Табышмакларда сан сүзтөркеменең бирелеше
творческая работа учащихся (5 класс)

Шакирова Әлфия Мөнировна

Табышмакларда сан сүзтөркеменең бирелеше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabyshmaklarda_san_suz_torkeme.docx39.13 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Фатих Әмирхан исемендәге укучылар өчен VIII республикакүләм

 фәнни-гамәли конференция

Фәнни -тикшеренү эше

  Татар халык табышмакларында

сан сүз төркеменең бирелеше

                                              Фәнни эшне башкарды:

                        Түбән Табын төп белем бирү мәктәбенең

5 нче сыйныф укучысы Садриев Илназ Сиренад  улы.

                                       Җитәкче: Югары категорияле татар теле һәм                              әдәбияты укытучысы Шакирова Әлфия Мөнир кызы.

                                                               2019 ел.

Эчтәлек.

         Кереш....................................................................................................3-4

         I бүлек . Татар халык иҗатында табышмаклар ...............................5-6

         II бүлек. Татар халык табышмакларында сан сүз төркеменең

         бирелеше.................................................................................................7

         2.1   Санга төшенчә................................................................................7

         2.2   Саннарның ясалышы............................................................... 8-10

         2.3   Сан төркемчәләре....................................................................10-11

         Йомгак...................................................................................................12

         Кулланылган әдәбият...........................................................................13

                                              Кереш.

Халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе. Аларны өйрәнү бик әһәмиятле. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә  халыкның тарихы, дөньяга карашы, гадәтләре, йолалары чагыла. Ул яшь буынның дөньяга карашын киңәйтә, зиһенен арттыра, тел байлыгын үстерә.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың уйлау сәләтен үстерә, зиһенен баета. Халык бик белеп  “Отканга- мәкаль, тапкырга -табышмак” дигән. Табышмаклар өлкәсендә зур хезмәт куйган галим- Нәкый Исәнбәт. Аның 1970 нче елда басылып чыккан  “Татар халык табышмаклары” китабы -  бүгенге көндә дә укучылар тарафыннан иң яратып кулланылучы энциклопедик хезмәт. Аерым табышмакларның җавабы саннар белән эш итү нәтиҗәсендә табылуы икеләтә кызыксыну уята. 

Фәнни- эзләнү эшебезнең  темасын сайлаганда табышмакларда саннарның  еш кулланылуы һәм мәктәп дәреслекләрендә сан темасын өйрәнгәндә табышмаклардан файдалануның отышлы булуына игътибар иттек.

Эшнең актуальлеге- халык авыз иҗатының бер өлеше булган табышмаклар белән танышкач, аларда саннарның еш очравы миндә кызыксыну уятты. Сан төркемчәләре һәм сан ясалышы  ягыннан табышмакларны барлау, туган тел дәресләрендә сан темасын узганда аларны куллану теләге туды. Шуңа күрә дә фәнни- тикшеренү эшенең темасын  “Татар халык табышмакларында сан сүз төркеме ” дип атадык.  Бу теманы без актуаль дип саныйбыз. Сан темасын җиңелрәк үзләштерү һәм истә калдыру өчен, табышмакларны куллану күпкә отышлырак булыр иде, минемчә.

Фәнни эшнең яңалыгы- табышмакларда сан сүз төркеменең бирелеше.

Тикшерү объекты- татар халык табышмаклары.

Тикшерү предметы- сан сүз төркеме.

Фәнни тикшеренү эшенең максаты-табышмакларда сан сүз төркеменең кулланылыш үзенчәлекләрен табу. Шушы максаттан чыгып, алдыбызга түбәндәге бурычларны билгеләдек:

-табышмак төшенчәсен аныклау;

- темага кагылышлы әдәбиятны өйрәнү;

-табышмакларда сан төркемчәләренең, ясалыш ягыннан төрләренең бирелешен, саннарның җөмләдә кулланылышын ачыклау;

- табышмаклар белән кызыксыну хисе тәрбияләү;

Фәнни яктан әһәмияте- укытучылар һәм укучылар өчен табышмакларда сан сүз төркеменең бирелешенә күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр һәм дәресләрдә кулланма буларак файдаланылыр дип саныйбыз.

Гамәли яктан әһәмияте- укучыларны татар теленә өйрәткәндә, сан сүз төркемен төрле чыганаклардан танып белү эшчәнлеген күтәрү өчен, сан темасын төрле яктан яктырткан табышмаклар китерелүдә .

Хезмәтнең структурасына килгәндә, фәнни эзләнү эше керештән, төп бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

I Бүлек

Татар халык иҗатында табышмаклар.

Табышмак-күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор.Табышмаклар,- мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар белән бергә, - халыкның афористик иҗаты составына керәләр. Исеменнән үк аңлашылганча, алар тыңлаучылар алдына асылын читләтеп әйтү аша белдерелгән билгесез әйбер яки күренеш эзләп табу бурычын куялар. Читләтеп әйтү өчен нинди алымнар һәм чаралар куллануга карап, фольклор фәнендә табышмаклар күптөрле булалар. Кайсылары бер әйберне икенчесенә турыдан-туры охшату юлы белән (метафорик) иҗат ителгәннәр. Мәсәлән, “Түгәрәк күлем ташый”(Күз яше). Икенче төр табышмаклар сорау рәвешендә булалар. “Симездән симез- нәрсә симез?” (Җир). Хисаплау-санау белән бәйләнешле табышмаклар да була: “Ике сигез – уналты, тагы сигез, тагы алты” (Утыз)

Табышмак – табигать дөньясындагы, халыкның тормыш-көнкүрешендәге барлык җанлы-җансыз әйберләрне һәм күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сурәтләүгә корылган, я булмаса шаян сорау, хәйләкәр мәсьәлә рәвешендә төзелгән. “Табышмак” атамасы-“табу” сүзеннән ясалган. Табышмак тыңлаучы алдына нинди дә булса әйберне яки күренешне эзләп табу бурычын куя.
Табышмаклар тормышны танып белергә, зиһенне үстерергә, хәтерне ныгытырга ярдәм итәләр. Алар кыска, җыйнак, рифмалы булалар. Кешенең уйлау, фикрләү сәләтен, зиһенне сыныйлар. Аны әйтүче дә, җавабын табучы да үзен зирәк итеп күрсәтәсе килә. Табышмак җавабы уйлау-фикерләү, чагыштыру-охшату аша табыла. Мәсәлән:

Тау битендә бер амбар,

Аның ике ишеге бар,-

Бервакытта ябылмый,

Көне-төне җил уйный.(Борын)

Төзелеше ягыннан табышмак тезмә һәм чәчмә формада булырга мөмкин. Ул һәрвакыт ике өлештән тора- четерекле сораудан  һәм аның җавабыннан.  Җавап өлешен югалтса, ул табышмак булудан туктый.                                                                                                                                                                                                      

Табышмакларда күпчелек очракта табигать күренешләре, хайваннар, үсемлекләр, тормыш-көнкүреш әйберләре турында сүз алып барыла. 

Халыкның тормышы үзгәрүгә бәйле рәвештә табышмаклар да туктаусыз үзгәреп торалар. Иске тормыш белән бәйле табышмаклар онытыла, алар урынына  яңалары барлыкка килә. Табышмаклар бүгенге көндә дә актив иҗат ителә.

Якташыбыз, балалар  шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов та бик күп табышмаклар авторы. Хәзерге көндә дә үзенең шигъри табышмаклары белән безне сөендереп тора. Мәсәлән:

Чәчәкләрем аллы- гөлле,

Меңләгән энәм сакта.

Кырык төрле дәва булам

Кеше авырган чакта (Гөлҗимеш);

Барысы дүрт кыл анда,

Сызган чакта моңлана (Скрипка).


II Бүлек

Татар халык табышмакларында сан сүз төркеменең бирелеше.

2.1  Сан сүз төркеменә төшенчә

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме?  никадәр?  ничәнче? ничәләп?  ничәү?  ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз сан дип атала. Предметның күплеген белдерсәләр дә, күплек кушымчасы алмыйлар: ике дәфтәр(две тетради), биш китап (пять книг), ун урындык (десять стульев).

Саннарның төп сүзлек фонды егерме сүздән артмый: бу 1-10 кадәр саннар, дистәләр һәм башкалар. Алардан яңа саннар ясалмый.

Саннар өч төрле язылалар:

1) гарәп цифрларыннан соң  килгән кушымчалар  алардан бераз аерылыбрак языла: 1нче сыйныф. Вакыт чикләрен белдергән саннар сызык аша язылалар:  Г.Тукай 1886-1913 елларда яшәгән.Тормышта гарәп цифрлары киңрәк кулланыла. Зуррак саннар хәтта цифр һәм сүз белән бергә язылырга мөмкин. Аларны уку җиңелләшә (25 мең);

2)рим цифрларыннан соң сызыкча да, кушымча да язылмый: XXI гасыр (укыла: егерме беренче гасыр), Пётр I (укыла: Пётр беренче). Рим цифрлары азрак кулланыла.;

3)сүз белән язылганда, 11 дән 19 га кадәрге саннар - кушылып, парлы саннар сызыкча аша (бер-ике), кушма саннар (унбер) кушылып язылалар. Саннарны сүз белән язып белдерү бигрәк тә кечкенәрәк саннарга карый.

Морфологик яктан татар телендә саннар,- башка төрки телләрдәге кебек үк, төрләнми торган сүз төркеме. Чөнки алар предметларның санын, данә исәбен белдергән хәлдә, күбрәк исемне ачыклап киләләр, һәм андый сүзтезмәләрдә саннар килеш белән дә, тартым яки сан белән дә төрләнмиләр: ике китап, ике китапны, ике китабым һ.б. [Хисамова, 2006;134].

           

  2.2   Саннарның ясалышы.

    Сан сүз төркеменең ясалышы шулай ук үзенчәлекле.Алар бары тик үз эчендәге саннардан гына төзелә. Ясалышы ягыннар саннар тамыр, кушма, парлы, тезмә булалар.

Cаннарның телдәге лексик маясы,ягъни тамыр саннар күп түгел, бу яклап алар ябык системаны тәшкил итәләр:

Берәмлекләрне белдергән саннар: бер, ике,өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз;

   Дистәләрне белдергән саннар: ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан [Хисамова, 2006;134].

Татар халык табышмакларында  кулланылыш  ягыннан иң күп урынны тамыр саннар алып торалар. Бигрәк тә бер һәм ике саннары аерылып тора. Мәсәлән:  Болын тулы сарыкка тик бер генә көтүче (Күк,йолдызлар, ай);  Ике туган: берсе ак булган, берсе кара булган (Көн һәм төн).

 Алардан беразга гына калышып өч, дүрт, җиде саннары кулланыла. Мәсәлән:

Авызы юк,теле юк,

Үзенең өч теше бар,

Кеше белән эше бар (Сәнәк); Түгәрәк күлдә дүрт бәке (Төймә); Ялт-йолт итә, җиде чакрым юл китә (Яшен).

Ә менә биш, алты, сигез, тугыз саннары кулланылыш ягыннан алардан калыша.  Мәсәлән:  

Биш кыз бер көянтә күтәргән,-

Төне буе су ташый (Көянтә йолдыз);

Үзе кара- карга түгел,

Мөгезе бар- үгез түгел,

Алты аягы бар- тояксыз (Коңгыз);

Түгәрәк, түгәрәк эчендә сигез кеше (Алма һәм аның төшләре).

Дистәләрне белдерүче саннар да табышмакларда еш очрый. Мәсәлән: Бер арканда утыз куем бәйләүле (Кавын);  Бер таякта кырык чыпта (Фикус гөле);  Илле аяклы, ике куллы, ялгыз яра юлны (Бүрәнә); Ай янында алтмыш күз, алтмышы да алтын күз (Йолдызлар);  Җитмеш елан җир тешли (Тирмәнең кирәгәләре);

Силек-силек ботлы, сиксән йонлы.

Боҗра-боҗра муенлы, муены тулы энҗе (Күркә).

Болардан тыш сан исемнәренә кергән йөз, мең сүзләре дә  табышмакларда билгеле бер урын алып тора. Мәсәлән:

Идән астында- йөз үгез,

Йөзесе дә кара үгез (Борча);  Мең шырпыга бер лампа (Ай һәм йолдызлар).

Алынма берәмлекләрдән миллион  табышмакларда сирәгрәк очрый. Мәсәлән: Төбе кара, миллион ара, мең чәчәк, бер пыяла (Күк, йолдыз,ай).

Саннарның калган өлешен тәшкил итүче кушма, тезмә һәм парлы саннар да табышмакларда билгеле бер урын алып тора. Кушма саннардан иң еш кулланылучы- унике саны. Мәсәлән: Бер агач, унике ботак,ботак саен утыз яфрак (Ел,ай,тәүлекләр);

 Унике йолдыз куыша,

Берсен-берсе узалмый (Ел, унике ай)

Унбер, унөч саннары белән дә табышмаклар бирелгән. Мәсәлән:

Алты кыз һәр төн саен

Көянтәләп су китерә,

Унбер егет, бергә җыелып,

Читтән күзләп төн кичерә (Өлкәр һәм көянтә йолдызлар);

Ике булган өч булмас,

Унике унөч булмас (Кояш, ай, елдагы унике ай).

Табышмакларда тезмә саннар сирәк кулланылган. Арада өч йөз алтмыш биш, кырык сигез, утыз ике кебек саннар,чагыштырмача, ешрак очрый.

Мәсәлән:

Бер күркә, унике аккош,

Кырык сигез ана каз,

Өч йөз алтмыш биш бала каз (Ел, айлар, атналар, тәүлекләр);

Кечкенә генә келәттә утыз ике капчык (Авыз һәм тешләр);

Парлы саннар сызыкча аша язылалар. Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтәсе килә: татар халкы табышмакларда бу төр саннарны бик сирәк кулланган. Мәсәлән:

Алты – җиде генә булыр
           Тәнемдәге уемнар.
           Миннән башка үтми иде
           Аулак өйләр, уеннар.  (Курай);

Мең- мең чәчәге,

Ике ялпак яфрагы (Кояш, ай, йолдызлар).

        2.3 Сан төркемчәләре.

Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча саннар түбәндәге лексик- грамматик төркемчәләргә бүленәләр: микъдар саны, тәртип саны, бүлем саны, чама саны, җыю саны [Хисамова, 2006;134].

Татар халык табышмакларында кулланылыш ягыннан иң күп урынны микъдар саннары алып тора. Алар предметларның, күренешләрнең төгәл исәбен белдерә. Мәсәлән:

Биш күзе бар, алты аягы,

Ике канаты,- ул ни баягы? (Бал корты);

Утыз ике тукылдык

Юл авызында утыра,

Ун ат биргән көлтәне

Таптап-таптап утыра (Ашау).

Төрдәш әйберләрне бергә туплауны белдерүче җыю саны да табышмакларда еш кулланылган.

Мәсәлән:

Дөбер-дөбер дүртәү,

Дөбердәүче бишәү,

Иван агай атлау,

Шыбан агай шып ялгыз (Ат, арба, күпер);

Икәү тартыша, берәү ыңгыраша (Пычкы, агач кисү, такта язу).

Шулай ук бүлем санына да аерым урын бирелгән. Алар төрдәш әйберләрнең тигез өлешләргә бүленүен белдерә. Мәсәлән:

Агач,

Агач саен ботак,

Ботак саен оя,

Оя саен күкәй,-

Сигезәр дә тугызар (Борчак);

Илле грамм герне күтәрәралмый, өстендә меңәр тонна йөкләр йөртә (Су).

Предметның саналу яки урнашу тәртибен белдерүче тәртип саны табышмакларда чагыштырмача сирәк очрый. Мәсәлән: Бер сасыкны икенче сасык тарта (Тәмәке тарту); Ике колаклы, өч аяклы, алтынчысы корсагы (Лакан).

Чама саны әйбернең санын чама белән белдерү өчен кулланыла.Төп санга –лап\ -ләп, -ларча\-ләрчә кушымчалары кушылып ясала:

Йөзләп адәм котырта,

Арт ягына утырта,

Һәрберсеннән тутырта (Ишан).

Чама саны белән бирелгән табышмаклар  бик сирәк.

Йомгак

Телне өйрәнү татар халык авыз иҗатыннан башка  мөмкин түгел. Ә табышмаклар татар халык иҗатының бер өлеше булып тора. Аларда күпчелек очракта табигать күренешләре, хайваннар, үсемлекләр, тормыш-көнкүреш әйберләре турында сүз алып барыла. Уйлану, чагыштырулар аркылы без  табышмакның җавабын табарга омтылабыз. Бу бик кызыклы, шул ук вакытта уйланырга мәҗбүр итә торган эш төре. Шуңа күрә дә фәнни-тикшеренү эшенең объекты итеп табышмакларны алдык. Бигрәк тә табышмакларда саннар белән эш итү,  эшкә алынуга этәргеч бирде.

Татар халык табышмакларын укып өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдек:

-дөрестән дә, халык табышмакларда саннарны бик яратып кулланган;

- саннар вакыт аралыгын белдерүче, тормыш-көнкүреш, хайваннар, кеше төзелешенә караган табышмакларда бигрәк тә  еш очрый;

- төзелеше ягыннан иң күбе тамыр саннар очрый, арада бер һәм ике саннары күп кулланылышта;

- лексик-грамматик төркемчәләр ягыннан  караганда микъдар саннарына күп урын бирелә. Җыю саны да еш кулланыла.

Гомумән алганда, сан сүз төркеме кулланылган табышмаклар балалар өчен кызыклы, алар  зиһенне үстерергә, хәтерне ныгытырга ярдәм итәләр.

Димәк, табышмакларны өйрәнү, аларны сөйләмебездә актив куллану бик урынлы булыр. Алар телебезне баетырга, тагын да камилләштерергә ярдәм итәчәк.

Кулланылган әдәбият:

1.Сафиуллина Ф.С. М.З.Зәкиев Хәзерге татар әдәби теле:  – Казан. Мәгариф нәшр., 1992.

 2.Татар халык иҗаты: Табышмаклар:-Казан. Татарстан китап нәшр., 1977

3.Хисамова Ф.М.Татар теле морфологиясе.-Казан.Татарстан китап нәшр., 2015.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....

"Н. Дәүли шигъриятендә патриотик хиснең бирелеше".

Якташ язучыбыз Н. Дәүли иҗатына багышланган фәнни - тикшеренү эше....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....