мои творчества


Предварительный просмотр:

“Юллар имин булыр бергәләп” – класс сәгатенә төзелгән шигырьләрдән

        Әтием сүзен тыңлыйм

Әти сүзен һәрчак тыңлыйм,

Уңган малай мин үзем.

Юлда күргән җәяүлегә

Игътибарлы һәм түзем.

Машина юлын үз итәм,

Йөримен һәрчак уңнан.

Каршыма килсә, машина,

Уздырам аны сулдан.

Йөри белеп йөрсәң әгәр,

Юл булмас һич куркыныч.

Әти сүзен тыңлаганга

Мин үзем һәрчак тыныч.

      Әй чаба велосипед.

Велосипед алды әти:

-Җилдән җитез йөр!-диде.

-Тик урам кагыйдәләрен

Үтәү мәҗбүри,-диде.

Шатлыгымнан биеп алдым,

Үрле-кырлы сикердем.

“Билсәпит” дигән атымда

Канатланып йөгердем.

Рульне борам-уңга китә,

Сулга борсам-сул якка.

Педальләр зыр-зыр әйләнә

Җитешә алмый аяк та.

Артта калды тар сукмаклар,

Киң яланнар үтелде.

“Корыч атым” зур тизлектә

Олы юлга да менде.

Менә кайда икән рәхәт!

Әй чаба велосипед!

Каршы килгән машиналар

Үтәләр пип-пип итеп.

Мин дә төшеп калган түгел,

Сәламлим куллар җәеп,

Чү, ни булды, велосипедым

Очырды мине чөеп.

Истән чыккан әти сүзе,

Җил уйнаган башымда.

Сигезлегә охшап ята

Велосипедым каршымда.

Эх, минәйтәм, нигә инде

Кулны рульдән алырга?

Юл йөрүне тупас бозып,

Бәлаләргә тарырга.

Олы юлга чыгарга да

Иртәрәк иде миңа.

Юлда йөрү серләрен дә

Өйрәнү кирәк миңа.

Минем хата сабак булсын

Һәр малайга, һәр кызга.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Бозмагыз кайсыгыз да.

                         

        Шофер буласым килә

Әтием кебек зур үскәч,

Килә шофер буласым.

Хәвеф-хәтәргә юлыкмый

Озын юллар узасым.

Юлда йөрү серләренә

Өйрәнәм үзем теләп.

Һэрчак юл кагыйдәләрен

Үтәү кирәген беләм.

Җәяүле дә, йөртүче дә

Берсен-берсе аңласын

Кызыл утка туктап торып,

Яшелендә атласын.

Шофер булу ансат түгел,

Тик шулай да күңелле.

Тигез юллар алга дәшә,

Ашкындырып күңелне.

Һәлакәтсез, имин юллар

Һәркемгә насыйп итсен.

Балалар да, олылар да

Хәерле юлдан үтсен.



Предварительный просмотр:

                                            Тукайга

Табигатьнең язгы иртәсендә

Җан яралып, аваз салгансың.

Садә күңелеңә тумышыңнан

Илһам орлыклары алгансың.

Һәр бала да лаек булган кебек

Хакың булган олы бәхеткә.

Ни кызганыч, Ходай биргән гомерең

Дучар булган ачы хәсрәткә.

“Нужа арбасы”нда – нәни чагың,

 Кыенлыкта – үсмер елларың.

 Ә шулай да, Тукай, сыгылмыйча,

 Тапкансың син яшәү юлларын.

 Ятимлекнең ошбу хәсрәтләре

 Катырмаган синең бәгырьне.

 Халкың өчен син калдырган бүләк

 Тиңсез бәһаләрлек, кадерле.

 Табигатьне, кешеләрне сөю –

 Яшәү көчең шуннан булгандыр.

 Халкыма дип язган һәрбер сүзең

 Йөрәгеңнән чыгып тугандыр.

Бу җиһанны нурга коендырып,

Һәр күңелгә үтеп кергәнсең.

Тарих төпкелендә югалмыйча,

Бөек Тукай булып килгәнсең.

Сихри хискә ия шигырьләрең,

Әкиятәрең исләр китәрлек.

Һәр сүзеңне, һәрбер киңәшеңне

Гомерләргә ядкарь итәрлек.

Синдәгедәй сафлык, мәрхәмәтлек,

Булса иде, һәрбер җанда да.

Үз милләтең өчен, синең кебек,

Янып яшәү кирәк кайда да!

Олы йөрәк булган Тукайда!  



Предварительный просмотр:

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Саулыгың бит үз кулыңда,

Чыгарма тик исеңнән.

Һәрчак хәрәкәттә булып

Яшә, эшлә бүгеннән.

 Шул максатны алга куеп

 Без үсәбез гөр килеп

 Һәр нәрсәдән ямь табабыз,

 Яшибез җаен белеп.

                               Әле менә рәхәтләнеп,

Туп тибәбез яланда.

           Кемдер җиңә, кем җиңелә,

Үпкәләү юк алай да.

                               Сөенеп көтеп алабыз

                               Һәрчак физкультураны..

                               Ныгытабыз сөякләрне,

                               Һәм мускулатураны

  Гәүдәгә дә, кулбашка да

    Гимнастика ул теннис.

    Чиратлашып шар сугабыз

    Бик теләп һәм бик җитез.  

                                         Табигатьнең һәр мизгелен

                                         Яратабыз, сөябез.

                                         Алтынсары яфракларны

                                         Зәңгәр күккә чөябез.

                                         Алтын көзнең муллыгыннан

                                         Витаминнар алабыз.

                                         Эре, кызыл миләшләрне

                                         Чиләкләргә салабыз.

Саф һавалы ап-ак кышның

Әрәм үтми бер көне.

Тәгәрәтеп җепшек карны

Ясадык зур төлкене.

Хәрәкәтнең бөтен төрен

Ясыйбыз сизмичә дә.

Үреләбез, иеләбез

 Без эһ - эһ итмичә дә

                                Шашка – шахмат безнең дуслар,

                                Аерылмыйбыз беркөн дә.

                                Баш миләренә хәрәкәт-

                                Читттә калмый беркем дә.

Күтәренке күңел белән      

Уйныйбыз саф һавада.

Бездәгедәй матур кышлар

Юктыр ул беркайда да.

Әз генә вакыт булдымы,

Биергә тотынабыз.

Ялкаулыктан ансат кына

Без шулай котылабыз.

Сәламәтлекнең нигезен

Хәрәкәт тәшкил итә.

Шуңа күрә безнең көннәр

Гел хәрәкәттә үтә.

Сезгә эндәшеп калабыз:

Безнең арттан калмаска.

Бәрәкәтле хәрәкәттән

Һичкайчан аерылмаска.



Предварительный просмотр:

Беренче укытучым Лена апа Гафуровага багышлыйм.

                                      Әй тәгәри хәтер йомгагы

Әй тәгәри хәтер йомгагы,

Әкрен генә үзе сүтелә.

Күпме хатирәләр әле һаман

Яңаралар минем күңелдә.

Күз алдымнан йөгерә бала чагым,

Сумка асып укып йөргәнем.

Укытучым – Лена апа белән

Мәктәп баскычыннан менгәнем.

Без - унсигез бөртек, җиде яшьтән,

Бер авылдан идек мәктәптә.

Безнең өчен иң кадерле кеше-

Лена апа булды, әлбәттә.

Аның зифа, озын буй-сынына

Бик килешә иде ал күлмәк.

Көмеш сипкән кара чәчләрен дә

Пөхтә җыя иде ул төйнәп.

Ул вакытлар инде артта калган,

Тезелеп үткән мәктәп еллары.

Сагындырып күз алдыма килә

Башлангычта үткән елларым.

Һәммәбезне аерым якын күреп,

Көчен биреп безне укытты.

Бүгенгәчә саклыйм күңелемдә

Аңа булган рәхмәт җылысын.



Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына санаулы гына көннәр калганда, 84 яшендә бу дөньядан мәңгелеккә киткән әткәебез – Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтвәли Арслангали улына багышлыйм.                                    

                                                                                                           Ләйлә Вәли кызы Нурлыева.

                                                                                                                 

      Әткәебез Мөхәммәтвәли зур хөрмәткә лаек, бик тә кадерле кеше иде. Тормышның авырлыкларын үз җилкәсендә күп татыган, тик үзендә ул авырлыкларны җиңеп чыгарлык көч таба алган;  сабырлыгы һәм киң күңеллелеге, бар эшкә дә уңганлыгы белән безгә генә түгел - тирә-юньдәгеләргә дә өлге булган кеше ул.  Исән чагында, әткәй тормышның кадерен белеп, һәрнәрсәдән ямь табып, рухланып яшәде. Ул беркайчан да зарланмады, күңелендә кешеләргә һәрвакыт яхшылык кына булды. Кемнәр генә аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә дә, ул берәүне дә кире какмады: күпләр аның оста куллары белән салынган җылы өйләрдә яшәделәр, һәр хуҗалыкта да кирәк булган эш коралларын да аның кебек уңайлы һәм ныклы итеп ясый алучылар сирәк булгандыр. Әткәй гомерен колхоз эшенең бөтен тармакларында да намуслы хезмәт куеп үткәрде: булдыклы автомеханик, алдынгы шофер, заманында авылның электродвижогын хәрәкәттә тотучы, районда беренче мелиоратор, уңган тегермәнче, балта остасы һ.б. “Атказанган колхозчы”исеменә лаек булып, олыгайган көннәрендә дә хезмәттән тәм табып яшәде, тынгысыз җанлы, йомшак күңелле, бик тыйнак һәм мәрхәмәтле кеше булды.

   Дәшһәтле сугыш елларында кичергән газаплар да аның күңелен катыра алмаган, ул һаман да изге күңелле Мөхәммәтвәли булып калган.

     Бөек Җиңү көннәрен әткәй аеруча дулкынланып көтеп ала иде. Тыйнак кына басып, ике кулын ике таякка таянып, очрашуларга килер иде.Үзенең сугышта күргәннәрен, ничек итеп дошман бомбалары шартлавы астында хәрби  йөк машинасы белән алгы сызыкка корал ташуларын, күпме яралыларны госпитальләргә китерергә туры килүен һ.б. бик күп , бик күп газаплы сугыш вакыйгаларын бәян итә иде.  Кызганыч, Бөек Җиңүнең 65 елын каршыларга санаулы көннәр калганда, кадерле әткәебез безнең белән мәңгелеккә хушлашты, җир куенына кереп ятты. Ә Т К Ә Й,Ә Т К Ә Е Б Е З, син  безнең күңелләрне гел яктыртып торучы нур булырсың, без сине онытмабыз, рәхмәт сиңа барысы өчен дә.  

                                  Юксынабыз сине, әткәй 

Күңелең синең изгелектә булды,

Белмәдең һич ару-талуны.

Һәммәбезгә җәүһәрләрдән өстен

Бүләк иттең акыл, намусны.

           Исән чакта тормыш сәгатеңнең

           Һәр мизгелен сөеп үткәрдең.

           Шуңа, бәлки, Ходай үзеңә дә

           Озын гомер бүләк иткәндер.

Ач-ялангач үткән бала чагың,

Ятимлектә михнәт чиккәнсең.

Унҗиде яшеңне тутыруга

Сугыш утларына кергәнсең.

           Иярләгән хәрби машинаңда

           Үткән юлың чутсыз-санаусыз.

           Маскировка ясап агачлардан

           Корал ташыгансың туктаусыз.

Фашист бомбасыннан яраланып,

Туфрак асларында калгансың.

Гомерең бетмәгәнгә бер сәбәптер-

Госпитальдә озак яткансың.

           Дошман утын кичеп ахыргача

           Берлин урамнарын гизгәнсең.

           Кыска буйлы, чандыр гына әткәй,

           Син, чын каһарман булган икәнсең.

Санап кына бетерерлек түгел

Ил алдында куйган хезмәтең.

Яулап алган Бөек Җиңүләрдә

Хаклы булды синең өлешең.

            Сугыш бетте, Җиңү килде диеп,

            Ашыгып кайтмагансың өеңә.

            Әсирлектә калган илдәшләрең

            Ташыгансың туган илеңә.

 Ул вакытлар инде артта калган,

 Йөрәкләргә тирән эз салган.

 Син сөйләгән сугыш афәтеннән

 Кемнәр генә газапланмаган.

           Шул көннәрдән котылу шатлыклары

           Озата барды сине гомереңдә.

           Шуңа күрә һәрчак тулы иде

           Яшәү, тормыш яме күңелеңдә.          

            Әрәм итми көннең бер сулышын

            Хәрәкәттә булдың көнозын.

            Оста кулларыңнан  калдыргансың

            Тормыш кирәгенең барысын,

Сабырлыкка синең тиңнәр юктыр,

Сыгылмадың күргән казадан.

Соңгы минутларың сукканда да

Рәхмәт белән киттең арадан.

              Тыныч йокла, әткәй,син,гүреңдә

              Урының синең оҗмах түрендә.

              Хәтеребездән сине без җуймабыз,

              Изге догаларыбыздан куймабыз.

 



Предварительный просмотр:

                             Тема: Имин йөрик юлларда. 

Максат: җәяәүлеләр өчен булган кагыйдәләрне өйрәнүне дәвам итү, җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, юл билгеләрен төрләре буенча танырга өйрәнүне дәвам итү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтләрен үстерү, сөйләм телләрен баету өстендә эшләү.

Материал: магнитлы такта, юл билгеләре макетлары, Буратино, кыңгыраучык, “Светофор”җыры, “Шофер буласым килә”,Э.Шәрифуллина сүз.,Л.Батыр-Болгари көе, зур түгәрәкләр-2 (уртада кызылсары һәм аклы).

                                              Дәрес барышы.

Музыка астында балалар урыннарга кереп утыралар.

1.Оештыру моменты.

     Укытучы:

   - Хәерле көн, балалар.(Тактадагы уртасы кызылсары зур түгәрәккә карату, игътибар туплау). Карагыз әле, балалар,өстәлдә “серле тартма” тора, әйдәгез ачып карыйк, анда нәрсә бар икән? Тартма ачылмый, аны ачар өчен табышмакның җавабын әйтергә кирәк.

2. Уку мәсьәләсен кую.

                  Кисәтәләр, күрсәтәләр,

                  Кирәк икән туктаталар.

                  Юл һәм урам хәрәкәтен

                  Саклап, тәртиптә тоталар.

                                                             (Юл билгеләре)

-Әйе, димәк без бүген нәрсәләр турында сөйләшербез?

-Юл билгеләре, юлда йөрү һәм транспортта утырып бару кагыйдәләре турында.

3. Төп өлеш. Уку мәсьәләсен өлешләп  чишү.

   а)   - Әйдәгез инде тартманы ачыйк. (анда бик матур кыңгыраучык була)

- Нәрсә бу, балалар?

- Кыңгырау.

- Ягез әле, шалтыратып карагыз, (йөгереп килеп шалтыратып карыйлар).

   б)       Буратино килеп керә:

- Әй, балалар, мине чакырдыгызмы, рәхмәт, чабып килдем менә. Үзем белән сезгә табышмаклар, шигырьләр һәм җырлар да алып килдем, сорауларым да җитәрлек, укырга ярдәм итсәгез иде.

   - Урамда җәяүлеләр йөри торган юлның исеме ничек?

   - Тротуар.

   - Тротуарда кайсы яктан йөриләр?

   - Уңнан.

   - Юлны аркылы чыга торган урын ничек атала?

   - Зебра.

   - Ни өчен шулай аталды икән?

(җаваплар тыңлана)

в) -   Ә хәзер минем табышмагыма җавап табып карагыз:

Юл чатында торам үзем,

Янып тора өч күзем.

    -   Светофор.

  • Әйе, балалар, без әле сезнең белән светофор турында җыр да өйрәндек, әйдәгез Буратинога җырлап күрсәтик.(түгәрәккә басып, хәрәкәтләр белән башкаралар).

г) Урыннарыбызга “автобуска утырып” кайтыйк инде.(Алдан тезеп куелган урындыкларга утыралар, машина тавышы чыгарып выжылдыйлар, бер бала йөртүче була).”Шофёр буласым килә” җырын җырлап кайталар.

  • Балалар, әйдәгез, автобуста утыру кагыйдәләрен искә төшереп китик, Буратинога да кирәк булыр.
  • Автобуста балалар өчен билгеләнгән урыннарга утырырга, үзеңне әдәпле тотарга, аяклар белән утыргыч аркаларына тимәскә, кычкырып сөйләшмәскә, тирә-яктагыларга комачаулык итмәскә, автобус туктап беткәч кенә урыннан кузгалырга, төшкәч, автобусны арттан әйләнеп үтәргә кирәк.

д) -   Ә хәзер юлыбызда очраган юл билгеләре белән дә танышуыбызны дәвам итик. (Юл билгеләре төшкән макетлардан формалары буенча кисәтүче, тыючы, күрсәтүче, белешмә бирүче билгеләрне аерырга, рәсемнәре буенча нәрсә аңлатулары турында сөйләшү).

4. Рефлексив кабатлау.

      - Балалар, сез урамның кайсы төшеннән йөрерсез инде? (Җаваплар тыңлана, көтелгән җавап: Тротуардан, уң яклап).

      - Юл аркылы чыкканда нәрсәгә игътибар итәрсез? (Җаваплар тыңлана, көтелгән җавап: Зебрадан гына, светофорның җәяүлегә яшел уты янгач).

      - Нинди төрдәге юл билгеләрен очраттыгыз? (Нинди фигурага ясалуларына карап, төркемнәрен әйттерү. Җаваплар аерым-аерым да, бергәләп тә берничә тапкыр кабатлатып барыла.

5. Йомгаклау.

        Буратино:

  • Балалар, күрәм, сез бик күп кагыйдәләр белән танышкансыз икән, минем сорауларыма да бергәләп җаваплар таптыгыз, матур җырлар да өйрәнгәнсез.Сезнең өчен мин бик шат. Үзегезнең хәвеф-хәтәрсез генә, имин юллар үтүегезне телим.

    Укытучы:

  • Балалар, алган белемнәрегез онытылмасын, өйдә әти - әниләрегезгә дә сөйләгез, алар да юлларда һәм урамнарда сак булсыннар, юл кагыйдәләрен үтәсеннәр иде. Рәхмәт сезгә, дәрестә үзегезне яхшы яктан күрсәттегез.

                                                                                                     Л.В.Нурлыева, Актаныш районы  Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы



Предварительный просмотр:

“Чисталык бәйрәме.”

         Чисталык бәйрәме – кече яшьтәге мәктәп балалары арасында санитария-гигиена кагыйдәләрен, спортны пропагандалауның бер формасы булып тора. Бәйрәмгә кадәр классларда “Чисталык – сәламәтлек нигезе”, “Безнең кигән киемнәр”, “Без дөрес ашыйбызмы?”кебек темаларга әңгәмәләр үткәрергә мөмкин. Шулай ук класста йолдызчыклар арасында чисталык өчен көрәш оештыру да отышлы булачак.

             Класс бүлмәсе матур итеп бизәлә. Стеналарга гигиена кирәк- яракларының рәсемнәре, лозунглар, плакатлар эленә. Мәсәлән:

                  1. Бу бәйрәмдә закон нык,

                      Шапшакларга урын юк.

                  2. Яшәсен исле сабын,

                      Ап-ак теш порошогы.

                      Яшәсен саф, йөгерек су

                      Һәм йомшак сөлге тагын.

                  3. Һәр баланың күңелендә

                      Чисталыкка урын түрдән.

              Бер почмакта “Юмор почмагы” да оештырырга мөмкин.Тик юморның бала күңеленә кагылмаслык формаларын сайлау мөһим икәнлеген истән чыгармаска кирәк.Мәсәлән: “Боларга охшамагыз”, “Сезнең арада шундыйлар юкмы?”һ.б.

  Стендка шигырьләр һәм карикатуралар урнаштырырга була.

Сәхнәдә укучылар. Бер укучы караватта “йоклап ята”

          1. Кем ул анда караватта

              Төшкә тикле йоклап ята?

              Өстендә мамык юрган,

               Бизәкләр салып сырган.

          2.  Менә тора иренеп кенә,

               Менә юынырга килә,

               Җылы су сорый елап,

               Салкын судан ул туңа,

                Кем икән бу?

                Ай- яй- яй,

                 Мөгаен, бер карт бабай..

. .

         3.   Матур йортта яшәсә дә.

               Йөзе сытык явым көндәй.

               Ике бите ап-ак аның,

               Кояш күрми үскән гөлдәй,

               Кем икән бу?

               Кем икән?

               Әллә авыру микән?

4. Пальтосы  көтә чөйдә,  

    Башлыгы көтә өйдә.

    Бар балалар тышта уйный,

    Ә ул утыра өйдә,

    Ә ул өйдә утыра,

    Туңып калтырап тора.

  - Тәрәзәдән салкын керә,

    Ачмагыз!- дип кычкыра.

5. Эшләмичә тирләгән,

    Авырмыйча чирләгән.

    Иркәлектән ни алган?

    Җебегән булып калган.

Балалар аны ай-ваена карамыйча урыныннан торгызалар, өс-башын тәртипләп, үз араларына бастыралар.

           Сәхнәгә Юынгыч килеп чыга.

- Исәнмесез, балалар!

Сезгә кунакка килдем.

Мин булырмын Юынгыч

Һәм искиткеч Юындыр.

Дусларым да күп минем

Кемнәр алар дисезме?

Табышаклар җавабыннан

Сез аларны белерсез.

          Юынгыч табышмакларны әйтә, балалар җавапларын әйткәч, Юындыр янына Сабын, Теш щеткасы, Теш порошогы, Мунчала, Тарак, Сөлге чыгып тезеләләр.

1. Үзе шома, күбеккә күмә,

    Хуш исле, я, кем белә?

2. Аркасында сөяге,

    Сөягендә мыегы.

    Ак койманы агарта,

    Мыегы белән чистарта.

3. Он түгел, үзе ак,

    Авызыңа куеп бак.

    Тешне дә ул ап-ак итә

    Бу ни була, әйтеп бак?

4. Кирәк була мунчада,

    Минем исемем....

                               Мунчала.

5. Үзе тешле, ләкин тешләми.

6. Бит-кулларны корыта,

   Чисталыкны ярата.

Аннары кыска-кыска инсценировкалар күрсәтелә.

   Сәхнәгә шапшак бер малай килеп керә. Ул алдан әзерләнеп куелган урынга барып ятмакчы була, ләкин одеял бер якка, мендәр һәм җәймә икенче якка “очып китәләр”.малай аларны тота алмый. Ул:

          - Очты юрган урыныннан,

Җәймә дә качты шуннан.

Сикереп алды, китеп барды

Мендәр дә бака сыман.

Юынгыч килеп баса,  малай аңа куркып карый.

- Эх, син, шапшак, эх син, шакшы

   Нәкъ пычрак дуңгыз баласы.

   Кыяфәтеңә бер бакчы:

   Морҗа арчучыдан да,

   Карарак син чыннан да,

   Вакса синең муеныңда,

   Кара табы борыныңда,

   Шундый пычрак кулларың,

   Катып беткән чалбарың,

   Аягыңнан ботинкаңны

   Бармы берәр салганың?

    (юынгыч малайның битен - кулын, өс- башларын “юа”башлый, малай качмакчы була, ләкин юынгыч аны ычкындырмый).

Малай:-Булды, булды, мин аңладым-

              Чисталыкка ни җитә?

              Ничек шулай пычранганмын-

              Үземнең исем китә.  

              Моннан соң миндә беркайчан

              Сез күрмәссез кара тап.

               Пөхтәлеккә өндәүче мин,

 Бүген үземнән башлап.

Балалар:- Юынгыч та, Юындыр да

                  Кадерле кунак безгә.

                  Дуслар булып тату торыйк,

                  Һәммәбез калыйк бергә.

                 (күмәк җыр белән тәмамлана, “Күңелле балачак”,

                                              “Зәңгәр күл”,С.Сәйдәшев көе)

Бәйрәм эшкәртмәсендә кайбер шигырь юллары элекке “Мәгариф” журналларыннан да алынды.                        



Предварительный просмотр:

                                         Исемдә, әле дә исемдә.

      Һәр кешенең дә күңел түрендә бала чагыннан калган истәлекләр урын алып торадыр.Менә мин дә үземнең 5 - 6 яшьлек чакларымны хәтер төпкеленнән кузгатып утырам әле.

      1964-1965 елларда авылга электр утлары кертелә башлады.Аңарчы кичләрен тормыш керосин салынган филтәле лампалар яктысында барды.Ниндиләре генә юк иде ул лампаларның?!Түшәмгә асылган эшләпәлеләре дисеңме, өстәлгә бастырып куелган нечкә билле пыяла лампаларның төрле төстәгеләре дисеңме, гади калай савыт формасындагылары дисеңме – һәр өйдә 2-3 лампа булыр иде.Аларның куыкларын әнкәйләр үтә бер җаваплылык тоеп, тыннары белән өрә-өрә, йомшак чүпрәк ярдәмендә ялтыратып сөртерләр иде.Өйгә кичке караңгылык иңгәч, кабызыла иде ул лампалар.Аларның яктылыгыннан сихри бер тынычлык, җылылык кунган өйдә апамнарның дәрес әзерләүләрен, китап укыганнарын күзәтеп утыру миндә зур рәхәтлек уята иде.Лампа янып торганда чыккан искә дә без тәмам ияләшеп беткәнбез. Башлар да авыртмаган, күңелләрне дә болгатмаган.Минем өчен дөньяда шушы лампа яктысыннан да яктырак балкучы ут юк кебек  иде.

     Көннәрдән беркөнне авылда: “Ут кертәләр, электр уты кертәләр”,- дигән хәбәр таралды. Озак та үтмәде кебек, урамнарга баганалар утырттылар, чыбыклар суздылар, һәр өйгә тоташтырып чыктылар.Ә без, бала-чагалар, көн саен урамда, ут кертүче абыйларга ияреп йөрибез, аларның аякларына куркыныч тырнаклар киеп багана башларына үрмәләүләрен шаклар катып күзәтәбез, сабырсызланып үзебезнең өйгә чират җитүен көтәбез.

     Ниһаять, килде ул мин өзелеп көткән көн! Бүген безгә ут кертәләр! Мин иртән иртүк урамда электрчы абыйларны көтәм. Менә алар, чемоданнарын күтәреп, килеп җиттеләр.Шаян сүзләр сөйли – сөйли безнең дүртпочмаклы җыйнак кына өебезгә чиякызыл төстәге чыбыкларны матур, ак керәч кәтүкләр белән стенага беркетеп чыктылар, түшәмнән ике лампочка төшерделәр, эшләрен төгәлләгәч, күршеләргә юнәлделәр. Барлык өйләргә дә чыбыклар кертелеп беткән көннең кичендә безнең өйләрдә “Ильич утлары” кабынды.Лампа яктысына күнеккән күзләрне камаштырып, барлык караңгы почмакларга үтеп кереп, балкыды да балкыды ут, без – сабыйларны чиксез куандырды, шатлыгыбыздан сикердек, йөгердек, куллар чаптык.

      Авылыбызны колхозның машина – трактор паркында бер почмакта урнашкан кечкенә бура-йортка куелган “движок”электр тогы белән тәэмин итеп торды.Ул үзенә күрә бер кечкенә электр станциясе булды.Ә анда безнең әткәебез Мөхәммәтвәли (урыны җәннәттә булсын) белән Фәрит абый алмашлап дежур тордылар, движокның ватылмыйча эшләп торуын тәэмин иттеләр. Кешеләр йоклагач, төнге сәгатьләрдә туктатып торсалар, таң беленү белән тагын эшләтеп җибәрә иделәр.Мин әткәй янына еш барып йөрдем, әнкәй әзерләп биргән тәмле ризыклар белән әткәйне сыйлап кайта идем.

           Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: яктылык бүләк итүчеләргә, аларның хезмәтенә миндә кечкенәдән үк хөрмәт, ихтирам хисләре саклана.Хәзер тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый.Һәр өлкәдә без аннан файдаланабыз.Тик саклык чараларын да онытмасак иде, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмыйча, электр хезмәтеннән рәхәт күреп,”Якты һөнәр”ияләренә рәхмәтле булып яшәсәк иде.

Түбәндәге шигырь юлларын энергетика хезмәткәрләренә хөрмәт йөзеннән тәкъдим итәсем килде.

                                                Ильич утлары.

Төн караңгылыгын җиңеп,

Балкый “Ильич утлары”.

Шул утлардан якты алды

Балачагым юллары.

Шул юллардан тезелеп үтте

Ямьле яшьлек еллары.

Электр нурлары кебек

Якты булды уйларым.

Җылылыкта, яктылыкта

Үтте минем көннәрем.

Бүгенгәчә данлап сөйлим -

Энергетик һөнәрен.

Һәр балага төшендерәм

Электрның асылын.

Көнкүрештә онытмаска,

Сак куллану алымын.

Үтәгәндә кагыйдәне –

Электр дустың булыр.

Тайпылганда кагыйдәдән –

Ул сиңа дошман булыр.

Искә алып төрле ягын

Электрдан ямь күрик.

“Якты һөнәр” ияләрен

Бәйрәм белән тәбриклик,

Эштә уңышлар телик!

                                                         

                                                             

                                                              Ләйлә Вәли кызы Нурлыева,

                                                              Актаныш районы Богады төп

                                                              гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                              башлангыч класслар укытучысы.

 

         



Предварительный просмотр:

                 

         “Мин соң кемгә охшаган?”

Һәмммәсе дә гаҗәпләнеп

Сорыйлар әллә чынлап:

-Бигрәк җитез кыз булгансың,

Әтиеңәме охшап?

Бик озак уйланып йөргәч,

Бер җавап таптым кебек.

Әтинең әтисеннән үк

Килгән миңа җитезлек.

 

Дәү әтинең сабантуйда

Сөйлиләр шәп чапканын.

Чабарга җайлы булсын дип,

Салган хәтта чалбарын.

Йомры артын сикерткәләп

И киткән ди, ул чабып.

Дәү әтигә көчләр биреп,

Гөж-гөж килгән бар халык.

Дәү әтием сынатмаган -

Килгән арттан өченче.

Кәшмир яулык бүләк булган –

Дәү әнигә сөенче.

Әтием дә калышмаган:

Җәен чапкан ул атта.

Бил алышкан, гер күтәргән,

Чаңгыда чапкан кышта.

Хәзер абый белән миңа

Ярышлар оештыра.

Чаңгыда, атта чабабыз,

Ул вакыт санап тора.

Абый хәзер үсте инде

Көн дә йөри көрәшкә.

Кайткан чакта курыкмаска-

Мине ала иптәшкә.

Читтә генә тормыйм карап,

Мин чөям чучеланы.

Әллә инде үзем көчле,

Җиңелме чучеласы?

Менә шулай бик яратам

Мин спортның һәр төрен.

Яхшы кәеф, зур дәрт белән

Үтә минем һәр көнем.

Каршылаган таңнарымны

Әни уңай юраган.

Тик шулай да әйтегезче,

Мин соң кемгә охшаган?!

                              Җәнлекләр бәйрәме

Ямьле урман аланына

Чыршы әйләнәсенә.

Җыелган барча җәнлекләр

Яңа ел бәйрәменә.

Аю җырлый гармунында

                           Уйнап дәртле көйләрне.

  Сикереп–сикереп бии Куян

                           Шәп басып тәпиләрен.

Түзә алмый шатлыгыннан

Бүре суза курайда.

Тиен, Төлке һәм Күселәр

Сыздыралар сорнайда.

Шаулашалар, гөрләшәләр

Чыпчык, Песнәк, Саескан.

      Кызылтүшләр, Сызгыраклар

Бәйрәм күреп шаккаткан.

Кыш Бабай да олылаган

Җәнлекләрнең бәйрәмен.

Һәммәсенә бүләк иткән

Күчтәнәчләр бәйләмен.

 Мичкә белән бал тәтегән

                             Оста җырчы Аюга.

 Бүре, Төлке биеп киткән

Кызган шашлык алуга.

Елтыр күзен челт-мелт итеп

Куян тоткан кишерне.

Кипкән гөмбә, чикләвекләр

Шатландырган Тиенне.

       Сыйланганнар барча кошлар

    Кыш Бабай сипкән җимнән.

  Керпе дә тиз килеп җиткән

Торып йоклаган җирдән.

Урман аланы гөр килгән

Җәнлекләр бәйрәменнән.

Барчасы күңел ачканнар

Яңа ел бәйрәмендә

Искитмәле күлмәк кигән

Чыршы әйләнәсендә.



Предварительный просмотр:

Түбәндә тәкъдим ителгән шигырь юлларын район башлангыч укытучылары семинарында  “Мин әнидән өйрәнәм, мин әтидән өйрәнәм” дигән баш астында үткәрелгән  ачык класс сәгатенә укучыларга  төзегән идем.

Гөл тама кулларыннан

Әниемнең оста кулларыннан

Әйтерсең лә тама ал гөлләр.

Ап – ак япма, тәрәз йөзлекләрен

Бизәклиләр нәфис чигүләр.

Чигүләрдә ята әниемнең

Изгелеге, күңел җылысы.

Төшендереп һәрбер чигелешен

Өйрәтә ул мине тырышып.

Нурлы эзләр

Биеп тора гүя кулларында-

Бәйләм энәләре бик җитез.

Әниемдәй оста бәйләүчене

Очратмаган әле берегез.

Күз нурларын салып һәрбер эзгә

Бәйли әни безгә киемнәр.

Өстемдәге җылы күлмәгемә

Сокланмыйча калыр соң кемнәр?

Өйрәтә ул мине үзе кебек

Изгелеккә һәм җитезлеккә.

Бәйләм серләренә төшендерә

Кирәк булыр,- дип, гомерлеккә.

Минем әти шәп кеше

Түземсезләнеп көтәбез

Кич җитүен без өйдә.

Шаулашабыз, гөрләшәбез,

Янда әти,  әни дә.

Өй эшләрен төгәлләгәч,

Башлана инде хәлләр:

Шашка, шахмат һәм домино -

Түзсен генә өстәлләр.

Укыса да бердә генә,

Сеңелем уйный шашакада.

Җиңеп куя әнине дә,

Оста йөри тактада.

Ә мин яратам шахматны

Уйнарга әти белән.

Үзе өйрәтте җиңәргә –

Хәзер үзе җиңелә.

Бар якка да булган инде,

Минем әти – шәп кеше!

Кроссворд төзү, шигырь язу

Аның яраткан эше.



Предварительный просмотр:

Хыялым канатында

Җырлы – моңлы балачагым

Никтер,  еш сагындыра.

Салмак барган гомер юлым

Елларны ашыктыра.

Сизелми дә уза вакыт

Чал чәчне баштан сыйпап.

Шулчак назлагандай тоям

Әнкәм кулы бик тыйнак.

Ишетелә  күк колагыма

Әткәмнең “Ләйлүш”ләре.

Шаяртып та, яратып та,

Үртәшеп дәшүләре.

Күпереп торган бәбкә үлән-

Бала чагым келәме.

Яланаяк йөгергәннәр

Онытылырга теләми.

Уйнар идем дуслар белән

“Унике таяг”ын да.

Их, кайтыр идем балачакка,

Хыялым канатында.

                           



Предварительный просмотр:

     Искитмәле көз

Тәрәз аша күргән манзарадан

Баш әйләнә, күзләр камаша.

Әле кичә генә яшел дөнья

Аллы-гөлле бүген – тамаша!

Табигатьнең сихри куәтеннән

Төрле төскә чумган өрәңге.

Алтынсары кигән Каенсылу,

Имән-Батыр – чуар күлмәкле.

Каен арасыннан посып  кына

Миләш-Туташ күзли кемнедер.

Яшел яфрак, куе кызыл тәлгәш –

Сылулыкка аңа кем генә тиңдер?!

Янәшәдә горур Нарат-Солдат,

Чыршы-Зифа кала ямь-яшел.

Җиргә яткан төсле яфрак-юрган

Саклый кебек табигатьнең ямен.

2013 елның көзеннән бер мизгел..



Предварительный просмотр:

                 Куанычым сез минем

Ходаемның биргән бүләгеннән

Өлеш булды миңа ике кыз.

Сөенечем булса олы кызым,

Куанычым булды кече кыз.

Сизми калдым әле кайчан гына

Әтиегез эштән кайтты, дип,

“Үзем ачам, үзем ачам”,- диеп,

Капка ачарга чатыр чаптыгыз.

Гөр китереп бакча, койма буен

Уйнадыгыз дус-ишләр белән.

Мәктәп тормышында кайнадыгыз,

Куандыгыз “4” тә “5”ләр белән.

Зур юлларга сез чыктыгыз уйлап,

Максатыгыз булды изгедә.

Белем алып, үз юлыгыз табып,

Куандырдыгыз сез безне дә.

Олы кызым, Гөлиям, үзең әни,

Илмар кияү синең терәгең.

Тигезлектә яшәп, мул тормышта

Чынга ашсын һәммә теләгең.

Рәхмәт сезгә, насыйп иткән өчен,

Назлы онык сөю бәхетен.

Рианамны бигрәкләр яратам,

Көтеп алам кочу рәхәтен.

Кече кызым, Гөлгенәм дә минем,

Йөрәгемнең иң-иң түрендә.

Киләчәгең якты булсын, кызым,

Нур балкысын күңел күгеңдә.