Анализ работы за учебный год со статотчетом

Хисамова Нурсия Муллануровна

Актаныш  1 нче гомуми  белем  бирү  мәктәбе китапханәсенең

2012-2013 нче уку елында эшләгән эшләренә кыскача анализ

 

2012-2013 нче уку елында мәктәп китапханәсе фондында барлыгы: 12080 данә дәреслекләр, 5914 данә әдәби китаплар,1317 данә  методик китаплар тупланылды.

Китапханәдә  2012-2013 нче уку елы өчен еллык эш планы  төзелеп, шул план нигезендә эш алып барылды.  Мәктәптә 781 укучы белем алды, 92 педагог, 33 техник хезмәткәр китапханәнең даими китап укучылары булдылар.  Уку барышында  укучыларның барысы да, мөмкинлекләрдән чыгып, дәреслекләр белән тәэмин ителде. Ел дәвамында шушы укучылар китапханәдә методик ярдәмлекләр һәм  интернатка кушылган компьютерлардан дәрестән тыш кирәк материалларны табу да файдаландылар.Укучыларның уку белән җитәкчелек итү максатыннан башлангыч класслар белән экскурсияләр оештырылды.Татарстан Республикасы һәм мәгариф министрлыгы, район мәгариф бүлеге сайтыннан алынган мәгълүматлар укытучыларга җиткерелеп барылды.

         Аерым фән укытучыларына, класс җитәкчеләренә балаларда китапка мәхәббәт, дәреслекләргә сак караш уңае йөзеннән   төрле масса чаралар уздырылды. Һәр  чирек ахырында һәр сыйныфтан  китап укучыларның формулярларына анализ ясалып  укучыларның укуына юнәлеш бирелде. Дәреслекләр ЭФУЛ кертелеп, Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы  тарафыннан дәреслекләрне  тикшерү  уңаеннан   эшемне яхшы дип бәяләделәр.

2012 ел -Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителү, минемчә, турыдан-туры Рәсәйдә Тарих елы булу белән бәйле. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга тиеш. Тарихыбызны, мәдәниятебезне белеп, аны саклап, киләчәк буынга да тапшырсак иде! Тарихи – мәдәни мирас елында тарихыбызны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелү, төрледән - төрле чаралар үткәрелү һәр кешенең күңелендә үз халкына булган мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт чаткыларын тагын да күбрәк кабызса иде! Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши бит!

2012 ел Татарстан Республикасында “Тарихи- мәдәни  мирасны саклау” елы уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәлеге эшләнелде.

Район мәгариф бүлеге тарафыннан «Актаныш районы халкының мәдәни- мирасы » мәктәп китапханәчеләре бәйгесе конкурсында туган ягыбызның тарихы, мәдәнияте белән танышу,үз туган ягын яратучы, аның үткәне белән кызыксынучы, бүгенгесе белән горурланучы, киләчәккә зур өметләр баглаучы шәхес тәрбияләү максатыннан “Актаныш туган ягым” исем астында   җиңеп  хөрмәт грамотасы белән бүләкләнелдем.

Мәктәбебез район төбәгенең үсеш тарихында тирән эз калдырган иң зур белем учагы. Балаларга белем һәм тәрбия бирүче шушы җылы учакның Актанышыбыздагы мәгърифәт нуры таратуы гасырлар белән исәпләнә.

2012 елның сентябрендә  чал тарихлы мәктәбебезгә 100 яшь тулу уңаеннан “Саумы белем иле!” исемле Казан “Ихлас”китап нәшриятында китап бастырылып чыгарылды. Мәктәп еллары-һәркем өчен иң истәлекле чор. Ул елларның матурлыгын, кадерен вакытлар узгач кына аңлыйсың. Ә вакыт узган саен, мәктәп турындагы хатирәләр йөрәккә кадерлерәк була бара.

Актаныш урта мәктәбенең тарихы- ул күп буын вәкилләренең киләчәккә салган сукмагы, алдагы язмышларын билгеләүче гамәл дәфтәре. 100 еллык тарихында мәктәп тирә- юньгә  аң- белем таратучы булды, авыл хуҗалыгы, сәнгатьнең төрле тармаклары, шулай ук  мәдәният-сәнгать һәм аеруча мәгариф өчен тирән белемле һәм әзерлекле кадрлар тәрбияләп чыгарды. Еллар сиздермичә генә уза.Буыннар алышына.Гасыр яшәгән әлеге Белем йортының районыбыз тормышында никадәр мөһим роль уйнаганын санап бетерлек түгел .Шул уңайдан  китапханәдә “Чал тарихлы мәктәбем!” исем астында китап күргәзмәлеге эшләнелде.

Октябрь –“Халыкара китапханә айлыгы” атналыгында стенгазета чыгарылды, “Язмышым –син китапханәм” китап күргәзмәлеге эшләдем, укучылар тарафыннан “Педагог библиотекарь- высокое звание” рәсем бәйгесе уздырылды, төрле  кичәләр ,  библиографик дәресләр, класс сәгатьләре үткәрдем. 5 б класс укучылары тарафыннан китапханәчеләргә, китапханәгә, китапка багышланган шигырь  тәлгәшләреннән  “Каләм изгегә тартыр” исем астында  җыентык булдырылды. Актаныш радиосында балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрдән  чыгыш ясадылар.

2012-2013 нче елда истәлекле даталар “Педагогик нәшрият яңалыклары” стендында яктыртылып барылды.

2013 ел Татарстан Республикасында “Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы ”дип игълан ителде. Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте зур.Илаһи көчләр безгә бүләк иткән бөек табигать, тормышка ямь, мәгънә бирүләре белән безне тәрбияли.Табигать кешенең холкын, дөньяга карашын үзгәртә.Бай, гүзәл табигать бездә матурлык хисләре генә тәрбияләп калмый, ул яхшылыкка өнди. Ә кеше, олы акыл иясе буларак, бөек табигатьне сакларга тиеш.Китапханәдә “2013 ел-Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау  ” елы  исем астында ел дәвамында даими китап күргәзмәлеге эшли.

 Китапханәдә түбәндәге “Онытылмый Әфган кырлары”, “Тел- милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкаре”,”Мәгариф журналына-100ел”, “Нәниләр китапханәсе”, “Балалар әдәбияты”, “Яңа китап, яңа дус”, “Батырлар даны мәңгелек”, “Йолдызларга юл”,”Наркомония һәлакәткә китерә”, “Халыкара балалар китабы көне”, “” Мәңге яши, яшьни яшь Тукай” һ.б. китап күргәзмәлекләре оештырдым һәм мәктәп сайтында яктыртылып барылды.

“Мәгариф”, ”Фән һәм мәктәп” журналы нәшриятында басылган мәктәп укытучыларының мәкалә папкалары булдырылды.

“Мәктәп тормышы- матбугат битләрендә” исем астында    мәктәп укытучыларының һәм укучыларының “Актаныш таңнары” газетасында басылган  мәкаләләре туплап барыла. Мәктәп китапханәчеләре көне уңаеннан “Китапханәләрдә- рухи байлык” исемле мәкаләм “Актаныш таңнары”газетасында басылды.

Мәктәп китапханәсе һәм укытучылар коллективы  2012-2013 нче уку елы өчен I, II нче яртыеллык өчен газета-журналларга язылды.

 

 

Мәктәп директоры :                         Р.Ф.Гиздатуллина

Китапханәче:                                    Н.М.Хисамова