Главные вкладки
Хадиуллина Аниса Рашитовна
Буын арты буын алышына…
Һөнәрләр дә үзгә (түгел барысы да).
Промоутерлар, менеджерлар- бүген,
Иртәгесен башка анысы да.
Дистәләгән яңа һөнәр арасында
Борынгы һәм баш та барысына
Укытучы - һәрчак юл яручы,
Заман белән бергә баручы да.
Яңа ысул, алымнарың яңа,
Йөрәгең дә бүтәнчәрәк яна.
Яраклымы шәхесең заманага!?
Идеалларсыз дөрес юл бир аңа...
Заман башка, таләбе дә бүтән
Кичәгеләр искерделәр күптән...
Яңарышлар һәм дә алгарышлар,
Нәтиҗәсе булсын үзебез көткән.
Укытабыз бүген Сингапурча
Мөмкин түгел хәзер элеккечә...
(Көчләп такмыйм фикерем, бу- минемчә)
Сингапурча, димәк, үзебезчә.
Фәлсәфилек китте; куям нокта.
Балаларың булсын илгә тотка!
Хуҗа булып торсын Идел- Йортта...
Әйтә алырсың : “Яшәлмәгән юкка!”