Тамчы-шоу

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

 

ТАМЧЫ-ШОУ Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy-shou2.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                  ТАМЧЫ-ШОУ

Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе

Максат:Укучыларда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен тәрбияләү.Әдәп-әхлак , үзара аралашу күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Тур исемнәре  язылган слайдлар, карточкалар, балаларның эмблемалары,мультимедиа,әхлак китаплары,сораулар язылган карточкалар.

           Уен барышы.

     Залда тыныч кына көй яңгырый.Бүлмәдә төрле плакатлар эленә.Уенчылар үз урыннарын алалар.

   Слайд 1

    А.Б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! ” Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, Тамчы-шоу” уенын башлап җибәрәбез. Ни өчен тамчы соң дип дисәгез, татар телендә шундый гыйбарә бар: “Тамчыдан күл җыела”, диләр. Безнең укучыларыбыз да белемне шулай берәмлекләп, тамчылап җыялар һәм гыйлемле, әхлаклы кешегә әйләнәләр. Бүген без аларны сынап карыйбыз.

     Укучыларның эшләрен бәяләр өчен, безгә хөкемдарлар кирәк булыр.Хөкемдарлар белән таныштыру.

   Хәзер командалар белән танышып үтик.”Тамчы –шоу”да “Гыйлем” һәм “Намус ” командалары катнаша.Капитаннар команда исеме, девизы белән таныштыра.

Беренче сүзне “Гыйлем”командасына бирик.

Девиз: “Гыйлем-нур, наданлык-хур”

1 ук. Гыйлем аулакта иптәш, ялгазлыкта сердәш.

2 ук.Гыйлем-дуслар каршында бизәк,дошманга каршы үткен коралдыр.

3 ук.Гыйлем-бетми торган хәзинәдер.

4 ук.Гыйлемле кешегә олуг вә кече ишекләр барысы да ачык булыр.

5 ук.Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.

Сүзне “Намус”командасына бирик.

Девиз:”Намусны яшьтән саклыйлар”

1 ук. Намусы таза кеше ишек шакудан курыкмый.

2ук. Намус асылташка охшаш: кечкенә генә тап та аның ялтыравагын төссезләндерә һәм бөтен кыйммәтен югалта.

3 ук.Һәрвакыт ихтыярыңның хуҗасы, намусыңның колы бул.

4 ук.Пычак карасы китә, намус карасы китми.

5 ук.Намусы тапланган кешегә, ышаныч баглап булмый.

     Слайд 2. Хәерле сәгатьтә дип. 1 турны башлап җибәрәбез.(Слайд: 1нче тур “Кем тизрәк?”)

 Әлеге турның  исеме “Кем тизрәк?” дип атала. Мин сораулар бирәм, кайсы команда әзер, шул җавап бирә.

1.Татарстан флагындагы төсләрне урнашу тәртибендә өстән-аска таба санарга.(яшел, ак, кызыл)

2.Татарстанга ничә яшь?(90)

3. Балатач районы төзелүгә ничә ел?(80)

4.Татарстанда ничә район бар?(43)

5.Татарстанның беренче призиденты кем?

6.Хәтер көне кайчан билгеләнеп үтелә? (15 октябрь)

7. Мөселманның изге китабы (Коръән)

8.Христианның изге китабы (Библия)

 9.Татарстанның дәүләт гербына нинди җәнлек сурәтләнгән?(Канатлы барс)

10.Бөек Җиңүгә ничә ел? (65 ел)

11.Сөембикә манарасы ничә катлы? (7)

12.Ислам диненә кем нигез салган?(Мөхәммәт г.с.)

13.Татарстанда 2010 ел нинди ел дип игълан ителде? (Укытучылар елы)

14. Аллаһ йорты (мәчет)

15. Көнгә биш тапкыр укыла (намаз)

16. Мөселманнар еллык табыштан бирергә тиешле өлеш (зякәт)

Беренче турга хөкемдарларыбызның  фикерен тыңлыйк.

Слайд 3         2 ТУР. “Игътибарлылык бәйгесе”

 (Слайдларда рәсемнәр күрсәтелә.Шул рәсемнәрдән чыгып сораулар бирелә. Игътибарлы булуыгызны сорыйм.)

-3 нче рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

-2 нче рәсемдә тәүлекнең кайсы вакыты?

2 нче тур нәтиҗәләре буенча хөкемдарларыбызга сүз бирик.

   Слайд 4    3 ТУР   Сүзләр төзу. (Башваткыч сүзе)

Укучыларга сүз бирелә, шул сүздән башка сүзләр төзергә.

3 нче турга хөкемдарларыбызның  фикере.

         4 ТУР.(; тур. “Капитаннар ярышы”)

Капитаннарга  әхлак сыйфатлары турында мәкальләр ятларга бирелгән иде.Хәзер мин мәкальләрнең башын укыйм,команда капитаннары аны дәвам итә. Дөрес җавапка 1 балл куерга.

“Гыйлем” командасы капитанына

1.Мактану хур итә,  (тыйнаклыкка ни җитә?)

2.Тыйнакның кулы эшләр,   (мактанчыкның теле эшләр.)

3.Явызның юлдашы күп,  (яхшының көндәше күп.)

4.Начарны күрмәгән-   (Яхшылыкның кадерен белмәс.)

5.Юаш адәм оялчан булыр,  (ертлач адәм сораучан булыр.)

6.Яман биргәнен әйтер,  (яхшы күргәнен әйтер.)

7.Яхшылык күрәсең килсә, (яхшылык ит.)

8.Яхшы юлыннан барсаң,  (яхшы булырсың.)

9.Үз намусын сакламаган,  (кешенекен сакламас)

10.Олылык гәүдәдә түгел,  (акылда.)

Намус” командасы капитанына.

1.Теләгең саф булса,  (тормышыңда тап булмас.)

2.Күңелең саф булса,  (көннәрең шат булыр.)

3.Алтының белән мактанма,   (акылын белән мактан)

4.Вөҗданы сафның-  (йөзе ак.)

5.Коры суык кардан яман,  (яман кеше яудан яман.)

6.Кешегә таш атсаң,  (үз маңгаеңа тияр.)

7.Ачу-дошман,акыл-дус,   (ачуыңа акыл куш.)

8.Кене холкын күзәт,    (үзеңнекен төзәт.)

9.Сабырлык куанычка,     (ашыгу көенечкә илтер.)

10.Әдәпленең күлмәге сәдәпле,    (үзе матур гадәтле.)

Уенга йомгак ясау өчен сүзне хөкемдарларыбызга бирик.