Тренажеры для учащихся

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

Тестлар рус мәктәбенең татар төркемендә белем алучы 10 нчы сыйныф укучылары өчен MyTest түләүсез программасы ярдәмендә эшләнде. Программа турында тулырак мәгълүматны һәм программаның соңгы версиясен  http://mytest.klyaksa.net  адресы буенча таба аласыз (раздел информационно-образовательного портала Клякс@.net). 

Тесты

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ь һәм ъ хәрефләренең куелышын аңлатыгыз. Буш шакмакка аңлатманың номерын языгыз.

  1. Һәмзә тартыгын белдерү өчен
  2. Иҗекне нечкәртү өчен
  3. Тартыкны нечкәртү өчен
  4. Аеру билгесен белдерү өчен
  5. Иҗекне калынайту өчен
  6. [гъ] тартыгын белдерү өчен
  7. [къ] тартыгын белдерү өчен

сәнгать

шигърият

риваять

повесть

вәгъдә

игълан

сулъяк

җөрьәт

якорь

ниһаять

меңьяфрак

гамьсез

король

мәсьәлә

съезд

берьюлы

дикъкать

апрель

дикъкать

Коръән

ямь-яшел

ашъяулык

мәкаль

тәкъдим

мәсьүл

ямьле

унъеллык

табигать

бишьеллык

төньяк

шигырь

гыйльми



Предварительный просмотр:

Җөмләләрдән алмашлыкны яки алмашлыкларны табып языгыз

  1. Гаиләмдә интернет бигрәк тә миңа кирәк. ______________________________________
  2. Дөнья яңалыкларын аннан беләм, дусларым белән аралашам, газетага язмаларымны җибәрәм, кирәк-ярак әйберләргә заказ бирәм. ___________________________________
  3. Интернет тормышыбызның бөтен тармакларына үтеп керде, һәм файдасы да чиксез. __________________________________________________________________________
  4. Ничек дип игълан иттеләр соң әле? ___________________________________________
  5. Хәзер генә, талантлы уллары белән горурланып, башларын күтәреп утырган ата белән ана бу минутта бәхетсез, хәтта сагышлы иде.

 __________________________________________________________________________

  1. Вәлиәхмәт абый, нидер уйлап, ябалакның томшыгына җылы сулышын өрде. __________________________________________________________________________
  2. Ләкин аңа ярдәм кирәкми иде инде. ___________________________________________
  3. Язгы көннәр якынайган саен, шул ятиме газаплана. ______________________________
  4. Барысы да, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр.

__________________________________________________________________________

  1. Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде малай, - анда минем әнием шәфкать туташы булып эшли.

__________________________________________________________________________

  1. Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар.

__________________________________________________________________________

  1. Ничектер бабасы алдында бурычлы кебек булды. _______________________________
  2. Әгәр аның васыятен үтәмәсә, җаны беркайчан да тынычланмас шикелле. __________________________________________________________________________
  3. Гүя тагын бер тапкыр үзенең җир улы, халык улы булуын әйтеп узган. _________________________________
  4. Бәләкәйрәк чакларында мондый ярышларда үзенең дә катнашканы бар. __________________________________________________________________________
  5. Шуңа да аңа һәркем үзенчә хәзерләнә.

 _________________________________________________________________________

  1. Аныкына тимәгез, - дип кычкырды олы яшьтәге бер ханым.

__________________________________________________________________________



Предварительный просмотр:

Фигыльләрнең төркемчәләрен ачыкла

Фигыльләрнең төркемчәләрен ачыкла

Фигыльләрнең төркемчәләрен ачыкла

Фигыльләрнең төркемчәләрен ачыкла

Аңлыйлар

Утырттыгыз

Әйтмәгәч

Күрмәячәкбез

Табылмавы

Карау

Күрмим

Йөгермәсәк

Эндәшәсез

Кычкыра торган курчак

Чапканмын

Ашамаганнар

Бирмәдек

Биемәсәң

Сөйләячәк әкият

Очмаска

Еламасалар

Чыкма

Алмасагыз

Биюче кыз

Керегез

Очмаслар

Табыгыз

Әйтерсез

Китмәячәксез

Сайраячаклар

Япмыйча

Киләсе кунак

Бирмәгәнбез

Кабызырга

Йокламагансыз

Очтылар

Сөйләмәве

Чаба-чаба

Тавышланачаксың

Алсын

Яумаган кар

Җырлагансың

Сөйлисең

Укыдым

Кычкырсам

Керүгә

Китмәде

Чыкмыйча

Укымассың

Япмадың

Биермен

Буямый

Арып

Тараса

Чыккан

Сөенгәч

Әйтим

Эшләсеннәр

Кергәнче

Тезәрбез

Ашыкмаска

Әйтер сүз

Бирәчәкмен

Тапмыйбыз



Предварительный просмотр:

Исемнәрнең килешен билгеләгез.

авылның

елгагызга

бәбиләре

черкиләрдән

табактан

сыерыбызны

машинасын

җиләкләргә

куянны

дустым

абыйсыннан

дусларыбызны

шәһәрдә

илебездә

әтисенең

әбиемнәргә

агачта

күлмәгеңнең

чәчендә

каеннарын

базарга

кәҗәбез

бүрегенә

чиләгендә

песидән

атыма

колыннарын

битен

эткә

шомыртыбызның

чебиләренә

чәчләрем

урамнан

тавышыңнан

ишекләреннән

күзеңә

урындыкның

өстәлеңә

урманнарында

иптәшеннән

Казан

этегездән

бозавының

өйләрен



Предварительный просмотр:

Билгеләнгән урынга тиешле тыныш билгесен куегыз һәм аңлатыгыз.

  1. Безнең авыл <…> данлы авыл. _______________________
  2. Себер тауларында пыяла сыман үтә күренмәле мәгъдәннәр <…> слюдалар <…> бар икән. _______________________
  3. Моны  <…> әлбәттә  <…>  сер белер өчен түгел, тик болай, сүз булсын дип кенә әйттем. _________________________
  4. Малик ышандырырлык берәр сүз әйтергә уйлады  <…> ләкин килешле сүз таба алмады.____________________________
  5. Үзеңне уйламасаң  <…> мине кызганыр идең. ____________
  6. Бүлмәдә бөркү иде  <…> шуңа күрә ул урам як тәрәзәне ачып куйды. _________________________
  7. Узган язда исә бүтән бер эш тапты  <…> бәрәңге каравылларга куйды. ________________________
  8. Хуш  <…> акыллым <…> соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы. ___________________

  1. Мәхәббәт  <…> эчтән яктыртып торучы нур. _________________
  2. Ишек төбендә кыюсыз гына басып торган Асафны күргәч <…> Сылу елмаеп куйды. ____________________
  3. Мин очраттым юлда сине  <…> бәхетем минем! _______________
  4. Аның сөйгән егете  <…> мединститут студенты <…> фронтта үлгән.
  5. Ихтимал  <…> боларның берсе дә дөреслеккә туры килмәве бар. ____________________
  6. Кешеләр  <…> тузаннан сакланыр өчен  <…> йөзләрен яулыклар белән каплыйлар. ______________________
  7. Ашарга чакырдылар  <…> кермәдем. _________________
  8. Сезнең яхшы укуыгыз  <…> безнең өчен шатлык. ______________
  9. И әткәм  <…> Кызыңны Мостафага биреп харап иттең бит. _________________________
  10. Бөтенебезгә мәгълүм  <…> сугышның беренче айларында немец бик яман килде. _____________________
  11. Түбәнгә  <…> Яманкүл төбенә  <…> Фәхринең гәүдәсе табылган җиргә төштеләр. ____________________
  12. Авылның уртасында зур базар кайный, аның ике ягыннан матур сарайлар  <…> тимер йозак белән бикләнә торган таш кибетләр тезелеп киткән. _____________________


Предварительный просмотр:

      Тыныш билгеләренең куелышы

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

“Бер керсәң,(1) аннан аерыла алмыйсың”(2) ,(3) – (4) дип әйтәләр Интернет турында.(5)

  1. Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Күзгә,(1) хәтергә зыяны да –(2) интернетның тискәре сыйфатлары.(3)

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Татарстаннан Ленар Самат улы Вәлиев,(1) Иоһанн Себостьян Бах сонаталарын башкарып,(2) беренче урынны алды,(3) – диделәр.

  1. Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Дәресләрне,(1) музыканы,(2) котлауларны ташлыйм да...(3)

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Аның җавабын ишетсәм дә,(1) колагыма алмадым,(2) бөтен белгәнемне берьюлы һәм кырыс итеп әйтеп салдым:(3)

-Вәлиәхмәт абый,(4) бу кошны ябалак дип атыйлар.(5)

6. Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. _________

Урманның җанлы тормышы бар,(1) ә тормыш ягымлылыкны,(2) игътибарлы булуны,(3) күзәтеп-белеп яшәгәнне ярата.(4)

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Барысы да,(1) Камил инде дигәндәй,(2) карашларын малай ягына төбәделәр.(3)

  1. Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.________

Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды,(1) үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдә карашын читкә борды һәм:(2)

-Минем спорт секциясенә барасым бар,(3) безнең тренер бик усал,(4) – диде.(5)

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Равил,(1) мәктәпне тәмамлап,(2) заводка өйрәнчек булып эшкә кергәч,(3) беренче тапкыр хезмәт хакы алды.(4)

  1. Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.________

Ояласалар,(1) һәр елдагы кебек канат җилпеп,(2) куакта сайрасалар,(3) син миңа язып җибәр,(4) яме.(4)

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Клара әнә шулай уйлады һәм җәйге каникул вакытында,(1) тиз генә җыенып,(2) ерак Каракошка китеп барды.(3)

  1. Кереш сүз янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.________

Ләкин,(1) ни гаҗәптер,(2) Клара,(3) бабасы үлгәннән соң,(4) аның әйткән сүзләрен искә төшерә башлады.(5)

  1. Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Ул бервакытта да бүгенге көн белән яшәмәгән:(1) алга,(2) киләчәккә омтылган.(3)

  1. Аерымланган аныклагыч янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Сугыш беткәч,(1) батыр солдатлар кебек туган якка -(2) Идел буйларына кайтырлар.(3)

  1. Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Сабан туе –(1) безнең халыкның көтеп алган,(2) елга бер генә килә торган милли бәйрәме ул.(3)

  1. Кереш сүз янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.________

Димәк,(1) иртәгә ул авылның көрәшчеләрен,(2) йөгерешчеләрен күрәчәк.(3)

  1. Эндәш сүз янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.________

-Рәхмәт,(1) Гаяз,(2) син чын кеше икәнсең!(3) – дия генә алды.(4)

  1. Аерымланган аныклагыч янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ________

Анда,(1) биек тау башында,(2) нарат,(3) имән,(4) каен агачлары үсә.(5)

  1. Тойгылы җөмләгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.________

Татарча әйт,(1) татарча,(2) син бит –(3) татар малае!(4) – дип кычкырды.(5)

  1. Сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. ____

Иллә тәртиплеләр,(1) әби,(2) дим.(3) Тик сезнең авылның Маркизы гына бераз әллә ниндирәк...(4)



Предварительный просмотр:

Әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзләрне табыгыз һәм аңлатыгыз.

Сүзләр

Аңлатма

Сүзләр

Аңлатма

авылдашым

егерменче

 абага

эремчек

балык

унбер

баерга,

кәбестә

кагыйдә

ылыслы

мәсьәлә

тәкъдим

колачлы

әнкәй

карурман

кояшкай

Гали

вазадагы

тилгән

тауда

аккош

үрдәкләр  

вәгъдә

манган

күзсез

күләгә

көнозын

тыюлык

ябалак

тизрәк

йөзек

сарырак

гадел

гомерлек

тиен

дәүләт

хәтта

чытырман

сурәт

унбиш

ризалык

тырышып

мәкалә

каенлык

гарасат

каләм

төтенләп

очкын



Предварительный просмотр:

Түбәндә бирелгән биремнәрне текст буенча башкарыгыз.

 

Әни нинди була?

(1) Роксана әнисен бөтенләй хәтерләми. (2) Әнисе аңа заманча исем кушкан да ташлап киткән. (3) Әтисе кем булган, әби-бабасы, туган-тумачалары бармы – болары кызчыкка мәгълүм түгел. (4) Хәер, әлегә бу сораулар аны борчымый да иде. (5) Ул яши торган яшелгә буялган йортта әти-әни сүзләре бик сирәк ишетелә.

(6) Көннәрдән бер көнне Талия исемле кызны алырга әнисе килде. (7) Бик ошатты Роксана Талиянең әнисен. (8) Талия белән рәттән хәтта Роксананы да кочаклап үпте. (9) Балаларның һәрберсенә кәгазенә аю сурәте төшерелгән тәмле конфет өләште.

(10) Талияне әнисе шул ук көнне алып китте. (11) Балалар аннан көнләшеп <…> кызыгып озатып калдылар. (12) Роксана өчен бу аеруча истәлекле көн булды. (13) Ул һәр баланың, шул исәптән үзенең дә әнисе булырга тиешлеген төшенде.

(14) Бервакыт ул йоклаганда, әнисе аның янына килде. (15) Ул Талиянең әнисенә охшаган да, охшамаган да иде. (16) Әнисе Роксанага бер сүз дә әйтмәде, итәгенә утыртып сөйде генә, чәченнән сыйпады, битеннән үпте. (17) Әнисенең куллары йомшак иде, аның итәгендә утыру шундый рәхәт, Роксананың мондый рәхәтне беркайчан да татыганы юк иде әле. (18) Уянып күзен ачкач та, ул, як-ягына карап, әнисен эзләде. (19) Тәрбияче апасы, кызчыкның уянгач кузгалмый ятуын күреп, аның янына килде:

-Хәерле иртә, Роксаночка, яле, кем сикереп тора?!

(20) Кызчык, зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, тәрбиячегә карады һәм җитди итеп әйтеп салды:

-Мин әнинең нинди булганын беләм, ул йомшак, җылы була, - диде. (21) Аннары үз-үзенә бик ышанып өстәде: - Ул мине барыбер килеп ала, менә күрерсез...

4 нче җөмләдән туры тәмамлыкны табып языгыз. ___________________________________

2 нче җөмләдән аергычны табып языгыз. __________________________________________

2 нче җөмләдән кыек тәмамлыкны табып языгыз. ___________________________________

4 нче җөмләдән аергычны табып языгыз.__________________________________________

5 нче җөмләдән рәвеш хәлен табып языгыз.________________________________________

9 нчы җөмләдән туры тәмамлыкны табып языгыз.___________________________________

12 нче җөмләдән күләм хәлен табып языгыз._______________________________________

14 нче җөмләдән вакыт хәлен табып языгыз._______________________________________

19 нче җөмләдән урын хәлен табып языгыз.________________________________________

6 нчы җөмләдән максат хәлен табып языгыз._______________________________________

3-5 нче җөмләләр арасыннан урын хәле булган җөмләнең номерын языгыз. _____________

19-21 нче җөмләләр арасыннан урын хәле булган җөмләнең номерын языгыз. ___________



Предварительный просмотр:

1 нче бүлек

Ефәк шарфлы апа

(1)Менә сентябрь җитте. (2)Укулар башланды.

(3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. (4)Аны бик яраталар.

(5)Аның ире очучы икән. (6)Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны кырып йөри. (7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта. (8)Аңа бик еш хатлар килә. (9)Андый көннәрдә ул бик шат күренә. (10)Ә кайвакытта уйчанланып китә. (11)Кич белән, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

(12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. (13)Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. (14)Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. (15)Җитмәсә тагын тотлыгам.

(16)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. (17)”Әгәр тырышсаң, тотлыгуыңны, һичшиксез, бетерә аласың”, - диде.

(18)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә чакыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады. (19)Язга таба минем сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарым да сизә башлады.

(20)Уку елы тәмамланды. (21)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде <…> Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. (22)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. (23)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юкка чыкты. (24)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

(25)Күп еллар үтте. (26)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. (27)Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады!

(Г. Бакиров)

  1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала? Анна Сергеевна кайда укыта?

1). Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

2). Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр.  

3). Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта.

4). Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде.

2. Фразеологизм булган җөмләне табыгыз.

1). Менә сентябрь җитте.

2). Андый көннәрдә ул бик шат күренә.

3). Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша.

4). Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты.

3. 24 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап: _________________________________________

4. 10 нчы җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап: ___________________________________________

5. 19 нчы җөмләдән тоя сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап: ___________________________________________

6. 3 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап: ____________________________________________

7. 23 нче җөмләдән рәвеш хәлен табып языгыз.

Җавап: ____________________________________________

8. 25-27 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________________________________________

9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерын языгыз.

Шул сөйләшүдән соң,(1) ул көн саен мине үзләренә чакыра,(2) бер үк сүзләрне кабатлата башлады.(3) Язга таба минем сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел,(4) якыннарым да сизә башлады.(5)

Җавап: ____________________________________________

10. Кереш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз. 

Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты,(1) юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде.(2) ”(3)Әгәр тырышсаң,(4) тотлыгуыңны,(5) һичшиксез,(6) бетерә аласың”(7) ,(8) –(9) диде.(10)

Җавап: ____________________________________________

11. 26 нчы җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап: ____________________________________________

12. 21 нче җөмләдә <...> тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз. Җавап: _____________________________________________

13. 1-4 нче җөмләләр арасыннан бер составлы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: _____________________________________________

14. Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты,(1) юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде.(2) ”(3)Әгәр тырышсаң,(4) тотлыгуыңны,(5) һичшиксез,(6) бетерә аласың”(7) ,(8) –(9) диде.(10)

Җавап: _____________________________________________

15. 12 нче җөмләдән энем сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап: ___________________________________________

16. 22 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап: ___________________________________________

17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез. Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде  <…> Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. 

Җавап: ____________________________________________

18. 3 нче җөмләдән ясалма сүзне табып языгыз.

Җавап: ____________________________________________

19. 17 нче җөмләдән [ы] авазы [о]лашып әйтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап: ____________________________________________

20. 12 нче җөмләдән урын-вакыт килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап: ____________________________________________

2 нче бүлек

21.1. Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.” Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне  раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

21.2. ЯРАТКАН УКЫТУЧЫ сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Яраткан укытучы” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.