Әти-әниләр өчен

Камалиева Мәдинә Салихулла кызы
Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр.   Р.Фәхреддин

  

 

 

 

·     

 



 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Гыйбрәтле сүзләр18.21 КБ
Файл Ата-аналарга киңәшләр20.59 КБ

Предварительный просмотр:

Гыйбрәтле сүзләр

Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.                                                                            Р. Фәхреддин

Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә – гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш.

                                                   “Әдәбе тәкълим» Казан. 1908. 8 нче бит

Тәрбиядән яраладыр тәрбия.              

                                              Р. Фәхреддин

Бөтен хикмәт тәрбиядәдер

                                                   Р. Фәхреддин

Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була.  Р. Фәхреддин

Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың,

Яманга күнсәң, әрәм булырсың.

                                                    Р. Фәхреддин

Үзегезне яхшы исем берлә искә алырлык эшләр калдырырга тырышыгыз.

                                                                                      Р. Фәхреддин



Предварительный просмотр:

   Ата-аналарга  киңәшләр:

  • Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.     
  • Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.      
  • Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.      
  • Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.     
  • Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.      
  • Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.       
  • Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.    
  • Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.      
  • Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.      
  • Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр  ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.      
  • Баланың  борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.       
  • Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап  алыгыз.     
  • Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк  әзерләмәгез.  Ни чәчсәң, шуны урырсың.

   “Сабантуй” балалар журналыннан алынды (2016)