Якташ язучы Роза Хәбибуллина
презентация к уроку

Шакирова Әлфия Мөнировна

Якташ язучы Роза Хәбибуллина

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rozahbibullina.pptx416.2 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Презента ц ияне төзүче: Мөслим районы Түбән Табын төп гомуми мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Бухарин Айзат Әлфис улы Укытучы: Шакирова Әлфия Мөнир кызы Роза Хәбибуллина

Слайд 2

Тирә-ягыма карыйм да дөн ь яның гүзәллегенә исем китә.Нурлы кояш астында шаулап үскән урманнар, шул урман аланнарында үскән көмеш сабаклы умырзаялар, тургай җырына күмелгән зәңгәр җитен басулары, тауларыбыздан челтерәп аккан саф сулы чишмәләр, яңа пешеп чыккан ипинең хуш исләре- барысы да безнең бәхет өчен яратылгандыр, шушы оҗмахта һәркемнең үз өлеше бардыр.

Слайд 3

“Барлык хезмәти гомерен балаларга багышлаган Роза Шакир кызы әдәбиятка ашыкмыйча килде. Рус әдәбиятын бик яхшы белгән абруйлы педагог татар әдәбиятына да битараф булмаган. ...Ул татар әдәбиятын даими укып барган, дәверебезнең иң яхшы әсәсрләрен җаны аша үткәргән, күңел байлыгы туплаган.Аннан инде үзенең дә кешеләргә , бигрәк тә яшь буынга әйтер сүзе барлыгын тоеп, кулына каләм алган.” (Факил Сафин)

Слайд 4

Роза Хәбибуллина 2013 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы . РСФСРның халык мәгарифе отличнигы . Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләге иясе (2014)

Слайд 5

Әмәкәй (1934). 1959 нчы елда Алабуга пединститутының филология бүлеген тәмамлый . 1959 — 1990 нчы елларда Мөслим урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли . 90 нчы елларда аның дистәләгән очерклары , хикәяләре , новеллалары матбугатта күренә башлый .

Слайд 6

Аның әсәрләрен укып, беркем дә битараф кала алмый Район медиклары исәбендә күпме коткарылган гомерләр, күпме сәламәт туган балалар һәм бәхетле аналар, күпме кире кайтарылган сәламәтлек,өмет... ...Тәрәз артындагы тоташ аклык аңа бәхетләр вәг ъ дә итә сыман. Бары тик кошлар карын койган миләшләрнең кызыл тәлгәшләре генә әлеге ак муллыкны сискәндереп куйгандай итә

Слайд 7

Калморза – автобиографик новелла. Ул сабый чак, балачак турында. И газиз дә, кадерле дә соң! Гомернең гел истә, күңел турында сакланган чагы! Ул онытылмый, гомернең иң азагына кадәр синең белән ияреп бара...

Слайд 8

Ул авыл хәзер Татарстан картасында юк инде... Калморза халкы рәхәт тормыш эзләп авылларын ташлап качмаган – Кама сусаклагычында су күтәрелгәч, су басачак дип, Иске Александровка авылына күченгәннәр.

Слайд 9

Авторның һәр әсәре кешеләр тормышыннан алып язылган Әсәрдә кешеләрнең намус, вөҗдан, игелеклелек, фидакярлек, мәхәббәт, тугрылык кебек сыйфатлары турында бәян ителә Китапта язучының шагыйр ь тормышын һәм иҗатын чагылдырган “Гомер сандыгы” дигән әдәби-документал ь бәяны урын алган

Слайд 10

Роза Хәбибуллинаның иҗатын язучы каләмдәшләре югары бәяли

Слайд 11

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Роза Хәбибуллина бүген дә актив иҗат итә.

Слайд 12

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы.

Авылым чишмәләре тарихы. Чишмә - сафлык символы....

Якташ шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева иҗаты

Озак еллар Башкортстан телевидениесында "Рәйхан" тапшыруы алып барган Нуриман районы Кушкүл авылында туып үскән Халисә Мөхәммәдиеваның иҗаты һәм тормышы турында мәкалә...

М.Хәбибуллин исемендәге музей ачу тантанасының сценариясе

М.Хәбибуллин исемендәге музей ачу тантанасының сценариясе. Ул ике телдә алып барылды....

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"...

Якташ язучы Гариф Гомәргә - 125 яшь (сценарий)

Якташ язучы Гариф Гомәргә - 125 яшь (сценарий)...

Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.

ldquo;Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Рав...