Әти - әниләр өчен консультация "Бәлане булдырмыйк дисәк."
консультация (старшая группа) по теме

Гильмутдинова Гузелия Хусаиновна

Хөрмәтле әти – әниләр! Өлкәннәр! Хәтерегездә тотыгыз: бала һәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла. Шуңа күрә, урамда йөргәндә, юл аша чыкканда үзегез дә һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен һәрчак төгәл үтәгез. Фаҗигане булдырмый калдыруда барсын да эшләгез!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл seznen_ochen.docx18.04 КБ

Предварительный просмотр:

                 Сезнең өчен, әти – әниләр.

 Бәлане булдырмыйк дисәк.


          Әниләргә  һәм әтиләргә.

          Юл аша чыгар алдыннан, светафорның эшләү – эшләмәве белән кызыксыныгыз, светофорда янган төсле утларның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте белән турыдан – туры бәйләнеше барлыгы хакында балагызга аңлатыгыз.

          Балагызга юл билгеләрен  күрсәтегез, аңа ул билгеләрнең ни өчен куелганлыгы турында сөйләгез.

          Кибеткә яки бүтән җиргә барган чакта балагызны да ияртсәгез, аңа өегезгә кайту юлын өйрәтегез.

          Урамда машинада барганда теге яки бу очракта ни эшләргә кирәклеге хакында балагызга сөйләгез. Аның үзенә дә сораулар бирегез  (әйтик, бу юл билгесе ни аңлата, теге укучы бала юл аркылы дөрес чыктымы, һ.б.)

          Урамда йөргәндә игътибарлы һәм сак булырга кирәклеге турында һәрдаим балагызның исенә төшерегез.

                       

                                      Сез ничек уйлыйсыз?

         Ана белән бала тротуар буйлап бара иде. Шулвакыт бала урамның теге ягындагы әбисен күреп алды һәм тиз генә аның янына ашыкты. Бу вакытта урамда машиналар хәрәкәт итә иде.

        Сорау: Ананың ялгышлыгы нидә?

         Алсу белән Гөлназны бүген бакчадан Алсуның әнисе алды. Кызлар җитәкләшеп, көлешә – көлешә атлыйлар.

         Менә алар үзләре яшәгән йорт янына ук килеп җиттеләр. Алсуның әнисе киосктан гәзит алырга тукталды. Кызлар ишегалдына таба йөгерделәр. Шулвакыт ишегалдыннан бер машина килеп чыкты. Кызлар, аны күрүгә, куркудан бер – берсен читкә өстери башладылар. Гөлназ егылды. Бәхете бар икән, шофёр машинасын читкә борып өлгерде.

         Сорау: Алсуның әнисенең ялгышлыгы нидә? Әлеге хәл уңаеннан сез үз балагызга тагын ниләр сөйли алыр идегез?

Хөрмәтле әти – әниләр!  Өлкәннәр!

             Хәтерегездә тотыгыз: бала һәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла. Шуңа күрә, урамда йөргәндә, юл аша чыкканда үзегез дә һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен һәрчак төгәл үтәгез. Фаҗигане булдырмый калдыруда барсын да эшләгез!

      АХ

        А