Класс җитәкчесенә

Нуриева Гульзифа Робертовна

класс җитәкчесенең бурычлары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klass_zhitkchesenen_burychlary.doc67.5 КБ
Microsoft Office document icon ata-analar_zhyel._tem._3_klass.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Класс җитәкчесенең бурычлары

 

Класс җитәкчесе баланың үсешен көн саен даими рәвештә күзәтүне гамәлгә ашыра, укучының тирә - юнь: табигать, фән, производство, сәнгать, шулай ук әйберләр һәм предметлар, иң әһәмиятлесе – кешеләр формалаштыру өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итә.

Класс җитәкчесенең класс белән эшләү максаты укучыларга уңай шартлар һәм коллективта тиешле психологик халәт булдырудан, шулай ук педагогларның ( фән укытучыларының, тәрбиячеләрнең, түгәрәк җитәкчеләренең һ.б. ), ата – аналарның, бала шәхесе үсешенә тәэсир итә торган башка өлкәннәрнең тырышлыгын тиешле эшкә юнәлтүдән, көйләүдән гыйбарәт.

Әлеге максаттан чыгып, класс җитәкчесенең, бала шәхесен тәрбияләү өчен, турыдан – туры һәм һәр көнне гамәлгә ашырылырга тиешле мондый бурычларны күрсәтергә була:

1.     Һәр баланы шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә торган класс коллективын туплау.

2.     Балаларны төрле коммуникатив эшләргә тарта торган күмәк һәм шәхси эшчәнлекне оештыру. Бу эшкә барлык тәрбия учрежденияләре вәкилләрен тарту.

3.     Укучыларның сәләтен тулысынча ачыкларга һәм үстерергә ярдәм итә торган шәхси үсешне көйләү ( коррекцияләү ).

 

Класс җитәкчесе башкарырга тиешле эшләр һәм аларның эчтәлеге.

 

Класс җитәкчесе эшчәнлеге – тәрбияләнүчеләргә шәхси якын килүне гамәлгә ашыруның төп юнәлеше. Ул һәр баланың һәрьяктан тулысынча камил үсешенә ирешүне, аның кабатланмас шәхес булуын истә тотуны һәм аның һәвәслеген, талантын тулысынча ачуны күздә тота.

Татарстан Республикасының укучы яшьләрне тәрбияләү Концепциясендә күрсәтелгән бурычларга таянып, класс җитәкчесе мондый эшләр башкара:

-         бала шәхесенең индивидуаль үсеше һәм әхлакый формалашуы өчен уңай шартлар булдырырга ярдәм итә, тәрбияләнүченең үсешендәге һәм тәртибендәге тискәре үзгәрешләрне күзәтә һәм билгели, аны тәрбияләү системасына тиешле төзәтмәләр кертә;

-         укучы шәхесен, аның һәвәслеген, нәрсә белән кызыксынуын, мәнфәгатьләрен өйрәнә;

-         класстагы( группадагы) һәр балала өчен тирә - юньдә уңайлы шартлар һәм әхлакый – психологик халәт булдыра; аралашу культурасын үстерергә, балага иптәшләре, укытучылар, ата – аналар белән аралашканда барлыкка килә торган мәсьәләләрне хәл итәргә булыша;

-         класс җитәкчесе тәрбияләнүче шәхеснең үз – үзен тәрбияләвенә һәм үз – үзен камилләштерүенә ирешергә омтыла;

-         укучыларның зыялы һәм әхлаклы булып  үсүенә ирешү максатыннан, укучыларның эшчәнлегенә юнәлеш бирә, уку эшчәнлегенә ярдәм итә;

-         баланың мәктәптә: өстәмә белем алу учреждениеләрендә, яшәү урыннарында оештырыла тоган түгәрәкләрдә, клуб, секцияләрдә, билгеле бер шөгыль белән мавыгучы балалар берләшмәләрендә һәр укучының өстәмә белем алуына ирешә; дәрестән тыш тәрбия эшен укучылар үзидарәсе органнары, балалар һәм яшүсмерләрнең җәмәгать оешмалары ярдәмендә оештыра;

-         класста тәрбияви эшчәнлекне балаларның яшь үзенчәлекләрен, милли традицияләрне һәм тормыш таләпләрен искә алып оештыра, класс коллективы эшчәнлеге эчтәлеген билгели;

-         баланың сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы турында кайгырта,; укучыларның сәламәтлеген тикшерүдә ( врачлар үткәрә торган диспансеризациядә ) катнаша; укучылар үзидарәсе органнары белән  бергә, сәламәт яшәү рәвешен киң пропагандалый;

-         укучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча тиешле эш алып бара; тәрбияләнүчеләр җитди тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә булыша;

-         ата – аналар белән тыгыз элемтә тота, гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнә;  гаилә тәрбиясен җайга салу өчен ата – аналар белән дифференцияле шәхси эш алып бара ; класс укучылары һәм әти - әниләр белән эшләү өчен ата – аналар комитетына ярдәм итә, ата – аналарның һәм укучыларның күмәк эшчәнлеген, гаиләләргә педагогик белем бирү, аларның педагогик культурасын күтәрү эшен оештыра;

-         тәрбия эшен планлаштыруны, аның барышын һәм нәтиҗәлелеген чагылдыручы документлар ( гомуми кабул ителгән класс журналлары, класс җитәкчеләренең күпвариантлы планнары белән беррәттән, педагогик совет карары нигезендә автор программалары да, мәҗбүри программалар да, эш һәм күзәтү көндәлекләре һ. б. кулланырга мөмкин, билгеле, аларның педагогик максатчан булуы таләп ителә ) белән эш итә.

 

Класс җитәкчесенең укучылар эшчәнлеген оештыру эше формалары

Класс җитәкчесе – балаларның төрле эшчәнлеген оештыручы. Хәзер шуларның кайбер төре белән танышып үтик:

- танып – белү эшчәнлеге, ул укучының тирә - юньне өйрәнү сәләтен, фикерен, китап укуга омтылышын, кызыксынуын үстерә, белем алу ихтыяҗы булдыра, зыялылык сыйфатлары , фәнни гыйлем тупларга ярдәм итә;

- хезмәт эшчәнлеге матди байлык булдыруга, аны саклауга, баетуга юнәлдерелгән; ул укучының үз – үзләренә хезмәт күрсәтү, җәмгыятькә файдалы, җитештерүчән хезмәтне оештыру чорында гамәлгә ашырыла. Бу эшләр күңел биреп эшләнә торган түләүле хезмәт белән аралашып алып барыла һәм шуның белән кешенең яшәү чарасы булып торучы матди байлыкларга ихтирам белән карау сыйфаты булдыра;

- художество эшчәнлеге; ул дөньяны  хисси танып белү, матурлыкны тою ихтыяҗын, художестволы фикерләүгә, хисси мөнәсәбәтләргә, укучының художество үзенчәлегенә этәргеч бирү сәләтен үстерә;

-  спорт эшчәнлеге кешенең көчле, җитез, түземле, кеше гәүдәсенең сыгылмалы һәм матур булуына ярдәм итә;

- иҗтимагый эшчәнлек укучыны тормышта үз урынын табарга, чынбарлыкны үзгәртеп корырга ярдәм итә;

- дөньяның гомумкешелек һәм социаль кыйммәтләрен тиешле дәрәҗәдә аңлауга юнәлтелгән эшчәнлек;

-  ирекле аралашу эшчәнлеге; ул укучыларның ял итү вакытында гамәлгә ашырыла; бу чорда алар эшчәнлеге эчтәлеген һәм максатын башкалар белән аралашу тәшкил итә.

Класс җитәкчесе билгеле бер коллектив белән эшләгәндә, яшьләренә һәм тәрбиялелек дәрәҗәсенә карап, укучыларның эшчәнлек эчтәлеген һәм аның төрләрен билгели, илдәге социаль хәлнең, мәктәп, классның төгәл шартлары үзенчәлекләрен искә ала.

 

Класс җитәкчесе хокуклары

 

Дәресләр алып барудан азат ителгән класс җитәкчесе дә, бу эштән азат ителмәгәне дә:

-         балаларның физик һәм психик үсеше турында даими мәълүматлар туплау;

-         класс укучыларының дәресләргә йөрешен, фән укытучылары эшчәнлеген тикшерү, педагогик консилиумнар, “кече 

     педсоветлар” оештыру;

-         класс коллективы белән килештерелгән тәкъдимнәр турында мәктәп администрациясе, педагогик яки методик совет, мәктәп советы белән  фикер алышу;

-         ата – аналарны ( яки балаларны тәрбияләп үстерүче башка кешеләрне ) мәктәпкә чакыру; администрация белән килештереп , балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү бүлекләренә, предприятиеләрдәге гаилә һәм мәктәпкә ярдәм итү советларында үз классындагы балаларны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итү;

-         балалар белән шәхси эш алып бару программасын билгеләү;

-         администрация белән килештереп һәм мәктәп педагогик һәм зендә методик советы рөхсәте нигезендә методик һәмтәрбия эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре буенча тәҗрибә - эксперимен эше алып бару;

-         педагогик кадрларның белемен күтәрү курсларында укып, методик эшчәнлектә катнашып, башка мәктәпләрдә булып, аларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнеп, педагогик осталыкны күтәрү төрләрен сайлап алу хокукына ия.

 

Класс җитәкчесен әзерләүгә таләпләр һәм аның эшенең гомуми шартлары

 

Класс җитәкчесенең һөнәри әзерлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-         педагогика, балалар һәм аларның яшь психологиясе, социаль психология һәм мөнәсәбәтләр психологиясе, , балалар коллективы психологиясе, педагогик этика  белеме һәм күнекмәләренә ия булу;

-         балалар  һәм яшүсмерләрнең шәхси һәм яшь үзенчәлекләрен белү; аерым шәхесне һәм төркемне өйрәнү өчен нәтиҗәле алымнарны куллана алу;

-         балаларның яшь физиологиясен, мәктәп гигиенасын белү;

-         тәрбиянең фәнни нигезләренә төшенү, шәхескә тәрбияви тәэсир итү технологиясенә (тәрбия эше, укучыларның буш вакытын үткәрү, күмәк иҗади эшчәнлек методикасына, балалар, ата – аналар һ. б. белән шәхси аралашу алымнарына) ия булу;

-         тәрбияне оештыру турындагы методик рекомендацияләрне, инструктив – методик документларны, халык мәгарифе, педагогик эш үсешенең төп юнәлешләрен һәм перспективасын белү;

-         хөкүмәтнең һ.б. дәүләт органнарының укучыларга белем һәм тәрбия бирү мәсьәәләләре хакындагы законнары, карарлары; бала хокуклары турындагы Конвенция, хезмәт хакындагы закон нигезләре белән таныш булу;

-         анализлау, нинди эш башкарырга кирәклеген белү, алдан күреп эш итә алу, программалаштыру, көйләү ( коррекцияләү ), үзконтроль булдыру сәләтенә, коммуникатив сәләткә ия, югары культуралы булу.

-         класс җитәкчесе оештыра торган тәрбияви эшчәнлекне матди – техник тәэмин итү; мәгариф учреждениесе, методик хезмәт җитәкчеләренең оештыру – методик яктан булышулары; класс җитәкчесе эшчәнлегенә даими күмәк педагогик анализ ясау эшен оештыру, матди ярдәм итү.

Класс укучыларының ни дәрәҗәдә тәрбияле, зыялы, өлкәннәргә, кечкенәләргә ихтирамлы булу – класс җитәкчесе эшчәнлеген бәяләүнең төп шарты. 

 

Укучыларны өйрәнү

(укучылар турында нинди мәгълүматлар язарга?)

 

I. Укучы, аның яшәү шартлары һәм гаиләдә тәрбияләнүе турында гомуми мәгълүматлар:

1. Фамилиясе, исеме, туган елы, ничәнче класста укуы, варис булуы. Сәламәтлеге. Нинди авырулар кичерүе, баланың физик һәм психик торышына ул авыруларның тәэсире.

2. Аерым фәннәр буенча өлгереше. Өлгермәү сәбәпләре. Акыл үсеше белән укуга карашы арасында үзара бәйләнеш.

3. Гаилә составы. Ата-анасының һәм гаиләдәге башка туганнарының кайда һәм кем булып эшләүләре. Алар арасында үзара мөнәсәбәт һәм аларның укучыга тәэсире. Әти-әнисенең гомуми һәм педагогик культурасы.

4. Ата-ананың һәм өлкәннәрнең балага карашы. Гаиләдә бала тәрбияләү юлларының һәм чараларының максатка ярашлы булу-булмавы.

5. Укучының гаиләдә яшәү шартлары ( көндәлек режимны, өйгә бирелгән эшләрне ничек үти, өйдә әти-әнисенә ничек булыша, нинди эшләр башкара, буш вакытын ничек үткәрә? )

 

II. Укучының максатлары, тормыш позициясе.

1.                      Укучының үз-үзен тотышында һәм эшчәнлегендә нинди мотивлар өстенлек итә? Белем алуга, хезмәткә булган ихтыяҗы, эстетик ихтыяҗлары. Материаль культура һәм рухи ихтыяҗларның үзара бәйләнеше.

2.                      Укучының зәвыгы. Аерым фәннәр, табигать, техника, әдәбият, сәнгать, спорт, иҗтимагый-сәяси тормыш һ.б. мәсьәләләр белән кызыксынуы.Ул кызыксынуларның тирәнлеге һәм тотрыклылыгы.

3.                      Укучының карашлары. Табигать күренешләренә, иҗтимагый вакыйгаларга, тирә-юньдәге кешеләрнең үз-үзләрен тотуларына карашы. Инануларның идея дәрәҗәсе, тирәнлеге һәм тотрыклылыгы. Бу сыйфатларның укучының үз-үзен тотышында һәм эшчәнлегендә чагылышы.

4.                      Укучының хыяллары. Аңа нинди кешеләр, китап ( кинофильм, спектакль ) геройлары ошый? Ул аларга ничек охшарга омтыла? Укучы нинди группаның (класс коллективы, гаилә, урам компаниясе ) фикеренә колак сала? Укучының профессиональ омтылышы. Профессия сайлау мотивлары.

 

III. Укучының сәләте һәм гомуми үсеш дәрәҗәсе.

1.                      Укуга һәм аерым фәннәрне үзләштерүгә булган сәләте. Ул нәрсәдә чагыла?

2.                      Аеруча нәрсәгә (музыка, әдәби яки техник иҗат һ.б.) сәләтле? Аның оештыручанлык сәләте нинди?

3.                      Классташ иптәшләре белән чагыштырганда, укучының гомуми үсеш дәрәҗәсе. Аның дөньяга карашының киңлеге, әдәби китаплап укуы. Сөйләм культурасы.

 

IV. Укучының темпераменты үзенчәлекләре.

1.      Эмоциональ тәэсиргә бирелүчәнлеге. Эмоциональ кичерешләр барлыкка килү тизлеге, аларның тотрыклылыгы, алмашу характеры.

2.      Акыл эшчәнлеге (истә калдыру, фикер йөртү) темпы.

3.      Эш-хәрәкәтләренең һәм эшчәнлегенең характерлы үзенчәлекләре (кискен, сүлпән, оялучан һ.б.) Иптәшләре, тирә-юньдәге кешеләр белән аралашучан булу-булмавы.

 

V. Укучының характеры.

1.      Укуга, җәмгыятькә файдалы эшләргә, җәмәгать поручениеләренә карашы (намус белән үти, үзен җаваплы хис итә, инициативалы..)

2.      Коллективка, иптәшләренә, өлкәннәргә карашы (яхшы күңелле, ярдәмчел, гадел, ягымлы, өлкәннәрне, ата-аналарын, укытучыларын ихтирам итә һ.б.). Дуслык хисләре һәм аның чагылышы.

3.      Үз-үзенә карашы. Үзенең мөмкинлекләренә, уку һәм иҗтимагый эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәя бирә белүе (тыйнак, үзенәталәпчән, үз көченә ышанучан, үз-үзенә тәнкыйть белән карый, үзе турында югары фикердә, эгоист, үз кйче һәм мөмкинлекләренә бәя биреп җиткерми һ.б.)

4.      Характерының интеллектуаль билгеләре (төптән уйлап фикер йөртә, җитди, һәрнәрсәгә җиңел карый, тапкыр һ.б.)

5.      Характерының эмоциональ билгеләре (шат күңелле, кеше хәлен уртаклашучан, эчкерсез, үпкәләүчән, көнләшүчән һ. б.)

6.      Характерының ихтыяр билгеләре (кыю, батыр, үз сүзендә нык торучан, инициативалы, тәвәккәл һ.б.)

7.      Характерының төп билгеләре.

 

VI. Укыту-тәрбия процессында укучыга шәхси якын килү.

1.      Укучы шәхесенең уңай һәм тискәре яклары (шуларга кыскача анализ ясарга).

2.      Укучыдагы уңай сыйфатларны үстерү, тискәре күренешләрне булдырмау, аның өлгерешен күтәрү өчен класс җитәкчесе кулланган педагогик чаралар.

3.      Укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, аны киләчәктә тәрбияләү өчен кайбер тәкъдимнәр, рекомендацияләр.

 

Укучылар гаиләсендә булу һәм ата – аналар белән элемтә урнаштыру.

 

1.      Һәр чиректә гаиләдә булу планын төзе. Гаиләгә план нигезендә бар.

2.      Гаиләгә бару максатын алдан билгелә.

3.      Гаилә тәрбиясе буенча өлкәннәргә тәкъдим итәргә кирәкле рекомендацияләр һәм киңәшләрне алдан уйлап, анализлап куй.

4.      Балада тискәре үзгәреш сизелә башласа, гаиләдә планнан тыш булу кирәклеген исеңдә тот.

5.      Ата – ананың гаилә тормышын, бала тәрбияләү алымнары турында сөйләүләрен түземлелек белән, ахырына кадәр тыңла. Әңгәмәдән файдаланып, укучыны тагын да тирәнрәк белергә һәм аңларга тырыш.

6.      Бервакытта да гаиләгә ата – анадан яки баладан зарлану максаты белән барма.

7.      Укучының тәртибендә яки укуында гадәттән тыш хәл килеп чыгып, гаиләдә булырга туры килгәндә дә, ата –ана белән матур телдә индивидуаль педагогик әңгәмә алып бар. Ата – анага иң элек баладагы уңай, алга таба үстерергә мөмкин булган әйбәт сыйфатлар турында хәбәр ит.

8.      Ата- ана белән һәрвакыт түземле, тактлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә бул.

9.      Гаилә тәрбиясе һәм, гомумән, тәрбия мәсьәләләре турында ата-ана белән элемтәдә бервакытта да “Улыгыз (кызыгыз) белән ни эшләргә дә белмим” кебек зарлану сүзләре кулланма. Бала тәрбияләү буенча ата-ана белән берлектә нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында алдан уйла, тәкъдимнәреңне алдан әзерлә.

10.  Синең гаиләгә баруың балада яхшы, тәрбияле кеше булуга омтылышны көчәйтсен, ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне якынайтсын.

11.  Бала турында җитәрлек мәгълүматларың  булмаса, ата-ана белән очраклы күрешкәндә әңгәмәне озакка сузма, тиешле хәзерлек белән гаиләдә булырга ниятләвеңне белдер.

12.  Гаиләдә кичке ашка кадәр, әти-әниләр эштән кайткач булырга тырыш.

13.  Ата-ана белән сөйләшкәндә укучы катнашмаска тиеш булса, әдәпле генә итеп, аның бу бүлмәдән чыгып торуын үтен.

14.  “Мин киткәннән соң, гаиләдә нәрсә булыр?” дигән сорау һәрвакыт игътибар үзәгендә торсын.

Гаиләгә баруның төп девизы – ата-анага яхшы киңәш һәм ярдәм булырга тиешлеген онытма! 

 



Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе 3 класс укучыларының 2017-2018 уку елына ата-аналар җыелышы тематикасы

                   

I чирек

1.а. Укучыларны оештыру,урнаштыру,ягъни башлангыч

оештыру мәсьәләләре.

б .”Лекция темасы:”Гаиләдә-  укучы”.Аңа

нинди шартлар кирәк,үз почмагын эш урынын

булдыру,кирәкле уку әсбаплары, бала тормышында

барлыкка килгән үзгәрешләрне аңлату.

в Ата-аналар комитеты сайлау

2.а . Лекция темасы:”Бала яхшы укысын дисәң” Укучыга

куелган төп таләпләр һәм аларны үтәү шартлары.

б . 1 чирек йомгаклары.балаларның мәктәпкә ияләшүе.

в. Көзге каникулны оештыру . куркынычсызлык

кагыйдәләрен искә төшерү

г . Киләсе чиреккә планнар . Кемнең ничек ярдәм итә

алуын билгеләү

II чирек

3.а. “Баланы ничек итеп укуга тарту “ –дигән темага чыгыш.Баланың укуга кызыксынуын үстерүнең иң нәтиҗәле , хәзерге заман ысуллары ,алымнарыб . 2 чирекйомгаклары .Һәрбер баланың уңай һәм тискәре якларын аңлату.

в .Балаларның дәфтәреннән, эшләреннән күргәзмә оештыру

г . Яңа ел бәйрәмен үткәрү

д .Кышкы каникулны үткәрү планы. Тормышны саклау кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү.

е .3 чиреккә планнар төзү,максатлар кую.Кемнең нинди эшкә ярдәм итә алуын билгеләү

III чирек.

4.Чыгыш темасы:”Гаиләдә ялгышлар һәм аларның сәбәпләре” Ата-ана арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык, капма-каршылыкның балага йогынтысын аңлату.Аларны булдырмау юлларын табу.

5.а. Чыгыш “Гаиләдә мактау һәм ачулану методларын дөрес куллану”

б .3чирек нәтиҗәләре белән таныштыру.Һәрбер баланың уңай ,тискәре якларына игътибар итү

в.4 чиреккә максатлар белән таныштыру.Әти-әниләрнең тәкъдимен тыңлау

г .Укучыларның язгы каникулларын дөрес һәм нәтиҗәле үткәрү  .каникулның планын төзү.тормышны саклау кагыйдәләрен искә төшерү

IV чирек

6.а. Чыгыш:”Гаилә тәрбиясе алымнары буларак , өйрәтү һәм күнегү”

б 4 чиреккә , гомүмән бөтен уку елына йомгак ясау

в. Киләсе уку елына переспектив планнар белән таныштыру

          г. Җәйге ял турында киңәшләшү.тормышны саклау кагыйдәләре турында әңгәмә.

              Класс җитәкчесе: Г.Р.Нуриева