Материалы по татарскому языку

Мөхәммәтова Зилә Рафаел кызы

Предварительный просмотр:

                                                                                              Татар теле    5 сыйныф

Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә дөрес аера белү күнекмәләре формалаштыру;

(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка  ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен  һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек, Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. Казан: Татарстан китап нәшрияты.

Дәрес планы

I. Оештыру моменты

1. Укучыларны сәламләү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү, дежур укучы рапортын тыңлау.

3. Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.

II. Өй  эшен тикшерү

1. Укучыларга өй эшен тикшерү максатыннан тест биремнәре тарату.

2. Җавапларны парларда тикшерү.

3. Нәтиҗә ясау.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

  1. Дәрес эпиграфы итеп сайланган шигъри өзекне уку.  Астына сызылгын сүзләргә транскрипция ясау.
  2. Уку мәсьәләсен формалаштыру.

2. Яңа теманы аңлату.

  1. Биремле сүзлек диктанты язу.
  2. [w] авазы әйтелгән сүзләрнең һәм [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре буенча нәтиҗә ясау.
  3. Кагыйдә формалаштыру.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

      1.  Дәреслек белән эш.       нче күнегү.

      2. Физкульминут ясау

      3. Вариантлап биремле карточкалардан эшләү.

4. Вариантларны алмашып, парларда биремнәр үтәлешенең дөреслеген тикшерү.

 VI. Өй эше бирү.

1. Бүгенге темага кагылышлы сүзләр кергән шигырьдән өзекләр язарга.

2. Кагыйдә үзенчәлекләрен чагылдырган әкият иҗат ит.

  VII. Йомгаклау.       1. Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә бәя.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

- Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәрте.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым

Хуш, хәерле сәгатьтә!

(бу урында тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана)

- Бүген ... нче февраль. Урамда кыш фасылының  матур көне. Без татар теле дәресенә әзерләндек. Сыйныфта барыбыз да бар. Дәрескә бөтенебез дә әзер. Өй эше “Сөйләмдә тартык авазларның үзгәреше. [г], [гъ], [к], [къ] авазлары алдыннан килгәндә [н]авазының [ң] лашуы. [к], [къ] авзлары кергән сүзләрнең дөрес язылышы.”темасына карата бирелгән сорауларга җаваплар әзерләргә иде”)

-Укучылар, сезнең барыгызны да исән-имин күрүемә мин бик шат. Дәрестә яңа теманы үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим үзегезгә.

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат: Үткән  теманы үзләштерү дәрәҗәсен, ягъни өй эше дөреслеген тикшерү.

-Укучылар, сез үзегезгә бирелгән сорауларга дөрес җавап бирсәгез, дәрестә алга таба уңышка ирешерсез. Шуңа күрә өй эшен тикшерү максатыннан, мин сезгә тест биремнәре тәкъдим итәм. (Һәр балага тест биремнәре таратыла. Укучылар биремнәр белән танышалар, аңлашылмаган төшенчәләр, сүзләр булганда сорыйлар). Балалар, барыгыз да биремнәр белән таныштымы? Биремнәрнең бөтенесе дә аңлашыламы? Хәзер сез нәрсә эшләргә тиеш?

- Без бирелгән сорауларга бер дөрес җавапны гына сайларга тиеш.

-Укучылар, әгәр дә җавап бирү төгәлләнсә, янәшәдәге иптәшегез белән дәфтәрләрегезне алмаштырып, тест җавапларының дөреслеген тикшерик. (парларда тикшерү). Балалар,.кемнең бер хатасы да юк-бишле,  1 хатага дүртле, 2-3 хатага  өчле билгесе куябыз.

 (Укытучы өйгә эшнең үтәлеш дәрәҗәсен билгеләп китә.)

III.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

“Бу җирдә күп булды сугышлар, 
Янгыннар,
явымнар, давыллар, 
Киселде күп батыр тормышлар, 
Янды зур калалар,
авыллар!   М.Җәлил “Чәчәкләр” шигыре.

-Алга таба без үзебез укыган шигырьдә асларына сызылган сүзләргә  транскрипция ясарбыз. Мин 1 укучының такта яныны чыгуын, ә башка укучыларның әлеге биремнәрне урыннарда башкаруын сорыйм.Дәфтәрләргә бүгенге числоны,сыйныф эше дип язып куегыз.Аннан соң сүзләрнең транскрипциясен язып куегыз. ... такта янында эшлиләр.

Явымнар – [йаwымнар], давыллар [даwыллар], авыллар [аwыллар]  

 (Транскрипциядә укучылар в хәрефенең [w] авазы белән бирелүен күрә һәм әйтә алырга тиеш.)

Яз - [йаз], яшел – [йәшэл], юкә – [йүкә], юрган – [йургъан], елак -  [йылакъ]

-Укучылар, без бергәләп нинди зур теманы үзләштерә башладык, искә төшерик әле .

-Без татар теле грамматикасының “Орфография” бүлеген өйрәнә башладык. Орфография сүзләрнең дөрес язылышын өйрәнә торган фән.

 -Балалар, әйдәгез бергәләп, бүгенге дәресебездә үзебез өчен максат куйыйк. Моның өчен тактадагы сүзләргә тагын бер кат карагыз.

  Көтелгән  җавап үрнәге:

- Бүгенге дәрестә [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы, [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышын өйрәнербез.

  - Бик дөрес, балалар, бүгенге дәресебез, [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы һәм [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышына багышлана.

Бергәләп формалаштырган максатыбызга ирешү өчен, без төрле күнегүләр башкарырбыз, чагыштырып нәтиҗәләр ясарбыз, үзебез чыгарган кагыйдәләрне дәреслектәге билгеләмәлмәр белән чагыштырырбыз, дөресләрбез.

2. Яңа теманы аңлату.

1. Сүзлек диктанты язу.

- Авыл, давыл, тау, дәүләт, яз, яшел, юл, кыңгырау, яр, тарлавык.

- Сүзләрнең транскрипциясен язу.

2. [w] авазы әйтелгән сүзләрнең һәм [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре буенча нәтиҗә ясау.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслек белән эш.

- 213 күнегүне эшләү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп уку. Сорауларга җавап бирү.

- 214 күнегү не эшләү. Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Бирем буенча эшләү.

2. Физкультминут ясау (хәрәкәтләр белән)

“Бездә дуслык”

Бер-кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч-кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт-кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч-бездә дуслык,бездә көч.

    VI. Өй эше бирү.

-Укучылар, һәрвакыттагыча, мин сезгә 3 төрле өй эше тәкъдим итәм. Көндәлекләрегезгә язып куегыз.

1. 219 нчы күнегүне эшлә.

2.  Бүгенге темага кагылышлы сүзләр кергән 5 мәкаль яки табышмак табып яз.

3. Кагыйдә үзенчәлекләрен чагылдырган әкият иҗат ит.

VII. Йомгаклау.    - Инде дәрестә үзебез чыгарган кагыйдәне һәркем эчтән генә исенә төшерсен.Укучылар, без күнегүләрдән соң ясаган нәтиҗәләр дөрес булганмы? Дәреслектәге кагыйдә безнекеннән аерылмыймы?

IX. Йомгаклау.

Инде дәрестә алган билгеләрегезне йомгаклап, гомумән дәрес өчен билге куяр вакыт җитте. Ягез , кемнәр ничәле алыр икән. (укучыларның үзбәяләре тыңлана, кирәк булса, төзәтмәләр кертелә. Билгеләр көндәлекләргә төшерелә.)

- Укучылар , бүгенге дәрестә кемгә авыр булды?   (....)

- Ә кемнәр алдагы дәрестә тагын да тырышып эшләргә сүз бирә? (...)

- Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы?

        

Чәчәкләр

Барыгыз болынга, балалар! 
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез! 
Елмайсын күреп шат аналар, 
Юансын боеккан күңлегез.

Болында күп матур чәчәкләр, 
Барсы да татлы хуш ислеләр. 
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр, 
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.

Җил көйләп тирбәтә аларны, 
Иркәли кояшның нурлары. 
Алар бит изге Җир-ананың 
Сөекле кызлары, уллары.

Бу җирдә күп булды сугышлар, 
Янгыннар, явымнар, давыллар, 
Киселде күп батыр тормышлар, 
Янды зур калалар, авыллар.

Ил эчен барды бу зур көрәш, 
Давыллы, дарылы елларда.
Сеңде бу туфракка күпме яшь, 
Күпме кан тамды бу кырларга.

Шул каннар һәм яшьләр аркылы, 
Ил бөек җиңүгә иреште. 
Яз килде; дулкынлы, ялкынлы, 
Чәчәккә төренде җир өсте.

Бу гөлләр шытты Җир-ананың 
Яралы йөрәге түрендә. 
Ничек ул йөрәкнең янганын 
Мин күрәм аның һәр гөлендә.

Җыегыз, балалар, сез җирнең 
Бу нәфис һәм иркә гөлләрен. 
Китерегез данлыклы хөр илнең, 
Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен.

Сезнең дә, бәлки, бу сугышта 
Үлгәндер атагыз, агагыз, 
Хәтерләп сезне соң сулышта... 
Һәм бардыр йөрәктә ярагыз.

Сез назлап үбегез гөлләрне, 
Хуш истән күңлегез ачылсын. 
Җир бирде сезгә шат көннәрне, 
Йотып тир, кан һәм яшь тамчысын.

Балалар, сез гөлләр үзегез, 
Чыктыгыз калкып җир карныннан.
Һәм чәчәк аттыгыз, үстегез 
Атагыз, агагыз каныннан.

Сез безгә шулкадәр кадерле, 
Шулкадәр ягымлы, сөйкемле! 
Ал таңы алдагы дәвернең 
Йөзегездә чагыладыр шикелле.

Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр, 
Дәрт биреп безнең шат күңелгә. 
Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр 
Бит җиңеп алынган гомергә.

1943, 9 ноябрь    Муса Җәлил



Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Сүз төркемнәре.

Максат: Сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен үстерү.

Дәрес тибы: үткәннәрне кабатлау һәм системалаштыру.

3сыйныф. "Татар теле"  Беренче кисәк И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова.

Җиһазлау:  презентация PowerPoint «Сүзтөркемнәре», компьютер, проектор.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

1)Яхшы кәеф булдыру.

                           -Хәерле иртә, балалар. Кәефләрегез ничек?

                           -Кояшлы иртә кебек.

     - Бик яхшы. Кояшлы көнне без бер-беребезгә карап елмаеп, тагын да балкытып җибәрик, бу күтәренке күңел дәрес ахырына кадәр дәвам итсен.

    -Укучылар, искә төшереп үтик әле, үткән дәрестә нинди теманы өйрәндек?

(Тамыр һәм кушымча. Тамыр сүзләр. Тамырдаш сүзләр.) Кагыйдәләрне кабатлау.

Өй эшен тикшерү.

Ничек уйлыйсыз бүгенге дәрестә без ниләр өйрәнербез икән?

  II.Төп өлеш.

  1. Матур язу күнегүе: бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрен генә сайлап языгыз.

      Зәңгәр, абага, казый, алмалар, тозлы, очырта, арыслан, ява, Алмаз, абый, зур, чаба.

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? Соравына җавап бирә, предметны белдерә)

Бу төркемгә кергән сүзләр ничек атала? (исем)

 2). Әйдәгез исем турында алган белемнәребезне модельләштерик.(Интерактив такта белән эш)

-  Исем нәрсәне белдерә?

-  Нинди сорауларга җавап бирә?

-  Исемнәр нинди ике төргә бүленә?

-  Исем нәрсә белән төрләнә?

Молодцы! Дәресебезне дәвам итик.

3). .Хәзер тактада язылган сүзләр арасыннан предметның билгесен белдергән сүзләрне табып языйк.  Нинди сүзләрне язарсыз? Аларны без ничек атый идек? (сыйфат)

Тест үтәү.

1.Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

1.     Предметның билгесен белдерә.

2.     Предметның эшен белдерә

3.     Предметны белдерә

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

1.Кем? Нәрсә?

2.Нинди? Кайсы?

3.Нишли? Нишләде?

3.Кайсы юлда сыйфатлар гына язылган?

1.Яшел, бара, кызыл.

2.Әби, матур, чаба.

3.Биек, зәңгәр, тәмле.

      Булдырдыгыз укучылар. Сыйфат турында алган белемнәребезне барлап чыктык. Сез бик җитез һәм тапкыр булдыгыз, шуның өчен бер-берегезне мактап алыгыз. Иптәшегез турында 2 шәр матур сыйфат уйлап әйтегез. (Ләлә ягымлы, тыйнак...  Ильмир ярдәмчел, җитез...) Молодцы.    

  4) .Ә хәзер тактадагы сүзләр арасыннан предметның эшен белдергән сүзләрне язып алабыз. Тикшерәбез.

  III. Физминутка.

 - Әйдәгез үзебезнең эшебезне күрсәтеп бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә предметлар әйтәм сез аларның эшен, хәрәкәтен күрсәтерсез.(куян,кош, аю, бака, пианист, гармунчы, йөгерешче,язучы. ) Булдырдыгыз, молодцы!         Хәрәкәттә бәрәкәт дигән безнең татар халкы.  Кече яшьтән  үк  без көчле, сау-сәламәт булып үсәргә тиеш. Һәркөн иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгелләнергә. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән безнең татар халкы.

IV. Белемнәрне ныгыту. Әйдәгез хәзер бүгенге дәреснең темасын билгелибез. (Исем, сыйфат, фигыль.) Ә бер сүз белән аларны сүз төркемнәре дип атыйлар. Димәк, дәреснең темасы:....

Ә нинди максат куярсыз?

Ә хәзер экранга карыйбыз.

Белмәмеш уен белән мавыгып исемнәрне язарга оныткан, әйдәгез  булышыйк.

    Нокта урынына тиешле исемне куй: ... оча,  ... тегә, ... өрә, ... ява, ... үсә, ...җырлый, ... укый, ... кызара. (дәфтәрләрдә эш.)

  V. Рефлексия

-Без нинди сүз төркемнәрен кабатлап үттек?

- Сүз төркемнәрен нинди фән өйрәнә.?

     Укучылар, без сезнең белән  барлык сүз төркемнәре белән дә танышмадык. Калганнары белән Морфология фәне сезне зур сыйныфларда таныштырыр.

Бүгенге дәрес өчен бик зур рәхмәт.

Өй эше.

Һәр сүз төркеменә дә 5 мисал язарга.

Үзбәя.

Тест үтәү.

1.Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

1.     Предметның билгесен белдерә.

2.     Предметның эшен белдерә.

3.     Предметны белдерә.

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

          1.Кем? Нәрсә?

          2.Нинди? Кайсы?

           3.Нишли? Нишләде?

3.Кайсы юлда сыйфатлар гына язылган?

          1.Яшел, бара, кызыл.

          2.Әби, матур, чаба.

           3.Биек,зәңгәр,тәмле.