Работа над лицейской газетой

Тагирова Гульназ Гарифулловна

В 2013г. в ГДДТ им.А Алиша члены редакции "Вестник лицея приняли участие в фестивале "Газетный бум", тема которого была Общественная организация "Лига начинающий журналистов". Ребята работали, разделившись на секции, участвовали в мастер-классе и прослушали выступление заместителя директора лицея при КФУ Галины Боглаевской. Наши лицеисты были разделены на секции корректоров, корреспондентов, дизайнеров-оформителей, где с ними работали специалисты.  Встреча была продуктивной, насыщенной и очень интересной, особенно был полезен обмен опытом. Нашей редакции пожелали удачи и творческих успехов, а также участвовать в конкурсе школьных газет.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon den_materi_gazeta.doc303.5 КБ

Предварительный просмотр:

           

                                                                   

                                                                                                        2011 №2 ноябрь  

                                                     

       

          Хөрмәтле әниләр! 1998 елда нигез салынган иң  якты бәйрәмнәрнең берсе килеп җитә. Унөч ел дәвамында ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без

тантаналы рәвештә иң бөек, күңелле бәйрәм буларак Әниләр көнен билгеләп үтәбез.  Ничә яшьтә булсак та, үзебезнең улларыбыз, кызларыбыз hәм хәтта оныкларыбыз булса да, безнең  hәрберебез өчен ана йөрәге борчыла, безнең уңышсызлыкларга кайгыра, уңышларга сөенә, туган йортыбыздан ерак булсак, сагынып көтеп ала. Алар өчен без hәрвакыт бала булып калабыз. Хатын-кызның төп билгеләнеше ана булуда hәм ул моның белән горур, бәхетле. Иң якын кешеңә карата булган мәхәббәтне тасвирлап та, сүз белән аңлатып та булмый. Мөлаем әниләр, алар бервакытта да үпкә-рәнҗүләрне хәтердә калдырмыйлар, безнең балачагыбызны саклыйлар hәм нинди генә булсак та, безне яраталар.Бәйрәм белән сезне, безгә сезнең аналарча кайгыртуыгыз, йомшак сүзләрегез кирәк! Сезгә ныклы сәламәтлек телибез, кайгы-хәсрәтләр азрак булсын, күзләрегездән шатлык нурлары балкып торсын!

 

5 лицей директоры

Гүзәл Гаязовна                                                                                                           

 

Аллаһы Тәгалә хатын – кызны йомшак табигатьле, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл  затларга гаиләдәге иң җаваплы, иң четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын- кыз – иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.

Тәрбия гаиләдән килә.Балалар – тормышның чәчәкләре. Алар – илнең киләчәге. Тормышны яхшыга үзгәртеп яшәүче балаларны тәрбияләү-бүгенге көннең төп мәсьәләсе. Бу мәсьәләне чишүдә гаилә беренче булышчы. Ата – аналар балаларда яхшы сыйфатлар тәрбияләргә тиеш. Минемчә, бөтенесе әти – әнидән тора.

Гаилә ... Шулай ук мәктәп тә бер гаилә. Мәктәптә без белем дөньясында тәрбияләнәбез. Төрле конкурсларда,олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашабыз. Зур нәтиҗәләргә ирешәбез.

                     

                          Әни!

                                    Әнкәй!

                                                    Әнием!

Кулымда – хатлар. Бәхетле хатлар. Чөнки аларны бәхетле балалар язган.

Сүзем бик җитди булса да, бер мәзәк сөйләп китәсем килә. Бер бик карт әби, үксеп - үксеп  елап утыра. Күргән кешеләр аптырап: “Ни булды, әбекәй?” – дип сорыйлар, ди. “Бәхетсез мин”, - ди әби. “Нигә алай дисең?Озын гомер иткәнсең бит”. “Бәхетле кешенең әнисе була аның, минем әнием юк шул”,- дип елавын дәвам иткән ди, әби.

Әйе, хак сүзләр. Бәхетле кешенең әнисе була. Нинди генә булса да, әни – әни инде ул! Иң күп шигырьләр, җырлар – әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый. Редакциябез почтасындагы хатларның да күбесе әниләр турында. Ул хатларны бәхетле малайлар, кызлар язган. Аларның иҗат җимешләрен сезнең игътибарызга да тәкъдим итәбез.

Синең алда башымны иям.

Әби! Дәү әни! Зур әни! Оныкларың нинди генә сүзләр белән эндәшмиләр сиңа. Ә мин, гади итеп кенә, әби дип дәшәм. Минем өчен бу сүз иң татлысы.. Әби!  Бу  гүзәл  исемне  мин  горурланып, шатланып  әйтәм. Син  бит  минем  горурлыгым, шатлыгым.

Ул дөньяга аваз салгач сандугачлар  сайрап җибәргәндер,карлыгачлар, бәйрәм дип белеп, күккә күтәрелгәндер, парсыз кошлар парлы булгандыр, болытлар таралгандыр һәм күк йөзе зәп –зәңгәр төскә кергәндер... Шулай булмыйча, дөньяга туган һәр кеше табигатьне яшәртә, матурландыра, тулыландыра ләбаса.

Буш вакытым булу белән мин синең яныңа йөгерәм. Әбием синең зәп – зәңгәр күзләрең һәрвакыттагыча тәрәзәдә, мине елмаеп көтеп торалар. Чишенеп тә тормыйча, синең кайнар кочагыңа ташланам. Ә син мине шул чакта күкрәгеңә кысып, “җан җимешем, балам ” дип чын күңелдән сөясең. Шул чакта мин иң бәхетле кеше!

                                                                                           Таhирова Гөлнур

6”А” сыйныфы

“...Минем ике кояшым бар. Беренчесе-кояш, ә икенчесе-газиз әнием. Ул – минем өйдәге сөйкемле кояшым. Аның әйткән hәр сүзе йөрәгемә рәхәтлек бирә...”

Газизов Камил, 4 “Б”

“...Безгә икмәк, су, hава ничек кирәк булса, әни дә шулай кирәк.

Дөньялар имин, әниләр сәламәт, озын гомерле булсын!”

                                                                           Вафин Ислам, 4 “Б”.    

Минем әнием

Минем әнием җир йөзендә иң матур, иң күркәм, иң уңган, иң акыллы әниләрнең берсе. Әнидән дә кадерле кеше юктыр

җир йөзендә. Аның тәмле ашлары, бәлешләре, өстәлдән өзелгәне

дә юк. Әти белән бергә безне иркәләп, назлап үстерәләр, яхшы эшләргә өндиләр.Әнием белән әтиемә исәнлек, саулык телим.

                                                                          Хазипов Ришат 4 “Б”.

                                                             

                                           Сердце матери.

Был у матери единственный сын. Женился он на девушке невиданной красоты. Но сердце у девушки было недоброе. Привёл сын молодую жену в родной дом. Невзлюбила сноха свекровь, сказала мужу: “Пусть не заходит мать в хату, посели её в сенях”. Поселил сын мать в сенях, запретил ей заходить в хату. Боялась мать показаться злой снохе на глаза.
Отдыхала однажды вечером молодая красавица под цветущей яблоней и увидела, как мать вышла из сарая. Рассвирепела жена, прибежала к мужу: “Если хочешь, чтобы я жила с тобой, убей мать, вынь из её груди сердце и принеси мне”. Не дрогнуло сердце сыновнее, околдовала его невиданная красота жены. Говорит он матери: “Пойдёмте, мама, покупаемся а реке”. Идут к реке, каменистым берегом. Споткнулась мать о камень. Рассердился сын: “Что ты, мама, спотыкаешься?” Почему не смотришь под ноги? Так мы до вечера будем идти к реке”.
Сын убил мать, вынул из её груди сердце, положил на кленовый листок, несёт. Трепещет материнское сердце. Споткнулся сын о камень, упал, ударился коленом, упало горячее материнское сердце на острый утёс, больно ли ты ушиб колено? Присядь, отдохни, потри ладонью ушибленное место”.
Зарыдал сын, схватил горячее материнское сердце ладонями, прижал к груди, возвратился к реке, вложил сердце в растерзанную грудь, облил горячими слезами. Понял он, что никто никогда не любил его так преданно и бескорыстно, как родная мать.
И столь огромной и неисчерпаемоей была материнская любовь, столь глубоким и всесильным было желание материнского сердца видеть сына радостным и беззоботным, что ожило сердце, закрылась растерзанная грудь, встала мать и прижала кудрявую голову сына к груди. Не мог после этого сын возвратиться к жене-красавице, постылой стала она ему. Не вернулась домой и мать. Пошли они вдвоём в степь и стали двумя курганами. И каждое утро восходящее солнце первыми своими лучами озаряет вершины курганов…

Мораль: Нет любви сильнее материнской, нет нежности нежнее

ласки и заботы матери, нет тревоги тревожнее бессонных ночей и несомкнутых глаз матери.

             

Такова легенда, созданная народной мудростью.

hәр кешенең җаны булган кебек,

hәр кешенең була анасы.

Нинди генә тормыш кичермәсен,

Йөрәгендә газиз баласы.

Дөньяда иң гүзәл затлар кемнәр алар дигән сорау бирсәләр, hәр кеше аңа төгәл итеп әниләр дигән җавап кайтарыр. Чөнки әни үз баласын туганнан бирле кайгыртып яши, аның өчен иң кадерлесе сабые була. Ана кеше баласының яшьтән үк тәртипле, әдәпле, тәүфыйклы булуын тели. hәм hәрвакытта да начар юлга баса күрмәсен дип борчылып

 яши.  Ана баласына бөтен назын, йөрәк җылысын бирә. Аның өчен үзенең гомерен дә кызганмый. Ана баласы өчен өзелеп тора. Минем дә әнием шундый. Бу дөньяда бәхет нәрсә ул дигән сорау бирсәләр төрле кеше төрлечә җавап бирер иде. Кайберәүләр бәхет ул – акча, матур кием, кыйммәтле машина дисәләр, ә минем өчен бәхет ул янәшәмдә әнием булу. Минемчә, әнисе булмаган кеше бу дөньяда тулысынча бәхетле була алмый.

Без әниләребезне яратырга, аларны аңларга hәм  тыңларга тиешбез. Әниләргә авыр сүз әйтеп рәнҗетергә хакыбыз юк.

                                                              Латыйпова Әдилә 5 “Б сыйныфы

Моя мама – это самый близкий для меня человек. Она всегда меня поддерживает, помогает и дает советы .

Мамочка всегда радует всю нашу семью красиво накрытым столом и вкусной едой.

                                                                   Петрова Яна 4 “Б”сыйныфы

Я очень люблю свою маму. Она самый близкий мне человек. Мамочка подарила мне жизнь, научила отличать добро от зла. Как сделать

так, чтобы она никогда не болела, не грустила?

                                                  Кривошеева Василина  4 “Б” сыйныфы

Бәхет телисе килә.

Ана булу иң матур халәт hәм моңа хөрмәт белән карарга кирәк. Сөйкемле хатын-кызларга ана бәхете телисе килә, күңелләребездә табигать тарфыннан салынган мәхәббәт беркайчан да бетмәсен. Әниләр көне белән котларга рөхсәт итегез! Гаилә бәхете, балалар тәрбияләүдә уңышлар телибез, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез!

Ихтирам белән, татар теле кафедрасы укытучылары

О маме.

Кто утром встает рано                                                  

Вместе с солнцем алым  ?                                       

Кто нам печет душистый хлеб

И спасает от многих бед?

Кто нас никогда не забывает,

Наши слова всегда понимает?

Кто нас всегда слушает,

Вкусными сладостями балует?

Кто нас учит говорить,

Ровно, прямо ходить,

В трудную минуту помогает,

Нашу боль облегчает,

Нас удивить всегда рады?

Это, конечно, наши мамы!

Гатиатулиина Мария 4 “Б”сыйныфы

Баш мөхәррир: Таһирова Гөлназ Гарифулловна.

Рәссам, язмаларны компьютерда җыючы:Таһирова Гөлнур Җәмилевна

Җаваплы сәркатип: Хадыев Салават.

Корректор: Дмитриева Евгения.

Хатлар языгыз:

420075

Вахитов районы,

Волков урамы, 3

5 нче лицей ГББМУ

Телефон: 238-33-60