Олимпиадалар

Поташова Светлана Равилевна

Материалы для подготовки к олимпиадам  по родному (татарскому) языку и (татарской) литературе 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбиятыннан

мәктәп олимпиадасына 10  сыйныф  өчен сораулар

1. Тел эмоциональ функция үти, диләр, ягъни тел ярдәмендә кеше теге яки күренешкә, вакыйгага карата үзенең хис-тойгысын, мөнәсәбәтен белдерә ала. Бу фикер белән сез килешәсезме? Җавабыгызны мисаллар белән ныгытыгыз.

2. Бүгенге көндә Мордовиядә яшәүче тел галимнәрен атагыз.

3.Татар теле сингармонизм законы хас. Татар теле яссылыгында ул ничек чагылыш таба. Мисалларда аңлатыгыз.

4. Гыйлем, китап, галим, сүзләре татар теленә нинди телдән кергәннәр?

5. Аның өстендә киндер күлмәк, тез башларына зур ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белән тузган чабаталар иде. (Ә. Еники). Бу җөмләдәге чабаталар сүзенә лексик анализ ясагыз.

6. Г. Исхакый иҗат иткән түбәндәге әсәрләренең жанрларын дөрес билгеләгез.

1) “Зөләйха”                                           А) Роман

2) “Ике йөз елдан соң инкыйраз”          Б) Повесть

3) “Теләнче кыз”                                    В) Драма.

7. Кайсы әсәр Ф. Әмирханныкы түгел?

А) “Алмачуар”                              Б) “Нәҗип”,

В)”Корбан”                                    Г) “Хәят”.

8. Г. Ибраһимов турында роман-трилогия (“Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында”, “Оҗмаһка бер адым”)  иҗат иткән язучыны атагыз.

9. Ш. Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә Газизә һәм Гариф исемле образлар бар. Аларга характеристика бирегез.

10. Түбәндәге юлларның авторы кем? Өзек шагыйрьнең нинди әсәреннән алынган?

“Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы”.

Инша темалары

1. Ике йөз елдан соң инкыйраз булырмы? (Г. Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре буенча )

2. Хәят бигрәк матур (Ф. Әмирханның “Хәят” әсәре буенча)

3. Акчарлаклар канат кага (Ш. Камалның “Акчарлаклар” әсәре буенча)

4. Театрга барган идем.

5. Хатлар яздым дустыма.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: