М.Хәбибуллин исемендәге музей ачу тантанасының сценариясе
материал на тему

Нуриева Лейсан Закариевна

М.Хәбибуллин исемендәге музей ачу тантанасының сценариясе. Ул ике телдә алып барылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzey_stsenariy.docx17.96 КБ

Предварительный просмотр:

Музей ачылу тантанасының сценариясе

1 . Хәерле көн, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар!

2. Добрый день, дорогие  гости, уважаемые  учителя, ученики и их родители.

1. Бүген бездә бәйрәм, тарихи вакыйга - 2017 нче елның 23 маенда Түбән Кама шәһәренең  “Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 33нче урта мәктәбе”ндә тантаналы рәвештә музей ачыла. Әлеге музейга шәһәребезнең беренче төзүчесе, күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Мизхәт Хәбибуллин исеме бирелде.

2.  Мы начинаем торжественную церемонию открытия музея имени Мизхата Хабибуллина  средней общеобразовательной школы № 33с углубленным изучением английского языка  города Нижнекамска. Звучат гимны РФ и РТ.

Петрова Е.Е.

“Халкыма” шигыре –Низамова Ильсия

2. На наше праздничное мероприятие мы пригласили множество гостей, с которыми нам хотелось бы разделить радость и гордость по поводу открытия школьного музея.

1. Шигъри  мирас-татар милләтенең

Алтыннардан кыйммәт җәүһәре.

Буыннардан буыннарга күчкән

Иң кыйммәтле затлы ядкаре.

Бәйрәм кунакларын сәламләләү өчен сүз мәктәп директоры Салихзянова  Лилия  Григорьевнага бирелә.

Җыр “Кояшлы ил” сестры Азалия

1.  Мизхәт Хәбибуллин талантлы каләм иясе генә түгел, ә шәһәребезнең беренче төзүчеләр сафында торучы да. Ул 1966 елда Түбән Кама удар төзелешенә килеп, эретеп ябыштыручы булып эшли. Күренекле язучыбыз Разил Вәлиевның  мондый сүзләре бар: “....Шагыйрь белән төзүче игезәк һөнәр ияләре кебек: аларның берсе салкын ташлардан мәһабәт йортлар салса, икенчесе шул йортларга, шул шәһәргә үзенең күңел җылысын иңдерә, җан өрә.”

2. Надо сказать, М. Хабибуллин  выполнил обе эти задачи с первых дней стройки Нижнекамска, связал свою творческую жизнь с городом. Как трава, прорывающаяся через камни, так и его творчество стремилось вверх, к свету, к душе своих читателей.  Мы знаем,что сварщик работает с электроэнергией. И кажется, что эта энергия перешла и в стихи поэта.

“Төзүче горурлыгы”- Язиля Шамсутдинова

 1. Мизхәт Гыйндулла улы "Ленин нурлары" газетасында бик күп басыла. Әлеге газета каршында  Түбән Кама язучылары һәм шагыйрьләре өчен  башлангыч булган  "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе оештырыла. Әлеге  берләшмә әгъзалары Мизхәт абыйны әле дә сагынып искә алалар. Һәр елны туган көне җитсә, аны газета битләрендә искә алалар. «Кама таңнары» әгъзалары өчен, ул, Такташ кебек шашкын хисле мәхәббәт җырчысы буларак, хәтердә сакланыр.  Һәм мәңге шулай булып калыр да».

2. В литературном объединении «Кама таннары»  Мизхат Хабибуллин познакомился Разилем  Валеевым, Фатхуллой  Абдуллиным,  Мухаммет Шайхи, Рифкатом Имаевым, Никифором Тукмачёвым, Альфирой Фатхутдиновой. У всех у них вышло по несколько книг, многие стали членами Союза писателей.

1. Бүгенге бәйрәмебездә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе бездә кунакта.  Аларга сүз бирәбез.

1. Иҗат кешеләре белән аралашу безнең шагыйрьне илһамландырып җибәрә. Иҗади эшчәнлегенең башыннан ук Мизхәт Хәбибуллин, шигырьләре укучыларга барып җитсен өчен, зур активлык күрсәтә. 1987 нче елда  шагыйрьнең "Туган йорт" исемле беренче китабы чыга. Бу бик озак һәм мәшәкатьле эштә аңа Фәннүр Сафин, Бикә Рахимова, Харрас Аюпов кебек татар әдәбиятының күренекле шәхесләре ярдәм кулын сузалар.

2. Душа не даёт покоя! Чувства требуют выхода! Для людей творческих это счастливые мгновения. Настоящие поэты для выражения своего внутреннего состояния без труда подбирают нужные слова и рифмы. Строки так и льются на бумагу. С каждым новым стихотворением раскрываются новые грани  таланта Мизхата Гиндулловича. Таким образом в 1992 году выходит и вторая книга поэта  “Куян карый Кыямга”.

“Язга керсәм, бер җыр язмый калмыйм”

1. 1992 нче елның декабреннән  Мизхәт Хәбибуллин - Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.  Ул бер урында гына, булганына канәгать булып утыра белми, эзләнә, иҗатка тәүге адымнарын ясаучы яшьләргә киңәшләр бирә, шигырь язу осталыгына өйрәтә, бик күп эшли. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Түбән Кама шәһәре сайлау округы буенча депутат та була. Сайлаучыларының ышанычларын аклау өчен көченнән килгәнен барын да эшли. Үз туган татар теленең киләчәге өчен борчылуы аның сайлау алды программаларында да күренә. 

2. Доверие своих читателей он оправдывает  своим трудом. Его страх за будущее татарского языка откликается в его избирательной программе. В те годы он особенно много  пишет на эту тему. В стихотворении «Туган телгә» выражается его любовь к языку.

“Туган телгә”  Муллина Диана

2.  «Талантливому поэту, нашему земляку,  рано ушедшему из жизни  Мизхату Хабибуллину, если бы он был жив, 11 июля, исполнилось бы 60 лет. Да, к сожалению, приходится говорить исполнилось бы. Что поделаешь? От судьбы не уйдешь. Он завоевал сердца любителей поэзии своими лирико-философическими стихами, стихами о любви и о красоте. К сожалению, Мизхат Хабибуллин не смог увидеть свою третью книгу. Она вышла в 2010 году под названием  “ Серле каен”.

1.  Егерме ике ел түбәнкамалылар арабыздан вакытсыз киткән хезмәт сөючән, якты, талантлы КЕШЕне сагыналар. Аның тормыш юлы бик кыска, ләкин төзелеп килүче  шәһәребез өчен нәтиҗәле булган. Ул үз шәһәрен  туган йортын яраткан кебек яраткан. Аның шигырьләре көчле моң һәм лиризм белән сугарылганнар. Аларда яшьлеккә, туган җиргә, халкыбызның, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә эчкерсез мәхәббәт хисләре.

 Стихи посвященные М.Хабибуллину

Песня ансамбля


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәүләт гомуми белем бирүче бюджет учреждениесе “Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Талипова Наилә Кәлимулла кызының 2015-2018 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә э

Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.Бурычлар: - Яңа федерал...

Ф.Зыятдинов исемендәге очрашу үзәген ачу

Ф.Зыятдинов исемендәге очрашу үзәген ачу ...

Ш. Мәрҗәни исемендәге конференция җыентыгы

Конференциядә чыгыш ясаучыларның мәкаләләре җыентыкта тупланган...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина

Якташ язучы Роза Хәбибуллина...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Калморза"...

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"

Якташ язучы Роза Хәбибуллина "Мулла килене"...