Г.Тукай

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

 

Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе

Тукай безнең күңелләрдә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy-shou_1.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                  ТАМЧЫ-ШОУ

Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе

Тукай безнең күңелләрдә

Максат:Габдулла Тукай әсәрләрен искә төшерү; аның иҗатына ,туган телне яратуга мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай китап  күргәзмәсе, портреты,тур исемнәре  язылган слайдлар, балаларның эмблемалары,мультимедиа.

           Уен барышы.

     Залда тыныч кына көй яңгырый.Уенчылар үз урыннарын алалар.

   Слайд 1

    А.Б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! ” Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, Тамчы-шоу” уенын башлап җибәрәбез. Ни өчен тамчы соң дип дисәгез, татар телендә шундый гыйбарә бар: “Тамчыдан күл җыела”, диләр. Безнең укучыларыбыз да белемне шулай берәмлекләп, тамчылап җыялар һәм гыйлемле, әхлаклы кешегә әйләнәләр. Бүген без аларны сынап карыйбыз.

     Укучыларның эшләрен бәяләр өчен, безгә хөкемдарлар кирәк булыр.Хөкемдарлар белән таныштыру.

   Хәзер командалар белән танышып үтик.”Тамчы –шоу”да “Тукай оныклары” һәм “Сабыйга ” командалары катнаша.Капитаннар команда исеме, девизы белән таныштыра.

Беренче сүзне “Тукай оныклары”командасына бирик.

Девиз:”_____________________________”

Сүзне “Сабыйга”командасына бирик.

Девиз:”_________________________”

     Слайд 2. Хәерле сәгатьтә дип. 1 турны башлап җибәрәбез.(Слайд: 1нче тур “Кем тизрәк?”)

 Әлеге турның  исеме “Кем тизрәк?” дип атала. Мин сораулар бирәм, кайсы команда әзер, шул җавап бирә.Дөрес җавапка 1балл куелып барыла.

1.Габдулла Тукай туган авыл?(Кушлавыч)

2.Габдулланың әнисенең исеме?(Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы)

3. Габдулланың әтисенең исеме?(Мөхәммәтгариф)

4.Тукай кайсы кызга багышлап шигырьләр язган?  (Зәйтүнә)

5.Безнең районның кайсы авылы Тукай белән бәйле?(Сасна Пучинкәсе)

6.”Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел...”дигән юллар кайсы шигырьдән?  (Эшкә өндәү)

7. “Шүрәле”әсәрендә кайсы авыл телгә алына? (Кырлай)

8.”Тукай”романының авторы (Әхмәт Фәйзи)

 9”Шүрәле”балетының авторы кем?(Фәрит Яруллин)

10.Быел Тукай тууына ничә ел? (127)

11.Без чәчәкләр аша тапшырырга

    Тиеш тә бит сиңа сәламне...

    Ел буена тик бер генә тапкыр

   Күрәсең син, Тукай, аларны,

                                -бу юлларны кем язган?(Х.Туфан)

12.Тукайның рәхмәт әйтә белгән акыллы кәҗәсе кайсы шигыреннән?(Гали белән Кәҗә)

13.”Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген...” кайсы  шигыреннән? (Бәйрәм бүген)

14.Кайсы елны Татарстан Тукайга багышлый?(2011ел)

Беренче турга хөкемдарларыбызның  фикерен тыңлыйк.

Слайд 3         2 ТУР. “Игътибарлылык бәйгесе”

 (Слайдларда рәсемнәр күрсәтелә.Шул рәсемнәрдән чыгып сораулар бирелә. Игътибарлы булуыгызны сорыйм.)

-Рәсемнәрдә ничә песи бар иде?

-Бу рәсемнәрдә ничә чәчәк санадыгыз?

2 нче тур нәтиҗәләре буенча хөкемдарларыбызга сүз бирик.

   Слайд 4    3 ТУР   Сүзләр төзу. (Кушлавыч сүзе)

Укучыларга сүз бирелә, шул сүздән башка сүзләр төзергә.

3 нче турга хөкемдарларыбызның  фикере.

4тур Рәсем тану   Сорау! Бу картинаның исеме ничек һәм аны кем ясаган?

И.Казаков"Бәләкәй Тукай" ("Үксез бала") картинасы

5ТУР.(“Капитаннар ярышы”)

Капитаннарга хикәя  җөмләләр укыла , алар үз җавпларында бары “әйе”яки “юк” дип җавп бирергә тиеш булалар. Дөрес җавапка 1 балл куерга.

“Тукай оныклары” командасы капитанына

1.Январь кышның беренче ае  (юк)

2.Г.Тукай 37 яшендә үлә (юк)

3.Фонетика авазларны өйрәнә  (әйе)

4. [б] саңгырау тартык(юк)

5.Ф.Мухаметшин Татарстан призиденты (юк)

6.Чыршы яфраклы агач (юк)

7. Сингармонизмның 2 законы бар(әйе)

8.Елда 12 ай (әйе)

9.Антонимнар капма-каршы мәгънәле сүзләр (әйе)

10.Без зат алмашлыгы  (әйе)

Сабыйга” командасы капитанына.

1.Тукай 22 апрельдә туган (юк)

2.Көзен ташулар китә  (юк)

3.Дәрес 40 минут  бара  (юк)

4.Сыйфат предметның эшен белдерә (юк)

5.”Хезмәт”район газетасы (әйе)

6.Уртаклык исемнәр баш хәрефтән языла (юк)

7.”Кәҗә белән Сарык”әкиятен А.Алиш язган (юк)

8.Күгәрченнәр җылы яклардан кайтты   (юк)

9.Синонимнар бер үк яки якын мәгънәле сүзләр (әйе)

10.[ә]калын сузык    (юк)

Уенга йомгак ясау өчен сүзне хөкемдарларыбызга бирик.

Уенда катнашкан укучыларга  рәхмәтемне белдерәм.Алга таба да тырышып укызыз, чараларда һәм төрле бәйгеләрдә күбрәк катнашыгыз.Татар халкында”Беләге юан берне егар,белеме  булган меңне егар”дигән мәкаль бар.Сез дә үз белемегез белән меңнәрне җиңәрсез дип ышанып калабыз.