Страница для родителей

На этой странице собраны материалы для родителей. Читайте, изучайте, применяйте!

Закирова Чулпан Габдулбаровна

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

  Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.

   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләү бурычы куела. Аларны ике юл белән: өлкәннәр хезмәте белән таныштыру аша һәм баланың үзен җиңелрәк хезмәткә турыдан-туры катнаштыру юлы белән хәл итү күздә тотыла.

Закирова Чулпан Габдулбаровна

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.

3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшкә җаваплы караш( башланган эшне ахырына җиткерү, анны яхшы итеп башкарырга омтылу) формалаштыра башлыйлар. Балаларга  үзләре башкарган эшенең әһәмиятен аңлатырга кирәк. Иптэшләренә, өлкәннәргә ярдәм итү теләге булдырырга, мактарга кирәк.