Инновационная деятельность на базе КФУ

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясендә    инновацион мәйданчык  кысаларында   һәрдаим семинарлар үткәрелә.  Бу семинарларга КФУ алдындагы   ИРО курсларында белемнәрен күтәрүче  республика күләмендәге  мәктәпләрдән  укытучылар  килә. Мин, Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы,  стажировка кысаларында  һәрдаим үземнең  тәҗрибәм белән уртаклашам.  Бу семинарларда үткәрелгән ачык дәресләремнең эшкәртмәләрен,  дәрескә үзанализ үрнәкләрен, мастер-класс, чыгышларымны   сайтымның бу битендә  урнаштырып барам.   

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Инновацион площадка кысылырында үткәрелгән ачык дәрес. Шарт фигыль19.24 КБ
Файл Дәрескә үзанализ. Бәйлек сүзләр. 7 нче сыйныф16.99 КБ
Файл Инновацион площадка кысаларында үткәрелгән ачык дәрес. Ияртүле бәйләнеш. 8 нче сыйныф25.32 КБ
Файл Дәрескә үзанализ Ияртүле бәйләнеш. 8 нче сыйныф17.22 КБ
Microsoft Office document icon Инновацион площадка кысаларында үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфатларның ясалышы. 6нчы сыйныф1 МБ
Microsoft Office document icon Инновацион площадка кысаларында үткәрелгән ачык дәре. 7нче сыйныф.Бәйлек сүзләр56 КБ
Microsoft Office document icon Инновацион площадка кысаларында тәҗрибә уртаклашу. Чыгыш. Федераль дәүләт белем стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты78 КБ
Файл Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре Максат. 1. Укучыларны кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре белән таныштыру29.73 КБ
Файл Кереш сүзләр презентация123.5 КБ
Microsoft Office document icon Аныклагыч 8 сыйныф 53 КБ
Файл Аныклагыч презентация1005.67 КБ
Файл Технологик карта. Р.Мөхәмәдиев"Күңел күзе" хикәясен өйрәнү26.75 КБ
Файл Җырлыйм әнием турында. Технологик карта40.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шарт фигыль.

Максат: 1. Укучыларга шарт фигыльнең мәгънәсе һәм зат-сан белән төрләнеше турында төшенчә бирү.

               2.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү

               3. Бер- береңне хөрмәт итү,   укучыларда әдәплелек, шәфкатлелек белем алуга омтылу, сәламәт яшәү кебек сыйфатлар  тәрбияләү..

 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

                Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.

                Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Г.Тукай шигырләре

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1. Укучыларны дәрескә оештыру.

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

 -Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Сезнең алдыгызда- елмаюлар. Алар өч төрле. Елмаюлардан бары берне генә сайлап алып үзегезнең кәефегезне  миңа күрсәтегез әле.  Рәхмәт. Укучылар,  минем дә кәефем бик яхшы. Әйдәгез кунакларга да  кәефләребезне күрсәтик. Рәхмәт. Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Белемнәрне актуальләштерү Фронталь

- Тактада  4 рәсем берелгән.Уйлыйбыз.   Бу рәсемнәрне нинди сүз төркеме берләштерә ( укучылар  һәр картинага игътибар белән карап, предметларның эш-хәрәкәтен белдерүче сүзләр- фигыль икәнен әйтергә тиеш)

Хәзер без төркемнәрдә эшләячәкбез. Төркемнәрдә эшләгәндә без бер-беребез белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышырбыз. Әлбәттә, бер төркем җавап биргәндә, икенчеләребез тыңлап торырга тиешлеген дә онытмабыз. 1 һәм 3 нче өстәлләр 1 нче вариант, 2, 4 нче өстәлләр 2 нче вариант биремнәрен эшләрләр. Хәзер яшел төсле карточкаларны алабыз

Сораулар:

Карточка №1          1 нче  вариант

-Фигыль нәрсәне белдерә?

-Фигыльнең нинди  формалары бар?

-Фигыльнең юнәлешләре ничәү? Әйтеп чыгыгыз.

-Фигыльнең нинди төркемчәләрен өйрәндегез?

Карточка № 1         2 нче вариант

- Боерык  фигыль нәрсәне белдерә?

- Теләк фигыль нәрсәне белдерә?

- Хикәя  фигыль нәрсәне белдерә?

- Ни өчен хикәя , боерык, теләк фигыльләр затланышлы дип атала? Сигнал карточкалары куллану.

Афәрин, укучылар. Бик матур , тулы итеп җавап бирдегез.

.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

 -Укучылар, сезең алда төрле төсле карточкалар.Без төркемнәрдә эшләвебезне дәвам итәбез.  Әйдәгез, ал төсле  карточкаларны алабыз.. (6 шар сүз)

  Бу сүзләрнең язылышларына игътибар итәбез, сорау куеп карыйбыз нинди сүз төркеме икәнлеген билгелибез һәм төркемнәргә таркатабыз

Карточка №2 1 нче вариант  укысам, утырмасам,  күрсәң, эшләмәсәк, , тыңласагыз, ишетмәсәләр, алмасалар,сайласагыз

Карточка №2 2 нче вариант  ятласам, булышмасам, йөгерсәм, кычкырсаң, китмәсәк, , кайтмасалар, алмасам, утыртсаң

Укучылар, сез бу сүзләрне ничә төркемгә таркаттыгыз?1 нче багананы укыйбыз.  Ни өчен бу сүзләрне берләштердегез? Нәрсәгә карадыгыз?. Әйдәгез , бу сүзләргә сорау куеп карыйк әле. ?  Алар  нәрсәне белдерәләр? -Димәк бүген , без нинди тема үтәрбез? Шарт  фигыл икенче бер фигылдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү- үтәлмәвенә шарт булган эш- хәлне белдерә һәм –са,сә кушымчасы ялганып ясала.   Баганададагы сүзләргә тагын бер кат карыйк әле. Шарт фигыл кушымчасыннан башка, сеә тагын нинди кушымчалар күрәсез.

Шарт фигыл турында тагын нәрсә әйтә алабыз. (Берничә фигылнең затын санын әйтеп китү)

Зат- сан белән  төрләнә икән бу фигыль ничек аталыр? Схема нигезендә тагын бер каткарау.

Затланышлы фигыльләр

Хикәя     боерык       теләк           шарт

Эшчәнлек картасы белән таныштыру.

Яна теманы беренчел ныгыту Дәреслекләребездәге кагыйдәне укыйбыз.

Зәңгәр  карточкаларны алабыз. Төркемнәрдәге эшебезне дәвам итәбез

Мәкальләрнең  дәвамын табып, тоташтыр, шарт фигыльләрнең затын һәм санын билгелә.

Дәфтәрләрдә эш. Шәмәхә карточкаларны алабыз 

  1. Җылы итеп киен(шарт ф, юклыкта IIз берлек сан), салкын тидерерсең.
  2. Күзләреңне саклыйм ди( шарт ф, барлыкта, IIз берлек сан), телевизорны якыннан карама!
  3. Сәламәт булырга телә(шарт ф, барлыкта,IIз күплек сан), спорт белән шөгыльләнегез!

Документкамера аркылы тикшерү. Сәламәтлек- зур байлык. Мәктәптәме, өйдәме- без һәрвакыт сәламәтлегебезне кайгыртырга тиеш.

Ял итү минуты.

Килешәм, килешмим уены. Г.Тукай шигырләреннән өзекләрне укып, шарт фигылләрнең зат-санының дөреслеген тикшерү.

  1.  Яшьлегеңдә күп тырышсаң,(2з күплек сан)

                Эшкә бирсәң,(2з берлек сан) чын күңел,

                Каршыларсың картлыгыңны

               Бик тыныч һәм бик җиңел

                   

  1. “Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә(1 з берлек сан), 
    Мөгаллимне олугъ күрсә(3 зат берлек сан ), белергә кушканын белсә(3зат күплек с) Г.Тукай)
  2. “Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: 
    -Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам(1з берлек сан), дәрсем кала.”

IV. Ныгыту .

Тест биреен эшләү

Өй эше. 1.116 нчы күнегү Шарт фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә;

               2. Шарт  фигыльләр кергән 5 мәкаль язып алырга;

               3. Әдәбият китабыннан шарт фигыль кергән  5 җөмлә язып алырга.



Предварительный просмотр:

Дәрескә якынча үзанализ

Укытучы: Г. М. Әхтәмова, Совет районы 175нче мәктәп.

Татар теле, 7 нчы сыйныф, татар төркеме.

Дәреснең темасы: Бәйлек сүзләр

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең төзелеше:

I.   Оештыру өлеше.

II.  Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

III. Яңа теманы аңлату.

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

V.   Йомгаклау.

 Бугенге дәрес яңа теманы өйрәнү дәресе.

        Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

        Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым (интерактив, коммуникатив, уен технологиясе)

        Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

        Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә милләтләр дуслыгына, үзарә дустанә мөнәсәбәткә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым: 

     1.  Бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү.

               2.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү

               3. Укучыларда дуслык хисенә карата хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү,   укучыларда әдәплелек, шәфкатьлелек белем алуга омтылу, кебек сыйфатлар  тәрбияләү.. 

        Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирештем.

         Укучыларда  уңай психологик халәт булдыру нияте белән төрле телләрдә исәнләшү белән башлап җибәрдем. Елмаюлар ярдәме белән укучыларның кәефләрен күтәрергә тырыштым. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Укучылар индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләделәр. Фикерләр белән килешәм, килешмим алымы, алган белемне тагын бер кат тикшерергә ярдәм итте. Төркемнәрдә эшләү укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга, бер-берсен тыңлый белергә, үзара хезмәттәшлеккә  өйрәтә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа тема  булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.  Укычыларның белемнәрен  ныгыту өлешендә  тест биремнәре үтәлде.Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды, укучылар үзләренең белемнәренә дә бәя бирделәр.Халыклар арасындагы дуслык, бер-береңә ихтирам хисе эш төрләрендә үрелеп барды. Эшчәнлек картасын куллануда да куллар рәсеме  ярдәмендә дәрестә нинди белемгә ия булу турында үзләре әйтеп бирде.   Өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Гомумән алганда,укучыларның белемнәрен үстерү өчен дәрестә кулланылган технологияләр һәм алымнарның әһәмияте зур булды дип саныйм .

Рәхмәт!



Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

175 нче гомуми  урта белем мәктәбенең

 1нче квалификацион категорияле

 татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Җөмләдәге сүзләр бәйләнеше. Ияртүле бәйләнеш.

Максат. 1. Җөмләдәге сүзләр арасындагы  ияртүле бәйләнеш  турында  төшенчә биреп, ияртүле бәйләнешнең бәйләүче чаралары белән танышу.

2. Укучыларнын уйлау- фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларда  туган ягыбызга  хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү

 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1. Укучыларны дәрескә оештыру.

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да.. Рәхмәт.Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Белемнәрне актуальләштерү Фронталь  Сезнең алдыгыз да хәрефләр тезмәсе бирелгән. Анда ниндидер сүзләр яшеренгән. Әйдәгез, бу сүзтезмәгә игтибар итик.

ТЗЕҮЕЛбәшеәйлн

-Әйе, бик дөрес. Тезүле бәйләнеш. Тезүле бәйләнеш турындагы белемнәрне ныгыту өчен мин сезгә эш төре тәкдим итәм. Без төркемнәрдә эшләрбез.

 -Укучылар, сезнең алда төрле төсле карточкалар. Төркемнәрдә эшләгәндә без бер-беребез белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышырбыз. Әлбәттә, бер төркем җавап биргәндә, икенчеләребез тыңлап торырга тиешлеген дә онытмабыз.. Хәзер яшел төсле карточкаларны алабыз

1. Сүзләр арасында тезүле бәйләнеш нинди бәйләнеш ул?

2.Тезүле бәйләнеш җөмлә төзи аламы?

3.Гади җөмләдә тезүле бәйләнеш нәрсәләр арасында була?(тиңдәш кисәкләр)

4. Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр ничек атала?(тезмә кушма җөмлә)

1. Тезүле бәйләнеш нинди интонацияләр ярдәмендә белдерелә?

2. Санау һәм каршы кую интонациясе белән белдерелгәдә, нинди тыныш билгеләре  куела?

3. Нинди сүз төркеме ярдәмендә тезүле бәйләнеш  барлыкка килә?(теркәгечләр)

4.Тезүче теркәгечләрне әйтегез.(җыючы, каршы куючы, бүлүче)

-Афәрин, булдырдыгыз.

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Сезнең алда сүзләр тезмәсе бирелгән. Бу сүзләр бер-берсенә нәрсә ярдәмендә бәйләнгән.Язылышларына игтибар итеп аларны төркемнәргә берләштерәбез, бирелгән таблианы тутырабыз.

Авылга кайту, әнинең күлмәге, тыңлагач аңлау, тырышса уку.

Әти белән сөйләшү,җиңү өчен тырышу,юл буеннан кайту,мәктәп каршында уйнау

Кызыл алма, зәңгәр чәчәк, яшел болын,тәмле чәй

Мин утырам. Без кайтабыз. Сез шатланасыз. Алар сокланалар.-Ни өчен бу сүзләрне берләштердегез?

-Алар нәрсәләр ярдәмендә бәйләнгәннәр?(кушымчалар)

Икенче баганадагы сүзләрне тикшерәбез.( бәйлек, бәйлек сүзләр)

-Өченче баганадагы сүзләр бәйләнеше(Сүз тәртибе)

-Дүртенче банадагы сүзләр тезмәсе буларак нәрсәләр бирелгән? ( зат-санда ярашу)

-Бу сүзләр үзара нәрсә барлыкка китерәләр?Алар үзара нинди юл белән бәйләнгәннәр?(ияртүле)Димәк, укучылар бүгенге темабыз Ияртүле бәйләнеш. Ияртүле бәйләнеш булганда бер сүз ияртүче, икенче сүз иярүче.

-Ә соңгы баганадагы тезмә нәрсә ул. Ияртүле бәйләнеш ия белән хәбәр арасында да була. Бу очракта җөмлә барлыкка килә. Җөмлә кисәкләре арасында ияртүле бәйләнеш ничә төрле чаралар ярдәмендә белдерелә?(4)Болар: кушымчалара, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе, зат-санда ярашу.

. Эшчәнлек картасы белән таныштыру.

Яна теманы беренчел ныгыту Дәреслекләребездәге кагыйдәне укыйбыз. 25-26 бит

Без төркемнәрдә эшләвебезне дәвам итәбез.  Дәреслекләребездәге 44 нче күнегүнең бирелешен ... укый. Бирелгән сүзләр тезмәсеннән  тиешле тәртиптә дөрес җөмләләр төзеп

Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.
Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш". ("Туйбикә казаны".)

Укучылар, төзелеше ягыннан бу нинди әсәр.Риваятләр халык авыз иҗаты әсәрләренә керә. Нинди риваятләр була(тарихи вакыйгалар турында, топонимик) Бу риваят кайсысына керер.

  • Афәрин, булдырдыгыз. Укучылар Казаныбыз турында тагын  риваятләр бик күп. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай. Казан шәһәре 1000 елдан артык тарихы булган борынгы шәһәр.Казан Кремлен, Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен һәм тагын башка бик күп тарихи урыннар белән танышу максатыннан,Казанбызга бик күп туристлар килә.Казаныбызны яратабыз һәм горурланабыз.

Ял итү минуты. Килешәм, килешмим уены.

Дәфтәрләрдә эш. Шәмәхә карточкаларны алабыз 

Казан Кремле  2000нче  елда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Казанның иң биек урынында Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә  манарасы -танылган архитектура символы. Ул авышлы биналар санына керә.      Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете  тирә –юньгә ямь өстәп тора. Казаныбызда  бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, иҗат иткән. Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар,  спорт корылмалары, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр 

Өй эше. 1. 45  нче күнегү

2. Әдәбият китабыннан 5 җөмләне сүзтезмәләргә таркатып язарга

3. “Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары” презентация төзергә

Тест

1. Җөмләдәге  сүзләр арасында нинди бәйләнешләр була

А. тезүле

Б. ияртүле.

В. тезүле, ияртүле.

2. Мәктәпкә килү сүзтезмәсе  нәрсә ярдәмендә бәйләнгән.

А. бәйлек сүз

Б. килеш кушымчасы

В. сүз тәртибе.

3. Сары яфрак сүзтезмәсе нәрсә ярдәмендә бәйләнгән.

А. бәйлек

Б. килеш кушымчасы

В. сүз тәртибе

4. Җиңү өчен тырышу   сүзтезмәсе   нәрсә ярдәмендә бәйләнгән

А. бәйлек

Б. килеш кушымчсы

В. сүз тәртибе

5.Ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар ничәү

А.  2

Б.   3

В.   4

6. Ия белән хәбәр арасында ияртүле бәйләнеш буламы?

А. Була

Б. Булмый

Тест

1. Җөмләдәге  сүзләр арасында нинди бәйләнешләр була

А. тезүле

Б. ияртүле.

В. тезүле, ияртүле.

2. Мәктәпкә килү сүзтезмәсе  нәрсә ярдәмендә бәйләнгән.

А. бәйлек сүз

Б. килеш кушымчасы

В. сүз тәртибе.

3. Сары яфрак сүзтезмәсе нәрсә ярдәмендә бәйләнгән.

А. бәйлек

Б. килеш кушымчасы

В. сүз тәртибе

4. Җиңү өчен тырышу   сүзтезмәсе   нәрсә ярдәмендә бәйләнгән

А. бәйлек

Б. килеш кушымчсы

В. сүз тәртибе

5.Ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар ничәү

А.  2

Б.   3

В.   4

6. Ия белән хәбәр арасында ияртүле бәйләнеш буламы?

А. Була

Б. Булмый



Предварительный просмотр:

Дәрескә якынча үзанализ

Укытучы: Г. М. Әхтәмова, Совет районы 175нче мәктәп.Татар теле, 8нчесыйныф,

Дәреснең темасы: Җөмләдә сүзлә бәйләнеше. Ияртүле бәйләнеә.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү. Дәреснең төзелеше:

I.   Оештыру өлеше.II.  Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

III. Яңа теманы аңлату.IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

V.   Йомгаклау. Бугенге дәрес яңа теманы өйрәнү дәресе.

        Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.Без сәләтле балалар белән эшләгәндә, аларны укыткан  фәнебезгә тартып торырга тиешбез. Моның өчен, әлбәттә, төрле кызыклы эш алымнарын куллану  кирәк.

        Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым (интерактив, коммуникатив, уен технологиясе)

        Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

        Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә туган шәһәребез тарихына,бер-берләренә карата игтибарлы ихтирамлы булулары өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым: 

. Җөмләдәге сүзләр арасындагы  ияртүле бәйләнеш  турында  төшенчә биреп, ияртүле бәйләнешнең бәйләүче чаралары белән танышу.Укучыларнын уйлау- фикерләү сәләтләрен үстерү.Укучыларда  туган ягыбызга  хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү        . Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирештем.

         Укучыларда  уңай психологик халәт булдыру нияте белән шигыр-теләк белән дәрес башланып китте. Алдагы дәрестәге үтелгән тема пиктограмма рәвешендә бирелде(хәрефләр тезмәсеннән яшеренгән сүзләрне табу) Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым..Сүзләрне язылышлары, бәйләүче чараларына игтибар итеп төркемнәргә берләштерделәр. Укучылар индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләделәр Фикерләр белән килешәм, килешмим алымы, алган белемне тагын бер кат тикшерергә ярдәм итте. Төркемнәрдә эшләү укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга, бер-берсен тыңлый белергә, үзара хезмәттәшлеккә  өйрәтә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа тема  булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.  Укычыларның белемнәрен  ныгыту өлешендә  тест биремнәре үтәлде.Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды, укучылар үзләренең белемнәренә дә бәя бирделәр.Дәфтәрләрдәге эшчәнлекне техник чара- документкамера кулланып тикшерелде. Эшчәнлек картасын куллануда да елмаюлар ярдәмендә дәрестә нинди белемгә ия булу турында үзләре әйтеп бирде.   Өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Гомумән алганда,укучыларның белемнәрен үстерү өчен дәрестә кулланылган технологияләр һәм алымнарның әһәмияте зур булды дип саныйм .


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

175 нче гомуми  урта белем мәктәбенең

 1нче квалификацион категорияле

 татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Тема: Бәйлек сүзләр

Максат:  Бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү. Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү. Укучыларда дуслык хисенә карата хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү,   укучыларда әдәплелек, шәфкатьлелек белем алуга омтылу, кебек сыйфатлар  тәрбияләү.

 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.

Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше. Укучыларны дәрескә оештыру.

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге.  Исәнмесез!– Здравствуйте!– Хаумыхыгыз, дустар!

– Салам лийже!– Зечбуресь!–татар, рус, башкорт, мари, удмурт,

-Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Дәресебез дә күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Белемнәрне актуальләштерү. Фронталь

Артык сүзне әйтегез

Ялт,тук-тук, өчен, челтер-челтер

Кирәк, мөмкин, шикелле, ярый

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

- Артык сүзләр нинди сүз төркеменнән?

Хәзер без төркемнәрдә эшләячәкбез. Төркемнәрдә эшләгәндә без бер-беребез белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышырбыз. Әлбәттә, бер төркем җавап биргәндә, икенчеләребез тыңлап торырга тиешлеген дә онытмабыз. 1 һәм 3 нче өстәлләр 1 нче вариант, 2, 4 нче өстәлләр 2 нче вариант биремнәрен эшләрләр. Сораулар:     Карточка №1          1 нче  вариант

-Бәйлек- нинди сүз төркеме?

- Бәйлекләрнең җөмләдәге роле нинди?

-Бәйлекләрнең нинди төркемнәре бар?

-Рус  һәм татар телен чагыштырып карасак, бәйлекләрнең урнашуын аңлатыгыз.

Карточка № 1         2 нче вариант

- Баш килешне таләп итүче бәйлекләргә мисаллар.

- Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләргә мисаллар.

- Чыгыш килешен таләп итүчә бәйлекләргә мисаллар.

- Бәйлекләр башка килешләрне таләп итәләрме?

Сигнал карточкалары куллану.

Афәрин, укучылар. Бик матур , тулы итеп җавап бирдегез.

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Укучылар, сезең алда төрле төсле карточкалар.Без төркемнәрдә эшләвебезне дәвам итәбез.  Бу сүзләрнең язылышларына, кушымчаларына  игътибар итәбез, сорау куеп карыйбыз, һәм төркемнәргә таркатабыз

Карточка №2 1 нче вариант  өстеңә, астыгыздан, алдымда, эченә, уртасыннан, тышымда

Карточка №2 2 нче вариант  астыңа, артыгыздан, арасында, ягына,каршысыннан, тирәсендә

Укучылар, сез бу сүзләрне ничә төркемгә таркаттыгыз? 1 нче багананы укыйбыз.   Ни өчен бу сүзләрне берләштердегез? Нәрсәгә карадыгыз?. Әйдәгез , бу сүзләргә сорау куеп карыйк әле. Димәк, бу сүзләр кая? Кайдан?, кайда? Сорауларына җавап бирә.Алар нәрсәне белдерә дип уйлыйсыз? (урын-ара мәгнәсен) Бу сүзләрдә нинди тамырлар кулланылган -Димәк бүген , без нинди тема үтәрбез?   Баганададагы сүзләргә тагын бер кат карыйк әле. Килеш кушымчасыннан башка, сез тагын нинди кушымчалар күрәсез.Димәк, бәйлек сүзләр урын- ара мәгнәсен белдерә торган исемнәр.Алар  ас,өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, ал, арт, ара, тирә, урта, каршы, төп тамырларына тартым, килеш кушымчасы ялганып ясала. Ю,Ч,У-в к кулланылалар.

Бәйлек сүзләр турында тагын нәрсә әйтә алабыз. Бәйлек һәм бәйлек сүз арасындагы аерманы әйтегез. Эшчәнлек картасы белән таныштыру.

Яна теманы беренчел ныгыту.  Дәреслекләребездәге кагыйдәне укыйбыз. 118 бит

 Төркемнәрдәге эшебезне дәвам итәбез.

Сезнең алдыгызда фразеологизмнар. Аларның  рус телендәге парларын табып тоташтырыгыз, бәйлек сүзләрнең килешен билгеләгез.

Карточка №3 канат астына алу- взять в своё крылышко

Авыз эчендә ботка пешерү- варить во рту кашу

Мыек астыннан көләргә- усмехнуться

Карточка №3 җиде кат җир астында- за семью замками

Уч төбендә генә йөртергә- носить на руках

Тырнак астыннан кер эзләргә –придираться к мелочам.

Укучылар, фразеологизмнар, сез татар һәм рус телендәге фразеологизмнарны карап киттегез.  –Фразеологизмнар телнең матурлыгын, образлыгын күрсәтүче берәмлекләр. Һәр телнең үзенә генә хас фразеологизмнары бар. Безнең сыйныфыбызда башкорт милләтеннән булган да укучылар укый. Балалар, башкорт телендә берничә фразеологизм әйтмәссез микән

Туҙға яҙмағанды һөйләү рассказывать небылицы, һыуҙан ҡоро сығыу» (выйти сухим из воды). эт менән бесәй кеүек йәшәү» (жить как собака с кошкой), аҡҡош йыры» (лебединая песнь),

турында.

 Физминутка         Килешәм, килешмим уены.

  1. Астында, яныннан, арасында - бәйлек сүзләр
  2.  Уртасына- юнәлеш  килешендә
  3. Юл аша  чыгу  сүзтезмәсендә-  аша бәйлек сүз.
  4. Өй  яныннан . Яныннан-  урын-вакыт килешендә
  5. Дустым турында. Турында- бәйлек.  
  6. Милләтләр арасында. Арасында- урын-вакыт килешендә

Дәфтәрләрдә эш.

  1. Милләтләр арасында һәрвакыт дуслык, бердәмлек  булсын.
  2. Дусларыбыз янында безгә бик күңелле.
  3. Дустың каршында һәрвакыт гадел бул! Әйе, дуслык – ул тыныч тормышны бер билгесе.Документкамера аркылы тикшерү.

  Ныгыту 

Бәйлек сүзләр  нинди мәг аңлата?

Нинди тамырлардан ясала?

Белемнәрне тикшерү максатыннан тест биремнәрен сезнең ноутбукларга җибәрәм. Тест биремен эшләү БАВВВА

Сезнең алдыгызда –куллар. Алар төрле-милләт вәкилләрен күрсәтүче билге булып тора. Безнең  Татарстан- күпмилләтле дәүләт. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора.  Нинди генә милләт вәкиле булмасын, без бер-беребезгә игтибарлы, ихтирамлы булырга тиеш. Бу куллар ярдәмендә бүгенге дәрескә үзбәя куйыйк әле.

Өй эше. 1. 247 нче күнегү

2. Әдәбият китабыннан бәйлек сүзләр кергән 5 җөмлә язарга

3.Бәйлек сүзләр кергән  5 фразеологизм  язарга



Предварительный просмотр:

       

Федераль дәүләт белем стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр.

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек , югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген  активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик  технологияләр  куллану, планлаштырылган нәтиҗәгә  китерә.Мәсәлән: информацион, шәхескә юнәлтелгән, коммуникатив, уен, проблемалы укыту, иҗади үсеш, критик фикерләүне үстерү, проект технологияләре һ.б

Заман мәктәбен  информацион технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Боларга интерактив такта, төрле техник чаралар керә. Бу, әлбәттә, мәктәпнең мөмкинлекләреннән чыгып оештырыла. Алар нигезендә

укучыларның укуга кызыксынуы арта;

дәрестә  эш формалары төрлеләнә;

тиз арада укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп алу мөмкинлеге туа;

барлык укучыларның да эшчәнлеген контрольдә тоту;

укучыларны эзләнергә мәҗбүр итә.

           Электрон белем чыганаклар уку-укыту системасының аерылгысыз бер тармагы. Болар:     Татар еду, Электрон китапханә, Татар иле, “Татар телле заман ” сериясе, АНА ТЕЛЕ” онлайн-  мәктәбе , «Татармультфильм» берләшмәсе, укытучыларның шәхси сайтлары һ б.

    Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм эшчәнлеген формалаштыруга, телгә өйрәтүгә лингафон кабинеты  әһәмиятле роль уйный.  Лингафон кабинетында  сүзләр, диалоглар,   текстлар  диктор укуында тыңланыла. Эш барышында әйтеп карау һәм чагыштыру –  укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта. Тәкдим ителә торган эш төрләре: текстка сорау кую, исем уйлау, текстны дәвам итү. Дәрестә укытучы укучы белән элемтәгә керә ала,  шул ук вакытта укучылар үзара парларда һәм төркемнәрдә эшли ала.   Диалог һәм монологлар яздыру, төрле типтагы тестлар һәм контроль эшләр- Бердәм  дәүләт республика тестына  әзерләнүгә зур ярдәмлек.  

Шулай ук, Май-тест программасын куллану да нәтиҗәле адым. Монда укучыларның  белемнәрен  тест формасында тикшерү каралган. Тестлар тел белеменең нинди дә булса бүлеген  яисә сөйләм эшчәнлеген тикшерү максатыннан булырга мөмкин. 

        Татар телен ана теле буларак өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуда шәхескә юнәлтелгән технология зур әһәмияткә ия. Аларның асылы-укучы шәхесенә  хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү. Шәхескә юнәлтелгән технологиянең төп принциплары – ул укучының уйлау сәләтен үстерү һәм иҗат итү.  Әдәбият дәресләрендә нинди генә әсәр укырга туры килмәсен, укучы әсәрне үзе аша үткәреп тоемлый. Уйлау фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, әсәрне дәвам итү кебек эш алымы бик отышлы. Мәсәлән: Флүс Латыйфи “Аяклы каза” хикәясен анализлаганнан соң,  сез әсәрне ничек  язып бетерер идегез дигән тәкъдим ясала. Җаваплар төрле, ләкин һәр укучының варианты  кызык.  Фикерләр төрлелегеннән укучыларда кызыксыну, иҗатка тартылу  хисе өстенлек итә. Һәр укучы үз вариантын тәкдим итеп , сыйныфташлары белән уртаклашасы килү- бу инде- матур әдәбиятны укуга  төпле адым.

Коммуникатив технология, ягъни аралашуга өйрәтү технологиясе.Күнегүләр системасы аралашуга корылган. “Пресс” методы әдәбият дәресләрендә иң уңышлы методларның берсе дип саныйм. Әсәрне укыганнан соң кулланыла.  Бу метод 4 этаптан тора: Р Мөхәммәдиевның “Күңел күзе” хикәясе нигезендә карап китик.

  1. Үз фикереңне әйт Мин хикәядәге Зөфәр абый күрә дип уйлыйм.
  2.  Фикереңне дәлиллә Чөнки ул һәр эшнең үзенә күрә бер ямен, тәмен табып, җиренә җиткереп эшли.
  3. Фикереңне расла Мәсәлән, болындагы печәнне дә пөхтәләп тигез рәтләргә сала, гармунда өздереп уйный, тәрәзә йөзлерләрен, капкаларны бизәкләгән,  алты-җиде төрле роза гөле дә үстерә.

4. Гомумиләштерү, нәтиҗә Димәк, кешедә маңгай күзеннән тыш күңел күзе  белән тоя ала дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Бу  алым укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстереп , сөйләмгә этәрә.

        Фаразлау  алымы   ул-  булачак вакыйгага үз фаразларыңны белдерерү .Сезнең алдыгызда әдәби әсәрләр исемлеге. Бирелгән әсәр  атамасын ачыклау максатыннан -Бу әсәр нәрсә турында  булыр?   – дигән сорау куела.  

         “Ачкыч сүзләр” алымы да аралашуга нигезләнгән.   Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укчылардан  бирелгән ачкыч сүзләр ярдәмендә хикәя төзетеп карау. Мәсәлән:М.Фәйзи “Галиябану” драмасына ачкыч сүзләр. Кулъяулык,  егет, яучы карчык, револьвер

Г.Ибраһимов «Алмачуар» хикәясенә ачкыч сүзләр. Хәрәмләшү, колын,  Сабантуй, ат чабышы. Укучыларның тәкъдим ителгән вариантлары, чыгынак текст белән чагыштырыла.

        Уен технологиясе дәреснең төрле этабында кулланыла ала. Исемнәрнең килеш  категориясенә  туры килгән уенны карап китик. Бу уенда эзлекле рәвештә 6 укучы катнаша. Һәр укучы алдагы укучының җөмләсен кабатлап, үз  җөмләсен өстәп әйтеп бара.  Мәсәлән, Ямьле яз җитә.Язның кояшы якты.Мин язга сокланып карыйм.Бөтен кеше язны ярата.Яздан соң  җәй башлана. Язда яхшы кәеф. Бу уен беренчедән, иҗади фикерләү сәләтен, икенчедән, танып –белүне таләп итә.

        Бүгенге көндә уен технологиясендә Квест алымы бик популяр.  Квест бүлмәләр шәһәр урамнарында , музейларда , төрле үзәкләрдә  дә оештырыла. Ул –инглиз сүзе, маҗаралы уен, эзләнү, адымлап биремнәрне үтәү дигәнне  аңлата. Адымнарда мондый биремнәр булырга мөмкин: дүрт рәсемнән бер сүз табу, ребус чишү, төшеп калган, яки артык сүзне билгеләү, хәрефләр җыелмасыннан сүзне табу һ.б. Шулай ук, әдәбият, мәдәният өлкәләрендә тирән эз калдырган шәхесләр иҗаты буенча да квест алымын кулланырга була. Моның ачык мисалы Мин татарча сөйләшәм акциясенең “Татар дозор” уены, “Тукай квест” һ.б  Бу алым  укучыларны кызыксындырырга, белемнәрне камилләштерергә, эзләнергә этәрә, уйлау, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә.

         Проблемалы укыту технологиясенә тукталыйк.   Мондый  ситуация проблемалы сораулар ярдәмендә тудырыла.  

Мәсәлән: Ш.Хөсәенов “Әниемнең ак күлмәге” драмасына проблемалы сорау

-Ана белән бала арасында нинди мөнәсәбәт була?

Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” романы

-Чын табиб нинди булырга тиеш?

Г.Кутуй”Тапшырылмаган хатлар” повесте

- Бәхетле гаилә нинди була?

Иҗади үсеш технологиясе.

Бу технология өч өлештән тора

Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Бу технология нигезендә, Тәлгәш , Балык һб алымнар куллану нәтиҗәле.

Критик фикерләү технологиясе   проблемалы укыту методикасына нигезләнгән.“Блум сораулары”“Тукталыш ясап уку алымнары, Чуалган логик чылбыр”, Инсерт” алымнары  отышлы.

Сезгә “Тематик алфавит” алымын тәкдим итәм. Бу алым   билгеле бер бүлекне йомгаклаганда отышлы.Сезнең алдыгызда морфология бүлегенә мисал.  Таблицаның һәр шакмагына хәрефләр куела. Укучы бирелгән темага шул хәрефкә башланган сүз, сүзтезмә, терминнарны яза, әсәрләр  геройларын да кулланырга мөмкин.Бу алым аркылы укучыларның зиһене, хәтере ныгый, уйлау сәләтләре эшкә җигелә.

        Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый.

Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур

А

Җ

ң

Ү

Ы

Ә

З

О

Ф

ь

Б

И

Ө

Х

Э

В

Й

П

Ц

Ю

Г

К

Р

Ч

Я

Д

Л

С

Ш

Е(Ё)

М

Т

Щ

Ж

Н

У

ъ



Предварительный просмотр:

 Казан шәһәре Совет районы

175 нче гомуми  урта белем мәктәбенең

 1нче квалификацион категорияле

 татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

Максат. 1. Укучыларны  кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

белән таныштыру, биремнәрдә дә кереш сүзләрне таба һәм аларга хас үзенчәлекләрне таный белергә өйрәтү, тыныш билгеләренең куелуын искәртү

 2.Кереш сүзләрне  сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану,  укучыларның уйлау- фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә эшли белергә,  иҗади фикерләү сәләтләрен     үстерү,      бер-береңә ихтирам,  хөрмәт тәрбияләү

 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.

Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1. Укучыларны дәрескә оештыру.  Әйдәгез бер-беребезгә елмайый һәм яхшы кәефләр телик. Бүгенге көн барыгызга да уңышлар гын алып килсен. Утырыгыз. Дәрес күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Белемнәрне актуальләштерү Фронталь  Игътибар, слайдта хәрефләр бирелгән. Мин сезнең игътибарыгызны тикшереп карыйм әле.

Эдшнәзрсүәл

 Слайдтагы буталган хәрефләр тезмәсендә нинди сүзтезмә яшеренгән?(Эндәш сүзләр)  

Әйе, бик дөрес, үткән дәрестә сез эндәш сүзләр белән таныштыгыз. Белемнәрне тикшерү максатыннан, без бүген төркемнәрдә эшләрбез. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искәртү.Үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә эшлибез, җавапны биргән очракта бер-беребез белән киңәшләшәбез, башкаларны тыңлыйбыз.

Актуальләштерү. Хәзер сары төсле карточкаларны алабыз

-Сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүзләр нинди сүзләр дип атала?(эндәш сүзләр)

-Алар нинди килештә киләләр?(баш )

-Кешедән кала башка предметка төбәп эндәшү күренешен ничек атыйлар?(сынландыру)

-Нинди сүз төркеме эндәш сүз була алмый?(зат алмашлыгы)

-Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

-Җөмлә башында һәм ахырында  килгән эндәш сүзләрдән сон нинди паузалар ясала?

Бер гомуми интонация белән әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куеламы?

-Әгәр бер гомуми интонация белән әйтелмәсә ымлыклардан соң нинди тыныш билгесе куела?

-Сез конкурста катнаштыгызмы?Конкурсантлар, сүз сезгә бирелә. Кайсы җөмләдә эндәш сүз бирелгән.

- И Казаным, син бигрәк матур шәһәр.

И,Казаным син бигрәк матур шәһәр. Кайсы җөмләдә тыныш билгесе дөрес  куелган?

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Афәрин, булдырдыгыз. Эшебезне  дәвам итәрбез.  Ә хәзер шәмәхә төсле карточкаларны алабыз.

Сезнең алда   сүзләр төшеп калган җөмләләр  бирелгән. Терәк сүзләргә таянып,мәгънәләренә туры килерлек итеп  туры килгән сүзләр тезмәләрен куеп биремне эшлибез.  Эш вариантлап башкарыла.

I вариант  Әлбәттә, бездә бүген ачык дәрес.

Бәлки, без бу атнада авылга кайтарбыз.

Зинһар, тырыш инде.

Минемчә,бу шигырьне ятлавы авыр булачак.

II вариант Димәк, тиздән җәй җитә.

Кыскасы, әйдә кинога барабыз.

Ниһаять, безгә әби кунакка килде.

Кызганычка каршы, мин автобуска соңга калдым.

-Ни өчен сез бу сүзләрне куйдыгыз. Алар нәрсәне аңлата?Әйе, бу сүзләр  сөйләүченең  фикеренә мөнәсәбәтен белдерәләр. Алар  нинди сүзләр  дип аталыр?

- Дөрес, дәресебезнең темасы- кереш сүзләр.Мисаллар өстендә кереш сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау. Әлбәттә- ышану, раслауны; бәлки- шикләнү, икеләнүне; зинһар – үтенүне; минемчә- фикер кем тавафыннан әйтелүен яки фикер чыганагын; димәк- фикерне йогаклый, нәтиҗә ясый; кыскасы- шулай ук гомумиләштерү мәгънәсен белдерә; ниһаять- вакыйганың килеп җитүен, фикернең тәртибен; кызганычка каршы- кешенең хис-тойгысын белдерә.

Әйдәгез, рус теленә тәрҗемә итеп карыйк әле:

Ахры-

Минемчә-

Кызганычка каршы-

Ниһаять-

Бәхеткә каршы –

Киресенчә-

Гомумән –

Беренчедән-

Әлбәттә –

Татар телендә кереш сүзләр мәгънәләре буенча 7 төрле була. Таблица нигезегдә аларны карап китик

Мәгънәләре

Мисаллар

Ышану, раслауны

Һичшиксез, шөбхәсез, табигый, билгеле, дөрес, әлбәттә, бәхәссез, чынлап та

Шикләнү, икеләнү  яки чама белән әйтү

Ихтимал, бәлки, ахры, күрәсең, мөгаен, никтер,шәт,  ни өчендер

Үтенү яки үз фикереңнән чигенүне

Зинһар, хәер

Фикер чыганагын

Минемчә, алар фикеренчә, сезнең уегызча, әйтәләренә краганда

Фикер нәтиҗәсен, йомгагын,алдагы фикергә бәйләнешен

Димәк, кыскасы, мәсәлән, җыеп әйткәндә, бер сүз белән әйткәндә, шулай итеп, киресенчә, гомумән

Фикер тәртибен

Бердән, беренчедән, бер яктан, ниһаять, барыннан да элек

Фикергә бәйле хис-тойгыларны

Бәхеткә, кызганычка каршы

 Җөмләдә бер сүз белән дә берничә сүз белән дә  белдерелә ала.. Әгәр бер сүз белән белдерелсә- җыйнак, берничә сүз белән белдерелсә- җәенке. Җөмләдә һәрвакыт өтер белән аерыла. Астына нокта-нокта сызабыз

Яна теманы беренчел ныгыту Дәреслекләребездәге149, 150 нче биттәге  кагыйдәләр белән танышып чыгабыз.

Ял итү минуты. Кара белән бирелгән сүзләр кереш сүзме һәм алар янында тыныш билгесе дөрес куелганмы?

Беренчедән  мин бүген әзер түгел.

Гомумән, мин язны яратам.

Әлбәттә,    мин әнигә булышам.

Минемчә  сиңа бу төс бик килешә

Кызганычка каршы, мин сезгә килә алмадым.

Бәхеткә каршы   автобус тиз килде.

Ниһаять, яз килә.

Дәфтәрләрдә эш. 265 нче күнегү.Җөмләләрне күчереп язабыз, таблицага таянып,  җәяләр эчендә кереш сүзләрнең мәгънәләрен күрсәтеп, астына сызабыз. Эш вариантлап эшләнә. (1-4 җөмләләр- 1 нче вариант, 5-8 җөмләләр- 2 вариант) Документкамера аркылы тикшерү.

  • Афәрин, булдырдыгыз.

Балык алымы

1. Балык башы- тема

2. Балык койрыгы- нәтиҗә

3 Өстәге сөякләр- кереш сүзләрнең төркемчәләре

4. Астагы сөякләр- мисал

 Бүгенге дәрескә йомгак ясап . анкета  сорауларына җавап бирик.

Өй эше. 1. 268 нче  күнегү

2. Әдәбият ктабыннан 5 кереш сүз кергән җөмлә табып язарга

3. Кереш сүзләрне кулланып, сыйныфташыңа характеристика бир.

“Уңыш баскычы”н куллану

1. Сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүзләр

нинди сүзләр дип атала?

2. Алар нинди килештә киләләр?

3. Кешедән кала башка предметка төбәп эндәшү күренешен

 ничек атыйлар?

4. Нинди сүз төркеме эндәш сүз була алмый?

5. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

1. Җөмлә башында һәм ахырында  килгән эндәш сүзләрдән сон

 нинди паузалар ясала?

2. Бер гомуми интонация белән әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән

эндәш сүзләр арасында өтер куеламы?

3. Әгәр бер гомуми интонация белән әйтелмәсә,  ымлыклардан соң

нинди тыныш билгесе куела?

4. Кайсы җөмләдә эндәш сүз бирелгән.

-Сез конкурста катнаштыгызмы?

-Конкурсантлар, сүз сезгә бирелә.

5. Кайсы җөмләдә тыныш билгесе дөрес  куелган?

- И Казаным, син бигрәк матур шәһәр.

-И, Казаным син бигрәк матур шәһәр.

1. Сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүзләр

нинди сүзләр дип атала?

2. Алар нинди килештә киләләр?

3. Кешедән кала башка предметка төбәп эндәшү күренешен

 ничек атыйлар?

4. Нинди сүз төркеме эндәш сүз була алмый?

5. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

1. Җөмлә башында һәм ахырында  килгән эндәш сүзләрдән сон

 нинди паузалар ясала?

2. Бер гомуми интонация белән әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән

эндәш сүзләр арасында өтер куеламы?

3. Әгәр бер гомуми интонация белән әйтелмәсә,  ымлыклардан соң

нинди тыныш билгесе куела?

4. Кайсы җөмләдә эндәш сүз бирелгән.

-Сез конкурста катнаштыгызмы?

-Конкурсантлар, сүз сезгә бирелә.

5. Кайсы җөмләдә тыныш билгесе дөрес  куелган?

- И Казаным, син бигрәк матур шәһәр.

-И, Казаным син бигрәк матур шәһәр.

I вариант

... ,  бездә бүген ачык дәрес.

.... , без бу атнада авылга кайтарбыз.

.... , тырыш инде.

.... ,бу шигырьне ятлавы авыр булачак.

Терәк сүзләр:  зинһар, әлбәттә, бәлки, минемчә

II вариант

       ....     ,    тиздән җәй җитә.

      ....    ,    әйдә кинога барабыз.

       ... ,     безгә әби кунакка килде.

       ....  ,    мин автобуска соңга калдым.

Терәк сүзләр:  кыскасы, димәк, ниһаять, кызганычка каршы

I вариант

... ,  бездә бүген ачык дәрес.

.... , без бу атнада авылга кайтарбыз.

.... , тырыш инде.

.... ,бу шигырьне ятлавы авыр булачак.

Терәк сүзләр:  зинһар, әлбәттә, бәлки, минемчә

II вариант

       ....     ,    тиздән җәй җитә.

      ....    ,    әйдә кинога барабыз.

       ... ,     безгә әби кунакка килде.

       ....  ,    мин автобуска соңга калдым.

Терәк сүзләр:  кыскасы, димәк, ниһаять, кызганычка каршы


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Уяндыңмы , елмай ! Көнне башла шулай , Елмай үз-үзеңә , Әйтәсе сүзеңә . Таралыр бар кайгың , Тыныч калыр җаның Күтәр күңелеңне Бу бәхет түгелме ?

Слайд 2

Нинди с үзтезмә яшеренгән? Эдшнәзрсүәл

Слайд 3

Нинди с үзтезмә яшеренгән? Эндәш сүзләр

Слайд 4

Төркемнәрдә эш 1. Сөйләм төбәп әйтелгән затны , предметны белдерә торган сүзләр нинди сүзләр дип атала ? 2. Алар нинди килештә киләләр ? 3. Кешедән кала башка предметка төбәп эндәшү күренешен ничек атыйлар ? 4. Нинди сүз төркеме эндәш сүз була алмый ? 5. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела ?

Слайд 5

Төркемнәрдә эш 1 . Җөмлә башында һәм ахырында килгән эндәш сүзләрдән сон нинди паузалар ясала ? 2. Бер гомуми интонация белән әйтелгән и, ай, әй , о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куеламы ? 3. Әгәр бер гомуми интонация белән әйтелмәсә , ымлыклардан соң нинди тыныш билгесе куела ? 4. Кайсы җөмләдә эндәш сүз бирелгән . - Сез конкурста катнаштыгызмы ? - Конкурсантлар , сүз сезгә бирелә . 5. Кайсы җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелган ? - И Казаным , син бигрәк матур шәһәр . -И, Казаным син бигрәк матур шәһәр .

Слайд 6

I вариант ... , бездә бүген ачык дәрес . ... , без бу атнада авылга кайтырбыз . … , тырыш инде . … , бу шигырьне ятлавы авыр булачак . Терәк сүзләр: бәлки , ә лбәттә , зинһар , минемчә II вариант ..., тиздән җәй җитә . ….. , әйдә кинога барабыз . …. , безгә әби кунакка килде . …. , мин автобуска соңга калдым . Терәк сүзләр:димәк, ниһаять , кызганычка каршы , кыскасы

Слайд 7

I вариант Әлбәттә , бездә бүген ачык дәрес . Бәлки , без бу атнада авылга кайтырбыз . Зинһар , тырыш инде . Минемчә , бу шигырьне ятлавы авыр булачак . II вариант Димәк , тиздән җәй җитә . Кыскасы , әйдә кинога барабыз . Ниһаять , безгә әби кунакка килде . Кызганычка каршы , мин автобуска соңга калдым .

Слайд 8

Безнеңчә , безнең мәктәбебез Совет районында иң әйбәте !

Слайд 9

Ахры- Минемчә- Кызганычка каршы- Ниһаять- Бәхеткә каршы – Киресенчә- Гомумән – Беренчедән- Әлбәттә –

Слайд 10

Кереш сүзләр № Мәг ъ нәләре Мисаллар 1 Ышану, раслауны Һичшиксез, шөбхәсез, табигый, билгеле, дөрес, әлбәттә, бәхәссез, чынлап та 2 Шикләнү, икеләнү яки чама белән әйтү Ихтимал, бәлки, ахры, күрәсең, мөгаен, никтер , шәт , ни өчендер 3 Үтенү яки үз фикереңнән чигенүне Зинһар, хәер 4 Фикер чыганагын Минемчә, алар фикеренчә, сезнең уегызча, әйтүләренә краганда 5 Фикер нәтиҗәсен, йомгагын,алдагы фикергә бәйләнешен Димәк, кыскасы, мәсәлән, җыеп әйткәндә, бер сүз белән әйткәндә, шулай итеп, киресенчә, гомумән 6 Фикер тәртибен Бердән, беренчедән, бер яктан, ниһаять, барыннан да элек 7 Фикергә бәйле хис-тойгыларны Бәхеткә, кызганычка каршы

Слайд 11

Беренчедән мин балык яратмыйм . Гомумән , мин язны яратам . Әлбәттә , мин әнигә булышам . Минемчә сиңа бу төс бик килешә Кызганычка каршы , мин сезгә килә алмадым . Бәхеткә каршы автобус тиз килде . Ниһаять , яз килә .

Слайд 12

Беренчедән , мин балык яратмыйм . Гомумән , мин язны яратам . Әлбәттә , мин әнигә булышам . Минемчә , сиңа бу төс бик килешә Кызганычка каршы , мин сезгә килә алмадым . Бәхеткә каршы , автобус тиз килде . Ниһаять , яз килә .

Слайд 14

1. 268 нче күнегү 2. Әдәбият китабыннан 5 кереш сүз кергән җөмлә табып язарга 3. Кереш сүзләрне кулланып, сыйныфташыңа характеристика бир.



Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

175 нче гомуми  урта белем мәктәбенең

 1нче квалификацион категорияле

 татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Җөмләнең ирчен кисәге- аныклагыч һәм аның янында тыныш билгеләре

Максат. 1. Укучыларны  аныклагыч һәм аның янындагы тыныш билгеләре   белән таныштыру, биремнәрдә дә аныклагычларны таба һәм аларга хас үзенчәлекләрне таный белергә өйрәтү ,тыныш билгеләренең куелуын искәртү

 2.Аныклагычларны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану,  укучыларның уйлау- фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә эшли белергә,  иҗади фикерләү сәләтләрен     үстерү,      бер-береңә ихтирам, , шәһәребезнең тарихы, милләтебезнең тарихына хөрмәт тәрбияләү

 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.

Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1. Укучыларны дәрескә оештыру. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Утырыгыз. Дәрес күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Белемнәрне актуальләштерү Фронталь  Квест алымы. Төргәктә сүзләр тезмәсе бирелгән.Нинди сүз яшеренгән? Уйлыйбыз.(аерымланган хәлләр) Аыелрнгмаан лхләрә

 Актуальләштерү.

-Укучылар, сезнең алда төрле төсле карточкалар. Төркемнәрдә эшләгәндә без бер-беребез белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышырбыз. Әлбәттә, бер төркем җавап биргәндә, икенчеләребез тыңлап торырга тиешлеген дә онытмабыз. Хәзер сары төсле карточкаларны алабыз

1. Җөмләдә кайсы иярчен кисәкләр аерымлана?(хәл,аергыч)

2. Аерымланган иярчен кисәкләр нинди интонация белән әйтелә?(аерым интонация)

3. Нинди хәлләр аерымланмый?(урын, максат)

4. Аерымланган кисәк үзе буйсынган кисәктән янәшә яки ерак торамы?(ерак, шуңа күрә ул аерымлана да)

5. Аерымланган кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

6.Нинди хәлләр аеарымлана?(вакыт, рәвеш, сәбәп, максат, шарт, кире хәл)

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Афәрин, булдырдыгыз. Эшебезне  дәвам итәрбез.  Ә хәзер шәмәхә төсле карточкаларны алабыз.

Сезнең алда   сүзләр төшеп калган җөмләләр  бирелгән. Терәк сүзләргә таянып,мәгънәләренә туры килерлек итеп  туры килгән сүзләр тезмәләрен куеп биремне эшлибез.  Цифра белән  җавапларны күрсәтәбез.

I вариант  Без, ягъни 8 а сыйныфы укучылары, ачык дәрестә катнашабыз.  Эш вариантлап башкарыла.

Монда, Совет районының 175 нче мәктәбендә, бүген семинар үтә.

Дәрестә укучылар тырыштылар: җавап та бирделәр, тест та эшләделәр.

Быелгы Олимпия уеннарында, Татарстан кызы- Алинә Заһитова алтын медаль яулады.  

 Казан шәһәренә (каласына) быел 1013 ел булачак.

II вариант Без, Татарстан уллары, кызлары, үз халкыбызның тарихын белергә тиеш.

Шәһәр үзәгендә, дөресрәге Кремль  каршындагы мәйданда, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Сабантуй батыры- Илһам абый кунакка кайтты.

Минем апам институтта (югары уку йортында) укый.

-Ни өчен сез бу сүзләрне куйдыгыз. Алар нәрсәне аңлата?Әйе, бу сүзләр тезмәсе, ияртүче сүзгә өстәмә аныклык, төгәллек бирәләр. Алар нәрсә дип аталыр?

- Дөрес, дәресебезнең темасы- аныклагыч. Дәрестә аңа хас билгеләрне һәм җөмләдәге урынын ачыкларбыз.  Димәк, 4 нче иярчен кисәк ул-аныклагыч булды – схема

 Аныклагыч ачыклагаган исем ничек аталыр?( аныкланмыш)

Әйдәгез тыныш билгеләренә игтибар итик әле.

-Әгәр зат, күрсәтү алмашлыклары аныкланса, алар янында ягъни, дөресрәге, бигрәк тә, башкача әйткәндә,аерым алганда, аеруча  сүзләре булса, нинди тыныш билгесе куябыз?(өтер) Шулай ук грамматик формада да яраклашканына игътибар итәбез.

-урын, вакыт ягыннан хәлләр аерымланса, шулай ук өтер куела.

-Аныкланыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелсә, нәрсә куябыз?(сызык)

Аныкланмыш фигыль белән белдерелсә, ике нокта куябыз.

-Әгәр аныкланмышка өстәмә мәгънә, синоним яки тәрҗемә рәвешендә  күрсәтелсә, бу очракта җәяләр куела.

Димәк,  ничә төрле тыныш билгесе куелуын карап киттек(4)

Яна теманы беренчел ныгыту Дәреслекләребездәге119,121 нче биттәге  кагыйдәләр белән танышып чыгабыз.

Җөмләдә үзе ияргән кисәктән соң килеп, аның мәгнәсенә өстәмә аныклык, төгәллек кертә торган иярчен кисәк аныклагыч дип атала.

Аныклагыч белән ачыкланып килгән сүзне аныкланмыш диләр. Аныклагычлар астына ике дулкынлы сызык сызыла. Аныклагыч җөмләнең теләсә кайсы кисәген ачыклап килә ала. Аныклагыч һәрвакыт аныкланмыштан соң килә, бер грамматик формада да яраклаша. Бер сүз белән дә берничә сүз белән дә  белдерелә ала.

  • Ял итү минуты. Килешәм, килешмим уены.
  • 1. Тиздән Казанга- Татарстанның  башкаласына   кунаклар килүе көтелә.
  • 2. Кунаклар спорт ярышларына, дөресен әйткәндә,  футбол ярышларына, җыелачаклар.
  • 3. Табигатьтә язның беренче ае - март -хөкем сөрә.
  • 4. Г.Тукай 9 яшендә Уральскийга(Җаекка) китә.
  • 5. Көн исемнәре, җоганы исәпләмәгәндә, безгә фарсы теленнән кергән.
  • 6.Табигать язга  әзерләнә: кояш якты нурларын сибә, кар эри.
  • 7.Алма апалар, ягъни безнең туганнар, ерак сәфәргә китте.
  • 8. Каюм Насыйри1825 нче елның 14 февралендә Зөя өязе(хәзерге Яшел Үзән) Югары Шырдан авылында туган.

Дәфтәрләрдә эш. Без төркемнәрдә эшләвебезне дәвам итәбез. Ак кечкенә карточкаларны алабыз. Тиешле тыныш билгесен куеп, аныклагычлар янындагы тыныш билгеләренең дөресен куеп күчереп язабыз.

Татар халкы   язу- рун   язуын-  X  гасырда кулланган.  Кирилл һәм Мефодий, ягъни грек галимнәре, мең ел элек славян  әлифбасын (алфавитын) төзегәннәр.

Иван Федоров 1574 нче елда, Урта гасыр  чорында, беренче рус азбукасын бастырган.

Рун язуын  уйгур графикасы алмаштыра.922 нче елда Ислам динен кбул иткәннән соң, татарлар гарәп алфавитын кулланалар. 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица.Бүгенге көндә без кириллица язуын кулланабыз.

  • Афәрин, булдырдыгыз.

Балык алымы

1. Балык башы- тема

2. Балык койрыгы- нәтиҗә

3 Өстәге сөякләр- тыныш билгеләре

4. Астагы сөякләр- мисал

 Бүгенге дәрескә йомгак ясап . анкета  сорауларына җавап бирик.

Өй эше. 1. 223 нчы күнегү

2. Әдәбият ктабыннан 5 аныклагыч кергән җөмлә бабып язарга

3. Мисаллар белән  презентация төзергә


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Пусть солнце светит тебе ясно, Желаю радости, тепла, Пусть будет все просто прекрасно, Пусть удаются все дела! Пускай улыбка расцветает На ясном личике твоем! И все, чего душа желает, Исполнится сегодня днем!

Слайд 2

Найди спрятанное слово Аыелрнгмаан лхләрә

Слайд 3

Найди спрятанное слово Аерымланган хәлләр

Слайд 4

Р абота в группах Задание №1 -Җөмләдә кайсы иярчен кисәкләр аерымлана ? -Аерымланган иярчен кисәкләр нинди интонация белән әйтелә ? - Нинди хәлләр аерымланмый ? -Аерымланган кисәк үзе буйсынган кисәктән янәшә яки ерак торамы ? - Аерымланган кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела? - Нинди хәлләр аеарымлана?

Слайд 5

Р абота в группах Задание №2 Без, ______________________, ачык дәрестә катнашабыз. Без ,_____________________ халкыбызның тарихын белергә тиеш . Монда ,______________________ , бүген семинар үтә . Шәһәр үзәгендә ,_______________, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. 1. Татарстан уллары , кызлары 2. ягъни 8 а сыйныфы укучылары 3. дөресрәге Кремль каршындагы мәйданда 4. Совет районының 175 нче мәктәбендә

Слайд 6

Р абота в группах Задание №2 Без, ягъни 8 а сыйныфы укучылары , ачык дәрестә катнашабыз. Без, Татарстан уллары , кызлары , халкыбызның тарихын белергә тиеш . Монда , Совет районының 175 нче мәктәбендә , бүген семинар үтә . Шәһәр үзәгендә , дөресрәге Кремль каршындагы мәйданда , герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

Слайд 7

Р абота в группах Задание №2 Дәрестә укучылар тырыштылар :_______________. Кәҗә рәхмәт укый:__________________________. Быелгы Олимпия уеннарында , Татарстан кызы _________алтын медаль яулады . Сабантуй батыры __________________ кунакка кайтты . Казан шәһәренә__________________ быел 1013 ел булачак . Минем апам институтта ___________ укый . сакалын селкетә Алинә Заһитова җавап та бирделәр, тест та эшләделәр. (каласына) Илһам абый ( югары уку йортында )

Слайд 8

Р абота в группах Задание №2 Дәрестә укучылар тырыштылар : җавап та бирделәр, тест та эшләделәр . Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә Быелгы Олимпия уеннарында , Татарстан кызы- Алинә Заһитова - алтын медаль яулады . Сабантуй батыры- Илһам абый - кунакка кайтты . Казан шәһәренә ( каласына) быел 1013 ел булачак . Минем апам институтта ( югары уку йортында ) укый .

Слайд 9

Р абота в группах Задание №2 -Без, ягъни 8 а сыйныфы укучылары , ачык дәрестә катнашабыз. Без, Татарстан уллары , кызлары , үз халкыбызның тарихын белергә тиеш . Монда, Совет районының 175 нче мәктәбендә , бүген семинар үтә . Шәһәр үзәгендә, дөресрәге Кремль каршындагы мәйданда , герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Дәрестә укучылар тырыштылар: җавап та бирделәр, тест та эшләделәр . Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә . Быелгы Олимпия уеннарында , Татарстан кызы - Алинә Заһитова алтын медаль яулады . Сабантуй батыры- Илһам абый - кунакка кайтты . Казан шәһәренә (каласына) быел 1013 ел булачак . Минем апам институтта ( югары уку йортында ) укый .

Слайд 10

Тема: Аныклагыч -Без, ягъни 8 а сыйныфы укучылары , ачык дәрестә катнашабыз. Монда , Совет районының 175 нче мәктәбендә , бүген семинар үтә . Дәрестә укучылар тырыштылар: җавап та бирделәр, тест та эшләделәр . Быелгы Олимпия уеннарында , Татарстан кызы - Алинә Заһитова - алтын медаль яулады . Казан шәһәренә (каласына) быел 1013 ел булачак .

Слайд 11

Р абота в группах Задание №2 -Без, ягъни 8 а сыйныфы укучылары , ачык дәрестә катнашабыз. Без, Татарстан уллары , кызлары , үз халкыбызның тарихын белергә тиеш . Монда, Совет районының 175 нче мәктәбендә , бүген семинар үтә . Шәһәр үзәгендә, дөресрәге Кремль каршындагы мәйданда , герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Дәрестә укучылар тырыштылар: җавап та бирделәр, тест та эшләделәр . Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә . Быелгы Олимпия уеннарында , Татарстан кызы - Алинә Заһитова алтын медаль яулады . Сабантуй батыры- Илһам абый - кунакка кайтты . Казан шәһәренә (каласына) быел 1013 ел булачак . Минем апам институтта ( югары уку йортында ) укый .

Слайд 13

Анык лагыч Җөмлә кисәкләре Иярчен кисәкләр Баш кисәкләр Тәмамлык Хәл Хәбәр Аергыч Ия

Слайд 14

Без, ягъни 8 а сыйныфы укучылары , ачык дәрестә катнашабыз. аныкланмыш аныклагыч

Слайд 15

1. Тиздән Казанга - (?) Татарстанның башкаласына (?) кунаклар килүе көтелә . 2 . Кунаклар спорт ярышларына - (?) дөресен әйткәндә футбол чемпионатына - (?) җыелачаклар . 3 . Табигатьтә язның беренче ае - март - хөкем сөрә . 4 . Г.Тукай 9 яшендә Уральскийга , (?) Җаекка (?), китә .

Слайд 16

5 . Көн исемнәре : (?) җомганы исәпләмәгәндә :(?) безгә фарсы теленнән кергән . -6.Табигать язга әзерләнә : кояш якты нурларын сибә , кар эри . 7.Алма апалар , ягъни безнең туганнар , ерак сәфәргә китте . 8 . Каюм Насыйри1825 нче елның 14 февралендә Зөя өязе ( хәзерге Яшел Үзән ) Югары Шырдан авылында туган .

Слайд 17

Татар халкы язу (?) рун язуын (?) X гасырда кулланган . Кирилл һәм Мефодий (?) ягъни грек галимнәре (?) мең ел элек славян әлифбасын (?) алфавитын (?) төзегәннәр . Иван Федоров 1574 нче елда (?) Урта гасыр чорында (?) беренче рус азбукасын бастырган .

Слайд 19

1. 223 нче күнегү 2. Әдәбият ктабыннан 5 аныклагыч кергән җөмлә бабып язарга 3. Мисаллар белән презентация төзергә

Слайд 20

1. Дәрестә мин эшләдем актив/ пассив 2. Үземнең җавап бирүем белән мин канәгать/ канәгать түгел 3. Минемчә, дәрес бик кыска / озын 4. Дәрес барышында мин арыдым / арымадым 5. Минем кәефем яхшырды/ начарайды 6. Дәрес мате риалы ми ң а аңлаешлы/ аңлаешсыз 7. Минемчә өй эше кызык / кызык түгел

Слайд 21

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

Дәрескә технологик карта.

Укытучы: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, Казан шәһәре Совет районы 175 нче гомуми урта белем мәктәбе

Дәреснең темасы: Ринат Мөхәммәдиев “Күңел  күзе” 8 нче сыйныф, татар  төркеме

Максат: Р.Мөхәммәдиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. “Күңел күзе” хикәясен уку.

Тыңлау, фикерләү сәләтләрен, дииалогик, монологик сөйләм  үстерү.

Язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең күңел дөньясын аңлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы УУ: әхлак нормаларына, тормышта яшәү кагыйдәләренә төшенү,   язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең  күңел дөньясын аңлау,  аларга игътибарлы булу, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш

метапредмет:

 Танып белү УУГ аңлап уку, кирәкле  мәгълүматны табу, схема куллану, анализлау, план төзү, нәтиҗә чыгара белү,  

Коммуникатив УУГ. Укылган хикәя буенча сораулар бирә алу, үз эшеңне контрольдә тоту, төркемдәшеңә ярдәм итү, үз фикереңне төгәл итеп телдән һәм язма җиткерә белү, башкаларны тыңлый белү, бергәләп эшләгәндә уртак карарга килә белү,

Регулятив УУГ.  Фаразлау, мөстәкыйль рәвештә дәреснең максатларын формалаштыру;  сыйныфташларың белән уртак эшчәнлекне оештыра белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; план нигезендә эш оештыру; үз эшеңне бәяләү

Предмет буенча: Р.Мөхәммәдиевның тормыш юлы, иҗаты,  “Күңел күзе” хикәясенең эчтәлеген белү; темасына, идеясенә төшенү, әдәби әсәр буенча,  тормыштан алган хис- кичерешләргә нигезләнеп, сочинение язу

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр:  сәламәтлеге чикле кеше,  күңел күзе, бәхетле кеше, кызганыч кеше.

Предметара бәйләнеш: рус әдәбияты, тарих, рәсем, җыр

Эшне оештыру: фронталь, төркемнәрдә, парларда, индивидуаль

Материал: дәреслек- Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү  оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).8 нче с-ф. Ике кисәктә.2нче кисәк/ Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я Гарифуллина, Ә.Н Сафиуллина.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,105-112 б, кулланма.

Җиһазлау: портрет, китаплар күргәзмәсе, презентация                              

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру

Сыйныфны сәламләү, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру.

Укытучыны сәламлиләр, сигнал карточкалар- елмаюлар ярдәмендә кәефләре белән уртаклашалар

Шәхескә кагылышлыУУГ: укытучыга һәм укучыга хөрмәт хисе; дәрескә әзерлеккә үзбәя:

Метапредмет:

КоммуникативУУГ: укытучы һәм сыйныфташлары белән хезмәттәшлек

РегулятивУУГ: эш урынын оештыру, дәреснең темасын, максатын формалаштыру

Белемнәрне актуалләштерү (Өй эшен тикшерү)

105нче биттәге сорауларга җавап. 1.Ф.Шәфигуллинның “Тау битендә күләгә”хикәясендә ни өчен малайлар исем белән түгел, ә зәңгәр күлмәкле итеп бирелде икән? Ни өчен зәңгәр төс?

2. Майкалы малай ни өчен очырткычны сындырган? Зәңгәр күлмәкле һәм майкалы малайның эш гамәлләрен чагыштырыгыз

3. Автор бу хикәясе белән нәрсә әйтергә теләгән.

“Тау битендә күләгә” хикәясенең эчтәлеген искә төшерү, сорауларга җавап бирү

Шәхескә кагылышлы УУГ: яхшы гадәтләргә омтылу   һәм “күләгәле гадәтләр” булдырмау 

Метапредмет:

Танып белүУУГ: анализ, тексттан кирәкле инфориацияне таба белү

Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен тыңлау;  әңгәмәдә катнашу.

Регулятив УУГ: үз эшеңә контроль (хаталарын төзәтү)

Уку мәсьәләсен кую

Төркемнәрдә.

 -Кешедә күзләр нинди роль үтиләр?

-Кеше үз сәламәтлегенә ничек карарга тиеш. Әгәр кеше үзенә-үзе битараф булса, нәрсә булырга мөмкин?

-Кешедә маңгай күзләреннән 

тыш 

күңел күзе дә булырга тиеш- җөмләсендә күңел күзе фразеологизмын ничек аңлыйсыз?

-Әгәр кешенең күзе күрмәсә, ул яши аламы?

-Андый кешеләр  турында ниләр беләсез?

-Җыр өлкәсендә андый кешеләрне беләсезме?

-Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Күңел күзе төшенчәсен ачыклау.

Фразеологик сүзлек  куллану. Сүзлек өстендә эш.  

Шәхескә кагылышлы УУГ : күзләргә сакчыл караш булдыру, язмыш  тарафыннан кыерсытылган кешеләргә  игътибарлы булу

Метапредмет:

Танып белүУУГ: проблема кую, эзләнү, дәлилләү

Коммуникатив УУГ:хезмәттәшлек, үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү

РегулятивУУГ: иптәшең һәм укытучы белән эшчәнлекне планлаштыру

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Укучылар без бүген Ринат Мөхәммәдиев белән танышып үтәрбез.

Презентация нигезендә  тормыш юлын һәм иҗатын күзәтербез.  “Күңел күзе” хикәясен укырбыз.

- Ә хәзер, әйдәгез, бу хикәяне ачкыч сүзләр ярдәмендә фаразлап карыйк әле. Бу хикәядә нәрсә турында сөйләнер?

Ачкыч сүзләр: Аландагы печәнлектә, Зөфәр абый, гармунда моңлы уйный, кызгануларын теләми, алты- җиде төрле роза үстерә, кемнеңдер ярдәмен көтми, авылның беренче сылуына гашыйк.

-Укытучы башкаруында бер өзек укыла.

- Яхшы йөгерек

 

Ринат Мөхәммәдиев турында презентация карау.

Тема буенча фаразлар.

Хикәяне уку. Эчтән уку.

Беренче тәэсирләр белән уртаклашу.

Эчтәлеге бунча фикер алышу.

Сорауларга җавап бирү.

Авторның ни әйтергә теләгәнен ачыклыйлар.

Зөфәр  татар халык җыры “Гөлҗамал” ны көйләп моңлана.

Шәхескә кагылышлы УУГ: күңел күзе төшенчәсен аңлау, җырны тоемлап яратуны аңлату 

Метапредмет:

Танып белү УУГ:  хикәяне тыңлап аңлау, тексттан төп фикерне аерып чыгару, нәтиҗә ясый белү

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдә катнашу, башкаларның сөйләмен тыңлау, фикерләрне төгәл, ачык җиткерә белү, дәлилләү.

Регулятив УУГ:  фаразлау, анализ барышын эзлекле рәвештә төзү, сыйныфташының эшен бәяләү коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяләү

Предмет:  Ринат Мөхәммәдиев иҗатын, хикәянең эчтәлеген белү, геройларга характеристика әсәрнең  темасын, идеясен чыгара белү

укучылар тарафыннан укыту.

-Укуның төрле формаларыннан файдалану.

-Хикәянең төп герое кем?

-Аның турында ниләр белдегез?

-Зөфәр ни өчен үзен кызгануларын теләми?

-Авылның беренче гүзәлен яратуын ул  ни өчен малайга сөйли?

-Язучы бу әсәр аркылы нәрсә әйтергә тели?

-Зөфәр нинди җыр ярата?

-Без җырны күреп ярата алабызмы?

-Зөфәр нинди җырны көләп өзгәләнә?

-Җырны тыңлаганда Зөфәр нинди кичерешләр кичерә?

Ял минуты

Яңа теманы ныгыту. Яңа теманы беренчел ныгыту

Төркемнәрдә әңгәмә үткәрү.

-Кешенең күңел күзе булырга тиешме?-Күзләр- күңел көзгесе- әйтемен ачыклазыз.

Әңгәмәдә катнашу. Нәтиҗә чыгару.

Төркемнәрдә эш.

Шәхескә кагылышлы УУГ: кешеләрне аңлый белү

Метапредмет:

Танып белү УУГ: нәтиҗә чыгару, төп фикергә төшенү

Коммуникатив УУГ:  хезмәттәшлек, сорауларга җавап бирә белү, үз фикереңне дөрес, ачык итеп әйтә белү, төркемдә  эшли белү

Регулятив УУГ: эшчәнлекне оештыра белү,  җавапларга контроль ясап, бәяли белү.

Мөстәкыйль эш

Әсәр эчтәлеген чагылдырган тест биремнәре

Тест эшләү

Шәхескә кагылышлы УУГ: эшләп карау, эш-гамәлләрдә үзеңне сынау

Танып белү УУГ: мәсьәләне мөстәкыйль чишү

Регулятив УУГ: билгеләнгән критерийлар буенча үзбәя

Предмет: әсәрнең эчтәлеген белү, үзләштерелгән һәм яңа белемнәрне куллана белү

Өй эше

Өй эше биремен аңлату. Сайлап алу.

  1. “Күңел күзе” хикәясенә нигезләнеп рәсем ясарга
  2. 112 биттәге сорауларга җавап.
  3. Иҗади характердагы “Күңел күзе” исемле кечкенә күләмле сочинение- фикерләмә  язу.

Өй эшен аңлату. 3нче бирем  сочинение фикерләмә текстны дәвам итүне  таләп итә.

Метапредмет:

Танып белү УУГ: бирелгән биремнәрне аңлау, туры килгән биремне сайлап алу

Регулятив УУГ: эшчәнлекне оештыра белү

Рефлексия, үзбәя

Укучыларның максатка ирешү дәрәҗәсе, дәрестәге эшчәнлекләре бәяләнә.

Сорауларга җавап бирәләр. Әңгәмәдә катнашалар. Үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Шәхескә кагылышлы УУГ: үзбәя; үз уңыш уңышсызлыкларына бәя бирү; эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү

  Метапредмет:

Коммуникатив УУГ:  фикерләрне дәлилле итеп җиткерә белү;

Регулятив УУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләреңнең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.



Предварительный просмотр:

Дәрескә технологик карта

Укытучы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы Совет район 175 нче гомуми урта белем мәктәтенең беренче категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф

8 нче сыйныф (рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен)

Тема

 Җырлыйм әнием турында. Сөйләм телен үстерү дәресе.

(Р.Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”, Р.Вәлиев “Нигә, әни, нигә картаясың?”, М.Галиев “Су буеннан әнкәй кайтып килә”шигырьләре нигезендә)

Максатлар

  1.  Шагыйрьләр турында кыскача информация белән т, шигырьләрнең эчтәлекләре белән танышу, җырларның яңгырашын тоемлый белү;

2. Шигырьләрдәге тема, сүзләрнең лексик мәгънәләрен, тропларны табып, нәтиҗә чыгара  белү;

  1. Әниләргә карата хөрмәт, мәрхәмәт, игелекле булу кебек сыфатлар, әниләргә ярдәм итәргә, моңны тоемларга өйрәнү кебек сыйфатлар тәрбияләү.Эшләгән эшләреңә  карата җаваплылык хисе булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет нәтиҗәлелеге: шигырьнең эчтәлеген  аңлау, төп фикерне таба белү;

Шәхескә кагылышлы: башкаларны тыңлау, үзара хезмәттәшлек нигезендә бердәмләшеп эшләргә омтылу, уртак фикергә килү, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү;

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, материалның эчтәлеген адымлап ачыклауда, рефлексия ясауда катнашу; уку бурычларын кую; үз эшчәнлегең нигезендә аткета сорауларына җавап бирү.

 Танып белү УУГ: укылган материалга анализ ясау ысулын белү; нәтиҗә ясый алу; максатка ирешү юлларын танып белүне дәвам итү.

Коммуникатив УУГ: дустыңны тыңлый белү,җавапны дөрес матур җөмләләр белән әйтеп бирә белү.

Предметара бәйләнеш

Музыка, рәсем сәнгате, рус әдәбияты

Ресурслар

 Дәреслек: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (2 кисәк) ( татар балалары өчен )   Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина. Казан “Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2015, ноутбук,мултимедиа проекторы, нэтбуг, нэтбуг цчен My test программасы өчен тест,  төрле төсле карточкалар.Эшчәнлек  картасы, анкета сораулары, кластер алымы өчен схема,буклетлар эчтәлеге: әниләр турында кечкенә эссе да, әниләр  темасы яктыртылган җырлар да, әсәрләр исемлеге дә, мәкальләр дә бирелгән. Шулай ук, рәссамнар тарафыннан ясалган картиналар да урын алган.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары

Проблемалы ситуация тудыру, өлешчә эзләнүле.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формалары  

Фронталь,  индивидуаль, төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1нче этап. Оештыру өлеше.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру.

- Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

 -Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Сезнең алдыгызда- елмаюлар. Алар өч төрле. Елмаюлардан бары берне генә сайлап алып үзегезнең кәефегезне  миңа күрсәтегез әле.  Рәхмәт. Укучылар,  минем дә кәефем бик яхшы. Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Укучылар укытучыны сәламлиләр

Елмаюларны күрсәтү

Коммуникатив:

Елмаюлар ярдәмендә  яхшы кәефне әйтеп бирү

Актуальләштерү

-Укучылар, верлибр формалы шигырь нинди була ул?

-Рәдиф Гаташның нинди шигыре мисалында без бу күренешне күрдек.

-Авторның  бу шигыре белән  нәрсә әйтәсе килгән?

-Ә сез укучылар , дөресен сөйлисезме?

-Дөрес сөйләмәү нинди очракларга китерергә мөмкин?

-Ул сөйләм шигыре. Бу шигырь юлларында иҗекләрнең саны төрлечә була,  рифма тәртибе белән аерыла.

-“Мин дөресен сөйлим” шигырен карап киттек.

-Автор җирдәге кешеләрнең ялгышларын күрә, ләкин үз ялгышларымны белмим ди; кешеләрне бик күп сөям, ләкин сөймәгән кешеләрем дә бар дип нәтиҗә ясый. Киләчәккә якты өметләр белән яшәргә теләвен соңгы строфа күрсәтә.

коммуникатив:  фикер алышуда катнашу;

шәхескә кагылышлы:дөрес сөйләмәү нинди очракларга китерүен аңлату.

2 нче этап. Мотивация

 (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру, укучыларны теманы формалаштыруга, дәреснең бурычын билгеләүгә әзерләү.

  • Укучылар, слайдка игътибар белән карагыз әле. Бу картиналарда  кем сурәтләнгән? Картина буенча фронталь  әңгәмә.

(Слайдларда әни образын чагылдырга картиналар   һәм аларның авторлары да  бирелә)

-Әйе, бик дөрес әниләр. Әниләргә характеристика биреп китегез әле. Алар нинди?

Безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

  • Кемнәр турында сөйләшербез.

Эшчәнлек картасы белән таныштыру

  • Әйе, укучылар, әниләр дөньядагы иң якын, иң яраткан, безгә терәк тә, кирәк чыкта юатучы да, саклаучы да олы җаннар алар.

Укучылар үз фикерләрен белдерәләр.

Көтелгән җаваплар:

Барлык һөнәр ияләре үз әниләренә дан җырлый.

- Жир йөзендәге иң кадерле, ин изге кеше булган әниләр турында

Җил яңгырдан, усаллардан саклаучылар турында.

Безгә шатлык- куанычлар бүләк итүчеләр турында.

 

Регулятив:

дәреснең темасын, максатын, бурычларны  билгеләү.

Шәхескә кагылышлы: әниләр олы йөрәкле кешелә булуын аңлау.

   

 

3 нче этап. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

Әдәбиятның кайсы гына өлкәсенә тукталмыйк, Аналар темасына барып юлыгабыз. Шагыйрьләр дә ,язучылар  да, рәссамнар да, скулпторлар да  Ана образына дан җырлый.

Бүгенге дәрестә  без әниләргә дан  җырлаучы шагыйрләрнең шигырләре укып, анализлап китәрбез.  Төркемнәрдә эшләрбез. Төркемнәрдә эшләүнең билгеле бер кагыйдәләре бар: уйла, дустың белән киңәшләш, фикерне язып куй, тулы матур итеп җавапны әйт, башкаларны тыңла. Зәңгәр төсле карточкаларны алабыз. Анда шагыйрьләр турында информация бирелгән, текст белән танышабыз.

1 нче төркем. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин турында биогафия

2 нче төркем. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, 
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев

3 нче төркем. Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  Марсель Баян улы Галиев.

Зәңгәр төсле карточкадагы биография белән танышу. Көтелгән җаваплар.

Карточкада 4 сорау бирелгән.

Текст нигезендә тулы җавап биреп, шагыйрьләр биографиясе нигезендә фикер алышу.

- танып белү: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую;

- регулятив: күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау, алдан фаразлау;

- коммуникатив:  фикер алышуда катнашу;

4 нче этап. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Максат: шигырьләрне уку,   эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә  табу; аларны аңлау өчен шартлар тудыру.

Төркемнәрдә шигырьләне уку, эчтәлеге турында фикер алышу, яңгырашына игътибар итү.

-Укучылар, бүгенге көндә барлык кеше бу шигырьләрне җыр итеп тыңлый.

-әйдәгез без дә җырларны тыңлап китик.

Җырларны тыңлаганда, аның моңына, яңгырашына игътибар итегез?

-Алар ничек башкарылалар?

Бирелгән шигырьләргә композиторлар көй язган. Бүгенге көндә дә татар эстрадасында бу җырлар популяр яңгырашлы. Салават, Айдар Фәйзрахманов, Асаф Вәлиев репертуарында бу җырларны тыңлау.

Көтелгән җаваплар:

- Шигырьләр матур эчтәлекле,

- әдәби әсәрдә дә һәрвакыт төп мәгънә яшерелгән,

- без аны укып аңлау өчен һәр детальгә, һәр символга  игътибар итәргә тиеш

- танып белү: эзлекле фикер йөртү;

- коммуникатив: иптәшләреңнең фикерен исәпкә алу, әңгәмәгә кушыла белү; фикерне эзлекле рәвештә әйтә белү;

- регулятив: барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү; - шәхси: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Яшел төсле карточкалардагы биремне үтәү

1 төркем Р.Миңнуллин. “Әнкәмнең догалары” шигыре

-Шигырьдә сүз кем турында бара?

Лирик геройны тормышта нәрсә саклый?

- Ислам кануннары турында ниләр беләсез?

-Дога кешегә ничек ярдәм итә?

Ә сез догалар беләсезме?

-Автор үзе догалар беләме? Бу кайсы юлларда бирелгән?

-Ул аларны киләчәк буынга тапшырганмы?

-Бу шигырь безне нәрсәгә өнди?

Лирик геройның хисләре нинди?

2 төркем Р.Вәлиев “Нигә, әни, нигә картаясың?” шигыре

-Шигырьдә сүз кем турында бара?

төркем.

-Лирик геройның әнисе картайганмы?

Картлык төшенчәсе нәрсә ул?

-Ул әнисен картлыктан ничек сакларга тели?Шул юлларны табып крсәтегез.-

Лирик геройның хисләре нинди?

3 төркем М.Галиев “Су буеннан әнкәй кайтып килә”шигыре

-Шигырьдә кем турында сөйләнелә?

-Әни кайдан кайтып килә?

-Бу сукмаклар әнигә нәрсәне хәтерләтә?

-Лирик герой ни өчен әнисенең баскан эзләрен эзли? Бу юлларда нинди хис өстенлек итә?

-Туган җир һәм әни ни өчен үзгәргән?

Шигырләрдәге  сүзнең лексик мәгънәләренә, тропларга мисаллар табыгыз.

-Лирик герой әнигә ничек эндәшә?

-Башка телләрдә әни сүзе ничек яңгырый?

-Ә сез әниләргә ничек эндәшәсәз?

-Ни өчен Әнкәй баш хәреф белән язылган?

- Авторларның безгә әйтәсе кигән фикерләрен әйтегез.

- Бу өч шигырьдә дә нинди уртаклык бар?

 

Соауларга җавап. Тулы, җәенке җөмләләр белән җавап бирү.Фикерләрне шигырь юллары белән исбат итә белү

- Лирик герой тарафыннан

- “Әнкәмнең догалары”: ышану хисе көчле бирелгән. Чөнки әнисенең догалары лирик геройның һәрвакыт күңелендә.

Лирик геройны әнисенең догалары саклый, догалар төрле авырлыклардан таяныч, кырыс дөньяда  кешенең хәлен җиңеләйтә,ул үзе дә догалар белә дип әйтә алабыз.Ул әнисе белән бер яктан  горурлана, икенче яктан курку хисе били: әнисе догалардан гына ташламасын ди.

-“Нигә, әни, нигә картаясың?”: лирик геройның әнисе картайган, тормыш авырлыкларын кичергән, моңланучы әни.Әнисен бик сагыну хисе белән очрашабыз.

-“Нигә, әни, нигә картаясың?” шигырендә лирик герой әнисенең картаюын теләми. Чөнки хәзер балалар үскән, үз тормышларын корганнар.  Күзләрендә балаларының шатлыгы, бәхетләренә сөенеп яши. Лирик геройда кайгыру хисе көчле бирелгән. Шул ук вакытта борчылу, ярату хисе дә чагыла.

-“Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырендә күз алдына әни  килеп баса. Көянтәсен, чиләген аскан. Аның  кулында каз каурые, әнисенең яшьлеге хатирә булып кына калган.

- “Әнкәмнең догалары” шигырендә  эпитетлар, инверсия, кабатлаулар-ташлама, әнкәй, ташлама, мине изге догаңнан.

-“Нигә, әни, нигә картаясың?” шигырендә  

риторик сорау, риторик эндәш, кабатлаулар

-“Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырендә чагыштырулар, риторик сораулар, инверсия, кабатлаулар

-Әнкәй җыелма образ- алар дөньядагы иң кадерле,кайгыртучан,  иң матур, иң әйбәт, җир йөзендә әнидән дә кадерлерәк, әнидән дә якынрак кеше юк. Аның картаюын беребез дә теләмибез.Ләкин дөняда беркемдә мәңгелек түгел, әниләр дә.  Шуңа күрә без әниләребезнең кадерләрен белеп яшәргә тиеш.

Безнең күңелләребездә әниләребез һәрвакыт яшь булып кала.

 Әни булмаса, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Безнең бурыч:  әниләрне һәрвакыт яратырга,тыңларга.

- танып белү: сөйләмне дөрес формалаштыру; фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- регулятив: нәтиҗәләр формалаштыру, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү; проблемадан чыгу юлларын эзләү;

- коммуникатив: дөрес матур җөмләләр белән фикерне туплап әйтә белү

- шәхескә кагылышлы: әниләрнең бөеклеген аңлата белү, әни сүзенең яңгырашын төрле телләрдә  дә яңгыраса да, йомшак әйтелешенә игътибар итү.

Әниләр сүзен ишеткәч, сездә нинди ассоциация туа. Фикерләрегезне әйтегез.

Кластер алымын кулланып модельне тутыру.

Коммуникатив: эзлекле фикер йөртеп, тулы җавап бирү.

Шәхескә кагылышлы: әниләрне төрле символлар белән чагыштырып бирү

5 нче этап.

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

-Бала кайчан бәхетле була ала? Фикерләр тыңлана.

- Ә мин барыгызның да бәхетле булуын телим. 

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Коммуникатив: бәхет төшенчәсенең асылын бәйләнешле сөйләм нигезендә аңлату,

Шәхескә кагылышлы: һәр кеше бәхетле булырга тиеш, моның өчен әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәү зарур.

6 нчы этап.  Рефлексия.

Эшчәнлек картасы өстендә эш. Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез,өйрәндегез.

Эшчәнлек картасына йөрәк рәсемнәрен ябыштыру.

Ә хәзер нэтбугларны алабыз. Бирелгән авторлар, шигырьләр эчтәлеге буенча My test  программасы нигезендә тест эшләү.

Укучылар җаваплары: без бүген әниләр турында шигырьләрне укыдык, җырлар тыңладык.

- Аларның  эчтәлеген ачыкладык. Шигырьдәге тел-сурәтләү чараларын таптык.

- Автор әйтергә теләгән фикерен  ачыкладык.

Нэтбугларда тесны эшләү.Укытучы ноутбугындагы диаграмма белән танышу.

Коммуникатив:

–иптәшеңнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

 үз фикерләреңне тулы,

төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Шәхескә кагылышлы: Тест биремнәрен дөрес эшләп, нәтиҗәдән канәгатьлек алу

Үзбәя.

Укучылар, бүгенге дәрескә карата анкета сораулары таратам(а-4 форматында). Бары бер генә җавапны сайлап алып, сорауларга җавап бирегез

1. Дәрестә мин эшләдем

2. Үземнең җавап бирүем белән мин

3. Минемчә, дәрес

4. Дәрес барышында мин

5. Минем кәефем

6. Дәрес материалы миңа

Укучыларның җаваплары

 

актив/ пассив

канәгать/ канәгать түгел

бик кыска /  озын

арыдым /  арымадым

яхшырды/ начарайды

аңлаешлы/  аңлаешсыз

Метапредмет УУГ

регулятив:

- үз контроль булдыру.

- үз эшчәнлекләрен бәяләү.

Шәхескә кагылышлы: үз уңышларың  яки уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

7 нче этап. Өй эше бирү.

Мин сезгә буклетлар таратам. Монда әниләр турында кечкенә эссе да, әниләр  темасы яктыртылган җырлар да, әсәрләр исемлеге дә, мәкальләр дә бирелгән. Шулай ук, рәссамнар тарафыннан ясалган картиналар да урын алган. Киләсе дәрескә өй эше дә өч төрле вариантта тәкъдим ителә.

1. 75 нче биттәге сорауларга җавап әзерләү;

2 Минем әнием” темасына  кечкенә күләмле инша язу;

3. Сез укыган әдәби әсәр мисалында әни образына характеристика язу.

 

Өй эшләрен алалар.

Метапредмет(УУГ)

регулятив:

– үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда, дөрес карар кабул итү белү.