Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

I. Максатлар:

1.  Сыйфатларның нинди җөмлә кисәге була алуы турындагы кагыйдәгә чыгу, аны гамәлдә куллана белү.

2.   Сыйфатларны кулланып, әдәби сөйләм формалаштыру күнекмәләрен үстерү;

3.  Укучыларның игътибарын  табигать матурлыгын күрүгә юнәлтү.

 

Укыту технологияләре:

1.     Иҗади- тәнкыйди укыту технологиясе.

2.     Ә.З. Рәхимовның иҗади- үстерелешле  укыту технологиясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfatlarnyn_zhomld_kullanylyshy.doc87 КБ

Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТТАГЫ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«6 НЧЫ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ»

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

6нчы А сыйныфы.

                                         Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы:                    

                         Сабирова Ралена Даим кызы

2014 нче  ел

Тема. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

I. Максатлар:

1.  Сыйфатларның нинди җөмлә кисәге була алуы турындагы кагыйдәгә чыгу, аны гамәлдә куллана белү.

2.   Сыйфатларны кулланып, әдәби сөйләм формалаштыру күнекмәләрен үстерү;

3.  Укучыларның игътибарын  табигать матурлыгын күрүгә юнәлтү.

Укыту технологияләре:

  1. Иҗади- тәнкыйди укыту технологиясе.
  2. Ә.З. Рәхимовның иҗади- үстерелешле  укыту технологиясе.

III. Укыту алымнары: кластер төзү, фикер алышу,  төркемнәрдә эшләү, карточкалар белән эш, нәтиҗә чыгару

VI.   Кулланылган структуралар:    

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД

-  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

- РАУНД ТЭЙБЛ

-150 сум САМЭРИ

Дәрес барышы

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 

  1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек?

- Яныгыздагы иптәшегезгә карагыз, аңа хәерле көн теләгез!

- Каршыдагы иптәшегезгә карагыз, аңа кояшлы көн теләгез!

- Бер – берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез!

 Укучылар , бер – беребезгә елмаешып алыйк! Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

 

   - Дәрес дәвамында, аның һәр этабыннан соң,  үз эшебезгә бәя куеп барырбыз.  / Үзбәя таблицасы таратыла /

II.Укытучы: - Укучылар, без сезнең белән сүз төркеме буларак, сыйфатларны өйрәнүне дәвам итәбез.  Тел гыйлеменең төп бүлекләре  турында алган белемнәребезне  кабатлап китик.

 Кластер тутыру

  • Укучылар , сезнең алдыгызда  тел гыйлеменең төрле тармакларына  караган кластер. Сезнең максат – һәр тәлгәштә тел гыйлеменең  кайсы бүлеге күрсәтелгән, шуны билгеләү.  Төркемнәрдә эшлибез. Сезгә  2 минут вакыт
  •  Тикшерәбез.   Үзбәя.

-----------------------------------------------------------------------------------------------

 - Сез хәзер  КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә өй эшен тикшерәбез. / бер – берегезнең  сыйфатлар турындагы белемнәрен тикшерерсез /.

 - Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

 

Беренче номерлы  партнерлар ак бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын иңбаш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүләргә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә - бит партнерга бирәсез.

   Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була. (Күрсәтелә).

 -Битнең күренә торган өлешенә сез  сыйфат темасына караган иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- Вакыт бетте. Укытучы билгеле бер ритмга кул чаба, укучылар кабатлыйлар.

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз, кулга- кул сугасыз, һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез.  Бергә кабатлыйбыз : “ Афәрин, миңа синең белән эшләү бик рәхәт булды.

Көтелгән сораулар:

  1. Сыйфат- нинди сүз төркеме?
  2. Асыл сыйфатлар.
  3. Нисби сыйфатлар.
  4. Сыйфат дәрәҗәләре.
  5. Сыйфатларның ясалышы.
  •  Эшегезне тикшереп үтик. ..........., сорау – җавабыңны укып чык әле.

--------------------------------------------------------------------------------------------

III.1.Укытучы: Бик яхшы, укучылар, булдырдыгыз.  Үзбәя таблицасын тутырырга онытмагыз.

Без бүгенге дәрестә  сыйфат үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.

  • Укучылар, тактага игътибар итик әле. Безгә текст тәкъдим ителгән, ләкин анда  кайбер сүзләр  төшереп калдырылган. Нинди сүзләр икән?   /Сыйфатлар/  

Менә ул һич онытылмас ----------- урман эчендәге ----------  алан! Кемнәр генә белмидер сине? ----------------  чәчәкләрең күңелләрне хозурлый. Алар һәр тарафка  --------  ис бөркиләр. Өсләрендә куанышып, талпына-талпына күбәләкләр оча. Миңа да бик рәхәт синдә, ----------  урман!  Син шундый            ------, син –-------- ! Урманда үзеңне  --------- тот!

Бирем:  төшереп калдырылган сыйфатларны язарга.   / Индив. бирем./ карточкалар һәр өстәлгә таратыла/

  • Ягез, тикшереп карыйк.
  •  Өстәл №  №                     Өстәл №  №

........................................................................................................................

  • Язучы була аласызмы икән?  Эшегезне автор тексты белән чагыштырып карагыз.  ........., укы әле.

Менә ул һич онытылмас яшел урман эчендәге җиләкле алан! Кемнәр генә белмидер сине? Исәпсез-хисапсыз чәчәкләрең күңелләрне хозурлый. Алар һәр тарафка хуш ис бөркиләр. Өсләрендә куанышып, талпына-талпына күбәләкләр оча. Миңа да бик рәхәт синдә, сихри урман!  Син шундый кадерле, син -  матур! Урманда үзеңне әдәпле тот.

  • Урманда йөрергә яратасызмы?  Үзегезне урманда дип хис итегез әле / Кош тавышларын, урман тавышын тыңлау/      Үзбәя.

--------------------------------------------------------------------------------------------------

  • Хәзер сыйфатларның җөмләдә кулланылу үзенчәлеген  билгелик, җөмлә кисәге ягыннан тикшерик. Бу бирем безнең өчен яңалыкмы? Дәресебезнең темасы нинди булачак?  / Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы . Дәфтәргә теманы язабыз /

--------------------------------------------------------------------------------------------------

  •  Раунд тэйбл  структурасы нигезендә  сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булып килүен билгелибез. / бер бит кәгазьгә җавапларын чиратлап язып, бер- берсенә җибәрәләр./ 20 секунд .

Җавапларны тикшерик. 1 нче җөмләне  Гөлназ  тикшерә. 2нче   ........  дәвам итә. Хаталар юкмы? Үзбәя.

Тексттан сыйфат +исем, сыйфат + фигыль сүзтезмәләрен дәфтәрләрегезгә  баганалап язып куегыз.     Тикшерәбез.

----------------------------------------------------------------------------------------------------

Укучылар, алынган сүзтезмәләргә  карап, чагыштырып сыйфатларның җөмләдә кулланылу кагыйдәсен чыгарып карыйк әле.

150 сум САМЭРИ структурасы нигезендә  15 сүздән торган кагыйдә язабыз. Индивидуаль эш. /  3 минут вакыт/

Әйдә, өстәл №....., №....

Нәтиҗә ясау. Сыйфат җөмләдә исемне ачыклаганда  аергыч, фигыльне ачыкласа - хәл,  ия турында хәбәр итсә, хәбәр булып килә.

Укытучы: Рәхмәт, яхшы. Үзбәя.

---------------------------------------------------------------------------------------------------

  • Дәреслекне ачып, кагыйдә белән танышыйк. Җавапны тикшерик.

Дәреслек өстендә эш.

---------------------------------------------------------------------------------------------------

 Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  следуем за лидером структурасын кулланабыз.

Сез хәзер  бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына . Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез.

- Барыбыз да бастык, урындыкларны  этеп куйдык, бер-беребез артына  бастык. Музыка башланды. (Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

 - Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

----------------------------------------------------------------------------------------------------

Укытучы: / Кул чабу/

Дәресебезнең темасы нинди?

Нинди эшләр башкардык?

Сыйфат нинди җөмлә кисәкләре була ала?

...........................................................................................................................

Кыш темасына 3 җөмлә төзергә.  

1җөмләдә сыйфат аергыч,

2нче җөмләдә – хәбәр,

3нче җөмләдә хәл булсын.

 Терәк сүзләр : ап-ак карлар, тыйнак елмая, дөнья  матур.

---------------------------------------------------------------------------------------------------

V. Укытучы: Ә хәзер өй эшен язып куегыз.   

  •  Өй эше. Мәҗбүри:  ____ нче күнегү.
  • Ярымиҗади:  сыйфатлар кергән 6 халык мәкале язарга, сыйфатларны җөмлә кисәге ягыннан тикшерегә
  • Иҗади:  сыйфатлар кулланып, Түбән Камада яшәүче язучылар  турында мәкалә язарга.

Кулланма: http://yasmina-z.ucoz.ru/tests/ 

http://nsportal.ru/shkola/inostrannye-yazyki/drugie-yazyki/library/syifat

 Укытучы: Укучылар, өй эше аңлашылдымы, сорауларыгыз юкмы?

  

2. Укытучы: укучылар, бүген дәрестә барыгыз да  үз фикерегезне әйтергә тырыштыгыз..

Үзбәя таблицасын анализлыйбыз.

Эш төре

Балл

1

Тел гыйлеменең бүлекләре

2.

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД 

3.

Язучы булып карыйм....

4

                     РАУНД ТЭЙБЛ

5

150 сум САМЭРИ

                                      Гомуми балл

                                       Билге

Дәрескә гомуми бәя

25-22 балл – “5”

19-21 балл – “4”

17-20 балл – “3”

  • Дәрес тәмам,чыгарга мөмкин. Рәхмәт.