Дистанцион укыту/ Туган тел/ Әдәбият/5а/6бв

Хиразова Энҗе Сарваровна

6бв Дата  06.04.20. Бүген диктант язабыз. Эш тәртибе белән танышыгыз. . Иң беренче числоны, икенче юлга Диктант дип, өченче юлга Кошларның файдасы дип язарга һәм кызыл юлдан бирелгән текстның төшеп калган хәрефләрен куеп, күчереп язарга, шуннан соң биремне эшләргә кирәк. Биремне буш юл калдырмыйча, кызыл юлдан, баш хәрефтән башлап язарга кирәклеген онытмагыз. Биремне эшләгәндә, авырлыклар туса, дәреслектә  92 биттәге кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Эшне төгәлләгәч, файл итеп ясап( файлга фамилия, исем, классны язарга онытмагыз), минем электрон почтага җибәререгә кирәк булыр. Адрес:rkizim@mail.ru. Шуннан соң, мин эшләрегезне тикшереп, бәяләп, электрон журналга билге куям.

    Җир ш...рында сиг..з мең алты йөзләп төр кош очрый.

Безне... республик...да исә җәй көн...әрендә ике й...зләп төрдән артыграк, ә кышын к...рыклап төр к...шны очратырга була.

Табигат...не саклауда безг... кошлар зур ярд...м күрсәт...ләр. Бер песнәк җ...йнең бер көн...ндә алты йөзләп зар...рлы бөҗәк аш...й. Бер сыерчык г...иләсе бер көндә д...рт йөзләп корткычны бет...рә. Күке җәй буе ике й...з җитме... ме...ләп эре кортны һәм май коңгызын ашый. Карлыга...лар җәй көне ми...лионлаган зарарлы б...җәкләрне ю...ка чыгара. (72 сүз) (“Мәгариф” журналыннан)

Бирем. Саннарны саналмышлары белән язып алырга. Үрнәк: сигез мең алты йөзләп төр,

  5а кл Дата 07.04.20. Предмет: Туган тел

Задание. Прочитать текст.   

Cловарь( поможет понять текст):

Кызым - дочька

Тиздән-скоро

Сөйләшә- разговаривает

Чакырырга телисең- хочешь пригласить

Күрше-сосед

Озак торма- долго не будь

Нәрсәлә алыйм? – что взять? здесь: что купить?

   

  Туган көн – иң күңелле бәйрәм. Тиздән Гүзәлнең туган көне. Аның дуслары бик күп. Ул әнисе белән сөйләшә.

  • Кызым,  туган көнгә кемнәрне чакырырга телисең?
  •  Әлфинурны, Сөмбелне, Оляны.
  • Ә күрше кызы Ленаны чакырасыңмы?
  • Әлбәттә, чакырам. Әнием, хәзер Ләйсәннәргә барам, ул да килә.
  • Озак торма, кызым.Миңа булышырга кирәк.
  • Ярар, кибеткә дә керәм.Нәрсәләр алыйм?
  • Алма, груша ал.
  • Ярый, әнием, мин киттем.

Задания по тексту:

1.Дать название.________________

2.Слова записать в словарь:

Кызым - дочька

Тиздән-скоро

Сөйләшә- разговаривает

Чакырырга телисең- хочешь пригласить

Күрше-сосед

Озак торма- долго не будь

Нәрсәлә алыйм? – что взять? здесь: что купить?

3.Запишите ответы  на вопросы:

1. Кемнең туган көне була?

2.Туган көнгә кемнәр килә?

4.Домашнее задание: допишите реплики в диалоге

- ...?

- Әйе, мин туган көнгә барам.

- ...?

- Әлфинур, Оля, Сөмбел баралар.

-...?

-Әйе, бүләк алдык.

-Нәрсә алдыгыз?

-... .

Внимание. Домашнее задание №4 (допишите реплики в диалоге) отправьте, пожалуйста, мне по электронной почте rkizim@mail.ru

    Задания можете здесь же выполнить,  но нужно будет скопировать. Вставляете на новый файл и записываете. Когда все сделаете, не забудьте пжл назвать файл, где нужно указать, фамилию, имя, класс. Потом свой файл отправляете мне на электронную почту по адресу: rkizim@mail.ru. Я ваши работы проверяю, оцениваю и выствляю оценку в электронный журнал.СПАСИБО.

 

  Дата  06.04.20 6БВ Әдәбият

Эш тәртибе:

1.Художникның биографиясе белән танышыгыз.

ЛОТФУЛЛА ФӘТТАХОВ
(1918 - 1984)

 

     Лотфулла Фәттахов - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Кечкенәдән үк рәсем ясарга  ярата.. 16 яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыганнан соң, 1934 елда Казанга килә, сәнгать училищесында укый .. “Туган ил турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Әни күрмәгәндә”, “Яңа бура”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. картиналарын иҗат итә.      Лотфулла Фәттахов – туган халкын, аның тормышын колачлы, масштаблы итеп сурәтли.. “Сабантуй” – шундый киң полотнолы әсәр. Ул халкыбызның гадәт-йолаларын, мул тормышын, милли бәйрәмен бик реалистик күрсәтә.
      Рәссамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе меңләгән күңелләрне яктылык белән сугара, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра.
Л.Фәттахов 1960 – 1978 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе вазифасын башкара. 1984 елда вафат була.
      Аның исеме белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урам аталган.

Сүзлекчә:
Полотно – зур вакыйга сурәтләнгән картина.

2. Сабантуй бәйрәме турында укыгыз.

Сабан туе - татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Аны элек хәзерге кебек язгы кыр эшләре беткәч түгел, ә кырга чыгар алдыннан үткәргәннәр.Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Иртәгә Сабантуй буласы көнне яшьләр урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр.  Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.

 

3. Өй эше. Рәсемгә карап ( дәреслек, 113 бит), белгәннәрегезне файдаланып,сорауларга җавап язып, электрон почтага җибрергә онытмагаз. Исем,фамилияне, классны язырга онытмагыз.Дата, “Сабантуй” картинасы буенча сорауларга җавап дип язасыз һәм сорауларга җавапны тезеп төшәсез.

 

Сезнең һәрберегезнең Сабан туен күргәнегез бар. Хәзер әнә шунда була торган күренешләрне искә төшерик.
1. Сабан туе кайчан үткәрелә?
2. Мондый бәйрәм кайсы халыкларда була?
3. Сабан туе алдыннан нинди эшләр башкарыла?
4. Анда нинди уеннар уздырыла?

5. Синең сабан туенда катнашканың бармы? 6.Нинди ярышларны яратып карыйсың?

 

 5а кл Дата 07.04.20. Предмет: Родная литература

 

Поговорим о героизме.  Великая Отечественная война 1941-1945 годов - одно из самых ужасных испытаний, выпавших на долю русского народа. Эта ужасная  трагедия, длившаяся четыре года, принесла много горя. С первых дней войны все встали на защиту Родины.  Страшно подумать, что наши сверстники, дети  двенадцати-тринадцати лет тоже отдавали свои жизни за судьбу страны.

Очень много пережил, вытерпел русский народ в дни войны. Вспомните героический подвиг Ленинграда - девятьсот дней держались  жители в окружённом городе и не отдали его. Люди выдерживали голод, холод, вражеские  бомбардировки.

       Немало было подвигов совершено нашими солдатами во время Великой Отечественной войны. Молодые воины жертвовали собой ради долгожданной победы. Многие из них не вернулись домой ,  и каждого можно считать героем. Ведь именно они ценой своих жизней вели Родину к великой победе. Сознание своего долга перед  Отчизной  заглушало чувство страха, и боль, и мысли о смерти.

        Воевали везде: на фронте с оружием, в оккупации в партизанах, в тылу и на полях. Это было великое испытание силы русского характера. Каждый вносил свою долю в будущую победу, приближал её. Кроме масштабных военных операций шли бои местного значения. Помнить о войне , героизме и мужестве людей, борющихся за мир –обязанность всех  живущих на земле. Поэтому  одной из важнейших тем нашей литературы является тема подвига народа в Великой Отечественной войне. В этих произведениях показана значимость борьбы и победы, героизм   советских людей, их нравственная сила, преданность Родине.   

Надо написать слова  в словарь: Ватан - Родина,Ватандаш - Соотечественник, Сугыш ветераны - ветеран войны. Их перевод нужно выучить. 

Домашнее задание, прочитать с правильным произношением отрывок стиха.Записываете аудиозапсь, и отправляете мне лично( образец чтения  я тоже вам запишу и отправлю лично). Стихотворение о том, как солдат пишет домой письмо  перед боевыми действиями. Указывает о том, что если и погибнет на войне, не жалко, так как он умирет, защищая Родину от врагов.

Фатих Кәрим. ВАТАНЫМ ӨЧЕН.

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе.

Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

 

Класс 5а Дата 10.04.20 Предмет родной язык

Тема: Мы накрываем стол.

  1. Читаем текст. Используя данный словарь, постарайтесь понять содержание текста и ответеть на вопрос  - текст о чем.

       Безгә бүген  шәһәрдән кунаклар  килә. Мин үзем авылда яшим. Әни белән икәү табын әзерләргә булдык. Аш бүлмәсендә  зур өстәл тора. Уртага ваза белән чәчәкләр куйдык. Бик матурлар. Өстәлгә 6 зур тәлинкә, 6 калак, чәнечке  куйдык. Иң тәмле ризык ипи  - өстәлдә. Аның янында 2 төрле салат, алма компоты, ит белән бәрәңге . 

Словарь:

икәү - вдвоем

табын – накрытый стол

тәлинкә - тарелка

калак- ложка

чәнечке   - вилка

ит - мясо

 

2.Ответьте на вопросы:

1. Кемнәр килә?

2.Өстәлдә нәрсәләр бар?

3.Өстәлдә нәрсәләр юк?

4.Дайте название тексту. 

 

3.А теперь давайте попробуем нарисовать только те продукты, о которых мы читали.

4. Домашнее задание. Переписать текст и выделить те слова, которые обозначают названия блюд .

                                            Унынчы апрель.

                                               Өй эше.

                                                 Табын.

          1)Аш бүлмәсендә  зур өстәл тора. 2)Уртага ваза белән чәчәкләр куйдык. 3)Бик матурлар. 4)Өстәлгә 6 зур тәлинкә, 6 калак, чәнечке  куйдык. 5)Иң тәмле ризык ипи  - өстәлдә. 6)Аның янында 2 төрле салат, алма компоты, ит белән бәрәңге . 

 

Просьба , когда будете переписывать номеруйте пожалуйста предложения. Это мне надо будет, если у вас будут ошибки, указать в каком предложении вы допустили ошибку.НЕ забудьте пожалуйста отправить по почте дом задание

 

10.04.2020 6бв Туган тел

Дәфтәрләргә язабыз:

Унынчы апрель.

Хаталар өстендә эш.

Бирелгән сүзләрне 1әр юл язабыз, дөрес итеп, язылышын истә калдырабыз (До конца строки каждое слово пишем):

Мең

Йөз

Төр

Бөҗәк

Корткыч

Сыерчык

Ике мең егерменче ел

 

    Алабыз дәреслекләрне. Ачабыз 159 битне. Иң өстә кагыйдә бар, укыйбыз.

240 нчы күнегүне күчереп язабыз, алмашлыкларның астына сызабыз:

240 нчы күнегү.

Чишмә белән сөйләшү.

-Кышларын да туңмыйсың син, Чишмә,

(Дальше сами продолжаете переписывать)

Өй эше: күнегүне язып бетерергә.  Хаталар өстендә эшнең

фотосын эл почтага җибәререгә.       

 

 

Дата 13.04.2020 ел Класс 6бв

Туган әдәбият

Тема: Антон Павлович Чехов.Биография. “Анюта” хикәясе.

 

Дәфтәрләргә язабыз:

Унөченче апрель.

Антон Павлович Чехов

1860-1904

Күчереп язабыз:

    А.П.Чеховның балачагы бик бәхетле булмаган.Аңа уйнап йөрергә рөхсәт ителмәгән. Ул кечкенәдән акча эшләгән.Ул башка балаларга дәрес аңлаткан. Һәм ул медицина университетына укырга керә. 16 яшеннән хикәяләр яза башлый.Аның хикәяләре көлкеле, юморга бай, алар яратып укыла.

 

    Без бүген А.Чеховның “Анюта” исемле хикәясе белән танышабыз.Чехов хикәяләрне кыска язган.Ул нәрсәнедер әйтеп бетермичә язуны, әйбәт дип санаган. Хикәя  Анюта исемле кыз бала һәм табиблык һөнәренә укырга килгән 3 нче курс студенты Степан Клочков исемле студент егет турында. Бу әсәр русчадан татарчага тәрҗемә итеп бирелгән.

 

     Хәзер дәрестә шушы хикәяне укып чыгасыз: 116-120 бит.  Һәм  сорауга үз фикрегезне язып җибәрәсез (1-2 җөмлә яки сүз белән), ватсаптан, эл почтага язарга була.

1.Автор безгә нинди фикерне (мысль) әйтергә тели?

Дәфтәрдә язасыз:

Өй эше.

Җавап:

 

Дата 13.04.2020 ел Класс 6бв

Туган тел

 

Язабыз:

                                                                                                                                              Унөченче апрель.

                                                                                                                                   Алмашлыкларның ясалышы.

Без бүген алмашлыкларның ничек ясалуын өйрәнербез:

Язабыз: Кагыйдә

  1. Тамыр алмашлыклар: 1 сүздән генә тора: мин, син, теге, кем.
  2. Ясалма алмашлыклар: тамыр алмашлык + кушымча: нинди + дер, теге+ләй.
  3. Кушма алмашлыклар:  2 алмашлыктан тора һәм кушылып (слитно) языла: бернинди( бер+ нинди), һичбер (һич+бер).
  4. Парлы алмашлыклар: 2 сүздән тора, сызыкча белән языла: теге –бу, андый- мондый.
  5. Тезмә алмашлыклар: 2 сүздән тора, тезелеп язылалалар (аерым –аерым): әллә ни,теләсә кем.

      Бергәләп күнегү эшлибез дәфтәрләдә язып.Күчереп язасыз, нинди алмашлык икәнен язабыз: ( 5 минут):

Син – тамыр ал.

Каядыр - ...

Һичкайда -...

Ничек -...

Әллә каян -...

Андый- мондый -...

Беркем - ...

Өй эшен аңлатам. 161 бит, 245 нче күнегү. Сүзләр бирелгән , шуларны кулланып, кечкенә хикәя язарга. “Безнең гаилә” дип атала (8-9 Җөмлә).Почтага яки ватсаптан җибәрә аласыз

    Сүзлек: тату- дружно, энем – младший брат, өлкән яшьтә – в пожилом возрасте, керләр уам- стираю, таләпчән әтием- строгий папа, хөрмәт белән карый – относится с уважением, мин әти- әниемә ышанычлы терәк булырга тырышам – я стараюсь быть опорой для родителей

Язабыз:

Өй эше.

Хикәя

Безнең гаилә.

 Этот текст ОБРАЗЕЦ

    Мин шәһәрдә  яшим. Гаиләм зур түгел, кечкенә. Дус, тату, күңелле яшибез. Энем белән рәхәтләнеп уйныйбыз. Ул да өйдә, әтиемдә, әнием дә. Гаиләбез белән китап укыйбыз, кызыклы кинолар карыйбыз. Миңа бигрәктә әнием белән тәмле ризывклар пешерү ошый. Мин инде үзем торт та пешерергә өйрәндем. Менә шулай вакытымны файдалы уздырам.

 

Дата 14.04.2020 ел

Туган әдәбият

Мы сегодня с вами ответим на вопрос- Где находится счастье (бәхет).  Счастье для нас – это, когда наши близкие рядом, когда никто не болеет. А вот само счастье где? Чтобы ответить на этот вопрос, предлагаю посмотреть рисунок. Как вы думаете? Где счастье?

 

И вот вам ОТВЕТ:

 Шунда белде ике дус-

Галимҗан белән Илдус-

Бабай бик дөрес әйтә:

Бәхет була хезмәттә!

 Вам дом. задание: Согласны л вы  с таким ответом? Если да, то  допишите напишите пожалуйста, свой ответ : Бәхет - ...  ... .

Если вы не можете выбрать нужные слова, то еще раз внимаельно прочитайте отрывок из стихотворения.

Пишем в тетрадях по родной литературе:

Ундүртенче апрель.

Өй  эше.

               Бәхет кайда? Бәхет - ... ... .

Дата 14.04.2020 ел

Туган тел

           Сегодня у нас практическая работа на тему «Мой день рождения», используя рисунок и  образец, вам надо написать о том, как проходил ваш  день рождения.

ОБРАЗЕЦ- ҮРНӘК

        Минем туган көнем.

  Бәйрәмдә кунаклар булды. Миңа матур теләкләр ( пожелания) әйттеләр. Бүләкләр бирделәр. Без бергә уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Мин барлык кунакларга рәхмәт әйттем.

Пишем в тетрадях:

 Ундүртенче апрель.

Хикәя.

Минем туган көнем.

 (Дальше ваш текст)

 

Жду работы по ватсапу или по почте.

 

6 БВ

Дата 20.04.2020 ел

Туган әдәбият

Дәреснең темасы: Радик Фәизов. “Батыр әйтте” хикәсе белән танышу.

Эш тәртибе:

1. Дәреслектән 121 -123 битләрне укып чыгарга.

2. Батыр – хикәянең төп герое. Ул нинди фикерләр әйткән. Шуларны табып, дәфтәргә язарга. Барлыгы 3 фикер. Ашыкмыйча укысагыз, барсында таба алырсыз.Фикерләрне дөрес итеп, хатасыз язарга кирәклеген онытмагыз, укучылар.

   Дәфтәрдә эш тәртибе:

  Егерменче апрель.

Радик Фәизов. “Батыр әйтте” хикәсе.

1.

2.                                                                                                      

3.

 

Язып бетергәч, эшләрегезне ватсап яки почта аша җибәререгә онытмагыз, укучылар.

 

6 БВ

Дата 20.04.2020 ел

Туган  тел

Дәреснең темасы:Алмашлыклар.

 Эш тәртибе:

Дәреслек белән эшләргә мөмкин. 167 бит.

  1. Кагыйдә белән танышабыз:
  2. Татар телендә зат ( личные) местоимения: мин,син,ул,без,сез, алар. Алар килеш белән төрләнәләр. Мәсәлән: миңа, синнән.  Тартым, сан кушымчаларын алалар. Мәсәлән: минем (тартым), ул – берлек сан, алар – күплек сан.
  3. Дәреслектә 167 биттә кагыйдә белән таныша аласыз.
  4. Дәреслектә 171 бит, 261 нче күнегү, күчереп язарга, хатасыз. Кагыйдә дә санап үтелгән зат алмашлыкларының асларына сызарга.
  5. Дәфтәрдә эш:

 Егерменче апрель.

Сыйныф эше.

261 нче күнегү.

  1. Гөрли – гөрли җырлый ул,

... ...

6.Эшләп бетергәч, ватсап яки почтага эшләрегезне җибәрергә онытмагыз

7. Өй эше: зат алмашлыкларын истә калдырырга.

 

21.04.2020 ел

Әдәбият

 

Тема: Равил Фәйзуллин.”Табигать кочагында” ( “На лоне природы”)

  1. Нам нужно прочитать и понять  стихотворение, используя данный словарь. Слушаете аудиозапись по ватсапу. Я читаю.

Табигать кочагында

 Гөл - чәчәкләр өзмәдек без,

Куаклар сындырмадык,

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык,

Җилләргә сәлам әйттек,

Һәркем  өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек.

Өзмәдек – не рвали

Куак - куст

Сындырмадык – не ломали

Алан- поляна

Елмайдык – улыбнулись

Алып кайтты – принес домой

Кочак – охапка

Сәламәтлек - здоровье

  1. Расскажите, пожалуйста, (1-3 предложения)  о чем данное стихотворение. Вам поможет словарь.
  2. Теперь записываем слова в словарь:

Өзмәдек – не рвали

Куак - куст

Сындырмадык – не ломали

Алан- поляна

Елмайдык – улыбнулись

Алып кайтты – принес домой

Кочак – охапка

Сәламәтлек - здоровье

 

  1. Теперь будем работать над правильным и выразительным чтением стихотворения. Прослушайте , пожалуйста, мое чтение. Потом каждый  вслух дома 2 раза читает. Старайтесь правильно произносить слова, следите за интонацией.
  2. Теперь вместе со мной читаете: включаете запись стиха и “читаете вместе со мной”.
  3. Домашнее задание: читать стихотворение  с правильным произношенем и,  соблюдая интонацию. Аудиозапись  чтения жду, не забудьте отправить до 25.04.2020г.

 

21.04.2020 ел

Туган тел

 

Тема: Табын артында (За столом).

 

Рассмотрите рисунок ( по ватсапу) и напишите ответы на вопросы. У  вас получится рассказ:

  1. Табын артында ничә кеше? Кемнәр?
  2. Өстәлдә нәрсәләр бар?
  3. Ашны кем пешергән? Аш нинди?
  4. Алсу аш ашыймы?
  5. Камил ашны нәрсә белән ашый?
  6. Балалар табын артында тәртипле утыралармы?

 

Работа в тетрадях:

 Егерме беренче апрель.

Табын артында.

Табын артында 5 кеше: әби, әти,әни, малай,кыз.

 Дальше ваши ответы в виде текста.

Жду ваши работы по ватсапу или по  почте  до 24.04

 

24.04.2020 ел

5а Туган тел

Хәерле көн, укучылар.

Сегодня  выполняете данные упражнения.

Работа в тетрадях: Пишите пожалуйста по образцу. Задания переписывать не надо. Ставьте № задания и напишите ответ.

 Егерме дүртенче апрель.

Сыйныф эше.

1.Напиши пословицы по-русски:

Дуслык – зур байлык.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

2.Вставтьте пропущенные буквы и перепишите:

Д...с  яшәргә  кир...к  бу җирдә,

Дусл...р  кирәк һәрбер к...шегә.

3.Допишите  нужные слова:

 Минем дустым.

 Минем дустым ... . Аның исеме ,,, . Ул ... класста укый. Дустыма ... яшь.  … бик яхшы укый. Дустым …  яши.

 

 

24.04.2020 ел

6 БВ

Туган тел

       Хәерле көн, укучылар. Без бүген сезнең белән хат язабыз. Нәрсә соң ул хат? Хат – ул эш кәгазе. Анда җөмләләр төгәл, аңлаешлы, ләкин кыска булырга мөмкин. Хәзерге вакытта  рәсми  (официальный) хатлар күбрәк йөри. Шәхси ( личные) хатларны хәзер язмыйбыз, чөнки ватсап бар, телефон безгә бик нык ярдәм итә. Шулай да без сезнең белән хат язып карарбыз.Беләсезме ни өчен язып карыйбыз? Шундый вакыт булырга мөмкин, элемтәгә чыга торган телефоннар эшләмәс, компьютер челтәрендә нинди дә булса проблема туып, без аралаша алмаска да мөмкин. Андый вакыт була калса, без туганнарыбызга, абый – сеңелләребезгә, әби- бабаларыбызга хат язып  җибәрә  алабыз.

  Хәзер дәреслекне ачасыз. 214-215 битләр. Анда хатның планы, хатның үрнәге бирелгән. Шул планга һәм үрнәккә нигезләнеп, 8-9 җөмләдән торган хат язарсыз. Хатны дустыгызга, әбигә, бабайга, апа –абыйга язарга мөмкин.

 

ҮРНӘК

                   Исәнме,әбием.( планның 1 пункты)

      Минем хәлләрем әйбәт. Көн саен укыйбыз, арыта да әле азрак. Шулай да мин тырышып укыйм. Яхшы билгеләр алам. (планның 2 пункты)

   Синең хәлләрең ничек, әбием? Әле бакчада кар эреп беттеме? Минем дә кайтасы килә. Мин сине сагындым, әбием! (планның 3 пункты)

   Әбием, сау булып тор. Авырма.Үзеңне сакла. Хат яз,көтәм. (планның 4 пункты)

        Кызың Энҗе.                                   24.04.2020ел (планның 5 пункты)

 

 

                      Дәфтәрдә эш

 

            Егерме дүртенче апрель.

                   Хат.

Хатны язгач, миңа җибәрергә ОНЫТМАГЫЗ, балалар.

 

27.04.2020 ел

класс: 6БВ 

Туган әдәбият

Дәреслекне ачабыз,123 бит, Газиз Мөхәммәтшин"Каз боткасы" әсәре.  Бу хикәя дә укучы балаларның җәйге лагерьда ничек итеп каз итеннән ботка пешереп ашаулары турында. Бу ботканы малайлар пешерә, чөнки аларның чираты була. Ләкин бу ботка ашарлык булмый, чөнки тозын күп салган булалар.Һәм калганнар кайтуга алар башка ризык пешерәләр. 

 Сезгә бирем: малайлар нинди ризык пешереп ашаталар? 129 нчы биттән укый башлагыз, җавапны бик тиз таба алырсыз. Шул сорауга җавапны язып җибрерсез миңа.

 

27.04.2020 ел

класс: 6БВ 

Туган тел

 

Хәерле көн, укучылар. Дәреслекне ачабыз. 188 бит. 

Дәфтәрләргә язабыз

Егерме җиденче апрель.

 Сыйныф эше.

Билгесезлек алмашлыклары: кемдер, әллә кем, кемнәрдер, әллә нинди, ниндидер, әллә ничек, ничектер, әллә кайчан, кайчандыр, әллә ничә, ничәдер.

285 нче күнегү.( Дәфтәрләрдә язып эшлибез, 1,2 нче җөмләләрне күчереп язабыз):

         Офык чистарды, имәннәр әллә нинди шом белән, әллә нинди ныклык , куәт белән тигез хор булып шауладылар.  Кемдер зарын сөйләгән, кемдер - моңын, кемдер үзенең кызын мактаган, кемдер - улын.( Билгесезлек алмашлыкларының асларына сызабыз).

Дәреслекнең 192 нче битен ачабыз. Язабыз,

Юклык алмашлыклары: һичкем, беркем, бернәрсә, һичнәрсә, һичнинди, бернинди, һичничек, беркайсы, һичкайчан, беркая.

 

290 нчы күнегү. (  1,2 нче җөмләләрне,күчереп язабыз, юклык алмашлыкларының астына сызабыз)

1. Каждый пишет сам

 

 

 

290 нчы күнегүне эшләп бетергәч, миңа төшереп җибәрәсез.

Өй эше: Шушы алмашлыкларны өйрәнергә - Билгесезлек алмашлыклары: кемдер, әллә кем, кемнәрдер, әллә нинди, ниндидер, әллә ничек, ничектер, әллә кайчан, кайчандыр, әллә ничә, ничәдер.

Юклык алмашлыклары: һичкем, беркем, бернәрсә, һичнәрсә, һичнинди, бернинди, һичничек, беркайсы, һичкайчан, беркая.