Мөхәммәтова Зилә Рафаел кызы

татар һәм инглиз телләре укытучысы сайты

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Профессия: Татар һәм инглиз телләре укытучысы

Профессиональные интересы: телләр өлкәсендәге белемнәремне тагын да камилләштерергә

Увлечения: чаңгыда, тимераякта шуу

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казан шәһәре

Место работы: Совет районының МББУ "126 нчы гимназия"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mukhametova-zilya-rafaelovna

О себе

Үзем турында

   Мин, Мөхәммәтова Зилә Рафаел кызы, 1985 елның 18 нче февралендә Мөслим районы Метрәй авылында туганмын. 1991 - 2002 нче елларда Метрәй урта мәктәбендә белем алдым.
    Балачак хыялым – укытучы булу иде. Мәктәпне тәмамлагач, юллар мине Казан дәүләт педагогия университетының татар филологиясе факультетына китерде.

   Хәзерге вакытта мин Казан шәһәре Совет районының 126 нчы гимназиясендә татар һәм инглиз телләрен укытам. Педагогик эшчәнлеккә мин бераз урау юллар аша килдем. Югары уку йортын тәмамлаганнан сон абыйларым юлыннан банкка эшкә киттем, тик балаларга булган мәхәббәтем мине кире мәктәпкә тартып китерде. Үземне мәктәптән, балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм.  Һәр дәресемне нәтиҗәле итеп, иҗади алымнар кулланып үткәрергә тырышам.  
   Методик темам: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша аралашу компетенциясен үстерү".
  Мәгълүмати технологияләрдән файдалану - заман таләбе. Мин үз дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам. Укытучы-новаторларның эш тәҗрибәсен өйрәнәм, методик яңалыклар белән танышып барам. Класс җитәкчесе дә булып торам әле мин гимназиядә. Балалар, әти-әниләр белән иңне-иңгә куеп аңлашып эшлибез. 
     Укучыларым фән олимпиадаларында, район һәм республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фоат Садриев "Бәхетсезләр бәхете"

Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Мои достижения

Благодарность педагогу-наставнику победителя Международной грамматической олимпиады "Grammarize Today", 2013 год
Благодарность регионального оргкомитета игры конкурса "Русский медвежонок-языкознание для всех", 2015 год
Почетная грамота РОО, 2015г.

Сертификат участника заочного республиканского конкурса технологических карт "Я открою вам секрет", 2016г.
Благодарность администрации Муслюмовского лицея, 2016г.
 

 

Моё портфолио

Укытучы - кеше гомеренең бизәкчесе, маякчы, җитәкләүче, акыл һәм зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта аларны саклаучы, кирәк вакытта яклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан ул. Бүген галим дә, табиб та, ташчы да, иген игүче дә Укытучы кебек олы исем алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.

 

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: