дә Сезне Саралан кызы- Мөбаракшина Гөлфинә белән таныштырабыз. Сезгә ул үзенең бер шигырен тәкъдир итә.

5нче укучы. М. Маликова — иҗат эшчәнлегенең буеннан-буена каләмен детектив әсәрләр жанрында да чарлаган әдибә. Аның «Хөкем» (1969), «Августның беренче кичендә» (1970), «Адашканга юл кайда» (1971), «Югалган якутлар» (2003), «Чәчкә балы» (2004) исемле маҗаралы повестьлары, «Өермә» (2002) исемле детектив романы, «Кыргый дивизия» (2001) кебек хикәяләре, жанр хасиятләре таләп иткәнчә, мавыктыргыч, киеренке агышлы вакыйга-сюжетка корылганнар. Гомумән, М. Маликова сюжетны оста, мавыктыргыч итеп кора белә, вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, укучының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый.

М. Маликова драматургия өлкәсендә дә уңышлы гына эшли. Аның «Оҗмах балалары» исемле драмасы Г.Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә куелды (1990), «Йөрәк ничек түзсен», «Моңнар төште башыма», «Синең өчен үзем үләрмен» исемле драма әсәрләре узган гасырның туксанынчы елларында Минзәлә һәм Әлмәт театры сәхнәләрендә уңыш белән Минзәлә һәм Әлмәт театры сәхнәләрендә зур уңыш белән барды. “Сөембикә” трагедиясе 2004 нче елда уздырылган “Яңа татар пьесасы конкурсы”нда бүләккә лаек булды. “Оҗмах балалары” (1989) исемле драмасы Г. Камал исемендәге Академия театры сәхнәсендә куелды.

6нчы укучы. Мәдинә Маликова – Татарстанның (1976) һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1985), журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе лауреаты (1980).

Алып баручы. “Оҗмах балалары” трагикомедиясе күпләрнең күңелен яулап ала. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар бөтенебезне дә борчый. Бүген без киләчәгебезне төзибез, тик без дөрес юлдан барабызмы? Балаларыбызга тиешле игътибар бирәбезме? Аларны укытучылар кулларына, мәктәпкә, җәмгыятькә тапшырып бетермәдекме? Безнең балаларыбыз бәхетлеме? Алар ялгыз түгелме?

Алып баручы. Бүген дә нәкъ шушы сорауларга без бүген җавап эзлибез түгелме?

Алып баручы. Әйе, пьесада космос та бар, хыял да бар. Ләкин төп проблемалар  җирдәге, бүгенге көндә ата-ана һәм бала мөнәсәбәте, гаилә һәм тәрбия нигезләре турындагы, социаль эчтәлек алган мәсьәләләр.

Алып баручы. Без бөтенебез дә балалар – тормыш чәчәкләребез – гаиләдә, әти-әнисе,туганнары белән бергә үсәргә тиеш дип уйлыйбыз.Ә ник соң балалар йортында балаларның саны артканнан-арта һәм аларның бик сирәге генә чын ятим, күбесенең әти-әнисе исән-сау. Моңа кем яисә нәрсә гаепле?

Алып баручы. Мәдинә Маликованың күп кырлы шәхес икәнен әйтеп үттеләр. Хәзер шуның дәлиле булып башлангыч сыйныф укучылары язучының "Ятим бала" җырын башкарып китәләр.

Сезнең алдыгызда 10 сыйныф укучысы- Бакирова Алинә .

 Алып баручы.    Язучы Мәдинә Маликова (1935) иҗатының төп хасияте турында уйланганда да әсәрләрендәге зыялылыкка игътибар итәсең. Бүгенге укучы яхшы хәзерлекле, ул әдәби әсәрләрдә тормыштагы төрле хәл-әхвәлләрне күрсәтү белән генә канәгать түгел. Син аңа яшәешнең хикмәтләрен ач, кешенең теге яки бу адымын ясауга китергән сәбәпләрнең тирән фәлсәфәсен шәрехлә, гамәлләренең ахыр нәтиҗәләрен гомумиләштерүләр ярдәмендә күңелгә үткәрерлек итеп яса. Ягъни укучы белән фикердәш бул, аны борчыган сорауларны ачыкларга тырыш, һич югы шул мәсьәләләрне укучы уйланырлык итеп куя бел.

Ә хәзер, әйдәгез, сүзне авторның үзенә бирик. Рәхим итегез Мәдинә апа!

Алып баручы. Язучы реаль тормыш белән шигъриятне бергә куша, синтезлый. Мәдинә Маликова каләменә бер үзенчәлек хас: язучы сурәтләргә теләгән панорамасын турыдан-туры күрсәтми, бәлки аны икенче герой карашыннан чыгып чагылдыра, бәяли. Моның сәбәбе нидә соң?

Алып баручы. – Мәдинә ханым, сез, мөгаен, күп кенә әсәрләрегезгә җимне "Азат хатын" журналында эшләгән вакытта ук туплагансыздыр. Аннан соң үзегез үк оештырып җибәргән Кызыл ай җәмгыяте бик күп язмышлар белән очрашырга, кайбер вакыйгаларда катнашырга мәҗбүр иткәндер. Болар исә әдәби әсәргә җирлек булдымы.

Алып баручы: Сезнең әсәрләрегез не укыган саен укыйсы гына килеп тора. Хәзер дә инде ничәнче буын аны яратып укый. Моның сере нидә икән?

Алып баручы: Бездә детектив жанры үсеш ала алмады, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Алып баручы:Бүген без Мәдинә Маликова белән татар әдәбиятының чикләнгәнлеге хакында байтак сөйләштек.Язучының кайсы гына әсәрен алсаң да, укучыны ятьмә кебек корылган сюжеты белән мавыктыра, уйландыра, алда ни булыр икән дип кызыксындыра торган. Мәдинә Маликованың иҗаты башкалардан  халык арасында тәвәккәллеге, кыюлыгы, күп сүзгә урын калдырмыйча өздереп әйтә белүе белән дә аерылып тора.

Алып баручы: Бүгенге көндә дә  энергиясе ташып торган, яңа иҗади планнар белән янып яшәгән Мәдинә Маликовага кулындагы каләменең һәрвакыт үткер булуын, иҗади уңышлар, күңел көрлеге телибез. ә укучыларга әдәбият белән кызыксыну, укытучыларга армый – талмый эшләргә дәрт, исәнлек – саулык телибез.Исән – сау яшәгез, бәхетле булыгыз!.

Алып баручы: Очрашуыбыз ахырына якынлаша

Без телибез сезгә олы бәхет,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, яуган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Алып баручы: Кичәбезне тәмамлап, Тукаебызның рухын  саклап, язучыларыбызның  иҗатына мәдхия җырлап, инде хәзер барыбыз бергә                     "И туган тел" җыры белән кичәбезне тәмамлыйк.

Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз        



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“ӘФГАН СУГЫШЫ –

ТУГАН ЯГЫМ ҺӘМ ГАИЛӘМ ЯЗМЫШЫНДА”

                                            Хезмәтне башкарды:

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

МБГБУ “Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                                                                                X сыйныф укучысы-

Хәмитова Илүзә Рамил кызы

Фәнни җитәкче:

Хәмитова Ландыш Тәлгать кызы

2019 ел

        Эчтәлек

Кереш.....................................................................................................................3 бит

Теманың актуальлеге……………………………………………………………3 бит

Максат һәм бурычлар..........................................................................................3 бит

  1. “ӘФГАН СУГЫШЫ - ТУГАН ЯГЫМ ҺӘМ ГАИЛӘМ ЯЗМЫШЫНДА”
  1. Чор һәм хәтер............................................................................................4 бит
  2. Җаннарны тетрәндергән сугышта – лаешлылар...................................5 бит
  1. Әфган җире совет солдатлары күзлегеннән

1.Хәмитов Рамил Шамил улы……………………………………....….7 бит

2. Хәбибуллин Фәрит Ильяс улы..........................................................8 бит

3. Якупов Ринат Минневазих улы........................................................9 бит

4. Гайнуллин Әхмәт Минвәли улы.......................................................10 бит

5. Хәмидуллин Таһир Нотфулла улы..................................................10 бит

6. Вафин Дамир Миңнулла улы...........................................................11 бит

III. Йомгаклау...................................................................................................13 бит

     Файдаланылган чыганаклар.......................................................................14  бит

     Кушымта......................................................................................................16 бит

Кереш

    2019 елның 15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тула. Җиңмәдек без бу сугышта. 15 меңгә якын кешебезне вакытсыз җирләдек, йөз меңнәрчә егетләребез яраланды, никадәр әфганчы әле дә шул яралардан сызланып яши! Армия бүген дә аналарның тынычлыгын ала торган урын. Ник? Ә бит   бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия  сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү булган.

Теманың актуальлеге

     Бу вакыйга минем гаиләмне дә читләп үтмәгән. Әтием- Хамитов Рамил Шамил улына –хәрби бурычын нәкъ тә менә шул илдә үтәргә туры килә. Кечкенәдән үк миңа аның хезмәт итүе турында дәү әти белән дәү әнидән еш ишетергә туры килә иде. Әмма аның  батырлыкларын белсәм дә,  гади совет солдатларының чит илдә ни эшләгәннәре хакында бер дә уйланганым булмады.

      Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. Билгеле, Атабай  урта мәктәбендә бу дата күп еллардан бирле  билгеләп үтелә. Әмма быелгысы аеруча да күңелемне кузгатты. Вафин Дамирның истәлегенә мәктәп диварына мәрмәр таш куелуы да, очрашуга килгән якташ “әфган”лыларның күп булуы да бу вакыйга турында тирәнрәк уйланырга  һәм кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

    Бу хезмәт эзләнүемнең башы гына әле дип беләм. Киләчәктә Атабай мәктәбен тәмамлап, Әфганстан якларына хезмәт итәргә киткән тагын 4 якташыбыз (алар чыгышлары белән Ташкирмән һәм  Сараланнан) белән очрашып, аларның  истәлек- хатирәләрен өйрәнермен дип өметләнәм.

Хәрби хезмәтнең абруе бетеп, егетләребез  бөтенләй дә башка идеаллар белән яшәп яткан бер дәвердә,  Әфган ветераннары турында белү, алар белән очрашу  күңелләрендәге ваемсызлык, битарафлык  кебек  чирләрен бетерергә ярдәм итәр, бәлки, әлеге хезмәтем.

Максат- бурычлар

        Шушы көннән башлап  минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килде, авылыбыз каһарманнары тормышын, батырлыкларын өйрәнеп, совет “әфган” – солдатларының психологик проблемаларын  гаилә призмасы аша ачу максатыннан чыгып,  түбәндәге бурычларны  куйдым:

беренчедән, әтием һәм авылдашларымның тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнү;

икенчедән, проблеманың психологик аспектын өйрәнү;

өченчедән, совет солдатлары күзлегеннән әфган җәмгыятен тасвирлау.

    Фәнни- тикшеренү эше 3 бүлектән тора. 2 нче бүлек әфганчы авылдашыбызларыбызга багышлана һәм ул “Әфган җире совет солдатлары күзлегеннән” дип атала.  Фәнни эшемдә төгәл фактлардан, китаплардан, журналлардан файдаландым.

Хезмәтемне язуга әзерлек алдан ук башланды. Бу юнәлештә түбәндәге эшләр

башкарылды:

- Әфган сугышының тарихы белән якыннанрак танышу (тәрбия сәгатендә);

- әфганчы авылдашларыбыз белән читтән торып танышу өчен авыл

музеена  экскурсия;

-әфганчы авылдашларыбызның өйләрендә булу, алар белән якыннан танышу;

-авылдаш Әфганчылар  турында истәлекләрне өйрәнү;

-әфганчылар белән очрашуга әзерләнү, үткәрү;

-башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау.

  Бу эшләрне башкарган вакытта күп кенә тарихи  материаллар өйрәнелде. Иң мөһиме:  минем күңелемдә   авылдашларыма карата горурлык һәм соклану хисләре барлыкка килде.

  Төп максатым- аларның барысын бергә очраштыру һәм хезмәтем белән таныштыру.Бәлки әлеге тырышлыгым 26 елдан соң да дәваланып бетмәгән йөрәкләренә сихәт бирер, күңелләрендә өмет чаткысы уятыр.

I.“ӘФГАН СУГЫШЫ – ТУГАН ЯГЫМ ҺӘМ ГАИЛӘМ ЯЗМЫШЫНДА”

1.Чор һәм хәтер

Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу сугыш турындагы бәхәсләргә кушылмый. Алар Хәтер белән яши – югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. Михаил Черепановның «Әфганстан сугышы корбаннарының Хәтер китабы»нда китерелгән мәгълүматларга караганда, сугыш хәрәкәтләрендә 9358 татарстанлы катнашкан. 296сының цинк табутта гәүдәсе генә кайткан. 231 ир исә, Татарстанга кайткач, сугышта алган тән һәм җан яраларыннан вафат булган.

Әфганстан сугышына бәйле саннар, җан өшеткеч фактлар бихисап. Ә бит бүген дә эреле-ваклы «Әфганстаннар» җитәрлек. Дөньяның төрле почмакларында барган сугышлар турында көне-сәгате белән белеп-ишетеп торабыз. Дәүләт белән дәүләт кенә бәрелешеп калмыйча, ватандашлар да бер-берсенә каршы корал күтәрә. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләрендә «Без тынычлык яклы, без сугышка каршы» кебек темага сөйләшүләр барган вакытта, илләр узыша-узыша кораллана, ир- егетләр бәрелеш корбаннарына әйләнә.

Менә шушыларны белә торып, баласын армиягә җибәрергә теләмәгән ананы аңламый кара син! Ир бала үстергән ана иң беренче чиратта шул хакта уйлый бит. 2014 елгы рәсми мәгълүматлар буенча, Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләрнең саны бер миллионга җиткән. Армия ул сугыш түгел, дип тынычландыруның бүген нәтиҗәсез икәнлеген барыбыз да аңлыйдыр, мөгаен.

XXI гасыр – коточкыч сугышларның алга киткән чоры. Монда иң беренче чиратта экологик афәтләр, куркыныч чирләр, начар гадәтләр кебек «сугышлар»ны атарга кирәк. Әле шуңа ил белән ил, кеше белән кеше арасында барган бәрелешләрне дә өстәсәң... Кешеләр санап кителгән «сугышларга каршы кулга-кул тотышып көрәшергә тиеш кебек тә бит...

2. Җаннарны тетрәндергән сугышта – лаешлылар.

   Тарих дәресләрендә укып, бу сугыш хакында мин шуларны аңладым: 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә. Алар, үз чиратында, куелган бурычны төгәл үти. Х.Әмин яшеренгән сарай штурмлана, һәм Хафизулла үтерелә. Илнең яңа башлыгы дип Бабрак Кармаль игълан ителә. Шушы каршылыклар сәбәбендә  килеп чыккан Әфган сугышына бик күп солдатлар китә.

    М.Горбачев хакимияткә килгәч, сәясәттә яңача фикерләү рәвеше барлыкка килә. СССР халык депутатларының II съезды күрше илдә алып барылган сугышны сәяси хата дип саный. Һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыгарыла.

  Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган  бу сугыш әниләрне бик иртә картайтты. Әле тормышның ямен-тәмен дә татып карамаган асыл ир-егетләребезнең гәүдәләре цинк табутларда гына кайтты.

Дәүләт тарафыннан 1987 елга кадәр Әфганстанда барган сугышны газета-телевидениедә киң яктыртырга, күпсанлы һәлак булган корбаннар турында сөйләргә, аларның кабер ташларына Әфганстанда һәлак булулары турында язарга... катгый тыелган. Ә 1989 елдан башлап исә хәрби операцияне уңай яктан күрсәтү, сугыш каһарманнарын геройлаштыру буенча шау-шулы кампания башлана. Хакыйкатьне яшерүнең юллары – бихисап...  

     Ә Лаеш районыннан чыгып киткән 133 егетнең алтысына да туган нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмый.

    Менә алар- Әфган сугышы корбаннары:

1.Кузнецов Сергей Михаил улы, сержант. 11.08.1966-30.04.1986. Тетеево  авылыннан.Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

2.Кәримов Фоат Рифгат улы, прапорщик,03.12.1953-15.07.1982 мотоукчы ротасының старшинасы. Курманаково  авылыннан. Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

3.Варламов Николай, рядовой, сапер. 1963-01.08.1982. Троицк авылыннан. Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

4.Вафин Дамир Миннулла  улы, рядовой, снайпер. 1961-5.07.1982. Атабай  авылыннан.2005 елда туган йортына мемориаль такта куела, урамы да аның исеме белән атап йөртелә. 2014 елның 15 февралендә Вафин Дамир укыган мәктәп диварына мемориаль такта урнаштырыла.

5. Билалов Илфар Низам улы, рядовой. 04.01.1962-14.02.1983. Хәерби авылыннан. Һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

6.Кургузкин Владимир Александр улы, рядовой, водитель.22.10.1967- 21.06. 1987.  Сокуры авылыннан.

   Алар якыннарының күңелендә 18-20 яшьлек булып калдылар. Аларның батырлыклары буыннан-буынга ядкарь итеп сөйләрлек.

Безнең Атабай  урамнарында уйнап, чирәмдә тәгәрәп, инешендә коенып, салкын чишмә суларын эчеп буй җиткергән алты егетебезне тау-кыялар иле тагы үзенә алды:

1.Вафин Дамир Миңнулла улы

2.Хәмитов Рамил Шамил улы

3.Гайнуллин Әхмәт Минневәли улы

4. Хәмидуллин Таһир Нотфулла улы

5. Якупов Ринат Вазыйх улы

6.Хәбибуллин Фәрит Ильяс улы

Аларның бишесе яшь ашларыннан  бөтен авырлыкларны үткәреп, аз сүзлеләнеп, кызу канлыланып, үз яшьләренә караганда олыгаеп, туган  туган якларыбызга исән- имин әйләнеп кайталар.Әфганстанның комлы чүлләрен, шәрә кыяларын, борылмалы-серле тауларын, һәр яктан, һәр яшеллектән  ядрә сибелүен  оныта алмасалар да, Аллага шөкер, алар,  күргән авырлыкларга карамый, тормышта үэ юлларын таптылар.Гаиләләре бар, балалар үстерәләр.

Егетләребезнең батырлыгына, кыюлыгына, осталыгына таң калырлык. Яп-яшь килеш ут эченә барып кереп, хезмәтләрен намус белән башкарып, өйгә әйләнеп кайттылар бит алар!

Аннан соң чирек гасыр үтсә дә, үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләребез бүген дә төннәрен саташып уяналар, тау-кыялар арасында мәңгелеккә ятып калган дусларын сагынып, әрнеп яшь түгәләр, үсеп килүче, солдат шинеле киячәк уллары, оныклары язмышын күзаллап борчылалар.

Ә бит адәм баласы күтәрә алмаслык баласын югалту ачысын кичергән гаиләләр күпме? Ходай сабырлык бирсен!

                           

II. Әфган җире совет солдатлары күзлегеннән

1.Хәмитов Рамил Шамил улы

     Минем әтием - Рамилнең дә үткән юлы гыйбрәтле, данлыклы. Ул да  Лаеш  төбәгенең иң гүзәл, урман-суларга бай булган, табигате белән таң калдырган  Атабай  авылында туа. Мәктәпне тәмамлауга ук, 1984 нче елның октябрь аенда,  ул Ватаны алдындагы изге бурычны үтәргә Армия сафларына китә. Аның  беренче хаты килгәнче әти-әнисе: “Әфганстанга гына җибәрә күрмәсеннәр иде!”- дип  өзгәләнгәннәр. Әмма, күп тә үтми, дәү әниләремә хат килеп төшә. Анда улларының гади хезмәттән сугыш кырларына җибәрелүе хакында хәбәр ителә. 2 ел дәвамында Әфганстан җирендә хезмәт иткән минем әтием. Күпме күз яше, күпме йокысыз төннәр үткәргән ул көннәрдә дәү әтием белән дәү әнием. Үзәк бәгырьләре өзелсә дә, бер-берсенә күрсәтмичә елаганнар. Бер- берсен юатып яшәгәннәр алар  бу үтмәс кебек тоелган озын һәм газаплы дәвердә.

       Авылдан алар 6 егет китәләр: Рамил,Фәрит,Таһир, Әхмәт, Ренат, Дамир. Тыныч совет иленнән китеп, ут эченә керү аларга  алай ансат булмагандыр!

    Озак та үтми, 18 яшьлек Вафин Дамирның үле гәүдәсе цинк табутта туган җиренә кайта...”Һай ул көннәр!- дип искә ала дәү әтием, -искә алырга да куркыныч иде”.

Әтиемә сугышның башланган вакытында, иң авыр чорында сугышырга туры килә. Тиз арада өйрәнүләр, авыр тынгысыз тренировкалар, автомат белән атарга өйрәнүләр башлана. Баштагы мәлдә кыр уртасындагы озын палаткаларда яшиләр. Аннары, саман кирпечләрдән озын балчык казармаларны үзләре төзеп, шунда урнашалар. “Элек армиядә хезмәт иткәндә патроннарны санап кына бирәләр иде, ә өйрәнүләр вакытында җаның күпме тели, ат та ат...” –дип, сөйли әтием. Әтием армиядә танкист булып хезмәт иткән. Ачлык, антисанитария, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга төшеп очкан машиналар, мөлдерәмә тулы күзләрен багып, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы һәм “интернациональ бурыч” тәрбиясе алган, кан-яшь, яшәү өчен көрәшкән кораллы 19 яшьлек Совет солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе. Сугышта булган мондый куркыныч эпизодларны без сугыш турындагы кинолардан да карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез. Бер шәһәрдән икенчесенә ничәмә-ничә километр үтәргә, нинди зур җаваплылык сорый торган вазифа бит бу. Якын-тирәдә бомбалар шартлый, снаряд  яңгырлары ява, кайдадыр кыя артында снайпер каравыллап тора...

  Сугыш турында әтием сөйләргә яратмый. Аягындагы яраларны күреп кенә,  аның тарихын сөйләтәбез,  аз-азлап сөйләгән вакытларында  да күзләре яшьләр белән каплана. Беләм, сугышта күргәннәре, снаряд - бомбаларның шартлавы, бер гаепсез гаиләләрнең (бала-чагасы, хатын-кызларының) “мине үтермәсә ярар иде” дип ялварулы карашлары, кан исе, исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре... Болар барысы да бүгенгедәй күз алдында торадыр, мөгаен. Ләкин, үзеңне-үзең кулда тотып, исән-имин кайтуыңа сөенеп яшәргә кирәк.

    Безнең бәхетебезгә күрәдер инде, Әфганстан җирләреннән әтиебез исән-имин хезмәт итеп әйләнеп кайткан, исән-сау. “Иң куркынычы- солдатларның аяк –куллары өзелеп, баш-аяклары киселеп, газапланып ятуларын күрү иде,”-дип искә ала әтием. Ә күзләрендә- яшь бөртекләре елкылдый...

Хәзер ул сугышны ничек кенә бәяләмәсеннәр, якташларыбыз, шул исәптән әтием дә, зур батырлык күрсәттеләр. Бу турыда аның мактау кәгазьләре, орден-медальләре сөйли. Әтиемнең шундый батырлык күрсәтүе белән мин чиксез горурланам. Әтиебез- безнең өчен терәк, таяныч.

                                    2. Хәбибуллин Фәрит Ильяс улы

      Хәрби хезмәткә 80 елларда чакырылган егетләребезнең бер ишенә сынауларның бик ачысын,  каһәрлесен үтәргә туры килде.Әфганстанның комлы чүлләре, шәрә таш кыялары, һәр яшеллектән ядрә сибелү - болар Фәрит абыйның  күңеленнән дә  тиз генә онытылмас.

1966 елның 9нчы октябрендә Атабай авылында Хәлисә апа белән Ильяс абыйның беренче мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз сала.Әти - әнисе баланы, тырышып,  җаннарын кызганмыйча, күз карасыдай якын күреп, назлап, сөеп үстерәләр. Фәрит 1973 елда мәктәп бусагасын атлап керә,  яхшы билгеләргә генә укый.1983 елда мәктәпне тәмамлап, Лаеш районында шоферлар  һөнәри училищесында укый. 1984 елның көзге чакырылышында армия хезмәтенә алына.Ул авылдашы,сыйныфташы -Хәмитов Рамил белән китә.Башта Ташкент шәһәрендә 6 ай дәвамында “учебка”да булалар.Аннан Әфганстанга юл алалар.Ул  анда шофер булып хезмәт итә.Фәрит абый да  анда булган хатирәләр белән бик уртаклашырга теләми, сер итеп саклый .1986 елның ноябрендә туган якларына исән- сау әйләнеп кайта. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә гаиләсе белән матур гына яшәп ята.Бер кыз үстерделәр.Авылга һәр атна саен әнисе янына кайтып йөриләр.

 Быелгы очрашуга Фәрит абый да Казаннан кайткан иде. Үзе турында, сугыш истәлекләре турында  сөйләгәч, мин дә сорап куйдым: “Фәрит абый, Әфган сугышында булып кайтканыгызга үкенмисезме?”

 “Яхшы сорау,- дип куйды ветеран. -Әфганчылар белән үзара аралашканда, барысы да бертавыштан, әгәр язмышны кабатларга туры килсә, - шул ук юлны сайлар идем, диләр. Мин дә шул фикердә. Әфганстандагы чынбарлыкны күреп, тормыш тәҗрибәсе тупладым. Уңайсыз шартларга яраклашып, чирканчык алдым. Сугыш дуслык, татулык хисләренең кадерен аңларга өйрәтте. Олы кешелеклелек сыйфатлары, мөгаен, шунда сеңгәндер. Кыскасы, Әфган сугышы барыбыз өчен дә зур тормыш мәктәбе булды. Безнең тарафтан әфганнарны дошман күк күрү хисе бөтенләй юк. Әфганстанда совет кешесенең абруе зур иде. Әфганнар совет кешесен ачык чырайлы, зыялы дип хәтеренә керткән”.

                                   3.  Якупов Ринат Минневазих улы

     Авылдашыбыз  Якупов Ринат Минневазих улы Ватан алдында бурычын үтәгән.Ул 1963 елның буранлы кышында 24 февраль көнне дөньяга аваз сала.Атабай авылында 8 еллык мәктәпне тәмамлый. Шуннан соң 9-10 нчы сыйныфларны күрше Татар Саралы авылында укып бетерә.

1980 елны Казан шәһәренә китеп,  шофер һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлагач,  1981 нче елның 1 октябрендә армия сафларына алына. Шул ук көнне аның авылдашы Нотфуллин Таһир да хәрби хезмәткә алына. Алар икесе дә Ташкент шәһәрендә 6 айлык әзерлек курслары үтәләр.

  1982 нче елның 19 апрелендә, чираттагы хәрби бурычларын үтәр өчен,  алар Әфганстанның Кабул шәһәренә шофер буларак җибәреләләр. Менә монда авылдашларның юллары аерыла да инде.Ринат абый  – автобатка, ә Таһир абый - стройбатка эләгәләр.Шуңа да карамастан, бер - берсе белән аралашып, хәбәрләшеп торалар.

    Ринат  абыйга “Зил – 131” машинасында төрле хезмәт башкарырга туры килә: азык - төлек, кораллар, яраланган солдатларны  йөртә ул. Физик яктан нык булган көчле рухлы егет кенә бу сынауларны үтә алган. “Кабул бик иртә уяна, алтынсу кояш Гиндукуш таулары артыннан кызарып матур булып чыга. Нәкъ бездәге кебек кояш ул, ерактагы “Әби таулары” артыннан безнең кояш та шулай чыга торган иде, – дип сөйли Ринат  абый. -Кабулның үзендә чагыштырмача тыныч булса да, тынлык артында яшеренеп җай гына көтеп ятучы диверсантлар да җитәрлек була. Солдатлардан һәрвакыт уяулык, саклык сорала,”- дип искә ала ветеран. Ринат абый сөйләгәннән аңлашылганча, Кабул шәһәре, безнең яклар белән чагыштырганда, бик матур шәһәр булып саналмый. “Андагы йортлар - балчыктан, берсенә берсе кушылып салынган түбәләре дә туры гына. Урамнарда сирәк кенә сыер, кәҗә, ишәк кебек йорт хайваннары очрый. Урам тулы хәер сорашучы олысы-кечесе солдатлардан ашарга теләнеп йөриләр. Сөйләмнәре – мөселманнарга хас сөйләм. Җәй айларында биредә түзә алмаслык кызу, шуңа күрә солдатларга һәрвакыт кайнар чәй белән тәэмин итү оештырыла, салкын су эчү бу частьта тыела, чөнки суда инфекция, чир булырга мөмкин, ә елга бу тирәдә Термез шәһәрендә генә ага”.

Хәрби  батырлыклары өчен  Ринат абый  мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән.Ул хезмәттә чакта, әти - әнисенә дә чын егет үстергән өчен рәхмәт хатлары килеп торган.

   Егетне 1983 нче елның 24 декабрендә демобилизациялиләр. Ул,  кайнар ноктада бик күп сынаулар үтеп, кешеләргә ярдәм итеп, бервакытта да авырлыклардан баш тартмый, туган иленә исән - имин әйләнеп кайта.

Бүгенге көндә дә ул- күпләр өчен бик зур үрнәк һәм горурлык. Армия сафларына баручылар күп, ләкин мондый сынауларны үтүчеләр бик аз хәзерге заманда.

                                      4.Гайнуллин Әхмәт Минвәли улы

      Гайнуллин Әхмәт Минвәли улы 1964 елның 27 гыйнварында дөньяга аваз сала.Ул ягымлы, эш сөючән, батыр, спортны яратучы малай булып үсә. Һәрбер егет кешенең хыялы - армия сафларында хезмәт итү. Бу хыял Лаеш  районы Атабай  авылы егете Гайнуллин Әхмәт Минвәли улын да читләтеп үтми. Армиягә киткәч, Әфганстанга эләгә. Сугыш дигән афәтне ул да үз күзләре белән күргән. Күпме дуслары шунда үлеп калган аның. Кечкенәдән эшләп үскән батыр  егетне армиядә дә хөрмәт итәләр.

      "Армия - тормыш мәктәбе, ир егетнең бурычы - туган илен саклау" - дип сөйли ул. Армиягә 1982 елның 29 мартында китеп, 1984 елның   12 августында әйләнеп  кайта егет. Кули - кумри шәһәрендә шофёр булып хезмәт итә.

  “Әхмәт абый, бүгенге көндә әфганчыларга карата кадер-хөрмәт җитәрлекме, ничек уйлыйсыз?”-дип сорадым мин. Минем соравым ветеранның  күңеленә тиде бугай. Ерактан ук сүзен башлады:

- Әфганстанга егетләр бара торды, аяз көнне яшен суккандай, цинк табутлар кайта барды. Ләкин моны җәмгыятькә белдерергә ярамый иде, зиратларга күмелгәндә, кабер ташларында да “Әфганстанда вафат булды” дип язу тыела иде. “Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды” дип язу гына рөхсәт ителде. Чын дөресе 1987 нче елда гына языла башлады.

Әйе, сугыш тәмамлангач, әфганчыларга төрле ташламалар гамәлгә кертелде. Аларга чиратсыз фатир алу мөмкинлеге бар иде, моннан тыш, конкурссыз укырга керү, транспортта бушлай йөрү кебек мөмкинлекләр... Ул заманда каршылык тоела иде, янәсе, әфганнарга барысы да бирелә... Әле бүгенге көндә дә әфган сугышчыларының барысына да торак бирелмәде. Дөрес, андыйлар инде бармак белән генә санарлык. Татарстан дәүләте бу мәсьәләгә зур игътибар белән карый. Минемчә, алдагы бер-ике елда бу проблема хәл ителер”.

  Әйе, Әхмәт абый, бу өмет-ышанычларыгыз, һичшиксез, тормышка ашсын иде! Хәзерге көндә Әхмәт гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.Ул тормыш иптәше белән бергә илгә лачын кебек ике ул үстерде.

                                    4. Хәмидуллин Таһир Нотфулла улы

 Авылдашыбыз  Таһир   абый  1962 нче елның августында Нотфулла абый белән Наҗия апа гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Кара тутлы, озын буйлы, чибәр егет  булып  җитешә. Күп балалы гаиләдә үскәнгәме, бик сабыр һәм тыныч  кеше була. Авырлыкларга түземле була ул.

 Шушы билгеләрне  исәпкә алып, Таһирны Әфганстанның Кабул шәһәренә хезмәт итәргә җибәрәләр. Ул анда авылдашы Ринат белән сәфәр кыла. Сирәк булса да, алар очрашып торалар. Әлеге очрашу мизгелләре  аларның күңелләрендә бер дә онытылмый.  Авырлыкларга түземле була ул.

“Учебка”дан соң – Баку һәм Ташкент. Ташкент шәһәреннән самолет белән Кабул шәһәренә оча. “Тыныч Ташкенттан соң, утлы Әфган җиренә килеп эләккәч, тәннәр куырылгандай булды, җанны ниндидер бушлык биләп алды”, – дип искә ала ул көннәрне  Таһир  абый. Бу яктан Таһир абыйга бәхет елмая, күпме авырлыклар, кыенлыклар бәрабәренә ул исән-имин кала. Хәрби тревогалар, постта тору вакытларында  йокысыз төннәре дә күп була аның. Ходай аңарга  исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп иткән. Бүгенге көндә дә  ул төп нигездә яши. Хөкүмәтебез аны да орден- медальләр белән бүләкләгән. Ни кызганыч, Таһир абый бүген ялгыз, гаиләсез... Тик шулай да кулыннан килмәгән эше юк. Тырыш, намуслы гомер кичерә Атабайда.

6. Вафин Дамир Миңнулла улы

Ә менә алтынчы егетебез- авылдашыбыз Вафин Дамир Миңнулла улына исән килеш әйләнеп кайтырга язмаган икән. Ул мең тугыз йөз алтмыш өченче елның декабрь аенда дөньяга килә. Матур гына зур күзле, кара йөзле малай Бибигөл апа белән Мңнулла абыйның төпчеге һәм өмете булып үсә. Балачактан ук Дамир тәртипле, ягымлы, ярдәмчел һәм эш сөючән була. “Бер ягы белән дә башка балалардан аерылмады,- ди ана. -Укырга да, уйнарга да, өй эшләрендә булышырга да вакыт таба иде.Кечкенәдән кулында чүкеч, кадак булды. Зур шырпы тартмасы кадәр  генә сыерчык  оясы ясап кйган иде.Бигрәк кечкенә булган инде, улым. Монда чебен торса гына инде”,- дип, аркасыннан сөйдем, дип искә ала Бибигөл апа.  Шуны да саклый алмаганмын, ичмасам,- дип уфтанды  Ана кеше. Дамирның малайлардан  бер аермалы ягы- тегә белүендәдер, мөгаен. Чалбар балакларын да үзе теләгәнчә үзгәртеп кигән. Хәтта иптәш малайлары да килә иде”, - дип искә ала Ана. Әле дә саклана икән Дамирның үзгәртеп  теккән чалбарлары.

Мәктәптә укыганда ук чандыр гәүдәле малай әтисе Миңнулла абый янына эшкә төшә, аңа булыша. Ә өйдә әнисенә ярдәм итә. “Әни, син миңа әйт кенә, мин үзем эшлим, сакла үзеңне”, -дип, мине сакларга тырышты. Ә үзен саклый алмады”,-дип сыкрана Бибигөл апа,  кызарып чыккан яшьле күзләрен сөртеп.Ананың йөзе моңсу, күзләре яшьле, сагышлы. Бибигөл апа  туктаусыз “Дамир- Миңнуллла” дия-дия сөйләде дә сөйләде.... Әйтерсең лә, бу минутларда ул миңа түгел, үз-үзенә сөйли. Баласын югалткан  Ана кайгысыннан да олы хәсрәт  юктыр. Мин аңа дәшәргә, бүлдереп сораулар бирергә кыймый торам.

Кыш көне яңа гына унсигезен тутыра, ә язында исә Армия сафларына алына. Атна саен хатлары килеп тора.Хатлары бик кыска, сүзләре саран, ләкин ягымлы һәм чын күңелдән. Авырлык һәм куркыныч турында бернәрсә дә юк.Дамирның хатлары өч ай да ун көн дәвам итә. Ахыргы хатын язып,  егерме көн дә үтми, егетнең гәүдәсен цинк табутка салып кайтаралар. Өмете, киләчәге, таянычы һәм бәхете булган баласының йөзен дә күрә алмый, шул килеш, ачмый гына җирлиләр.Язмышына буйсынып, бала хәсрәте бик ачы булса да- түзә Ана.Гомер буе улының инде таушалырга өлгергән хатларын саклый, кат-кат аларны укып күңелен юата, Дамир абый турындагы хатирәләрне яңарта, шигырьләр, бәетләр яза. Яшь солдат үзенең биргән антына тугры булып кала. Батыр, ярдәмчел, намуслы булганы өчен, аны үлгәннән соң Мактау  Кәгазе  белән бүләклиләр. Туган авылы Атабайда 2005 нче елда Дамир яшәгән урамга аның исемен бирделәр һәм мәрмәр такта куелды.

Дамир яшәгән өй... Бар нәрсә дә бар. Алгы якта телевизор, икенче якта  әкрен генә радио сөйләп тора. Гади авыл өе, башкаларныкыннан  берни белән дә аерылмый. Бары тик моңсулык кына бөркелеп тора. Улы Дамирның үле гәүдәсен алып кайтуларына ышанмады Ана. Көтте, бәли, ул түгелдер. Цинк табутта кайткан гәүдә аның улы, аның газизе түгелдер, улы исәндер...

Кешене дә бит өмет яшәтә. Өметләнде ана, бәлки ялгышкандыр. Ләкин юк... Өметсезлектән кабер салкынлыгы  саркып, җанын өшетә ялгыз ананың. Аның каршысында хәзер  елмаеп карап торучы  газиз баласының фотосурәте, хатлары һәм кара калын тышлыкка  алтын хәрефләр бедән  басылган Әфганстан сугышы корбаннарының “Хәтер китабы” гына тора. Ә күңелендә- хатирәләр. Кулымдагы хатлар шул еллар хатирәсенә алып керә. Менә алар.

Сәлам Таджикистаннан!

 Исәнмесез, минем өчен якын булган  әти- әни һәм апа. Безне 5 апрель көнне  төнге 12.00  сәгатьтә  поездга төяп алып киттеләр. 11 көнне монда килеп җиттек. Бүген 13 көнне хат язам. Без монда Әхмәт белән. Ашарга җитә, минем өчен кайгырмагыз.Бар да әйбәт, 2 айдан Әфганга  алып китәләр, әле пока учебкада. Әни, зинһар өчен, үзеңне сакла. Эшкә дә йөрмә, авырмый гына йөр. Анда салкындыр әле, кар. Монда инде 38 градус җылы, 50 гә кадәр җитә  диләр. Ярар, сау булыгыз, минем кадерлеләрем. Хат языгыз. Сәлам белән улыгыз Дамир. Тагын бер хат.

 Сәлам Курган- Түбәдан!

Әнием, мин әлегә исән-сау, сезгә дә шуны ук телим. Әнием, бүген 9 Май көнне присяга принимать иттек. Кичә 80 км маршка ардык, машиналар белән, Кизилкала дигән шәһәргә, аннары кире кайттык.

 Исән-сау булыгыз. Хат языгыз, улыгыз Дамир.

Ә бу хат- ап-ак яулыгын туздырып бәйләгән ана өчен иң кадерлеседер, мөгаен. Шактый таушалган конверт тышына  “Соңгы хат” дип язылган. Күз яшьләренә бик күп чыланып җебегән.

Исәнмесез, минем өчен якын булган  әти-әни, апа!

 Сезгә сагынычлы кайнар сәламнәр җибәреп хат яза Дамир. Әни, язган хатыңны 18 көнне алдым.Бик зур рәхмәт. Мин әлегә исән-сау гына яшәп ятам, службалар әкрен генә бара. Без инде маршларны үтеп бетердек. 21 или 22се Термезга алып китәләр. Аннары кая булыр, билгесез. Әни, хатымны бетерәм. Зинһар, үзеңне сакла. Авырма. Шуның белән хатымны бетерәм. Кабат сәлам белән улыгыз Дамир.

Язылды 18 июнь 1982 нче ел, 20 сәг. 30 мин.   Башка хат язмый торыгыз.

Шундый хатларны Дамир  өч ай 10 көнгә  11не яза. Ә бу хаты соңгысы була.Ахыргы хатын язып, 20 көн дә үтми, егетнең гәүдәсен цинк табутка салып кайтаралар. Өмете, киләчәге, таянычы һәм бәхете  булган баласының гәүдәсен, йөзен дә күрә алмый, шул килеш, ачмый гына  җирлиләр.  Язмышына буйсына Ана. Бала хәсрәте бик ачы булса да- түзә. 22 ел буе Әфган

турындагы  барлык материалларны җыя. Шигырьләр, бәетләр, күңеленнән хатлар яза. Әхәт Гаффарның “771 аршын җир” дигән китабын саклый. Кулында- Дамиры язган соңгы хатлары, фотосурәтләры, Хәтер китабы. “Барысын бергә туплап, “Ак каен” дигән китап чыгарырга хыялландым”, -ди Бибигөл апа.

    Ананың улына атап чыгарган бәете дә күңелләрне тетрәндерә.

   Әйе.... Үзе генә яшәсә дә, ялгыз түгел Ана. Таянычы-кызы, улы турындагы хатирәләре, инде шактый картайган , каерылары калынайган каены- Ак каены бар. Аны аңлаучы,тыңлаучы, кайгысын һәм шатлыгын уртаклашучы  Ак каен! Хезмәткә киткәнче Дамир шушы каен янына килеп йөргән, кайрысына  исемен, киткән  көнен уеп калдырган. “Ул, яфракларын лепер-лепер селкетеп, мине юата, хәсрәтемне тарата. Авыр вакытларда, Ак каен янына барып, күңелем булганчы сөйләшәм, йөрәгем йомшарганчы елыйм”,- дип сүзен дәвам итте Бибгөл апа.

Яз җитү белән яшәрә, ә көз җитү белән тагын саргая, моңая агач. Каен да минем белән картая, сагына, юксына.Әйе, Дамир, Ак каеның Сине юксына.1980 елда язып калдырган хәрефләр дә инде күптән каты кайрылар арасына кереп югалган.

  Авыл зираты юл өстендә генә.Кабер тирәсе -тулы чәчәкләр.Һәйкәл өстендә – йолдыз, ә һәйкәлдән аңа улы- Дамиры карап тора. Аның күзләре: “Сабыр бул, әнием, зинһар кичерә күр!”-диләр сыман.

IV. Йомгаклау

Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та, Әфган егетләре булып калдылар. Алар, ут-суны кичеп, язмышларына төшкән

авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән

элемтәне әле дә булса өзмиләр. Алар барысы да - тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар. Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәттеләр. Әле бик күп еллар янып күмерләнгән чит җирләр, дөрләп янучы танклар, “дошманнар” вәхшилеге егетләрне сискәндереп уятыр; үлгән, хәбәрсез югалган дусларының тормышка ашыра алмый калган өметләре, эшлисе эшләре, төзеләсе йортлары, туасы балалары хакында уй - хисләре җаннарын кимерер. Әле бик күп еллар....

       Әфган сугышы  ХХ гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларының берсе булды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылган. Советлар Союзы өчен ул, Бөек Ватан сугышы тәмамланып 34 ел узганнан соң, иң соңгысы булган. Ләкин әфган сугышы иң көчле державаның көчен-куәтен һәм бөтендөнья ышанычын бетерде, аның таркалуына башлангыч салды. Бу игълан ителмәгән сугышны ничек кенә атамадылар: басып алу, террорчылык, яшертен сугыш дип тә, локаль хәрби каршылык яисә интернациональ хәрби акция дип тә йөрттеләр. Тарихчылар һаман да аның каршылыклы характерына төшенеп бетә алмый. Әмма шунысы ачык: Әфганстанда бүген дә проблемаларның кимегәне юк.

    Хезмәтемне башкару дәверендә мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:

беренчедән, әфган сугышы солдатларның ( шул исәптән әтиемнең дә) тормышына шактый  зур йогынты ясаган. Сугыштан кайтып, реабилитацияләнү, тыныч тормышка ияләшү шактый авыр һәм озак дәвам итә.Әтиемнең сүзләренә караганда, утлы сугыш кырын төшләренә кереп, әле дә булса куркып уянаган чаклары була.Әмма алар яши, тыныч тормыш итәргә тырыша.

Икенчедән, безнең солдатлар, Әфганстан сугышына китеп, үз илен, үз халкын  яклау өчен көрәштек дип ышанганнар, дөресрәге, аларны моңа ышандырганнар.

Өченчедән, әфган халкы аларга сәер һәм гади, цивилизациядән артта калган дошман  халык булып күзалланган.

  Һәм, ниһаять, Россия җәмгыятенә карата да  әфган сугышчыларының психологик халәте каршылыклы: уңай да, тискәре дә.Тыныч тормышта аның кайсы ягы җиңәр? Монысы инде  безнең бүгенге җәмгыятебезнең фронтовикларга карата мөнәсәбәтеннән тора. Безнең үткән тарихыбыз һәм бүгенге тормыш моңа ачык мисал булып тора.

   

                                             

Файдаланган чыганаклар

1. Афганистан болит в моей душе…: Записки командира. Рим Мустаев К., 2004.

2. “Ялкын” журналы  “Каһарманлык корбанлык белән янәшә”. Февраль, 2014.

   14 бит.

3. Әтием- Хамитов Рамил Шамил улының, Вафина Бибигөл апаның  истәлекләре.

4. Ягсуф Шафиков, Фикрят Табеев “Әфганстан-йөрәк ярам” Казан 2001(230-245)

5. Исламское общество Афганистана глазами советских солдат и офицеров.//  История, № 48, 1998.

6. Кабул: 20 лет спустя. //АиФ, №8, 2009.

7. Атабай авылы елъязмалары.

8.Атабай туган якны өйрәнү музее материаллары.

9. Самойлов Д. Люди одного варианта: Из военных записок. // Аврора. №2,

1990.

10. Әфганчыларның  гаилә архивындагы документлары, хатлары, истәлекләре.

11. Әхәт Гаффарның “771 аршын җир”. Казан.Татарстан китап нәшрияты.1991.

12. Лаеш хәрби комиссариаты архивы материаллары.



Предварительный просмотр:

                                                Хамитова Ландыш Талгатовна,

учитель родного языка и родной  литературы,

МБОУ «Атабаевская СОШ имени Героя РФ Ахметшина М.Р.»

Лаишевского муниципального района Республики Татарстан

Инновационные технологии развития познавательного

интереса и творческой активности учащихся

на уроках родного языка и  родной литературы

     Переход на новые образовательные стандарты требует от учителя не только высокой профессиональной компетенции, освоения нового содержания образования, но и овладения современными инновационными технологиями.

   Каким должен быть современный урок родного языка и родной литературы? Этот вопрос является актуальным для всех учителей родного языка, которых волнует проблема модернизации образования, которым небезразлично, что будущее поколение затрудняется высказывать собственное мнение, что у многих ребят бедный словарный запас, мало общаются на родном языке, некоторые вообще не читают книги.

    Сегодня основная цель обучения - это не только накопление учеником определённой суммы знаний, умений, навыков, но и подготовка школьника как самостоятельного субъекта образовательной деятельности. В основе современного образования лежит активность и учителя, и, что не менее важно, ученика.

    Преподавание родного языка и родной литературы в современных условиях требует от учителя совершенно новых, инновационных подходов  как к содержательной части урока, так и к выбору образовательных технологий, эффективных методов преподавания, проведению диагностики уровня владения родным языком.

    При использовании инновационных технологий по родному языку и родной литературе успешно применяются множество  приемов. Хотелось бы остановиться на некоторых их них. Технология развития критического мышления- это «конструирование собственного знания в рамках своей собственной поисковой деятельности. Используя в работе технологию развития критического мышления, наиболее приемлемыми для себя я считаю такие приемы, как создание проблемных ситуаций на уроке, дискуссия, дебаты, «мозговые штурмы», научно-исследовательская деятельность, использование ИКТ.

        Дискуссия. Обязательным условием при проведении дискуссии является: уважение к различным точкам зрения ее участников. Данный прием особенно эффективен на уроках родной литературы при обсуждении и анализе художественного произведения.

        Технология «Дебаты» - интеллектуальная игра для старшеклассников. Цель дебатов – научить учащихся спокойно, корректно высказывать мнения на лингвистическую или литературную тему, приводить аргументы. Время выступления каждого участника ограничено, одинаково для всех.

        Метод «мозгового штурма» - это метод, основной целью которого является выход за границы существующих стереотипов, быстрый фронтальный опрос с целью выявления знаний учащихся.    

     Очень  эффективной  технологией является ведение исследовательской работы. Дети с удовольствием     включаются в исследование:  записывают старинные песни, пословицы, загадки,  прибаутки, легенды, предания, которые умело  используют на уроках родного языка  и родной  литературы. Много материалов собрано по истории села Атабаево. Объектами нашего исследова-ния становились известные люди родного села,  история образования в селе.

    Учащиеся школы ежегодно становятся призерами и победителями конкурсов исследовательских работ на муниципальном и республиканском  уровнях. Победители муниципальных юношеских научно-исследовательских чтений имени Каюма Насыйри выезжают для участия в республиканский тур Межрегиональных конференций  в города Казань и Зеленодольск.   

        Использование компьютерной техники открывает широкие возможности для оптимизации процесса обучения родному языку. Очень необычны и интересны интегрированные уроки, то есть уроки, подготовленные с помощью компьютера, на которых одинаковую роль играют два учителя: учитель информатики и учитель родной литературы. На этих уроках проводятся зачеты и тесты на компьютерах, а с некоторыми вопросами нового материала ученики знакомятся с помощью Интернета. Заинтересованность учащихся работать с информацией на родном языке дает возможность более эффективно использовать компьютер на уроках родной литературы, а именно:

 1. Интернет может стать единственным источником, в котором можно обнаружить новые произведения современных родних писателей и поэтов, а также редкие издания известных авторов. В данном случае компьютер заменяет хрестоматию по литературе.

 2. При помощи компьютера учитель сможет быстро и эффективно провести этап актуализации пройденного материала. Учащиеся могут отвечать на вопросы на компьютере. Компьютер может оценить их работу.

3. Для урока родной литературы необходимы иллюстрации, записи выразительного чтения стихотворений поэтов, музыкальное исполнение песен на стихи поэтов.

 4. На уроках родной литературы часто и достаточно эффективно применяется словесное рисование. Такой прием работы развивает воображение, позволяет лучше запомнить действие, сюжет, героев, эпизоды

5. Создание мультимедийных проектов по родной литературе. Проектная работа может заменять традиционное написание рефератов.

      Развитие  познавательного интереса учащихся к урокам  родного языка и родной литературы – одна из самых актуальных проблем методики. Ученики мыслят самостоятельно, стремятся к творчеству, работают не по шаблону. Найти своё место в жизни сможет только мыслящий человек, умеющий найти альтернативу в сложной жизненной ситуации.

  Таким образом, информационные технологии, не вытесняя традиционные методы и приёмы преподавания родного (татарского) языка, способствуют раскрытию познавательного интереса и творческой активности учащихся, творческого потенциала  учителя, приближают традиционную методику к требованиям современной жизни, помогают формировать основные ключевые компетентности.      

Список  литературы:

1.Ахтямова Г. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр. //Мэгариф (Просвещение).-№12.- 18.12.2017.

2. Камаева Р. Современные педагогические технологии в изучении родного языка (на родном языке) //Мэгариф (Просвещение).- 2014. -№11. – С. 16

2. Закирова А. Информационно-коммуникационные технологии как средство реализации межпредметных связей в условиях реализации ФГОС// http:

// магариф. рф - №94.- 28.03.2018

3. Тарханова Г. Технология критического мышления на уроках родной литературы (на родном языке) // Мэгариф (Просвещение).- 2014. -№8. – С. 66

4.  Фаткулова К., Степанова Н. Творчество в изучении языка (на родном языке) // Мэгариф (Просвещение).- 2012. -№3. – С. 20

5.Шарифуллина А. Интерактивные технологии педагогической деятельности (Из личного педагогического опыта)// http://магариф.рф-№82.- 08.09.2017 



Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр нигезендә укучыларда танып белү һәм иҗади активлыкларын үстерү

 “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.                                                                           Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, без бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз.
Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын ФДБС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Педагогик идеяләр турында сүз чыккач, үз эшчәнлегемдәге кайбер алымнарны кабат барлап чыктым. 

    Бүгенге гади булмаган бер заманда укучының күңелен яулап алу өчен, иң беренче чиратта, укытучының да күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бөреләнеп кенә килгән бала күңелен уяту, иманлы, шәфкатьле, Ватанпәрвәр хисле итеп формалаштырып, туры юлга бастыру- гаять четерекле һәм үтә дә җаваплы эш. Бала йөрәген һич кенә дә алдап булмый: синең эшеңнең дә, сүзеңнең дә, хәтта сулышыңның да дөрес тибрәнешен тоеп яши ул…. Һәм сиңа иярә, соклана.

Белем алудан да гади һәм шул ук вакытта катлаулы процесс бар микән бу дөньяда? Һәр баланың үз мөмкинлеге…

Фән ныклы үсеш алган, яңа технологияләр, компьютер, интернет заманында яшибез.  Ата- аналар көне – төне эштә, балаларының күбрәк  матди ягын  кайгырта. Мондый шартларда туган тел укытучысы мәктәптә  белем биреп кенә калмый, балаларның рухи дөньясын да баета. “Ризык кермәсә, тән ачыга, ә кеше надан булса, аңа рухи азык кермәсә, күңел хәзинәсе, җаны ач кала,” – дип язган күренекле язучыбыз Гомәр Бәширов.

 Мәктәптә гуманитар предметларны укыту  укучыларны әхлакый тәрбияләүдә зур мәгънәгә ия. Тел дәресләрен күбрәк проблемалы, иҗади эзләнү –тикшеренү рәвешендә үткәрергә тырышу эзсез калмый: укучыларымның кыю үз фикерләре, үз тормыш позицияләре сиздерә.

“Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм   эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең   иң кадерлесе, иң зурысыдыр”. Бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган әлеге канатлы сүзләрне бөек язучы Галимҗан Ибраһимов әйткән.  

      Әйе, күп  тапкырлар сыналган методик табышлар да аз түгел...Һәр елны татар теле дәресләрен мин туган тел турындагы әңгәмәдән, татар теленең бөеклеге, халкыбыз тарихын сөйләүдән башлап җибәрәм. Укучыларның туган тел турында ятлаган шигырьләрен  сөйләтәм, күңелләрендә сакланган  мәкаль-әйтемнәрен әйттерәм. Өйгә эш итеп тә туган  тел турында  яңа мәкаль- әйтемнәр өйрәнеп килергә кушам. Мондый башлам миңа  укучыларымның туган телгә булган мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итә, ел буена җитәрлек көч-рух бирә.

        Тел дәресләрен күбрәк  проблемалы, иҗади эзләнү –тикшеренү рәвешендә үткәрергә тырышу да эзсез калмый: укучыларымның кыю үз фикерләре, үз тормыш позицияләре барлыкка килә. Бервакытта да укучыма әзер кагыйдә бирмим. Бу - иң җиңел юл. Аларны ничек тә уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итәм.Чөнки татар теленең һәр бүлеген укучылар башлангыч сыйныфта өйрәнәләр. Менә шул башлангычта алган белем һәм күнекмәләрне киңәйтергә генә кирәк, минемчә. Һәр кагыйдә һәм төшенчә минем тарафтан балаларның үзләреннән  чыгартыла. Мисал өчен, VII cыйныфта хәл төркемчәләре  өйрәнелә. Хәлнең кагыйдәсен белгән укучы һәр төркемчәгә билгеләмәне дә бик җиңел генә чыгара, үзбелдеклелегеннән яки махсус күнегү буенча мисаллар да туплый ала. Шул ук VII сыйныфта  тиңдәш кисәкләр, эндәш сүзләр, җөмлә кисәкләре буенча кагыйдәләрне формалаштыру, аларга мисаллар китерү  укучыларда зур авырлык тудырмый. VIII сыйныфта исә VII класста тирәнтен өйрәнелгән  җөмлә кисәкләре турындагы белемнәренә таянып, һәр иярчен җөмлә кагыйдәсен формалаштырырга була.

Укыту-тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә. Заман укучыдан белем таба һәм аны куллана белүне, эш-гамәл башкаруны, үз-үзеңне үстерә алуны сорый. Мәктәп  алдына куелган яңа укыту стандартлары нәкъ шул карашларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән  дә инде.

Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чараларын еш кулланабыз. Бу мультимедиа технологияләрен куллану  яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаштыра. “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәм итә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, бу электрон уку – укыту ярдәмлеген файдалану, татар телен дәүләт теле буларак үстерү һәм саклаү, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеклеген баерак һәм кызыклырак итү өчен зур ярдәмлек булып тора.

Мультимедия технологиясе  слайд- иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә, бирелгән темага проект эшләргә һәм аны якларга мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе кулану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендэ компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.

  1. Интеренет – татар әдипләренең яңа әсәрләрен һәм танылган язучыларның сирәк басмалары белән таныша алу.
  2. Компьютер ярдәмендә укыту тиз һәм нәтиҗәле итеп үткән материалны актуальләштерә ала.
  3. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә ярдәм итә.
  4. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә.
  5. Татар әдәбияты дәресләрендә  мультимедия проектлары төзү, традицион реферат язуны алыштыра.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулану да- укучыларның зирәклеген, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерә, татар теле һәм әдәбияты фәннәренә кызыксыну уята.Мәсәлән, тел дәресләрендә укучыларымның  китаптан әзер тестларны кулланмыйча, мөстәкыйль рәвештә үз тест вариантларын төзүләре, әдәбият дәресләрендә аерым бер чорга яисә темага карата чыгыш-презентацияләр әзерләвен сорыйм. Шулай итеп, укучылар өчен мөһим булган ачышлар ясала.

Укучыларым белән Резеда Вәлиеваның “Япь-яшь кенә ап-ак бөдрә каен” исемле ши-гырен укыйбыз. Шигырь табигатьне саклау темасына багышланган. Шушы шигырьне укыгач, балаларда проект ясау теләге туа.  Бу проект укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә, әдәби уку һәм әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү дәресләре белән бәйләнеш тудырырга мөмкинлек бирә.Проектлар методын куллану индивидуаль һәм төркемдә эшләү күнекмәләре булдырырга ярдәм итә. Дәрестә укучылар актив, аларның кызык-сынучанлыгы арта, аралаша белү күнекмәләре үсә. Тагын бер үзенчәлекле ягы шунда – оялып торучы укучыларның да үз фикерен әйтергә менә дигән мөмкинчелеге туа.

     Проектлар төзү эше сыйныфтан тыш чараларның нәтиҗәлеген үстерергә ярдәм итә.Фәнни-гамәли эзләнү эшләре укучыларыбызга район һәм республика күләмендәге конференцияләргә җиңел юл   яра.

  Дөрес, әсәрне инде компьютер аша тиз генә өйрәнеп  булмый, аның өчен бала кулына китап алырга тиеш. Туган тел һәм әдәбият укытучысының төп методик коралы ул – сүз, әдәби әсәр үзе, аның теле, моңы, фикер тирәнлеге. Шуңа да һәр укучыда китапларга  мәхәббәт уяту максатында, күмәк һәм аерым сәнгатьле укулар, төрле иҗади  ярышлар, укучылар конференцияләре үткәрәм. Бигрәк тә Фоат Садриевның «Таң җиле», Р.Батулланың «Сөембикә кыйссасы», Ф.Яруллинның «Чәчәкләр моңы», Ф.Бәйрәмованың «Кырык сырт», «Караболак өстендә ак болыт» әсәрләрен укучыларым яратып укыйлар һәм рәхәтләнеп фикер алышалар.

Тел һәм әдәбият укытучысы, бернинди мораль укымыйча гына, тылсымчы кебек оста алымнар белән алар күңеленә әхлак кануннарын яза ала. Башка бер генә фән иясе өчен дә мондый мөмкинлек юк.

    Укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче методикалар, технологияләр шактый. Тик шулай да, укучыларның күзләрендә очкынны күргәндә, үз фикерләрен дәлиллләп, үз туган телләрендә матур итеп әйтеп биргәндә, методик табышларның  дөрес һәм нәтиҗәле булуына тагын бер кат инанасың.

Әдәбият:

1. Заһидуллина Д.Ф.  Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.

        -Казан: Мәгариф, 2004.

4. «Мәгариф» журналы.-Казан, 2008, №6.

5. «Мәгариф» журналы.-Казан , 2002, №6.

6. «Мәгариф» журналы.-Казан, 2002, №8.

7. «Мәгариф» журналы.-Казан, 2000,  №7

8. «Мәгариф» журналы.-Казан, 2007,  №8