Страница для родителей

На этой странице собраны материалы для родителей. Читайте, изучайте, применяйте!

Хазиева Венера Мазгаровна

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый. 

Хазиева Венера Мазгаровна

Балагыз нинди төс ярата?

 

         Бер төркем галимнәр, кызлар һәм малайлар ясаган рәсемнәргә карап, тикшерү үткәргән. Алар, сүрәтләрендә нинди төсне күбрәк куллануына карап, баланың холкын, тирә-якка һәм гаиләсенә мөнәсәбәтен алдан фаразлап була, дигән нәтиҗә ясаганнар. Хөрмәтле әти-әниләр! Ул яки кызыгызның яраткан төсеннән аның турында сез дә күбрәк белә аласыз.

Хазиева Венера Мазгаровна

Әдәпле булу серләре.

 

          Әдәплелек кагыйдәләре элекке заманнардан ук килә. Әби-бабаларыбыз яшәгән чорда гарәп әлифбасы белән язылган «Әдәплелек кагыйдәләре» дигән китап булган һәм ул кулдан кулга күчеп йөргән. Татар халкының әдәплелек турында күпме матур мәкальләре бар. «Җылы сүз – җан азыгы», «Яман гадәт тиз йога» h. б. Әти-әниләре, әби-бабалары балаларны һәрвакыт яхшы гадәтләргә өйрәткәннәр. Әбиләр белән үскән балалар бүген дә иптәшләреннән әдәпле, инсафлы булулары белән аерылып торалар.