Что? Где? Когда?

внеклассное мероприятие для начального класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klasstan_tysh_chara.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Класстан тыш чара:

                                                                                                                                   

                                                                  I квалификацион категорияле

                                                                  башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                   Галиуллина Лениза Фәрит кызы                                                                      

        2010 ел

ТЕМА: НӘРСӘ? КАЙДА? КАЙЧАН?

Максат:

  • Математика фәне буенча белем запасы туплау;
  • Белемнәрне стандарт булмаган ситуацияләрдә кулланырга

                өйрәтү;

  • Фикерләү сәләтен үстерү;
  • Кыенлыкларны җиңәргә өйрәтү;
  • Үзара ярдәмләшү, командаң өчен җаваплылык тәрбияләү:

Кереш әңгәмә

  • Балалар, сез “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән викторинаны яратасызмы?  (Әйе)
  • Ни өчен?  (Авыр һәм кызыклы сораулар бирелә.)
  • Бу уенда сезгә нәрсә ошый?  (Җаваплар фикер алышудан соң табыла.)
  •      - Бүген без сезнең белән шушы уенны үткәрербез.Ул безнең илдә генә түгел, хәттә чит илләрдә дә бик популяр икән.
  • Укучылар, бу уен кемнәр арасында бара? (Тамашачылар һәм яшь галимнәр.)
  • Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу викторинада катнашучы кешеләрне  яшь галимнәр дип атыйлар? (Алар бик күп беләләр.)
  • Күп белү өчен нишләргә кирәк? (Күп китаплар,энцеклопедияләр укырга кирәк.)
  • Дөрес, күп белер өчен,күбрәк шөгыльләнергә, яхшы укырга һәм һәрьяклап үскән булырга кирәк.Бүген сез үзегезне сынап карарсыз һәм яшь галимнәр командасында уйнауның никадәр авыр эш икәнен белерсез. Уен гадати генә булмый. Әкият геройлары сезгә математик сораулар бирерләр. Бүгенге уенның символы, викторинадагы кебек, ябалак булыр.
  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, ни өчен ябалак, ә башка кош түгел?(Ябалак ул-акыллылык символы.)
  • “Көче булган берне егар, белеме булган меңне егар” дигән халык әйтеме дә бар

Уен барышы

Уенны башлыйбыз. Кагыйдәләрне тыңлагыз:

  1. Сорауга карап, фикер алышу өчен билгеле бер вакыт бирелә.
  2. Команда әгъзалары үзара фикер алышалар.
  3. Сигнал бирелгәннән соң, фикер алышу туктатыла.
  4. Команданың җаваплары әзер булгач кулларын күтәрәләр.
  5. Копитан сорауга кем җавап бирәсен әйткәч кенә, командадан бер кеше җавап бирә. Дөрес җавап кына исәпкә алына.
  6. Җавап дөрес булмаса, бүләкне сорау бирүчегә җибәрәбез.

Шулай итеп, яшь галимнәребез, игътибарлы булыгыз, төгәл итеп җаваплар бирегез.

  • Уенны башлыйбыз. Уңышлар сезгә.

1 нче конверт.

 Бу хат ерак Антарктидадан килде.Аны сезгә Умка исемле аю баласы җибәргән.

Игътибар!

Сорау. Кайсы авыррак: 1 килограмм кадакмы, әллә 1 килограмм мамыкмы?

Җавап. Бертигез.

2 нче конверт.

 Яшь галимнәргә каршы профессор Хуҗа Насретдин уйный. Ул үзенең авыл академиясендә төрле мисалларны компьютерда чишәргә ярата.Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итә.

-10

-5

+6

10

 Җавапта 10 булырлык итеп, шакмакларга саннар куегыз һәм мисалларны чишегез.

29

-10

9

-5

4

+6

10


3нче конверт

.Хөрмәтле яшь галимнәр, сезгә каршы бер үк вакытта икәү уйны. Бу –Кәҗә белән Сарык. Алар да викторинаны бик яраталар, шуңа күрә катнашырга теләгәннәр.

        Игътибар! Кара тартма: серле цифрлар һәм серле билгеләр

тартмада

                   

символлары язылган карточкалар).

        Сорау. Бу өч 9 саныннан ничек итеп 90 санын китереп чыгарырга мөмкин?

(Җавап.  99-9=90).

4 нче конверт.

 Хәзер сезгә каршы викторинаның иң яшь уенчылары Сертотмас үрдәк уйный. Сертотмас, әле мәктәпкә йөрмәсә дә, математика белән мавыга. Сезгә авыр, ләкин бик кызыклы сорау тәкъдим итә.

Игътибар белән тыңлагыз. Һәр стена буенда 2 урындык булырлык итеп, 5 урындыкны ничек тезергә?        

        (Командага дәфтәр бите һәм 5 түгәрәк өләшенә)

ЯЛ ВАКЫТЫ: Беренче класс кызлары Яшь галимнәргә багышлап җыр башкаралар.        

5 нче конверт.

 Яшь галимнәргә каршы Мыраубатыр әкиятенең төп герое уйный.

Димәк,яшь галимнәр, сезгә каршы ягымлы, шук, тәмлетамак Мырау уйный.Менә аның

биреме: өчпочмак, дүртпочмак, түгәрәк файдаланып,өй һәм чеби ясарга.

Фигаураны берничә тапкыр кулланырга мөмкин.

6 нчы конверт

. Игътибар! Блиц- турнир! (командадагы һәр кеше бер мисал чишә.)

37+53=            5   2=        12:2=        20-10=

68-15=            9   5=         8:2=                  15+2=

7 нче конверт.

 Бу биремне сезгә, игътибарлылыкны сынау өчен, җырчы күбәләк җидәргән. Игътибар белән карагыз (рәсем күрсәтелә һәм алып куела) Ә хәзер әйтегез:

һәм рәсем нинди геометрик фигуралардан төзелгән? Алар бер-берсеннән нәрсәләр белән аерылалар?

         

8 нче конверт.

 Бу хат мультфильмнар шәһәреннән. Аны сезгә шат күңелле фил малае җибәргән. Ул болай дип яза: “Хөрмәтле яшь галимнәр! Мин шигырь- мәсьәлә уйлап чыгарга бик яратам. Бу мәсьәләне мин сезнең өчен уйлап чыгардым. Җиңү телим сезгә! Фил малае”. Менә аның мәсьәләсе:

        Ишегалдында өч әтәч һәм берничә кәҗә бәтие уйнап йөри. Аларның аякларын барысын бер кушып санасак, унсигез аяк килеп чыга . Ишегалдында ничә кәҗә бәтие булган?               ( Җавап: 3 кәҗә бәтие)

9 нчы конверт

Бу хатны сезгә Бабай яза. Игътибар! “Хөрмәтле яшь галимнәр. Мин елга буенда торам.Минем бүрем, кәҗәм, кәбестәм һәм бер көймәм бар.Миңа елга аша чыгарга кирәк. Көймәгә үзем белән тагы бер генә әйбер ала алам. Ләкин кәҗә белән кәбестәне, бүре белән кәҗәне бергә калдырырга ярамый. Миңа ничек елга аша чыгарга?”

ЙОМГАКЛАУ.

 Безнең викторина ахырына якынлашты. Сез бик яхшы эшләдегез. Актив катнашканыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәтләр.

УЕННЫҢ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

1.  Сорауга карап, фикер алышу өчен                билгеле бер вакыт бирелә.

  1. Команда әгъзалары үзара фикер   алышалар.

 

  1. Сигнал бирелгәннән соң, фикер алышу туктатыла.

  1. Команданың җаваплары әзер булгач кулларын күтәрәләр.

  1. Капитан җавап бирергә теләүче команда әгъзасына сүз биргәч командадан бер кеше җавап бирә. Дөрес җавап кына исәпкә алына.

  1. Җавап дөрес булмаса, бүләкне сорау бирүчегә җибәрәбез.