Ф.Зыятдинов исемендәге очрашу үзәген ачу
материал на тему

Ф.Зыятдинов исемендәге очрашу үзәген ачу

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ochrashu_uzge_2.docx24.11 КБ

Предварительный просмотр:

Ф.Зыятдинов исемендәге очрашу үзәген ачу

1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар, укучылар! Бүген бездә зур бәйрәм – авылыбыз горурлыгы булган Фарсель  Сахап улы Зыятдинов  исемендәге очрашу үзәген ачу тантанасы.

2 а.б. Икътисад фәннәре докторы. Профессор. Академик! Укытучы. Олылар өчен дә, балалар өчен дә язылган китаплар авторы. Татарстан Республикасының журналистлар һәм язучылар берлеге әгъзасы.Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм фән эшлеклесе. Ул кем дисәгез? Әлбәттә, галим – бакчачы Фарсель  абый Зыятдинов. ( 1 нче слайд).

1 а.б. Ерак араларны якын итеп Казаннан кайткан Фарсель абый, Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ямь өстенә ямь өстәп, Сезнең белән зур кунаклар да килгән.

  1. Бүген бездә кунакта – Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлева;
  2.  Күренекле драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар  берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов. Аның “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”, “Өзелгән йөзем”, “Хатын түгел – аҗдаһа” һәм башка спектакльләрен  без үзебез дә бик яратып карадык.
  3. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Хөсни, Шәйхи Маннур, Гамил Афзал исемендәге бүләкләр  иясе, «Безнең мирас» журналының  баш мөхәррире, “Сине генә сөям...” китабын һәркемгә бүләк итеп, үзе дә мәхәббәт яулаган якташыбыз – Ләбиб  Лерон улы Леронов.
  4. Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов -  татар шагыйреТатарстан Язучылар берлегерәисе,  «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.
  5. Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев - күренекле татар язучысыдраматургТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале лауреаты. Ф. ХөсниД. Сираҗиевпремияләре лауреаты,  Татарстан Язучыларберлеге әгъзасы.

Лия, Динар керә.

Динар.  Лия,  уйлап кара әле, 80 яз, 80 көз, 80 җәй, 80 кыш.

Лия . Уйладым, дустым. Нәрсә әйтмәкче буласың?

Динар. Менә синеңчә ничек бу сан, күпме, әллә азмы?

Лия . Кемгә ничек инде.

Динар . Ә  Фарсел абый өчен дисәм?

Лия . Ә-ә-ә, аның өченме?  Аның өчен  200 ел яшәсә дә аз.

Динар .  Фарсель  абый җәйнең иң матур  көннәренең берсендә Сәхәбетдин абый белән Мосаллия апа гаиләсендә өченче бала булып   Качкын авылында дөньяга килә.

Лия . Җәйге табигатьнең тәэсире булды микән, әйтә алмыйм, ул табигатьне сөюче, җан өрүче шәхес булып формалаша.  (3 нче слайд)

Динар . 4 нче слайд Лия,  бу ни бу?

Лия . Таллар, карлыганнар димме соң?

Динар . Кая әле, ныклабрак карыйкчы. (сәхнә читенә чыгалар). Сәхнәгә шардан ясалган кыз кеше – яшел виноград, малай карлыган чыга.

Карлыган. Сәлам!

Виноград. Сәлүт!

К. Виноград дустым, ник моңаеп басып  торасың?

В. И, и , дус- ты- м, мин күргәннәрне күрсәң...

К. Ни булды?

В. Менә  Фарсель абыйның бакчасында  20 төрле  сорт шаулашып үсә идек, иеме?

К. Шуннан?

В. Соң шуннан мин әйтәм, агач, куак утырта да, ялыккач төбе тамыры белән йолка да ата.

К. Син калгансың бит, бер дә йолыкмаган.

В. Калдыминде, чыдар микән дип кышын өстемне ачып та карады, ябып та...

К. Шуннан?

В. Иң чыдамы без булганбыздыр, күрәсең, 8 төпне калдырды бит  малай .

К. Кара бу абзыйны, алтыдагы алтмышка дие, үзгәрми икән?!

В. Сиңа ни зыяны тиде?

К. 70  ел элек әбиемнең, әбиемнең, әбиемнең әбисен , ташландык бакчадан таллар арасыннан чокып алып кайткан бит ул!

В. И, чокуы чүп әле аның.  Менә алмагачы чәчәк атмаса, әле тамырын, әле муентыкларын кармалый , ди.

К. Мескеннәр. Кортларга да көн  күрсәтми,  ди. (4 нче слайд).

В. Әйдә,  үзе күргәнче качыйк әле.

К. Ы-Ы, я тагын чокый башлар (чыгып китәләр).

Телә керә.  Тәки тынгы бирмәде  бу Фарсель  абый , теләгә дә, эткә-беткә  дә көн күрсәтми. ( Кыяфәте йончыган).

Рәхәтләнеп кенә агачка утырам, я көл, я черегән  помидор, я сарымсак, яисә  кычыткан төнәтмәсе сибә дә куя.  Әле алай гына да түгел, карасам,   груша белән миләш агачын кушкан. Үләрсең, миләш куагында груша үсеп утырсын инде ?!

Менә шундый хәлләр, дуслар,   әнә янәшәдә генә караучысыз калган бакча бар, шунда  үрмәлим әле. Я авызга тагын көл салыр! (чыгып китә).

Татар биюе.

5 нче слайд.   “Качкыным” җыры.

6 нчы слайд.  “Озын куак һаман юксына” шигыре – Закиров Нәзил

“Тагын килде язлар” шигыре – Гарипов Вәдис.

“Үзем исән чакта” шигыре –  Ли Камил .

1 а.б. Хәзер сүзне ерактан килгән кунакларга бирик. Татарстан Республикасы  премьер – министры урынбасары, Мәгариф һәм  Фән  министры Энгель Навап улы  Фәттаховка сүзне бирәбез. Рәхим итегез, Энгель Навапович!

2. Район вәкиле.

3. Язучылар берлегеннән.

4. Җирлектән.

5. Фарсель  Зыятдинов

5. Мәктәп директоры.

2 а.б. Мәктәбебездә Фарсель Зыятдиновка   багышланган очрашу үзәге төзелде.  Хәзер иң тантаналы мизгелгә җиттек. Әйдәгез, кунаклар, авылдашлар, очрашу үзәген ачуга  рәхим итегез. Барыбыз да мәктәпкә юнәләбез.

Ф.Зыятдинов исемендәге очрашу үзәген ачу тантанасы программасы.

  1. Кунакларны каршы алу. Авыл клубы.
  2. Сценарийбуенча чара. Авыл клубы.
  3. Качкын мәктәбендә очрашу үзәген ачу.
  4. Ашханәдә табын артында сөйләшү.

Чараны уздыру вакыты: 22.09.2017 нче ел. 10.00 сәгатьтә.

Урыны: Качкын авылы клубы, мәктәбе.

Хөрмәтле Рөстәм Алмазович, Гөлназ Хәмзовна, кайткан кунаклар, авылдашлар!

Быел апрель аенда мәктәпкә бер төркем язучылар килеп, Фарсел аҗый Зыятдиновка багышлап кабинет булдыру ниятен әйткәннәр иде. Ул вакытта тормышка ашмас хыял кебек иде, ә бүгенге көндә без моның шаһитлары.

Фарсел абый үзе әйтмешли, “чыпчык күзе кадәр генә булган” Качкын авылына зур җитәкчеләрнең ярдәме бигрәк тә куанычлы. Шул форсаттан файдаланып, мин барлык иганәчеләргә дә зур рәхмәтлемен.

Сезнең зур ярдәмегез белән төзелгән үзәктә һәрвакыт очрашып торырга язсын. Һәрбарчагызга саулык, сәламәтлек, уңышлар телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәүләт гомуми белем бирүче бюджет учреждениесе “Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Талипова Наилә Кәлимулла кызының 2015-2018 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә э

Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.Бурычлар: - Яңа федерал...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

М.Хәбибуллин исемендәге музей ачу тантанасының сценариясе

М.Хәбибуллин исемендәге музей ачу тантанасының сценариясе. Ул ике телдә алып барылды....

Ш. Мәрҗәни исемендәге конференция җыентыгы

Конференциядә чыгыш ясаучыларның мәкаләләре җыентыкта тупланган...

Сценарий. Зиннур Насыйбуллин исемендәге шигъри конкурс.

Сценарий.  Зиннур Насыйбуллин исемендәге шигъри конкурс....

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Лилия Гавас кызының эш тәҗрибәсеннән

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Лилия Гавас кызының эш тәҗрибәсеннән...