Татар теле дәресләрендә яңа технологияләр. Дәрес үрнәге.

 Максат: 1.Исемләшкән сыйфатлар турында төшенчә бирү.

                2. Исемләшкән  сыйфатларның  куллану үзенчәлекләрен билгеләү .

                 3. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларга әхлаклылык  сыйфатлары  турында төшенчә бирә бару.

 Дәрес тибы  – УМ кую һәм чишү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_dreslrend_yana_tekhnologiyalr._dres_urnge.docx39.84 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема: Сыйфатларның исемләшүе.

 Максат: 1.Исемләшкән сыйфатлар турында төшенчә бирү.

                2. Исемләшкән  сыйфатларның  куллану үзенчәлекләрен билгеләү .

                 3. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларга әхлаклылык  сыйфатлары  турында төшенчә бирә бару.

 Дәрес тибы  – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру- ориентлашу.   

1  - Исәнмесез, укучылар! Сезгә күтәренке кәеф, активлык теләп дәресебезне башлыйбыз.

    – Балалар, татар теле дәресләрендә  сез тел гыйлеменең нинди бүлекләрен өйрәндегез? Бирелгән модельгә нигезләнеп, шул  бүлекләрне ачыклыйк.  Схеманы тутырыгыз.

  • Җавапларны алышып, бер- беребезне тикшерик әле. Схемага күз салыгыз.

 -  Димәк, тел гыйлеменең төп бүлек бүлекләре: фонетика , лексикология, морфология, синтаксис.

Үзбәя

- Бу уку елында сез тел гыйлеменең кайсы бүлеген ныклап өйрәнәсез? / Морфологияне өйрәнәбез/

-Үткән дәресләрдә нинди сүз төркемнәрен өйрәнгән идегез?

   / - Без үткән дәресләрдә   исем ,сыйфат сүз төркемнәрен өйрәндек/

   - Ягез, алган белемнәребезне искә төшереп алыйк әле.

          2 укучы такта алдында  сүз төркемнәренә морфологик анализ ясар.

          Калганнар  тест биремнәре үтәр.

 Тест,  белемнәрне бәяләү таблицасы таратыла.

    Тест. Белемнәрне тикшер.

 -Укучылар сезнең алда белемнәрне бәяләү таблицасы. Белемегезне  дөрес бәяләрсез дип ышанам.

  • Кемнәр 5 балл алды?
  • 2леләр бармы? Алга таба сезгә уңышлар телим.
  • Индивидуаль биремнәрнәрне тикшерик. Хаталары юкмы, укучылар,игътибар белән тикшерегез әле.

 

    К. җ.  Кешедән – исем, уртаклык исем, тамыр исем, берлек санда,тартым белән төрләнмәгән,чыгыш килешендә.

               Ялкау – сыйфат, асыл сыйфат, тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфатланмышы кешедән сүзе.  

  • Димәк,исем нинди кушымчалар алган, сыйфат төрләнәме?

Нәтиҗә:  Исем  килеш, тартым,сан кушымчалары ала.

                Сыйфат  төрләнми торган мөстәкыйль сүз төркеме.

I. УМ кую ситуациясе.  Дәрескә УМ формалаштыру.

- Сезнең алда татар  халык мәкале.

Тырыштан тир кипмәс,

Ялкаудан чир китмәс.

 - Мәкальнең мәгънәсен аңлатыгыз әле. Халкыбыз безне нинди булырга чакыра?

  К.җ.: Татар халкы элек-электән хезмәт яраткан. Ул безне хезмәт белән көн күрергә чакыра.

  • Безгә көч куеп хезмәт итәргә кирәк, уку – безнең төп хезмәтебез.
  • Тагын бер мәртәбә искә төшерик әле, укучылар,сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

 / нинди,кайсы,кайдагы?/

  • Текстан нинди соравына җавап булып килгән сүзләрне табыгыз. / тырыш,ялкау/

  • Укучылар, сез  сыйфатларны  төрләнми торган мөстәкыйль сүз төркеме дигән идегез. Ялгышмасам, монда  килеш кушымчаларын күрәм. Сыйфат нишләп исем билгеләрен алган?/ ачыклап килгән исеме төшеп калган/

  • Бу күренеш сыйфатларның исемләшүе дип атала. Димәк , дәрес темасы-----сыйфатларның исемләшүе-------

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

Үзбәя. Кемнәр аңлап,үз фикерләрен әйтә алды, катнашып утырды, аларга,әлбәттә, 5 балл.

II. УМ адымлап (өлешләп) чишү.

-------------------------------------------------------------------------------

  1. Бирелгән сүзтезмәләр  ярдәмендә җөмләләр төзегез.

Сыйфат

Сыйфатланмыш

Эшлекле

 хезмәткәр

Ялкау

бала

Акыллы

укучы

Белемле

кеше

  • Сыйфат ачыклап килгән исем ничек атала? /сыйфатланмыш/  яки нәрсә ул сыйфатланмыш?

  • Үзегез уйлаган җөмләләрне тактадагы җөмләләр белән чагыштырыгыз.

  • Эшлеклегә эш бетү,

Эшлексезгә көн үтү яхшы.

Эшле килер, эш арттырыр,

Ялкау килер, эш калдырыр.

  • Димәк, сыйфатланмышы төшеп калгач, сыйфат исем кебек килеш,тартым,сан кушымчаларын ала.

  Нәтиҗә:

-  Сыйфатланмыштан башка килгән сыйфатлар исемләшәләр.

Исем кебек килеш,тартым,сан кушымчалары ала. Модельгә язабыз.

  Астына сызылган сүзлзргә сүзләргә морфологик анализ ясарга.

 

       Ялкау –  исемләшкән сыйфат, б.к., тартым белән төрләнмәгән, берлек санда, җөмләдә ия.

       Эшлеклегә – исемләшкән сыйфат, ю.к., тартым белән төрләнмәгән, җөмләдә тәмамлык.

 Нәтиҗә: төрле җөмлә кисәкләре булып килә ала./Модельгә язабыз/

Ял минуты.

                     - Бераз күзләребезне ял иттереп алыйк.

  • Балалар,мин сезгә Түбән Камада яшәп иҗат иткән шагыйрь Р.Гәрәй шигырен тәкъдим итәм.

Шигырьне укыганда күз алдыгызга нәрсә килер икән?

Мамык карлар ява урамнарга,

Сукмакларга ява, юлларга.

Сез атлыйсыз көртле тыкрыклардан,

 Чумган килеш тирән уйларга.

 Уйларыгыз изге...Сабыйларның

 Күңеленә барып ялгана.

  Күпме хисләр кирәк алар өчен

  Ял -йокыңны онытып янарга?!

                                   Рәшит Гәрәй.

  • Салмак кына кар ява, табигать тын, кар бөртекләре уйный.

  • Күңелләрне ял иттердек. Мамык карлар белән кар бөртекләре очып керде,алар дәрес дәвамында актив укучыларга өстәмә бал булачак.

_ _______________________________________________

Ял итеп алдык, бер-беребезгә карап елмайдык, дәресебезне дәвам итәбез.

Дәреслекләрегезне ачыгыз(69 нчы бит)

2. Модельләштерү. Дәреслектәге белешмәне дә өйрәнеп,  кагыйдә формалаштырырга (Такта алдында эш)

К.җ.:

                                Сыйфат

                                   

                                Сыйфатланмыштан башка  исемләшә

             

 Төрләнеше:    килеш,              тартым,                               сан

           Җөмләдәге функциясе: төрле җөмлә кисәге булып  килә ала./ ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч.\

 Кагыйдәне берничә укучы әйтеп карыйлар                

Үзбәя.

3.Кластер төзү.

Үзбәя.

Ныгыту күнегүләре.

           115 нче күнегүдән исемләшкән сыйфатларны  язып алырга. Сорау куярга. Хәзер киресенчә,исемләшкән сыйфаттан сыйфат ясарга.

III. Рефлексия, бәяләү.  

1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя. Билгеләрне анализлап,көндәлеккә куябыз.

3. Өй эше:

а) мәҗбүри: 120 нче күнегү.

ә) ярымиҗади: Исемләшкән сыйфатлар  кергән халык мәкальләре язарга

б) Иҗади: исемләшкән сыйфатлар кулланып, Түбән Камада яшәүче күренекле шәхес турында мәкалә язарга.

Мәгълүмати саит тәкъдим итәм. Тестлар буенча белемнәрегезне тикшерә аласыз.

http://nsportal.ru/shkola/inostrannye-yazyki/drugie-yazyki/library/syifat/ 

Укучылар, дәрестә һәрберегез дә булдыра алганча актив булдыгыз,

 рәхмәт.Киләчәктә укуыгызда зур уңышлар теләп , дәресебезне тәмамлыйбыз.

Тест. Белемнәрне тикшерик.

1. Ясагыч кушымчалы исемнәр язылган рәтне билгеләргә:

      а) басма, ачкыч, гөрләвек, меңлек;

      б) чәчәкләр, диңгезе, авылдашым, йөзем;

      в) бөҗәкләр, наратлык, җанварны, имтиханга.

2. Тартым кушымчалы сүзне күрсәтегез:

     а) ачкыч;

     б) өчпочмакны;

     в)әбием;

     г)күгәрченнәр.

3. Исем сүз төркемен табыгыз:

     а)күчтәнәч;

     б) күчү;

     в) күчмә;

     г) күрү.

4. Кайсы рәттәге исемнәрнең барысында да күпнокталар урынына һ  хәрефе языла?

а) шә…ес, бә…ет, мә…әббәт;

б) ил…ам, мә…абәт, …әйкәл;

в) …ат, …езмәт, …өрмәт.

 

5. Ачы, ачырак, ачкылт, үтә ачы. Дәрәҗәләре дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез:

          а) гади, кимлек, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсе;

          б) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык дәрәҗәсе;

          в) гади, кимлек, артыклык, чагыштыру дәрәҗәсе.

6. Нисби сыйфатларны билгеләгез:

       а) әче (как), түгәрәк (күл), сәләтле (бала);

       б)кышкы (салкын), карлыгач (оясы), ата-ана (мәхәббәте),

       в)кара-кучкыл (болытлар), алсу (нур), тәвәккәл (егет).

             

Җаваплар.

1.  А

2.   В

3.   А

4.   Б

5.   Б

6.    Б

Үзбәя таблицасы.

Эш төре

Балл

1.

Тел гыйлеменең төп бүлекләре

2.

Тест

3.

Уку максатын формалаштыру

4.

Модельләштерү

5.

Кластер

                                      Гомуми балл

                                       Билге

   

Өй эше.