ДЙАга әзерләнү Укучыларга кайбер киңәшләр

Мирзаянова Лүзия Хабибяновна

Предварительный просмотр:

Сүзләрне   морфологик   яктан  тикшерү тәртибе

Исемгә  морфологик  анализ

  1. Сүз төркемен әйтергә.
  2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә.
  3. Санын әйтергә.
  4. Килешен әйтергә.
  5. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын билгеләргә.
  6. Кайсы сүзгә иярүен яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
  7. Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен билгеләргә.Ясалма булса, ясалу ысулын әйтергә.

Анализ үрнәге

Безнең илебездә кешене хезмәт зурлый.

Илебездә - исем, уртаклык исем, берлек санда, урын – вакыт килешендә, 1зат күплек сан тартым белән төрләнгән, зурлый фигыленә ияргән, хәл, тамыр исем.

Сыйфатка  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Дәрәҗәсен билгеләргә.

3.Исемләшү – исемләшмәвен әйтергә.

4.Исемләшмәсә, кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.

5.Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.

6.Ясалышы  ягыннан  төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Җыегыз, балалар, сез җирнең

Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.

Нәфис, иркә - сыйфатлар, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгәннәр, гөлләрен исемен ачыклаганнар, җөмләдә аергыч булып килгәннәр, ясалышлары  ягыннан  тамыр сүзләр.

Санга  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.

4.Төрләнү – төрләнмәвен әйтергә.

5.Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

6.Ясалышы  ягыннан  төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

2000 нче елның декабрь аенда татар халкының сөекле шагыйре Хәсән Туфанның тууына 100 ел тулды.

Ике меңенче – сан, тәртип саны, елның сүзен ачыклаган, төрләнми, җөмләдә аергыч составында килгән, тамыр сүз.

Рәвешләргә  морфологик  анализ

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.

4..Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

5.Ясалышы  ягыннан  төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Бүген Әтнәдә мәшһүр галим Шиһабетдин Мәрҗәни музее ачыла.

Бүген – рәвеш, вакыт рәвеше, ачыла фигылен ачыклый, вакыт хәле булып килгән, ясалышы  ягыннан  кушма сүз.

Алмашлыкларга  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Төрләнү – төрләнмәвен әйтергә.

4.Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

5.Ясалышы  ягыннан  төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш турында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Алар – алмашлык, зат алмашлыгы, күплек санда, баш килештә, җөмләдә - ия, тамыр сүз.

Фигыльнең затланышлы төрләре

Хикәя, боерык, шарт фигыльләргә  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә.

3. Төркемчәсен билгеләргә.

4. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

5. Зат – санын күрсәтергә.

6. Заман белән төрләнү – төрләнмәвен аңлатырга. Төрләнсә, заманын билгеләргә.

7. Юнәлешен әйтергә.

8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Ай чыга Арча кырыннан, сәгатен белеп кенә...(Х.Туфан)

Чыга – фигыль, затланышлы, хикәя фигыль, барлыкта, III зат берлек санда, заман белән төрләнә, хәзерге заманда, төп юнәлештә, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Фигыльнең затланышсыз төрләре

Сыйфат фигыльгә  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Заманын билгеләргә.

5. Юнәлешен әйтергә.

6. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Иделгә сузылган айлы юлдан Тын гына, моң гына җыр ага.(Х.Туфан)

Сузылган – фигыль, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, заман белән төрләнә, үткән заманда, төшем юнәлешендә, җөмләдә аергыч булып килгән.

Хәл фигыль, инфинитивка  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Заманын билгеләргә.

5. Юнәлешен әйтергә.

6. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Сокланып җирнең яменә

Йолдызлар янып тора.( Х.Туфан)

Сокланып – фигыль, затланышсыз, хәл фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килгән.

Исем фигыльгә  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

4. Юнәлешен әйтергә.

5. Санын күрсәтергә.

6.Килешен билгеләргә.

7.Тартым белән төрләнү – төрләнмәвен ачыкларга.

8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Сагындырды сызылып таңнар атуы...(И.Юзеев)

Атуы - фигыль, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта , төп юнәлештә, берлек санда, баш килештә, тартым белән төрләнгән, җөмләдә ия булып килгән.

Аваз ияртемнәренә  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Мәгънәсен аңлатырга.

3.Җөмләнең нинди кисәге булуын ачыкларга.

4.Ясалышын аңлатырга.

Анализ үрнәге

Чут – чут сайрый сандугачлар, җәйге таң сызылып бара.(Ә. Ерикәй)

Чут – чут – аваз ияртеме, сандугач тавышын белдерә, җөмләдә рәвеш хәле булып килгән, парлы сүз.

Бәйлекләргә  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Таләп иткән килеше буенча төркемчәсен әйтергә.

3.Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

Анализ үрнәге

Күк йөзе соры болытлар белән каплана.(Г. Ибраһимов)

Белән – бәйлек, баш килешен таләп итүче, сүзләрне бәйли (болытлар белән каплана).

Теркәгечләргә  морфологик  анализ

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

Анализ үрнәге

Яз килеп үтеп тә китте, ә тормыш дәвам итә.(Х.Туфан)

Ә - теркәгеч, тезүче, каршы куючы теркәгеч, җөмләләрне бәйли.

Кисәкчәләргә  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Шул турыда аз гына – биш – алты сүз сөйлим әле,

Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.(Г.Тукай)

Гына – кисәкчә, чикләүче кисәкчә, аз сүзенә карый.

Әле – кисәкчә, үтенү, теләк, каар кылуны белдерүче кисәкчә, сөйлим, җырлыйм, көйлим сүзләрнә карый.

Хәбәрлек сүзләргә  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Мәгънәсен аңлатырга.

3. Җөмләнең нинди кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,

Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Кирәк – хәбәрлек сүз, таләп ителгән, булуы тиешле, зарур мәгънәсендә, җөмләдә аергыч булып килгән.

Ымлыкларга  морфологик  анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

Аһ, үләм бит бу бәладән кем килеп йолкыр мине?

Аһ – ымлык, кешенең эчке кичерешен белдерә.

Сүзтезмәләрне, җөмлә кисәкләрен һәм җөмләләрне синтаксик  яктан  тикшерү тәртибе

Сүзтезмәләр

Җөмләдән сүзтезмәне аерып алырга.

Сүзтезмәнең төзелешен тикшерергә: иярүче һәм ияртүче сүзләрне күрсәтергә, аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтергә, бер – берсенә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүләрен аңлатырга.

Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен ачыкларга.

Тикшерү тәртибе

Кышкы урман эчендәге күгелҗем караңгылык башта чыршы канатлары астына посып торды.

Канатлары астына посып тору – исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә астына бәйлек сүзе белән бәйләнгән, иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның урынын белдерә;

Чыршы канатлары – исемле исем сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә билгесез(баш) килеш кушымчасы аша бәйләнгән, иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган предметның материалын белдерә.

Җөмлә кисәкләре

Баш кисәкләр

Ияне табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.

Хәбәрне табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.

Иярчен кисәкләр

1.Тәмамлыкны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

2. Аергычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.

3. Хәлне табарга, аның төрен билгеләргә, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

4. Аныклагычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

Гади җөмләгә синтаксик анализ

1.Җөмләнең гади икәнлеген билгеләргә.

2. Җәенкеме – җыйнакмы булуын әйтергә.

3. Тулымы – кимме булуын ачыкларга.

4. Составы ягыннан төрен билгеләргә.

5. Раслаумы – инкарьме икәнен әйтергә.

6.Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләргә.

7. Җөмләнең тойгылы яки гадәти икәнлеген әйтергә.

8. Анда эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләрнең булу – булмавын ачыклап әйтергә.

Тикшерү тәртибе

Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте.(М.Мәһдиев)

Бу – гади, җәенке, тулы, ике составлы, раслау, хикәя, гадәти җөмлә; составында тиңдәш ияләр (кичләр, төннәр) һәм тиңдәш аергычлар (йомшак карлы, ябалак карлы) бар.

Кичләр, төннәр – гади ияләр, исемнәр белән бирелгәннәр;

Үтте – гади фигыль хәбәр, үткән заман хикәя фигыль белән бирелгән.

Йомшак ябалак карлы кышкы – аергычлар, кичке сүзенә ияргәннәр, нинди? соравына җавап бирәләр, сыйфатлар белән бирелгәннәр;

озын – аергыч, төннәр сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, сыйфат белән бирелгән;

шундый – аергыч, уйлар сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән;

уйлар эчендә - хәл, вакыт хәле, үтте сүзенә ияргән, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап бирә, бәйлек сүз белән килгән, исем белән бирелгән.

Тулы лексик анализ ясау тәртибе:

Сүзнең килеп чыгышы билгеләнә: татар теленең

үз сүзе яки алынма сүз (гарәп-фарсы, рус-европа).

Сүзнең лексик мәгънәсе һәм төрләре аңлатыла:

бер мәгънәле яки күпмәгънәле (күпмәгънәле булса, бар­лык мәгънәләре дә күрсәтелә).

Туры яки күчерелмә мәгънәдә булуы күрсәтелә (кү-

черелмә мәгънәдә булса, төре билгеләнә: метафора, мето-

нимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш).

Сүзнең омонимы табыла; булса, төре (саф омоним,

омофон, омограф, омоформа) билгеләнә.

Сүзнең синонимнары күрсәтелә.

Сүзнең антонимы күрсәтелә.

Әлеге сүз кергән фразеологизмнар бирелә.

Анализ үрнәге

Дөнья тәгәрмәчен тотарга тик

Аң-акылның гына хакы бар. (Ф. Бәширова)

Дөнья —

Гарәп сүзе.

Күпмәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары;

безне чолгап алган бар табигать, мохит; кешелек җәм-

гыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; пси­

хик тормышның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.

Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе - бик күп,зур).

Омонимы юк,

Җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары.

Дөньялык мәгънәсенә антонимы — ахирәт.

Фразеологизмнар: дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья

куу, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү,дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөньябетү һ.б.



Предварительный просмотр:

Укучыга кайбер киңәшләр

1.Тексттагы төп проблеманы ачыклагыз. “Автор нәрсә әйтергә тели? Сүз нәрсә турында бара?”  кебек сораулар куеп карагыз. Текстның мәгънәсен аннан алынган цитата аша яки үз сүзләрегез белән  аңлатып яза аласыз. 

2. Тексттан алда әйтелгән фикерегезне раслаган мисаллар табыгыз. Үзегез күрсәткән проблеманы (төп теманы, фикерне) раслау өчен, тексттан 2 мисал табыгыз. Алар аерым сүзләр яки җөмләләр белән бирелергә мөмкин.

 3. Язманы логик яктан уйлап, бөтен текст  итеп языгыз.  Сочинениенең эчтәлеге бөтен булырга, бәйләнешле сөйләм төзергә тиеш. Әлеге язма эштә ким дигәндә өч абзац булырга тиеш

(1 – текстның мәгънәсен (темасын, проблемасын) ачыклау; 2- укучының  автор позициясенә

карата дәлилләре; 3) укучының  үз фикере, нәтиҗәсе).

4. Фикерегезне төгәл языгыз. Язма эшнең композицион ягы төзек булу зарур. Язылган фикерләр төгәл әйтелергә, бер-берсе белән бәйле булырга тиеш.

 5. Сүзләрне дөрес языгыз. Сочинение хәзерге татар әдәби теленең орфографик кагыйдәләренә буйсынып язылырга тиеш. Сүзнең язылышында шик туса, орфографик сүзлектән файдаланыгыз.

6. Тыныш билгеләрен дөрес куегыз. Тыныш билгеләрен дөрес куюыгызда шикләнсәгез, җөмләне башкача төзегез.

  1. Сүзләрне дөрес, төгәл, урынлы кулланыгыз. Синоним, антоним, фразеологизмнарны урынлы кулланырга, диалекталь  сүзләрдән качарга, язма сөйләм стилен сакларга кирәк.

8. Язма сөйләм төгәл булсын.  Фактик хаталар булмасын, терминнарны дөрес кулланыгыз.

 



Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныфларда имтиханга әзерләнү өчен тестлар

А1 Кайсы сүздә ъ билгесе аеру функциясен үти?

1) игътибар

2) вәгъдә

3) бишъеллык

4) мәгърифәт

А2 Түбәндәге сүздә нинди хәреф төшеп калган?

Сәл...мәтлек

1) ә

2) а

3) я

4) э

А3 Кайсы рəттə бирелгəн сүзлəр сызыкча аша язылалар?

1) ак (кош), сабан (туй), гөл (җимеш)

2) эт (шомырты), тимер (юл), каен (җилəге)

3) табак (савыт), ут (су), ата (ана)

4) ал (япкыч), кул (яулык), көн (чыгыш)

А4 Нинди сүз тамырдан, ясагыч, модальлек һәм бəйлəгеч кушымчалардан тора?

1) сайлаучылар

2) кибетченең

3) авылдашларыбыз

4) китапханәләрне

А5 Сүзтезмəдəге сыйфатларның дəрəҗəлəрен билгелəргə.

Яшькелт күлмәк, сусыл алма, җылымса аш, күгелҗем офык.

1) гади (төп) дəрəҗəдə

2) чагыштыру дəрəжəсендə

3) артыклык дəрəжəсендə

4) кимлек дəрəҗəсендə

А6 Билгесез үткəн заман хикəя фигыль ясаучы кушымчалар рəтен билгелəргə.

1) -ды, -де, -ты, -те

2) -ачак, -əчəк, -ячак, -ячəк

3) -ган, -гəн, -кан, -кəн

4) -ыр, -ер, -ар, -əр, -р

А7 Исем сүзтезмə кергəн рəтне билгелəргə.

1) əнине сөю, мəктəпне ярату

2) җылы кояш, сөйкемле укучы

3) ахырдан алтынчы, кырыйдан икенче

4) сөйлəгəнчə эшлəү, бəйрəмчə матур

А8 Нарат җиләге йөзем җиләге шикелле сабакка тезелеп үсә бит ул! (Э.Касыймов)

Бу җөмләдә нарат җиләге нинди җөмлә кисәге булып килә?

1) тәмамлык

2) ия

3) хәл

4) аергыч

А9 Түбәндәге җөмләләрдән гади җөмләне күрсәтергә.

1) Минем, берәүдән дә курыкмыйча, аның белән сөйләшеп торасым килә.

2) Кызарып кояш чыкканда, уйсу җирдә су кибә.

3) Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен.

4) Бер-ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә.

А10 Кем үзен тыйнак тота, аны һәрчак хөрмәт итәләр. Бу җөмлә мәгънәсе ягыннан нинди?

1) иярчен ия

2) иярчен хәбәр

3) иярчен тәмамлык

4) иярчен аергыч

А11 Җөмлə башында килеп, көчле басым белəн əйтелгəндə, эндəш сүздəн соң нинди тыныш билгесе куела?

1) сызык

2) өтер

3) сорау

4) өндəү

А12 Биредә (…) балалар янында (…) анага күңелле булып китте. Бу җөмләдә нинди тыныш билгеләре куела?

1) сызыклар

2) ике нокта

3) өтерләр

4) нокталы өтер

А13 Җөмләдә тыныш билгесенең куелышы кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?

Мин (...) туган җиремнең сөекле баласы (...) чит илдә шуны аңладым (...) минем өчен туган ил (...) иң изге нәрсә.

1) сызык, сызык, өтер, өтер

2) өтер, өтер, ике нокта, сызык

3) өтер, өтер, нокталы өтер, сызык

4) өтер, өтер, сызык, сызык

А14 Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән?

Сугыш бетеп (1) бер ел узгач (2) кайтты ул (3) минем кара егетем (4) минем Бәхетгәрәем. (Ә.Еники)

1) 2, 4

2) 2, 3, 4

3) 1, 2, 3, 4

4) 1, 2, 4

А15 Түбәндәге җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Когда приехала бабушка, мы испекли вкусный пирог.

1) кыздырдык

2) пешердек

3) ясадык

4) пешерде

А16 Җөмләнең башы булырлык татарча вариантны күрсәтегез.

... , все выбежали на улицу.

1) Җәй салкын булганга

2) Син әйткәннән бирле

3) Ул кычкыргач

4) Кайчан килерсең

А17 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Синең бурыч бирәсең бар.

1) Ты должен отдать долг.

2) Тебе надо было отдать долг.

3) Тебе можно отдать долг.

4) Тебе надо отдать долг.

А18 Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Үз сүзендә тору

1) стоять на своем

2) дать слово

3) начать разговор

4) болтать лишнего



Предварительный просмотр:

1. Текстны игътибар белән укыгыз. Исем бирегез.  Текстта сүз нәрсә турында?

           1)Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. 2) Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. 3) Өйдә тәмле аш исе килә. 4) Синең киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыелып куелган. 5) Сиңа рәхәт-рәхәт.

         6)Син шул вакытта үзең дә сизмәстән “әни” дип әйтәсең. 7) Нигә? 8) Чөнки бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык туа, һәм ул менә хәзер“әни” дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың  күңеленә барып кунды. 9) Аның йөзе елмайды, күзләре ялтырап китте. 10) Нигә? 11) Чөнки “әни” дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте.  12) Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.13) Тормыш синең телең аркылы шулай  үзенең иң бөек  юлдашын котлады.

          14) Әни! 15) Нинди зур сүз бу!

          16) Кеше үз гомерендә ул сүзне ничә тапкыр әйтә икән? 17) Әйткән саен сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.18) Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. 19) Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. 20) Әйе, күрә. 21) Чөнки әни дигән сүз үзе йөрәктә туа. 22) Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. 23) Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

(Нәби Дәүли)

  1. Укылган текст буенча җаваплар языгыз.

  1. 1, 9, 13 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне языгыз.

  1. 1, 2, 8, 9, 11 нче җөмләләрдән әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләрне языгыз.

  1. Текстан ясалма сүзләрне табып языгыз.

  1. 11-13 нче җөмләләрнең кайсында  сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе күзәтелә?

  1. 11, 16, 17, 18  җөмләләрдән [гъ] авазы кергән сүзләрне табып языгыз.
  2.  9, 17, 21 нче җөмләләрдән уңай ассимиляциянең беренче төре  күзәтелгән сүзләрне табыгыз.
  3. 8, 4 нче җөмләләрдән борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзләрне табыгыз.
  4. 8, 9 нчы җөмләләрдән кире ассимиляция күзәтелгән сүзләрне табыгыз.
  5. 1, 8, 16, 18 нче җөмләләрдәге алмашлыкларның төрен билгеләгез.
  6. 1, 18, 19 җөмләләрдән төшем килешендәге исемнәрне язып алыгыз.
  7.  6, 13. 21 нче җөмләләрдән үз алмашлыгы аергыч булып килгән җөмләне билгеләгез.
  8. 13, 18 нче җөмләләрдән тамыр + ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча булган сүзләрне табыгыз.


Предварительный просмотр:

        (1) Дөньяда бер генә хезмәтнең дә, ихтимал, шундый хөр, тарихның үзе кебек чал, милли дә, интернациональ да үз бәйрәме юктыр. (2) Ә игенчелекнең шундый бәйрәме бар. (3) Ул бәйрәмнең туган җире -  Идел буе болгарлары яшәгән төбәк. (4) Ул бәйрәмнең исеме – Сабантуй.(5) Элек ул язгы кыр эшләрен башлау бәйрәме булган.(6) Хәзер исә Сабантуй – язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме. (7) Сабантуй атнасында тагын да тырышыбрак эшлисең, ул атнада искиткеч күңел күтәренкелеге, хезмәт омтылышы... (8) Чөнки ул – хезмәт алдынгылары, булганнар, уңганнар бәйрәме.

        (9) Татар авылларында хезмәт сөймәгән, эш эшләмәгән кешегә, борынгы заманнардан килгән гадәт буенча, урын булмаган. (10) Ләкин авылда бер-ике кеше Сабантуй алдыннан ун-унбиш көн кыр эшләренә йөрмәгән.(11) Ул кешегә мондый вакытта зур бер сарык суеп ашатканнар, алдында теләгәнчә йомырка, бал-май торган. (12) Теге кеше ял иткән, ашаган, көч җыйган. (13) Ул <…> көрәшче, Сабантуйда аңа шушы авылның данын яклап көрәшергә кирәк булачак. (14) Картларның бөтен өмете шунда...

        (15) Көрәшне күзәтеп торучылар – авылның иң могътәбәр катрлары...

        (16) Түгәрәк эчендә озын таяклар тотып тәртип саклап йөрүче картларны Сабантуйда әле дә күрергә мөмкин...

        (17) Моннан биш йөз ел элек, җиде йөз ел элек ничек капчык киеп сугышсалар, әле дә шулай. (18) Борынгы заманнарда ук ничек кашыкка тавык йомыркасы куеп, кашык кабып йөгерешсәләр, - әле дә шулай. (19) Матур гадәтләр шулай сакланалар. (20) Сабантуй йоласы, аның җырлары гасырлар буе халык күңелендә, телендә  яшәгән, шомарган. (21) Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган. (22) Әнә шуңа күрә дә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

                                                                (М.Мәһдиевтән)

С1. “ Сабантуй йоласы, аның җырлары гасырлар буе халык күңелендә, телендә  яшәгән, шомарган.  Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган.” Җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз? 



Предварительный просмотр:

1нче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Сәнгать бизәнү әйбере түгел!

  1. Күргәзмә залында йөрим. 2) Сәнгать алиһәсе тоткынлыгында калып, иң гүзәл тойгыларны кичерәм. 3) Карыйм, сокланам, уйланам... 4) Тәрәзәдән төшкән кояш нурларында тагын да яктырып киткән картиналарның иге-чиге юк... 5) Матурлыкның иге-чиге юк.
  1. Кинәт күзләрем ачык калган тәрәзәдән үрелеп карап торган сирень ботагына төште. 7) Ул: “Минем урыным да монда, мине дә карагыз!” – дигән кебек, башын горур күтәреп, кешеләргә багып тора. 8) Ә кешеләр никтер аңа игътибар да итмиләр... 9) Минем карашны тоеп булса кирәк, сирень ботагының күңеле күтәрелеп китте: селкенеп куйды.

10) Ә мин һаман карыйм, сокланам, уйланам... 11) Сүз дә юк, сәнгать әсәрләре дә матурлыкка  мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. 12) Ә бездә еш кына бөтен кешелек горурлыгы булырдай картиналар кеше аягы сирәк баса торган авыр стеналар эчендә кеше карашларына сусап яталар. 13) Күпләр сәнгать әйберләренә хосусый милек, капитал, бизәнү әйберсе итеп кенә карыйлар. 14) Әле күптән түгел генә урамда, муенына чит ил сәнгатенең гүзәл үрнәген тагып куйган кызны күреп, күңелем ачынган иде.

15) Сәнгать бизәнү әйбере түгел! 16) Кешеләрнең хосусый таләпләренә буйсынып, мещанлык табаны астында тапталырга да тиеш түгел ул! 17) Ул – мәңгелек матурлык! 18) Кешеләр киләләр дә китәләр. 19) Ә сәнгать әсәре яңадан-яңа буыннарга матурлык, сафлык өләшә бирә. 20) Табигать кебек. 21)  Сирень чәчәге кебек...

(Г.Гыйльманов буенча)

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) кешеләрнең;

2) сирень;

3) бизәнү;

4) буыннарга.

А2. Басымы сүз ахырына төшмәгән сүзне билгеләгез.

1) һаман;

2) табигать;

3) сокланам;

4) игътибар.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) сәнгать;

2) матурлык;

3) кинәт;

4) урамда.

А4. Алынма сүзне билгеләгез.

1) тәрәзә;

2) кояш;

3) картина;

4) күргәзмә.

А5. Антонимнар булган җөмләне билгеләгез.

1) Карыйм, сокланам, уйланам...

2) Күпләр сәнгать әйберләренә хосусый милек, капитал, бизәнү әйберсе итеп кенә карыйлар.

3) Кешеләр киләләр дә китәләр.

4) Ә сәнгать әсәре яңадан-яңа буыннарга матурлык, сафлык өләшә бирә.

А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.

Сүз дә юк, сәнгать әсәрләре дә матурлыкка  мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.

 

1) сәнгать;

2) әсәрләре;

3) матурлыкка;

4) мәхәббәт.

А7. Инфинитив булган җөмләне билгеләгез.

1) Ә сәнгать әсәре яңадан-яңа буыннарга матурлык, сафлык өләшә бирә.

2) Кешеләрнең хосусый таләпләренә буйсынып, мещанлык табаны астында тапталырга да тиеш түгел ул!

3) Әле күптән түгел генә урамда, муенына чит ил сәнгатенең гүзәл үрнәген тагып куйган кызны күреп, күңелем ачынган иде.

4) Тәрәзәдән төшкән кояш нурларында тагын да яктырып киткән картиналарның иге-чиге юк...

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 7-9 нчы  җөмләләрдән билгесезлек алмашлыгын табып языгыз.

В2. 9-11нче җөмләләрдә аныклагыч янында нинди тыныш билгесе куелган?

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 7нче җөмләдәге кайсы сүзне карап синонимы белән алмаштырып була?

В4. 12 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

В5. 12-14 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

В6. 7, 10, 13 нче җөмләләрнең кайсысында аерымланган рәвеш хәле бар?

В7. 6 нчы  җөмләдәге  сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына куелган тыныш билгесенең  номерын языгыз.

Ул: (1) “ (2) Минем урыным да монда, (3)  мине дә карагыз! (4) ”(2)  – (5) дигән кебек, (6) башын горур күтәреп, (7) кешеләргә багып тора. (8)

В9. Стилистик максаттан чыгып, 16-19 нчы җөмләләрнең кайсысында хәбәр исем белән белдерелгән?

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Кешеләр киләләр дә китәләр. Ә сәнгать әсәре яңадан-яңа буыннарга матурлык, сафлык өләшә бирә” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.



Предварительный просмотр:

Текстны  укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез

Сүзлегем кайда әле?

1)Җир йөзендә 40 меңләп профессия исәпләнә.2) Шулар арасында бер һөнәр бар: ул- илләр,халыклар арасында бәйләнешләр урнаштыруда катнаша,кешеләргә дөньяның теләсә кайсы почмагындагы ил турында мәгълүмат бирә.3)Дәүләт башлыклары арасындагы очрашулар да аннан башка гына үтми.4)Кем икәнен белдеңме инде? 5)Әйе,әйе,ул - тәрҗемәче.

 6)Ул рәсми документларны, чыгышларны тәрҗемә итә, кешеләргә үзара аралашырга ярдәм итә.7).Чит илдән килгән туристларны да шәһәрнең истәлекле урыннары белән ул таныштыра.8).Тәрҗемәче булмаса,М.Твенның “Том Сойер”ын,Р.Киплингның “Маугли”ен ничек укыр идек?

  9)Болай карап торуга,тәрҗемәче булуның бер дә авырлыгы юк сыман.10)Нәрсә сөйләсәләр,шуны икенче телдә кабатлыйсың гына.11)Тел белгән кешегә инде ул берни түгелдер сыман.12)Ләкин тәрҗемәче хезмәте шактый четерекле.

  13)Тәрҗемәче югары интеллектуаль әзерлекле булырга тиеш.14).Телне, аның үзенчәлекләрен,лексикасын, фонетикасын белергә кирәк.15)Матур,бәйләнешле итеп тәрҗемә итә алу бик мөһим.16).Бу һөнәр даими шөгыльләнүне таләп итә.17)Телне сәгать саен,көн саен-гомер буе өйрәнә тәрҗемәче.18)Ул әле тәрҗемә итә торган өлкәне дә(икътисадмы ул,сәнгатьме,кибернетикамы) бик яхшы белергә тиеш.19)Шул телдә чыккан китаплар,газета-журналларны уку,радио тыңлап,видеоматериалларны карап бару әйбәт.20)Камиллекнең чиге юк,диләр бит. 21)Никадәр күбрәк өйрәнсәң,күп нәрсәләрне белмәвең ачыла бара.22)Бер америкалы 30 ел дәвамында рус теленә тәрҗемәче булып эшли.23).Һәм шул кеше,мин рус телен бөтенләй белмим икән, дип нәтиҗә ясый!

  24)Тел-иксез-чиксез дәрья шул,аны гомер буе өйрәнергә кирәк.

25)Тел өйрәнү өчен иң кирәге-теләк һәм көчле ихтыяр.26)Үзең тырышмасаң,ни дәрәҗәле уку йортында да сине чит телдә сөйләшергә өйрәтә алмаячаклар.

  27)Тәрҗемәче булу өчен,тагын яхшы хәтерле,ачык дикцияле,пөхтә һәм күзгә ятышлы да булырга кирәк.

 28)Йә,ничек,син әзерме?.29)Бу язманы укыгач,тәрҗемәче булу теләге ныгыдымы?.30)Яхшылап уйла.31).Әгәр җавабың “Әйе!” икән,алга!

32)Сүзлегем кайда соң әле?..

(“Ялкын”журналыннан).

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз(сүзтезмә)яки  цифр белән күрсәтегез.

2.Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр кулланылган җөмләне кхрсәтегез.

1)Тел белгән кешегә индн ул берни түгелдер сыман.

2)бу һөнәр даими шөгыльләнүне таләп итә.

3)Һәм шул кеше,мин рус телен бөтенләй  белмим икән,дип нәтиҗә ясый!

4)Бу язманы укыгач,тәрҗемәче булу теләге ныгыдымы?

Җавап: ______________

3.Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан мәкаль кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1)Ләкин тәрҗемәче хезмәте шактый четерекле.

2)Тәрҗемәче югары интеллектуаль әзерлекле булырга тиеш.

3)Камиллекең чиге юк,диләр.

4)Тел өйрәнү өчен иң кирәге-теләк һәм көчле ихтыяр.

Җавап: ______________

4.13-16 нчы җөмләләрдән күләм-чама рәвешен табып языгыз.

Җавап: ______________

5. 6-9 нчы җөмләләр арасыннан хәбәрлек сүзне табып языгыз

Җавап: ______________

6.12 нче җөмләдән кәсеп сүзенең синонимын табып языгыз

Җавап: ______________

7.25 нче җөмләдән грамматик нигезне табып языгыз

Җавап: ______________

8.5-8 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз

Җавап: ______________

9.җөмләдә аерымланган максат хәле яны нда куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Тәрҗемәче булыр өчен,(1) тагын яхшы хәтерле,(2)ачык дикцияле,(3)пөхтә һәм күзгә ятышлы булу да кирәк.(4)

Җавап: ______________

10)Стилистик максатлардан чыгып,15-19 нчы җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе күзәтелгән җөмләне табыгыз.

Җавап: ______________

                                                    3 нче бүлек

2  нче бүлектә укылган текстны файдаланып,11.1,11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез.Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез

11.1.”Тел өйрәнү өчен иң кирәге-теләк  һәм көчле ихтыяр.үзең тырышмасаң,ни дәрәҗәле уку йортында да сине чит телдә сөйләшергә өйрәтә алмаячаклар”җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

Фикерегезне раслау өчен,укылган тексттан 2 мисал китерегез .Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз якм тексттан цитата китерегез.

 Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз.Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый .

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен , билге куелмый(ноль балл куела)

11.2.”Телләр белгән илләр белгән”.-диелә халык мәкалендә.Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?Илләр белү төшенчәсенә аңлатма бирегез.

.”Телләр белгән илләр белгән”темасына сочинение языгыз.Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал,үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз.Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый .

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

Хәрәмләшү

1) Көз. 2) Апалы-энеле Айнур белән Рафис, йөгерешеп, урамны чыктылар да тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар. 3) Исәпләре: төрле-төрле агач яфракларын җыеп, альбомнарына беркетү иде... 4) Ул яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... 5) Алар “Мине ал!”, “Мин менә монда!” дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр.

 6) Айнур бик ашыгып җыя, хәтта энесе күреп алган яфракларны да аның кул астыннан ук тартып алырга өлгерә. 7) Энесе кулын сузган килеш авызын ачып кала һәм тагын тырыша-тырыша җыярга керешә. 8) Матуррак яфрак тапкан саен, апасы:

- Кара әле, Рафис, мин ниндиен таптым! – дип мактана. 9) Тик үзе, Рафис күреп өлгергәнче, күзләрен елтыратып, тапкан яфрагын тиз генә артка яшерә.

10) Менә Рафис та, бик матур каен яфрагы табып, шатлыгыннан:

- Әй апа, мин синекеннән дә матуррак яфрак таптым! – дип кычкырып җибәрде.

11) Апасы шунда ук йөгереп килеп:

- Бу миңа, - диде һәм, энесе кулындагы яфракны эләктереп алып, үзенекеләре арасына яшереп тә куйды. 12) Рафис гарьлегеннән чүт кенә еламыйча калды. 13) Бераздан соң Айнур энесен өйгә чакырды. 14) Апасы кочагындагы яфракларга карап көрсенде Рафис, ләкин калып җыясы итмәде.

15) Менә кинәт көчле җил кузгалып, башта Рафисны йолкып-талкып үтте, аннан соң, бөтерелә-бөтерелә, Айнурга килеп җитеп, кызның муенындагы яфракларны очыртып та китте.

16) Рафис, йөгергән урыныннан туктап:

- Апа-а-а-а, ни булды? – дип, кире борылып килде. 17) Айнур, яшь аралаш:

- Җил алып китте... – дип кенә әйтә алды. 18) Рафис караса, күктә апасы хәрәмләшеп җыйган берсеннән-берсе матур яфраклар талпына иде.

 (Нәкыйп Каштанов буенча*)

* Нәкый Каштанов (Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов) (1942) – балалар язучысы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. “Тылсымлы курай”, “Бүрекле багана”, “Киклирле гөмбә”, “Читекле алмагач”, “Канатлы чәчәкләр һ.б. китаплар авторы.

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

2. Ирен гармониясенә буйсынган сүзләр кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Алар “Мине ал!”, “Мин менә монда!” дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр.

2) Матуррак яфрак тапкан саен, апасы:

- Кара әле, Рафис, мин ниндиен таптым! – дип мактана.

3) Бераздан соң Айнур энесен өйгә чакырды.

4) Менә кинәт көчле җил кузгалып, башта Рафисны йолкып-талкып үтте, аннан соң, бөтерелә-бөтерелә, Айнурга килеп җитеп, кызның менындагы яфракларны очыртып та китте.

             Җавап________________________________

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Айнур бик ашыгып җыя, хәтта энесе күреп алган яфракларны да аның кул астыннан ук тартып алырга өлгерә.

2) Энесе кулын сузган килеш авызын ачып кала һәм тагын тырыша-тырыша җыярга керешә.

3) Рафис гарьлегеннән чүт кенә еламыйча калды.

4) Апасы кочагындагы яфракларга карап көрсенде Рафис, ләкин калып    җыясы итмәде.

              Җавап________________________________

4. 7-10 нчы җөмләләрдән чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге асыл сыйфатларны    күчереп языгыз.

           Җавап________________________________

5. 6-9 нчы җөмләләрдән каршы куючы теркәгечне табып языгыз.

             Җавап________________________________

6. 18 нче җөмләдән ямьсез сүзенең антонимын табып языгыз.

          Җавап________________________________

7. 13 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.

         Җавап________________________________

8. 5-7 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

        Җавап________________________________

9. Иярчен җөмләдән соң куелган тыныш билгесенең номерын языгыз

Тик үзе, (1) Рафис күреп өлгергәнче, (2) күзләрен елтыратып, (3) тапкан яфрагын тиз генә артка яшерә. (4)

          Җавап________________________________

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 10-14 нче җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе файдаланылган җөмләнең номерын языгыз.

            Җавап________________________________

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «...яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... Рафис караса, күктә апасы хәрәмләшеп җыйган берсеннән-берсе матур яфраклар талпына иде » җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

 Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).

11.2. “Алдыйм дигән – үзе алданыр” мәкале бар халыкта. Аның мәгънәсен ничек аңлыйсыз? “Алдыйм дигән – үзе алданыр” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан – 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.                                                        Шайтан коткысы                                                                                    1) Сезнең шайтан күргәнегез бармы? 2) Йонлач шундый, чәй тәлинкәсе кадәр күзле, озын бармаклы, саргаеп беткән сирәк тешле, ябык – уф, куркыныч инде. 3) Менә минем бер тапкыр күргәнем булды.  4) Җәй көне шәһәрдән безнең авылга бер малай кайткан иде. 5) Үзе чирләшкә чебеш кебек кенә, ә үзе шундый “крутой” булып кылана. 6) Авыл кызлары шуңарга үлеп торалар и нде. 7) Шул малай, шырпы тартмасына салып, әллә ниткән мәтрүшкә сыман үлән алып кайткан. 8) “Шушы бер тартма “травка” 50 мең сум тора, но мин сезне бушка сыйлыйм әлегә”, дип, безне кыстый башлады. 9) Бер папиросның төпчеген бушатып, урынына шул чирәмне шырпы белән төя-төя тутырды бу. 10) Кабызып җибәрде дә тартырга кереште. 11) Папирос түгәрәк буенча чираттан китте. 12) Бер-бер артлы  дүртне тутырып тарттык. 13) Берзаман кинәт кенә авыз ерыла, көләсе килә башлады.                                                                      14) Шаркылдашып килеп кердек клубка. 15) Күңел күтәренке, рәхәт. 16) Карыйм: күрше Апуш белән Кылый малае шашка сугып утыралар. 17) Тегеләрнең шашкалары такта өстендә үзе йөри сыман. 18) Сәерсенеп, Кылыйга карасам, тегенең колагы ишәкнене кадәр зур! 19) Тотындым көләргә, егетләр, кич кенә дә тыелып булмый...                                                                     20) Өйгә кайтырга чыктым. 21) Җирдәге чыбык-чабыклардан бүрәнә аша чыккан кебек атлап, уч төбе кадәр генә суларны (диңгез диярсең) әйләнеп үтеп, көч-хәл белән өйгә кайтып җиттем. 22) Яттым йокларга. 23) Күзне йомып кына җибәрәм, әлеге дә баягы шайтан әллә каян сикерә дә чыга. 24) Озын бармакларын селкетеп куркыта, кытыклый сыман. 25) Ул күренүгә, күзләремне ачып җибәрәм – югала. 26) Төне буе газаплады. 27) Ахырда шайтанга теге шәһәр малае кыяфәте керә башлады...                                                                    28) Мин, еллар узгач кына, ул вакыттагы “мәтрүшкә”нең наркотик булуын аңладым. 29) Ул шулай ук кызлар алдында “егетләнү”нең бер чарасы булып тора. 30) Кызларның кайберләренә бу ошый, ә кайберләре әлеге “шаяру”ларның төбендә нинди “шайтан”ның яшеренүен аңлый һәм хупламый. 31) Ләкин моның ише “батырлыклар” кылып кына, әллә кем булып булмый. 32) Ходай үзебезгә акыл бирсен! 33) Шулаймы, егетләр?    (“Ялкын” журналыннан)

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.                                                                                   2. Алгы рәт сузыклары булган сүзләрдән генә торган җөмләне күрсәтегез.                                                                                                    1) Шаркылдашып килеп кердек клубка.                                                             2) Күңел күтәренке, рәхәт.                                                                            3) Озын бармакларын селкетеп куркыта, кытыклый сыман.                      4) Ходай үзебезгә акыл бирсен!                                                                         3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, күчерелмә мәгънәдәге сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.           1) Папирос түгәрәк буенча чираттан китте.                                                      2) Менә минем бер тапкыр күргәнем булды.                                             3) Озын бармакларын селкетеп куркыта, кытыклый сыман.            4) Ләкин моның ише “батырлыклар” кылып кына, әллә кем булып булмый.                                                                                                    4. 24-27 нче җөмләләрдән кайтым юнәлешендәге фигыльне күчереп языгыз.        

5. 19-22 нче җөмләләрдән нисби сыйфатны табып языгыз.

6. 9 нчы җөмләдән үлән сүзенең синонимын табып языгыз.

                7. 16-19 нчы җөмләләрдән сыйфат белән белдерелгән хәбәрне күчереп языгыз.

8. 28-31 нче җөмләләрдән теркәгечле тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.              

9. Җөмләдәге кискен каршы куюны белдергән тыныш билгесенең номерын языгыз

Ул күренүгә, (1) күзләремне ачып җибәрәм - (2) югала. (3)

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 5-8 нче җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе файдаланылган җөмләнең номерын языгыз.          

                                  3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «Мин, еллар узгач кына, ул вакыттагы “мәтрүшкә”нең наркотик булуын аңладым. Ул шулай ук кызлар алдында “егетләнү”нең бер чарасы булып тора. Ләкин моның ише “батырлыклар” кылып кына, әллә кем булып булмый» җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

 Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).

11.2. “Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, - диелә халык мәкалендә. “Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан – 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).

                                                 Сихри моң

   1)Вагон эченә төн тынычлыгын бозмыйча гына җыр тавышы саркып керә.2)Хискә сугарылган  моңлы көй йөрәкне ләззәтле итеп тибрәтә,бәгырьләрне тырмый.                                                        3)Җыр сугыш кырында калган егетен сагынучы кыз турында иде.4)Көй дулкыны,җырның сүзләрен куәтләндереп, кыз кичергән газапларны тыңлаучыга ирештерә.5)Кызның гомерен ялгызлыкка дучар иткән зур,тетрәткеч каза сиңа да тия, синең йөрәгеңне дә әрнетә башлый.6)Син дә сугыштан кайтмаган егетне кызганып газаплана башлыйсың.7)Син дә,сөйгәненнән мәхрүм калган  кызга кушылып,сугышны ләгънәтләргә тотынасың.8)Көй сүзгә сыймый торган тойгы нечкәлекләрен турыдан-туры синең йөрәгеңә җиткерә.  9)Тукта әле,мин исән бит.10)Сугыш миңа тимичә үтте-нигә мин сугышта үлгән егет өчен хафаланам?11)Минем үз кайгыларым юкмыни? 12)Бар.13)Ләкин адәм баласы михнәт күргәндә, мин тыныч яши алмыйм. 14)Аның кайгысы-минем кайгым, аның хәсрәте-минем хәсрәт. 15)Үзем белән бер планетада яшәгән адәм баласының михнәтен аңлау,аны кызгану үз кайгыларымнан арынырга ярдәм итә.16)Кызның кайгыларын уртаклашканда,мин дошман пулясы тар-мар иткән нәселдән нинди даһи кешеләр чыккан булачагы турында уйлыйм.17)Сугыш егетнең үзен генә үтермәде.18)Фашист пулясы егеттән туасы балаларны,тумый калган оныкларын, алар эшлисе эшләрне,аларның теләкләрен, бәхетләрен тар-мар итеп китте...                                  19)Кеше зарын уртаклашу, аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята, күңелеңне пакьләндереп җибәрә.  (Миргазиян Юныстан).

                      2-10 нчы биремнәрнең җавапларын үз(сүзтезмәләр) яки цифр белән күрсәтегез                                     2.Ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.                                                                                                   1)Хискә сугарылган моңлы көй йөрәкне ләззәтле итеп тибрәтә,бәгырьләрне тырмый.                                                                        2) Син дә сугыштан кайтмаган егетне кызганып газаплана башлыйсың.                                                                                                                 3) Сугыш егетнең үзен генә үтермәде.                                                              4) Тукта әле,мин исән бит.                                                                3.Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.                1) Минем үз кайгыларым юкмыни?                                                             2) Син дә,сөйгәненнән мәхрүм калган  кызга кушылып,сугышны ләгънәтләргә тотынасың.                                      3) Сугыш миңа тимичә үтте-нигә мин сугышта үлгән егет өчен хафаланам?                                                                                                           4) Аның кайгысы-минем кайгым,аның хәсрәте-минем хәсрәт.      4.1-4 нче җөмләләрдән исемләшкән сыйфат фигыльне күчереп языгыз                                                                                                         5.8-11 нче җөмләләрдән сорау алмашлыгын табып языгыз. 6.16 нчы җөмләдән бөек сүзенең синонимын табып языгыз. 7.17 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз              8.10-13 нче җөмләләрдән теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз                                                             9.Тиңдәш хәбәрләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Кеше зарын уртаклашу,(1)аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята,(2)күңелеңне пакьләндереп җибәрә.(3)

10)Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен,5-8 нче җөмләләр арасыннан синонимнар кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

                             3 нче бүлек

2нче бүлектә укылган текстны файдаланып,11.1,11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез

11.1.” Кеше зарын уртаклашу,аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята, күңелеңне пакьләндереп җибәрә ”  җөмләсендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

Фикерегезне раслау өчен,укылган тексттан 2 мисал китерегез .Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

 Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз.Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый .

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен , билге куелмый(ноль балл куела)

    11.2.Илгә исәннәр дә,үлгәннәр дә җырлап кайттылар...

”Язлар узды.

Илгә исәннәр дә,

Үлгәннәр дә җырлап кайттылар”,-

дип яза шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов.Бу шигырь юлларының мәгънәсен ничек аңлыйсыз?Сугыш  төшенчәсенә аңлатма бирегез.

“Илгә исәннәр дә,үлгәннәр дә җырлап кайттылар...”темасына сочинение языгыз.Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал,үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз.Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый .

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен , билге куелмый(ноль балл куела)

                                                             2 нче бүлек                                     Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.                                                          Шөгыле зурның-түре нур                                                              1)Нәрсәдән килеп чыккандыр,сүз “ир күрке-кәсеп,тормыш терәге-һөнәр”турында башланып китте. 2)-Әлбәттә,шулай!. 3) Күңелеңне сихерләп,бөтен гомереңне яулап ала торган һөнәр булуга ни җиткән.4)Андый кеше бәхетле.5) Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс.6)-Шәвәли абзый әлеге сүзләрен үтемле гыйбарәләр белән ныгытып та куйды. 7)-Ямау сала белүче һичкайчан шәрә булмас... 8)Сүзгә Иргали абзый да кушылды.9)Ул игенчелек турында,үзенең җир белән кавышудан бәхет,ләззәт табуы турында сүз башлады. 10 )Аның игенчелек хакында,игенчелекнең мөкатдәс хезмәт булуы хакында әйткән сүзләре гомерем буена күңелем түрендә уелып калган.11 )”Тормышның хуҗасы,төп терәге-игенче”,-дигән иде ул.12) Дөньядан киткәндәй тыңлап утырган Шәвәли абзый янә сүзгә кушылды:                                         13) –Шулай хезмәтнең тәмен белгәнгә күрә,яшәүнең ямен,көн итүнең кадерен белеп яшисең дә син,Иргали энем.14)Шөгыле зурның-түре нур,димәсләр иде аны. 15) Шунда Шәвәли абзый берьюлы ике кулын да ут яктысына чыгарып салган иде.16)Ул куллар әле дә булса күз алдымда. 17)Кышкы  зәмһәрир салкыннадан,җәйге челләнең көйдергеч кызуларыннан,көзнең бозлы яңгырларыннан бирчәеп беткән олы куллар мунча ташыдай катып,таба чүпрәгедәй  яргаланып беткәннәр иде.  18)Үз гомерләрендә ниләр генә эшләмәделәр икән ул  кодрәтле куллар?!                                     19)Авыр хезмәттән бармак буыннары юанайган,карабодай сабагыдай күгелҗем-каракучкыл кан тамырлары киңәйгән. (Мәхмүт Хәсәновтан*)                                                                               * Мәхмүт Хәсәнов (Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов) (1927 - 1990) прозаик,драматург,публицист.Әдип әсәрләрендә төрле һөнәр ияләренең тормышын яктырта,гадел,хезмәт сөючән,гомере буе кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча яшәргә омтылган кеше образларын тудыра. Аның “Саф җилләр”,”Юллар,юллар”,”Язгы аҗаган” романнарын,балалар өчен язылган “Очар кошлар”,”Җирән кашка”,”Динозаврлар өнендә”дигән повестьларын укучылар яратып укыйлар..                        2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.                                                                                   2. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.                                                                                                   1) Ул игенчелек турында,үзенең җир белән кавышудан бәхет,ләззәт табуы турында сүз башлады                                                          2) ”Тормышның хуҗасы,төп терәге-игенче”,-дигән иде ул.               3) Шунда Шәвәли абзый берьюлы ике кулын да ут яктысына чыгарып салган иде                                                                                        4) Кышкы  зәмһәрир салкыннадан,җәйге челләнең көйдергеч кызуларыннан,көзнең бозлы яңгырларыннан бирчәеп беткән олы куллар мунча ташыдай катып,таба чүпрәгедәй  яргаланып беткәннәр иде.                                                                           3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, мәкаль кулланылган җөмләне күрсәтегез.                                                                 1) Нәрсәдән килеп чыккандыр,сүз “ир күрке-кәсеп,тормыш терәге-һөнәр”турында башланып китте                                                       2) Дөньядан киткәндәй тыңлап утырган Шәвәли абзый янә сүзгә кушылды.                                                                                                   3) Үз гомерләрендә ниләр генә эшләмәделәр икән ул  кодрәтле куллар?                                                                                                  4) Авыр хезмәттән бармак буыннары юанайган,карабодай сабагыдай күгелҗем-каракучкыл кан тамырлары киңәйгән.                       4. 7-10 нчы җөмләләрдән үткән заман сыйфат фигыльне күчереп языгыз.

   

5.4 -7 нче җөмләләрдән юклык алмашлыгын табып языгыз. 6. 10 нче җөмләдән изге сүзенең синонимын табып языгыз. 7. 8нче җөмләнең грамматик нигезен  күчереп языгыз.                        8. 3-6 нчы җөмләләрдән теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.                                                                                                9. Җөмләдә  барлык тыныш билгеләре номерланган.Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз                                                                                                       –(1)Шулай хезмәтнең тәмен белгәнгә күрә,(2)яшәүнең ямен,(3)көн итүнең кадерен белеп яшисең дә син,(4)Иргали энем.(5)

   

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен,16-19 нчы җөмләләрнең берсендә кире сүз тәртибе файдаланылган.Шул җөмләнең номерын языгыз.

   

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. « Шулай хезмәтнең тәмен белгәнгә күрә,яшәүнең ямен,көн итүнең кадерен белеп яшисең дә син,Иргали энем.14)Шөгыле зурның-түре нур,димәсләр иде аны.  » җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).

                                        Кайтаваз

    1)Ана,машинадан төшүгә,тирә-яктагы илаһи матурлыкка текәлде.                                                                                                                2)-Әнкәй,әйдә,тау елгасына төшеп юынып меник.         3)Соңгы елларда ананың аяклары сызлап интектерә иде,шунлыктан кияве белән кызы тозлы күлгә алып барырга күндерде. 4)Карчыкны юл ераклыгы куркытмады,тавык-чебешләрен сылтау итеп киреләнде. 5)Балаларына артык мәшәкать тудырасы килмәде. 6)Тәки үзләренекен иттеләр:кияве машинаның арткы утыргычына йомшак мендәрләр түшәп,анага патшабикәләр урыны әзерләде,кызы юл төенчеге хәстәрләде.7) “Мине кадерләгән кебек ,үз балаларыгыз сезне кадерләсен”-ананың юл догасына изге теләк-фатихасы да кушылды.     8)Ана һәм кыз су буена төштеләр.9)Дуамалланып,ярсып аккан елганың боздай салкын суында бит-кулларын югач, арыган тәннәренә мизгел эчендә көч,сихәт өстәлгәндәй булды,ананың ирен читендәге буразларына якты елмаю эленде.                                                                                                     10)Кызы эндәшмәде.11)Кайнап торган елгага карагач,авылның язгы ташудан кодрәтле дәрьяга әверелгән,җәйләрен чыпчык тезеннән генә булган нәни инеше,әнкәсенең яшь,үзенең сабый чагы күз алдына килеп,кинәт кенә күңеле нечкәрде...                                              12)Авыл башындагы агач күперне,һәр елдагыча,язгы ташу үзе белән алып киткән; аргы якка чыгыйм дисәң,өстенә кадәр су менеп җиткән торба-басма аша тәвәккәлләргә генә кала.13)Кардан арчылып кына килгән бакчаның капкасы ачык калганмы,ишегалдыннан чыгып тайганмы-бүген –иртәгә бәрәнлисе сарыклары ниндидер могҗиза белән аръякка чыккан.14)Шунда бәрәнләп тә куйган.15)Кемдер күреп хәбәр итүгә,зур кунычлы резин итекләрен киеп,өйдән чыгып та чапты.16)Кыз да аның артыннан иярде.17)Аръяктагы сарыкның бертуктамый ачыргаланып мәэлдәве,инешнең олы дәрьяга әверелүе,әнкәсенең басма башында икеләнеп,чарасызлыктан кулын угалап торуы сәбәп булдымы-кызның күңеленә кинәт кенә шом йөгерде.18) Басма дисәң хәтере калырлык бу торбага басса,әнкәсе таеп китәр дә каралып күренгән әлеге төпсез дәрья аны мәңгелеккә йотар кебек тоелды кызга.                        19)-Әнкәй,теге якка чыга күрмә!                                                 20)-Бәрәне жәл бит,балам,өшеп үлә бит.                              21)Баласыннан аерылыр дип коты очкандыр,әлегәчә,ярда әрле-бирле йөренгән сарык кинәт кенә су буена атылды.         22)-Әй бу әниләр...23)Бала дип бозлы суларга төшәргә дә әзер шул...                                                                                   24)Әкәсенең,суга карамаска тырышып,аягын шуыштыра-шуыштыра ипләп кенә атлавы,җилкәдәге сарыкның тыпырчынып куюы,бу икәүне үз кочагына алырга теләгәндәй,инеш суының гөрелдәп агуы кызның котын очырды.  25)Аннан,каяндыр килгән көч белән сарыкны ябык иңнәренә салып,тагын басмага аяк басты.         26)Әнкәсенең,суга карамаска тырышып,аягын шуыштыра-шуыштыра  ипләп кенә атлавы,җилкәдәге сарыкның тыпырчынып куюы,бу икәүне үз кочагына алырга теләгәндәй, инеш суының гөрелдәп агуы кызның котын очырды.27)Кыз үз-үзен белештермичә сикереп торды да басмага таба атлады.28)Дөньядагы иң газиз кешесен югалтудан  курку хисе өстенрәк булып чыкты-аяклары торба өстеннән бер-ике адым ясады.                                                            29)Шул мизгелдә, ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде,”Кермә!”дип эндәшкәнен ишетте. 30)Басма өстеннән тасмадай шуышкан агымга иелеп карауга,башы әйләнеп киттеме-ә дигәнче ташкын аны үз кочагына алды...                                                                          31)...Елганың ике яры болытларда кушыла икән.32)Ул болытларга әнкәсенең:”Әй бу әниләр...Бала дип бозлы суларга да төшәргә әзер шул”дип йомшак кына кабатлавы сарылган кебек...33)Кечкенә кызчыкның зурларча итеп:”Әнкәем,газизкәем,кирәксә,мин дә синең өчен утка-суга керермен”дип үзалдына пышылдавы да кайтаваз булып болытлар итәгенә барып бәрелгән кебек...                                                                                   (Айгөл Әхмәтгалиевадан)                                                                            Айгөл Әхмәтгалиева(Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева)(1973)-язучы,журналист.”Казан утлары”, ”Мәйдан”, ”Сөембикә”журналлары,”Мәдән и җомга”газетасы белән иҗади хезмәттәшлектә яши.Аның “Болытта җиләк үсә” (2008) исемле әкият һәм хикәяләр китабы яшь укучылар арасында популярлык казана.                        2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.                                                                                           2. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.                                                                                                             1) -Әнкәй,әйдә,тау елгасына төшеп юынып меник.                                        2) )Кардан арчылып кына килгән бакчаның капкасы ачык калганмы,ишегалдыннан чыгып тайганмы-бүген –иртәгә бәрәнлисе сарыклары ниндидер могҗиза белән аръякка чыккан .                                                                                                              3) Кыз үз-үзен белештермичә сикереп торды да басмага таба атлады.                                                                                                            4) Шул мизгелдә, ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде,”Кермә!”дип эндәшкәнен ишетте .                  3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.                    1) “Мине кадерләгән кебек ,үз балаларыгыз сезне кадерләсен”-ананың юл догасына изге теләк-фатихасы да кушылды.                                                                                                                  2) Кызы эндәшмәде.                                                                                           3) -Бәрәне жәл бит,балам,өшеп үлә бит.                                                      4) Әкәсенең,суга карамаска тырышып,аягын шуыштыра-шуыштыра ипләп кенә атлавы,җилкәдәге сарыкның     тыпырчынып куюы,бу икәүне үз кочагына алырга теләгәндәй,инеш суының гөрелдәп агуы кызның котын очырды                                                                                                                         4. 29-32 нче җөмләләрдән охшату-чагыштыру рәвешен күчереп языгыз.                                                                                             5. 22-25 нче җөмләләрдән билгесезлек алмашлыгын табып языгыз.                                                                                                                6. 28 нче җөмләдән кадерле сүзенең синонимын табып языгыз.                                                                                                              7. 8нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.                8. 2-5 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.                                                                                                                    9. Җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Тезүле бәйләнештәге җөмләләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз                                                             Дуамалланып,(1)ярсып аккан елганың боздай салкын суында бит-кулларын югач,(2) арыган тәннәренә мизгел эчендә көч,(3)сихәт өстәлгәндәй булды,(4)ананың ирен читендәге буразларына якты елмаю эленде.(5)                                                          10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 16-19 җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе файдаланылган җөмләнең номерын языгыз.                

                                      3 нче бүлек                                                                   2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.        11.1. « Ул болытларга әнкәсенең:”Әй бу әниләр...Бала дип бозлы суларга да төшәргә әзер шул”дип йомшак кына кабатлавы сарылган кебек...Кечкенә кызчыкның зурларча итеп:”Әнкәем,газизкәем,кирәксә,мин дә синең өчен утка-суга керермен”дип үзалдына пышылдавы да кайтаваз булып болытлар итәгенә барып бәрелгән кебек... “ җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?                                       Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.                                                   Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.              Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.  Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.     Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).                   11.2. “Әткәй-шикшр,әнкәй-бал”,-диелә халык мәкалендә.бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?Гаилә җылысы төшенчәсенә аңлатма бирегез.”Әткәй-шикәр,әнкәй—бал”темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан – 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.



Предварительный просмотр:

        (1) Әни! (2) Нинди ягымлы да, гүзәл дә, назлы да сүз ул! (3) Бу сүздән күпме җылылык, сафлык бөркелә. (4) Бала да бит, теле ачылгач, иң беренче : “Әннә!” – дип эндәшә. (5) Тәүге назны да әнисенең йомшак кулларында тоя...

        (6) Әни! (7) Бу сүз күп ил телләрендә бер үк яңгырый. (8) Аннан да бөегрәк, гүзәлрәк сүз бармы дөньяда? (9) Юктыр. (10) Чөнки шушы гаҗәеп тылсымлы сүзне кабатлаган саен кабатлыйсы килә...

        (11) Әни куллары... (12) Ниләр генә эшләми алар?! (13) Күпереп торган ап-ак икмәк тә пешерә, телеңне йотарлык итеп аш-су да әзерли. (14) Ябык куллар, ләкин минем өчен алар алтыннан да кыйммәтрәк, гомердән дә газизрәк. (15) Утка да, суга да кергән бу кытыршы кулларны мин бар нәрсәдән өстен куям, бары тик изгелек кылучы көчкә тиңлим. (16) Әниләрнең баштан бер сыйпавы, иркәләве күңелгә дәрт өсти, яңа өмет очкыннары кабындыра. (17) Шуңа күрә дә без авыр вакытта әнигә килеп сыенабыз, аннан киңәш сорыйбыз. (18) Чөнки беләбез: әни һәрвакыт ярдәм кулы сузачак, дөрес юл күрсәтәчәк... (19) Дөнья тик кайгылардан гына тормый, анда шатлыклар да урын ала. (20) Бу минутларны да әни белән уртаклашырга ашыгабыз. (21) Әниләрнең сине игътибар белән тыңлаганын, синең өчен балкып киткән йөзен күрсәң, шатлыкларың икеләтә арткандай тоела. (22) Газиз кешебез белән гөрләшеп сөйләшеп утырулары да үзе бер гомер түгелме соң?!

        (23) Бу дөньяда иң йомшагы – әни куллары, иң сизгере – әни йөрәге. (24) Бу йөрәктә балага карата мәхәббәт тойгысы беркайчан да сүнми. (25) Әнинең йокысыз үткәргән төннәре дә, куанычлары да, эше дә, көче дә <…> барысы да баласы өчен.

                                                        (Вакытлы матбугаттан)

С.“Бу дөньяда иң йомшагы – әни куллары, иң сизгере – әни йөрәге. (24) Бу йөрәктә балага карата мәхәббәт тойгысы беркайчан да сүнми. (25) Әнинең йокысыз үткәргән төннәре дә, куанычлары да, эше дә, көче дә - барысы да баласы өчен” җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз?