Методик чыгышлар

Нуриева Гульзифа Робертовна

Педогогик киңәшмәләрдә ясаган чыгышлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon metodik_chygysh.doc51.5 КБ
Microsoft Office document icon kreativ_fiker_yortu.doc35 КБ
Файл mktpt_proekt_eshchnlege.docx27.21 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы

Богады гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тема: Укыту-тәрбия процессында          сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән     технологияләр

                               

                                                         Богады гомуми урта белем бирү мәктәбенең

                                                         башлангыч класслар укытучысы

                                                         Нуриева Гөлзифа Роберт кызының

                                                         методик семинарда ясаган чыгышы

                                                                   2011 ел

    Сәламәтлек – иң зур байлык. Хәзерге вакытта җәмгыятьнең интенсив үсеше кеше һәм аның сәламәтлегенә торган саен күбрәк таләпләр куя. Укучыларның сәламәтлеген саклау актуаль проблема булып тора.Баланың мәктәптә уңышлы укуы аның сәламәтлек дәрәҗәсенә дә бәйле. Шуңа күрә укыту-тәрбия процессын дөрес оештыру зарур.Аның нигезендә педагогик технологияләрне дөрес сайлау мөһим. Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр шуларның берсе булып тора.

      Н.К.Смирнов әйтүенчә, сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр алар укучыларда сәламәтлек культурасы, сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән  шәхси сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлеш бирүче метод, программа, психологик-педагогик технологияләр.

     В.Д.Сонькин фикеренчә сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр нигезендә:

  •  баланың мәктәптә укуы өчен шартлар тудыру: стресс булдырмау, адекват таләпләр һәм укыту-тәрбия методлары;
  • укыту-тәрбия процессын, индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләренә, гигиеник таләпләргә туры китереп,  рациональ оештыру;
  • хәрәкәт активлыгын тәэмин итү тора.

    Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр баланың табигый сәләтләрен: акыл, әхлакый сыйфатлар һәм зәвык, эшчәнлеккә ихтыяҗ, кешеләр һәм  табигать, аралашу тәҗрибәсен үстерүгә юнәлдерелгән.

     Бу технологияләр түбәндәге принципларга нигезләнә:

  •    “Зыян салма!” 

   Кулланыла торган барлык метод, алымнар һәм чаралар гамәлдә тикшерелгән, нигезләнгән, укучы һәм укытучының сәламәтлегенә зыян салмаслык булырга тиеш.

         

  • Дәвамчанлык һәм өзлексезлек

    Эшчәнлек һәр көнне һәм һәр дәрестә алып барылырга  тиеш

  • Субъект-объект мөнәсәбәтләре

    Укучы - барлык чараларда турыдан-туры катнашучы

  •          Белем бирү процессы һәм укыту эчтәлегенең балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килүе

  • Педагоглар, психолог һәм табиблар эшчәнлеге бердәмлеге

Укыту-тәрбия процессында баланың сәламәтлеген саклау ничек тормышка ашырыла соң?

Дәресләрдә сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән компонентлар түбәндәгеләр:


- динамик паузалар;
- укучыларның гәүдә торышын үзгәртеп тору мөмкинлеге тудыру;
- дәресне оешкан төстә башлап җибәрү;
-укытуның актив методларын куллану: эзләнү, уен, проект эшчәнлеге һәм башкалар;
-укыту эчтәлегенә бәйле рәвештә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- белем бирү процессында баланың үсеше, тәрбия,укыту,   эшчәнлегенең үзара яраклашуы;
- дәреснең тыгызлыгын тәэмин итү;
- дәресне тыныч темпта йомгаклау.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары белән эшләү тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: башлангыч класс укучылары бары тик сәламәт кеше генә үз максатына ирешә алганлыгын аңлап бетермиләр. Укучының сәламәтлекнең кыйммәтен аңлавы мөһим. Галимнәр хроник чирләр белән авыручы балалар саны артуның беренче дулкынын 7-10 яшькә туры килүен әйтәләр.Бу укучыларның сәламәтлеген яхшырту, авыруларга профилактика үткәрү максатыннан”Сәламәтлек дәресләре” факультатив курсын эшләүнең актуальлеген күрсәтә.

Сәламәтлек дәресләре физик һәм рухи үсешне, акыл һәм физик эшчәнлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалашу, үзеңнең сәламәтлегеңне саклау һәм ныгыту буенча җаваплылык хисләре тәрбияләү, гигиеник культура буенча белем һәм күнекмәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән

    Әлбәттә, ата-аналар балаларында элементар гигиеник күнекмәләр булдырырга, аларның сәламәтлеген сакларга омтылалар. Ләкин, бу гына җитәрлек түгел. Шуның өчен педагог һәм ата-ананың бердәм эшләве зарур. Башлангыч класстан ук балаларны үзеңнең тормышыңны, сәламәтлегеңне сиңа бирелгән кыйммәтле бүләк итеп кабул итәргә өйрәтергә кирәк дип саныйм.Бу бик катлаулы бурыч. Аны чишүдә “Сәламәтлек дәресләре”, сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән мероприятиеләр (физкультура дәресләре, динамик паузалар, физкультминуткалар) ярдәм итә.

Минем тарафтан “Башлангыч классларда спорт-сәламәтләндерү дәресләре “ авторлык программасы төзелде. Яр Чаллы өзлексез белем бирү институтында расланган әлеге программага нигезләнеп “Сәламәтлек дәресләе” үткәрәм.

     Һәр кеше сәламәт булырга омтыла. Сәламәт яшәү рәвешенә нигез балачактан  гаиләдә һәм мәктәптә салына. Чөнки рухи яктан бай, физик яктан сәламәт бала гына үз киләчәге турында кайгырта, әти- әнисенә, җәмгыятькә файдалы шәхес булып формалаша.           Спорт-сәламәтлек дәресләре укучыларга сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында системалы белем һәм күнекмәләр бирү максатын күздә тотып,  2,3,4 классларда атнага 1 сәгать исәбеннән үткәрелә. Дәресләр теоретик һәм практик өлештән тора Теоретик өлеше бер-берсенә бәйләнгән өч аспектны: белем бирү, тәрбияләү, профилактика мәсьәләсен чишүне күздә тота Практик өлеш теоретик өлешне ныгыта (сулыш алу системасын, күз мускулларын күнектерү, үз-үзеңә массаж ясау, гәүдә торышының начарлауын кисәтү һәм яхшырту).Дәрес барышында проблемалы сораулар белән әңгәмәләр, ситуатив күнегүләр чишү, темага иҗади эшләр эшләү оештырыла.

   2 класста режимны , шәхси гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәү, сәламәтлек белән бәйле мәгьлүматләр бәян ителә.

   3 класста туклану, органны чыныктыру, беренче ярдәм күрсәтү буенча белем һәм күнекмәләр формалаштырыла.

   4 класс укучыларының үсмер чорга күчеш баскычы булуга бәйле рәвештә сәламәтлекнең психология белән бәйләнеше, уңай дини йолалар тәэсире, зарарлы гадәтләргә аңлы рәвештә каршы тора алу нормалары тәрбияләүгә игътибар ителә.

    Дәреснең калган өлеше хәрәкәтле уеннар, физик күнегүләр, спорт уеннары белән чиратлаштырылып алып барыла.

    Балаларга һәр адым саен үзләренең сәламәтлеген булдыручылар икәнлеген кисәтеп торам:

  -  кешенең яшәве өчен барлык нәрсә дә үзендә: сәламәтлек аңа салынган, аны сакларга гына кирәк;

   - кеше үзенең психикасы белән идарә итеп сәламәтлегенә йогынты ясый (“Кешегә начар сүз әйтмә!”, “Мин бар нәрсәне дә булдыра алам!”, “Мин бернәрсәдән дә еурыкмыйм!”);

  -  иң беренче чиратта кешенең психик сәламәтлеге (соңыннан гына физик сәламәтлек).

    Төрле юллар белән баланың психикасын үстереп һәм ныгытып, без аларның көчен саклыйбыз, физик авыруларга нигезне югалтабыз. Әлеге дәресләрдә алган белемнәр минем укучыларыма алдагы тормышларында да ярдәм итәр дип ышанып калам.

   Чыгышымны тәмамлап хезмәттәшләремә шуны әйтәсе килә:

  •  Балага үзен һәрвакыт бәхетле тоярга ярдәм итегез.
  • Һәр дәресне бала күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калырлык итеп оештырыгыз.
  • Балалар сезнең яклауны һәм ярдәмгә әзер торуыгызны сизәргә тиеш.
  • Белемнәргә бәя җәза түгел,ә баланың кызыксынуын үстерү чарасы булсын.

Уңышлар сезгә. Сәламәт булыгыз!



Предварительный просмотр:

Креатив фикер йөртү. Төп төшенчәләр, үсеш күнегүләре.

     Үсешкә ирешкән креатив фикерләр кешегә төрле эшчәнлек өлкәсендә зур мөмкинлекләр ача. Нәрсә соң ул креатив фикерләү.

     Креатив фикерләү шәхесне төрле яклап характерлый: кешенең иҗади сәләтле, яңаны кабул итә, гадәти булмаган оригиналь фикерли белүе, стандарт булмаган файдалы гамәлләр башкара алуында чагыла.

    Күпләр креативлык һәм иҗадилык бер үк нәрсә дип уйлый һәм ялгыша. Иҗади процесс авторның илһамлануы, сәләтле булуы,ул саклаган традицияләргә бәйле.

    Креатив процесс нигезендә материал элемент ята: бу әйбер нәрсә өчен, кем өчен, ничек төзелә.

     Гадәттә язучылар, рәссамнар һәм башка иҗат кешеләре мондый сорауларга бирелмиләр, кәеф һәм илһам килүенә карап иҗат итәләр. Шуңа күрә креативлык һәм иҗадилык икесе ике әйбер.

     Иҗади һәм креатив фикерләүнең берләшүе төрле эшчәнлек өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

     Креатив фикерләү – шаблон фикер йөртүнең капма-каршысы. Креатив фикер йөртү аркасында гадәти булмаган фикерләр, проблемаларның яңача чишелешләре ачыла, кызык булмаган, тапталган идеялар, фикерләр читтә кала, әйберләргә беренчел караш юкка чыга.

    Күптөрле тикшерүләр күрсәткәчә, бөтен югары акылга ия кешеләр дә креатив фикерләүгә сәләтле түгел.

    Мондый талантка кечкенәдән үк ия булган кешеләр бар . Нигездә алар ачык, инициативалы, башка кешеләрдән аерылып тора. Күпчелек тестлар барлык балаларның да креатив булуын дәлилли. Еллар үтү  белән аларда шаблон фикер йөртү формалаша, стандарт булмаган фикер йөртү сәләте нульгә тигезләшә. Димәк, креатив фикер йөртү формалаштыруның төп бурычы булып көндәлек тәртиптән читләшү тора.

     Билгеле бер рамкалардан чыгып фикер йөртергә тырышыгыз.Үзегезнең элеккеге гадәтләрдән арыныгыз. Мәсәлән, сез эштән өйгә бер үк юл белән кайтасыз. Ләкин көннәрдән- бер көнне икенче юл сайлагыз. Икенче, өченче көннәрне төрле вариантлар кулланыгыз. Әледән- әле яңа җирләрдә булу, яңадан-яңа әйберләр өйрәнү зур файда китерер. Хәтта үзегезнең туклану рационын үзгәртү дә кретивлыкны үстерә: яңа меню уйлап табу, ризыкларны бизәү, аны төрлечә табынга бирү. Үзегезнең уй- фикерләрегезнең чикләрен ачыгыз.

     Креатив фикерләүне үстерүдә берничә киңәш:

  • бертөрлелектән качыгыз, яңа идеялар тәкъдим итегез;
  • сезнең турыда нәрсә уйларлар дип борчылырга кирәкми;
  • җәмгыять традицияләре чикләүләренә игътибар итмичә, тиешле рамкалардан чыгарга омтылыгыз
  • сез нәрсәдә булса да ялгышсагыз, яңа вариантлар карагыз, яңа чишелеш табарга тырышыгыз;
  • сезгә ят булган, аңлашылмаган әйберләргә аңлатмалар табыгыз;
  • кумир һәм авторитетлардан баш тартыгыз, бөтен кеше дә ялгыша;
  • “Башка кешеләркебек булмау” дан курыкмагыз, үз-үзегез булып калыгыз.
  • үз фикерегездә нык торыгыз.
  • бәйсез фикер йөртергә өйрәнегез.

    Креативлык төрлечә ачыла: ул фикерләүнең тиз һәм стандарт булмавы, төрле ситуацияләрдә күрелмәгән чишелешләр табу, бай кузаллау, гадәти булмаган эшләр башкару, юмор хисе.

    Креатив фикерләрне үстерүнең төп бурычы булып кешедә иҗади башлангычны уяту, анда табигатьтән салынган иҗади потенциалны үстерү.    

     Кешенең креатив фикерләве табигатьтән бирелгән сәләт, нәселдәнлек кебек биологик фактор, шулай ук әйләнә-тирә мөхит тәэсире дәрәҗәсенә бәйле.

     Креатив фикерләүнең үсеше күпчелек кешенең нинди тирәлектә тәрбияләнүе, бу тирәлекнең нинди дәрәҗәдә аның иҗадилыгы үсешенә, шәхси үсешенә йогынты ясавына нигезләнә. Балаларның 6-7 яшькә креативлыклары яртылаш кими, җитлеккән вакытка 30% кими.

     Алга таба креатив фикерләүне үстерүче күнегү төрләрен карап китәрбез.

1.        Транспортта яки җәяү йөргәндә магазин витриналарында язуларны киредән укыгыз. Мәсәслән “ шоккА ыизагам”.

2.        5 гадәти булмаган хатын-кыз исеме, соңыннан ир-ат исеме уйлап табу.  Мәсәлән, Лампианида, Нелиртил.

3.        Карандаш яки кәгазь бите алыгыз, уйлап чыгарылган хайванны ясагыз. Койрыгы дуңгызныкы, горилла колагы, крокодил күзе һ. б. Гадәти булмаган саен яхшырак.

      Соңыннан аңа фантастик исем уйлап табыгыз, характеристика бирегез.

4.        Капма-каршы мәгънәле сүзтезмәләр төзегез. Мәсәлән, кара кар, озын кәрлә, каты мамык.

5.        Өстәлне ничек куллануның 10 варианты.  Аның артында утыру, ашау кабул ителми. Аннан өй ясау, транспорт чарасы итеп куллану гадәти булмаячак.

6.        Әйберләрне гадәти булмаган рәвештә бер берсенә яраклаштыру.

Мәсәлән, компьютер тычканын алыйк. Аның янына плеер куябыз. Бу сезнең яраткан музыкагызны уйнаучы тычкан булыр.

7.        Әлеге күнегүне көнгә берничә тапкыр кабатларга була. Сезне нәрсә дә булса кызыксындыра икән сез аны картинада күрәсез дип күз алдына китерегез. Һәм аңа исем уйлап табыгыз.

Ул кыска һәм чәнечкеле, җитди һәм төгәл булырга мөмкин. Иң мөһиме сезнең үзегезгә ошасын. Мәсәлән, Иртән иртүк ачуланган җитәкчегезне күрсәгез. Исем уйлап табасыз.

“Яшен һәм күк күкерәү”.

     Бу төр күнегүләрнең максаты- бертөрлелектән, шаблоннан китү.

Үзегезнең фикерләвегезне ачу, ялкыткыч стандарт фикерләрдән арыну.

Һәр көн 15-20 минут бу төр күнегүләр белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә үзегезнең фикерләвегездә зур үзгәрешләр сизәрсез.        



Предварительный просмотр:

Мәктәптә проект эшчәнлеге

Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан

башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең

заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр.

Риза Фәхреддин

Чыннан да, җиһан тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдә җаваплылыгы арта. Уку-укыту эшчәнлегенең мотивациясен һәм сыйфатын үстерү юлы буларак проектлау ысулы мөһим урын алып тора.

Проект ысулын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, кызыксындырган проблемаларны билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу. Проект ысулы эшчәнлегенең эпиграфы итеп шундый юлларны кулланыр идем: “Сөйлә - миңа - мин онытырмын, күрсәт - истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”. Проект эшчәнлегендә укучы белән укытучы мөнәсәбәтен түбәндәгечә күз алдына китерергә була .

укучы

укытучы

  • эшчәнлекнең максатын билгели
  • яңа белемнәр туплый
  • эзләнә, төрле юллар сайлый
  • актив
  • эшчәнлекнең субъекты
  • үзенең эше өчен җаваплы
  • эшчәнлекнең максатын билгеләргә булыша
  • эзләнү чыганакларын тәкъдим итә
  • кирәкле эш юнәлешләрен күрсәтә
  • укучының актив эшләвенә шартлар тудыра
  • укучының партнёры
  • эш нәтиҗәсен бәяләргә булыша

Проект эшчәнлеген башлангыч сыйныфларда ук башлау дөрес булыр. Әйе, укучылар бу яшьтә әле кечкенә дә кебек. Ләкин бу күнекмәләр бары проект эшчәнлеге барышында гына формалаша. Әгәр дә без башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге белән шөгыльләнмәсәк, укучыларның танып-белү эшчәнлегендәге этаплар арасында эзлеклелек, бәйләнеш югалыр. Шуны да онытмаска кирәк: нәкъ укучы өчен кирәк булган кыйммәтле шәхси сыйфатлар һәм мөнәсәбәтләр башлангыч сыйныфта салына бит.

Билгеле, балаларны өйрәткәнче, укытучы бу технологияне үзе үзләштерергә тиеш. Һәм укытучы кайбер кагыйдәләрне истә тотса, проект уңышлы тәмамланыр:

  • Әзерлек эшен уйлап оештырырга.
  • Төп сорауны төгәл куярга.
  • Яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрне истә тотарга, ягъни укучының мөмкинлегеннән чыгып эшләр бирергә һәм аңа ярдәм сорый алуын әйтергә.
  • Мотивация тудырырга.Чөнки мотивация-иҗади активлык чыганагы. Моның өчен проект барышында дөрес юнәлеш бирергә һәм проблема белән белән кызыксындырырга кирәк.
  • Төркемнәргә дөрес бүләргә.

Укучылар эшчәнлегенә карап, проект төрләре бишәү:

1. Эзләнү проектлары. Бу проектның төгәл структурасы булырга тиеш. Нинди дә булса проблеманы чишүгә, эзләнүгә нигезләнгән. Күмпедер дәрәҗәдә ул фәнни-эзләнү эшләре белән дә тәңгәл килә. Ахырда нәтиҗәләр чыгарыла һәм киләчәктә дәвам итү өчен яңа проблемалар яктыртыла. Мәсәлән, берәр язучының иҗаты буенча проблемалы сораулар куеп, эзләнү эшләре алып барырга яки берәр әсәргә лингвистик анализ, “Сабантуй” газетасына күзәтү ясарга мөмкин.

2. Иҗади проектлар. Структураның төгәллеге таләп ителми. Алдан якынча гына төзелә , ә эш барышында киңәйтелә. Эш нәтиҗәсе-продукт - бергәләп иҗат ителгән газета, буклет, инша, видеофильм, спектакль, уен, бәйрәм. Безнең мәктәптә Нәүрүз бәйрәме, Аулак өй, Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә. Бу бәйрәмнәр башлангыч сыйныф укучылары һәм урта яшьтәге сыйныф укучылары белән берлектә оештырыла. Бу уеннар үзенә бер проект эшчәнлеккә әйләнә. Балалар проблемалы сорау куеп, проектның эш планын төзиләр. Башта алар бу бәйрәм турында мәгълүмат туплыйлар. Тупланган белемнәрен уртаклашалар һәм гомумиләштерәләр. Проектны яклау эше итеп, шушы уеннарның берсен үткәрү алына. Соңыннан рефлексия ясыйбыз, бәйрәм турында фикер алышабыз.

3. Уенлы (рольле) проектлар. Шулай ук структурасының төгәл булуы мәҗбүри түгел, эш ахырына кадәр ачык булып кала. Мондый очракта балалар үзләренә нинди дә булса роль алалар. Ул әдәби персонаж да, уйлап чыгарылган герой яки әкият герое да, ситуациядән чыгып, эшлекле мөнәсәбәттә булган һөнәр иясе дә булырга мөмкин. Мәсәлән, Гариф Галиевнең “Аю агачлар белән...сөйләшә” хикәясеннән соң агачлар турында күбрәк белү теләге уянды. Балаларга рольләр бүленеп бирелде: энциклопедист, табиб, журналист, рәссам. Энциклопедист агачның буе, озынлыгы, ничә ел яшәве, табиб медицинада нинди урын алып торуы, ә журналист халыкның көнкүрештә ничек файдалануы турында сөйләргә бирем ала. Рәссам рәсемгә төшерә.

4. Мәгълүмати проектлар. Факт һәм статистикага нигезләнеп, берәр күренеш яки объект турында мәгълүмат җыюга корылган. Эзләнү проектындагы кебек төгәл структурасы булырга тиеш. Бу проект күп очракта эзләнү проекты элементлары белән үрелеп тә китә. Эш нәтиҗәсе-продукт итеп мәкалә, реферат, чыгыш, видео, презентацияләрне алырга һәм аны киң аудиториягә тәкъдим итәргә мөмкин. Мәсәлән, берәр язучының тормыш юлы буенча эш оештырырга була.

5. Гамәли проектлар. Проект өчен тема сайлаганда, укучылар фикерен искә алу әһәмиятле. Моның өчен аларның кызыксынуларына (хоббиларына) игътибар итәргә кирәк. Эш нәтиҗәсе-продукт алдан ук күзаллана һәм аның киләчәктә гамәли файдасы, ягъни кулланучысы булу шарт итеп куела. Мәсәлән, үзең төшергән фотосурәтләрне өстәп, сыйныф, мәктәп яки шәһәр тормышын яктырткан журнал чыгарып тарату; берәр татарча видеодәресләр төшереп, Интернетка урнаштыру; әсәрләрне тәрҗемә итеп, китапханәгә китапчык тәкъдим итү.

Проект эшен 4 этапка бүлеп карарга була:

1.Әзерләнү этабы. Башта бу этапта төп һәм проблемалы сораулар куела. Билгеле укучы үзе куярга тиеш, ә укытучы моңа этәрә. Башлангыч сыйныфта укытучы үзе дә куя ала. Аннары проект эшенең максаты, бурычлары куела. Проектны тәмамлау вакыты әйтелә. Проект эшчәнлегенең вакыты бер генә дәрестән дә, 4-6 дәрестән дә, 1-2 айдан да торырга, шулай ук бер еллык та булырга мөмкин.

2.Балалар эшчәнлеген оештыру. Эшне индивидуаль, парлы, төркемнәрдә дә оештырырга була. Төркемнәрдә укучылар саны биштән алып унбишкә кадәр булырга мөмкин. Ләкин башлангыч сыйныфта биштән артмаса яхшырак. Төркемнәргә бүлсәң, рольләр бирергә була. Һәрбер төркемнең, рольнең максатын, бурычларын әйтергә кирәк. Эш планы төзелә, эзләнү юнәлешләре әйтелә.

3.Проект өстендә эш.Укучылар төрле чыганаклардан мәгълүмат эзлиләр,укытучы тәкъдимнәрен искә алып башкаралар. Ләкин укытучы үз фикерен балаларга такмый. Мөмкин кадәр балаларның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә. Укытучы фәнни-консульт ролендә юнәлеш бирә, эшнең вакытында үтәлүенә һәм сыйфатына контрольлек итә. Туплаган белемнәрен укучылар үзара уртаклашалар һәм гомумиләштерәләр.

4.Проектны яклау.Бу бик кирәкле этап.Эш нәтиҗәсен күреп, укучыларда горурлык хисе туа. Балалар үз эшләренең нәтиҗәсен-продукт күрсәтәләр, ягъни яклыйлар. Төрле проблемалы сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр. Эшкә бәя бирелә һәм укучыларның үзләренә дә бәя бирү мөмкинлеге тудырыла. Үз бәяләү таблицасы таратырга мөмкин. Йомгаклап, рефлексия үткәрелә. Әңгәмә өчен түбәндәге сорауларны бирергә була:

- Яңа белемнәр алдыгызмы?

- Проект өстендә эшләгәндә бигрәк тә сезгә нәрсә кызык булды?

- Нинди кыенлыклар кичердегез?

- Бу эшне тагын да киңрәк итеп өйрәнүегезне дәвам итәр идегезме?

“Хәрәкәттә-бәрәкәт”,-ди бит татар халкы. Чыннан да, проект эшендә катнашып, укучылар үзләрен кызыксындырган өлкәдә белемнәрен арттыру белән бергә

  • үзләренә максат куярга, аңа ирешү юлларын планлаштырырга;
  • мөстәкыйль мәгълүмат табарга, аны аерырга һәм гомумиләштерергә;
  • үз эшләренә төзәтмәләр кертергә, контрольдә тотарга, бәя бирергә;
  • бер-берсе белән килешеп, төркемнәрдә эшләргә;
  • үз фикерен әйтү өчен тел чараларын кулланырга;
  • аудитория алдында сөйләргә;
  • башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәнәләр.

Шулай итеп, уку-укыту эшчәнлеге ФДГББСның фундаменталь үзәген тәшкил итүче универсаль уку гамәлләре белән кораллана. Шундый эш алымнары ярдәмендә үткәрелген дәресләр укучыларда телгә, әдәбият дәресләренә кызыксыну, сөю тәрбияли. Гомумән, иҗади дәресләр генә эзләнүчән, бай рухлы, зирәк, сәләтле шәхесләр тәрбияләүгә булышлык итә. Проект эшчәнлеге, минемчә, сүз тәрбиясеннән күчеп, тормышның үзендә һәм тормышның үзенә тәрбияләү юлын ача.