КИЕМ ТУРЫНДА ҖЫРЛАР
Предварительный просмотр:
КИЕМ ТУРЫНДА ҖЫРЛАР / ПЕСНИ ПРО ОДЕЖДУ
Җырлы-биюле уен «Яулык салыш»
Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар да бер кешене яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
Талым, талым, талчыбык,
Уртасында бал чыбык,
Ал яулык, гөл яулык,
Бир син миңа бер яулык,
дип такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм бәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.
Җырлы-биюле уен «Түбәтәй»
Балалар, түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәлђр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.). Уен шулай дәвам итә.
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең.
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Энҗе-мәрҗән калфагым…
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә,
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килеш ә йөземә.
Энҗе-мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә,
Сәхнәләргә чыгып ж,ырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.
Әй калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.
Көзгеләргә күзем салсам
Хәйран калам үзем дә:
Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең
Нуры уйный йөземдә.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул —
Татар кызы, дисеннәр.
Кәләпүшем, кәләпүш
Йөзләремә килешәсен
Кайлардан гына белгән,
Туган көнгә дәү әтием
Кәләпүш алып килгән.
Кәләпүшемне кидем мин,
Көзге каршына килдем.
— Менә шушындый була ул —
Татар малае!— дидем.
Кәләпүшем, кәләпүш,
Энҗе-мәрҗәннәр чиккән .
Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән.
Инде җырлый да беләм мин,
Инде бии дә беләм.
Сәхнәләрнең түрендә мин
Кәләпүшкәем белән.
Әнием дә бик сөенде,
Кочаклап алып сөйде.
Котлы булсын кәләпүшең,
Бигрәк килешә, диде!
Кәләпүшем, кәләпүш,
Укалыдыр читләре.
Шундый матур кәләпүшле
Малай булдым бит әле!
Резеда Вәлиева.
Зәңгәр күлмәк
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна?
— Уйларыңны килә беләсем.
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Яшел болыннардан үтәсең.
Болын чәчәкләрен җыя-җыя,
Кемне болай сагынып көтәсең?
Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне.
Нинди иркә сүзләр ачар икән
Күңелеңнең серле бикләрен?!
Зәңгәр яулык
Бәйләп үтче зәңгәр яулыгыңны,
Карап калыйм күзең талганчы.
Күңелләрне моңнар биләгәнче,
Йөрәгеңне ялкын алганчы.
Бәйләп үтче зәңгәр яулыгыңны,
Искә төшер зәңгәр кичләрне,
Аерылмаска вәгъдә бирешкәнне.
Сакларга дип якты хисләрне.
Зәңгәр болыт кебек зәңгәр яулык
Җилфердәсен иде башыңда.
Яшьлегемнең зәңгәр таңы булып,
Килеп басчы кабат каршыма.
"Валенки";
"Сапожки русские" (исп. В.Толкунова);
"Без одежды" (исп. MMDance);
"Белые одежды" (исп. группа БИ-2);
"Ксюша" - юбочка из плюша (исп. Алена Апина);
"Подари мне платок" (исп. Л.Зыкина);
"Носки" (исп. группа Сектор газа);
"Пальто" (исп. группа А-Студио);
"Плачет девушка" в автомате, кутаясь в зябкое пальтецо... (исп. Е.Осин);
"По серпантину" шляпа слетает, а я надвину... (исп. Валерия);
"Юбочка" надень-ка юбочку вразрез, чтоб вызывала интерес...(исп. И.Круг);
"Любочка" синенькая юбочка, ленточка в косе...(исп. группа Маша и медведи);