Татар халык табышмакларында сыйфат дәрәҗәләре
статья (7 класс)

Шакирова Әлфия Мөнировна

Татар халык табышмакларында сыйфат дәрәҗәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabyshmaklarda_syyfat_drzhlre.docx20.18 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык табышмакларында  сыйфат дәрәҗәләре.

Шакирова Сөмбел,ТР Мөслим муниципаль районы «Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 нче сыйныф укучысы.

Табышмаклар халыкның афористик иҗаты составына керәләр. Алар тыңлаучылар алдына асылы читләтеп әйтү аша белдерелгән билгесез әйбер яки күренешне эзләп табу бурычын куялар. Читләтеп әйтү өчен  төрле алымнар һәм чаралар кулланыла. Бер төр табышмакларда әйбер яки күренешнең тышкы билгеләре турында хәбәр ителә.Бигрәк тә форма, төс, тәм күрсәткечләре еш файдаланыла.Эзләп табылырга тиешле билгесез нәрсәне төрле яктан характерлауда аеруча сыйфат сүз төркеме киң кулланыла. Тыңлаучы  бирелгән билгеләргә таянып  кирәкле җавапны таба ала.

Әйбернең сыйфат белән белдерелгән билгесе төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. Дәрәҗә белән төрләнү – сыйфатларга хас бердәнбер грамматик категория. Татар телендә дәрәҗә категориясе, башка төрки телләрдәге кебек үк,билге чамасының һәртөрле үзгәрешен – уртача  дәрәҗәсен, билгенең чагыштырмача артыграк яки уртача дәрәҗәдән кимрәк булуын, иң югары дәрәҗәсен – чиген белдерә. Дәрәҗәнең бу рәвешле белдерелүе белән татар теле башка телләрдән, әйтик, рус теленнән аерылып тора. Рус телендә сыйфатлар билгенең чагыштырма дәрәҗәсен генә белдерәләр [Тумашева,1964:84].Утро вечера мудренее.

Татар телендә сыйфатларның дүрт дәрәҗәсе аерып өйрәнелә: төп дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе. Төп дәрәҗәдән башкалары махсус кушымча яки кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә. Будәрәҗәләр  барысы да татар халык табышмакларында киң кулланыш тапкан.

Төп дәрәҗәдәге сыйфат бернинди өстәмә кушымча алмый:

Ак ябалак ак киезгә ятыр. (Кар)

Озын буйлы, зәңгәр күзле. (Җитен)

Аягында кара ката,тәпиеңдә кызыл оек, яшел күлмәкле, ак яулыклы. (Карабодай).

Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.(
Чеби)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең, башка әйбергә караганда, чагыштырмача артык булуын белдерә. Чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәк кушымчасы ярдәмендә формалаша:

Ачыдан ачырак,  татлыдан татлырак, усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда? (Тел)

Кечерәк кенә күл эчендә дөрли-дөрли ут яна, уты суны киптерми, суы утны сүндерми. (Самавыр)

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең башка шундый ук әйбердәге билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә:

Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалаша:                                                               1) билгенең артыклыклыгы сыйфат алдындагы 1-2 аваз кабатлану юлы белән белдерелә:

 Кап-караңгы бүлмәдә ашъяулык бәйли кыз бала. (Бал кортының кәрәзгә бал җыюы).

Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел. (Карбыз)

Мамык юрган, кат-кат сырган, үзе суп-суык. (Кояш һәм ай).

Урманда бөккән,
Өйдә теккән,
Яп-яңа савыт
Тишелеп беткән. (
Иләк)

  2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, дөм караңгы, җете кызыл.

Чем кара - елан түгел, мөгезле - сөзгәк түгел, канатлы - песнәк түгел, очканда мыш-мыш килә, туфракка яшеренә, бу нәрсә, йә, кем белә? (Ат коңгызы).

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат әйбердәге билгенең уртача дәрәҗәдән ким булуын белдерә. Мондый мәгънә төс белдерүче сыйфатларда морфологик юл белән, ягъни махсус кушымчалар ярдәмендә белдерелә. Кимлек дәрәҗәсе –гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел, -су, -елҗем, -сел,-кылтым/-келтем, -ча, -мса кушымчалары ярдәмендә формалаша: кызгылт, аксыл, зәңгәрсу, яшькелт [ Хисамова, 2015:122].

Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк, эче тулы күзәнәк; әчкелтем дә төчкелтем, бар нәрсәдән дә кадерлерәк. (Икмәк).

 Бер карасаң-күксел төсле, бер карасаң — ай сыман. Үткән чакта көлә төсле, өзеп ал дигән сыман; гөрли-гөрли җырлый ул, кызыл читек кия ул. Күлмәкләре күгелҗем, татулыкны сөя ул. (Күгәрчен).

Якташ шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов та балалар өчен язган табышмакларында сыйфат дәрәҗәләренә аерым урын бирә.

Урманда мин иң эре кош

Куркытмый мине салкын кыш (Суер).        

Күзәтүләрдән чыгып шундый нәтиҗә ясадым: табышмакларда  кулланылыш  ягыннан күбрәк сыйфатның төп һәм артыклык дәрәҗәләре урын алган.

Кулланылган әдәбият

  1. Сафиуллина Ф.С. М.З.Зәкиев Хәзерге татар әдәби теле:  – Казан. Мәгариф нәшр., 1992.
  2. Татар халык иҗаты: Табышмаклар:-Казан. Татарстан китап нәшр., 1977
  3. Хисамова Ф.М.Татар теле морфологиясе.-Казан.Татарстан китап нәшр., 2015.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Б...

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык табышмакларында сыйфат дәрәҗәләре

Татар халык табышмакларында сыйфат дәрәҗәләре презентация...