Страница для родителей

На этой странице собраны материалы для родителей. Читайте, изучайте, применяйте!

Әти - әниләр өчен консультация "Бәлане булдырмыйк дисәк."

Хөрмәтле әти – әниләр! Өлкәннәр! Хәтерегездә тотыгыз: бала һәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла. Шуңа күрә, урамда йөргәндә, юл аша чыкканда үзегез дә һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен һәрчак төгәл үтәгез. Фаҗигане булдырмый калдыруда барсын да эшләгез!

"Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?"

         Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?

                           Әти – әниләргә   киңәшләр.

1.   Әдәплелек - кешенең эчке культурасын билгели торган эшләрнең суммасы ул. Баланы кечкенәдән үк үз-үзен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерү   мөһим. Аны миһербанлы булырга, кылган эшләренең асылына төшендерә, «яхшыны яманнан аера белергә» өйрәтергә кирәк.

           - Яхшы бул! Кешенең шатлыгын да, кайгысын да күрә бел, ярдәм итә улыр идебел, -дип  өйрәтәбез.