Татар теленнән язма эшләрне бәяләү критериясе
учебно-методический материал

Шакирова Әлфия Мөнировна

Татар теленнән язма эшләрне бәяләү критериясе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazma_eshlrne_byalu.docx48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән язма эшләрне бәяләү критериясе

Татар мәктәпләре өчен.

Сүзлек диктантларны бәяләү

                    Таләпләр

Билге

1.

Хатасыз

«5»ле билгесе
куела.

2.

1-2 хата

«4»ле билгесе

куела.

3.

3-4 хата

«3»ле билгесе

куела.

4.

5 һәм күбрәк хата

«2»ле билгесе

куела.

                         Контроль диктантларны бәяләү

Таләпләр

Билге

1.

Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган
эшкә  (
0/0)

Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) хаталы пөхтә
башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә
кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә

(1/0,0/1).

«5»ле билгесе
куела.
«5» ле бил-
гесе куела
ала.

2.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә (1/1)

Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә
яки, орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион
хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм
1 пунктуацион хаталы эшкә

(1/2, 0/3, 2/1)

«4»ле билгесе

куела.

«4»ле билгесе

куела.

3.

2 орфографик, 1—3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле
эшкә
(2/1,2/2, 2/3)

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә
яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы
эшкә
(1/4, 5/4)

«3»ле билгесе

куела.

«3»ле билгесе

куела.

4.

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле
эшкә
(5/5)

«2»ле билгесе

куела.

5.

6—7 орфографик, 4—5 пунктуацион хаталы, берничә
төзәтүле эшкә
(6/5,7/4)

«1»ле билгесе

куела.

Истә тотарга кирәк:

—   бер үк хатаның бер үк сүзләрдә кабатлануы бер ялгыш итеп санала;

—   бер үк хата төрле сүзләрдә җибәрелгән булса, һәрберсе аерым ялгышка исәпләнә;

—   җөмлә ахырында тиешле тыныш билгесен куймау сәбәпле, икенче җөмләне юл хәрефе белән башлау очрагы бер пунктуацион хатага исәпләнә;

—   текст эчендә туры сөйләмне программа таләп иткән дәрәҗәдә бирә алмау пунктуацион хата исәбенә кертелә;
туры сөйләмне дөрес биреп тә, тыныш билгеләрендә хаталар җибәрелсә, аларның чит кеше сүзләрен бирүгә караганнары барысы бергә бер хата итеп санала;

—    бер төрдәге яки бер үк кагыйдәгә караган хаталар ялгышлар санында тулысынча күрсәтелә. Бу очракта аларның саны теге яки бу уңай билге кую нормасыннан артып китәргә
мөмкин, шуңа күрә контроль диктантларда, җәяләр эченә алып, шундый ничә хата барлыгын күрсәтергә тәкъдим ителә. Мәсәлән, контроль диктантта хаталар саны 3 (2) (3 хатаның
2 се — 1 төрдәге хата) рәвешендә күрсәтелә икән, ул эшкә «4» ле билгесе куеп була;

—    укучының эшен бәяләгәндә, хаталарның төрләре (орфографик, пунктуацион һ. б.) аерым-аерым исәпләнә һәм, шуларның барысыннан чыгып, бер билге куела;

Грамматик биремле диктантларны бәяләү

Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль диктантлар белән чагыштырганда, 10—15 сүзгә кимрәк була.Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек үк эшләнсә дә, мондый диктантларга ике билге куела: беренчесе— диктантка, икенчесе — грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела. Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

Өйрәтү характерындагы язма эшләрне бәяләү

Өйрәтү характерындагы язма эшләр (төрле күнегүләр,контроль характерда булмаган диктантлар һ. б.), контроль эшләр белән чагыштырганда, таләпчәнрәк бәяләнә. Андый эшләрдә:

а) укучының аны ни дәрәҗәдә мөстәкыйль башкаруы;
             ә) укытуның кайсы вакытында (яңа белемнәрне үзләштерүгә әзерлек вакытында, үзләштерү процессында, ныгыту яисә кабатлау барышында, фронталь тикшерү чорында һ. б.) эшләнүе;
           б) эшнең күләме; в) ни дәрәҗәдә пөхтә һәм үз вакытында башкарылуы исәпкә алына.

Җибәрелүе ихтимал булган хаталар алдан искәртелгән очракта, «5»ле билгесе — ялгышсыз, «4»ле билгесе бер төзәтүле (укучы үзе төзәткән) эшкә генә куела. Ике хатасы булган
эшкә—«3»ле, өч-дүрт хаталы эшкә «2»ле билгесе куела.

Җибәрелүе ихтимал булган ялгышлар алдан искәртелмәсә, мөстәкыйль рәвештә башкарылган эшләр контроль диктант нормасы белән бәяләнә.

 

                     

                Изложениеләрне бәяләү:

 

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1.

Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз),
эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге
сакланган; фактик хаталар юк.

1 орфографик яки пунктуацион яки грамматик хата бар.

«5»ле билгесе

куела.

2.

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән
эзлеклелек белән тулысынча туры
килми; стиль бердәмлегендә хилаф-
лык сизелә; язмада 1 фактик хата
җибәрелгән.

2 орфографик, 1 пунктуацион
яки 1 грамматик хата бар.

«4»ле билгесе

куела.

3.

Текст язмада эзлекле бирелмәгән,
стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр
бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөм-
ләнең мәгънәсен бозуга китергән. Яз-
мада 1 фактик хата җибәрелгән.

3 орфографик, 2 пунктуацион,
1 грамматик хата бар.

«3»ле билгесе

куела.

4.

Тексттагы эзлеклелек язмада саклан-
маган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр
һәм җөмләләр бәйләнешендә хата-
лар бар; фактик һәм техник хаталар
күп.

Орфографик хаталарның
саны — 3 тән, пунктуацион
хаталарның саны — 2 дән,
грамматик хаталарның
саны 3 тән артык.

«2»ле билгесе

куела.

5.

Текстның эзлеклелеге язмада сак-
ланмаган; сүзләр һәм җөмләләр
бәйләнешендә җибәрелгән хаталар
текстның эчтәлеген аңлауны кыен-
лаштыра, хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр «2»ле кую
нормасыннан артып китә.

«1»ле билгесе

куела.

Сочинениеләрне бәяләү

 

 

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1.

Эчтәлек темага туры килә; язмада фак-
тик ялгышлар юк; план буенча (яки
плансыз) эзлекле язылган; теле бай, об-
разлы; стиль бердәмлеге сакланган.

1 орфографик, 1 пунктуацион
яисә грамматик хата бар.

«5»ле билгесе

куела.

2.

Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры
килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата
җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә
артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек
сизелә; тулаем алганда, теле бай, образ-
лы; стиль бердәмлеге сакланган.

2 орфографик, 2 пунктуацион
һәм 2 грамматик хата бар.

«4»ле билгесе
куела.

3.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр
бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик
төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлек-
ле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп
тора; синонимик сүзләрне аз куллана,
бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр фай-
далана, образлы түгел, сүз куллануда
ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сак-
ланып җитмәгән.

3 орфографик, 3 пунктуацион
һәм 3 грамматик хата бар.

«3»ле билгесе
куела.

4.

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр
күп; планга туры килми, эзлеклелек бо-
зылган; теле ярлы; сүз куллану ялгыш-
лары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

7 орфографик, 7 пунктуацион
һәм грамматик хата бар.

«2»ле билгесе
куела.

5.

Төгәлсезлекләр «2»ле билгесе кую нор-
масыннан артып киткән.

Ялгышлары «2»ле билгесе
кую нормасыннан артык.

«1»ле билгесе

куела.

Язма эштән соң беренче юлга, кызыл юл турысыннан башлап, ялгышларның саны күрсәтелә: башта — орфографик, аннан соң пунктуацион һәм стилистик хаталар саны языла.
Аларны ике нокта аша күрсәтергә була: 1:3:2. Бу язылыш 1 орфографик, 3 пунктуацион, 2 стиль хатасы барлыкны аңлата.

Изложение һәм сочинениеләрдә еш очрый торган хаталар

—   сүз ясалышында хата җибәрү;

—   сүзтезмә яки җөмләләрне дөрес төземәү.

—   сүз формаларын дөрес кулланмау бер килеш кушымчасы урынына икенчесен язу, тартым һәм зат – сан  кушымчаларын бутау, җөмлә кисәкләренбәйләүдәге төгәлсезлекләр;

—   фигыль заманнарын бутау;

—   тиңдәш түгел аергычлар арасына өтер кую;

—   чикләрен дөрес билгеләмәү аркасында, тыныш билгеләрен үз урынына куймау (аерым канган иярчен кисәкләргә һәм эндәш сүзләргә хас);

—   фразаара бәйләнеш чараларын дөрес  файдаланмау (бу төр кимчелекләрне сөйләм төгәлсезлегенә дә кертергә ярый);

—   туры сөйләм өлешләрен бутау һ. б. 

Логик хаталар: орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә мәгънә төгәлсезлегенә китерә торган кимчелекләр.

Фактик хаталар: әсәр исемен, вакыйгаларны, чорны (гасыр, ел, ай, көн һ. б.); персонажларның (герой, катнашучы яки аның турында нинди дә булса фикер әйтүче кешенең) исем һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау; техник төгәлсезлекләр.

Барлык төр хаталар исәпкә алынып, изложение белән сочинениеләргә ике билге куела: беренчесе — эшнең эчтәлеге белән теленә, икенчесе — грамоталылыгына. Укучы дәфтәрләрендә алар 5/4, 4/5, 3/4 һ. б.

                    Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен

Сүзлек диктантларны бәяләү

                Таләпләр

Билге

1.

Хатасыз

«5»ле билгесе
куела.

2.

1-2 хата

«4»ле билгесе

куела.

3.

3-4 хата

«3»ле билгесе

куела.

4.

5 һәм күбрәк хата

«2»ле билгесе

куела.

Контроль диктантларны бәяләү

Таләпләр

Билге

1.

Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган
эшкә (
0/0)

Искәрмә. 1орфографик яки 2 пунктуацион  хаталы пөхтә
башкарылган эшкә
(1/0, 0/2)

«5»ле билгесе куела.
«5» ле билгесе куела
ала.

2.

2-3 орфографик һәм 3-2 пунктуацион хатасы булган эшкә

(2/2, 2/3, 3/2)

«4»ле билгесе куела.

3.

4 орфографик һәм 4пунктуацион хаталы  яки 3 орфографик һәм 6 пунктуацион хаталы эшкә (4/4, 3/6)

«3»ле билгесе куела.

4.

6 орфографик һәм 5 пунктуацион хаталы яки 5 орфографик һәм 8 пунктуацион хаталы эшкә (6/5, 5/8)

«2»ле билгесе куела.

Изложениеләрне бәяләү:

 

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1.

Текст тулысынча ачылган. Фактик хатасыз.

1 орфографик ,2 пунктуацион  яки грамматик  хата бар.

 (1\2, 0\2)

«5»ле билгесе

куела.

2.

Фикер белдерүдә ялгышлыклар

җибәрелгән; язмада 1-2 фактик хата
бар.

2 орфографик, 2-3 пунктуацион
яки  грамматик хата бар.

(2\2, 2\3)

«4»ле билгесе

куела.

3.

 Эчтәлек эзлекле бирелмәгән, стиль

бердәмлеге сакланмаган, 3 фактик

хата бар.

3 орфографик, 4 пунктуацион,

2 грамматик хата бар.

.

«3»ле билгесе

куела.

4.

Эчтәлек, стиль бердәмлеге сакланмаган, эш планга туры килмәгән, фактик хаталар күп.

Орфографик хаталарның
саны — 4 тән, пунктуацион
хаталарның саны — 5 тән,
грамматик хаталарның
саны 3 тән артык.

«2»ле билгесе

куела.

Сочинениеләрне бәяләү

 

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1.

Эчтәлек темага туры килә; язмада фак-
тик хаталар юк; теле бай, стиль бердәмлеге сакланган.

1 орфографик яисә 2 пунктуацион ( грамматик) хата.

«5»ле билгесе

куела.

2.

Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры
килә; зур булмаган ялгышлыклар күзәтелә; 1-2 фактик хата
җибәрелгән.

2 орфографик, 3 пунктуацион
( грамматик) яисә 1-2 сөйләм хатасы бар.

«4»ле билгесе
куела.

3.

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлыклар, фактик төгәлсезлекләр бар; эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаган; теле ярлы.

3 орфографик, 4 пунктуацион
(грамматик) яисә 3-4 сөйләм хатасы бар.

«3»ле билгесе
куела.

4.

Язма темага туры килми; фактик төгәлсезлекләр күп; теле ярлы; текст кыска; сүзләр дөрес кулланылмаган; стиль бердәмлеге сакланмаган.

5 орфографик, 8 пунктуацион
(грамматик) яисә 4-6 сөйләм хатасы бар.

«2»ле билгесе
куела.

Язма эштән соң беренче юлга, кызыл юл турысыннан башлап, ялгышларның саны күрсәтелә: башта — орфографик, аннан соң пунктуацион һәм стилистик хаталар саны языла.
Аларны ике нокта аша күрсәтергә була: 1:3:2. Бу язылыш 1 орфографик, 3 пунктуацион, 2 стиль хатасы барлыкны аңлата.

Рус телле балалары өчен

Сүзлек диктантларны бәяләү

                Таләпләр

Билге

1.

Хатасыз

«5»ле билгесе
куела.

2.

1-2 хата

«4»ле билгесе

куела.

3.

3-5 хата, 4-5 төзәтү

«3»ле билгесе

куела.

4.

6 һәм күбрәк хата

«2»ле билгесе

куела.

Контроль диктантларны бәяләү

Таләпләр

Билге

1.

Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган
эшкә (
0/0)

Искәрмә. 1орфографик яки 1 пунктуацион  хаталы пөхтә
башкарылган эшкә
(1/0, 0/1)

«5»ле билгесе
куела.
«5» ле билгесе куела
ала.

2.

2-3 орфографик һәм 3-2 пунктуацион хатасы булган эшкә

(2/2,  2/3,  3/2)

«4»ле билгесе

куела.

3.

4 орфографик һәм 4пунктуацион хаталы, яки 3 орфографик һәм 6 пунктуацион хаталы эшкә (4/4, 3/6)

«3»ле билгесе

куела.

4.

6 орфографик һәм 5 пунктуацион хаталы,яки 5 орфографик һәм 8 пунктуацион хаталы эшкә (6/5, 5/8)

«2»ле

билгесе

куела.

Изложениеләрне бәяләү:

 

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1.

Текстның эчтәлеге тулы,эзлекле, дөрес.

1 орфографик, 1 пунктуацион яки грамматик  хата бар.

«5»ле билгесе

куела.

2.

Текстның эчтәлеге эзлекле, дөрес язылган; 1-2 эчтәлек ялгышы бар.

2-3 орфографик, 3-2 пунктуацион
яки грамматик хата бар.

«4»ле билгесе

куела.

3.

Эчтәлек өлешчә эзлекле язылган.

4-5орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата бар.

«3»ле билгесе

куела.

4.

Эчтәлек бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган.

Орфографик хаталарның
саны — 6 дан, пунктуацион
хаталарның саны — 5 тән яки 6 дан артык грамматик хата бар.
саны 3 тән артык.

«2»ле билгесе

куела.

Сочинениеләрне бәяләү

 

 

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1.

Тема эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган.

1 орфографик, 1пунктуацион,
яисә 2 грамматик хата бар.

«5»ле билгесе

куела.

2.

Тема эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы бар.

2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион

«4»ле билгесе
куела.

3.

Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысынча ачылмаган.

4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата бар.

«3»ле билгесе
куела.

4.

Тема эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган.

 Орфографик хаталарның
саны — 6 дан, пунктуацион һәм грамматик хаталарның саны — 6 дан артык

«2»ле билгесе
куела.

Язма эштән соң беренче юлга, кызыл юл турысыннан башлап, ялгышларның саны күрсәтелә: башта — орфографик, аннан соң пунктуацион һәм стилистик хаталар саны языла.
Аларны ике нокта аша күрсәтергә була: 1:3:2. Бу язылыш 1 орфографик, 3 пунктуацион, 2 стиль хатасы барлыкны аңлата.

Чыганак:

1.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа 5-11 нче сыйныфлар- Казан: Мәгариф, 2010.-71 б.

2.Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар 1-11 нче сыйныфлар/ Г.Р.Галиуллина,Д.Ф.Заһидуллина.-Казан:Татар. Кит.нәшер., 2011.-279 б.

3. 2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре: методик тәкъдимнәр/ төз. Д.Ш.Гыйльманов. – Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2014. – 52 б. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешенеп, өстәмә профессиональ белем бирүче дәүләти автономияле мәгариф оешмасы «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»ның редакцияләү, нәшер итү советы карары нигезендә басыла


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 сыйныфның татар төркемендә татар теленнән язма эшләр

Әлеге материалда 9нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен язма эшләр тупланган....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Татар теленнән язма эшләр

Татар теленнән язма эшләр һәм аларның төрләре...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...