5нче сыйныфлар өчен тест

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

5 нче сыйныфлар өчен арадаш аттестация материалы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

5 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен туган тел  әдәбиятыннан

 арадаш аттестация  эше   (тест)

1 нче бүлек

1-3 биремнәренә җавап бирегез. А тибындагы биремнәргә җавап бирү барышында, тәкъдим ителгән өч вариант арасыннан, үзегез дөрес дип уйлаган җавапны билгеләгез.

1. «Туган җиремә» шигыренең авторы кем?

  1. Г.Тукай
  2. М.Гафури
  3. Ф.Әмирхан

2. Шәүкәт Галиевның әдәби герое кем?

1) Шәвәли

2) Рөстәм

3) Гали

3. «Сарыкны кем ашаган» мәсәлендә кайсы образ аллегорик:

1) сарык

2) куян

3) әтәч

4 – 6 биремнәренә бер сүз яки сүзтезмә белән генә җавап бирегез. Төшенчәне БАШ хәрефләр белән языгыз, бернинди тыныш билгеләре яки символлар куймагыз, ике яки өч сүз булган очракта, алар арасында буш ара (пробел) калдырыгыз. Җавапны язганнан соң нокта куймагыз.  Җавап саннар белән язылган очракта саннар арасында буш ара (пробел) калдырмагыз, инструкциядә язылганны игътибар белән укыгыз. Әсәр исемнәрен язган вакытта да тыныш билгеләре куймагыз.

4. «Һәркем әйтә дөресен» шигыренең авторы кем, исем, фамилиясен языгыз:

Җавап: _______________

5. Г.Тукайның әсәрен жанры белән туры китереп, тәңгәллекләр урнаштырыгыз:

А) «Шүрәле»

1) повесть

Ә) «Туган җиремә»

2) шигырь

В) «Исемдә калганнар»

3) әкият

Җавап: _______________

ИНСТРУКЦИЯ: Биремнең җавабы булып, саннар тезмәсе генә килә ала. Җавапны буш ара калдырмыйча, өтер яки башка символларсыз языгыз.

6. Тәкъдим ителгән исемлектән жанрларны күләме үсә бару тәртибендә языгыз:

1) мәкаль

2) әкият-поэма

3) шигырь

Җавап: _______________

ИНСТРУКЦИЯ: Биремнең җавабы булып, саннар тезмәсе генә килә ала. Җавапны буш ара калдырмыйча, өтер яки башка символларсыз языгыз.

2 нче бүлек

7 – 9 биремнәренә җавап бирегез. А тибындагы биремнәргә җавап бирү барышында, тәкъдим ителгән өч вариант арасыннан, үзегез дөрес дип уйлаган җавапны билгеләгез.

7. Халык авыз иҗаты  жанрларына нәрсәләр керә:

  1. әкиятләр, мәзәкләр, бәетләр
  2. хикәяләр, романнар, табышмаклар
  3. шигырьләр, әдәби әкиятләр, җырлар

8. Ф.Яруллинның  «Кояштагы тап» хикәясендә кояшның каралу сәбәбен билгеләгез:

  1. малай әнисен алдый
  2. кара болыт каплый

3) әнисе авырый

9. Ф. Әмирханның«Ай өстендәге Зөһрә кыз» әсәрендә Зөһрә суны кая ташыган?

  1. мунчага
  2. өйгә

3) төпсез кисмәккә

10-12 биремнәргә бер сүз яки сүзтезмә белән генә җавап бирегез. Төшенчәне БАШ хәрефләр белән языгыз, бернинди тыныш билгеләре яки символлар куймагыз, ике яки өч сүз булган очракта, алар арасында буш ара (пробел) калдырыгыз. Җавапны язганнан соң нокта куймагыз.  Җавап саннар белән язылган очракта саннар арасында буш ара (пробел) калдырмагыз, инструкциядә язылганны игътибар белән укыгыз. Әсәр исемнәрен язган вакытта да тыныш билгеләре куймагыз.

10. Әсәрләр арасыннан әкият жанрына туры килгәнен сайлап алыгыз:

1) «Камыр батыр»

2) «Зөһрә кыз»

3) «Туган тел»

Җавап: ______________

11. Әкият һәм авторын туры китереп, тәңгәллекләр урнаштырыгыз:

А) «Өч кыз»

1) халык әкияте

Ә) «Шүрәле»

2) Абдулла Алиш

В) «Сертотмас үрдәк»

3) Габдулла Тукай

Җавап: _______________

ИНСТРУКЦИЯ: Биремнең җавабы булып, саннар тезмәсе генә килә ала. Җавапны буш ара калдырмыйча, өтер яки башка символларсыз языгыз.

12. Фольклорны башкача ничек атыйлар? Сүзне баш килештә, берлек санда язарга:

Җавап: _______________

 

3 нче бүлек

13.1 һәм 13.2. биремнәренә 5-8 җөмлә күләмендәге киңәйтелгән эзлекле җавап таләп ителә.  Биремнең номерын күрсәткәннән соң, БЕРСЕН генә сайлап алып җавап языгыз. Әсәр текстына таянып, үз фикерегезне дә дәлилләгез.

        

13.1. Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзекне тыңлагыз. Былтыр кем ул?  үзен ничек тота? Ачыклап языгыз.

13.2. Ф.Әмирхан «Ай өстендәге  Зөһрә кыз» әсәрендә нинди проблемалар күтәрелә

Җаваплар. Ачык һәм ябык тестларга җаваплар

Биремнең саны

Җавабы

1

1

2

1

3

1

4

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ

5

321

6

132

7

1

8

1

9

3

10

КАМЫР БАТЫР

11

132

12

ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ

Киңәйтелгән җавапларны (5-8 җөмлә күләмендә) бәяләү критерийлары

5-8 җөмлә күләмендәге киңәйтелгән җавапны таләп итә торган бирем. Җавапка билгеләнгән күләм шартлы, ул сорауның катлаулылыгына һәм эчтәлегенә бәйле. Укучы сорауга эчтәлеге ягыннан тулы җавап язарга, әмма үз җавабын мөмкин булган кадәр кыска формалаштырырга тиеш.

Критерий

Балл

1. Фикер тирәнлеге һәм җавапның дәлилләнгән булуы

а) укучы биремнең үзенчәлегенә төшенгән: сорауны аңлап җавап биргән, автор позициясен ачкан, үз фикерен дәлилләгән, фактик хаталар юк / аудиотекстны аңлап, кабул итеп, җавабын дөрес формалаштырган

2

б) укучы сорауга җавап бирә, ләкин җавабын нигезләп бетерә алмый / яки җавабын әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләү белән генә чикли, җавап хаталы һәм төгәл түгел / яки җавапта  бер-ике фактик хата күзәтелә / аудиотекстны аңлап, кабул итеп, җавабын дөрес формалаштырып җиткермәгән

1

в) укучы сорауга бөтенләй җавап бирмәгән / яки эчтәлеге ягыннан сорауга туры килми торган җавапны язган / яки 3 һәм аннан да күбрәк фактик хата ясалган  / аудиотекстны аңлап, кабул итеп, җавабын дөрес формалаштыра алмаган

0

  1. Җавапның сөйләм нормаларына туры килүе

а) Җавапта бер генә сөйләм хатасы бар

1

б) җавапта сөйләм хаталары бердән артык

0

Иң югары балл

3

1-12 сорауларга  1 әр  балл, 5,6,11 -3әр балл бирелә; 3нче бүлек- 10 - балл

Максималь баллар суммасы –28  

Балларны билгегә күчерү.

“5”- 28-25 балл;

“4”- 25–18 балл;

“3”-  17-11 балл;

“2”- 10  hәм   аннан  ким булган эшкә.